Логотип Казан Утлары
Публицистика

"ТУГАН ҖИРЕМ ДӘ, ТУГАН КӨНЕМ ДӘ—ИКӘҮ..."

.. Кем ул Кадим Җәмит? 1999 елда Лондонда нәшер ителгән «Татар энииклопедик сүзлеге»ндә анын турында «Җәмитов Кадим Жәлил улы (1946 елда туган) сынчы «Су анасы- (1990), -Тукай- (1985). -Замандаш—татар мәдәнияте эшлек леләренен портретлар сериясе (1992). Казандагы -Хөррият- скульптурасы (1996) авторы, 1973 елдан бирле Мәскәүдә яши-, диелгән Әйе, 2001 елда дөнья күргән «Кто есть кто в татарской обшине Москвы- белешмә-китабындагы ике йөздән артык милләттәшебез арасында Кадим Җәмит тә бар Анын ижатына бу басмада бер бит урын бирелгән, фотосурәте дә урнаштырылган Аның тормышы, бигрәк тә балачагы бер дә гади узмаган Сез мона, алга табарак укыгач, тулысынча ышанырсыз Мин аны кырык елга якын беләм дип курыкмыйча әйтә алам. Моны раслый торган дәлилем дә бар: шәхси альбомымда 1968 елның 9 Маенда— Җиңү бәйрәмендә жырчы Эльбрус Сибгатуллин, рәссам баянчы Вил Гарипов, нәфис сүз остасы Хәйләр һадиев (өчесе дә вафат инде, бу язмам аларга дога булып барып ирешсен) һәм Кадим Жәмитов бергәләп Шәмәрдәндә төшкән фоторәсем саклана Лөрестэн дә, Кадим гомере буе Вил Зариф улын үэенен остазы итеп саный, аны хөрмәт итә Җырда әйтелгәнчә, юкка түгел, юкка түгелдер Бик иртэ рәсем сәнгате белән мавыга башлаган Кадим. Иске Икшермәдә чагында ук, Шәмәрдәндә балаларга рәсем дәресе бирүче, шул бистәдәге промкомбинат клубын да житэк ләүче, Саба-Шәмәрдән урамнарын Ленин сурәте һәм урак-чүкеч төшерелгән пла кат-өндәмәләр белән бизәүче рәссам турында ишетә һәм ярты юлын жаяү. калга нын машина белән анын янына килә Ижаудагы Удмурт педагогия институтында белем алган кин күнелле Вил абыйсы аны жылы кабул итә һәм бик теләп гамәли дәресләр бирә башлый Тора-бара Кадим остазы укыган институтның графика сәнгате бүлегенә керә Ә инде 1969 елда, яшем җитеп, мин хәрби хезмәткә алынгач, безнең юллар аерылды 1996 ел. Мине, инде унбиш ел район газетасын җитәкләүче мөхәррирне ул Рәссам Кадим Җәмитовр Тукае вакыттагы хакимият башлыгыбыз Фәрит Гыйльмиев үзенен бүлмәсенә чакырып шалтыратты —Мәскәүдән Икшермә мәктәбендә бергә укыган сабакташым кайткан Киңәшләшәсе мәсьәлә бар иде.—диде ул. Килдем, башлык бүлмәсенә кердем. Бу мизгелдә район хуҗасы үзе телефоннан сөйләшә иде... һәм . Чирек гасырдан сон булса да. Кадим белән бер-беребезне бик тиз танып алдык Җылы итеп исәнләштек. Бу минутларда Фәрит Гыйльмиевич та бермәлгә аптырап калды һәм: —Сез ничек танышлар әле?—дип сорады. Олы сәнгатькә юл ярганчы Кадимгә шактый сикәлтәләрне узарга, дөньяның ачысын-төчесен татырга туры килә. Ижау педагогия институтында төп белгечлек буенча дәресләрнең тирәнлеге, масштабы аны канәгатьләндерми башлый. Өч курсны бетергәч, ул Мэскәүгә китә һәм Югары сәнгать техникумына укырга керергә омтыла Аннары армия сафларына алына, анда да рәссам-сынчы «айт-два»га йөрми. 