Логотип Казан Утлары
Публицистика

Халык дошманнарының һәм аларның калдыкларының йөзен ахырынача ачарга!

Шушы елнын 28 нче апрелендә башланып 5 иче майга кадәр сузылган Татарстан совет язучылары җыелышы Татарстан совет язучылары союзынын тормышында борылыш җыелышы булды. Җыелышны ачып җибәрүче Ләбиб Гыйльми иптәш Партиянен Татарстан Өлкә Комитетының карарын игълан итеп, жыелышнын зур әһәмиятле булуын ачык итеп әйтте. Татарстан совет язучылары союзынын эшен тикшерү өчен Партия Өлкә Комитеты тарафыннан төзелгән комиссиянең председателе иптәш Има- метдинов үзенен докладында союз эшендә булган җитешсез якларны тулысы белән ачып салды. (Бу доклад “Совет әдәбияты"нын 4 нче номерында басылды) Татарстан совет язучылары союзы халыкнын кабәхәт дошманнары өчен җылы оя булып әверелгән. Бу дошманнар союз җитәкчелегенә үрмәләп, турыдан-туры корткычлык, астыртын җимерү эше алып барганнар Союз җитәкчелеге аерым алганда правленис председателе К Нәҗми, боларны күрмәү генә түгел, ә бу халык дошманнарына корткычлык эше алып бару очен мораль һәм материаль ярдәм итеп килгәннәр Татарстан совет язучылары союзы җитәкчелегенә үрмаләгән милләтче-тропкнйчы элементлар турында югарыдан да һәм түбәннән дә сигналлар булуга карамастан, союз җитәкчелеге, аерым алганда правленис председателе К Нәҗми, бу сигналга анлы рәвештә саботаж ясап килгәннәр Алай гына да түгел. ВКП(б) Өлкә Комитетының 1936 елнын 27 октябрендә. Татарстан совет язучылары союзы эше турында чыгарган карарын да үгәмәү очен саботажлык юлына басканнар Халык дошманы Ф Сәйфинен кабәхәт милләтче булуы ягыннан битлеге 1935 елда ук ертыла Союз җитәкчелеге моннан тиешле нәтиҗә чыгарырга тиеш иде Ләкин болардан бернинди нәгижә дә ясалмый. Союз җитәкчелеге күз буяу очен Ф Сәйфине союз членлыгыннан чыгара Ләкин, озак та үтми, аны яналан союзга алалар һәм анын шулай ук халык дошманнары Ш.Усманоатарнын Г Толымбай- скиларнын контрреволюцион әсәрләрен "Совет әдәбияты" журналында басып чыгаралар. Әлегә кадәр иҗаты һәм биографиясе караңгы булган Туфаннын. Иптәш СТАЛИН биографиясеннән кабәхәт рәвештә келә торган Анг" поэмасы да “Совет әдәбияты" журналында урнаштырыла Халык дошманнары Г Галиләр. К.Нәҗмиләр бу бозык әсәрне шедевр итеп мактарга тотыналар Шул ук Г Гатинен һәм анын ун кулы булган Туфаннын яшьләргә үсәргә ирек бирмичә, аларны буып килүләрен союз җитәкчелеге күреп торса да. анлы рәвештә бернинди чаралар да күрмиләр Союзнмн иҗат эшчәнлеге мәсьәләләре семьячелек нигезендә, ашау-эчү янында бер-беренә ошау һәм шәхси интереслар нигезендә хәл кызыналар Тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть кысыла. Кыскача әйткәндә, союзнын ботен “эшчәнлеге" үзара яклашу нигезенә корыла. Докладтан сон союз пранлениссенен һәм. аерым алганда анын председателе К.Нәҗминең, "эшчәнлеге" җыелыш тарафыннан кискен большевистик тәнкыйть уты астына алынды Иптәш Л Гыйльми үзенен чыгышында Ф Сәйфи. 5 Гали. Г Гали Н Шәфигуллин һ.