Логотип Казан Утлары
Публицистика

М. Җәлил турында совет язучылары

Муса Җәлил шигырьләрен мин һәрвакыт каушау һәм дулкынлану хисе тоеп тәрҗемә иттем. Бу сокландыргыч кешенең һәм яхшы шагыйрьнең фаҗигале язмышы хакында уйламыйча, аның әсәрләренә кагылырга ярамый.

Анна АХМАТОВА

* * *

Муса Җәлилгә-беренче шагыйрьгә-бөтенхалык Ленин премиясенең бирелүе югары гаделлек, безнең барлык шагыйрьләребез өчен югары үрнәк булды. Муса Җәлилнең зур исеме-совет поэзиясенең горурлыгы һәм даны! Гомерем минем моң,\ы бер җыр иде. Үлемем дә яңгырар җыр булып! Чыннан да шулай-Җәлил җыры, Җәлил тормышы җыр булып мәңге яңгырар!

Николай ТИХОНОВ

* * *

УЛ минем күңелемә иң якын кешеләрнең һәм сөекле шагыйрьләрнең берсе буларак керде. Мин Җәлилне укыганда һәм уйлаганда, аның бөтен гомере батырлык булып килеп баса. Аның белән замандашларыбыз горурлана һәм килер буын кешеләре дә аңа охшарга тырышырлар. Аның “Моабит дәфтәре” Памирның иң ерак кышлакларына хәтле килеп җитте. Кем җиңеп үлә, ул-үлемсез. Муса Җәлил венгр халык шагыйре Петефи һәм чехословакия улы Юлиус Фучик белән беррәттә, Җәлилнең тормышны раслый торган героик поэзиясе халыкларны якты киләчәк өчен көрәшкә чакыра, ул гасырлар буе балкып торыр.

Мирза ТУРСУН-ЗАДЕ

* * *

Палач балтасы каршында шундый зирәк, Ватанга чиксез мәхәббәт, ә фашистларга җимергеч нәфрәт тулы, ялкынлы юллар язу өчен тимер, сыгылмас ихтыярлы, якты акыллы, зур һәм кайнар йөрәкле кеше булырга кирәк. Муса Җәлил әнә шундый шигъри юллар язды. Шагыйрь җиңүгә нык ышанды, һәм ул җиңү килде. Ватан тантанасы өчен тормышларын биргән күп санлы геройлар арасында Муса Җәлил исеме сүнмәс йолдыз булып һәрвакыт янар.

Петрусь БРОВКА

* * *

Мин аның белән 1936 елда таныштым. Тиз арада “Джим” поэмасын- фашистлар Германиясе турындагы, төрмәләр, туларның берсендә шагыйрь үзе дә һәлак булачак төрмәләр турындагы әсәрен тәрҗемә иттем. Тәрҗемә өстендә автор белән даими иҗат бәйләнеше тотып эшләдем. Ул чакта шагыйрь Мәскәүдә тора, ул миндә була, ә мин аның Столешников тыкрыгындагы квартирында була торган идем. Ул мөлаем, нечкә хисле, бөтен табигате белән музыкаль кеше иле. Семен ЛИПКИН

"Казан утлары 1966