Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАВКАЗ АРТЫНДА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

Шәрык бусагасы булган Кавказ артында үз өлкәләрен өйрәнү һәм күршеләр белән таныта бару канәгатьләндермичә, монда Советлар Соютынын төрле җирләренә жәелгән татар әдәбиятына да урын бирелә Сонгы елларда Бакуда һәм Тифлистә татарчадан төрекчәгә һәм русчага тәржемә ителеп, берничә әсәр басылды Ул тәрҗемәләрнең һәрберсенә аерым-аерым кыйммәт (бәя) биреп тормыйча, аларны исәпкә ала бару йөзеннән хәзергә кадәр басылып чыккан тәрҗемәләр турында кыска гына библиография бирергә кирәкле дип беләбез Төрекчәгә тәржемә ителеп Бакуда басылган әсәрләр I. ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ әсәрләреннән 1. “Адәмнәр”. 1927 нчс елда иске әлифба белән 3 мен данә. 1928 нче елда яна әлифба белән 2 мен данә басылды 2. “Картлык көннәрендә”. Гайшә Шәмсстлинова тәрҗемәсе “Кожялык гүнләрендә" исемендә 1928 нче елда иске әлифба белән 3 мен. яна әлифба белән 2 мен данә басылды 3. “Кызыл чәчәкләр" Хәсән Рифгатев тәрҗемәсе “Кызыл чич-жләр” исемендә 1928 нче елда иске әлифба белән 3 мен. яна әлифба белән 2 мен басылды II. КАВИ НӘҖМИ әсәрләреннән “Без түзәрбез әле" дигән парчасы “Без Ьәлә дөзәрик” исемендә "Инкыйлаб вә мәдәният" журналының 1929 елгы N7-8 (67-68)- дә басылды. III. КУТУЙ шигырьләреннән “Пулеметчылар” русчага Л Кринкнн тәрҗемәсе "Пулсметчики” исемендә "Бакинский рабочий" гәзитенен 1929 нчы ел 20 нче августта чыккан N193 (2957)-дә һәм “Мөрҗәче”сс Бугаевский тәрҗемәсе “Трубочист" исемендә Тифлистә чыга торган "На рубеже Востока” журналынын 1929 елгы 4 нче санында басылды IV. ФАТИХ ӘМИРХАННЫҢ “Тагар кызы" (Г Сәгыйди тәрҗемәсе) рус телендә "Татарка" исемендә Тифлис журналларыннан "На рубеже Востока" журналынын 1929 елгы 4 нче санында басылды. V. М.МАКСУТнын “Кызым, кычкырын көлмә!" дигән хикәясе "Дочка, не смейся громко!" исемендә ГСәгыйлн тарафыннан тәржемә ителеп Тнфлистәгс “На рубеже Востока" журналынын 1929 елгы М-7дә басылды Эшчеләрдән язучылар хәзерләү максаты белән Бакуда Азәрбәйжан Пролетар Язучылары Ассоциациясе янында тагар әдәбияты түгәрәге оештырылып. 1929 нчы елның ахырыннан бирле эшләп килә. Түгәрәк членнары районнарда хәбәрчеләр түгәрәкләрендә дә эшләшәләр. Түгәрәкнең эш планында татарчадан торскчәгә һәм русчага, шулай ук төрекчәдән татарчага тәржемә эшен кустарьчылыктан чыгарып, оешкан рәвештә алып бару күзлә тотыла Анын өчен ТАП11 һәм МАППнын татар секциясе белән багланыш алып барылачак

Баку.

1930. N11