Логотип Казан Утлары
Хикәя

УЯНУ

Яшен утыдай якты нур булып чагылып үттен дә, күпме кызларга хәсрәт салдын. Сөю хәсрәте! —Өйләнгән микән? —Гаиләсе, баласы бармы? —Бу хәтле дә чибәр кешенен берничәдер әле... Табынучылар да, тагылучылар да булды үзенә. —Бар, бар аның гаиләсе! —Тагын томрап торган ике кызы да бар. «Әтием», дип өзгәләнеп, янында бөтерелеп кенә йөриләр, ди. —Ә үзе нинди яшь чырайлы! —Бер дә ике балалы ир, димәссен. —Бәлки, гаилә камытын хатыны җилкәсенә ташлап, үз рәхәте өчен генә яши торган кешедер? Андыйлар күп бит хәзер. Читтән карап, сокланып йөргән бу танышыма һич тә тел тигертәсем килмәсә дә, эндәшмәдем. Бары тик күңелемне дә, үземне дә ераккарак кына алып киттем. Еллар үтте, һәрвакыт күз алдымда торган мәһабәт гәүдә тоныклана төште. Шулай, хисләремне йөгәнләп дигәндәй, сүлпән бер тынычлыкта калып яшәп ятканда, теге нур көлтәсе алдыма кабат килеп төште. Әйтерсең, җыры белән серен дә чиште. Мәхәббәтем чакыра дип белеп. Егылып төштем Күктән. Күләгәңне Сөю диеп уйлап. Ялгышканмын, иркәм! Көтәм нурлы күзле—берне, Көтәм якты йөзле—берне, Көтәм сихәт сүзле—берне, Көтәм, көтәм, көтәм! Аерылган!.. Ә нигә ул? Бәлки сүз авторы аерылгандыр? Ә бәлки кемнеңдер соравы буенча язылган шигырьдер? Хәзер җыр сөюче акчалы эшкуарлар күп бит... Бу урынсыз бәхәсне башымнан тиз кудым кууын. Ә йөрәк кузгалды... Үзем Аны тыңлыйм, үзем эссе көндә йотлыгып эчелә торган чишмә суыдай. Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА - шагыйрә, прозаик, "Мизгел". Яңгыр җиле". "Таң чыгы" һ. б. китаплар авторы. Казанда яши. голт-голт жыр йотам. Асылкош тотгыммени? Кониерт тәмамлануга, шул кош канатлары белән җилпенеп, тамаша залыннан очып чыктым да. Ул пәйда булырга тиешле ишек ягына чаптым. Анда миннән күпкә алданрак килеп тезелгән кызлар, яшь хатыннар Тик минем һич кенә дә исем китмәде Әрсезләнеп, алар арасына да барып кысылмадым. Мина калса, менә-менә ул килеп чыгар да, аяк очларыма басып ишектәге һәр хәрәкәтне сагалап торган күзләремне күрер һәм бер көтү булып болганып торган атеге «фәрсшталәр»не куллары белән аралап, алай гына да түгел, аларнын берсенә дә илтифат итмичә, мина йогерер. мина килер кебек тоелды Чөнки, миндәгедәй сөю хисе, миндәгедәй тартылу—боларнын берсендә дә юктыр, дип уйладым. Килеп кочагыма керер дә: «Йөрәген магнитмы атлә синен. тәки тартып алдын бит!..»—дип пышылдар күк. Әмма бу чынга ашмастай. фәкать мин күрергә теләгән төш кенә. Алай диюем дә дөрес түгелдер ате. Төшләр бит йоклаганда гына керә. Ә мин көпә-көндез дә төш күрәм шикелле Аяк өсте йоклыйм микәнни? Йокыга тартым, һич кенә дә айный атмыйча хыялга чумып йөргән бу халәт—дөньяда тине булмаслык дәрәжәдә гашыйк булуымнан иде! Дөресрәге, әлеге котылгысыз хиснен. киредән кайтып, бөтен барлыгымны боргычлап алуыннан!.. Йөрәгем әйтеп-аңлатып булмаслык дулкынлану белән сөйде' Акылым: тыел-тыел, житте-житте,—диеп, өзлексез миемне төйде' Әмма... Ходай Тәгалә җанымны барыбер анын янына чөйде Бу хәл ничек булдымы? Көтмәгәндә. Әйе, көтмәгәндә куркыныч хәбәр җиткерделәр: «Хастанәдә. хәле бик авыр. Кан да, тән дә кирәк