Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТУРГАЙ КАРТАЯМЫ ИКӘН?

Шәйхәггәр бабай җәй коннәрендә. урамга чыгып, үхтәренен капка баганасына сөялеп торырга ярата. Үткән-сүткән кешеләр, ана сәлам биреп 'Нихәл, бабасы!” дип китәләр, ә телгә үткенрәкләр: "Аумасын дип әйтәсеңмени, Шәйхәггәр бабай, капка баганасын терәп торасынмыни? Колхоз трутдин түлиме сон аудармый тотып торган өчен?"—дип, карт кешенен кәефе китәсен-китмәсен дә исәпләмичә, шаяртып узгалыйлар Әллә капка баганасы елдан-ел үсә, калыная инде, әллә бабагыз кечерәя, юкара, соңгы берничә елда ул багана янында солы көлтәсе хәтле генә булып калды. Авылда анардан да картрак кеше юк. дип сөйлиләр. Имеш. ул. әби патша заманасында ук солдатка алынып, бер чиләк аракыны ялгыз башы чөмереп бетергән дә әллә кемнәрнең кара мунчаларын нигезе-ние белән авылның икенче башына күтәреп илтеп куйган Анысы, әби патша заманасында дигәннәре бик карт дип әйтүләре генә инде, билгеле Ә мунчаны күтәреп илтеп куйган диюләренә ышанырга да була, яшь чагында ул яман да көчле булган дип сөйлиләр Анын каравы хәзер Әллә чынлап та капка баганасы үскәннән-үсә, калынайганнан-калыная инде' Авылда тагын бер карт кеше бар Анысы Гөлҗиһан әби Шәйхәттәр бабай белән бер чама дип сөйлиләр. Яшь чагында бик матур булган, имеш. — Гөлҗиһан әби. син авылда матурларның матуры булган дип әйтәләр.- дигәч, әбиегез: —Ией, кызым, мин узганда жәяүле җиргә ятып карар иде. атлы атыннан төшеп карар иде. - дип әйткән ди —Хәзер генә ул мине күргән кеше куркып китә, теге вакытларда. . иех!.. Саргаючылар күп булды минем өчен, берсе әле дә исән,—дип әйткән, имеш. Саргаючыларның берсен әлеге шул капка баганасын терәп торучы Шәйхәләр бабайга юрыйлар. Имеш, бусы җиткән егет, теге җиткән кыз чакта араларында нидер булган Хәер, авыл телендә йөргәнмен барысына да ышана китсәң Шулай да Шәйхәттәр бабагызның үзеннән сорап бакканнар. Картыгыз башта бик озак кына аңламаганга салышып торган, кабат-кабат сорагач кына, көлеп җибәргән сыман иреннәрен кыймылкыймыл китергән лә — Кххм —дип куйган, ди Бу "кххм^ны берәүләр "Булган иде. бик булган иде.—дип әйтте дип баралар. Чишмәгә су алырга килгән җирендә кочаклап үпкәч, көянтәсе белән җилкәгә кундырган иде янәсе, кеше алдында икенче ябышмассын. ә кич белән мунча артында күрешкәндә үзе куенга кереп утыра иде. сонгы әтәчләр кычкырганга тикле кочактан чыкмый иде ", дип әйтте дип баралар. Икенчеләр исә бу “кххм” карт кешенен тамак язып җибәрүе генә булды, безнен сорауны ул бөтенләй аңламады да, димәкче булалар. Белмәссең... Аңламадымы икән, ай-һай!.. Шәйхәттәр бабагыз үткәннәрне бик яхшы хәтерли, гүя аның хәтере моннан күп еллар элек борып туктатылган да шуннан бирле бер тапкыр да яңадан җибәрелмәгән.. Авыл моннан әллә ничә еллар элек нинди булган булса, Шәйхәттәр бабагыз шул авылны гына белә. Ничектер Казан артистлары концерт куярга килгәч, баганага сөялгән бабагызны күргәннәр дә:—Клубыгыз кайсы урамда?