Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ

Үзенең патриотик шигырьләре, героик поэмалары, нәфис җырлары белән хезмәт ияләре массасына бик яхшы таныш булган коммунист шагыйрь Муса Җәлил 1942 елда Волхов фронтында чолганышта кала һәм, сугышта каты яраланып, пленга эләгә. Ул соңыннан бу турыда "Кичер, илем!" исемле шигырендә яза. "изге сугыш антын сон чиккәчә керсез сакладым".—дип белдерә, тик соңгы минутта пистолеты хыянәт итүен әйтә. Муса Җәлил концлагерьда яши һәм анда качу оештыру өчен Берлинга күчерелә һәм Моабит төрмәсенә ябыла. Блокнотына берничә җиргә ул. ”Германиядә политик эш алып барганы өчен ябылган һәм үлемгә хөкем ителгән М. Җәлил", дип язып калдырган. Моабит төрмәсендә М. Җәлил, үлем хөкеменең җиренә җиткерелүен көтеп, бер елга якын утыра. Шул вакыт эчендә 125 шигырь һәм поэма иҗат иткәнлеген, тик аларнын барысын да кәгазьгә язарга мөмкинлек булмаганлыгын әйтә. 1944 елның башында М. Җәлилне фашистлар җәзалап үтергәннәр Үләр алдыннан ул шигырьләре теркәлгән блокнотны күрше камерада утыручы дустына—Бельгия партизанына—биреп калдырган. Берлинны алганда Совет Армиясе тарафыннан төрмәдән азат ителгән бу партизан Муса Җәлил шигырьләрен Брюссельдәге Совет Консульствосына тапшырган. Без Муса Җәлилнең үлем хөкеме көтеп төрмәдә утырганда язган шигырьләрен шушы саннан бастыра башлыйбыз. Алар талантлы шагыйрьнең соклангыч поэтик көче турында сөйлиләр, совет кешесенең ин каты газаплар кичереп һәм үлем каршында торып та ныклы ихтыяри көч саклавын, рухы белән һаман батыр, җиңелмәс булып калуын күрсәтәләр, туган илгә булган мәхәббәт хисенең тирәнлеген һәм “яраланган лачын йөрәгеннән" шигырь булып чыккан үч ялкынын сурәтлиләр. Хезмәт ияләренең сөекле шагыйре иң авыр газапларны, фашистларның ерткычлыгын түземлелек белән кичерә һәм туган иленә, совет халкына турылыклы булып кала Ул үлемне батырларча каршы ала. бәхет, шатлык, җиңү турында җырлый, совет халкының жиңү тантанасы белән шатлана.

Кичер, Илем!

Кичер мине, илем, синең бөек
Исмең белән килеп сугышка,
Данлы үлем белән күмәлмәдем
Бу тәнемне соңгы сулышта.

Юк, мин сине тузан бөртегедәй
Сансыз гомрем өчен сатмадым.
Волхов шаһит: изге сугыш антын
Соң чиккәчә керсез сакладым.

Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле
Яуганда да туплар, ядрәләр,
Каушамадым кан һәм үлек белән
Тулганда да тирә-әйләнәм.

Алда, артта, уңда һәм сулымда
Киселсә дә юлым, күкрәгем
Яраланып канга төренсә дә,
Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем.

Мин алдымда күрдем шыр сөяктән
Котылгысыз үлем шәүләсен.
Кил син миңа, үлем, бары гомрем
Коллык белән төгәлләнмәсен!

Мин түгелме дуска хат язучы,
«Борчылма, дип, тормыш юлдашым,
Соңгы тамчы каным тамса тамсын,
Тик антыма таплар кунмасын!»

Мин түгелме шигырь утым белән
Ант итүче канлы сугышта?
«Үлемгә, дип, ачы нәфрәт белән
Елмаермын соңгы сулышта».

«Соң чиктә, дип, синең мәхәббәтең
Җиңеләйтер үлем газабын,
Илемне һәм сине сөюемне
Каным белән җиргә язармын».

«Тыныч булыр йокы, тормышымны
Бирсәм, диеп, туган ил өчен».
Ышан, илем, шушы ант сугарды
Йөрәгемнең соңгы тибешен!

Язмыш көлде, үлем, кагылмыйча,
Үтте яннан, минем тирәләп.
Нишлим, нишлим, соңгы минутымда
Пистолетым итте хыянәт!

Чаян чага үзен соңгы чиктә,
Бөркет ярдан түбән ташлана.
Мин соң бөркет түгел идеммени,
Баш ияргә шуннан башкага!

Ышан, илем, шундый бөркет идем,
Мин дә соңгы минут килгәндә,
Әзер идем, мәгърур канат җәеп,
Ташланырга ярдан түбәнгә.

Нишлим, сугыш дустым-пистолетым
Соңгы сүздән кинәт баш тартты.
Богау салды дошман кулларыма
Һәм хурлыклы юлдан атлатты.

Тоткынлыкта хәзер мин... һәр көнне
Көн чыгышын комсыз күзәтәм.
Шигырь булып чыга үч ялкыны
Яраланган лачын йөрәктән.

Көн чыгышы дуслар кулындагы
Байрак булып көн дә кызара.
Белмисез лә, дуслар, тоткын күңел,
Күкрәктәге җәрәхәттән түгел,
Канлы үчтән шулай кыза ла! 

Тик бер өмит: кара август төне
Илтер мине шунда җитәкләп.
Өстен килер түбән әсирлеккә
Үч һәм илгә керсез мәхәббәт.

Тик бер өмит, дуслар: сезнең сафта
Табар соңгы көрәш теләген.
Яраланган, ләкин тар коллыкка
Баш имәгән керсез йөрәгем.

1942, июль