Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨП ҖИТӘКЧЕ Г.ИБРАҺИМОВ ИДЕ

Билгеле булганча, бу елларда Казанда татар телендә “Безнең юл” исемле әдәби, ижтимагый-политик, нәфис журнал чыгып килә иде Журналның топ җитәкчесе, әлбәттә. Галимжан Ибраһимов иде Беркөнне. 1926 нчы елның башында булса кирәк. Галимжан ага. партия өлкә комитетының матбугат бүлегенә килеп, журналның эчтәлегеннән канәгать булмавы һәм шунын өстенә тиражның кечкенәлеге турында бик борчылып сөйләде: —Ана катнашучы, үзләренең әсәрләрен бастыручы бер төркем язучылар яисә журналистлар журналы гына түгел ул,—диде.—Республика журналы ул. партия журналы! Дөресе, бөтен Советлар Союзындагы татарлар өчен чыгарыла торган бердәнбер әдәби һәм ижтимагый-политик журнал. Шуна күрә ана бик нык игътибар итәргә кирәк. Партия өлкә комитетының журналга игътибары җитәрлек түгел. Анын эчтәлеге, эше. торышы һәм планы белән чынчынлап кызыксынмый. Хәтта аны тарату мәсьәләсе белән дә җитәрлек шөгыльләнми. Мәсәлән, шәһәрләрдә, шулай ук авылларда да. партия ячейкалары төрле журналлар яздыралар, ләкин шулар арасында “Безнең юл" юк. Бу турыда ул бик борчылып, ләкин сабырлыгын югалтмыйча сөйләде. Хәтта безне орышып та алды. Шуна күрә бу мәсьәлә 1926 нчы елнын 25 нче январенда матбугат бүлеге коллегиясендә каралды. Анда Галимжан ага журнал турында доклад ясады, анын эчтәлеген яхшырту, материаль хәлен ныгыту һәм аны халык арасында күбрәк тарату чарасын күрү мәсьәләләрен куйды Утырышка чакырылган иптәшләрнең күбесе чыгып сөйләделәр. Галимжан Ибраһимовнын фикерен якладылар күп кенә яхшы тәкъдимнәр керттеләр. Сөйләүчеләр арасында Гомәр Галиев. Фатыйх Сәйфи. Ш.Фәхретдинов. Сәлах Атнагулов. Фәтхи Бурнаш һәм башка иптәшләр бар иде. Соңыннан карар кабул ителде Түбәндә карарның бер өлешен күчереп үтәм. а) журнал әдәби нәфис журнал булырга һәм анда гыйльми мәсьәләләр бүлеге дә сакланырга тиеш: б) Мәгариф Комиссариаты журналны тәртипле рәвештә үз вакытында чыгарып баруны һәм вакытында подписчикларга җиткерүне тәэмин итәргә тиеш: в) журналны арзанайтуга омтылырга: г) партия өлкә комитетының матбугат бүлеге партоешмалар аркылы журналны күбрәк тарату һәм анын тиражын арттыру чарасын күрергә тиеш: д) журналга татар язучыларынын төрле агымнарын жатеп итәргә һәм аларны “Безнен юл" журналы тирәсенә тупларга: е) журналнын редколлегиясен түбәндәгечә расларга. Галимжан Ибраһимов. Гомәр Галиев. Гаяз Максудов. Редколлегиягә тагын ике әгъза өстәү мәсьәләсен өлкә комитетының секретариатына кертергә".