—дип сораганнар Бабагыз:—Мәчет каршында,—дип өйрәтеп җибәргән. Авылда мәчетнең юклыгына инде утыз ел! Шәйхәттәр бабайның бөтен сөйләшүе шушы "мәчет каршында"га бик ошап тора. Фәләннәр коесы, фәләннәр тыкрыгы—аның гел әйтә торган сүзләре, ә ул кое инде күптән юк, колхоз авылга артезиан коесы казытканга әллә ни гомер, суны электр чыгара, ә фәләннәр тыкрыгы урынында хәзер колхозның алма бакчасы. Ә Шәйхәттәр бабагыз өчен боларнын гүя берсе дә юк. Хәер, монда да кайберәүләр, ул мутлыгы белән генә шулай итә, анын белмәгәне юк, көн буе урамда сөялеп тора-тора бөтен авылнын нишләгәнен энәсеннән җебенә тикле белеп тора, анын саңгырау булып кылануы да мутлыктан гына, үзенә кирәкне бик ишетә ул, әнә теге вакытны, —дип, моннан берничә еллар элек булган бер вакыйганы сөйләп бирәләр. Бер тапкыр шулай, Шәйхәттәр бабагызны саңгырауга исәпләп, аның янында колхоз председателе Мөхип белән кырчылык бригадиры Салихҗан икәү авыл халкын сүгеп торалар икән: янәсе, ялкаулыкның чигенә чыктылар, үз тамакларын гына кайгырталар, колхоз эшенә йөрмиләр Шәйхәттәр бабай баганага сөялгән килеш барысын да ишетеп тора икән. Менә бервакыт Мөхипне "Кил әле, улым, бирегә" дип, кул изәп, үз янына чакырып китергән дә тотынган тегене ипләп кенә... Син авыл кешесенең тамагын туйдыр әүвәле башта, аннары ялкау дип әрлә. Ничә ел инде трутдингә чыпчык туенырлык та иген бирмисез, әле дә рәхмәт әйтерлек безнен авыл кешеләренә, шул килеш тә көннәр буе эшләп йөри... Мөхип бик зур кеше бит инде авылда... Анардан зуррак шул тау башында җил тегермәннәре генә бар. Авылга сыя алмыйча йөри, борын югары, район башлыклары белән дә әшнәлек зур. Аларга балны тәпәне-тәпәне белән биреп җибәрә. Алма бакчасында алма өлгергәч, "Волга” белән килеп, алманың яхшысын гына төяп китәләр. Итне, майны әйтәсе дә юк инде.. Шушыларнын барысын да әйбәтләп кенә тезеп чыккан Шәйхәттәр бабагыз председатель Мөхипкә. Мөхип каршы сүз әйтә алмыйча тыңлап тора ди шул. Шәйхәттәр бабай, мин багана төбендә генә басып торсам да бияләй эчендә бармак кыймылдатканыгызга тикле сизеп торам, миннән яшерә алмассыз , —дип әйткән ди. Шунда Мөхип әйтә, имеш: мае да, балы да әрәмгә китми, Шәйхәттәр бабай, курыкма, шунсыз комбайннарга, тракторларга запчасть алып булмый, май белән майлагач кына запчасть шалт итеп кайтып керә, эшләр чиратсыз йөри башлый, дип акланырга тырышкан, ди. Менә әйт син бабагызны саңгырау дип. . Шушы вакыйгадан сон Шәйхәттәргә сәлам биреп узучылар кинәт күбәйде, югыйсә, ул барыбер ишетми дип, анын ягына карамый гына узыл китәләр иде. Анысы мутлыгы да бардыр, ләкин картлыгы да бар. Бу авыл анын күз алдында авыл булды. Ул малай чакта инеш башында барлыгы биш-алты гына йорт иде. Әнә теге юан өянкеләр... башларында бүрек-бүрек карга оясы. Юк иде бит, аларны Шәйхәттәр бабагыз үзе утыртты. Тал чыбыгын кисеп алып кайтты да су буена төртте, хәзер әнә карагыз аларга... Бишәү килеп кочакласаң да кочагын, җитмәс. Гомер