Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шагыйрь турында шагыйрьләр

И л д а р Ю з е е в

УНӨЧЕНЧЕ

Баллада

Егетләр унике булганнар. Аяусыз үлемгә барганда “Юк. унөч, унөчГ дип кабатлый Күңелем һаман да. Унөченче Ул булган егетләр янында Иң соңгы йөзенче адымда. Башларын югары күтәрткән Һәлакәт алдында Дөньяның килерен хәл итеп Булмыйдыр тәвәккәл ир-атсыз. Һәрберсе белән дә үлемгә Кергән ул чиратсыз Бер булып киткәннәр егетләр. Сайларга бер генә юл калган Унөченче Ул калган Һәм китеп хәбәрсез югалган Унөченче Ничә ай, ничә ел эзлим мин. Табалмыйм. җанда — бер үкенеч, Әйтәләр "Алар бит унике!” ‘Юк, унөч!” “Юк, унөч!" Унөченче Җәлладның балтасы астыннан Бердәнбер сау калган каһарман Мин бепәм, ул — исән, табармын. Ә, бәлки, табапмам Унөченче Иң көчле дошманны җиңдем дип. Җай саен кычкырмый торгандыр, Ул тыйнак, дуслары сымандыр, — Табылмый шуңадыр Баһадир икәнен белмичә. Тын гына, шау-шулар эчендә Янадыр, көядер, сөядер Дуслары өчен дә Унөченче Уп калган Һәм китеп хәбәрсез югалган Иң соңгы йөзенче адымда Мусалар ж^/рләган моңлы җь/р Моңлы җь/р — билгесез каһарман Мин беләм син исән, табармын Ә. бәлки табалмам

Ш ә ү к ә т Г а л и е в

МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ КЫЗЫ ЧУЛПАНГА КИЛЕП ҖИТМӘГӘН ХАТЫ

", .җиңгәч, мин өйгә кайтырмын Синең туган көнеңне бәйрәм итәрбез Мин сиңа бик яхшы бү ләк бирергә җыенган идем, кайткач бирермен "

Җәлилнең фронтка барганда кыш Чулпанга я н ан хатыннан феяраль, 1942 ел

Кичер, балам, кичер әткәңне. Мин сүземдә тора алмадым Туган көндә була алмадым Тик бурычлы булып калмадым — Җиңү булды сиңа бүләгем. Мин тыныч көн сиңа теләдем — Кадерен бел. балам, кадерен' Көткәнсеңдер нәни чагында. Үскәч инде үзең аңладың Вакытында кайта алмадым. Тик барыбер читтә калмадым — Азат илем сиңа бүләгем. Мин бит сиңа бәхет теләдем — Кадерен бел. балам, кадерен' Сагнуларым калды мәңгегә — Җырга барсын сала алмадым Белеп киттем, якты дөньяда Мәхәббәтем исән калганын — Газиз әнкәң сиңа бүләгем. Мин бит сиңа шатлык теләдем — Кадерен бөл балам, кадерен'

Ә х с ә н Б а я н

МУСА ҖӘЛИЛГӘ Синең гомер легендага тартым, Тик бәхәсле булды кай ара Безне әйткән кая. дөнья хәтта Каһарманнар белән шаяра. Шаярдылар үчле һәм үчсезләр, Күселәр һәм күсе төслеләр. Һәйкәл ташын кимерделәр кайчак Тешлеләрдән күрмәк тешсезләр Таш катысы торды мантыйк белән: "Шулкадәр үк дошман исәрме — Үзенә дус. ялчы, кол булганның Башларын ул әллә кисәрме?" Балта сыман баш өстендә торган Катылыкны без дә татыдык. Әмма күптән гильотина белән Хәл ителгән иде батырлык Шуннан китте жь/рлы сокланулар, Сырышулар данлы форсатка ‘Булыр идек без дә аның кебек, Андый хәлдә калган очракта!” Күкрәк сукмыйк — бәлки, булыр идек... Ак кар яугач кызыл кар яугач Актык мәрмәр сүзне әйтербез, тик Башыбызны кисеп карагач Р о б е р т М и ң н у л л и н ТАТАР БАШЫ БАШКА КИСЕЛМӘСЕН! Ә бит нинди шәп егетләр булган! Куркытмаган хәтта үлем дә Батыр булып, татар булып калган Ул егетләр дошман өнендә! Алар әле һаман исән кебек. Алар әле безнең йөрәктә... Безгә бүген Муса Җәлил кирәк, Җәпилчеләр кирәк бигрәк тә! Без дә бүген җәлилчеләр кебек, Без дә бүген Җәлил хәлендә Һәр татарның җаны тулы яра. Булмаса да яра тәнендә Татарга да кояш чыгып ала. Тарих бит ул аклы-каралы Ничә тапкыр чыгаралар инде Халкыбызга үлем карары Шундый ук хәл хөкем сөрә бүген — Барасы юк ерак-еракка Стенага китереп терәделәр Тик басасы калды курокка Гильотина юкмы безнең өстә? — Баш очына ешрак карагыз' Ерагаймый, якыная гына Җәлилчеләр белән арабыз Җәлилчеләр булыйк, әй егетләр' Җәлил булыйк, шагыйрь иптәшләр' Куркып тормыйк башны кисәрләр дип, Барыбызныкын да кисмәсләр... Баш имәгән татар! Нишлисең бит, Баш имәгән башны кисәләр Нишләр идек бүген, дошманнарга Башын игән татар, дисәләр?! Ачы да соң татар язмышлары! Бөр уйласаң, исең китәрлек Татар башы башка киселмәсен' Киселгәннәре дә җитәрлек

