Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЙЛАНУЛАР

Мнн “Совет әдәбияты” журналының моннан утыз биш еллар элек чыккан саргылт битләрен актарып утырам. Бераз монсу, бераз сагындыра, юксындыра. Яшь вакытлар бит... Мина менә шушы журнал хакында мәкалә язарга кирәк. Язмасаң. яхшы түгел. Мин бит журналда җаваплы секретарь булып та. вакытлы редактор һәм җаваплы редактор булып та. сугышка кадәр дә. аннан сон да берничә мәртәбә эшләгән кеше. Аннан да бигрәк, мине матур әдәбиятка алып кергән ин беренче сукмак шушы журналда башлана. Хикәяләрем һәм "Сиваш" повесте ин беренче шушы журналда басылды. Ләкин нинди мәкалә язарга? Кайсы еллар турында? Менә шулар хакында картларча озын, озак итеп уйланып йөргәндә, элек бер бүлмәдә, бер союзда, бер партия оешмасында эшләгән өлкән иптәшләр, бере артыннан бере, күз алдыма килә башлады. Кыюсыз гына тамак кыргалап. үзеннән кечеләр янына да. хәтта бүлмә эче шау-гөр килеп торганда да ишек шакымыйча керми торган әдәпле Шәриф абзый Камал Калын кара портфелен култык астына кыстырган хәлдә, матбугат йортының ыгы-зыгылы озын коридорларыннан бераз бөкерәя төшеп, беркемне дә күрмичә, ашыгыч адымнар белән атлый-йөгерә узып китүче, кырысрак кыяфәтле журнал редакторы Гомәр Гали. Озынча буйлы, сангыраурак тавышлы, басынкырак холыклы профессор Галимҗан Нигьмәти... Ләкин бу күренешләр мәкаләгә сыймыйлар бит... Шунда мин икеләнә башладым. Батки. мина мәкалә язмаскадыр’’ Ул елларда нинди әсәрләр басылган, әдәбиятта нинди карашлар, нинди көрәшләр булган? Кайсы агым жинеп чыккан да. кайсысы җиңелеп калган? Ул хакта галимнәр язар, бусы—аларнын “икмәге". Ә мин әдәбияттагы ул агымнарга бер вакытта да аргык игътибар итмичә, гомер буена талантлы исәрләрнең үзләренә, совет чынбарлыгын олы итеп сурәтли белгән язучыларына сокланып яшәгән кеше Әдәбиятта узган кырык ел гомер мине бер нәрсәгә өйрәтте әдәбиятта төрле юнәлешләрнең һәммәсен дә бел. әмма үзенчә яз. Галимҗанны да. Хемингуэйне дә өйрән, ләкин барыбер үзенчә яз! Беркайчан да көчәнмә, күңелен ни тели, шуны яз! Фәкать шул вакытта гына яхшы әсәр чыгарга мөмкин Нәрсә бу9 Очеркмы9 Истәлекме? Нәрсә язылса, шул булыр. 1936 елнын көзендә бер көнне иртән, шактый ук дулкынланып, матбугат йортының бишенче катына менеп киттем. Гажәп кызык уеннар уйный бу язмыш. Моннан дүрт-биш ел элек халык тикшерүчесе һәм халык хакиме булып эшләгәндә, кем башына китерә алган бу хәлне? Бала чактан ук матур әдәбиятка, аны ижат итүче әдипләргә гашыйк булып яшәгән бер кеше менә хәзер “Совет әдәбиятьГнын җаваплы секретаре булып менеп бара. Бу бит әдәбиятның нәкъ үзәгенә, кайнап торган казанына барып керү дигән сүз. Минем каршымда журнал редакциясенең дәрәҗәсе һәртөрле парламентлардан да. мәһабәт сарайлардан ла югарырак иде. Дулкынланудан мин шундый ихтирамга лаек оешмага ни сәбәпледер шушы биш катлы мәһабәт йортның йөз сиксән биш бүлмәсе арасыннан, юньлерәк урыныннан кинрәк бүлмә табылмавына да. анын бишенче каттагы ин кечкенә бүлмәгә сыеп калуына да артык игътибар итмәдем. Кайбер шумыларным безнен бүлмәне карлыгач оясы" дип атаулары да шаярту булып кына ишетелде Редакциядә эшли башлаган көннәрдә минем күнелемне һәрвакыт бер сөаль бимазалап торды: ниндидер гали затлар дип. бүтәннәр буе җитмәслек ниндидер бөек идеаллар белән рухланып яшәүчеләр итеп күз алдына китергән әдип һәм шагыйрьләр тормышнын үзендә дә шулаймы' Гадәтемчә, мин аларны артык күпертеп, идеаллаштырып җибәрмәдемме икән? Минем матур хыялларым төтен булып очмас микән9 Дөрес, мондагы шартлар күңелдәге хыялны шактый ук шиңдерде Редакииянен бүлмәсе фәкать берәү генә. Дүртебез дә—Гомәр Гали. Хәсән Туфан. Абдулла Гомәр һәм мин—бергә җыелганда эшләве бик кыен, бөтен игътибарны