Язучылар өчен ял йорты булырга тиеш!
Партия Үзәк Комитетының әдәбият-сәнгать оешмаларын янадан төзү турында бу елнын 23 нче апрелендә чыгарган тарихи карарын Татарстан совет язучылары зур бердәмлек белән тәбрикләп каршы алдылар. Шунын белән Татарстан совет язучылары Үзәк Комитетның бу карары язучылар жәмәгатьчелеге һәм язучылар оешмасы өстенә тагын да зурырак. тагын да жаваплырак бурычлар йөкләгәнне дә кат-кат күрсәтеп үттеләр. Бу зур бурычларның берсе, һичшиксез, язучыларның, матур әдәбият-сәнгать эшчеләренең тормыш-ижат шартларын яхшырту мәсьәләсе. Бик билгеле, тиешле иҗат шартлары булганда гына совет язучылары үзләрендә булган иҗат мөмкинлекләрен бөтен киңлеге белән жәеп җибәрә алачаклар. Ләкин сонгы вакытларга чаклы бездә бу мәсьәлә бик начар торды. Сонгы вакытта Татиздат һәм язучылар оештыру комитеты тарафыннан Зәңгәр күл дачасында язучылар өчен оештырылган ял йорты, әлбәттә. Татарстан совет язучыларынын тормыш-ижат шартларын яхшыртуда җитди кирәкле бер адым итеп исәпләнергә тиеш Бу эшнен моңар чаклы Татиздат тарафыннан чамадан тыш сузылып килүен дә әйтергә кирәк. Ләкин, ничек кенә булмасын, хәзер инде Татарстан совет язучыларынын ял йорты шушы берничә көн эчендә ачылачак. Ачык әйтергә кирәк, әле бөтен иптәшләрдә, бөтен хужалык-жәмәгать оешмалары да язучыларның, сәнгать-ижат эшчеләренең тормыш якларын яхшыртуның әһәмиятен тиешенчә үк анлап бетерәләр дип әйтеп булмый. Моннан сон инде без бу бетәр һәм бу яңабаштан эшне - Татарстан совет язучыларынын ял йортын тиешенчә куеп жибәререгә бөтен хужалык-жәмәгать һәм профессиональ оешмалар нык ярдәм итәрләр дип уйлыйбыз.
Язучылар оештыру комитеты: З.Гали. М.Әмир. Шапошников. Нигьмәти. Г.Гали.
1932. № 9-10.