Мең сан- миллион уй
Игътибар иткәнсездер, хөрмәтле укучыларыбыз, журналыбызның кулыгызда тоткан бу саны элгәрге чыкканнардан аерылып тора. Аерылыр да шул: менснче саннын нәкъ үзе бит инде ул! Түгәрәк даталар нисбәтендә төрле юбилейларга шаһит булынса да. матбугатыбыз тарихында мондый. 1000 кебек зур санга бәйләнешлесен күргән, үткәргән юк иде әле. Чыннан да. юбилеймы бу? Истәлекле датамы? Бәйрәм—тантана өчен бер жай- форсатмы? Төгәл жавапка. бәлки, артык ихтыяҗ да юктыр, әмма шунысы тәгаен: татар матбугатының, татар рухының зурлыгын күрсәтүче зур биеклек билгесе бу. Шуна күрә дә. мәгънәви эчтәлеге белән дә. материалларның бизәү-урнаштырылу ягыннан да үзгә бу сан. Ният—гасыр буе диярлек чыгып тупланган мен саннан, ретроперспектив күрсәтелештә, вакыт елъязмасын, аның рухын гадел чагылдырырга тырышып, аерым үрнәкләр бирү, әдәби эстафетаны бүгенге буыннарга тоташтырып карарга тырышу иде. Беренче тәҗрибә буларак, безнен тупланмабыз, ихтимал, камил үк тә түгелдер. Чөнки җыелып килгән мираснын күләме бик зур: мең сан эчендә— дистә меңләгән әдәби әсәрләр—роман-повестьлар. хикәяләр, поэма-шигырьләр. пьесалар, мәкаләләр, гыйльми язмалар, сәяси документлар... Шулай да. бу санга кергән шушы кайбер материаллар аша да. игътибарлы укучы күп дистә елларга сузылган иҗтимагый-әдәби елъязманың үзәк '■төеннәре‘*н күрә алыр, үткән әдәби-мәдәни тормышыбызның төп сәхифәләрен күз алдына китерер дип ышанабыз. Кайчак күңелгә шундый самими уй килә: безнен журнал (утыз елдан артык “Совет әдәбияты", сонгы кырык елда “Казан утлары" исеме белән чыга) турында тәфсилләп сөйләп торунын хаҗәте дә юк. аны бөтен татар дөньясы белә! Әйе. бу—дөрескә якын хакыйкать. Чыннан да. үзен зыялы, мәгърифәтле дип санаган, милли җанлы һәр татар гаиләсенә барып ирешә торган басмага әверелгән иде ул. Йөзәр мен тираж бе лән чыккан чаклары булды, дөньямын татарлар яши торган бөтен кыйтга-төбәкләрендә алдырдылар аны. укучылары ла миллионлап исәпләнде Әмма бу күрсәткечләр, ни кызганыч, инде үткән гасырга карый Объектив дип әйтерлек житди сәбәпләр дә җитәрлек Күреп торабыз: сонгы дистә еллар эчендә Кешелек дөньясы искитмәле үзгәрешләр кичерде Фән һәм әхлак өлкәсендә бу үзгәрешләр бигрәк тә нык сизелә Аларнын унае да. тискәресе дә һәммәбезгә—тулы бер халыкка да. аерым индивидиумга да кагылмый калмады, билгеле Компьютер заманы китапны, басма сүзне кысрыклый башлады, иҗтимагый тормышта әдәби сүз көченә ихтыяҗ кими төште Бүген “Безнен журналны бөтентатар дөньясы белә!” дип лаф ору беркатлылык булыр иле Шуна күрә, безнен басманы электән белгәннәрнең хәтерен янартып. яна буыннарга сабак-гыйбрәт булсын дип. журналыбыз тарихы турында берничә сүз әйтеп китик. 