кулъязмага туплап булмый, килгән кешеләр белән иркенләп сөйләшергә дә мөмкинлек юк иде Дөрес, тиздән үк шул бүлмә эченә, редакторнын махсус үзе өчен генә, пыяла белән фанердан тагын бер бүлмә әмәлләдек Тик ана көн яктысы керми, йомыш белән килгән кеше генә кереп чыгарлык бик тар иде Эшләнеп бетү белән үк ул бүлмәгә “Гомәр Гали кетәге" дип шаян исем дә тактылар Кыскасы, мондагы шартлар хыялдагы күтәренкелеккә бик үк муафнкъ түгел иде. Тик мин. күрәсен, әдәбиятнын язмышы шулайдыр инде дигән фикергә килдем. Бөтен дөньяга мәгърифәт нуры тараткан борынгы китапларның күбесе салкын мәгарәдә язылган. Габдулла Тукайнын бөтен чорны яктырткан шигъри энҗеләре бер тәрәзәле кечкенә бүлмәдә барлыкка килгән Әмма мине иң мавыктырганы—бу кечкенә бүлмәдәге кешеләрнең зур ваем белән яшәүләре булды. Алар һәр УНЫШЛЫ әсәргә генә түгел, истә калырдай һәр яна образга куанып, әдәбиятмын якты киләчәге белән рухланып яшиләр, үзләрен тормышнын вак-төягеннән өстә тоталар иде Шушы ук рух күтәренкелеге озакламыйча мина да йокты, мин дә һәртөрле уңайсызлык белән эшнем кыенлыгына игътибар итмәс булдым. Кешеләре белән дә. аларнын алга куйган якты максатлары белән лә күкелдәргә гирән булып уелып калган гаҗәп дәрәҗәдә катлаулы да. четерекле дә бер чор иде ул Европа остенә фаши змнын дәһшәтле карачкысы булып дар агачлары күтәрелгән, монарчы мәдәниятнең алдынгы сафы дип саналган илләрдән яндырылган китапларның көек исе килә башлаган чак М. Горькийнын “Кем белән сез. культура осталары?" дип бөтен дөньяга ташлаган нкласы меннәрчә зыялыны гирән уйга салган заман иде Болар һәммәсе дә күнелләргә шом сала, уйландыра, борчый, сугыш куркынычының якын-тирәдә генә йөрүе дә сизелми түгел иде инде Шулай да без әле ул вакытта шул көтелгән сугышмын прелюдиясе һәм үзе ил остенә шундый афәт булып ябырылачагын, миллионнарча корбан сораячагын һич тә ул кадәр итеп күз алдына да китерә алмый идек Язучылар союзы оешканга әле күп тә үтмәгән. 1934 елда булып узган беренче съездда матур әдәбиятнын киләчәгенә якты ишекләр ачылганнан сон язучыларның һәрберсе үзен тулы хокуклы иҗат кешесе итеп хис кыла иде Кыскасы, тормышнын. көнкүрешнең төрле кыенлыклары чыгып торса ла. без якты идеаллар белән яши идек. Шулай да Шәриф абзыйның 1936 елдагы бер тәнбиһен соңыннан гыйбрәтле бер хәл итеп күгг мәртәбәләр хәтергә ал планым. Шулай, һәрвакыттагыча. әдәпле генә килеп керде дә. сәламәтлек сорашып, озак кына күзлеген сөртеп, тамагын кыргалап азганнан сон “Гомәр Гали иптәш"нен кдйдалыгын сорашты Ул булмагач, мина мөрәҗәгать итте. Журналда кайбер зат алмашлыклары зур хәрефтән киткән икән дә Шәриф абыйга шул ошамаган икән -Сез беләсездер. Гомәр иптәш, секретарь булгач, тел гыйльмендә андый кагыйдә юк бит. —Әйе. беләм. Шәриф абзыгг Шулайдыр, элек, мәсәлән, динчеләр алланы гына шулай зур хәрефтән язалар иде Ходай тәгаләне генә . Анда ди һәммә диндә дә түгел Бу мина бик гажәгг тоелды. Нигә хәзер дә шул искелекне кулланасыз икән ’ Ул журналмын типографиядә мина кадәр үк җыелуын әйтергә, акланырга мөмкин иде Ләкин мин акланырга уңайсызландым Анын мәгънәсе дә юк иде Чөнки ул елларда аерым кешеләрне күкләргә чөю. аларга мәдхия уку гадәте зат алмашлык ларын дөрес язу белән генә тукталачак түгел иде. Әмма Шәриф абзыинын әдәбиятта булсын, тормышта булсын, гомумән, мактау, мактануны жене сөйми, шунлыктан анын кинәшен игътибарсыз калдыру да мөмкин түгел иле Мин аңа киләчәктә мондый хатаны берничек тә җибәрмәскә вәгъдә иттем Әмма үзем бу сүзләремнең гамәлгә ашачагына бик үк ышанмый идем. Шәриф абзый, журналда үз әсәрләрен бастырудан тыш. Казандагы иң өлкән һәм иң зур стажлы коммунист язучылардан, мөхтәрәм әдипләрдән берсе буларак (ул вакытта Галимҗан Ибраһимов