Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ, ХАЛЫК КАҺАРМАНЫ

Кайсы исем җайлырак?

Үткән гасырның сиксәненче еллары башында без өчәүләшеп (Әминә Жәлил. Сибгат Хәким һәм мин) Германия демократик республикасына барган идек Берлиннын Дуслык йортында Жәлилгә багышланган кичә булды Немец язучысы Леон Небениаль доклад белән чыкты Башка немец язучылары, галимнәре, журналистлары да чыгыш ясады Бу вакытта инде Жәлил шигырьләре немец телендә өч мәртәбә басылып чыккан, татар шагыйренен батырлыгы турында Берлин киностудиясе “Ди Роте камилла” ("Кызыл ромашка”) исемле тулы метражлы нәфис фильм төшергән, фильм немец телевидениесе аша берничә мәртәбә күрсәтелгән иде. Газета-журналларда басылган Жәлил шигырьләрен, ана багышланган мәкаләләрне әйткән дә юк! Шуңа күрә немец дусларыбыз Жәлил исемен яхшы беләләр, аны кабатлаганда ялгышмадылар. Хәтта "ж" авазын да бик матур, йомшак итеп, татарчага охшатып әйтәләр иде Ә менә Тукай исемен әйткәндә тотлыктылар: йәТокай, йә Тукка дип ялгыштылар. Югыйсә, исеме дә бик гади. Жәлилнекеннән жинелрәк. Шул чак Сибгат абый, мөлаем гына елмаеп, колагыма пышылдады —Жәлил исеме боларга килеп җиткән Тукайларыбызны да җиткерәсе иде... Чыннан да, Муса Жәлил исеме, анын ижаты бер Алман илендә генә түгел, башка чит итләрдә дә укымышлылар өчен яхшы таныш. Аның шигырьләре инглиз телендә аерым китап булып басылып чыкты, француз, испан, румын, болгар һәм башка бик күп телләргә тәржемә ителде (барысы илледән артык). Һич икеләнмичә Муса Жәлилнс дөнья күләмендә ин күп таралган, ин билгеле татар шагыйре дип атап була. 2691 исем... Азмы, күпме? Кулымда—Жәлил ижатына багышланган библиографик күрсәткеч. Ул Казан университеты нәшриятында 1976 елда басылган. Монда Жәлил ижатына һәм анын тормыш юлына багышланган китаплар, мәкаләләр һәм рецензияләрнең исемнәре күрсәтелгән. Аз да түгел, күп тә түгел, барлыгы 2691! Библиографик күрсәткеч үзе дә шагыйрьнең исән чакта басылган китапларыннан күпкә калынрак. Күрсәткеч чыкканнан сон үткән утыз ел дәвер эчендә Жәлилгә багышланып чыккан китапларны, монографияләрне, диссертацияләрне һәм аерым мәкаләләрне дә кушсаң, китап икеләтә калынрак булыр иде. Әйе, Жәлил ижаты, анын тормыш юлы өйрәнелмәгән дип әйтеп булмый. Бу изге эшне заманында анын якын дусты, тәнкыйтьче Гази ага Кашшаф башлап жибәргән иде. Ана Нил Юзиев, Әхмәт Исхак, Роберт Бикмөхәммәтов, Шәмси Хамматов. Исхак Зәбиров, Әмир Мәхмүдов һәм башкалар кушылды. Татар телендә Жәлилнен батырлыгын тасвирлаучы беренче китап—Ш. Рахманкуловнын “Патриот- шагыйрь Муса Жәлил" дигән брошюрасы Бу утыз битлек кенә китапчык Казанда 1954 елда ук дөнья күрде. Шуннан сон рус телендә дә Жәлилгә багышлап китаплар чыга башлады (Ю Корольков. К. Барская, К Жаманаклы һ.б. хезмәтләре) Бу юлларнын авторы да Гази ага Кашшаф җитәкчелегендә шул чорларда ук эгтәнүләр азып бара башлады, чит ил архивларында казынды, беренче чзәкалатәрен бастырды Болай булгач, Жәлил турында ниндидер яна сүз. тапталмаган фикер әйтеп буламы ' Патриот-шагыйрьнен йөз еллыгы якынлашып килгән көннәрдә мин менә шул турыда уйландым “Ярлы крәстиан гаиләсеннән..." Совет чорында чыккан басмаларда Жәлилнен тормыш юлын бераз шомартып, ижатын күтәрә төшергә тырышып, кимчелекләренә күз йомып язу тенденциясе сизелә. Әмма Жәлил болай да бөек шәхес. Ул мондый ташламаларга мохтаж түгел. Ләкин анын тормыш юлы да, ижаты да шактый катлаулы, каршылыклы, хәтта сикәлтәле булды Сүзне чыгышыннан башлыйк. Бик күп басмаларда "Муса ярлы крәстиан гаиләсендә туып-үскән” дип әйтелә. Менә, әйтик, атаклы тәнкыйтьче Роберт Бикмөхәммәтовнын Жәлилнен чираттагы җыентыгына язган кереш сүзе (Муса Джалиль. В последний бой Перевод с татарского. Москва. 1981 Издательство Министерства обороны СССР) Монда болай дип язылган (7 бит): "Муса Джалиль ролился 15 фснраля 1906 года вдерсвне Мустафино Шарлыкского района нынсшней Оренбургской области. Его дед Абубакир пас скот Отец Мусы Мустафа и сеял. и прирабатывал, но не вылезал из бедности. В 1919 году он умираст..” Башка бик күп басмаларда да мондый караш әледән-әле кабатланып килә Чынлыкта исә Мусаның әтисе Мостафа абзый шактый нык тормышлы сәүдәгәр була. Туган авылында ул кызыл мал. азык-төлек белән сәүдә итүче кибет тоткан. Бу кибетнен таштан салынган аскы каты алтмышынчы елларга хәтле туган авылында сакланды. Икенче, агачтан салынган катында хуҗалар үзләре торган Бу турыда авылдашлары да сөйли. Мусанын абыйсы Ибраһим да язып калдырган “Безнең әти авыл хуҗалыгы белән бик мавыкмады Ашарга кирәк кадәр генә иген икге. Тирә-як базарларга сәүдә белән йөрү өчен ике ат асрады Бер-ике сыеры була торган иде. ләкин вак мал асрамады Төп кәсебе вак сәүдә булды" Болай булгач, аны ярлы дип әйтеп буламени? Дөрес. Мостафа абзый аллан и баеп, тернәкләнеп китә алмый Мона бигрәк тә анын аракы белән артык дус булуы комачаулый. Бу турыда да элекке елларда язудан тыелалар иде Язган тәкъдирдә дә редактор яки цензорлар сызып ташлыйлар иде Янәсе, герой-шагыйрьнен әтисе эчкече була алмый Югыйсә, Муса үзе бөтенләй диярлек эчмәгән. Хәтта тәмәке дә тартмаган Мусанын әнисе исә, Рәхимә апа. мулла кызы була, дини рухта тәрбияләнеп үсә Балаларын да шул ук рухта тәрбияләп үсгсрә. Аларнын өйләрендә дини китаплар шактый күп була. Җәлилнең остазы Жәлилнен иҗат юлында монача читләтебрәк үтелгән гагы бер момент бар \л да булса аның башлангыч чор иҗатына Ченәкәй йогынтысы Төхфәт Ченәкәй (Төхфәтулла Гыйззәтуллнн, 1893—1959) - хәзерге вакытта бөтенләй диярлек онытылган шагыйрь Анын исеме “Совет тагар язучылары" исемле библиографик белешмәгә дә (Казан, ТКН. 1986) кертелмәгән Югыйсә ул Октябрь инкыйлабына чаклы ук яза башлан, совет чорында берничә шигырь җыентыгы чыгара (“Өмет очкыннары", —1918. "Карагайлы каен урманында" 1928. "Көрәш кылларында",—1928. һ.