1000 нче сан чыгу мона унай форсат бирә Ин әүвәл шуны искәртеп узыйк милли матбугат кайчан барлыкка килгән булса, иҗтимагый-әләби басмалар да шул елларда ук чыга башлый Кагыйдә буларак, һәр басма тирәсенә әдипләр, журналистлар тупланучан Халык арасында танылуга Йөз тоткан һәр басма оста каләм ияләренә, сүз тылсымчыларына мохтаж XX йөз башындагы милли матбугатыбызны Г Тукай. Ф. Әмирхан. Г Исхакый. Г Камал. Г Коләхмәтов. С Рәмиев һ б исемнәреннән тыш күз алдына китерү кыен. Үткән ел татар җәмәгатьчелеге кондалек милли матбугатмын 100 еллыгын билгеләп үгге Татар әдәби журналларының чыга башлавына да йөз елга якын. Мин моны “Әлгасрел-жәдит". “Шура". “Ан” кебек басмаларны күз алдында тотып әйтүем. “Казан утларьГнын башлангычын совет чорыннан—1922 елда чыккан “Безнен юл” журналыннан исәпләү гадәткә кергән Болай исәпләгәндә дә Х4 ел гомер үтелгән. Айлык басмалар арасында 1000 нче саны дөнья күргән башка журнал юк. Әйе. озын, катлаулы юл үтелгән Чор-дәвере дә үтә четерекле, фажигаи төсмерләргә бик тә бай Халык ниләр генә кичермәгән дә. нинди генә сынаулар үтмәгән бу гомер эчендә! Инкыйлаб-революция зилзиләләре дә; аклар, кызылларга аерылып, пычакка пычак килүләр дә. ачлыктан яки үләт чирләреннән нәсел-ыру белән кырылулар ла; янаны төзим дип. булганны юк игүләрдә; сыйныф-классларга бүленә-бүленә. диннәр белән көрәшә-көрәшә, алфавит-имляларны кат-каталыштыра-алыштыра кыйбласыз, имансыз калулар да; сәяси авантюристлардан культ ясап, үзләре “шөреп-винт" хәленә калып, миллионнарның яуларда, лагерьларда һәлак булулары да; табигать кануннары һәм халык мәнфәгате белән исәпләшмичә, жир-суны мәсхәрә итеп, “боек боек” төзелешләр, хәрби промышленность комплекслары корулар да. утопик хыял-коммунизмга фанатикларча ихлас ышанып, хакыйкатькә хилафлык кыла- кыла. физик көч һәм акыл сәләтен кирәкмәгәнгә исраф итүләр дә һәммәсе, һәммәсе булган бу дәвердә' Яна. яшь буын вәкилләре бу катлаулы тарихны каян белә алыр сон'* Әлбәттә, төп чыганаклар аша. Алар—архив документлары, көнлалек тормышны яктыртып барган газеталар, һәм дә журнал топләмаләрс Журналлар лимәктән. татар рухын, әдәби-мәдәни тарихын өйрәнүчеләр өчен, безнен журнал, һичшиксез, алгы урында булыр Гаҗәп түгел Ана шундый тарихи миссия йөкләнгән Елъязмасында үз чоры идеологиясе чагылыш тапса да. ул. сәясидән бигрәк беренче чиратта ижтимагый-әдәби журнат Икенчедән, журналны тормыш елъязмасын гадел яза алырлык талант ияләре—язучылар, әдипләр чыгарган, өченчедән, журнал, гасыр дәвамында диярлек берөзлексез, тукталмыйча (кайчак, дистә еллар буе чыкмаган чорны да булганга санап, зур санлы юбилей бәйрәмнәре үткәргән басмалар ла очрый) чыгып килгән Президентның 1000 сан чыгу уңаеннан безгә юллаган котлавында бу хакта бик урынлы әйтелгән Тагын шунысы да бар заманнын теге яки бу хәлләре, характерлы типажлары әдәби әсәрләрдә төгәлрәк һәм образлырак булып чагылып кала Журнал 1922 елдан алып 1930 елга кадәр гарәп шрифтында "Безнең юл” исеме белән чыккан. (Шунысын да искәртик: ул инде 1930 елларга кадәр үк шул ук исемдә ун көнгә бер чыга торган басма булган). Утызынчы елдан исә икегә бүленеп. “Яңалиф” (Татарстан Мәгариф халык комиссариаты һәм Совет язучылары оешмасы органы) һәм “Атака” (Татарстан пролетариат язучылары ассоциациясе органы) исемнәре белән