Ялтада яши иде), редакция эшенә киңәшләре, рецензияләре белән лә якыннан катнашып килде Редакция утырышына ул үзенең кайсыдыр юбилеенда бүләк ителгән әйбәт ак фетрын киеп, галстуклар тагып, гомумән, чакырылган мәҗлескә баргандагыдай. пөхтә киенеп, нәкъ вакытында килеп житә дә бик әдәп белән тынлап кына утыра иде. Әмма әгәр дә әдәби кыйммәте шикле булган берәр әсәрне журналга кертергә тәкъдим итүче булса, ул шунда ук кискен телле тәнкыйтьчегә әверелеп китә. Шәриф абзый кемнен дә булса хәтерен саклау дигән әйләнеч юлларны белми, ул гаделлек һәм чын хакыйкать кешесе иде Ул елларда журналны һәм. гомумән, татар совет әдәбиятын әйдәп баручылар журналнын жаваплы редакторы Гомәр Гали, редколлегия членнары Галимҗан Нигьмәти. Гумир Толымбай (кайберәүләр язганча. Гомәр түгел). Кәрим Тинчурин. Кави Нәжми. Шәриф Камал булдылар. Кәрим абзый Тинчурин барлык көчен, дәртен һәм зур ижат талантын Татар академия театрына, үз әсәрләрен язуга сарыф иткәнлектән, пьесаларны укудан башкага вакыт таба алмый иде. Әмма бүтән жанрдагы әсәрләрнең язмышын хәл кылган вакытларда да Кәрим абзый беркайчан битараф калмады. Әсәрнең журналда басылырга тиешлегенә тәмам ышанып житкәннән соң гына ул үзенең “мәслихәтен" әйтеп куяр иде. Редактордан кала, минем аеруча игътибарымны жәлеп итүчеләрдән тагын берсе—профессор Галимжан Нигьмәти булды. Бу хөрмәтле кешене мин редакциягә килгәнче үк беркадәр белә идем инде. Чөнки “Сиваш” повестен язган вакытта без анын белән Васильево ял йортында бергә булдык. Повестьның аерым бүлекләрен, бик дулкынланып, дөресен генә әйткәндә, шактый ук шүрләп һәм каушап, язучылардан ин беренче мин ана укьшым. Үз көчеңә ышанып җитмәс борын әсәренне әдәбият профессоры хөкеменә китереп салу һич тә уен эш түгел ул. Дөрес, профессор, үзенен холкына хас рәвештә, минем әсәремне күккә чөеп мактамады. Әмма мин анын күз карашыннан, кайбер урыннарны укыганда, нәрсәнедер язып алырга омтылгандай, өстәлгә үрелеп куюыннан, бигрәк тә мәзәк кенә итеп иңнәрен жыергалап алуыннан әсәрне ошатуын сиздем. Ул вакытта монысы да бик зур шатлык иде. Ә инде кич белән наратлар арасындагы тар сукмакта сөйләшеп йөргәндә профессор миңа дөньяда ин яхшы күңелле, ин галим, ин изге кеше булып күренә башлады. Чонки ул минем әсәремне гражданнар сугышы турында язылган башка кайбер китаплар белән чагыштырып, берничә җылы сүз әйтте. Яшь язучыны шуннан да зуррак тагын нинди бүләк көтәргә мөмкин? Ана кадәр Галимжан Нигьмәти безгә, бер төркем язучыларга, марксизм-ленинизм институтында укыган елларда, кичләрен әдәбияттан лекцияләр укып китүе белән дә бик истә калган иде. Шулай ук анын әдәбият мәсьәләләрен яктырткан мәкалә һәм китапларын заманында кем генә укымый калды икән? Редакциядә эшли башлагач, минем Г Нигъмәтигә ихтирамым тагын да артты. Журнал эшенә әсәрләре һәм киңәшләре белән ин актив катнашучылардан тагын берсе Толымбай булды. Зур, таза бәдәнле, төрпә телле бу кеше, күбесенчә ирония белән сөйләшеп, һәрвакыт нәрсәдәндер, кемнәндер көләр иде. Ифрат эшлекле, хәрәкәтчән кеше Толымбай. Бер үк вакытта ул авыл тормышыннан хикәяләр дә. әдәбият тарихыннан мәкаләләр дә. гыйльми хезмәтләр, рецензияләр дә яза. җыелышларда жаваплы докладлар белән чыгарга да, халык иҗатын җыярга да һәм аны матбугатта чыгарырга да өлгерә, гомумән, ул тик торуны белми, анын көче һәм ижат дәрте ташып тора иде Толымбай мине яшьләй үк катлаулы тормыш юлы узуы, бигрәк тә кыю холыклы булуы белән кызыксындырган иде. Ул уналты яшендә Петербурда извозчик булып эшләгән, унтугыз яшендә партия сафына алынган. гражданнар сугышына ирекле булып киткән кеше. Толымбай, үтлегеннән укып, заманы өчен зур белем алган. Язучылар союзы идарәсендә, гажурда. китап нәшриятында җаваплы