Логотип Казан Утлары
Публицистика

М Җәлил турында совет язучылары

Һәр шагыйрьнең үз язмышы була. Муса Җәлил-героик язмышлы шагыйрь. Героиканың мәгънәсен белгән грузин халкы ерак Татарстанның мәшһүр улы Муса образын кайнар ярата. Ватаныбызның барлык халыклары кебек үк, без дә куркусызлыгы һәм батырлыгы белән бөтен дөньяны таң калдырган яшь һәм сокландыргыч шагыйрьне үзебезнең йөрәкләребездә сакларбыз.

Георгий ЛЕОНИДЗЕ

Шагыйрь-кешедән аерылгысыз. Аның тормышы һәм иҗаты бер эздән ага. Әгәр шагыйрьнең шигырьләре күкрәүләрдә һәм давылларда туса, бу хәл аеруча әһәмият казана Поэзиянең куркусыз батыры үлемне җиңгән, өстендә палач балтасы күтәрелеп торган бер вакытта, кара фашист тоткынлыгында, каты кул һәм нык рух белән үзенең “Моабит дәфтәре"н иҗат иткән. Кешеләргә тугрылык, Ватанга тугрылык турындагы шигъри ант аның тиздән тибүдән тукталачак йөрәгендә мәңгелек чишмәсе төсле ургыла. Ул үзенең кыска, ләкин якты поэтик юлында, үз каны белән беркетелгән иҗат батырлыгында безгә тынгысыз васыять һәм наказ калдырган. Моны киләчәк буыннар исләрендә изге бурыч итеп тотарлар. Әсир ителгән, ләкин буйсынмаган сугышчы-шагыйрьнең чәнечкеле юлы Литва җире аркылы да узган. Тик үлемсез геройның безгә шулай кадерле булуы моның белән генә аңлатылмый. Легендалар белән бизәлгән, яктылыгын һичкайчан җуймаячак дан белән бүләкләнгән герой хәзер дә үзенең рухланып язылган шигъри юллары белән туган Татарстанына эндәшкән кебек, Неман буе халкына, безнең бөтен Ватаныбызга, ирек сөюче кешеләргә, Поэзиянең һәм Азатлыкның бөтен дөньядагы барлык дусларына мөрәҗәгать итә.

Эдуардас МЕЖЕЛАЙТИС

М. Җәлил турында дөнья язучылары Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән немец халкын киң рәвештә таныштыруны без үзебезнең бурычыбыз итеп саныйбыз.

Макс ЦИММЕРИНГ

немец язучысы 1957. № 11 * * * Безнең халык герое Юлиус Фучик белән татар шагыйре Муса Җәлил арасында зур охшашлык бар. Икесе дә коммунист, икесе дә гомерләренең актык көннәренә кадәр курку белмәгәннәр. 1944-1945 нче елларның авыр көннәрендә алар, бер-берсен белмәгән хәлдә, үзләренең җырлары аша очраштылар. Күрәсең, шушы үзенә бер төрле туганлык охшашлыгы аркасындадыр, Муса Җәлилнең исеме бездә һәрвакыт Юлиус Фучик исеме белән бергә яңгырый.

Ярослав КАБЧИЕК

Чехословакия шагыйре

1957. №11 X  .

ҖӘЛИЛ ТУРЫНДА ПОЭМА

Казакъ совет әдәбиятынын күренекле язучысы Жубан Молдагалиев Муса Жәлилгә багышлап язган поэмасын тәмамлады "Казакъ әдәбияты" газетасында (1956 ел. 28 сентябрь) поэмадан өзекләр басылды Анда Муса Жәлилнен фашист тоткынлыгындагы батырлыгы образлы итеп тасвирланган 1956. №12

“МОАБИТ ТОТКЫНЫ"

Герой шагыйрь Муса Жәлил образы СССР халыклары әдәбиятында елдан-ел кинрәк урын ала Быел калмык шагыйре Давыт Күгүлтинов Муса Жәлилгә багышланган “Моабит тоткыны" исемле позмасын язды КПССнын Калмык Өлкә Комитеты секретаре Б Җимбинов әсәргә бәя биреп: "Тсленен образлылыгы һәм әдәби осталыгы ягыннан Д Күгүлтиновнын "Моабит тоткыны” поэмасы калмык совет поэзиясенең ин күренекле әсәрләреннән берсе- .—ли ("Лигература и жиэнь" газетасының быелгы 20 август саныннан) 1958. № 10

МУСА ҖӘЛИЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ ЧЕХ ТЕЛЕНДӘ

Чехословакия язучылары союзы органы “Литсрарни новины" журналы хәбәренә караганда. Чехословакия—Совет дуслыгы жәмгынтс нәшрияты Прагада герой шагыйрь Муса Жәлилнен "Моабит дәфтәре” исемле шигырьләр җыентыгын чех телендә басып чыгарган Чехословакия хезмәт ияләре татар шагыйре Муса Жәлил әсәрләрен яратып укыйлар Анын шигырьләре газета һәм журнал битләрендә әледән-әлс басылып тора "Прага—Мәскәү” журналында Ярослав Кабичекнын Муса Жәлил нжатына багышланган зур гына мәкаләсе урнаштырылган. 1958. № 11

“МОАБИТ ДӘФТӘРЕ" ЛАТЫШ ТЕЛЕНДӘ

Күптән түгел Латвия дәүләт нәшрияты Муса Ж&тилнен “Моабит дәфтәре- исемле шигырьләр җыентыгын латыш телендә бастырып чыгарды Җыентыкны тәрҗемә итүдә Латвиянен өлкән шагыйрь һәм тәржемәчеләреннән Андрис Веян. Янис Лусис. Арвид Скабле. Мирлза Кемне. Андрей Балодис һ. б.лар катнашкан. Жыснтыкнын кереш сүзен Андрис Веян язган. 1958. № 12

ҖӘЛИЛ ӘСӘРЛӘРЕ-НЕМЕЦ ТЕЛЕНДӘ

Берлиндагы “Фольк унд Вельт" нәшриятында "Интернациональ лирика китапханәсе" сериясеннән Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты патриот-шагыйрь Муса Жәлилнен Моабит шигырьләре тупланган җыентык немец телендә басылып чыкты Бу—татар шагыйренең Германия Демократик Республикасында чыгарылган шигырьләренең оченче басмасы инде Китап моңарчы дөнья күргән икс җыентыктан да күләмлерәк. Шигырьләр турыдан-туры оригиналдан— татарчадан тәрҗемә ителгән Тәрҗемәче ләре— Вильгсльм Ткачик һәм Хсльмут Прай слер. Кайбер әсәрләр татар телендә дә урнаштырылган Җыентыкка кереш сүзне Әминә ханым Жәлил язган Китапның соңгы битләрендә Рафаэль Мостафиннын Жәлил ижаты турындагы мәкаләсе дә бирелгән 1978. № 7

МУСА ҖӘЛИЛ УРАМЫ

Шушы елнын августында Төзүчеләр көне хөрмәтенә БАМдагы Берклкит поселогының үзәк урамына герой-шагыйрь Муса Жачил исеме бирелде 1978. № 12