басылган. Ә 1933 елдан 1965 елга кадәр— “Совет әдәбияты", сонгы дәвердә “Казан утлары” атамасы белән дөньяга чыгып килә. Заман сәясәте һәм анын шаукымнарына бәйле рәвештә журналның оештыручылары да (Татар социаль Шуралар жөмһүриятенен Мәркәз Башкарма комитеты һәм халык комиссарлары Советы. Татарстан халык мәгарифе комиссариаты, РКП(б)нын Татарстан өлкә комитеты, Совет язучылары оешмасы; ТАПП һәм Кызыл Армия-флот язучыларынын Татарстан оешмасы; Татарстан Язучылар берлеге. Татарстан Министрлар Кабинеты, редакциянең хезмәт коллективы ), титул билгеләмәләре дә (гыйльми-сәяси, әдәби- ижгимагый журнал; сәясәт, сәнгать, экономика һәм әдәби тәнкыйть журналы; әдәби-гыйльми, иҗтимагый басма; әдәбият, сәнгать һәм тәнкыйть журналы; әдәби һәм иҗтимагый-политик журнал; әдәби-нәфис һәм ижтимагый-сәяси журнал), структурасы да, редакциянең эш урыннары да үзгәреп, алышынып торды. Билгеләмә-атамалар төрле чорда төрле сүз тезмәләрендә бирелсәләр дә, аларда төп ике төшенчә һәрчак сакланып килеште—"әдәби” һәм "иҗтимагый". Журналның “Безнең юл”. "Яңалиф”, "Атака" исемнәре белән чыккан чоры 1922-1932 елларга карый. Чагыштырмача кыска булса да, ил тормышының үзенчә катлаулы чоры бу. Революциядән һәм гражданнар сугышыннан сонгы авыр вәзгыять, Сталин диктатурасының ныгый башлавы, интеллегенциянен аптыраулы халәте, диннәргә каршы актив һөжүм, солтангалиевчелекне фаш итү шаукымы, күмәк хуҗалыклар төзү хәрәкәте, әдәби хәрәкәттәге чуарлык һәм таркаулык Табигый, журнал битләрендә бик ачык чагыла бу хәлләр. Чын әдәби әсәрләргә караганда агымдагы сәясәткә бәйле материаллар күбрәк урын алган. Дөресен әйтергә кирәк, әдәбиятның алтын фондына керерлек әсәрләр мулдан түгел бу елларда. Шулай да. журнал битләрен зур исемнәр бизәп тора: Г Ибраһимов. һ. Такташ, Ш. Камал, Ш. Усманов, X. Туфан. К. Нәҗми. Г. Кутуй. Ф Хөсни Чын талантлы каләм иясенең әсәрендә, нинди генә чор, нинди генә сәяси шаукымнар тасвирланмасын, өлешчә булса да хакыйкатькә тугрылык сакланып ката ул... Журналмын "Совет әдәбияты” чоры 1933-1965 елларга туры килә. Ил тормышының янә бер катлаулы, драматик чоры. Хәер, Россиядә катлаулы булмаган чор юк та бугай. Халык хәтерендә тетрәндергеч фаҗига булып калган этаплы вакыйгаларны искәртү дә җитә: репрессия дәвере Ватан сугышы. Халыкнын икмәккә туймаган еллары Сонрак бераз җинеллек—“Хрущев җепшеклеге", демократик чалымнарның тормышта чагыла башлавы Мәгълүм булганча, репрессия һәм сугыш елларында күп басмалар чыгудан туктый яки ябыла. Әмма татарның әдәби журналы яшәвем дәвам итә. Язмыш тарафыннан нәселне саклап калырга тиешле таза күзәнәкле зат кебек, ул, сәяси катаклизмнарга бирешмичә, күпмедер компромиссларга барып, исемнәрен алыштыра-алыштыра булса да. жисемен-рухын саклап кала Мәшһүр милләтпәрвәр Гали Акыш бу хакта тикмәгә генә болай язмагандыр: “Социаль- мәдәни тетрәнүләр фаҗигасен башыннан кичергәндә дә бирешмәгән, сау- сәламәт яшәргә тырышкан һәм шактый дәрәҗәдә шуңа ирешкән журналыбызның эшчәнлеген зур