Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МУЗЫКА ИҖАТЫ

Безгә—Казан музыка фольклоры кабинеты работникларына—татар музыка фольклорын җыю буенча алып барган практик эшебездә еш кына аерым “музыка тикшерүчеләр”нен сәер генә карашларына юлыгырга туры кнлгәләде. Алар татар халык музыкасын примитив һәм художество дәрәжәсе ягыннан түбән тора дигән "фикер" әйтәләр һәм татар халкы музыкасы бер тавыштан һәм пентатоникадан узмый дип шушы "фикерләрен" расларга азапланалар (мәсәлән, Рыбаковның “Урал мөселманнары жырлары" дигән китабын карарга була,—Рыбаков,—"Песни Уральских мусульман”. издании Академии Наук). Мондый җиңел караш әлбәттә ин кискен отпор алырга тиеш Мондый юл белән барганда музыка культура дәрәжәсен билгеләп булмаячак икәнен, кайбер күп тавышлылыкка караганда бер тавышлылык шактый күбрәк катлаулырак булуын һәм анын культура ягыннан чагыштырмаслык дәрәҗәдә югары булуын күрсәтүне ниһаять анларга бик вакыт инде. Бу очракта, пентатоника һәм бер тавышлылык татар яки башкорт музыка культураларының ярлылыгын күрсәтми, бәлки аларнын специфик характерының күрсәткече булып тора. Борынгы дөньяның халыклары барсы да үз вакытларында пентатоника стадиясен үтүләре билгеле Бары тик кайбер халыклар гына (Азиядә, кытайлар, монголлар, татарлар, башкортлар, марилар, чуашлар һәм бер өлешчә удмуртлар, Көнбатыш Европада шотландецлар, финнар, Америкада—негрлар) төп тавыш рәте рәвешендә пентатониканы саклап калганнар, башка халыклар исә, зур күпчелекләрендә, диатоник тавыш рәтен кабул иткәннәр. Татарлар, башкортлар, чуашлар, марилар һ. б. халыклар патшалык Россиясенең урта бер җирендә тупланган хәлдә шулай да ничек итеп борынгы пентатоника нигезендә үзләренең музыкаль культуралары специфик үзенчәлекләрен саклап кына калмаганнар, бәлки аны үстергәннәр дә дигән мәсьәлә хәзер бик нык тикшерелә. Кызганычка каршы, гәрчә читләтеп кенә булса да. бу мәсьәләгә кагылып үткән нинди дә булса гыйльми хезмәткә безнен очраганыбыз юк әле. Фольклор кабинетының тикшеренүләре бу мәсьәләне һәм анын белән бәйләнешле булган бүтән мәсьәләләрне гыйльми яктан өйрәнә башлауга бары тик нигез саталар гына дияргә була. Алай да, татарлар, чуашлар, башкортлар һәм мариларның музыка культуралары тарихи яктан үзара бәйләнештә булуларына карамастан, бу халыкларның һәрберсенең музыкасы, тавыш рәте уртак булган хәлдә, бөтенләй үзенә аерым культура булып торуы факты бәхәссез. Нинди дә булса күңелле популяр рус җыры шәһәр татарлары көнкүрешенә кереп, бу татарларнын ул җырны татар текстлары белән үтәүләре (мәсәлән, "Как на горке малина”. "Коробочка" һ. б. ш.) кебек бик очраклы күренешләрне искә алмаганда, шулай ук рус музыкасы да татар музыкасына йогынты ясау элементлары кертмәгән Татар көйләре кинәт рус авылларыма таралып китүе кебек (мәсәлән, “Хазбулат удалой” "Тәфтиләү"дән туган) икенче бер күренешләр булса да, бу фактларны рус һәм татар халык музыкаларының үзара җитди бәйләнешләре дип атап булмый. Башкорт халык музыкасы татар халык музыкасына бик якын тора. Хәтта бу ике халыкның көнкүрешендә тигез хокуклы урын алган шактый күп кенә җырлар да бар. Шундыйлардан, мәсәлән, “Сакмар". "Уел1 ’, “Ашказар” җырларын һ. б. күп 1 Кыскартып басыла. Хаз. кенәләрне күрсәтеп була. Аларнын күпчелеген, һич шиксез, башкорт фольклоры санарга кирәк Ләкин болар белән рәттән башкорт халкы арасында кин таралган һәм һичшиксез татар халкыныкы булган ике дистәгә якын җырларны күрсәтергә була (мәсәлән. "Ак каен". “Шахта". "Тәзкирә", “Зиләйлүк" һ. б. ш ) Мондый күренешне, беренче чиратта, бу халыкларның географик, экономик һәм культура ягыннан бер-берсснә якын торулары белән аңлатырга кирәк. Алай да. мона карамастан, татар музыка культурасы башкорт музыка культурасыннан бик сизелерлек рәвештә аерылып тора. Монда ин башта татар жырынын музыка телен күрсәтергә кирәк. Әгәр дә башкорт жыры өчен пентатоника баскычларынын бер кадәр иркенрәк чиратлашуы һәм вак бизәкләрнең (мслизмнәрнен) чагыштырмача уртача куллануы характерлы булса, татар жыры өчен көйләрнен житди—баскычланып баруы (пентатоника баскычларынын эзлекле рәвештә чиратлашуы) һәм мелизм чәкәннәренең бик бай булуы характерлы Сузынкы башкорт жырларынын импровизациялылыклары һәм эпик булулары да татар чгәхәббәт жырларынын ачык ритмикасыннан, формаларының квадратлыгыннан һәм якты лирикасыннан кискен рәвешгә аерылып тора. Октябрьдән сон туган яна татар җырлары һәм эчтәлек, һәм форма ягыннан бөтенләй аерылып торалар Үткән заманнар культура мирасы традицияләренең совет фольклорына йогынты ясавы турында без әйткән илек инде Шулай да. фольклор кабинеты материалларында иске җырлардан форма ягыннан кискен рәвештә аерылып тора торган яна җырлар да бар Хор җырлары, яшьләрмен кулга тотынып әйлән-бәйлән уйнау җырлары тууын күрсәтеп үтәргә кирәк (мәсәлән. “Комсомолка” көе, “Ил мактау". “Җырлап бию" һ б. ш ). Бу җырлар белән рәттән романс яки массовый. политик актуаль жыр формасына якынлаша торган кушымта формалы җырлар да тулы. Эчтәлекләре һәм формалары белән композиторлар әсәрләреннән калышмый торган “Удар ил". “Ату кырлары" һәм башка күп кенә гүзәл җырларны шулар рәтенә кертергә була

