Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кадерле дуслар!

И л с у р М е т ш и н

Казан шәһәре хакимияте башлыгы

Кадерле дуслар!

Узган ел татар халкына Казаныбызның мен еллыгын бәйрәм итү бәхете насыйп булды Быел Казан утлары" журналының мененче саны дөнья күрә. Казан—шагыйрьләр каласыГ- диләр Бөек Мөхәммәдьяр. Колшәриф. Тукай. Такташ. Жәлилләр Ватаны бит ул! Казан утлары"—татар халкынын төп журналы дип санала икән, дөньянын төрле тарафларында яшәүче милләттәшләребез үз күргән басманын нәкъ менә мен яшьлек башкалабызда нәшер ителүе күңелләрдә горурлык хисе уята. Казан һәм анын "утлары-— бер-берсеннән аерылгысыз. Тарихыбыз да. бүгенгебсз дә. киләчәгебез дә—бергә Димәк, яшәешебез өчен шарт булып торган социаль, мәдәни һәм икътисадын мәсьәләләрне лә бергә-бергә хәл итәргә бурычлыбыз Җурналнын абунәчеләр санын арттыру да—уртак бурычыбыз Казан шәһәре белән “Казан утлары" журналы халкыбызнын пакь-чиста көзгесе булсын иде Казан утлары" журналын мин саллы, затлы, әдәпле, чиста-пакь журнал, дип әйтә алам Журнал айлар, еллар үткәч тә. кайта-кайта укыла торган эчтәлеккә, тарту көченә ия Тарихи һәм фәлсәфи тирәнлеккә, әдәби кыйммәткә ия әсәрләре, халкыбыз язмышын кайгырткан язмалары белән кадерле дә ул Казан утларьГнын берөзлексез дөнья күреп, мененче санына килеп житүе—анын халкыбыз өчен тансык жан азыгы булуына олуг дәлил. Мен еллык башкалабыз мең санлык "Казан утлары" белән киләчәккә атлый!

Р и н а т 3 а к и р о в

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе

Хөрмәтле «Казан утлары» журналын нәшер итүчеләр һәм анын укучылары! Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Сезне журналнын 1000нче саны дөнья күрү уңаеннан чын кунелдән тәбрик итәм.

«Казан утлары» — халкыбыз мәнфәгатен кайгыртучы, милләт тормышын тулысы белән яктыртучы, яшьләр иҗатына фатыйха бирүче «аксакал» басма Үзенен тәүге саныннан алып бүгенге көнгә кадәр журнал Бөтентатар дөньясын берләштерүче, милләтебезне оештыручы, халкыбызның бай мирасы белән таныштырып баручы, мәдәни яңалыкларны житкерүче ролен үти һәм дөнья буйлап сибелгән татарнын ин яратып укый торган матбагасы булып тора. Монын шулай булуы табигый хәл. Һәр санын укучы теләкләрен истә тотып, чын мәгънәсендә ижат утында янып, тырышып эшләүче каләм осталары җыелган бу коллективка Жир шарынын төрле почмакларына таралып яшәгән татар халкы бүгенге көндә дә борынгы бабатарыбыздан якты мирас булып каттан телен, монын күркәм бәйрәмнәрен, матур гореф-гадәтләрен саклап, олы бер милләт булып яши икән, монын нигезендә «Казан утлары»нын хезмәте дә әйтеп бетергесез зур. Журнат киләчәктә дә халкыбызның мохтәрәм. зыялы язучы, шагыирьләренен саллы әсәрләре, затлы шигырьләре, кыю тәнкыйте, файдалы киңәшләре белән сөендереп яшәр дип ышанам Ихлас күнелдән милләтебезнең киләчәген кайгыртып яшәвегезне телим. Сезнен барчагыэга да ижади унышлар. ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете юлдаш булсын Татар халкынын үткәнен, бүгенгесен, киләчәген дөрес яктыртучы «Казан утлары» булып калыгыз!