Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХИКМӘТИ СҮРӘ

Кешелеккә Күктән инлерслгән изге китап — Коръән сәхифәләренен шигъри асылы боек гарәп телендә янгыраш алган Аны бүтән телләргә үз матурлыгы. үз моны белән тәрҗемә кылунын гаять тә авырлыгы хакында күпләр әйтеп калдырган Мин дә моны үз тәҗрибәмдә төшендем. Аңлау рәвешендә генә үз телебезгә күчерергә дип “Ихлас" сүрәсенә күземне төшергән идем, хәйран калдым. Нибары җиде-сигсз сүлдән торган сүрә югыйсә Төрлечә тәрҗемә итеп карыйм, юк. һич кенә дә канәгатьләндерми. тагын үзгәртәм. тагын күз уныннан ераккарак куеп, суындырып торам Коръән- нен башка телгә гәрҗемә ителгән нөсхәләрен карап чыгам да гаҗиз калам Сүз бирешми. карыша, изалый мине Әллә инде изге Китапка кагылуымны өнәп бетерми Күп телләргә әлеге сүрәнен икенче юлы “Аллаһ мәңгелек.'" дип тәржемәләнгән Бу йөз дә уникенче сүрәгә кадәр Коръәндә, югыйсә. Аллаһнын мәңгелек икәне күп тапкырлар кабатлана. Гарәп теле белгече белән дә сөйләшкәч, мин бу сүзнен икенчерәк төсмердә бирелгәнен аңладым. Сүз Аллаһнын мәнгелегсндә түгел, ә Анын тумавы. мәңге тудырмавы хакында бара икән биг! Сүз карышып, юл бирмәсә. син аны мәҗбүридәме Сүзгә үпкатәмә. үзенә үпкатә икән Тәкатьле-сабыр булсан. ләззәтле көттерү газабыннан сон. Сүз үзе килеп ишегеңне кагар Юан бер агач төбен каезлый-каезлый, кулымны канатып юна-юна йомычкалый торгач, үзәгеннән нәзек кенә карандаш ясап куанган шикелле, мин сүзләр кабыгын әрчи-әрчи, ниһаять. "Ихлас" сүрәсенең мәгънәсен күпмедер дәрәҗәдә аңлау кимале- нә ирешерлек итеп тәрҗемә кылдым шикелле Бисмиллаһир-рахманир-рахим 1 А.ъчаһ — бердәнбер' 2 Ул мәңге 3 Тумый һам үзе до тудырмый. 4 Аңа тиңдәш бушгмый диген. Шушы сүрәнен мәгънәви тирәнлегеннән йөрәк калтырый башлый. Күкләр сулышын сизгән жан күкрәк читлегендә ялкынсына Акыл ачкычы — Сүздә Күк капкаларын ачар Снм-Симгә нинди Сүз тылсымын табыйм сон? Җирдәге янәшәләрем гамьле ташлар, агымсулар, нәзберек шлләр. сез каян'’ Олы жан ияләре. Кече жан ияләре, сезнең Жиргә төшкән юлыгыз кайсы йолдыз чатларыннан? Кем ул - Аллаһ. нинди зат икән ул - Ходай Тәгалә? Бу — Һәрчак алдагыга күчерелә торган, һәм гомер соңында да җавабы табылмаган фәһемле сорау каршында, бәлки. Сүз дәрманы көчсездер? Без кайдан Кайчан Кая барабыз’ Шушы сорау-икеләнүләр арасында бәргәләнә инсафлыгын җуймаган инсан җаны Без бәләкәй чактан ук Аллаһны ак сакаллы, ягымлы бер карг итеп күзаллыйбыз Шул изге сурәт, саркып кына шәйләнгән сыман булып, безне олыгайганчы озага бара Сабый хыялы шытымдагы акылга бәрабәр Ходайны кеше сурәтендә итеп күзаллау балигъ була алмаган акылнын гөнаһсыз сабыйлык галәмәтеннәндер Ходай Тәгалә