икән»,—диделәр. Янына йөгердем Андый талантларны бәллүр савыт эченә куеп, җил дә тигермичә сакларга кирәк тә бит,—дип типкән йөрәгем—хастаханәгә барып җиткәнче үк бер башыннан ярыла башламады микән?.. Чынлап та. Ул юл һәлакәтенә очрап, хастаханәдә ята икән. Янган җирләрен ямарга яшь тән тиресенен кирәк булуы да дөрескә чыкты Чиратка язылдым Тик шунда ук, бөтен вөҗүдемне калтыратып, курку биләп алды. Кан бирергә теләүчеләр дә байтак. Әгәр кирәгем калмаса? Чакырып кертелгәннәрне узып ин алга барып бастым да. шәфкать туташыннан тәнемне карауларын үтендем —Зинһар өчен, минем тиремне алыгыз! Минем тирем анын тәнендә тиз савыгачак. Чөнки мин Шәфкать гуташы йөземә күтәрелеп карады Мин анын саен батыраеп: —Чөнки минем күзәнәкләрем анын тәнендә бербөтсн булып яшәргә тели!— дидем. Минем фамилиямне кечкенә-кечкенә кәгазьләргә яздылар Дөресрәге, канымны, йөрәгемне, тикшерергә алып кереп киттеләр Менә мин Анын белән бер бүлмәдә, рәттән диярлек куелган койкада ятам. Арабыз һич кенә дә ерак түгел Димәк, мин Ул сулаганны сулыйм. Ул күргәнне күрәм. Ә юк. Ул күрми биг әле Бик тиздән мин дә күрмәс булдым. Шәфкать туташы кан тамырыма наркоз җибәрә Бөтен көчемне куеп йокламаска, ни гамәл кылганнарын карап ятарга тырышсам да. күзләремне йомганмын. Ә уянганда?. Хәтта минутка да тулмаган кебек тоелган теге илаһи бергәлек юкка чыккан иде. Мине башка бүлмәгә күчергәннәр. Күзләремне ачтым да. хәлсез исәнгерәү белән изелеп тын калдым Янымда табиб белән берничә шәфкать туташы басып тора иде Ниндидер шаярту сүзләре әйтеп көлдерергә, дуслык өчен утка да керергә әзер торуымны күпертеп күрсәтеп, коч бирергә тырыштылар булса кирәк Ә минем уйларым үземнән бигрәк Анын турында Ашыгып -Аңына килдеме? Тәненә яна тире теккәнне аңладымы -дип сорадым Соравымны үзләренчә кабул иттеләр булса кирәк. —Савыккач, барысын да әйтербез. Икегезне бергә күрештереп, тирене сездән күчерүебезне дә сөйләрбез. Әле аның яралары ул гына түгел. Син, әйдә, үзен тизрәк ныгы!—дип күнелемне юаттылар. Алар чыгып киткәч, минем башыма: «Нишләп сорамадым инде, тагын нинди яралары бар икән, тагын нәрсә кирәк икән?»—дигән уй килде. Бөерем икәү, икесенең берсен бирергә риза. Күзләрем икәү—аларнын да берсен арттыра алам. Ә йөрәк кирәк булса? Бирә аламмы мин йөрәгемне?.. Ә нигә бирмәскә? Чөнки мин үлмим булып чыга бит Тәнемне генә күмәләр, ә йөрәгем Анда, Анын күкрәгендә яшәп ката. Анын кул-аякларын хәрәкәткә китереп. Анын белән бергә җырлап, көлеп. Мин торырга, табибларга шул фикеремне җиткерергә теләп урынымнан калкындым. Ярый әле, яраларымны кузгатмас өчендер, ятагыма нык кына итеп бәйләп куйганнар икән үземне. Шулчак кемдер йомшак куллары белән җилкәмнән тотты да: —Нәфисә апа, сезгә торырга ярамый. Нәрсә кирәк, әйтегез, барысын да үзем эшлим,—дип, баш очымнан чыгып каршыма басты. Карашыннан сылу мөлаемлык бөркелеп торган бу кыз-хатын, ак халат киеп куйса да. шәфкать туташы түгел иде. —Сез кем?—дип сорадым мин аннан, чибәрлегенә таң калып. —Кызы. Әтиемнен кызы!