Ф ә р и т Г а б д е р ә х и м

НИНДИ ҖАН БУ?

Тарих сөйли Миһербанлы халкым. Йәсин чыгып туар таңыңа. Киң дөньяга сыя алмаганнар Сөңге батырганнар җаныңа Нинди җан бу синдә — бик түбәнме. Әллә инде бик-бик югары7 Җаның ярып кергән шул сөңгене Кайнар каның белән сугарып. Үстергәнсең Җәлилләреңне син Гыйбрәт булсын бөтен галәмгә Бу — бердәнбер могҗизадыр, бәлки Алмагачка сөңге әйләнгән' Юмарт халкым! Көзләр җитү белән. Инсаннарның кече-олысын Җыясың да шушы алмагачның Җимешләре белән сыйлыйсың. Киң дөньяга сыймаганнарның да Оныклары синең табында. Нигә өясеңдер алмаларның Иң сутлысын алар алдына. Син чыгасың көрәш мәйданына. Сөңге түгел, тотып сөлгеңне Нинди җан бу: әйләндергәнсең бит Алмагачка җәллад-сөңгене! Уфа

И р е к С а б и р о в

ҖӘЛИЛ

Сабый чакның кайбер мизгелләре Еллар буе китми башымнан Сүз чыкканда, безгә кырын карап. Пышылдады зурлар Юатылган Әллә нинди хаста туган иде Яшь җанымда шушы сүзләрдән: "Исән икән. Теге як~та яши Яшеренә Исемен үзгәрткән " Әмма тиздән тарих гаделлеге Бик гыйбрәтле сабак өйрәтте. — Хәтеремдә указ. Журнал бите Алтын йолдыз. Җәлил сурәте Еллар узды Тәкъдиркәем мине Анда бәреп, монда ыргытты Бу дөньяның явыз утларыннан. Ачыш ясап, таптым чынлыкны. СУРӘТЕ Без бит иң-иң батыр егетләрне Сау башлары белән түгел лә. Гүр ташлары белән саныйбыз. Туксан тугыз канлы газап аша Үтсәң генә сине таныйбыз. Күпме булса дәртең, шулкадәрле Хәтәр оча дошман уклары Пакь йөрәкле адәм баласының Авыр була тормыш сукмагы Без үзебез аңламаган эшне “Ап-ак җирдә шакшы тап" дибез. Әүвәл бәреп егып таптыйбыз да Соңра күккә чөеп мактыйбыз. Кардәшләрем! Ә без бүген менә Аңлыйбызмы тарих гыйбрәтен? Кичер. Җәлил! Чыкмый хәтеремнән Иске журнал битләрендә күргән 'Җырларым" һәм якты сурәтең. Чилабе олкасе, Яман Елга шаһәре.

Н у р и я И з м а й л о в а

ҖӘЛИЛЧЕЛӘРГӘ

Андый >ф/рлар калмас елап үлгәннәрдән. Ышанам мин — сез елмаешып үлгәнсез — Елау заты юк Җәлилнең ж^/рларында Күз яшьләрен көн нурына яшергәнсез1 Елмайгансыз... Тик яшергән яшьләрегез Көн нурыннан минем күзгә күчкән мәллә! — Уйлыйм — елыйм, сөйлим — елыйм Мин бары тик Сезне сагынып елар өчен үскән мәллә? Кичерегез мин елакны. Ах, бу кояш Бигрәк моңлы ядкарь сездән — исәннәргә АКШ, Принстон шаһаре.

М ө х ә м м ә т М и р з а

БАТЫРЛАРЫН БАРЛАП ТОРА ХАЛКЫМ

Батырларын барлап тора халкым. Дәверләргә бүлеп, чорларга Дастаннарга кереп калган алар, Әкиятләргә, бәет, ж*>1рларга Хәтерләргә мәңге кереп калган. Йола алмас һичбер ак тап та. Иблис язган ялган тарих битен Хаклык җиле барыбер актарта Идегәйләр кайтты, мең елга бөр Урап кайткан комета сымак. Исхакыйлар, җәлилчөләр кайтты, Оныклардан фатиха сорап