КРАСКОМ МӘХӘББӘТЕ
Дивардагы' сәгать төнге икене сукса да. безнен беребез дә таралырга уйламыйча, зур бер ихлас белән Салихның сойләгәнен тынлап утыра идек Шагыйрь җанлы, тәмле телле Салихнын башыннан үткәргәннәре салкын бүлмәнсн зәнгәр төтен белән тулган һавасы тынчулыгын, барыбызның көн бус эштә йөреп арыганлыгын һәм иртәгә иртән үк торып, тагын ла зшкә барырга кирәклекне оныттырып, безне әллә кая. еракларга—кошлар сайрап торган гөл бакчаларына, көзге төсле тигез дингез өсләренә көймәгә, я булмаса. ямьле өйләргә алын китеп, анда берәр зәнгәр күзле, магур йөзле, нечкә билле туташ. я ханым белән очраштырып, аны бер караш белән сөйдереп, аннан да тизрәк биздерәдер иде. Уиласан. исеп акылын китәр' Шушы хәзерге тормышта ярдәмчесез калып, үз башына бер адым атларга гаҗиз булган бу назлы егет вакытында кемне генә сөймәгән! Кайсы гына бакчанын карангы аллеялары, төрле шәһәрләрнең баи. зиннәтле салоннары анын серләрен белмиләр дә. ул вакытнын кайсы гына ефәк күлмәкле нечкә биле анын кочагына кермәгән! Салих бер вакыйганы сөйләп туктауга, өстәлнең бер почмагында утырган Хафи з чәчләрен артка сыпырып алды да: —Әх, егетләр, болар барысы да алай түгел шул'—диде —Синең сөйгәннәр. Салих, шөбһәсез, матур һәм ямьле Әмма, синеке шикелле эшсез бер тормышта сөю сина. эч пошырмас өчен, су белән һава төсле үк кирәк бернәрсә булган Яхшы гына, гук кына итеп ашаганнан сон. ганца залында музыка астында яртылаш ялангач бер туташны күреп сөю. ул—яз көне бакчада матур чәчәк күрү, кониертта скрипкамын моңлы аһәңнәрен ишетү җәннәткә кергәч хур кызларын кочу төсле үк гади, табигый эш. Ә менә минем баштан үткән бер вакыйганы ишетсәгез, ул вакытта үлем арасында, ут эчемдә дә мәхәббәт барлыгына ышаныр идегез. Без. әлбәттә, барыбызда беравыздан Хафиздан шул вакыйганы сөйләвем үтендек, ул да. озак ялындырып тормастан, чәчләрен татын артка сыпырып шып. уңайлап кына утырды да түбәндәгечә сөйләргә кереште II -Авыр көрәш көннәре, дип башлады ул сүзен —Госпитальгә ничек эләккәнемне белмим; ойгә ике атнага хат җыярга дип кайткан җиремнән бик нык итеп сыпной тиф' белән авырып калганмын. Иптәшләр мине госпитальгә илтеп салганнар * 1 ' Краском кызыл командир 1 Д и н Анда уң ягымдагы караватта ята торган яшь кенә бер егетнең, урыныннан торып, саташып әллә нәрсәләр сөйләнүен: берсендә аның караваты янына ата- аналары килеп кычкырып елашканнарын; егетне носилка белән күтәреп алып киткәннән соң, аның урынына ап-ак сакаллы бер картны китереп салганнарын; янына килгән доктор, сестраларга ул картның: “Мин дә уздыра алмам, ахрысы".