б шундый дошманнарның татар әдәбиятында социализм очен көрәш җәелдерүгә төрлечә комачау лыклар ясап килүләренә, татар совет матур әдәбиятына килә торган яшь көчләрне бууларына, партиягә, совет властенә каршы язылган “Миркәй белән Айсылу". “Зөбәрҗәт". "Ант" кебек бозык әсәрләрне матбугатка сөйрәүләренә һ.блнрга тукталды. Шулай ук башка сөйләүче иптәшләр дә. ботенесе дә диярлек иптәш Имамутдинонмын ясаган йомгагын дөресләп, союз җитәкчелегенең яраксыз һәм черек булуы, язучыларның иҗаг эшчәнлекләре белән җитәкчелек итә алманы. союзнын контрреволюцион милләтчеләр оясына әверелүе турында яңа фактлар белән бу йомгакны тагын да тулыландырдылар. Күп кенә иптәшләр үзләренең чыгышларында Татарстан совет язучылары союзында семьячелекнен кабәхәт рәвештә тамыр жәюе һәм шушы семьячелек нәтижәсендә большевистик тәнкыйтьнең гафу ителмәслек дәрәжәдә кысылуы, алай гына да түгел, корткычлык һәм астыртын жимерү эшен алып баруны ачмау, халык дошманнарын фаш итмәс өчен үзара яклашу турында күп кенә фактлар китереп үттеләр Аерым алганда бу мәсьәләгә Ш.Камал иптәш тукталды. Шулай ук чыгыш ясаучы күп кенә иптәшләр аерым язучыларның ижатларында булган дошман карашларына тукталып, аларны большевистик тәнкыйть уты астына алдылар. Иптәш Л.Гыйльми, Х.Туфаннын "Ант”, "Индустрия бизгәге”, “Зәңгәр бүре” шигырьләренә, К.Нәжминең “Кояшлы яңгыр” “Редактор” һ.б. әсәрләренә тукталып, бу әсәрнең зарарлы, турыдан-туры партиягә, советлар властенә каршы юнәлтелгән булуларын тулысы белән ачты. Хәзерге көндә халык дошманы булуда битлеге ертылган, әдәбиятка контрреволюцион кулак идеясен сөйрәгән Г.Толымбайскийнын “Читән буе”, “Мужик фәлсәфәсе”, “Куян солдат” һ.б. әсәрләренә тукталып, бу әсәрләрнең дә турыдан-туры партиягә, советлар властенә каршы юнәлтелгән булуларын әйтте. М.Жәлил, М.Әмир, Ш.Маннур һ.б. иптәшләр Татарстан совет язучылары союзы җитәкчелеге үзенең “эшендә” соңгы көннәргә кадәр ТАПП методын куллануын сөйләделәр. Ип. Бубеннов, Елизарова һ.б. күп кенә иптәшләр Татарстан совет язучылары союзының башка милләт язучыларына булган мөнәсәбәтләренә тукталдылар. Бу чыгышларда иске правлениенен башка милләт язучыларына төкереп каравы, аларның ижат эшчәнлекләренә шартлар тудырмавы, рус язучылары секциясенең, башында троцкийчы Гинзбург утырганы хәлендә, үсеп килә торган язучыларны бууы, ә һичбер төрле дә таланты булмаган кешеләргә ялган авторитет тудыруы күрсәтелде. Чыгыш ясаучы иптәшләр, бөтенесе дә диярлек, халыкның кабәхәт дошманы Г.Галинең һәм, гомумән, союз җитәкчеләренең яшь язучыларны җинаятьчел рәвештә һәртөрлечә буып килүләренә, аларга карата түбәнсетү, төрлечә эзәрләүләр алып баруларына тукталып, бу турыда күп кенә конкрет фактлар китереп үттеләр. Җыелышта тотнаксыз һәм җыелышны һичбер төрле канәгатьләндерми торган чыгышлар да булды. X.Туфан, Ә.Фәез, Ф.