б.) Утызынчы елларда репрессиягә эләгеп, ниндидер могҗиза белән исән кала, соңыннан тулысынча аклана Әмма тагар әдәбиятыннан читләшеп. Урта Азия якларына китә, шунда вафат була. Порнографик рухта язуда гаепләп, аны гомере буе санга сукмадылар. Шулай да. бүгенге күзлектән караганда, мондый әсәрләрне “порнография" түгел, “эротика" дип атыйлар Кайберәүләр бүген хәтта эротик поэмалар да бастыралар. Һәм бу атармын дәрәҗәсен төшерми Үз иҗатына караш нинди генә булмасын. Төхфәт Ченәкәй Муса Жатилнен иҗат кVIымла зур роль уйный Чынлыкта ул анын беренче һәм ин абруйлы остазы була. Алар Оренбургта. Муса “Хосәения" мәдрәсәсендә укыганда очрашалар Мусага ул вакытта нибары унбер-унике яшь. Ченәкәй Муса каләме белән язылган һәр әсәрне жентскләп укый, кимчелекләрен күрсәтә, акыллы кинәшләрен бирә. Мусанын әдәби зәвыгын тәрбияләүдә аның йогынтысы искиткеч зур була. Ченәкәй Мусага беренче әдәби адымнарын ясарга булыша, аны зур ижат юлына чыгара. Жалил үзенен остазы белән шулкадәр дуслашып китә ки. хәтта мәдрәсәнең тулай торагыннан китеп, берара Ченәкәйнен Оренбургтагы фатирында яшәп ала. Ченәкәй дә ана үз улына карагандай карый. Дөрес, бу йогынтынын кире яклары да булмый калмагандыр. Ченәкәй хатынкызлар белән артык мавыгып, кайвакыт чыгырыннан да чыга. Мусага да бу чир. күрәсен. йокмый калмагандыр. Һәрхәлдә. Жәлилнен тормыш иптәше Әминә ханымнын бу турыда ачынып сөйләгәне бар. "Кызыл авыз" Бүгенге көндә Муса ЖӘЛИЛ хаклы рәвештә халык шагыйре, классик шагыйрь дип исәпләнә Әмма классик булгач та. анын һәрбер юлы да камил, үрнәк рәвештә язылган дигән сүз түгел әле. Мусанын дүртгомлыгында башлангыч чор шигырьләре басылган. Бу шигырьләр анын "Революционный җырлар төргәге" дип аталган дәфтәрендә теркәлеп калган Нигездә бу—өндәмә-лозунг рухындагы шигырьләр. Тиз тәэсирләнүчән, яналыкка омтылучан яшь шагыйрь чорның идеалларын үзләштерергә, заман белән бергә атларга тырыша. Бу турыда шигырьләрнең исемнәре үк "кычкырып” тора: “Кызыл әләмгә". "Кызыл таң нурлары". "Кызыл каһарман". "Кызыл гаскәр". "Кызыл юл". "Кызыл бәйрәм” һ.б. Кыскасы, яшь автор артык “кызылланып" китә. Болаи сөйләүчеләрне халыкта “кызыл авыз” дип атыйлар. Бу шигырьләрдә революцион рух. яна чынбарлыкны чын күнелдән яклау, искелектән ваз кичү теләге, ялкынлы пафос ярылып ята. Әмма революция өндәмәләрен рифмалаштырып кына чын шагыйрь булып булмый. Тиздән Муса үзе дә моны яхшы андый һәм башкача язарга омтыла. Жәлил иҗаты турында язучы авторлар күп очракта мондый шигырьләрнең "турысызыклыгын". алардагы коры агитация, революцион лозунгларын, сурәт һәм чагыштыруларның сыеклыгын күрмәмешкә салышалар. Әмма Жәлилнен иҗат юлын ясалма рәвештә турайтырга кирәкми. Югарыда әйткәнебезчә, ул мона мохтаж түгел. Жәлил башлангыч чорында өч дәвер үтә. Башта артык гади һәм сыек, аннан сон артык катлаулы, ясалма сурәтле һәм шулай ук йомшак шигырьләр яза. һәм ниһаять, авырлык белән генә, дөрес юлга чыга: гади һәм эмоциональ яктан бай. тәэсирле, үтемле әсәрләр ижат итә. Берара Муса, остазы Һади Такташка ияреп, гыйсъянчылык чире белән авырып ала. Гыйсъянчылык—милли әдәбият җирлегендә заман ихтыяҗы белән туган әдәби күренеш иде Гыйсъянчы каһарман барыннан да бигрәк фетнәче, иске тормышка карата ризасызлык белдерүче кеше. Анын дөньяга карата мөнәсәбәтендә беренче чиратта инкарьлык пафосы өстенлек итә Ул көрәш уты белән яна. Башканы күрми дә. күрәсе дә килми. Жәлилнен "Үлем алдыннан". “Янчы, дөнья”. "Әсирлектә" һ.б. шигырьләре нәкъ шундыйлар. Шагыйрь төрмә, ачлык-ялангачлык, ятимлек, читлектәге тормыш, хәерчелек күренешләре аша иске тормышны фаш итә. анардан баш тарта Әмма, әдәби осталыгы җитмәү аркасында образларны артык катлауландырып җибәрә, коры риторикага бирелә. Жәлилнен башлангыч чор иҗатына мелодраматик мотивлар да хас Алар аеруча анын үзешчән сәнгать өчен язылган "Каз канаты”. "Бибкәй кыз” кебек музыкаль мелодрамаларында күренә. Шуңа да карамастан (ә бәлки, нәкъ шуна күрәдер) яшь Мусаның бу башлангыч пьесалары бөтен Татарстан. Башкортстан. Оренбург. Ташкент өлкәләре үзешчәннәре тарафыннан яратып уйналдылар, хәтта профессиональ театрларда да куелдылар. Үсү юлында ЖӘЛИЛ иҗаты бер яктан артык гади, икенче яктан куе һәм шартлы романтик сурәтләрдән арынып, психологик реализм юлы белән үсте Әмма егерменче еллар ахыры—утызынчы елларда язылган шигырьләрнең дә барысын да уңышлы дип әйтеп булмый. Жәлил үткән юл, чыннан да. югарыда әйтелгәнчә, шактый сикәлтәле булды Такташка ияреп, ул шигырьне сөйләм теленә күчерергә талпыныш ясап карый Мондый шигырьләр күпчелек очракта төссез проза юлларыннан әллә ни аерылмый Укы! Укы! —Өйгәме әллә. Локмам абзый'*’ —Ашыкма әле. —Утыр, тыңла! (~ГӘЗИТ". 