1939. № 5

Тагар музыка сәнгатендә беркайчан җуелмаслык тирән 33 калдырган бу рус кешесе Казанда туа. Казан музыка техникумын тәмамлый 1926 елдан ул—Казан театр техникумынын музыка бүлеге мөдире. Техникум студентлары белән Урал һәм Себер якларына гастрольләргә чыгым йөри Татар халкынын музыкаль иҗатын өйрәнеп. "Директор Җәмилев", “Сүнгән йолдызлар” кебек пьесаларга музыка яза Яиь-яшь композитор шушы вакытта ук С. Сәйдәшен М Моиффаров. Ф Туишев. I Сөләйманова. 3 Хөбибуллин белән аралаша башлый. 1928 елда Мәскәү Дәүләт консерваториясенә укырга керә Мәскөүдә татар драма театрының музыка бүлеге мөдире булып зшли. 20 дән арплк спектакльгә, шул исәптән, “Зәңгәр шәл". “Галиябану" "Ил Эт» музыка яза. "Галиябану" дигән беренче симфоник сюитасын иҗат игә 1934 елда Ключарсв Уфага килә, анда Башкорт миллн культурасы фәнни-тикшеренү институтының фольклор секторы мөдире һәм Башкортстан раднокомитегынык музыкаль радиотапшырулар редакторы булып эшли, “Салават" һәм "Урал" дигән симфоник поэмалар яза 1937 елда композитор Казанга кайта, биредә музыкаль фольклор кабинеты мәдирс була, татар халык җырларын өйрәнер өчен күп кенә экспедицияләр оештыра Шунын нәтиҗәсе буларак. 1941 елда татар халык жырларынын беренче басмасы дөнья күрә Шушы чорда татар халык җырларын татар дәүләт жыр һәм бню ансамблендә күп тавыш белән башкару өчен эшкәртеп, бу хәл татар халык җырларын баету өчен зур мөмкинлекләр ача 1934-40. 1968-70 елларда ул әлеге ансамбльнең. 1940-42. 1951-53 елларда исә тагар филармониясенең сәнгать җитәкчесе була Күн кенә симфоник әсәрләр, җырлар иҗат итә

Бу айда күренекле композитор Александр Сергеевич Ключаревның тууына 100 ел тула.