каһарманлык, могҗиза саныйм”. Бу сүзләр журналның төрле исемнәрдә чыккан бөтен чорларына да карый дип уйлыйк. Журнал һәрдаим халык тормышы мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәде Ил язмышы—анын язмышы булды. Журнал авторларының күбесе фронтта катнашты, байтагы яу кырларында ятып калды Журнал редакциясе фронтовик язучылар (М Жәлил. Ф Кәрим. Н. Баян, А. Алиш, Г Кутуй, X. Мөҗәй, М Максуд. Г. Насрыи. Ш Мөдәррис. И Гази. Г Әпсатәмов. Ш Маннур. А. Шамов. Г. Галиев, Г Бакиров. Р Ишморат. X. Госман. М. Садри. Ә. Маликов. 3 Нури һ. б.) белән тыгыз элемтәдә тора, укучыларын атарнын әсәрләре белән таныштырып бара Сугыш тәмамлангач, язучылар рухланып яна әсәрләр ижат итәләр. I Әпсәләмовның "Ак төннәр”е (1947). "Алтын йолдыз” ы (1949). "Газинур ы (1951). М Жәлилнен "Моабит дәфтәре" циклына кергән шигырьләре (1953). Н Дәүлинен "Яшәү белән үлем арасында" (1957). Ш Маннурны» Муса" (1965), С. Баттал. С. Хәким. 3. Нури һ. 6. поэмалары журнал укучыларына җиткерелә. Илне төзекләндерү чорында халыкны» күркәм әхлак сыйфатларын, анын гарихи үткәнен, хезмәт сөючәнлеген чагылдыручы яна әсәрләр—Г Бәшировнын "Намус" (1948). К Нәжминен "Язгы җилләр" (1948) романнары. И Газинын Онытылмас еллар"ы (1949), М. Әмирнен "Ялантау кешеләре" (1953), “Саф күңел"е (1959). Г Әпсәләмовнын “Сүнмәс утлар"ы (1959). Ф Хөснинен “Жәяүлс кеше сукмагы" (1961). Г Гобәйнен "Без үскәндә"се (1963). Ә Еникинең "Йөрәк сере" (1958). "Рәшә"се (1963), Г Ахуновнын "Хәзинә"се (1962). А. Расихнын "Ике буйдак" романы (1964). шулай ук X. Вахит. Ю Әминов. Ш Хосәенов ш>есалары. X. Туфан. Н Арсланов, С. Хәким поэмалары һәм шигырьләре журнат аша үз укучыларын тапты. Соңгы ун-унбиш еллар эчендә җәмгыятьтә күзәтелә торган бер чиктән икенче чиккә ташланулар күренеше матбугатта да беркадәр чагылыш тапты. Сүз иреге килгәч, нинди генә газета-журналлар. нинди генә басмалар чыкмады' Укучылар күңелен яуламак булып, “бульвар" яки "вульгар" басмалар ишәйде. Шулай ук байлар һәм түрәләр акчасы бәрабәренә "түр басма" булырга омтылучылар пәйда булды. “Без—элит басма!" "Без—республиканың визит карточкасы' "Без— академик басма!” кебек шапырынучылар да юк түгел бүген. Әйе. танышканда ялтыравыклы визит карточкасы да кирәк була, әмма тормыш иткәндә, хакыйкатьне ныклабрак белергә теләгәндә, хезмәт кенәгәсе кирәк' Үтелгән юлның мәгънәсе анда язылган Бу яктан, шөкер. "Казан утлары", үзенен күркәм традицияләрен дәвам итеп, вакланмыйча, очсыз реклама-шоудан, түбән инстинкт уята торган язмалардан өстен булып, акча кубызына биемичә, милләтебезне» әхлак кодексына лаек әсәрләр язып, халкыбызнын төп җитди журналы булып кала алды. "Казан утлары"—чын мәгънәсендә халык журналы— игенчеләр, укытучылар, укучы яшьләр, зыялылар журналы. Журнал рухы гади халык тормышын чагылдыра, анын язмышы халык язмышы белән тәңгәл бара Юкса, ачлы-туклы елларда да. илне “боз суккан" чорларда да ул сакланып кала алыр идеме? Сугыш кырларында ин кадерле хатлар белән бергә поход сумкаларында