1925) Сәбәп монда әдәби сәләтнен чарланып җитмәвендә генә түгел, шактый тирәнрәк Жәлил үз иҗади йөзен, шигърияттәге юлын ачыклап җитмәгән. Сөйләм шигыренен яна мөмкинлекләрен эзләү белән беррәттән. шагыйрь музыкаль нәфислеккә, лирик агммнын табигыйлегенә ирешергә тырыша. Әмма ул чын шигъри образлылыкка. поэтик янгырашка шактый авырлык белән ирешә Мона чор кануннары, беренче чиратта социалистик реализм методы комачаулык итә Жәлилнен утызынчы еллардагы ижатынын төп үзенчәлеге шунда - шагыйрьгә социализм идеяләренең җинүенә чын күнелдән ышанудан туган оптимистик рух хас. Заман узу белән бу идеяләрнең ялгыш, алдакчы мираж булуы ачыкланды Әмма шагыйрьне чорыннан һичничек аерып булмый Ул заман идеологиясенә мөкиббән китеп, җитди хаталар ла ясый Шагыйрьнен үз сүзләре белән әйткәндә, ул үзен “кискен сыйнфый көрәш" тарафлары итеп тоя. Кайчандыр совет тәнкыйтьчеләре анын бу сыйфаты белән сокланалар иле. Хәзер исә без шагыйрьнен чикләнгән булуын да күрәбез. Мәсәлән. Жәлил үзенсн шигъриятендә дә. публицистик мәкалатәрендә дә ислам диненә каршы чыгышлар ясый, мулла-мәзиннәрне. кулакларны, буржуйларны, башка төрле "корткычларны" нәфрәтләнеп фаш итә Бүгенге көндә исә без монын ише һожүмнәрне чормын идеологик күрсәтмәләренә иярү дип кенә кабул итәбез Дөвсрнен башка әдипләре шикелле. Жәлил дә “бөек юлбашчы" Сталинны мактап мәдхияләр яза. социализм төзелешләренә дан җырлый Бүген исә без мондый шигырьләргә яна күзлектән карап, алардагы ялган пафосны, чынбарлыкны кирәгеннән артык бизәп, тормышны берьяклырак итеп сурәтләвем дә күрәбез Социалистик реализм таләпләренә ярарга тырышып, шагыйрь кайвакыт тормыш чынбарлыгына каршы бара. Әйтик. "Сәрвәр" исемле поэмасында (1929) шагыйрь шул исемдәге төп персонажмын эчке кичерешләрен турыдан-туры сыйнфый көрәш белән бәйли, бу фикерне “маңгайга бәреп", декларатив төстә үткәрә Көрәшченең һәрбер эчке эше Сыйнфый эше белән бәйләнсен. Семья тормышы До Шу л көрәшнең Җамлы кисәгенә әйләнсен' Комсомолка Сәрвәр дә башта шулай уйлый Әмма кияүгә чыккач, мещан сазлыгына батып, ир колына әверелә Җыелышларга йөрми, өйдә генә ята. комсомол эшләренә катнашмый Поэманын уңай геройлары исә башкача фикер йөртә Без сөюне, семья төзүне <>э Көрәш белән бәйләү кирәген Аңлый алдык. Бу сүзләрдә авторның идеологик позициясе бик ачык чагыла Поэманын төп фикере: гаилә дә. мәхәббәт-сөю дә сыйнфый корәш таләпләренә буйсынган булырга тиеш М.Жәлил Һ.Такташнын "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы белән бәхәскә кереп, хатын-кызның төп Вазыйфасын фәкать революцион көрәштә күрә, анын гаиләдәге ролен санга сукмый Такташ исә анага дан җырлый Ана—боек исем Нәрсә җитә ана буяуга? .Хатын-кызның ботен матурлыгы, Бөтен күрке ана бу луда Еллар үтү белән бу бәхәстә Һ.Такташнын хаклырак булуы ачыкланды "Иптәшкә" шигырендә Жәлилнен лирик герое сөйгән кызынын “чәчәкле керфегеннән" элек анын "КИМ" значогы таккан түшенә игътибар итә. (КИМ Коммунистический интернационал молодежи). Әйтерсең, андый значок булмаса. кызны сөяргә дә ярамаган булыр иде... “Зәйнәп" поэмасында (1932) төп каһарман Зәйнәпнен бөтен гаебе шунла-ул социалистик ярышта артта калган, эш нормасын бары тик 82 процентка үтәгән. Шунын аркасында өзелеп сөйгән егете дә анардан баш тарта. Зәйнәп шуннан сон бар көчен туплап эшли һәм социалистик ярышта жинеп чыга. Шунын белән ул үзенен мәхәббәтен дә кире яулап ала. Шулай итеп, поэмада кешелек дөньясының ин саф. ин матур хисләре тырыш хезмәтнең бер чарасы гына булып кала: Мин сагынам да сине, соям дә.. Ә сөюем бары көрәш өчен Кирәк төсле. Бергә җиңәргә' Шундый ук кимчелекләрне Жәлилнен “Сердәшкә". “Безнен сөю" һ.б. әсәрләреңдә дә күреп була. Шул рәвешле социалистик реализм методы шагыйрьнен ижат мөмкинлекләрен чикли, талантына бөтен тулылыгы белән ачылып җитәргә ирек бирми. Әйтүләре мөмкин: ни өчен әле без юбилей вакытында Жәлилнен кимчелекләрендә казынабыз? Киресенчә, аны тагы да югарырак күтәрергә кирәк! Менә шул артык күтәрергә тырышудан әлегәчә иҗатындагы кимчелекләренә күз йомып килдек тә! Әйе. сугышка кадәр дә Жәлилнен халык кабул иткән, әдәбият тарихына азтын хәрефләр белән язылырлык әсәрләре аз булмаган. “Алтынчәч" либреттосын. “Хат ташучы" поэмасын. "Сагыну" җырын гына искә төшерү дә җитә. Алар турында шактый күп язылды инде. Шуна күрә мин бу әсәрләргә тукталып тормыйм. Тәнкыйть уты астында Әлбәттә, зур талант иясе буларак. Жәлил чор таләпләре кысасына гына сыешып бетми. Матбугат өчен язылган әсәрләрендә шагыйрь мәхәббәт хисләрен турыдантуры социалистик идеология һәм сыйнфый көрәш белән бәйләсә, үзе өчен язган, җаны таләп иткән шигырьләрендә ул монын ише заман кануннарын санга сукмый Утызынчы елларда Жәлил күңеленнән ташып чыккан мәхәббәт-сөю шигырьләре өчен махсус дәфтәр тота. Ул "Лирика көндәлеге" дип атала. Бу дәфтәрдә анын саф хисләре, бай эчке дөньясы шактый тулы чагыла ("Зәйтүнәгә". “Без аерылдык". “Исемдә". “Сонгы кич" һ.