— дип сөйләнгәнен төш арасында күргән шикелле генә хәтерлим. Шулай мин берничә көн ятканмын. Беркөн иртә белән күземне ачып җибәрүгә, әллә ничек үземне җиңеләеп, тазарып киткән итеп сиздем. Янымда утырган сестра култык астыма кыстырылган термометрны алып карады да: —Я. иптәш, шатланыгыз: инде кризисны үткәрдегез. Тиздән тәмам терелеп, иреккә дә чыгарсыз,—диде. “Иреккә чыгарсыз" дигән сүзне мин төрмәдә яткан кешенең азатлык хәбәрен көткән төсле көтә идем. Ләкин бу юлы инде күптәннән бирле көткән хәбәргә ул кадәр игътибар итмәдем... Бөтен уем—янымда мина елмаеп карап утырган шәфкать туташы сестрада иде. Анын терелүемне тәбрик иткәндәге шатланган көләч йөзен күреп, мин саташкан вакытларымда бер караш белән хәлемне җиңеләйтүче, авыр вакытларымда янымда утырып, башымнан сыйпаучыны таныдым. Бераз карап торгач, ул одеялым белән мине бөтен яктан диярлек томалады да: —Хәзер тыныч кына, сөйләшмичә генә ятыгыз инде. Әгәр салкын тидереп куйсагыз, тагы да осложнение1 булып җәфаланырсыз.—диде. Мин. җылы сүз ишеткән яшь бала төсле, яңа бәхетемнән куанып, күземне йомдым... Уянганда, ул һаман янымда утыра иде. —Уяндыгыз. Менә яхшы. Бик нык. тыныч йокладыгыз. Менә, иптәшләрегез үзегезгә ашамлыклар китерделәр. Сезгә хәзер нык кына ашый башларга кирәк,— дип. ул. урыныннан торып, кычкырып азапланып ятучы бер авыру янына китте. Китерелгән ашны капкалагач. хәлдән таеп, күземне йомдым. Уянганда, палатада ул күренми иде инде. Электр лампасының көчсез саргылт нурлары зур палата эчен күңелсез генә яктырта. Почмакта яткан бер авыруның өзелеп-өзелеп ыңгырашуы, ишек янындагы караватта яткан бер кызыл гаскәринең янындагы иптәшенә һичтуктаусыз авылда калган авыру әнкәсе белән баласы турында сөйләп торуы нервларга тия иде. Урынымнан күтәрелеп, караватка утырдым. Үземдә бераз хәл барлыгын сизгәнлектән, урынымнан торып, карават башындагы халатны киеп, коридорга чыктым. Ярым караңгылыкка баткан коридорга ике яктагы палаталардан ыңгырашу тавышлары килә. Әнә бер хатын, саташып булса кирәк, ыңгырашкан арада үзенең баласын чакыра, аның йөрәк өзгеч кызганыч тавышыннан, баласын мәңге кайтмаслык җирдән чакырганын белеп була иде. Кулына савыт тотып, ашыгып баручы сиделка. яныма туктап, аптырап күзләремә карады. —Әбәү! Кая чыктыгыз? Сез иртә белән генә кризис үткәрдегез ич!—диде ул. Анын сүзләренә колак салмыйча, коридорның очына киттем. Анда коридорның ин читендәге бер бүлмәнен аз гына ачык ишегеннән күренгән ачык яктылык мине, өермәдә күренгән маяк шикелле, үзенә тарта иде. Ишек янына килеп җиттем. Ишекнең ачык җиреннән җыйнак кына бүлмәнең эче. стена буендагы, өстенә ару җәймә япкан караватның бер почмагы күренеп тора иде. Бердән күзгә бәрелгән каты яктылык тәэсиреннәнме, яки озаграк аяк өсте басыл торганнанмы—кинәт башым әйләнеп китте. Хәлсезлектән егылып китмәс өчен, ихтыярсыз ишеккә тотындым. Берәү ишекне эчтән әкрен генә ачып җибәрде. Бу—“ул" иде. —Карагыз әле. нишләп чыктыгыз? Сезгә урыннан торырга ярамый ич,—дип Осложнение - авыруның көчәеп китүе килеп кулларымнан тотты. Минем күз алларым карангылана башлады. Анын кулларына таянып, көч-хәл белән шундагы караватка килеп аудым Ак жәймәле. йомшак мендәрле карават, жыйнак якты бүлмә, барысыннан бигрәк янымда угырган туташ—болар барысы да ун көнләп карангы палатада, таушалган урында яткан кеше өчен никадәр үзгәреш икәнен үзегез аңларсыз дип уйлыйм Туташ минем баш астымны яхшылап төзәтеп, өстемә япты да: — Ни дип тордыгыз сон91 Бодай йөрсәгез, сез һич шөбһәсез үпкә шешү авыруын эләктерерсез, —диде Мин кәефләнеп күхләремне йомдым Ул тавышына шелтә аһәне бирергә тырышса да, булдыра алмый: сөйләве мина музыка шикелле генә ишетелә иде. —Сөйләгез, туташ, сөйләгез, сезнен тавышыгызны ишетеп, бүлмәгездә яту өчен, мин һичкем авырмаган авыруга да риза булыр идем.