Адәмне (үзенә охшатып түгел') үзенә ошаганча яралткан Без каядыр Кук гаршендә алтын тәхеттә Аллаһ утыра дип уйлаганда, ингә кунган фәрештәләр, аптырап, бер-берсенә карашып куядыр. Галәм и кояш астында жәсәде җитлегеп бетмәгән килеш, акыл алмасын вакытыннан алда авыз иткән өчен, Аллаһ тарафыннан оҗмахтан Җиргә куылган Адәмнең варислары буларак, күп сорауларга жавап таба алмавыбыз белән килешергә кирәктер, бәлки. Без төсле һәм аһәнле дөньялар чолганышында яшибез, һәммә җисем әйләнештә, үз кояшы тирәсендә түгәрәк булырга омтыла. Галәми чиксезлек — миллиард йолдызлар, күк җисемнәре, галактикалар — җәмгысы бер кафиягә көйләнеп хәрәкәт итә икән — монда илаһият, зиһен җитмәслек хикмәт бар! Аллаһ хакында без читтән торып уйлый да. акыл җитмәслек зурлыкның сурәтен дә күзаллый алмыйбыз. Чөнки без — Илаһнын үзендә, бәгырендә, мәңгелегендә Рухыбыз Анын рухи хасиятеннән аерыла алмый. Без — бербөтен Олылыкның уйлы күзәнәге Без — Аллаһнын кальбендә бар ителгән тере бизәк. Бу илаһи кодрәтнең йөрәк тибеше, бер сулышлык ара — үзәккә кысылу һәм үзәктән киңәю мизгеле миллиардларча елларга сузылган тибрәнеш хасил итә икән, утлы дәһшәт, коточкыч шартлаулар, давыллы гарасат, яктылык һәм караңгылык арасында галактикалар убыла, кояшлы дөньялар чәчрәп кабына, җәннәт-жәһәннәм кыйтгалары барлыкка килә икән... бу — Раббынын табигый яшәү халәте. Искиткеч Олылык Иясенсн хәяте-рухында, тән-җәсәдендә чиксез доньялар бар ителгән Ана кадәр. Аннан сон, дигән төшенчә була атмыйдыр. Чөнки бу — әвәле-ахыры. башланышы һәм туктатышы булу ихтиматыннан өстен яссылыктагы яшәеш боҗрасы, мәнгелек хәрәкәт, тотрыклы канунга буйсынып әйләнүче утлы даирә Туу һәй үлү. Сүнү һәм кабыну Шушы боек тетрәнүләр күчешенең мәнгелек дәвамын тәшкил иткән яшәеш чылбыры әлмисахтан бирле бар һәм булачак илаһи дастан. Вакыт-вакыт Жир-Ана (ин) белән Күк-Ата (ян) гайрәтле кушылуыннан тектоник тетрәнүләр хасил була. Җирнең бәгырь тирэнлекләрсннән утлы магма (шәхүәт) ургылып чыга: убыла, актарыла дөньясы Яна таулар катка, дәрьялар кайный, яна утраулар ярала. Аннары, изрәүлс тынычлык иңә.. Адәми зат акылы боларны фаҗига, һәлакәт итеп кабул итә. Чынбарлыкта исә бу: бардан — юк, юктан бар буланмаган Җиһанның табигый яшәү ритмы, бер ипкә-игә көйләнеп, туу-үлем, үлем-туу вәзененә салынган яшәү тантанасы. Бөтенесе Аллаһнын һиммәтле ихтыярында Әмма ул да үзе булдырган бөтендөнья канунына буйсынадыр, аны бозу яисә үзгәртү гөнаһына бара алмыйдыр Коръәннең әлеге сүрәсендәге “Аллаһ тудырмый...” дигән мәгънәнең асылы менә хәзер ачыла башлый Раббыбыз эзлекле галәми үсеш баскьшларынын билгеле бер югарылыгында Җир йөзендә тереклекне, хайваннар