Логотип Казан Утлары
Роман-хроника

Тайгак кичү

...Камерага атылып ике хәрби кеше керде. Өсләрендә—озын соры шинель, яка очларында янып торган берәр шпал, димәк, майорлар. Башларында өр-яңа колакчын бүрекләр. Икесе дә урта яшьләрдә, тулы гәүдәле. Йөзләре суык. Күзләре бораулап ачу белән карый. Әле күптән түгел генә барлау ясаган төрмә башлыгы урынбасары бусага төбендә “смирно” баскан, өлкән түрәләрнең боерыкларын көтә. —Тикшерү,—диде майорларның берсе, камераны сөзеп карап, ачулы тавыш белән —Тизрәк! Берәм-берәм минем алга басыгыз да исем- фамилиягезне, кулга алынганчы кайда, кем булып эшләвегезне әйтеп, сәкеләргә менеп капланып ятыгыз. Кара, монда бүтән карыйсы булмагыз. Я, я, башладык. Син? —Алкин, ВКП(б)ның Казан шәһәр комитеты секретаре. —Марш! Син? —Галимҗан Нигьмәти, профессор. —Марш! Син? —Сөббух Рәфиков, шагыйрь. —Иманкулов Зариф, беренче татар полкы комиссары. -Син? Түбәнге сәкедән озын буйлы, таза гәүдәле кеше күтәрелде. Майор сискәнеп артка чигенде, күрәсең, сугып җибәрер дип курыкты һәм икенче тапкыр, бу юлы инде акрын гына эндәште: -Сез? — Камай Гыйлем, профессор, Владимир Ильич Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты ректоры. Майор тагын артка чигенде. —Стенага карап басыгыз! Следующий? —Сәләх Атнагулов, профессор. —Өскә! Син? —Баһаутдинов Мәхмүт. Татарстан өлкә комсомол комитеты секретаре. —Өскә! —Менә алмыйм. Аякларым шешкән. —Ярар алайса,—майор нәфрәтле караш ташлады.—Ярар, түбәнгә ят. Син? —Акимов Николай Васильевич—Татпросвет секретаре. -Син? —Нижегородцев Ардалион Михайлович—комсомол өлкә комитетынын бүлек мөдире. —Ә син нәрсә анда менеп кунакладың? Төш! Өске сәкедән җиңел генә сикереп, атлет гәүдәле берәү төште. Өзек бирелә. Хәз. —Чанышев. Әле һаман артта басып торып, килүчеләрне блокнотына язып торган майор, кинәт блокнотын төшереп жибәрә язып, кабаланып алга атлады: —Якуп? — Юк Ул минем абыем Ул комдив. Мин жайдаклар эскадроны командиры —Өскә!—Алда торган майор кашларын жыерды. йөзен чытты:—Барыгыз да елан Тухачевскийнын койрыклары. Чанышев нәрсәдер әйтергә дип авызын ачкан иде, бусагада басып торган төрмә башлыгы ярдәмчесе бармак янады: —Тсс! Дәшмә! Чанышев башын чайкады да бер сикереп ин өске сәндерәгә менеп китте -Син? —Гомәр Гали, әдәбиятчы, редактор. —Ә син, чулак? —Мыскылламагыз,—Николай сул чулак кулын селкеп алды —Тумыштан. —Безгә барыбер. Фамилиян? Тизрәк. —Борциковский Николай. Казан педагогия институты студенты. -Син? —Шәйхетдинов Касыйм—“Кызыл яшьләр" газетасы редакторы —Ильясов Гали—Татар академия театры режиссеры. —Син нәрсә аптырап торасын? Параша янында басып торган Габдулла сискәнеп китте —Мин? Мин бит комсомол райкомы секретаре Мин —Ярар —Майор әйтеп бетерергә бирмәде, бүлде:—Фамилиян? —Әхмәдуллин Габдулла... Аннан сон ике укытучы, бер прокурор, бер ВКП(б)нын авыл райкомы секретаре аваз бирде. Сәкедә урын булмагач, аларны стенага каратып бастырдылар Мин дә шулар рәтенә эләктем. Башкалар әле сорау алудан кайтмаган иде. Гадәттә барлауда саныйлар да чыгалар иде, болай мәсхәрәләп яткырмыйлар, стенага терәмиләр иле бит. Бу ни бу? Бәйрәм алдыннан тагын нинди “яна тәртип” күрсәтәләр монда? -Отбой Ятыгыз. Тавышланмагыз,—диде алдагы майор, тикшерүне төгатләп. тагын бер тапкыр камераны сөзеп карап —Ә кичке аш?—кемдер югары сәкедән кычкыра салды —Бүген анысы юк,—диде дә башлык ярдәмчесе ишекне япты Йозакны Шәхес купыны епарында торла-евргеннәрне кичкән татар .н)ипләре су здан уңю яп чы Соббух Рафиков ши.ыирь Хәсән Туфан, яп-чы Ибраһим Саяахов Озак сиар үткәч янә Казанда очраш* 1956 нчы е.г юри. ахрысы, шалтыр-шолтыр китереп бикләде. Уйны уйга сузып очларын бәйли атмыйча жәфатанганда. тагын ишек ачылды, ашыгып надзиратель керде... Бераздан Камайны. Галимжан Нигьмәтине, Гомәр Галине, рәссам Зәбихне атдылар. Сәкедә урыннар бушады. Әмма бер генә тоткын да. аягүрә торудан хәлсезләнүләренә карамастан, ул урыннарны алырга ашыкмады. Тынлык. Авыр, кара тынлык. Ә коридорда һаман ыгы-зыгы. Нинди тынгысыз бу бәйрәм алды төне?

"Казан утлары 1988. №4