б.) Соныннан. шагыйрьнең вафатыннан соң. алар барысы да Жәлил җыентыкларына кертелде. Шагыйрьнен үзендә аларны язарга куәтле эчке ихтыяҗ булган, күрәсен Шуна күрә укучы да аларны яратып кабул итте Матбугатта чыккан әсәрләре дә идеология кысаларына сыешып бетми. Ин яхшы әсәрләрендә шагыйрь гомум кешелек идеалларына таяна, партиялелек таләпләренә җавап биреп бетерми. Нәкъ шунын өчен ул заманның "курчак идеологлары" тарафыннан берничә мәртәбә кискен тәнкыйть утына дучар була. “Чаян" журналында (1923 ел. 5-6 саннар) унҗиде яшьлек Муса үзенен “Яна тарихи Әнбия" исемле шактый зур күләмле поэмасын бастыра Дөресрәге, бастыра башлый гына, чөнки алдагы саннарда поэманын дәвамы, игълан ителгән булса да, басылмый кала. Шагыйрь аны үзе редакциядән алып китә, хәтта кулъязмасын да юк итә. Әлбәттә, бу очраклы түгел Пәйгамбәрләр тарихы турында бераз шаяртыбрак, шул исемдәге дини әсәргә пародия рухында язылган поэма кискен тәнкыйть утына эләгә. Мусаны ислам динен пропагандалауда гаеплиләр. Яшь Муса моны бик авыр кичерә. 1925 елнын 11 гыйнварында Татар дәүләт театры (Г Камал исемендәге Академия театрының башлангычы) Казанда Муса Жәлилнен “Бибкәй кыз" исемле пьесасын куя Премьера бик унышлы үтә. соныннан да бу әсәр театр сәхнәсендә аншлаг белән бара Әмма берничә көннән, шул ук елнын 15 гыйнварында. "Кызыл Татарстан" газетасында бу әсәргә үтергеч рецензия басыла. “Алтынчы урынлык" дип имза куйган билгесез автор шагыйрьне идеологик тотнаксызлыкта. идеясезлсктә гаепли, аның пьесасында сөюшү-үбешүдән башка бернинди җитди эчтәлек юк дип яза. Шуннан сон унтугыз яшьлек Муса нишли? Тота да матбугат аша үзенен “Бибкәй 118 ' кыз һәм элегрәк язылган башка пьесаларыннан баш тарта, аларны бүтән беркемгә дә куярга рөхсәт бирми (Муса Жәлил. “Редакциягә хат" “Кызыл Татарстан 1925 ел. 17 гыйнвар). Әмма ин авыр, ин куркыныч тәнкыйть утын Жәлил 1937 елда кичерә. Усал телле һәм партия таләпләренә тулысынча таянып эш итүче тәнкыйтьче Фатыйх Мөсәгыйть "Кызыл Татарстан" газетасында басылган “Редакциягә хат Татар опера студиясе турында ' исемле мәкаләсендә (1937 ел. 21 август) Муса Жәлилнен опера студиясендәге эшчәнлеген һәм сонгы елларда язылган әсәрләрен кискен тәнкыйть итеп чыга. Тәнкыйтьче “Балыкчы кыз" һәм “Алтынчәч ' әсәрләрен пыран-заран китерә, аларда “буржуаз караш калдыкларын" күрә. Жәлилне идеологик тотнаксызлыкта гаепли. Гадәттә монын ише тәнкыйтьтән сон ул чорда авторны партиядән һәм Язучылар берлегеннән чыгарганнар, ә бераздан “Черек күл Тә алып китеп, физик яктан да юк иткәннәр. Әмма Жәлил дәшми калмый Шул ук елнын августында “Кызыл Татарстан" газетасы шагыйрьнең жавап хатын бастыра. Бу мәкаләдә Жәлил “саботажлык”, “дошманнарга яраклашу" ише гаепләүләрне кискен рәвештә инкарь итә. тәнкыйтьнең нигезсез булуын күрсәтә Чөнки "Балыкчы кыз" либреттосы ул вакытта әле язылып бетмәгән. “Алтынчәч"нен дә беренче кисәге генә әзер була. Димәк, тәнкыйтьче әсәрне тулаем укымыйча гына тәнкыйть иткән булып чыга. Шуна да карамастан, бәлки Жәлилне дә. башка атаклы татар язучыларны кебек, кулга алган булырлар иде. Ул Мәскәүгә китеп кенә котыла. "Моабит дәфтәрләре" тарихыннан ЖӘЛИЛ ижатынын иң югары ноктасы—анын үлемсез "Моабит дәфтәрләре" Алар күптән инде халкыбызнын изге рухи хәзинәсенә әверелде Һәр елның 15 февралендә— Муса Жәлил туган кондә—жомһүриятебезнен Милли музеенда "Моабит дәфтәрләре", корыч сейфтан чыгарылып, тамашачылар карамагына куела. Музейга килүчеләр нәни бала учыдай кечкенә генә бу куен дәфтәрләренә аеруча дулкынлану белән карый Аларда - шагыйрьнең изге тойгылары, керсез күз яшьләре. Саргаеп-таушалып беткән кәгазь битләре анын йөрәк тибешен, кул жылысын әлегәчә саклыйлар сыман Әлеге дәфтәрләрнең исән-имин илгә кайтулары—үзе бер могҗиза. Миллионнарча совет кешеләре, әсирлеккә төшкәннән соң. суга баткан сыман, эзсез, хәбәрсез югалды Ә Муса жырлары. куллардан-кулларга күчеп, утлар-сулар кичеп, илгә кайтты. Беренче дәфтәрне Казанга 1946 елнын март аенда Нигъмәт Терегулов алып кайта. Төрле кәгазь кисәкләреннән үзе тегеп ясаган һәм гарәп хәрефләре белән язылган бу дәфтәрмен сонгы битендә шагыйрь гүбәндәге васыятен теркәп калдырган: “Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска! Моны татарның билгеле шагыйре Муса Жәлил язды. Анын тарихы болан ул 1906 елда туган. Квартиры Казанда һәм Мәскэүдә. Илдә зур шагыйрьләрдән санала. 1942 елны сумашка китте һәм әсир тоште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде Берлинда сәяси яшерен оешмада катнашуда, совет пропагандасын таратуда гаепләнеп, купа атынды, төрмәгә ябылды Бәлки, аны үлем җәзасына хөкем игәрләр. Ул үләр. Ә анын әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар Ул шулар өчен кайгыра. Шунык өчен 115 нсн 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты Әгәр бу китап кулына төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан сон. Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренен шигырьләре итеп дөньяга чыгар Минем насыягсм шул. Муса Жәлил. 