дигәнең... Үтә дә китә икән. Бүген бала-чага атасы булып картаеп баручыларның бишектә аяк бармакларын имеп яткан чакларын белә бит әле ул. Төпсез ыштан киеп урам чапкан чакларын Имән бармакларны маңгаена мөгез итеп куеп. Мөхипкә бер акаеп карасаң, чырый-чырый елап өйләренә кереп кача торган иде, ә бүген район башлыкларын майлап йөри, авыл халкы өстеннән зур башлык... Бармакларны мөгез итеп, мангай астыннан бер акаеп карап, бик яхшы гына куркытасы бар әле үзен Юкса ансат эшкә жыен үз кардәшләрен утыртып бетергән: тегермәндә аныкылар, умарталыкта аныкылар, китапханәдә тагын үз нәселе Авыр эшкә якын да килмиләр. Бүген нишләптер күңеле гел егет чагына кайтып төшә әле. Кояш та бүтән иде дип әйтерләр ди картлар Юк. кояш шул ук иде. тургайлар да шушы ук. Гөлҗиһан белән булды, ай. булды Әнә теге йөгереп узып баручы кызчык та картаер микән? Аны да сөячәкләр бит инде, аны да кочакка кысачаклар. Кояш күрмәс, ай күреп торыр Ай дигәннән Голжиһан белән Шәйхәтгәрнс дә гел күреп торды. Ай белән тургай картаймый, атар гел булачак, ә менә Шәйхәттәр юк инде Гөлҗиһан да юк. бик күптән инде. Теге, йортлары авыл уртасындагы Гөлҗиһан карчык дисезме? Сүз ул бетәшкән карчык турында түгел. Юк Бөтенләй башка Гөлҗиһан Буйлары Илсл камышы, күзләре ут иде ул Гөлҗиһанның Кочакка кыскач солек булып бөтерелә иде. Мулла тәкбир әйтә-әйтә ут эченә озатмаган булса. Шәйхәттәр фронтларда озак югалып йөрмәгән булса, кем белсен.. Коячак килә дигәч, авылдан чыгып качты. Күрше урыс авылынын Чтапан карт базарга печән алып бара икән, рәхмәт тошсен. чанадагы печән астына кереп посарга рөхсәт итте. Шул килеш кызыллар ягына фиутъ... Гөлҗиһан да ул әйләнеп кайтканчы фиуть. Ашыкты шул, ашыкты Тургай күпме яши икән?.. Колхоз башлангач, ике ат җитәкләп колхозга барып керде. Мөхип ул вакытта юл тузанында ыштансыз уйнап йөри иде әле. Хәзер бостон кия. йортнын менә дигәнен торгызды Кешеләр капка баганасына сөялгән Шәйхәттәргә сәлам биреп узалар. “Вәгаләйкем" дип кала бабагыз авыз эченнән генә. Кая ашыгып баралар сон бу көрәк күтәргән кешеләр? Булды, ай, булды Мулла тәкбир әйтеп сугышка озатмаган булса... Ашыкты шул, ашыкты Вәгаләйкем,—дип каза бабагыз,—Вәгаләйкем! Кая кузгалдылар көрәкләр күтәреп? Мөхип тарантаска утырып, авылдан чыгып бара Дәшми генә узармы, дәшәрме? —Шәйхәттәр бабай, замандашын Гөлҗиһан әби дөнья куйды бит. кабер казышырга бармыйсынмы? Тарантас чабып узды.. Әллә капка баганасы кинәт бик каты үсеп китте!? Шәйхәттәр бабагыз идән себеркесе хәтле генә булып күренә Мөхипкә ул бер җавап та кайтармады Тарантастан сон урамда тузан болыты эленеп калган иде. Кара болыт бик озак таралмый торды Бабагызның, күзләре урамнан узучыларны таный алмый. Менә ул кыймылдады да багана яныннан кузгалды.— Вәгаләйкем,—диде ул сәлам бирүчеләргә каршы... Аяклары әйбәт кенә атлый әле Корәк күтәреп баручыларга ул да иярде... —Ашыкты... Тагын ашыкты —дип пышылдый иде анын иреннәре 1966. № II