1973 елда янадан Мэскәүгә кайта. Башта СССР Рәссамнар берлеге каршындагы иҗат яшьләре берләшмәсенә йөри Аннары биш ел буе Владимир Табах остаханәсендә сәнгатьнең нечкәлекләренә төшенә. Якташыбыз шунда профессионал булып китә. Гипс, таш, агач, бронза, шамот (эреп, пыялаланганчы яндырылган аерым төр үзле балчык) кебек материаллардан күп кенә сыннар ясый 1983 елда ул Россия рәссамнар берлеге әгъзасы итеп кабул ителә. Иҗади әсәрләре дә күргәзмәләрдә еш күренә башлый. "Курайчы» дип исемләнгән сыны тәүге мәртәбә 1971 елда автономияле республикаларның Бөтенсоюз күргәзмәсендә урын ала. Якташыбызга 1985 елда Германиядә уздырылган «Сын- сурәт һәм мохит» дигән тематик күргәзмә яна уңышлар китерә. Анын бакырдан чокып эшләнгән «Шатлык» исемле әсәре табигый зурлыгында хатын-кыз сыны була. Аңа бик олы бәя бирелә һәм Мәскәүдәге атаклы Третьяков галереясенә сатып алына Хәзер инде Калимнен ундүрт әсәре әлеге галереяда урын алып тора Бу язмада К Җәмитнең барлык иҗат җимешләрен дә санап чыгу мөмкин түгел, әлбәттә. Анын талантының үзенчәлеге шунда: ул милләтебезнең рухына, хис- тойгыларына. эхлакый-эстетик көченә, нечкәлекләренә тирән үтеп керә. Мәсәлән, Санкт-Петербургта «Татар-91» күргәзмәсендә анын «Мөселман карты» аеруча зур уныш казана Гомумән, мөхтәрәм якташыбыз иҗатында татар милләте вәкилләре зур урын алып тора, хосусан үзебезнең милли сынлы сәнгатебезне үстерүне максат итеп куя ул. Ә инде Австриядә булып үткән күргәзмәдән аның «Савыгу» әсәрен Венадагы Милли нәфис музей сатып ала. Хәзер ул андагы бер мәйданны бизи. Кадим Җәмитов иҗатында Тукай һәм аның замандашлары Галиәсгар Камал. Сәгыйть Сүнчәләй, Камил Мотыйгый. Фатих Әмирхан. Сәгыйть Рәмиев һәм башкалар образлары кин урын алып тора Анын бигрәк тә Г Тукай әсәрләренә, татар халык иҗатына ихтирамлы булуы күзгә ташлана. Бу темаларга сынчының 1990 елда Мәскәүдә беренче шәхси күргәзмәсендә булучылар аеруча игътибар итә. Монда анын төрле жанрдагы утыз дүрт әсәре куелган була. Ул 1991елда Казанда татар сәнгате күргәзмәсендә катнаша. Анда Мәскәү. Санкт-Петербург. Уфа. Алма-Атада яшәүче иҗатчыларның хезмәтләре күрсәтелә. К. Жәмитовнын унике әсәре аеруча югары бәяләнә Ә инде 1994 елда анын шәхси күргәзмәсе •Казан» милли мәдәни үзәгендә ай буе эшләде Аны ачу тантанасында районыбыз делегациясе дә катнашты. «Исеме дә. эш-хезмәтләре дә болгар-татар халкының бәгырь үзәгенә җуелмас рәвештә язып калынган Бакый Урманче. аннары Васил Маликов. сонында Кадим Җәмит иң мәртәбәле бер сынчыбыз сыйфатында хөрмәтләнергә, кадерләнергә лаек булган шәхесләребездән берседер».—дип язды үзенең «Оста дөньясы» дип аталган бәяләмәсендә танылган прозаик Әхәт Гаффар ..Кадим Казанга Австрия. Чехо-Словакия Германия. Франция. Бөекбритания. Япония. Америка, Корея. Канада кебек илләрдәге күргәзмәләрдә катнашканнан сон Мәскәү аркылы кайтып төште Шулай итеп сынчынын язмышы башта СССР башкаласында сыналды Ә бит байтак шәхесләр, киресенчә Казаннан Мәскәүгә китәләр. Хәзер Кадим Жәмитов башкалабызда, районыбызда еш була Сабалыларга билгеле булганча, ул 1995 елда Татарстан милли музеенын райондагы филиалына бер