1941 Декабрь " Васыятьтән сон Жәлил "сәяси гаепләнеп утыручы татар егетләре"нен исемлеген язган Алар 12 кеше (шагыйрь үзе дә шул санга керә) Болар татар легионын таркатуда, совет фикерен таратуда, күмәк качу оештыруда гаепләнәләр . - диелгән Күз буяу өчен шагыйрь дәфтәрнең тышлыгына немец хәрефзәре белән “Немецча- горскчә-русча сүзлек" дип язган. Бер елдан сон Бельгиядәге Брюссель шәһәрендә урнашкан Совет илчелеге Казанга Мусанын тагын бер дәфтәрен җибәрә. Аны илчелеккә Бельгиядә яшәүче Андре Тиммерманс тапшыра. Ул Жәлил белән Моабит тормәсенен бер камерасында утырган, анын кушуы буенча дәфтәрне алып чыккан. Бу дәфтәр латин хәрефләре белән язылган, соры катыргы белән тышланган. Катыргыда мондый юллар бар: “Бу төптә—33 шигырь. Әсирлектә һәм тоткынлыкта—1942. IX—1943. XI арасында язганнарым—125 шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм? Үзем белән бергә үләләр. М. Жәлил.” Ныклап тегелгән дәфтәр тулганнан сон, шагыйрь, күрәсен. тагын бераз кәгазь тапкан һәм бөкләп дәфтәргә өстәгән. Бу өстәмәдә тагы 17 шигырь язылган. Илгә Жәлилнен барысы 93 шигыре һәм ике парчасы кайта. (Егермеләп шигыре ике дәфтәрдә дә кабатлана.) Дистәләрчә шигырьләренең һәм бер поэмасының әлегәчә табылганы юк. Шулай итеп, Жәлилнен “Моабит дәфтәрләре" илгә кайта. Ләкин алар шактый гына вакыт басылмыйча ята бирә. Ул елларда китабын чыгару түгел, шагыйрьнең исемен дә әйтергә ярамый Тоталитаризм чорынын катгый кагыйдәләре буенча, әсирлеккә эләккән һәркем халык дошманы булып санала. Легионда булучыларны исә фашистлар белән тиңлиләр. Менә ни өчен Жәлил сүзләренә язылган җырлар, радио аша яки концертларда башкарылганда, сүзләрен кем язганы әйтелми, аларны ‘ халыкныкы” дип кенә җибәрәләр (Бер уйласаң, алар чыннан да халыкныкы - анын рухи байлыгы) Жәлил либреттосы буенча язылган “Алтынчәч" операсын башкарганда да либретто авторы күрсәтелми. Хәтта бу әсәргә Сталин премиясен биргәндә дә либретто авторы телгә алынмый. Жәлил әсәрләре мәктәп дәреслекләрсннән һәм югары уку йортлары программасыннан сызып ташлана. Сонгы елларда гына билгеле булганча, СССРнын Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты “Муса Жәлилнен иленә хыянәт итүе турында” эш башлаган булган. Жәлилнен кайда һәм ничек һәлак булганы ул чорда әле билгесез. Шуңа күрә куркынычсызлык органы хезмәткәрләре Жәлилне ил буенча гына түгел, бөтен дөнья буйлап эзлиләр. Хатыны Әминә Жәлилне кон саен диярлек Лубянкага чыкыртып. иренен каидалыгын сорыйлар, “хыянәтче шагыйрь’’не таптыралар. Әминә ханым хәзер дә бу вакыйгалар турында елый-елый сөйли. Сталин вафатыннан сон гына мондый эзәрлекләүләргә чик куела. 1953 елнын 25 апрель көнен Жәлилнен икенче туган көне дип исәпләргә мөмкин. Бу көнне илебездә беренче мәртәбә Жәлилнен “Моабит дәфтәрләре”ннән берничә шигыре Мәскәүдәге "Литературная газета” битләрендә басылып чыга. Басылып чыгу белән үк шигырьләр халык күнелен яулап ала. Ниһаять, бу шигырьләр татар телендә дә вакытлы матбугат битләрендә дөнья күрә Шул ук елнын ахырында “Моабит дәфтәрләре" Казанда аерым китап булып басыла Жәлил шигырьләре матбугатта зур шау-шу куптара. Илебезнең үзәк газетасы “Правда”дан башлап ин кечкенә район газеталарына хәтле Жәлил батырлыгы турында мәкаләләр бастыра, шигырьләрен урнаштыра Берничә ел эчендә “Моабит дәфтәрләре" илебезнен дистәләрчә милли телләренә һәм бик күп чит ил телләренә тәрҗемә ителә. Жәлилне "татар Фучигы" дип атыйлар, анын даны бөтен дөнья буйлап тарала. “Дөнья һәм дөнья әдәбияты,—дип язды ул елларда атаклы әзәрбәйжан шагыйре Сәмәд Вургун,—үз исемнәрен бетмәс дан белән үлемсезләштергән күп шагыйрьләрне белә Ләкин үз исемнәрен үлемсез ижаты белән дә, батырларча үлеме белән дә мәңгеләштергән шагыйрьләр әллә ни күп түгел Менә алар: бөек Байрон. Венгриянен халык шагыйре Петефи, герой Юлиус Фучик һәм, ниһаять, Муса Жәлил". Бу сүзләр әйтелгәннән сон ярты гасыр вакыт узса да. алар үз әһәмиятен югалтмады. Жәлилнен "Моабит дәфтәрләре” әле бүген дә күп гасырлык татар әдәбиятының горурлыгы һәм даны булып санала. Шагыйрьнең гражданлык тойгысы, кешелек дәрте, поэтик көче әлегәчә барыбыз өчен дә үрнәк булып тора “Моабит дәфтәрләре”нен сәнгатьчә байлыгы һәм тәэсир итү көче шагыйрь характерының ныклыгы, фидакарьлеге һәм кеше буларак мөлаемлыгы белән аерылгысыз бәйләнгән. Укучы алдында уйлана, моңлана, шатлана, кайгыра белә торган, гаҗәеп кешелекле зат пәйда була. Шигърият анын өчен көрәш чарасы, рухи корал булып хезмәт итә. Берлиндагы мемориаль такта тарихы Жәл илчеләр истәлегенә мемориаль такта (яки нинди дә булса берәр һәйкат) кую турындагы мәсьәлә моннан күп еллар элек кузгатылган иде Ул чакта ләлилчеләрнен Плетцензее төрмәсендә жәзалап үтерелүе хакында беренче документлар табылган гына иде әле Әлеге эш алга да киткән булыр иде Әмма бөтен хикмәт әлеге төрмәнен Көнбатыш Берлинда булуына бәйле булып чыкты Шуна күрә дә ГДРдагы дусларыбыз, ничаклы ярдәм итәргә тырышсалар да. юлда яткан “авыр ташны” кузгата алмадылар. Ә инде безнен Көнбатыш Берлин сенатына юллаган күпсанлы хат-сорау. мөрәҗәгатьләребез җавапсыз калды. Шөкер дип әйтик, шулай да туксанынчы еллар башында, ике Германия бергә кушылгач, ниһаять, теге "авыр таш" кузгалды. Бсрлин сснатынын җаваплы бер вәкиле, телдән генә булса да. мемориаль такта кую белән килеште: "Үзегез ясагыз да. үзегез Берлинга атып килегез" - диде Шунардан сон Казан предприятиеләренең берсендә төсле металлдан жәлилчеләр исеме латин хәрефләре белән татар телендә язылган истатек тактасы коелды. Сүз уңаеннан әйтик, бу эш турыдан-туры Илбашы М. Ш Шәимиев катнашы белән башкарылды. 1995 елнын маенда. Жинүнен 50 еллыгында, җөмһүриятебездән бер төркем ветераннар Алман иленә бәйрәмгә бардылар Әлеге истәлек тактасын үзләре белән Берлинга алып килделәр. 