йөртерләр идеме'' Котып тарафларында яки чүлле Кара-ком якларында, шахта баракларында яки тайга киңлекләрендә күп санлы милләттәшләребез аны туган як сәламе, ана телебез аһәне итеп, зарыгып көтеп алырлар идеме? Ә инде балачакта ук үзен әдәбиятка багышларга, газета яки журналда беренче нәни мәкаләсен яки шигырен бастырырга хыялланган яшь җаннар өчен “Казан утларьГнын бәһасен әйтеп торасы да юк Бүген без 1000 нче сан унаеннан журналыбызның абруен никаләр генә күтәрергә тырышсак та. танырга кирәк, адәм хатадан хали булмаган кебек, заман басымы астынла чаклык юлыннан тайпылу очраклары да күзәтелгән Гуманизм критерийларына, эстетик идеалларга хыянәт иткән сәхифәләр дә очраштыргалый. Олы талант ияләрен “буржуа ялчылары" дип бәяләүләр дә. чын милләт кадимнәрен «халык дошманнары* итеп фаш итүләр лә. «оборона әдәбиятының магнитосгроилары очен көрәш«ләр дә, коммунизмга алып баручы •юлбашчы*ларга мәдхия укулар да. җирле халыкмын киләчәге өчен шикле һәм куркыныч АЭСларга дан җырлаулар ла Әмма шушы еллар эчендә һәрберсе шактый калын басма (җыелма бер том!) булып лөнья күргән 1000 саннын (барлык тиражын жыйсан, үзе бер галәмәт зур тау булыр иде!) дәрәжәсен һәм кыйммәтен әле әйтеп узган саташулар билгелиме сон? Юк, әлбәттә. Сонгы 80 ел эчендә бар булган иң күренекле әсәрләребез нәкъ менә шушы журналда дөнья күрде, укучыларга, халыкка барып игеште Сугыштан соңгы әдәби хәзинәбезгә карата бигрәк тә рас килә бу. Иә. шушы журналга мөнәсәбәте булмаган яки әсәрен анда бастыруны дәрәжә санамаган берәр татар әдибен табып була микән? Яки «Казан утлары» дигән Әдәбият Капкасын үтмичә, зур ижат мәйданында танылу алган берәр язучы булдымы икән? Журнал — әдәби-мәдәни тормышыбызның тарихи елъязмасы, дидек. Әйе, бу чынлап та шулай. Журнал, беренче нәүбәттә, татар язучыларынын иң яхшы яна әсәрләрен киң катлам укучыларга ирештерә. Бу—аның тарихи традициясе һәм бүгенге статусы буенча куелган бурычы Әмма рухи тормышыбыз әдәбият белән генә чикләнми Шуңа күрә дә журналга төрле тармакларга «таралып җигелергә» туры килә. Нәфис әдәбияттан тыш. мисалга, фән дөньясын гына алыйк: гуманитар өлкәдә, бигрәк тә әдәбият, тарих, тел белеме фәннәрендә академикларыбыз, йөзләгән фән кандидатлары һәм докторларыбыз бар икән, моңа кадәр ал арны н күбесе шушы журналда язышып, хезмәтләрен бастырып, гыйлем үрләрен яуладылар. Аяныч, әле моңарчы театр, музыка, рәсем сәнгате, гомумән, мәдәният тарихы буенча махсус басмаларыбыз булмады диярлек. Шуна күрә, рәссамнар, композиторлар, артистлар ижаты журналда шактый киң яктыртыла. Безнен республика шартларында бу вазифаны журнал үзенең бурычы дип санады һәм хәзер дә шул фикердә тора. Табигый ки, бер генә халык та фәкать үз кабыгында, үз биләмәсендә генә яшәп тәрәккыятка ирешә алмый. Шуны истә тотып, журнал чит ил һәм күрше- тирә кардәш халыклар әдәбиятының гомумкешелеккә, гуманизмга хезмәт итә торган иң яхшы үрнәкләрен дә хәлкадәри яктыртып килә. Бездә чыккан Жоржи Амаду, Гарсиа Маркес, Акутагава һ. б. әсәрләре шуңа мисал. 