дистә ижади эшен бүләк итте. Алар арасында дөнья күләмендәге танылган икенче якташыбыз—академик. Татарстанның Г. Тукай исемендәге Лэүләт бүләге лауреаты Әбрар Кәримуллин бюсты да бар иде Әлеге тантанада атаклы китап галиме Әбрар ага үзе дә катнашты (Биредә Кадим Жәмитнен Ә Кәримуллин кебек танылган утызлап татар шэхесләренен бюстпортретларын эшләвен дәвам итүен дә искәртү кирәктер) Бу изге гамәле белән Кадим әфәнде үзен талантлы гына түгел, киң һәм юмарт күнелле. туган ягына тугрылыклы изге җан икәнен дә күрсәтте 2005 елга аяк басканда ул үскән төбәге булган Икшермә авылындагы “Тургай* балалар йортына—Тукай бюстын бүләк итте Бөек шагыйребезнен тууына 120 ел тулу унаеннан. анын бюстларын тагын биш-алты мәктәпкә тапшырды Еллар үткән саен Кадим Жәмит ижат иткән «җанлы сыннар- саны арта тора. Жәлилнен Оренбург шәһәрендәге һәйкәле дә аныкы. Татарстан Республикасының Президенты Минтимер Шәймиев. Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы Нургали Миннеханов бюстларын да Кадим Жәмит ясады Нурлатнын үзәк мәйданына куелган шәһәр символы Нурлы Атнын авторы да безнең якташыбыз Атаклы артист Владимир Дуров нигез салган -Жанлеклэр театры* бар Мәскәүдә. Шунын 75 еллыгы унаеннан үзе ясаган жәнлекләр-кошлар күргәзмәсе белән Кадимне да чакыралар Биредә сынчы ижаты белән юбилейга килгән КПССнын Мәскәү шәһәре комитеты беренче секретаре Виктор Гришин (1914— 1992) таныша һәм соңыннан К. Жәмит аның әмере белән башкаланың дэрәжәле районыннан өч бүлмәле фатир ала. Гаилә хәленә килгәндә, жэмәгате—үзебезнең Иске Икшермә авылы тумасы Нурзия белән матур тормыш корып, бер кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерделәр Хәзер Рәзидә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында белем ала Гали (борынгы шагыйребез Кол Гали күздә тотылып кушылган) эле мәктәптә укый Гаилә башлыгы, танылган сынчы булу өстенэ. әдәби ижат белән дә мавыга Анын хикэя-эсселары республика газета-журналларында әледэн-әле басылып тора Кадим Жәмит үзенең гыйбрәтле балачагы, яшүсмер чоры, армия хезмәте еллары гомумән, шәхси тормышы турындагы күләмле автобиографик повестен төгәлләп килә. Менә шушы урында бу язманын авторына, бәлки, нокта куярга да кирәк булгандыр. _ Әмма, менә шуа -эмма-лар жанны телгәли шул Әлеге очеркны әзерләгәндә мина шактый чыганаклар—энциклопедияләр, китап-белешмэлер актарырга Академик Әбрар Каримухшм у имең бюсты янында. (Саба) 1 0 . . к у . м героемнын тэржемәи хәле турындагы мәкалә-бәяләмәләр белән танышырга туры килде. Аларнын барысында да: -Кадим Җәлил улы Жәмитов Саба районының Олы Арташ авылында 1946 елнын 15 январенда туган».