Кәрим үзләренең чыгышларында җыелышның күзен буярга омтылыш ясадылар. Туфан бик күп зарарлы әсәрләрнең авторы булуына карамастан, алдына куелган туры сорауларның берсенә дә канәгатьләнерлек итеп җавап бирмәде, үзен акларга маташты Җыелышка катнашучы иптәшләр Туфанның чын йөзен белергә тырыштылар. Ләкин Туфан үзенең сәгатькә якын сөйләгән сүзендә ижаты һәм биографиясе ягыннан караңгы кеше булуын тирәнәйтә генә төште. Ахырда җыелыштагы иптәшләр Имамутдинов иптәшнең Туфанга карата: “Туфанның үткән көннәре дә караңгы. Бу турыда Свердловскида чыга торган “Социализм юлы" газетасында бер мәкалә дә бар. Үзенең әйтүенә караганда, ул Колчак ягында да була. Ул үзе: “мин Колчак ягында булсам да, һәрвакыт кызыллар ягына чыгарга тырыштым” ди. Ләкин аның поезды нишләптер һаман да Читага таба китә” дигән характеристикасы белән тулысыңча килештеләр. Ә.Фәез татар милләте өстенә һич гафу ителмәслек дәрәҗәдә яла ягып чыкты. Халык дошманы Г.Гали белән бәйләнешен, троцкийчы хатынында банкетлар оештырып, Г.Гали белән бергә эчүен, Казанга килгәч тә системалы рәвештә Г.Гали квартирында булуын, жыелыш алдында үзенең ялгышларын ачып саласы урында, татар милләте өстенә намуссыз рәвештә яла якты. Бу соң кабәхәт милләтчеләр сүзен кабатлау түгелме? Ә.Фәез иҗатында ялгыш яклар азмыни сон? Ләкин ул бу турыда бер сүз дә әйтмәде. Ә.Фәез җыелышның ахырына кадәр торуны да кирәк тапмыйча, Мәскәүгә китеп барды. Киткән вакытта жыелыш исеменә хат язып калдырды. Бу хатында, җыелышта ясаган ялгышларын төзәтәсе урында, аларны тирәнәйтә генә төште. Җыелыш Ә.Фәезнең чыгышын да һәм язган хатын да канәгатьләнерлек түгел дип табып, ана нык отпор бирде һәм Ә Фәезнең эшен тикшерүне союзнын яна праатениесенә тапшырды. Ф Кәрим үзенен чыгышында тәлинкә тотарга, ялагайланырга яратуы, социаль чыгышын яшереп комсомолга керүе, әдәбиятка үрмәләве, халык дошманнары М Сәгыйдуллин. Г.Гали, Ф Сәйфи. П Васильевлар белән бәйләнеше. Г.Гали кулга алынганнан сон Туфан квартирында оештырылган кичәдә Г Галине кызганып, күз яшен түгеп бокал күтәрүе һәм үзенен иҗатындагы идеологик зарарлы әсәрләре турында сөйлисе урында, бу моментларның һәммәсен томалап калдырырга тырышты Халык дошманы П Васильев белән очрашулары һәм анын әсәрләрен популярләштерүе турында бер генә сүз дә әйтмәде. Язучылар мондый чыгышларга, атбәттә, нык отпор бирделәр һәм аларны нык тәнкыйть астына аллылар. Жыелыш ябылыр алдыннан ВКП(б) Өлкә Комитеты секретаре ип. Мохәммәтҗанов зур речь белән чыкты Ул үзенен речендә союз эшендә булган бөтен җитешсез якларны ачып, аларны нык тәнкыйть уты астына алды. (Ип Мохәммәтжановнын речен 9 нчы биттән карагыз). Жыелыш ВКП(б) Өлкә Комитеты тарафыннан төзелгән комиссиянең доклады һәм җыелыштагы фикер алышулар нигезендә элекке правлениенен халык дошманнары оясына әверелүен раслап, киләчәктә яна праалениегә. союзны савыктыру буенча эш алып бару өчен конкрет пунктлардан торган карар кабул итте. Шушы карарлан сон яна правление сайланды Яна правлениегә Л.Гыйльми, III Камал, Г.Иделлс, Л.Пинхасик, К.Тинчурин. М.Әмир. Т.Гыйззәт иптәшләр сайландылар.

1937. № 5.