Шигърият
ТАТАР ЕГЕТЕНӘ
Шуралар җөмһүриятен гамәлгә куючы егетләребезгә багышлана
Вакыт җитте, егет! Җаның булса, Уян, сикереп күк бүз атка мен! Күрәсеңме. Идел буйларында Матур, кызыл, ал таң атканын. Урал тауларыннан күк таш алып, Кайра кылычыңны шуңарга. Таң җилләре искән матур чакта Кит син дошманнарны куарга. Бер нәрсәдән курыкмый, җан фәрманга Алга чап син җирләр селкетеп, “Дөнья безнең!" диеп кычкыр шунда Гайрәт белән, йөрәк җилкетеп. Шулай итеп вәхши ерткычларның Котларын ал. салып куркыныч, Кып-кызыл кан белән бизәкләнсен Кулларыңа тоткан шул кылыч. Шул вакытта чынлап тынычланыр Күкрәгеңдә янган йөрәгең, Шул вакытта биргән булырсың син Мазлум илнең көткән теләген
1920.
1949. №10