—диде ул, тагы да ягымлырак итеп. Аннан акланган сыман:—Мин ана үзем дә бирә идем тиремне, авырлы булгач, алмадылар,— диде. «Шулкадәр яшь башыгыздан тормыштамы»,—дигән гаҗәпләнү тойгысы беләндер: —Ә-ә, сез кияүдәме?—дип сорадым —Ирем белән бергә иде алар. Иремә берни булмаган, ә менә әтием... —Талант ияләре үзләрен саклый белми.—дидем мин каршымда күз яшьләрен коеп басып торган ханымга. Минем аны елавыннан тизрәк туктатасым, уйларын икенче якка юнәлтәсем килде. Авырлы чагында борчылырга ярамый. Туачак балагыз турында уйлагыз, дип үгетләргә теләсәм дә: —Исемегез ничек?—дип сорадым. —Нургөл,—диде ул. —Нургөл? Нур-гөл, кызык Гөлнурлар күп, ә менә Нургөл дигән исемне беренче ишетәм. Бер карасаң, бик матур, янача. Нигә һаман кешенекен кабатларга?—дидем мин. Нургөл тагын да яктырыбрак китте. Тагын да назлырак итеп, мина тагын да якынрак килеп, хәтта күпмедер иелә төшеп: —Әтием куйдырган исем ул. Әтием гел шулай матур һәм үзенчә яшәргә ярата иде,—диде. «Иде» сүзе мине сагайта куйды. Куркынып: —Хәле ничек әтиеннен? Әллә?.. Кыз үксүен арттыра төште. Ходаем, үлмәгәндер бит?.. Шунда ук, андый очракта кызы минем янда басып тора алмас иде дип, үз-үземә җавап бирдем. Алай да, кискенрәк тавыш белән, ашыгып: —Хәле ничек әтиеннен? Табиблар нәрсә әйтә?—дип, соравымны кабатладым. Ул, елавыннан туктап, әтиемә шушындый тупас кешенен тиресен күчерделәрмени, дигәндәй, яшьле, сөрмәле күзләрен тутырып мина карады. Аннан: —Бераз көтик әле. Йөрәге әйбәт тибә,—дип әйттеләр,—диде. Мин, ниндидер эчке бер күтәренкелек һәм шатлык белән: —Димәк, минем йөрәгем кирәк түгел,—дип әйтеп салдым. Аннан, кычкырып әйткән әлеге яшерен уемны: —Йөрәге сау, димәк! Йөрәге исән булгач, үзе дә тереләчәк, Алла боерса!—кебек жөмләләр белән акларга тырышып, йомгаклап куйдым. Ләкин авыздан чыккан сүз—очкан кош. диләр. Үз колакларына үзе ышанмый басып торган Нургөл: —Нәфисә апа, әллә сез йөрәгегезне дә бирергә уйлаган идегезме?—дип сорады. Мин мондый сөальнен булу ихтималын алдан ук чамалаган идем. Ждвабым әзер булганлыктан, бер дә каушамыйча: —Нәзерем бар иде.—дидем —Нәзер'’ Хәтта йөрәгегезне бирергә нәзер әйттегезме'’—диде Нургөл, тагын да ныграк гажәпләнеп. Аннан, тулы микән сон бу дигәндәи. йөземә текәлеп карады, башын чайкап.—сәер, бик сәер.—дип өстәде. Әлеге минутта Нургөлне мина күз-колак булу вазифасы түгел, әтисенен тәненә ниндидер тилемсә хатыннын тиресе эләгүе борчый башлады шикелле. Борчылмассың.” Әнә. котырган эт тешләп, селәгәе генә эләксә дә Кыз шулай уйлагандырмы, юкмы, белмим. Болар минем күнелемә килгән шикләнүләр иде. Ә ул элеккечә ягымлы калып: —Нәфисә апа, әтием урынында башка берәү булса, ана да йөрәгегезне бирер идегезме?—диде. — Кан кирәксә—кан. жан кирәксә—жан бирермен,—дидем —Жан— йөрәктән башка тәндә кала алмый бит инде,—дип киеренкелекне йомшартырга тырыштым. —Ә сезне нәрсә шулкадәр дәрәжәдә тетрәндерде сон’ Хәтта жаныгыз. йөрәгегез белән саубуллашыр дәрәжәдә?—дип төпченде Нургөл. —Мәхәббәт,—дидем мин салкын гына,—Мәхәббәт —Әстәгьфирулла?! Сез дөньядан киткәч, биреп калдырылган ул йөрәк белән икенче яртыгыз нәрсә эшли ала инде?