лиләр башкарган. ТКУда. пединститутта укыткан галим һәм язучы Ниһаять. Мәскәүдә кызыл профессура институтын тәмамлап профессор исемен алып кайтканнан сон марксизм-ленинизм институтында һәм педагогия институтында яна көч. яна дәрт белән тагын әдәбият укытырга керешкән иле. Г Толымбайның әдәби язмышы миндә бер үк вакытта кызгану һәм тажәатәнү хисе уята Таланты һәм гаҗәеп эшчәнлеге белән заманында беренче биш язуны исәбендә йөргән, барлы-юклы унбер-унике еллык ижат гомере эчендә утыз биштән артык китап чыгарган бу галим һәм әдип әдәбиятта нигә сизелерлек эз калдырмады9 Ничек ул шул кадәр тиз онытылып өлгерде9 Анын әсәрләре вакыт сынавын үтә алмаслык сыек, зәгыйфь булдылармы9 Әллә алар ясалма иделәрме? Бәлки. шулайдыр9 Ихтимал. Толымбайнын сулагай якка кизәнүен. Фатих Әмирханны тартып-сузып һәм көчәнеп буржуаз язучысы ясавын, чамадан тыш кызарып китеп, телне сыйныфларга бүлеп ташлавын тарих гафу итә алмагандыр* Ихтимал, шулайдыр Бу бик гыйбрәтле хәл һәм. минемчә жентекләп өйрәнелергә тиешле мәсьәлә. Әдәбиятнын һәм сәнтатьнен халык һәм ил тормышы белән табигый рәвештә үрелеп үсеше юлына, халыкнын табигый мәнфәгатьләренә каршы нинди киртатәр өелмәсен, нинди генә ясалма буалар корылмасын, иртәме-сонмы иҗтимагый яшәеш хакыйкате алармы барыбер җимерә, барыбер үзенен табигый агымы белән китә Бу бик тә гыйбрәтле сабак. Мин журналда эшләгән вакытта исә Г Толымбай редколлегиянең ин актив членнарыннан берсе иде Бу танылган әдип һәм галимнәрнең редколлегия утырышында теге яки бу әсәргә мөнәсәбәтләрен мин бер үк вакытта минем әдәби зәвыгыма имтихан итеп тә анлый идем Чөнки кулъязмаларның күбесен редколлегия утырышына, журналнын жаваплы секретаре буларак, мин хәзерли идем Шу ндый бер хәл бик нык истә калган. Янарак вакытта мин журналнын кайсыдыр санына кемнеңдер чангы шуу хакында яна шигырен тәкъдим иттем, шигырьнен басылачагына җитди шигем булмаганлыктан. анын бик оригиналь булуын, жинел укыла торган матур шигырь икәнлеген лә әйтеп саллым Хәзер ул шигырьнен кемнеке икәнлеген дә, исемен дә хәтерләмим Әмма ул утырыштан алган сабак ате дә булса бик нык күкелдә калтай. Шигырьне якадан укып чыкканнан сон, башта "һем днгаләп. бср-берсснен кылын тарткалап байтак вакыт сүзсез генә утырдылар да. ниһаять, тора-бара. бөтенләй ачылып киттеләр Сөйләшә торгач, мин тәкъдим иткән шигырьнен. бичаранын. итен иткә, сөяген сөяккә аерып ташладылар да. аны бөтенләй оныттылар Ул да түгел, хәзерге шигырьдә заман сулышының ничек чагылуы, анын интонациясе, андагы эчке байлык, гармония, фәлсәфи тирәнлекләргә кереп кзтеләр. татын әллә нәрсәләр кузгаттылар. Редактор өстәле артында әле Гомәр Галинең җанланган йөзе, елтыраган зәнгәр күзләре күренеп китә, әле Г. Нигьмәтинен сангырау тавышы ишетелә. Ул да түгел, “ничек әйтергә мөмкин?" дип. Гомәр Хәям дип. Хәсән Туфан сөйли башлый Аны тынлап та бетермәстән. каударланып торып кигәлә Г Толымбай үз фикерен куәтли. Мин тәкъдим иткән шигырьне әдәпле генә, рәнжетмичә шаяртып кына кире казуларына да кимсенмим. Мине хәзер зуррак мәсьәлә дулкынландыра башлаган иде. Менә нәрсә икән бит ул чын шигырь' Мин шунда шнзъриятнен берникадәр аристократия сыйфатлары барлыгын да. анын тел беләзз әйтеп булмастай гаҗәеп хасыятьләре. тылсымлы көче, монарчы күнелнен әллә кайсы яшерен бер урыны белән сиземләп кенә йөргән күкләргә күтәрү, яисә күз яше кигерү дәрәҗәсендә дулкынландыру сәләтен, аларнызг сәбәбен дә беренче мәртәбә тирәнрәк итеп, бәлки, шунда төшенгәнмен. Икенче бер кичне Мирсәй Әмирнең шул елны гына чыккан “АгыЙдсл" повесте хакында да истә калырдай кызыклы һәм ялкынлы әткәмә бхлып алды Ни сәбәпле бу әсәрне яшьләр кулдан төшермичә укыйлар? Нәрсәдә анызз көче ’ Уя повесть әдәбззягка