Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИСКЕ-МОСКЫ

Яңа хәрефләр күрсәтеп Шәрык халыкларына. Күмәкләшеп сугыш ачтык Гарәп хәрефләренә “Изге" гарәп хәрефләре Ислам кебек искергән. Ишан-мишан. казый, кузый Шуның белән исергән Яңа хәреф шатлыгыннан Көн дә бәйрәм, кон дә туй Диннәр белән туган булган Тузган хәрефләр долой һам-там! Тырам-та-та! “Яңа дөнья" нишләтә? Латин хәрефен алга атлата. Гарәп хәрефен таптата Иске хәреф сынык, ярык. Чистыи утын арбасы Аны яклап маташканнар Бар да милләт каргасы Аны яклый Шәрәф-мәрәф Гапимжрннар. Алкиннар Мулла, мәзин мөфти казый Нэпман, кулак, ахуннар

Алпаров та Туппаров. Шакмакзадә Күкәев Кәкре шагыйрь бөкре хәлфә Нинди хурлык! Ни кәеф'

Там-там. рата-там' Гышнаси Абдулкы и там Гарәп хәрефен яклап чыга Аксак-туксаклар гына Гарәп хәрефе харап кызык Килеш-килбәтсез бозык. Башы да юк. арты да юк. Туксан бормалы сызык Төртке белән чуарланган Кәкере-бөкере бормалы Берсе мисөәк. берсе тәсбих Берсе комган формалы Берсе кабер ташы кебек. Берсе сәнәк формалы Берсе хәзрәт башы кебек - Чуаланган чалмалы Берсе ялангач башлы. Берсе чапан бөркәнгән Әйтмә инде - чуп галәмәт Бер дә харап әкәмәт'

Тагын тезик - берсе дога, Берсе Акбай койрыгы, Берсе әтәч, берсе ядәч, Барсы да шул бер тәпәч! Берсе кармак, имән ыргак, Берсе Һилал сурәте. “Тамыр" эчкән карчыктай Киткән эрәт-чираты. Тәмам, тәмам, тәмәт тәмам, Шуның белән вәссәлам, “Гарәп хәрефен кимсетә" дип, Ачуланма, Әпсәләм!

1927, № 11