Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЙСЫГЫЗНЫҢ КУЛЫ ҖЫЛЫ?

Әнә бер читтә һәрвакыт ялгызы гына утырырга яратучы, "халык дошманы " Хәсән Туфанның хатыны Луиза Салиәсгарова Ул кешеләрдән курка, кача, аз сөйләшә Аның күңеле китек, йөзе тулы сагыш

 Ә. Гобәйдуллина-Камалетдинова Идел. 2004. № II

Кайсыгызның кулы җылы?

Дөнья мине
Үзгәртте:
Еламаска өйрәтте.
Күлмәк җиңен ертасымы? —
Бәйлисе бар
Йөрәкне.

Сугышлардан замана
Туктап торган арада,
Яраларны ямаштырып
Ята идем
Далада:
— Кайт!.. — дип хатлар килделәр...
Юллар... озын иделәр...

Кайттым.
—   Бусы алкалары,
Бусы — кабере... — диделәр.

Әгәр тагын килсәләр,
— Сау! — дип хәбәр бирсәләр,
Вулканнарга керер идем,
Шундадыр ул... дисәләр.

Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте...
Кайсыгызның кулы җылы?
— Бәйлисе бар йөрәкне...

Журналыбыз турында Хәсән Туфан:

— УТЫЗЫНЧЫ еллар уртасында журналның редколлегиясендә Галичжан Нигьчәтидәр, Гочәр Гнзиләр белән, Кәрич Тинчурин һәч Шәриф һачал абыйлар белән, Гочәр 'Голычбаискийлар белән бергә эшләгән идеч. бергә яшәгән идеч... “Казан утлары” Татарстан шагыйрьләре һәч язучылары өчен үзенә бер чәктәп булып тора. Бу журнал ченә инде ничә дистә ел татар әдәбияты үсүенә әйтеп бетергесез зур өлеш кертеп килә. Дәвач итә беэнен нурлы юл. Аңда шигъри шоңкарлар калка. Зур һәч көчле дәртле халыкнын Әдип халык, шагыйрь халыкнын Чын баласы, үз баласы булганнар калка, Дәвач итә безнең нурлы юл, дәвач изә. 1972