нинди якалыклар өсләде' Бик тә кызык һәм файдалы иде мондый әзггәмаләрне тышавы Андый утырыш ы лар эштән соң кичен генә уздырылып (чөнки редколлегия членнары кайда булса да эшлиләр иде), бик соң тәмамланганлыктан, ахырга таба һәммәбез дә ачыккан һәм арыган була идек. Шулай да төнлә белән япа-ялгыз Акком асты урамындагы кечкенә бүлмәмә кайтып барганда мин үземне дөньянын ин бәхетле кешесе итеп, жиде кат күктә итеп хис кылам Чөнки мине ниндидер гаҗәеп тирән һәм нәзакәтле нечкә хисләр дулкынландыра, моннан сон минем тагын да тирәнрәк мәгънәле, тагын да нәфисрәк, яхшырак итеп язарга көчем җитәчәгенә ышанычым артканнан- арта бара, болар мине канатландыра иде. Әйтәчәкмен мин аларны, әйтәчәкмен, һичшиксез! Менә хәзер угыз биш ел вакыт узып, тормыш безне дәһшәтле сугышлары белән дә, башка фаҗигаләре белән дә төрлечә сынап караганнан соң. үземә дә җитмеш тулып киткәч, күнелем белән янадан шул вакыйгаларга әйләнеп кайтам Күптән үк безнен икенче туган өебезгә әверелгән шул матбугат йортынын шау- шулы коридорларында да. эшлекле кабинетларында да туктамастан, мондагы йөз сиксән биш бүлмәнен иң гадиенә, әлеге “карлыгач оясы"на күтәреләм Өстәл лампасынын сүрән яктысы тирәсендә кич буе дөньяларын онытып бәхәсләшеп утыручы ул фидакарь кешеләр, аларнын кайнар бәхәсләре янадан исемә төшә. Шунда башыма ап-ачык булып бер нәрсә килә. Алар, минемчә, бер-берсе белән шундый кайнар бәхәс ачып, хакыйкать эзләгәннәр, беренче съезддан сон колачын тагын да кинрәк җәя башлаган яшь совет әдәбиятының яңа казанышларын һәм төп кимчелекләрен тирәнрәк белеп, барысын да күреп торырга, шул хакта фикерләрен чарларга, ин дөрес юл сайларга тырышканнар. Чөнки ВКП(б) Үзәк Комитетының матур әдәбият хакындагы мәгълүм карарларын гамәлгә ашырганда, бер яктан, искелекнең кирәкмәс калдыкларыннан арына барырга кирәк булса, икенче яктан, янаның ничек үсәргә тиешлеген алдан ук күрә белергә кирәк иде бит Шоп-шома такыр юлны берәү дә хәзерләп куймаган иде. Журнал редакторы Г. Гали белән профессор Г. Нигьмәти әдәби хәрәкәтнең башында торучы күренекле галимнәр буларак, партия карарларын тормышка ашыруда зур тырышлык һәм принципиальлек күрсәттеләр, әдәбиятның үсешенә тоткарлык итә торган натурализм, формализм кебек зарарлы агымнарга каршы аяусыз көрәшеп килделәр. Аларнын авторитеты ифрат зур иде. Әгәр язучылар җыелышында чыгулары көтелсә, зал һәрвакыт тулы була, аларнын чыгышлары әдәбиятта җитди бер вакыйгага әверелә, чөнки алар әдәбиятның һәрвакыт җитди мәсьәләләрен күтәреп чыгаралар, яна фикер әйтәләр иде. Г Галинең безнен әдәбиятыбызга нинди таләпләр куюын бераз гына булса да күз алдына китерү өчен, аның 1936 елда булган бер җыелышта формализмга каршы юнәлтелгән чыгышыннан бер өзек китерүне кирәк саныйм: “Безнең социалистик матур әдәбиятыбыз иң югары идеяле, үзенең формасы белән ин бай, ин матур әдәбият булырга тиеш. Шуның белән бергә, аның бу байлыгының, бу матурлыгының нигезендә халыкчыллык булырга, бу байлык һәм матурлык хезмәт халкы йөрәге белән тоташкан булырга тиеш”1 . Минемчә, ифрат дөрес, җыйнак һәм матур әйтелгән. Ул вакыт өчен бу кечкенә эш түгел. Минемчә, бу фикер астына әле хәзер дә теләсә кайсы фәннәр докторы бик теләп имзасын куяр иде. 1937—38 елларга кадәр җыелышларда кәгазьгә карап сөйләү гадәте юк иде Шунлыктан бу галимнәрнең күп чыгышлары бер җирдә дә теркәлмәгән. Шулай да Гомәр Галинен редколлегия утырышында яисә җыелышларда әйткән кайбер фикерләре, тирән мәгънәле афоризмнар кебек, әле хәзер дә онытылмый. Журналда актив эшләү, гомумән, матур әдәбиятта әйдәп баручылар булу белән бергә, Г Нигьмәти Казан дәүләт педагогия институтының профессоры, Г Гали медицина институтында татар филологиясе доценты, ягъни педагоглар буларак та зур эшчәнлек күрсәттеләр. Алар әдәбиятка бөтен көчләрен, сәләтләрен бирделәр, үз өсләренә йөкләтелгән вазифаның катлаулы һәм хөрмәтлелеген тирән аңлап, халык һәм партия каршында үзләрен җаваплы санап эш иттеләр. Г Нигьмәти җитәкчелек иткән елларда педагогия институтында М. Мамин, Я. Агишев, X. Ярми. Ж. Вәзиева кебек әдәбият ' “Совет әдәбияты' журналы. 