1000 санның яртысы чамасы (476сы) сонгы 40 елда чыккан “Казан утлары” өлешенә керә. Еллар буенча исәпләгәндә. 1965 елдан бүгенгегә кадәр. Бу инде безнен заман, күпләребез шаһит булган заман, үзенчә кызыклы, гыйбрәтле, хәтта беркадәр анлаешсыз заман. Нәрсә белән характерлы сон бу чор? Чагыштырмача тыныч чор: локаль бәрелешләр (сугышның тынып торганы юк анын!) туктамаса да. илкүләм гарасат—зур сугыш афәте булмады; торгынлык һәм үзгәртеп кору еллары кичерелде; СССР таркалды; совет хакимияте вакытында тупланган байлык бер тар даирә кулына күчте; “кыргый базар” мөнәсәбәтләре тамыр жәйде; социализм чорында шактый ук нык булган мораль- әхлак принциплары җимерелде Яна гасырга күчелде Чор елъязмачылары саналучы язучы халкы өчен материалга бай искитмәле кызык чор. Иң мөһиме— сүз иреге бар, күңелендәген курыкмыйча әйтеп була, язып була. Бу кырык ел эчендә язучылар гаиләсе эчендә дә табигый алмашыну-янару процессы барды. Гасыр башында туып. Ватан сугышларын кичергән буын (гажәеп колоритлы буын!) гомер һәм ижат юлларын тәмамлап, фани дөньялыктан күчтеләр, алар урынын сугыш чорында үсмер булган буын алып, үтә бер үжәтлек белән ижат иттеләр (инде алар да сирәгәеп бара), төп мәйданны 60 нчы еллар башында әдәбиятка килгән буын тота хәзер, инде үкчәләренә басып, яна буын аларны да алыштырып килә. Әдәбиятыбыз өчен ифрат бәрәкәтле чор. Бу кырык елның беренче яртысында, әлеге чор идеологиясе, социалистик реализм методы кысалары (хәер, талант кысаларга сыя алмый шул!) ирек биргән кадәр, үзләренең иң яхшы әсәрләрен ижат иттеләр, ә сонгы 15-20 ел эчендә, демократик ирекләр киңәйгәч, төрле жанрларда байтак әдәби җәүһәрләр туа алды. Аларның бөтенесе диярлек ин әүвәл "Казан утларьГнда дөнья күрде. Тулылыкка һич тә дәгъва кылмыйча, шушы чорда төп жанрлар буенча кайбер әсәрләрне искә төшереп үтәсе килә: “Туган ягым яшел бишек” (Г Бәширов), “Әйтелмәгән васыять” (Ә. Еники). "Ямашев” (А. Расих). “Этил суы ака торур” (Н. Фәттах), “Тау ягы повесте" (Ә. Баянов). Фронтовиклар" (М Мәһдиев). "Идел кызы" (Г. Ахунов). "Жиләкле аланнар” (Р. Төхфәтуллин). Биектә кату" (М. Юныс). "Язгы ажаган" (М. Хәсәнов), "Тайгак кичү" (И. Салахов). "Иртеш таннары" (Я Зәнкиев). "Бер ананын биш улы" (X. Сарьян). "Кубрат хан" (М Хәбибуллин). “Безне өйдә көтәләр" (X. Камат). "Йәгез. бер дога" (А. Гыиләжев), “Боҗра" (Т. Әйди), "Батырша" (Ж Рәхимов). Шинельсез солдатлар <В Нуруллин). "Җилкәннәрне җилләр еккач" (Ф Яруллин). "Хыянәт” (Ф Латыйфи). “Сират күпере" (Р Мохәммәдиев), "Афәт" (Г. Тавлин). "Сөембикә” (Батулла). “Каргышлы этаплар" (Р Кәрами). Тан җиле” (Ф Садриев). "Тәүбә" (Т. Галиуллин). “Караболак" (Ф Бәйрәмова). "Гөлнәзирә" (М Әмирханов).“Фидая” (М Маликова), “Утлы боҗра" (В Имамов). “Ат караклары" (3. Зәйнуллин). "Догалы еллар" (М Галиев). Ком сәгате" (К. Кәримов). “Албастылар" (Г Гыильманов). Татар вакыты" (А. Хәлим). “Саташып аткан тан" (Ф Сафин). "Терсәк сугышы" (3. Хөснияр) Шуларга өстәп. С. Сабиров. М Хужин. Р Фәизов. Ж. Дәрзаманов. Р Зәйду.