7 майда тантаналы рәвештә аны Плетцензее төрмәсенсн Мемориаль комплексына тапшырдылар. Тиешле кәгазьләргә тиешле имзалар куелды Еллар уза торды, ләкин такта гына куелмалы Янә биш елдан сон. Жинүнен 55 еллыгында тагы бер Татарстан делегациясе Берлинга килде. Анда мин фәкыйрегез лә бар идем 9 майда Плетцензее төрмәсенә барып, жәлилчеләрне жәзалап дөньядан озаткан урынга чәчәкләр куйдык Истәлек тактасынын әле һаман да куелмавы өчен борчылдык Әмма анын исән-аман килеш янкорма йортында саклануын белдек. Мемориаль комплекс җитәкчеләре белән очрашкач, шул нәрсә ачыкланды Берлинның яна түрәләре Жәлилнс һәм анын көрәштәшләрен жәзалап үтергән баракны истәлек урыны—ягъни аерым игътибарда торучы зона итеп катлыру турында карар чыгарганнар. Әлеге корылма сугыш елларында ничек булса, хәзер лә шулай үзгәрешсез калырга тиеш икән. Шуна күрә ана нинди дә булса үзгәреш кертү, димәк, мемориаль такта куюда катгый тыелган Безгә мемориаль тактаны Фашизмга каршылык күрсәтү музеена тапшырырга кинәш иттеләр. Безнен белән бергә әлеге очрашуда Мәскәүнен халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры Әбделхан Әхтәмҗанда катнашты Ул шушы музей директоры Иоһаннес Тухель белән мәсьәләне унай хәл итү юлын җайлады Әхтәмҗан әфәнденең һәр сүзе, һәр җөмләсе төпле, саллы икәнен тоеп, шуларнын рәсми документлар белән расланганын күреп. Тухель болай диде “Сез аларнын чынлап та фашизмга каршы көрәшкәннәрен ничек исбат итә аласыз?" Чыннан ла. моңарчы Берлин штандесамптында (бездәге никах йортына тин оешмада) сакланып калган документларда фәкать совет гражданнарын җәзалап үтерү хакында гына язылган иде Аларны нәрсә очен жәзалап үтергәннәр—бу хакта ләм-мим Тухсльнең әйтүенә караганда, ул вакытта караклык очен дә. алман кызы белән “дуслашкан" очен дә. башка төрле вак-төяк җинаять өчен дә җәзалап үтерү алымын кулланганнар. Мәгълүм булганча, жәлилчеләрне фашизм реичынын Дрезден каласындагы Өченче империя сулы хөкем итә. Ләкин сугыш ахырында әлеге суд бинасы. Америка авиациясе бомбага тоту сәбәпле, бөтенләй тар-мар ителә Йорт үзе дә. андагы барча документлар да янып бетә. Әнә шул очрашуда Әхтәмҗан әфәнде Тухельдән кирәк документларны эзләп табуда үзенең дә катнашуын үтенде Музей хезмәткәрләре. Германия белән генә чикләнеп калмыйча, күрше илләрнең архивларына да мөрәҗәгать иттеләр Көтмәгәндә могҗиза Прага архивында жәлилчеләрне жәзалап үтерү турында яна документ табылды Анда акка кара белән болай дип язылган жәлилчеләрне "астыртын эш йөрткәннәре" һәм “немец рейхынын хәрби куәтен җимергәннәре очен" хөкем иткәннәр Шушы документ бернинди дә шикләнүгә урын калдырмады Фашизмга каршылык күрсәтү музее дирекциясе шушы бинада мемориаль такта ачу хакында, ә жәлилчеләрне жәзалап үтергән урында аларнын каһарманлыгын тасвирлаган стенд кую турында карар чыгарды. Мемориаль такта музейның конференц-залында бөтен кеше күреп тора алырлык урынга куелды Такта матәм төсендәге кара тасма белән уралган. Шунда ук жәлилчеләрнең исемлеге алман телендә язып куелган. Янәшәдә явыз жәза кылышан Плетцензее төрмәсенең фоторәсеме дә урын алган Музей хезмәткәрләре әлеге истәлек тактасының изге нәрсәгә әверелүе турында сөйлиләр. Күпләр аның нигә һәм кемнәргә багышлап куелуы белән кызыксыналар икән. Әнә шул чагында атарга җал илчеләр хакындагы электрон мәгълүматлар белән танышырга тәкъдим итәләр Бу мәгълүматлар исә Казаннан җибәрелгән, бер өлешен музей хезмәткәрләре үхтәре эзләп тапкан документлардан тупланган. Шунысын да әйтү зарурдыр мондый мәгълүматлар базасы хәзергәчә Татарстанда да юк әле. Җәлил язмышы белән аваздаш немец шагыйре Бәлкем кем дә булса: “Сез бу юлы Берлинда яна мәгълүматлар таптыгызмы?"— дип сорар. Мин. әлбәттә, мондый сорауның бик табигый икәнлеген аклыйм. Ләкин. Жәлилчеләр батырлыгы никадәрле зур булуына карамастан, мондый каһарманлыкның сирәк түгеллеген әйтергә кирәк. Чехлар Жәлилне “тагар Фучигы" дип әйтсәләр, немешгар исә аны “татар Һаусхоферы" дип саныйлар. һаусһофер кем сон? Алар—икәү Аталы-уллы Өлкәне— Карл һаусһофер 1869 елда Мюнхенда туган Илче буларак Көньяк-Көнбатыш Азия илләрендә яшертен эшләр алып барган Бригада генералы дәрәҗәсенә күтәрелгән. Беренче бөтендөнья сугышыннан сон Мюнхен университетында профессор булып эшләгән. Рейх тарихына ул геополитика (дөньякүләм сәясәт) институтын оештыручы буларак кереп калган Имештер дә, арий расасы чәчәк атсын өчен "Яшәеш галәме" ("Жизненнос пространство") кирәк дигән, ягъни яна җирләр басып алуны нигезләүче теория- тәгьлимат тудырган. Фашистик Германиянең “Барбаросса" планы, ягъни Советлар иленә сугыш ачу турындагы фәлсәфәсе, нәкъ менә шушы тәгълиматка нигезләнә дә инде. Ә шушы кабахәт фашистнын улы Альбрехт һаусһофер бөтенләй башка караштагы кеше булып чыга. Ул Мюнхенда 1903 елда туа. Әүвәле үзенең туган шәһәрләрендәге, аннары Берлиндагы университетларда география фәненнән укыта. Иҗат белән шөгыльләнә: шигырь, драма әсәрләре, эсселар яза. Ин мөһиме—нацизмны сөйми Лекцияләрдә ирек-азатлык хакында фашизмны фаш игеп ялкынланып сөйләгәне өчен аны эшеннән куалар һәм 1941 елда кулга алалар. Хәер, беренче кулга алынуы озакка сузылмый. Күрәсең, әтисенен югары даирәдәге бәйләнеш-элемтәләре ярдәм иткәндер Чыннан да. атасынын тугры шәкертләреннән берсе Рудольф Гесс бик зур көчкә ия була.