1936 ел. 4 сан. галимнәре хәзерләнеп чыкты Г Нигъмәтинен шәкертләре хәзер фән докторлары булдылар Күренекле шагыйрь Сибгат Хәким һәм башка кайбер әдәбият әһелләре— шушы профессордан дәрес алган кешеләр Ул елларда педагогия институтында яшь язучылар, яшь галимнәрне үхтөренә жәлеп иткән әдәбият түгәрәкләре, семинарлар һәрнакыт эшли, институт болар белән гөрләп тора торган иде Журнал редакциясендә эшләгәндә элек әсәрләре белән таныш булган әдипләрнең үзләре белән очрашу миндә ифрат бер тирән кызыксыну уята торган иде. Чөнки автор турында әсәрен укыганнан сон туган фикерен белән анын үзен күргәч калдырган тәэсир кайвакыт бөтенләй туры килми торган була. Мәхмүт Галәүнен шул елларда чыккан мәшһүр әсәрләрен укыгач, мин аны зур талант иясе дип таныдым Журналнын 1936 елгы бишенче санында Габдулла Тукайга илле яшь тулу унае белән язган кыска гына истәлеге бу фикеремне тагын да куәтләбрәк җибәрде Г. Тукай турында язылган истәлекләрнсн күбесендә анын йомыграк хатыклы. шәкерт сыман кыюсызрак кеше булуына басым ясыйлар да анын әсәрләреннән алган тәэссорат белән шәхесе арасында зур аерма килеп чыга торган иде М. Галәү шушы өч битлек истәлегендә Тукайнын истә калырдай жанлы образын бирә алган, анын гадилегендә бөеклеген күрергә мөмкинлек тудырган иде Мәхмүт Галәү Мәскәүдә яшәсә дә. Казанда еш булгалый, килгән саен безнен редакциягә кермичә китми торган иде Бу килүендә журналга нинди кулъязма тәкъдим итүе хәзер исемдә калмаган Ләкин килеп керүе белән үк ул миндә бик яхшы тәэсир тудырды. Ул да Казан артыннан. Ташкичү авылыннан булганлыктан, мин анын белән аеруча кызыксындым М. Галәү мәһабәт гәүдәле, кап-кара куе чәчле, каратут йөзле, бик пөхтә киенгән, ачык чырайлы, яхшы мөгамәләле кеше иде Редактор үзенен бүлмәсендә юк иде шикелле. Сөйләшә торгач, кунакнын минем якка карап елмаюына игътибар иттем Мина уңайсыз булып китте —Сезгә нәрсәдер мәзәк тоела, ахрысы '—дидем —Гажәеп бер совпадсние. мин дә. нәкъ сезнен кебек, кул астына чиста кәгазь куеп язам. Әйбәт гадәт ул. -Шулай дисезме? Рәхмәт инде, алайса —Ул тагын көлеп куйды —Ни сәбәпле шулай димәкче булам? Чөнки алай язганда күнелен тыныч була. Пакь кәгазьгә гел саф фикерләр генә төшереп барам дип ышанасын. Шөбһәләнмичә язасын! Мәскәү интеллигентының шушы гади генә бер нәрсәгә мондый тирән мәгънә бирүе мина бик ошады, кәефне күтәреп җибәрде Минем исә андый нечкәлекләр башыма да килгәне юк. Чиста кәгазьгә пөхтә итеп язуны тормыш үзе таләп итә иде Чөнки редакциянең үз машинисткасы булмаганлыктан. кайбер материалларны без типографиягә куллан язган килеш кенә төшереп бирә идек. Кулъяэман пөхтә булмаса. аннан кире менгерәләр Фәкать шул гына Ул арада редактор кайтып керде дә безнен әнгәмә өзелде Г Гали яныннан чыкканда кунагыбыз карангы чырайлы иде Ул вакытта мин анын сәбәбен төпченмәдем, болай гына чамаладым М Галәү заманында "Кармак исемле юмористик журнал чыгарган, нәширлек белән дә шөгыльләнгән, халык арасында мәгьри<|)әт тарату максаты белән, аз-маз китаплар да саткалаган. диләр иде Г Гали исә. сыйнфый мәсьәләләргә бик сизгер һәм җитди караучы ифрат туры коммунист булу сәбәпле, язучынын кайчандыр чит сыйныф әһелләренә хас эш белән шөгыльләнүен гафу итә алмагандыр, күрәссн Журналга язышучыларлан Фатих Сәйфи-Казанлыда да кием-сатымла пөхтәлек ягыннан М Галәүгә охшашлык бар