—дип гаҗизләнде Мин эндәшмәдем Нургөлнен кайбер сорауларыннан әтисеннән көнләү билгеләре чагылып үтсә дә, анын инсафлы, яхшы тәрбия алуы аермачык күренеп тора иде. Тату, олы сою белән яшәмәгән гаилә балага мондый күркәм тәрбия бирә алмый. Үземнен йөгәнсез хисләремә баш була алмаган очракта, әтисен озелеп яраткан бу баланын бәхетенә нинди күләгә төшерә язуымны анлап, оялдым Жир убылсын да. караватым-нисм белән төшеп китсәм иде, дип уйладым Аннан акылыма килеп: Ә, нигә мин үземне жир йоту ын телим сон әле? Нинди җинаять эшләдем?— дип гасабыйлана башладым. Мин бит фәкать гашыйк булдым' Бер күрүдә, беренче күрүдә! Беркемгә белгертмичә, беркемгә бернинди кайгы китермичә яшерен бер дөрләү, яшерен бер тетрәнү кичердем! Ярату һәм сөя алу гөнаһ була димени?! Нур агымы булып килгән бу илаһи сөюдә, айныту өчен җибәрелгән менә бу тән газаплары да Ходай тарафыннан тәгаенләнгән эштер, дип фаразладым. Һәм бу яну-коюләремнән вакытында тукталырлык сәбәп күрсәткәне өчен Ходаема рәхмәтемне әйтеп, үзем белгән «Әлхәм» догасын укып кундым «Әлхәмдү лиллаһи раббил гәләмин. Әррахмәнир-рачим - Шул вакыг безнен бүлмәгә табиб килеп керде Минем у йга чумган йоз - кыяфәтемне күреп: —Әллә яраларыгыз сызлыймы?—дип сорады Беләзек турыннан тотып, йорәк тибешен тынлап карады Мин: —Түзәрлек,—дип жавап бирдем. Дөресен генә әйткәндә, яшьлек кайнарлыгым белән мин үземнен дә авыру икәнлегемне: мина да тынычлык, күтәренке кәеф зарур булуын бөтенләй онытып җибәргәнмен Шулчак Нургөл табибка якын ук барып: —Әтиемнсн хәле ничек?—дип сорады —Беләсезме,—диде табиб, җанланып китеп.—алга китеш бар сыман Кычкырып әйтергә, дөресрәге, алдан вәгъдә итәргә ярамаган тау кадәрле бу шатлыкнын чынлыгын—анын елмаю кунган иреннәреннән, өмет очкыны балкыган күзләреннән дә укырга була иде. Мин мона чиксез сөендем. —Рәхмәт!—диде Нургөл, күккә күтәрелергә әзер кош баласыдай, канатланып.—Без әтиебезне шуның кадәр дә нык яратабыз, аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз. Сезнен кулларыгызнын тылсымы алдында тез чүгәргә дә әзер без! —Анысы кирәкмәс,—диде табиб, мәрхәмәтле елмаеп. Аннан сүзне мина күчереп:—сезгә Нәфисә туташ, һичшиксез йокларга, ял итәргә кирәк! Нигәдер бик борчылган кебек күренәсез, шундый зур батырлык эшләгән кешегә болай бирешергә ярамый,—дип, чыгу юлына атлады. Күңелле хәбәрдәндер, мөгаен, бәлки табибымның игьтибарыннандадыр, давылдан сон килгән дымык көн кебек, җанымны йомшак бер тынычлану хисе биләп алды. Янымда утырган Нургөлнең ефәк кебек нәфис кулларыннан сыйпап: —Әтиегез, һичшиксез, тереләчәк, Нургөл! Яшәтү теләге зур булган тәнне җан ташлап китә алмый ул!—дидем.—Амин, шулай булсын! Сезгә дә бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Нәфисә апа! Әнием исеменнән дә, сеңелем исеменнән дә рәхмәт сезгә!—диде Нургөл. Тәнемне чымырдатып эсселек йөгерде. Яраларым тирәсендә нәрсәдер тартылды, нәрсәдер өзелгәндәй тоелды, күз алларым кинәт караңгыланды. Табибтан сон ук кереп җиткән шәфкать туташы бер-бер артлы берничә укол кадады. Күз кабакларым авыраеп, караңгылыкка чумдым. Уянганда, кояш чыгышы ягыннан тәрәзәгә якты нур бөркелә, ә Нургөл урындыгында тагын да сөйкемлерәк икенче бер кыз утыра иде.