Ул аны төрмәдән коткарырга булышкан булса кирәк. Әмма Альбрехт һаусһофер төрмәдә “тиешле сабак" алмый, нацистларны фашлаудан туктамый Шуна күрә аны 1944 елла янә кулга алып. Моабит төрмәсенә утырталар Бу төрмә безнен халыкка яхшы мәгълүм—Жәлилнен атаклы шигырьләре шушы зиндан исеме белән билгеле. Совет гаскәрләре Берлинга керергә берничә кон калганда, төгәле—1945 елнын 23 апрелендә - Альбрехтны төрмәдән алып китеп, кайдадыр атып үтерәләр. Риваятьләргә караганда, анын кулларында Моабитта язылган шигырьләр дәфтәре була. Соныннан әлеге шигырьләр “Моабит сонетлары" исеме белән басылып чыга Алар антифашист шагыйрьләрнең җыентыкларында дөнья күрә, антологияләргә керә. 2001 елда Берлинда Альбрехт һаусһоферга бюст куела. Әтисе улыннан сон аллә ни озак яшәми. 1946 елда үзенә кул сала. Бәлкем, элекке инануларының дөрес түгеллеген, улынын хаклы икәнен аңлагандыр? Электрон мәгълүматлар базасында аталы-уллы шушы ике кешенен фаҗигасе шактый тулы һәм тирән яктыртылган. Без А һаусһофернын бер китабын үзебез белән алып кайттык Профессор Әхтәмжаннын хәләл җефете Хәдичә ханым берничә шигырен русчага тәрҗемә итеп бирде Шушы шигырьләр аша без бу шагыйрьнең Жәлил белән аваздаш икәнлеген тойдык Югыйсә, алар бер үк төрмәдә утырсалар да бер-берләрен белмәгәннәр Әмма немец шагыйре дә Муса Жәлил кичергәнне кичергән Момкинме соң йоклау таш тормәдә? Тәнне-җанны телә салкынлык Ятышыңны яклап чыгар өчен Суз әйтергә хәтта хакың юк. Әйе, нәкъ Жәлил кебек, Альбрехт һаусһофер ла азат Алман иле. бөек иҗат әһелләре Гете һәм Бетховеннар ватаны хакынла уйланган, намус газабы кичергән Юк, фашистлар гаеп иткәнчә түгел. Ул үз авазын вакытында меннәрчә-меннәрчә кешеләргә ишеттерә алмаганы өчен әрнегән. Ләкин бу изге көрәштә берүзе түгеллеген тою аның күнелен бераз юаткан. Миннән битәр бик күмәргә язган Бу комыкта газап кичәргә Берләшкәндә генә тон карасын. Явызлыкны мөмкин җиңәргә Шушы юлларда да (татарчага Г Садә тәржсмә итте) Җәлилгә хас ялкынлы хисләр чагыла. Алман илендәге дусларыбыз да әлеге ике шагыйрьнең бер тамырдан булуын әйттеләр Ин мөһиме шунда, алар фашизмга каршы чыкканнар һәм шушы рәхимсез көрәштә үлемсезлек дигән биеклеккә ирешкәннәр Плетцензее төрмәсенең мәкерле серләре Берлиндагы Плетцензее районы биниһая зур сәнәгать төбәге булып санала. Монда завод-фабрикаларның тәбәнәк кенә ыслы-корымлы корпуслары тезелеп киткән Һәртөрле соры-соргылт складлар, пакгаузлар. Тимер юллары, шулар тирәсендә тау-тау өелгән төзелеш материаллары. . Биек кирпеч койма белән әйләндереп алынган Плетцензее төрмәсе шәһәрнен шушы төбәгенә һич ямь өстәми Төрмә хәзер дә эшли Анда балигъ булмаган җинаятьче үсмерләр тотыла. Ләкин төрмә территориясенең бер өлеше һәм андагы жәзалау барагы мемориаль зона итеп калдырылган Әлеге зонага керү юлында таш динар корып куйганнар. Аңа немец телендә. "Гитлер диктатурасы корбаннарына. 1933—1945 еллар" дигән сүзләр язылган Әлеге стена сугыш чорыннан бирле бернинди үзгәреш кичермәгән жәзалау барагына килеп тоташа Биредә дар агачында яки гильотинада төрле милләттәге өч мең чамасы кеше жәзалап үтерелгән Бу жәһәтгән Плетцензее төрмәсеннән тыш Берлинда күпләп жәзалап үтерү алымы кулланылган тагын өч төрмә булуын әйтергә кирәк 1945 елның язына үлем жәзасына хөкем ителүчеләр саны 16560 кешегә җиткән Ләкин бу гитлерчылар тарафыннан корбан ителгәннәрнең бик аз өлеше генә Миллионнарча кешеләр бернинди хөкем карары чыгармыйча үтерелә Йөзләрчә мен тоткыннар концлагерьларда, хәрби әсирләр өчен корылган лагерьларда ачлыктан һәм тиф авыруыннан һәлак була, газ камераларында яндырып үтерелә Безне озатып йөрүче гид, Мемориаль комплекс хезмәткәре, әлеге төрмәнен җанны өшегкеч, мәкерле серләре турында сөйләде. Тоткыннарны гадәггә көннең беренче яртысында жәзалап үтергәннәр (Исегезгә төшерәм: жалилчеләрне 1944 елның 25 августында 12 сәгать 06 минуттан 12 сәгать 36 минутка кадәр вакыт эчендә юк иткәннәр). Немец юстициясе кагыйдәләре нигезендә жәзалау алдыннан прокурор тоткынга хөкем карарын укыган. Бу жәһәтгән җәлилчеләр үзләренә нәрсә янаганын 25 августта иртәнге 8 сәгатьтә Тегельдән Плетцензее төрмәсенә алып килгәч кенә беләләр Ал арны Үлем йорты дип аталган аерым баракка урнаштыралар. Аннары кулларын артка бәйләп, хөкем карарын укыйлар. Шуңардан соң мулла белән очраштыралар. Тоткыннарны билгеләнгән сәгатьтә Үлем йортыннан жәзалап үтерү барагына алып киләләр. Гильотина үзе күренмәслек итеп калын кара пәрдә белән каплап куелган була Сакчылар тоткыннарны берәмләп эләктереп алып гильотинага ыргыталар Бик үткенләп кайралган 75 килограммлы балта шунда ук башны чабып өзә Шул мизгелдә корбанның үле гәүдәсен читкә алып ташлыйлар, гильотинага чираттагы тоткынны китереп кертәләр Гидның сөйләвенә караганда, монда оч палач эшләгән Жаъладларга елына 3 әр мец марка акча түләгәннәр. Өстәвенә киселгән һәр баш өчен өстәмә түләү бирелгән Җәлладның булышчылары да өлешсез калмаган Ә сугыш ахырында, хезмәтләренең "авырлыгын" искә алып, өстәмә паек: жәзалап үтерелгән һәр кеше өчен 8 сигарет биргәннәр. Бигрәк тә Регггер дигән палач явызлыгы белән аерылып торган. Чордашлары сөйләвенә караганда, ул имансыз, канэчкеч жинаятьче—патологик яктан авыру адәм актыгы булган. Кешеләр гомерен ул жәзалап үтелгәне өчен алган акча бәясе белән генә санаган, монардан искиткеч тәм тапкан. Йөзендә һәрчак мыскыллы, ыржаюлы елмаю булган, авызыннан беркайчан да сигарет төшермәгән. Атлап йөреше дә башкаларныкына