—дидем. Ул тагы ла җитдирәк итегг —Алай сөйләмәгез, сезгә тизрәк терелеп, фронтка китәргә кирәк.—диде — Мин бит. туташ, бодай да фронттан киләм. Житәр. анда күп җәфаландым инде Ә сез мине тагы да шунда, ут эченә җибәрергә тырышасыз,—дидем Ул бик җентекләп мина карап алды. —Сез бу сүзләрне уйнап кына әйтәсез бит,—диде —Мин сезнең саташкан вакытыгызда ниләр сөйләгәнегезне ишетеп тордым бит. Сез һаман фронтка— иптәшләрегез янына кайтырга ашыктыгыз Гел шулар белән саташтыгыз. 12 нче палатада ятучы кызылармеецлар да сезне беләләр икән Алар сезне мактыйлар, сез чын багыр икәнсез. Мин җавап бирмәдем. Башкалар мактаганда уңайсызлык сизенсәм дә. монын сүзләре пигәдер мине рәхәтләндерәләр генә иде -Сез бу госпитальдә күптән хезмәт итәсезме9 -дип сорадым — Өч айга якын инде Фронттан озатканда вакытлыча гына дигәннәр иде, ә моннан һаман җибәрмиләр Әле кичә генә, фронтка кайтаруны сорап, тагын рапорт бирдем Житәрлск хәл кергәнен сизеп, анын ярдәме белән бүлмәдән чыгып, үз урыныма килеп яттым. Оч көннән сон сәгать уникедә анын нәүбәте җиткәнен дүрт күз белән көтеп алдым Ипле торып йори ала идем Шуна күрә анын килгәнен коридорга чыгып көтә башладым Сәгать унике дә. бер дә булды Ләкин ул һаман килмәде Анын урынына палатабызга бер карчык керде. —Ә теге сестра кайда?—дип соравыма карчык —Кичә 8 нче дивизия штабы белән фронтка китте,—дип жавап бирде III II I Кон кичкә таба авышып килә иде Безнең гаскәрләр кар бураны катыш яуган яигыр астында, тездән пычрак зченлә. тимер юл буйлап цепька таралып, алга баралар иде Кон буе өзлексез йорү аркасында хәлсезләнгән аяклар көч-чая белән атлыйлар; салкын янгыр. шинель аркылы тәнгә үтеп, ихтыярсыз калтырата, күнел бу җәһәннәмнән кая ла булса берәр җылы, тыныч урынга омтыла иде Бу вакытта яныбыздан, тимер юл буйлап, артына унбишләп вагон таккан алгы санитария поезды үтеп китте Тәрәзәләрен канлаган пәрдәләр арасыннан вагоннын икгы зче салкын янгыр астында йөргән бәндәләрегезгә җәннәтен бер почмагы булып күренә иле Ул үтеп киткәндә, бер кызылармеец - Эх. малай, шуның эченә кереп ягар өчен берәр пуля алсан да жәл түгел,—дип куйды Поезд үтеп китте Без алга—туп тавышы гөрләп торган җиргә омтылдык Бераздан снарядлар еш кына төшкөли башлап, өстебездә өзлексез пулялар сызгырырга кереште. Ун канатта "ура'" тавышы ишетелде. Бу—ун флангтагы роталарыбызнын дошманга якын килүләрен белгертә ндс Мин ротанык аллынарлк чыгып: Алга, егетләр!