галәмен һәм инсаниятне бар иткән, Гаршенен түбән катларында шул тереклеккә рухи тәэсир итүче, нурдан яралган Рәсүлләр бардыр. Әмма Раббынын Җирдә тереклек ритмына үзгәреш-төзәтмә кертүе, аерым тамга белән үзенә дәвамчы, ярдәмче тудыруы мөмкин хәл түгелдер Мона инану, шулай булырга мөмкин дип уйлау Аллаһнын кодрәтенә күләгә төшерү, Анын коч-куәтенә шикләнеп карауга тин булыр иде Чөнки бибәһа зурлык - Җиһаннар Җиһанының нинди дә булса нәни жан бөртеген аерым игътибар биреп, өстен итеп тудырырга мохтаҗлыгы булалмас! Чагыштыру җәһәтеннән бер мисал Җирдәге акыл мөмкинлегеннән чыгып караганда, кырмысканың: "Мин филдән тудым!" дип бәян итүенә ышанып булыр идеме9 ! Аллаһтан туган, дигән ялган тәгълиматка ышанып, билгеле бер затны бөеклеккә чөеп табыну, Җирдә болганышлар, кырылыш-сугышлар китереп чыгару гөнаһын остенә алган кавемнәрне Ходай үзе ярлыкасын! Ислам лине — ин хак дин, бер кавемне Җирдә иң өстен санап, тигезсезлек тудырып. Аллаһны гаделсезлектә тануга китергән андый уйдырма әкияткә каршы “Аллаһ мәңге тудырмый", дип кискен гыйбарәсен белдергән. Бөек кодрәт Иясе - Каһһар тарафыннан Жир йөзендәге һәммә тереклек чыганагы. нәфис-төгәл нәкышьлар белән, сәнгатьле итеп, искиткеч төрлелектә, илһамланып. соклану-хозурлык тәмен тоеп, сәламәт сайланыш, яшәү өчен көрәш, үрчү кайнарлыгы биреп иҗат ителгән: аһәнле төс, төсле аһән иңдерелеп шигъри шәкелгә салынган. Гаҗәеп мөкәммәл яратылган тереклек ияләре катгый яшәү канунының күндәмнәре итеп жанландырылган. Бу — Яшәешнең хушнамә поэмасы! Җиһанның бөскләрдән-бөек газамәтле шагыйре - Җәнабе Хак үзе! Шушы Җир йөзендә күпме могҗизам жан ияләре рәхмәтле сулыш ала Ходай тарафыннан фатиха алган һәр үсемлек, һәр бөҗәк, һәммә җәнлек өммәте Кояш астыннан урын даулый, гадел көрәшкә чыга Кайчакларда мина үзе ижат иткән тереклек хәятен Жәнабё Хак Үзе биектән сокланып күзәтеп, истирәхәт кыладыр шикелле тоела. Ялларын уйнаклатып дөлдөл атлар чапканын гына кара син: нинди ыспайлык, нинди гайрәт, йөрәктән ут чыгарган тояклар тупырдавы! Хәтта җәнлекләр патшасы юлбарысмын корбанына ташланган явыз мизгеле дә — дәһшәтле матур! Тереклек суы йөгертеп сынландырылган шушы иксез-чиксез чтанзараларга шигъри әфсен өреп, яшәү нуры таратканга мәдхия җырлар өчен Раббыбыз кешегә Сүз тылсымы биргән, жан-кальбенә шагыйрьлек җенен иңдергән Ирләр кавемен тере гөл — хатын-кыз — пәри затларга табындырып, шаукымлы шагыйранә хискә мәнге сүнми торган иләслек уты өстәгән Шулай ла Нинди гөнаһы өчендер. Аллаһ кешене бераз рәнҗеткән дә. Хәтерендә. рухында очу дәртен калдырган ла. канатсыз кошка әверелдереп, җиргә төшергән Очарга тиеш булган ул югыйсә Ксшенен атлап