Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ ФРАЗЕОЛОГИК ӘЙТЕМНӘРЕНДӘ ТАРИХИЛЫК ҺӘМ ҮТКӘН БЕЛӘН ХӘЗЕРГЕНЕҢ ЧАГЫЛЫШЫ

КАЗАН АЛЫНГАННАН СОҢ, 1552—1700 ЕЛЛАР АРАСЫН ЧАГЫЛДЫРГАН ӘЙТЕМНӘРДӘН КАЙБЕР МИСАЛЛАР АК ПАТША.

Эпитет. Рус чары, рус патшасы димәк. Великорус дворяннарының Көньяк һәм Идел-Урал. Себер халыкларына патша булып, жир-суын теләгәнчә изспталап яшәгәндә һәм Русиянен төп закон чыгару аппаратларында үзләре генә утырып, патшалык итеп торганда, башка халыклар алдында үзләренең аерым шәп ак тәнле, югары затлы расадан яратылган һәм шуңа күрә Россиядән башка төстәге, башка нәселдәге барлык халыкларга ак патша булырга үзләрен генә хаклы дип күрсәтү өчен таккан исемнәре АЛПАК ТА КЫСТЫЙ. КАЛПАК ТА КЫСТЫЙ Икс яктан ике патшалык, икесе дә үз кул астына керергә я үзе яклы булырга кыстый димәктән. XVI1-ХУ111 гасырларда Пугачев явына кадәр төрле-төрле исемдә халыклар күтәрелеше барганда, татар, башкортлар үз ягына, калмык-зангарлар үзенә, рус патшалыгы, казаклар яки поляклар үз ягына кушылырга өндәү алып барган заманнарда чыккан әйтем Ягъни икс якнын кайсына ышанырга, кайсы якта булырга белми торуга мисалдан әйтелә. КЫРДЫН ПЫЧАГЫМНЫ' ПЫЧАК КЫРУ Татарда пычак кыруга һәм гомумән пычакка бәйләнешле төрле әйтемнәр күп һәм бу сүзнең мондый формаларда кулланышы бик сәер Мәсәлән—Я. ни пычагым кырып килдегез анда9 Ягъни, ни булдырып килдегез? (Дөресрәге, булдыра алмыйча килдегез мәгънәсендә.) Кырлын пычак! (Булдыра алмадын!) Күрден пычак! (Пычагымны да күрмәдең! Ягъни бер ни дә күрмәдең') Мисал Сираҗетдин. Күрден пычак! Ул вакытта ул акчалар күптән кладовойда яталар иде" (Г Камал.) Кыру—монда бу сүз бер-берсенә каршы ике мәгънәдә: 1) кыру, вату-җимерү: 2) юнып-кырып агачтан, тимердән әйбер ясау Кырмачы—борын бездә балта остасы (столяр)—агачтан кырып ясаучы һәм тимер кыручы (токарь) Борынгы болгарда металлургия (тимер, чуен, корыч кою) югары үскәндә, корычны кырып үткен пычаккылыч ясау зур һөнәр саналып, эш булдыруга мисалдан эш кыру, пычак кыру мәгънәсендә әйтемнәр ясалган. Ягъни, кыру—вату, жимерү мәгънәсендә түгел, киресенчә эш кырып йөрү—эш булдыру димәк Урта гасырларда Идел буе болгарларының металлургиядә бу зур мәдәниятләре Европа халыкларына һәм күршеләре русларга тәэсирсез калмый, билгеле Кузнец сүзе болгар-татарча утлы күмер, учак мәгънәсендәге куз, утлы куз сүзеннән, шулай ук русчадагы чугун сүзенен лә турыдан-туры татарча чуен сүзеннән алынган булуын, ягъни шул сүзләр белән бергә металлургия эшләре үзе дә болгарлардан күреп алынган булуын күрсәтә бу мисал. Әмма хәзерге телдә “кырдын пычагымны" әйтеме элеккечә булмаганны булдыру түгел, балки булганны вату, кыру дигән тискәре һәм ироник мәгънә алып китүснсн сәбәбе шул Казан алынганнан сон татарга пычак-кылыч кебек кораллар йөртү тыела Булган пычаклары кулларыннан тартып алынып, сындырыла, ватып-кырып ташлана һәм һәр өйгә икмәк кисү өчен бер генә пычак калдырып, ул да стенага чылбыр белән кагып куела, татар икмәген шунда барып кына кисеп алырга хаклы була Соныннан патша хөкүмәте тарафыннан