- дип алга омгыллым Каршылан һаваны ярып якынаеп килгән снарядларның сызгыруы ишетелде. Берсе уң ягыма төшеп ярылды. Башыма килеп сугылган жил белән жиргә авып киттем һән шунда ук исемне югалттым.. Берәүнең җылы иреннәре маңгаемнан суырып үпкәнне, йомшак куллар белән муенымнан кочаклаганны сизеп, әкрен генә күзләремне ачтым. Яткан урыным—яхшы яктыртылган жылы вагон эче, янымдагы урындыкта “ул” утыра иде. Төш була калса, озаграк барсын дип, киредән күзләремне йомсам, ул һаман минем күзләремнән, иреннәремнән үбә, үзе шат тавыш белән: —Тереләсез, тереләсез... менә, егет,—ди иде. Кулларым белән анын кулларын каты кыстым. —Сез ничек монда эләктегез?—дидем. —Сез ничек эләксәгез, мин дә шулай: бурычым китерде,—диде. — Мин фәрештәләргә никадәр генә ышанмасам да, сезнең минем авыр вакытларымда ярдәм итәр өчен җибәрелгән сакчы фәрештә икәнегезгә ышана башладым,—дидем.—Әйтегез әле: мина ни булды? Безнең гаскәрләр еракмы? — Кайгырмагыз, гаскәрләрегез еракта инде. Сезгә снаряд җиле тиеп, контузия алгансыз, китерүче рота санитарларыгыз сезнен ротаның авылга беренче барып кергәнен сөйләделәр. Сез озак ятмассыз, бер-ике көннән чыгарсыз,—диде. Бу юлы инде аның бу сөенече мине шатландырмады гына түгел, кайгыртып та алды. Шушы урында, анын кулы астында әллә никадәр озак ятасым килде. — Ни өчен сон мин кеше төслерәк мәжрүх булмаганмын икән; ичмасам, сезнен йөзегезне күреп, тавышыгызны ишетеп ятар идем,—дидем. Кыз мангаен җыерды, анын йөзе җитдиләнде. Бу юлы ул чыннан ачуланмаса да, кәефе киткәнлеге аермачык беленә иде. Мин һаман сүземдә дәвам иттем: —Әйе, менә шулай көн, төн, айлар, еллар буе йөреп, рухын арыгач, сезнен шикелле бер жаннын канаты астында ятып ял итәсе килә. Аз гына түгел, бер-ике көн түгел, айлар, еллар буена тынасы килә. Башка кешеләр шикелле үк. тыныч бер почмакта, җылы өйдә, гаиләң янында яшисең килә...—дидем Кыз, һаман җитди кыяфәтен саклап: —Әйе, егет, андый тынычлыкны сөйгән кызлар күптер. Әмма мин андыйлардан түгел. Мин тормышта рәхәт күргәннәрне сөймим, мин тормышның авырлыгына каршы күкрәк киереп көрәшүчеләрне, авырлыктан михнәт чиккән халыкны коткару юлында тырышучыларны сөям. Шуның өчен мин монда йөрим Шунын өчен мин сезне сөям...—диде. Ике көннән сон мин, тәмам терелеп, сәламәтләнеп, вагоннан чыктым. Киткәндә ул кәефле генә кулымны кысты. Минем: “Тагын күрешкәнгә кадәр!” диюемә ул: — Юк, тиз арада тагын күрешүне теләмәгез инде,—диде.—Башлаган эшне саусәламәт килеш төгәлләгез! Атыма атланып полк позицияләренә барганда, колагымда һаман анын: "Тагы күрешүне теләмәгез инде!”—дигән сүзе ишетелеп тора иде... —Әйе' —дип. Хафиз тирән бер сулыш алганнан сон. бераз сөйләшмичә торды да —Ул кызны мин артык күрмәдем. Авыр көрәш көннәрендә исә ул—арыган җанны тынычландыра торган бер фәрештә—кар өстендә үскән бер чәчәк; анын тавышы— үлем авазлары арасында яңгыраган бер скрипкага охшый иде,—дип сүзен бетерде. Барыбыз да. алган тәэссорат астында, бер сүзсез-нисез тын гына тора идек. Бары Салих кына, урыныннан торып: — Синен мәхәббәтендә. Хафиз, бер тиенлек тә шигърият юк,—диде.
1923. № Ю-11