иде. Ул да шулай ук теләсә нинди шартларда да похтә киенеп йөри, мөстәкыйль фикерле, хор күнелле кеше буларак, хәтта кызу бәхәс вакытларында да үзенен тәрбияле интеллигент икәнлеген беркайчан да оныт мый. үзен ифрат горур готп иле. Ул елларда хикәяләр, повестьлар бик аз языла иле Журналның киләчәк саннарында басарга хикәя булмау сәбәпле, башка язучылардан үтенын кебек. Ф Сәйфи казанды! л да мөрәҗәгать итәргә тиеш идем. Матбугат йортында берничә мәртәбә очраткаласам да. башта мин ана үтенечемне әйтергә кыенсыныбрак йөрдем Монын сәбәбе шул. берәр ел чамасы элек анын “Корби иптәш' дигән повесте тикшерелгәндә, кызулык белән фикеремне тупасрак, кискенрәк итеп әйтеп ташлавымны сизеп калган идем Җыелышка җитәкчелек итүче Г Толымбай нинди усал телле, турыдан яра торган кеше инде. Бу чыгышымны хәтта ул да ошатмады. Әш шунда иде ки, Ф. Сәйфи-Казанлынын элегрәк язган хикәяләреннән “Крушниклар” дигәнен аеруча яратып укыганлыктан, анын авторына ихтирамым бик зур иде грузчиклар эшенен кыенлыгын, анын нечкәлекләрен шул кадәр тирәнтен белеп, шундый тетрәткеч итеп язарга кирәк бит! Миндә хәтта ул кайчандыр үзе дә грузчик булып эшләмәде микән дигән фикер дә туган иде. Шунын остенә хикәянен минем якташларым-Арча ягындагы Кәче егетләре тормышыннан алып язылган булуы да мине бик дулкынландырган иде... Менә шундый талантлы әсәрнен авторы, минемчә, “Корби иптәш дигән озын хикәясендә үзенә-үзе хыянәт иткән кебек тоелды. Минем карашымча, бу әсәрен язганда ул бөтен иҗат көчен файдаланмаган, күзгә бәрелеп торырдай тупас кимчелекләр җибәргән кебек иде. Әмма соңыннан шушы кискенлегем өчен мин үземне байтак вакытлар шелтәләп йөрдем. Бу чыгышым күңелемдә җинел холыклы кешеләргә хас бер дорфалык булып уелып калды. Чыннан да үкенерлек бар иде шул. Ф. Сәйфи-Казанлы революциягә кадәр үк теоретик мәкаләләр язып чыгучы, югары уку йортларында дәрес бирүче күренекле тарихчы, әдәбиятчы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе булып танылган илле яшьләрдәге мөхтәрәм бер кеше иде. Ә мин кем? Әле монарчы әдәбиятка бер җитди әсәр дә бирмәгән, әдәбият дөньясында үзен бер яктан да чынлап торып танытмаган кечерәк кенә бер язучы кисәге... Көтә торгач, Фатих абзый бер көнне кичкә таба редакциягә үзе килеп керде. Калын тавышы белән бөтен бүлмәне тутырып: —Уф, редакцияне тагын да берничә кат өскәрәк күтәрә алмадыгызмы сон?— диде. —Әле һаман да тиешле югарылыкка менеп җитмәгәнмени?—дидем. Әйбәт пальтосын ишек янындагы урындыкка салып элде дә ап-ак күлмәк якасын һәм шәп галстугын бүлмә пыяласына карап төзәтеп алды. —Яна сәркатипмени? Бик хуп,—диде, исәнләште дә, Г. Галинең күрше бүлмәдән керүен көтеп, түргә барып утырды. Журналның җәйге саннарында анын “Зөбәрҗәт" исемле яна драмасы басылган иде, шуна бәйләнешле хатлар юкмы, дип сорады. Ул үзе сүз башлагач, мине борчыган әлеге мәсьәләгә киная ясаргамы, юкмы дип баш ватарга туры килмәде. Чөнки бу мөгьтәбәр язучының кайчандыр, кемдер тарафыннан эшләнгән очраклы бер дорфалык өчен кинә тотучы вак кеше түгеллеген шунда ук аңладым. Чыраеның әледән-әле караңгыланып китүенә, тынгысыхлануына караганда, аны нидер борчый, ул редактор янына да нинди дә булса җитди бер мәсьәлә хакында сөйләшергә яки бәхәсләшергә килгән иде булса кирәк. Ф СәйфиКазанлы бәхәсләшмичә генә үз фикереннән кайта торган кеше түгел иде. Минем үтенечемне ул хуплап каршы алды —Бар минем, бар журналга бирәсе әсәрләрем. Ләкин тәмамларга вакыт җитми. Вакыт кисә муенны,—диде. Тик шул вакыт бүлмәгә бернинди талант әсәре булмаса да төрле астыртын һәм әшәкелек сукмаклары белән әдәбиятка борынын тыгарга йөрүче бер җәнжалчы килеп керде. Анын Фатих абзый әсәрләрендә дә казынганы бар, соңгы айларда җыелышларда да тел тидергәли башлаган иде. Фатих абзый кинәт торып басты да ишеккә таба китте. Теге кешегә карамыйча гына, шактый ук кырыс тонда: —Гомәр кайтса әйтегез, мин союзда булырмын!