бу хөкем бераз йомшартылып. кәсеп өчен балта-пычак тотарга рөхсәт ителсә дә. металлургия татарга тыелган килеш кала Хәтта ат дагалау кебек ин гади тимерчелек һөнәре дә татар авылларында Октябрь революциясенә кадәр рус кузнецлары кулында булып килде. Шулай итеп, кайчандыр Россиягә металлургия һөнәре кертешкән, чуен-корыч койган болгар-татар балалары патша хөкүмәте кулында колонизацияләшү гасырларында үзләре балта-пычак. кылыч ясау түгел, әзер ясалганны да үз иркенчә тотарлык кодрәтләре лә калдырылмаганда, “пычак кыру" әйтеме лә бездә ироник тискәре мәгънә алып киткән Пычагымамыни! Пычагыма кирәк! Пычагым калган, тагын анда барып йөрергә! Кырдын пычак! Күрдең пычагымны! һ б. ИШЕТМӘСӘН ИШЕТ. УРМАН АСТЫ КИШЕТ’ Иске Кишст. Яна Кишет Казанга якын Дөбьяз як авыллары. Кайчандыр бу авыллар патшага баш бирмәгән, чукынмаган өчен жәза отрядлары китерелеп, розгалар суктырылып, төрлечә җәзалангач, татар арасына бу хәбәр һәркайда кин таралып, монарча нык билгеле булмаган Кишстләр кинәт мәшһүр булудан әйтем булып киткән сүз. Хәзер дә көтелмәгән янадык булып телләрдә сөйләнгән ят бер хәбәр ишеткәндә “—Менә, ишетмәсен ишет, урман асты Кишет!” дип куялар ИШТЕН ИШЕК БАВЫН! Зур эш кырыр кебек өстенә эш алып тотынып та юк эш эшләп куйган кешегә карата—булдыксыз икәнсен. юкка көчәндсн димәктән әйтем Ишек бавы: Казан алынгач һәм татарларга тимерчелек эше һәм корал йортү бөтенләй тыелгач, кичәге чуен-корыч койган һәм алтын-көмеш акча суккан болгар-тагар балалары байтак вакытлар ишекләренә тимер тотка коюдан да мәхрүм ителгәч, тотка урынына ишеккә бер тишек тишеп, шуна бау ишеп тагып, ике башыннан төенләп куелган Бер як төенне тотып тартканда икенче як төен белән ишек тартылып ачылган һәм ябылган. Шуннан ишек бавы сүзе таралган Белеп булмый, мондый баулы ишек бәлки тимерне башлап куллануга кадәр бик борынгы заманнарда да булып, татарлар шул гасырлар хәленә кайтарылганнан сон телдә лә кирегә кайтып анадан акти&ланган.. Иштең ишек бавын -ягъни шуны да булдыра алмадын. юк эш эшләдең димәктән. "Ишек бавы бер алтын, безнең апай мен алтын” (Г Тукай) Кияү кергәндә бүләк сорап кертү йоласы ПАДИШАҺЫМ СОЛТАНЫМ. ИСКЕ КӘВЕШ ОЛТАНЫМ’ Әкиятләрдә патшаларга эндәшү алымы булган әйтем. Легендаларга караганда. Болгар Казан ханлыгы алынгач һәм бер төркем татар әсирләренә Иван Грозный алдында бүреген салып “падишаһым солтаным" дип баш орып эндәшергә кушылгач, татарлар бүреген салган салуын, әмма ләкин түбәтәен салмаган һәм "падишаһым солтаным" дигәннен артыннан ук бу сүзгә ялгап, тиз генә йөзен аска бер яккарак чәвереп. "иске кәвеш олтаным!" дип әйтеп куйган һәм шуны гадәткә керткән булалар Ягъни монын мәгънәсе: болгар-татарлар үзләре электән үгез күненнән болгарын олтан ясый белә торган халык, безне син тиз генә олтан ясый алмассың дигән сүз. имеш Шуннан бирле татар әкиятләрендә геройлар патша алдына кереп бүрек салып "падишаһым солтаным" дип эндәшкәндә, бу сүзгә ялгап, "иске кәвеш олтаным" дигәнен дә төшереп калдырмыйча кушып әйтеп сойләү гадәткә кергән Казан утлары. 1979. М 12