охшамаган: караклардай кача-посып. киез чүәкләре белән цемент идәннән тавыш-тынсыз атлап йөргән. Тоткын өстенә селәүсендәй сикереп, аны гильотинага ыргыткан һәм шунда ук кнопкага баскан. Әмма жәлилчеләрне фашистик Германиянең баш палачы Эрнест Раендель үзе жәзалап үтергәндер, мөгаен. Кыяфәте белән ул могтәбәр булып тоелган, үзе һәрчак ыспай кара сюртук киеп йөргән, ике кулынын да бармакларына алтын йөзекләр кигән. Э. Раендель гадәттә жәзалау көне алдыннан үлемгә хөкем ителгәннәрнең камерасына кереп, аларнын авызын ачтырып караган: алтын тешләре бармы-юкмы икәнлеген тикшергән. Соныннан, алар дөнья белән хушлашкач, шул тешләрне каерып алган. Әгәр тоткын авызын ачмаса, хәтта анын йөзенә төкерсә, Раендель ерткыч җанвардай ырлаган: —Аз гына көт. Башынны чабып өзгәч, мин әле синен күзенә карармын... Чыннан да, ул үзенен шушы кабахәт антын үтәгән. Тоткын башы идәнгә тәгәрәп төшүгә, палач аны кулына алып йөзенә караган. Жәлладлар фикеренчә, адәм башы өзелүгә дә карамастан, каны агып бетмәгәнлектән. күпмедер мизгел үз анында кала икән Палач шушы әкренләп тоныклана бара торган күзләргә карап, үзенә ниндидер гайре табигый тәм тапкан Моны аңлау да, анлату да мөмкин түгел: бу фәкать ерткыч җанварларга гына хас. Плетиензее төрмәсендәге мемориаль комплекска ел саен 50-60 меңләп турист килә Жәлилчеләргә багышланган стендны ачу тантанасы вакытында гына да берничә автобус килеп туктады. Килүчеләрнең күпчелеге мәктәп укучылары иде. Бу балалар үз илләренең үткәне белән кызыксыналар, ә ин мөһиме—алар мондый фаҗига беркайчан да кабатланмасын дип хыялланалар. Алар мәңге хәтердә 2002 ел. 25 октябрь. Без. Татарстан делегациясе вәкилләре, җәлилчеләр жәзалап үтерелгән урынга чәчәкләр куйдык. Безнең белән бергә Берлин сенаты һәм “Россия халыкларының Берлиндагы дуслары" җәмгыяте җаваплы хезмәткәрләре шундый ук изге гамәлне кылдылар. Бу көн безгә тагын шунысы белән истәлекле булды: әлеге йортта жәлилчеләргә багышланган стенд ачылды Шушы мемориалда куелган 14 нче стенд ул. Монда Жәлнл белән Алиш рәсемнәрен, "Моабит дәфтәрләре"нен кайбер күчермәләрен күрергә була. Шунда ук алман халкы Жәлил шигырьләрен үз телләрендә укый ала. Әлеге тантанада Татарстан делегациясе җитәкчесе, ТР хөкүмәтенең вииепремьеры Зилә Вәлиева болай диде: "Минем шуны әйтәсем килә, фашизм төрмәсендә жәзалап үтерелгән шагыйрь немец халкына рәнжү һәм нәфрәт белдермәгән Киресенчә, ул бөек Һейне, Гете каршында баш игән, илаһи Бетховенның искитмәле музыкасын яраткан Үлеменә берничә көн калганда ул менә мондый шигырь язган: Синме соң бу—бөек Маркс иле һәм давыллы Шиллер ватаны9 Тоткын итеп сиңа китерде дә "Кол " дип мине немец атады Әйт син миңа утлы "Рот фронт “яы Көннәреңне кая югалттың? Нигә мине—Клара әбисенең Сөйгән улын—кыйнап елаттың 9 Муса Жәлил шигырьләре анын сонгы сулышына хәтле уз иленә, демократия һәм гуманизм идеалларына тугры калуы турында сөйли Тоталитаризмга һәм ждһиллеккә каршы көрәштә ул немеи халкынын ин яхшы көчләренә таянган. Жалил- Кормаш төркемендә немец патриотларыннан да берәү булган. Ни кызганыч, хәзергәчә без анын исемен ачыклый алмадык. Без шулай ук Берлиндагы Фашизмга каршылык күрсәтү музеендагы дусларыбызга тирәнтен рәхмәтлебез. Алар шулай ук фашизмнын кара афәтенә каршы көрәштә һәлак булган безнен ил гражданнарын хәтерләрендә саклыйлар. Без атеге дусларыбыз аркасында Жәлилнен һәм анын көрәштәшләренең батырлыгын тасвирлаган бик мөһим бер документны эзләп табуга ирешкәнебез өчен зур рәхмәтебезне юллыйбыз Алда әйтелгәнчә, бу документ—совет патриотларының "немеи армиясен таркатуда" һәм “зыян китерүдә" гаепләү турындагы акттан бер озек. Кыскасы, якташларыбыз үз Ватаннарына тугры булып калганнар Минемчә, безнен әлеге эшлекле багланышларыбыз киләчәктә лә ныгыр һәм үсәр." Бөркет сыман Мсньеллык Казаннын Ак кирмәне каршында бакырдан коелган Жәлил һәйказе тора. Шагыйрь, югарыга очар өчен канатларын жайлап куйган бөркет сыман, кин адым ясап, алга омтылган Анын богаулы куллары артка бәйләнгән, һәм шагыйрь, коллык чылбырларын өзә-өзә. кыя башында басып тора. Татар халкынын намусына һәм батырлык символына әверелгән Муса үзенен мәнгелек пьедесталына күтәрелгән. һәйкәл янына шигырь һәм ирек сөючеләр, туристлар меңәрләп килә, яшь егетләр һәм кызлар, никахлашу алдыннан һәйкәл янына чәчәкләр куя. Сугышта катнашкан карт пенсионерлар, хезмәт ветераннары һәйкәл алдында баш иеп. озак кына уйланып тора. Аларнын күзләрендә батыр шагыйрьне олылап искә алу да. анын изге рухына якынаю хисен дә чамаларга була. Жәлилнен тормыш һәм иждт батырлыгы матур легенда булып бөтен дөньяга гараллы Аның шигырьләрендә чор-заман сулышы, илнен, халыкның йөрәк тибеше сизелә. Шагыйрь фашизм тоткынлыгындагы патриотик эшчәнлеге белән генә түгел, ә бөтен тормыш юлы һәм ялкынлы ижаты белән көрәшче-әдип. патриог-шагыйрь дигән исемнәрне тулысынча аклады Бу—анын әдәбиятыбызда һәм халык күңелендәге урынын билгеләүче төп сыйфат. Хәзерге әдәбият белемендә “Жәлил традицияләре” дигән төшенчә барлыкка килде Шагыйрьнең сугышчан, олы гражданлык традицияләрен хәзерге заманда яна буын шагыйрьләр—әйтик Равил Фәйзуллин, Зөлфәт, Ренат Харис. Разил Вәлиев һәм башкалир уңышлы рәвештә дәвам итәләр Шуны истә тотып, алар Жәлил исемендәге премия белән дә бүләкләнделәр 2005