йөрү рәвешен биектән күзәтеп кара син гәүдә авырлыгын әле бер аякка, әле икенче аякка салып. "аксак"лап баруы мәзәк тә. кызганыч та Ә күнсленлә күкләр кинлеге. канатлы алгысыну. Нәкъ менә шул канатсыз чынбарлык белән канатлы хыял арасында торган нәүмиз ачыну — шигърияг дигән тетрәнүгә китерәдер аны Балет сәнгате юктан тумагандыр Биючс-оста сәхнә уртасында аяк очына басып, җирлән аерыла, йөзә, бөтерелә, оча. нәзәкатые киерелеп. кош халәтендә рәхәт чигә Ул кайчандыр аяк табаны белән җиргә тупас басып йөрергә мәгькүль ителгән жәяүле кош икәнен оныга һәм сине дә оныттыру бәхетенә ирешә Балет — кеше тудырган сәнгатьләрнең ик камил бөеклеге Жанын сулкылдатып торган очу-йөзү дәрте адәми затныи акыл-зиһен зшчәнлеген котыртып, илһамландырып. җилкәнле кораблар, очкычлар ясауга китергән һәммәсе лә үзенә бер иҗтиһатлык, шагыйранә төгәллек белән, кул һәм акыл эшчәнлегена мәдхия мисалында югары сәнгать үрнәгендә күнел биреп эшләнгәннәр Очар канатларын кискәнгә. Ходай тәгалә кайчакларда үзе дә үкенү хисе кичерә, күрәсеи Адәми затны төшләрендә булса ла очыш дәрте биреп кинәндерә, канатлар куеп, кимсенгән күнеленә дәва орлыклары сала бугай. Үкенәдер, дип Аллаһ хакында бодай гына әйтүем Әгәр ул кеше кавемен канатлы итеп яралткан булса. Жирдәге шагыйрьлек тәхетенә кемне утыртыр илен Канәгагь- лектән. бәхеттән шигырь тумый ла. Егәрле Сүз егәрләгән Шагыйрь үзен Жирнсн кыл уртасында итеп тоя Күккә таянып ул галәми яшәү балдагының гап уртасын эзли Жирдәге янөшәләрем: гамьле ташлар, якты агымсулар, нәзберек гөлләр сез каТоткаи морадыбыз, төшкән юлыбыз кайсы йолдыз чатларыннан'1 Әллә сон без. Галәмнәр Иясснен күз карасындамы'’ Әллә сон без Раббының йөрәк тибешендәме'' Әллә соң без Раббынын төш-хыялындагы әлегә тумаган афәтле бәхет җимешеме? Әллә сон без Кайчандыр бер яшәп тә. инде сүнгән дөньянын галәмгә тамгам үкенечле күз яшеме’’ Ни генә булсак та. без. барыбер. Адлаһынын кальбендә Кояш, планеталар кук сүрүен каймалаган йолдызлар мнриадасы белән Лира йолдызлыгына очып баручы Галактика буларак. Раббынын тән-жәсөдендәге күзгә күренмәслек нәни күзәнәгендә зәррә (атом) булып сулкылдыйбыздыр Всз Адлаһынын кальбендә. Әзәл и жнһаннын Рух коесына бәрәкәтле тамчы булып гамп алабызмы, якты төшерә алабызмы Аныи йөз суына’’ Әллә соң Газазиллы гөнаһтан авырайган Җиребез үзәктән куылу көче белән яшәеш боҗрасыннан галәм упкынына ыргытылачакмы?1 Мен-мен сораулар Шигъри Сүз алга сорау, сиземләү, икеләнү, кисәтү генә куя ала. жавап бирергә алына икән, шигырь үлә. Белмәгәнеңне белер! ә теләп нинди генә догалар укысан да Күк капкалары ачылмас. Ачкычлары берәүгә дә насыйп ителмәгән Мшши гадел чишелеш