Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯ

1968 елда ВЛКСМнын Татарстан өлкә комитеты әдәбият-сәнгать өлкәсендә яшь көчләрне үстерү, ижатларын стиммуллаштыру һәм пропагандалау нияте белән Муса Жәлил исемендәге премия булдырган иде Ул республика комсомолы премиясе саналды һәм ана 1968-1990 елларда язучылардан 13 кеше лаек булды 1991-2002 елларда премия бирү тукталып торды Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1997 елнын 27 февралендә чыккан карары нигезендә М Жәлил исемендәге бу премия янадан гамәлгә керде, премия бирү тәртибенең яна нигезләмәсе булдырылды. Ул хәзер Республикапремиясе дип атала. Нигезләмәдә болай дип язылган: "М. Жәлил исемендәге Республика премиясе Татарстан Республикасы яшьләренең сәнгатьне, фәнне, мәгарифне, тәрбия бирүне үстерүгә шәхси өлеш керткән, яшьләр кәсәбәчелеге, яшьләр программаларын тормышка ашыру өлкәсендә югары казанышларга ирешкән сәләтле вәкилләренә бирелә " Премия ике елга бер мәртәбә бирелә, лаек булган лауреатлар исемлеге М Жәлил туган көнне игълан ителә. Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә ия булган язучылар 1968. Юзеев Илдар Гафур улы—шагыйрь. "Миләүшә" дигән шигырьләр һәм балтадалар китабы өчен. 1970. Фәйзуллин Равил Габдрахман улы— шагыйрь, "Мәрмәр" исемле шигырьләр китабы өчен. 1972. Харисов Ренат Мәгъсүм улы (Ренат Харис)—шагыйрь. "Кеше” ораториясенең тексты өчен 1974. Миннуллин Туфан Габдулла улы—драматург. Нигез ташлары" һәм "Үзебез сайлаган язмыш" дигән пьесалары өчен. 1976. Кашшафетлинов Миргази Солтан улы (Гази Кашшаф)—язучы-галим (үлгәннән сон), каһарман шагыйрь Муса Жәлилнен мирасын барлаудагы, анын тормышын һәм ижатын өйрәнүдәге зур хезмәтләре өчен. 1976. Мостафин Рафаэль Әхмәт улы—язучы-галим. каһарман шагыйрь Муса Жәлилнен тормышын һәм ижатын өйрәнүдәге зур хезмәтләре өчен. 1978. Яруллин Фәнис Гатаулла улы—язучы. “Аерылмас дустым". "Сагыш" дигән җыентыклары өчен 1982. Вәлиев Разил Исмәгыйль улы—әдип шагыйрь. “Яшисе килә" дигән повесте һәм яшьләргә багышланган җырлар пиклы очен. 1982. Миннуллин Роберт Мөгаллим улы—шагыйрь, балалар очен язылган "Акбай цирк карый" Җиде абый таи җигә . “Айга очтык" дигән шигъри китаплары һәм телевидение аша әдәбиятны актив пропагандалаганы өчен 1984. Хәмнлуллин Ризван Мирхәбибулла улы (Ризван Хәмил)- драмагург. “Китәм инде”. “Синен урынына кайттым" дигән пьесалары өчен. 1988. Маликов Дөлфәт Госман улы (Зөлфәт)— шагыйрь. "Козгс учаклар" дигән китабы һәм сонгы елларда “Казан утлары". "Ялкын" журналларында басылып чыккан шигырь бәйләмнәре өчен 1989. Түбән Камадагы “Җидегән чишмә" әдәби-музыкаль берләшмәсе (жнгәкчесс язучы Хнсмәтуллии Рәхмәтулла Хисмәтулла улы—Рахмай Хнсмәтуллии) 1990. Зәйдуллин Ркаил Рафаэль улы-шагыйрь "Күрәзә" исемле шигырьләр китабы өчен 2003. Вәлиев Мөдәррис Харис улы (Салих Маннапов)- Татарстан Республикасының "Мәгариф" Милли нәшрияте директоры, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, талантлы яшь ангорларга эзлекле ярдәм күрсәткәне очен. 2003. Республика яшьләренең “Сәләт" ижтимагыи фонды (җитәкчесе шагыйрь, техник фәннәр докторы Соләйманов Җәүдәт Шәүкәт улы