ИҢ БӘХЕТЛЕ ЧАГЫМ КЕБЕК...
Моннан ун-унбиш еллар элек редакциягә барганда, еш кына, ательеда закройщик булып эшләгән танышымны очрата идем Буш вакытларында урамда йөрергә ярата иде ул Ашыкмыйча, җай гына атлап килә, ә күзе кешеләрнең өс-башында Менә ул үзе теккән пальтоны танып ала: йөзенә матур һәм рәхәт бер елмаю чыга, кайчандыр үзенең клиенты булган кешегә хөрмәт белән баш иеп, исәнләшеп китә Мин аның хәлен аңлыйм. Ул үз эшен бик ярата, кешеләрнең матур киенеп йөрүләрен күреп шатлана, үз һөнәре белән горурлана. Эш остасында гына була торган профессиональ горурлык анда. Шагыйрь әйткәндәй, «бер горурлык яна битләрдә!»
Кайда да булса берәр җирдә кулына «Казан утлары» тоткан кешене очратсам, таныш өемнең әстәлендә шул журналны күрсәм, я булмаса, аның турында сөйләшеп торуларын ишетсәм, мин дә шул танышым кебек шатлана идем. Без чыгарган журнал бит ул дип әйтәсем, я аларның сүзләренә кушылып журналның хәлләре турында сөйлисем килә иде. Әле булса шул хиснең миндә беткәне юк.
Гомернең ун елдан артыгы шушы редакциядә эшләп узган, журналның йөзләгән санын чыгаруга кул тигән, көч кергән. Кемнәр белән генә кара-каршы утырып сөйләшенмәгән дә шул елларда, күпме генә кеше белән хат-хәбәр алышынмаган, нинди борчулар һәм мәшәкатьләр кичерелмәгән. Барысы да әдәбият өчен, халкыбызның культура мирасы хакына. Әнә Гаградагы язучылар иҗат йортыннан Шәйхи ага Маннур хаты килгән. Без күрсәткән фотоны ошатмаган, үзенең яңасын җибәрә алмавына борчылган һәрвакыттагыча, уенын-чынын бер итеп.
Малеевкадан Фатих Хөсни яза: «Гыйльмениса» апаны, машинкадан соң, монда бик тәмләп, бер карап укып, каләм тидерәсе җиренә каләм тидереп чыктым. Яңа ел номерына бик аптырау хәлендә калсагыз— әйбернең соңгы ноктасы куелган. Әгәр хәзердән үк «җиз иләктән» үткәрә башлыйбыз дисәгез, бүген үк почта белән җибәрәм».
Редакция сотрудниклары белән җыелып, Ялтадан Гариф Ахуновның (аның редактор булып эшләгән вакытында) күңелне күтәрә торган хатын укыйбыз.
«Монда типографиядән Скороходова дигән ханым ялга килде Ул безнең журналның бик төгәл һәм тыныч эшләнүен, ай башында ук чыгуын мактады «Беренче сан безнең кулда инде. 2—3 битләрдә фотолар бар» дип тел тегел әйтеп бирде. Миңа ул хәл, әлбәттә, күңелле булды». Журналның менә шулай тетел һем тыныч эшләнүе өчен редакция бүлмәләрендә бик күп тынгысыз көннәр кичерергә туры килә иде безгә. Күз карасын талдырып.
Калын-калын кулъязмалар укудан башлана ул эш. Аннан соң редколлегия утырышларында кызып-кызып бәхәсләшүләр. Хәтердә әле, талантлы гына бер прозаикның яңа повестен «сүтәргә» туры килде. Әлбәттә, ул безгә рәхмәт әйтеп утырмады, утырышның ахырында үпкәләп үк чыгып китте. Аның каравы, тынычлангач, бераз суына төшкәч, әсәрен өp-яңадан эшләп килде. Кайчагында журналга кирәк материалның нинди санга керүе турында да кызып-кызып бәхәсләшә торган идек. Менә шуннан соң гына башлана инде ул типографиягә төшәсе санны эшләү. Андый көннәрне үзем утырган кечкенә бүлмә штабка ошап кала. Тимер-бетон стеналар һаваны начар үткәргәнгә, бүлмә ишеге төбенә кадәр ачык. Хәер, ул болай да ябылып тормас иде. Бүлекләрдә эшләүчеләр, корректорлар, машинисткалар минут саен кереп-чыгып торалар: бер материалны кыскартасы бар, икенчесенен исемен алыштырырга кирәк, бу сүзне язучы үзенчә язган, ә сүзлектә ул башкача алынган — хәл итәсе бар.
Шул арада командировкага җыенучы берәр автор килеп керә. Аның белән сүзең бетми, телефон шалтырый — автор корректураларын укыган, төзәтүләр белән риза түгел...
Ярата идем мин шундый тыгыз, тын алырга да вакыт булмаган көннәрне. Хәтта журнал басылырга төшеп киткәч, бушап калган тыныч көннәрдә бераз күңелсезрәк тә була башлый.
Безнең эштә тагын бер күңелле вакыт — журнал басылып бетәр алдыннан сигнальный экземпляр киләсе көннәр була. Менә техник редактор бер кочак журнал күтәреп килә. Аңар ияреп үк бүлмәгә башка иптәшләр кереп тула, кулдан тартып алгандай журналны алып бетерәләр, кайсы утырып, кайсы баскан көйгә, тиз-тиз актара башлыйлар. Ул сандагы һәр материал таныш югыйсә, бәхәсләшә-тартыша төзәтелгән, кат-кат укылган. Шулай да күрәсе килә, журнал булып төпләнгәч ничегрәк чыкты икән: материал кеше күзенә күренерлек итеп урнаштырылганмы, матур хәрефләр белән җыелганмы, буявы тигез төшкәнме...
Бу минутларда безнең барыбызны да айлар буе тырышып эшләгән эшебезнең нәтиҗәсен яхшы итеп күрәсе килү тойгысы биләгән була — үз эшебез белән горурланасы килү, профессиональ горурлык тойгысы. Бәхетле язучы редакция казанында кайнап ала, дип уйлыйм мин. Анда бит кешене генә «өйрәтеп» утырмыйсың, үзең дә күп нәрсә аласың. Редакциядә эшләү төгәллеккә, җыйнаклыкка, үзеңнең язганнарыңа редактор күзе белән, объектив карарга өйрәтә. Шуларның иң әһәмиятлесе — син әдәби процессның иң уртасында, син заманның әдәбиятка булган таләпләрен һәрчак якыннан сизеп, белеп яшисең.
Поэзия бүлегендә эшләгән Нури ага Арслановның: «Бу яшьләр белән аралаша-аралаша үзем дә яшьләрчә яза башладым әле» дигән сүзе хәтердә. Редакциягә инде яшьләр килде. Алар да безнең кебек җаннарын биреп эшлиләр, хәтта яшьләрчә кызыграк та итеп эшлиләр әле. Журналыбызның олы бәйрәме көннәрендә мин аларга уңышлар телим. Профессиональ горурлыкны югалтмасыннар.