—диде, пальтосын иңенә салып чыгып та китте. Әмма вәгъдә иткән әсәрен тәмамлап бирә алмый калды. Редакциягә бүтән килгәне булмады. Аннан сон күп вакытлар үтте иңде—утыз биш ел! Яшь чакларым яңадан күз алдыма килүгә дулкынланып, мин саргайган журнал битләрен актарам. Заманында татар совет әдәбиятын төпкә җигелеп сөйрәгән, шәхси мәнфәгатьләрен әдәбият наменә фида кылган, һәр талантлы әсәр өчен куанып, әдәбияттагы һәр кимчелек өчен борчылып яшәгән ул фидакарь затлар күбесе юк инде. Бераз монсу, юксындыра, сагындыра Әмма шул ук вакытта күнелдә горурлык хисе дә уяна. Алар белән эшләвем бәхет булган икән Минем бала чак хыялым ялгышмаган булып чыкты. Шунча еллар үтеп, тормышнын шундый рәхимсез сынауларын узганнан сон да алар һаман да халык бәхете, туган ил. коммунистик идеаллар өчен көрәшүче фидакарь көрәшчеләр, чын коммунистлар булып калдылар Гадел тарих аларны янадан үз урыннарына кайтарды. Әгәр мин үз гомеремдә әдәбиятка нидер бирә атган булсам, минем хезмәтләремдә бу затларнын да өлеше бар. Уйлана-уйлана журнал битләрен актарам Шул саргайган битләр аша каршыма үрә басып торган каты кара чәчле, каратут йөхте. көләч күзле, хәрәкәтчән Фатих Кәрим килеп баса 1936 елнын сонгы саны чыгар алдыннан атнасына ничә мәртәбә генә кереп чыкмады икән ул' “Аникин" исемле поэмасының басылып чыгуын ул балаларча түземсезлек һәм шатлык белән көтеп алды —Журнал кайчан чыга? Ничегрәк чыга? Журналда поэма ничә бит бу лды икән0 Поэмамын иң сонгы юлларын ул болай тәмамлаган иде Мин үзем дә батырларның юлын Хыялымнан бик еш үткәрә и Алар бир.ән тойгы-ялкыннарын Факел итеп оскэ күтәрәм Шагыйрьнең пәйгамбәрлеге, бервакыт килеп, хакыйкатькә әверелде Шул факелны бөтен ижаты буенча балкытып алып барды да, ниһаять, ул аны халыклар азатлыгы очен барган изге сугыш мәйданында, мәнге сүнмәстәй итеп, немец җирендә кабындырып калдырды Күзләрем журналда, ә күнелсм ераклаш шул юллардан безнен заманга сузылгач тагын шундый ижат җепләрен эзли. Журналның 1937 елгы II санында яшь шагыйрь Сибгат Хәкиммен зур әдәбият дөньясына аяк басканда ижат ителгән "Йөрәккә язылган исем" дигән лирик шигыре бар. Алмиеачлар чәчәк атты инде. Яшел кием киде топольләр Салмак кына җитеп канатларын Кыр казлары җырлап үттеләр ди ул анда. Күптән түгел шагыйрьгә алтмыш тулды, анын күкрәгендә хәзер Ленин ордены балкый Киек казлардан да оскәрәк күтәрелеп, хәзер бөтен ил өстендә ингырый торган иркен сулышлы, кнн канатлы шигъри аһәне анын да башта журнал битләреннән күтәрелеп киткән иде бит Шул ук елда яшь язучы Габдрахман Опсаләмовнын журналда “Маһинур дигән беренче хикәясе басылды. Хәзер ул 6-7 роман ангоры, биген Советлар Союзына юнылган мәшһүр язучы Нинди сикереш! Нинди адымнар' Әгәр хәзер әдәбият дөньясында берсеннән-берсе яхшы әсәрләр пайда була икән әыр безнең әдәбиятыбыз тагын да югарырак баскычка күгәрелгән икән, бу күтәрс лешгә журналмын да өлеше зур “Казан утларьГн безнен әдәби әсәрләрсбеэнен беренче бишеге дип агарга мөмкин Чөнки нигезсез йорт, баганасыз капка була алмый. Орлык чәчелмәгән кысыр туфрактан берни дә тишелми Халыкмын һәм анын әдәбиитынын тарихын, анын көрәш юлын никадәр яхшырак белсәң, алга габа шул кадәр ышаныбрак атлыйсын. "Казан утлары гатар әдәбияты шан Йөзләрчә еллар элек үк башланып киткән гуманистлык, халыкчанлык кебек яхшы сыйфатларын охтексез дәвам иттерде, аларны хтафета рәвешемдә буыннан буынга тапшырып килде Журналның киләчәге тагын да матуррак, барыр юлы яктырак. адымнары тагын да үрчемлерәк һәм кыюрак булсын!

Казан утлары.

1972. № 4