гза һ б повесть һәм хикәяләре Татар прозасының үзенчәлекле бер антологиясе бит бу әсәрләр! Ә шагыйрьләр'* Күп гасырлык татар әдәбиятынын нигезен алар салмаганмы? “Әдәбиягнын Әнкәсе—гомердән Шигърият" дип тикмәгә генә гәкърарламыйбыз ләбаса’ Көчле шигърият һәрвакыт әдәбиятнын үсеш дәрәҗәсен күрсәтеп килгән. Журналыбыз тарихында да ул шулай. Бу урында журналыбьпнын поэзия елъязмасын бизәгән кайбер шагыирьләрсбезнен исемнәрен атап үтик: X Туфан. С Хәким. Ш Маннур. Ә. Исхак. Н Арслан. Г. Афзал. И Юзееи. Ш Галиев. Ә Баян. С. Сөләйманова. Роб. Әхмәтжанов. Рәш. Әхмәтжанон. Г. Рәхим. Р Мингалим. Р Гаташ. Р Харис, Ә Рәшитов. К Сибгатуллин. Зөлфәт. М. Әгъләм. Р Вәлиев. Ф Гыйззәтуллина. X Әюп. К Булатона. Л Шагыйрьләп. Р Миниуллин. 3 Мансурон, Г Морат. Р Зәйдулла. И Гыиләжев. М Мирза. Г. Мохәммәтшин: яшьрәкләрдән И Иксанова. Р Аймәт. Л Янсуарлар Җөмләдән, журнал сәхифәләрендә урын тапкан кайбер күләмле шигъри әсәрләрне лә укучыларыбы з хәтерендә янартып узыйк: “Чирмешән буйларында (С. Баттал). "Могикан" (X. Туфан). "Кырыгынчы бүлмә” (С Хәким). “Йолдызстан” (Роберт Әхмәтжанов). “Сәйдәш" (Р Фәйзуллин). “Бүре күзе” (Р. Харис). “Иртәгә” (Р Мингалим). “Биш таш" (Рәшит Әхмәтжанов). “Мәңгелек дастан” (Зөлфәт). "Колшәриф" (Ә. Рәшитов). “Тукайдан хатлар" (М Әгъләмов), “Ике еглау" (3 Мансуров). “Икс мөһажир" (Р Низами). “ Америка фаҗигасе" (Л. Шагыйрьжан) һ. б. поэмалар, шигъри цикллар “Казан утлары"нын актив авторлары—драматурглар X Вахит. Т Миннуллнн. Ю Әминов. Ш Хосәенов. Р Хамил. Ю Сафиуллин Публицист язучыларыбыз—М. Зарипов, Т Әйди. Р Юныс. Р Сибат. Р Хисмәтуллин. Ф Дунай. М. Әхмәтжанов Мәшһүр язучылар, шагыйрьләр белән беррәттән. журналның редколлегиясе әгъзалары булып торган яки үзләренсн мәкалазәрс. рецензияләре, бәяләмәләре белән әдәби хәрәкәттә актив катнашкан күренекле галимнәр: Р Нәфыйгов. X Госман. Н Юзиев. М Хәсәнов. Ә Кәримуллмн. Ә. Ьорһанов. Ф Хатипов. И Н.ииров. Р Әмирхан, Ф Урманчиен. Н Хисамов. А. Әхмәдуллин Бүгенге редколлегия әгъзаларыннан —М Госманов. М Мәхмүтов. Т Галиуллин. X Мнннсгулов Ул замандагы әсәрләрне барлап чыкканда, азармы язган язучылар үзләре искә төште Һәммәсе белән диярлек таныш икәнмен. Нәкъ 1965 елмы “Совет әдәбияты"“Казан утлары" булып чыга башлаганда мин редакциялә эшли идем инде Кемнәр хезмәт куйды сон бу кырык ел эчендә редакциядә? Н Арслан. Л. Ихсанова. И Юзееи. Ә. Баян. Ф Миннуллнн. Я Хазнтон. М Хәмитов. В Нуруллин. К Тимбикова, Г Рәхим. Рәш Әхмәтжанов. Ф Бәйрәмова. Т. Әйди. Мөд. Вазиев. Р Мохәммәдиев. \ Зарипов. Ә Гаффар. М Галиев. С. Шәмси. 3 Мансурон. Р Миннуллнн. Ж Миннуллнн. Н Акмал. А. Сәләхетдинов, К. Сәгьдәтшин, Р Низамиев, Ш. Маннапов, Ф Латыйфи, М. Шабаев, Н. Гамбәр. М. Хужин, Ш. Мостафин. Ф. Сафнн, Г' Гыйльманов Аларнын унга якыны инде арабызда юк Бу чорнын баш мөхәррирләре—Р Мостафин. 