Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖАН УЧАГЫ

Жир йөзендә яшәүче һәр милләтнен рухи куәте язма әдәбият ядкарьләренең бөеклеге белән билгеләнә. 1922 елның май аенда тәүге тапкыр балкыган “Казан утлары” журналы тарихы да шул жәһәттән аеруча әһәмияткә ия 84 ел эчендә аның битләрендә басылып чыккан, татар әдәбиятының олы казанышлары булырдай иң мөкаммәл тезмә һәм чәчмә әсәрләр Илдәге халәтне, “раушан көзгедәй", дөрес чагылдыра, гүяки вакыт агышы шулай мәңгегә ташка басылып бара. “Казан утлары” тора-бара Ил, Ватан утларына әверелеп, татар галәменә нурлар сирпеп, милләтне жылы, якты учагы тирәсенә жыеп, жылытып яши. Хәтәр жилләр чыгып, давыл купканда да мәҗмугабызның изге утлары сүнми балкый. Әле күптән түгел 1000 еллык бәйрәмен билгеләп үткән мәһабәт мәркәзебезнең йөзек кашына тин журнал ул—“Казан утлары”! “Казан утларьГның һәрбер санын мәгърур Аккошка тинлисе килә, һәр ел саен милләт күгенә 12 Аккош күтәрелә. Һәм, ниһаять, көткән көнебез килеп җитте — милләтебез күгендә 1000 гүзәл Аккош йөзә! Бүген бөтен татар милләтен, каләмдәшләребезне, бер-беребезне “Казан утла- рьГнын 1000 нче саны чыгу белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз! Кадерле редакция хезмәткәрләре, фидакарь каләмдәшләребез! Сезнең белән бергә сөенәбез, Сезгә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез, чөнки без гомер-гомергә бергә яшәдек, ижат иттек, үстек, милләт сагында тордык. Шуна күрә “Казан утларьГның бәйрәме — Татарстан язучыларынын да олы бәйрәме ул!