Логотип Казан Утлары
Публицистика

Гәүһәр Хәсәнова (Мәһдиева)

Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиева 1959 елда Татарстаннын Арча районы Казанбаш авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе—булачак галим һәм халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев. әнисе—Лилия Бәширова (халык язучысы Гомәр Бәшировнын кызы). 1960 елда Мәһдиевләр гаиләсе Казанга күчеп килә 1976 елда Гәүһәр Мәһдиева Казанның 126 урта мәктәбен. 1982 нче елда— Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый 1982 елдан Казан педагогика институгынын рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасында ассистент булып эшли. 1984-1987 елларда Казан дәүләт университетында аспирантура үтә. 1988 елда Урал дәүләт университетында (хәзерге Екатеринбург шәһәре) рус әдәбияты тарихы буенча кандидатлык диссертациясе яклый 1990 елда Г Хәсәнова Татарстан китап нәшриятына матур әдәбият редакциясе редакторы булып эшкә килә һәм бүгенгәчә анда хезмәт итә Татарчадан русчага тәржемә итә башлавы 90 нчы елларга туры килә. Беренче тәрҗемәләре “Идел" журналында басыла. Бу өлкәдә үзенең остазлары һәм ярдәмчеләре итеп ул Сергей Малышев. Роза Кожсвниковл. Рөстәм Сабировны саный Г Хәсәнова тәржемә иткән авторлар арасында—Аяз Гыйләжев. Марсель Галиев. Ркаил Зәйдулла. Әхәт Гаффар. Зиннур Хөснияр. Фа кил Сафин. Әнәс Хәсәнов. Фәнис Яруллин һәм башкалар Әдәби әсәрләрдән тыш. Гәүһәр Хәсәнова күп кенә публицистик һәм мемуар язмалар тәржемә итте Г Хәсәнова тәрҗемәләре “Идел". “Татарстан". "Наш совремснник" журналларында дөнья күрде. Фәнис Яруллиннын “Йөртә безне язмышлар" исемле повесте 2000 елда өч телдә аерым китап булып чыкты, русчага тәржсмәсен (“Былинка на встру") Г Хәсәнова эшләде 2005 елда Татарстан китап нәшрияты “Мөхәммәт Мәһдиев: Язучы турында замандашлары" исемле китап-альбом бастырды Китапнын концепциясе, төзелеше, фото һәм әдәби әсәрләр, интервью, көндәлек дәфтәрләрдән өзекләр сайлап алу язучының кызы Г Хәсәнова тарафыннан эшләнде Быел Татарстан китап нәшрияты Г Хәсәнова тәржемәсендә татар язучыларынын хикәяләре җыентыгын рус телендә бастырып чыгарачак Татар әдәбиятының матур үрнәкләрен русча укучыларга җиткерү әдәбиятыбызның мөһим бурычларыннан берсе Бүгенге көндә Гәүһәр Хәсәнова Мөхәммәт Мәһдиев һәм бүгенге талантлы татар язучыларынын әсәрләрен тәржемә итү белән мәшгуль.