3. Нури. Г. Ахунов. Р Харис. Р Фәйзуллин. Бүгенге көндә дә журналыбыз редакциясендә танылган язучылар эшли. Р Гаташ. Р Юныс. Мансур Вәлиев. К Кәримов. А. Гыймадиев. М Закир, Ә. Рәшит, Р. Сәгъди... Шуларга өстәп, янә җиде кешелек тәҗрибәле гамәли хезмәткәребез бар. Шунысы характерлы: “Казан утлары”нда бер эшли башлаган кеше, хезмәт урынын алыштырырга җыенмый диярлек, еллар буе эшли бирә. Арабызда утыз-егерме еллар эшләгән хезмәттәшләребез бар Үзем дә, шактый еллар бу журналда хезмәт итеп, әлеге 1000 саннын 200 енә баш мөхәррир сыйфатында кул куеп чыгарганмын икән. Яшермим, эчке бер горурлык хисе уята торган сан бу минем өчен. Тыелган яки онытылган әдәби мирасны халыкка кире кайтаруда журнал эшчәнлеген әйтми узсак, язмабыз тулы булмас иде Бер генә исемне аерып әйтү дә күп нәрсәне анлата булыр: бөек әдип Гаяз Исхакый. Анын төп зур әсәрләре бүгенге укучыларга ин әүвәл безнен журнал аша ирештерелле Бу исемгә өстәп—С. Максуди, Й. Акчура, Г Баттал-Таймас, Г. Газиз, С. Жәләл кебек олуг затларнын иҗат үрнәкләрен искә төшереп үтәсе килә. Борынгы мирастан—“Йосыф кыйссасы”, “Идегәй” дастаны Саный китсәң, алар күп томлыкларга җыелыр Әйе. озын-озак еллар ераклыгыннан караганда, халык тормышында журнал үзенең асыл функциясен үтәгән. Әмма “яна заман, яна җырлар” дигәндәй, һәр чор һәркем алдында яна бурычлар, яна таләпләр куя. Иҗтимагый тере организм буларак, журнал алдында да тора андый бурычлар: глобальләшү кин колач алган дәвердә үз халкыбызның кабатланмас йөзен, рухи мирасын саклау, аны цивилизацияле ил-халыклар рәтендә киләчәккә алып бару. Телне, әдәбият- сәнгатьне үстерү, әлбәттә, журналның төп бурычларыннан берсе. Шуңа күрә дә, Татарстанның дәүләтчелеген яклау, ныгыту һәм аны тормышка ашыруда ярдәм итүне “Казан утлары” ин җаваплы бурычларның берсе дип саный. Әгәр Казан бөтен дөньяга сибелгән татарларның тартылу кыйбласы булса, “Казан утлары" да туган телне хөрмәт иткән барлык милләттәшләребез өчен мәгърифәт, гыйлем учагы. Шунлыктан, милли бердәмлек сыналган, “кеше җаны өчен көрәш барган" заманда, китап сүзенә игътибар кими төшкән дәвердә без—язучылар бу журналда чорның югары таләпләренә җавап бирә торган әсәрләр язарга тиешбез. 2006 ел Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителде. Бу айда горурлыгыбыз булган Муса Жәлилнен 100 еллык тантаналы юбилее үтә, апрель аенда бөек Тукайның 120 еллыгы зурлап уздырылачак. Шул олуг бәйрәмнәр арасында безнен журналыбызның 1000 саны чыгу үзе бер аерым мәгънәгә ия. Юбилеебыз уңаеннан редакциягә тәбрикнамәләр күп килә. Аларнын берсендә мондый юллар бар: “Татар дөньясының бердәнбер саллы журналын, милләтебез рухынын кабатланмас елъязмасын, халыкның әдәбе сагында торучы каләм әһелләренең төп ижади мәйданы булган басманы һәм анын тырыш хезмәткәрләрен олуг бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез'" Зур сүзләр, горурланырлык сүзләр, әмма зур җаваплылык та өсти торган сүзләр. Җавабыбыз шул: бай тәҗрибәгә, якты сәхифәләргә ия “Казан утлары” халкыбызның бу яна гасырдагы яшәешенен дә гадел елъязмачысы, килер буыннарның рухи юлдашы булыр дип ышандырасы килә.