—дип язылган. Юк! К Җәмитов әби-бабаларынын кендек каны тамган газиз жирендә тумаган шул! Лөньяга аваз салган көне дә унбише түгел. Елын әйткән дә юк. Кадим Җәмитнең 60 яшен тутыру форсатыннан файдаланып, хәзер дә чын хакыйкатьне каплап торган чуар пәрдәне бераз гына ачып, талант иясенен кайчан да булса дөнья күрәчәк автобиографик повестеннан өзек китерик әле. • Әсирлектә булган анам белән ерак Германия жиреннән кайтып төшкәнмен мин. Алты айлык чагымда Мине яшереп тотарга тиеш булганнар. Барлыгымны белдермәс өчен. Югыйсә -нимес көчеге» дип теткәләп ташларлар иде. Шулай итеп, өч яшькә кадәр якты дөнья, чит кешеләр күрмәдем мин Сталин илендә. .» Әйе. Кадимиен барлыгын башта өч кенә кеше—әбисе, әнисе һәм туган тиешле абыйсы гына белә. Аларга күрше-тирә дә сугылмый Бик тә ярлы булалар чөнки Әбисе биләмгә үзе генә чыккалый, эт-баш. сыер-аяк. эшкә чыксаң—бер таяк заманы булса да. әнисе фермадан кайтып керми Тәпи йөри башлаганнан бирле сабый өчен коты очканы «кеше...» була. Әбисе ана һәрдаим -Тәрәзә янына киләсе булма, кеше алып китәр, өйалды ишеге төбендә аждаһа көтеп утыра, кабып йотар!»—дип тукый. Мунча кебек кечкенә, эчтән-тыштан терәүле өйдә Кадимнең яши торган жире өч «биләмә»дән тора. Чолан, түбәнәй, кыш көне—мич башы. Ул шунда ашый да. йоклый да. уйный да. Уен дигәннән, аның «иптәшләре» дә. уенчыклары да кара таракан, кондыз, олы чебен, күбәләк, өй бакасы соңрак—тычкан, мәче, эт кебек жан ияләре була. Җитмәсә, имидән иртә аерырга теләптер инде, әнисе сабыена үз телен үзе суырырга өйрәтә. Тора-бара. гел хәрәкәттә булгач, теле зураеп китә, ияге дә алга чыгып, соңыннан, үзе әйтмешли, берничә бүлемтекле -өнендә» яши торган жәнлеккә охшый башлый ул... Кыскасы, тышкы дөньяның нәрсә икәнен белми шул. Әмма әбисеннән «кояш чыкты», -кояш кыздыра», «кояш сүрелде», «кояш баеган вакыт» дип сөйләгәненнән аның барлыгын, күктә «йөзеп йөргәнен» чамалый бала Тыштан терәтелгән ишекне ачып чыгып, күктә янып торган түп-түгәрәк нәрсәгә карап торгач, күзләреннән яшь ага башлый Шуннан сон. бәбәкләре шешеп, берни белмичә озак кына авырып ята. «Бүгенге көндә Казан калабызның тамгасы булып балкып торучы Хөррият һәйкәле «кошын» шул сабый чакта саташып ятканда төшемдә күрдем Кояш кебек күк йөзендә янып тора иде ул.. Кырык җиде елдан сон исемә төште шул һомай кошы. —дип искә ала рәссам. Савыккач, тагын ишегалдына тартыла. Башта әтәч, тавыклар, аннары кәжә белән «таныша» Көннәрдән беркөнне боларга әбисенең ерак туганнары-ирлехатынлы кешеләр бер кичкә килеп китәләр. Шулардан сон авылда: “Тегеләр гарип, бөкре балаларын калдырып киткәннәр».—дигән сүз тарала Барлык каршылыкларны жинеп. Кадим урамга ыргыла. Бу вакытта инде гаепсез сабыйның Германия жиреннән кайтканы да ачыклана. Олылар карап торып балалар көрәшә торган урында булган вакыйганы Кадим болайрак итеп искә ала. Анда беренче мәртәбә килеп чыкканда тышкы дөнья белән таныша башлаган гына чак Минем барлыгымны. килмешәк булып Германия жиреннән кайтуымны бөтен авыл белә иде инде Ул көнне башта мине сырып алдылар. Аннары сүзсез генә карап тордылар, араларыннан берсе әйтеп куйды: —Шушымыни инде ул туганнары калдырып киткән гарип малай7 —Нишләп инде Җилдән туган үз баласы бит ул анын. —Беләсез икән пычагымны! Герман жиреннән алып кайткан килмешәк бит ул... —Маймыл баласыдыр ул—әнә бит. ияге чыккан, телен асылындырган. үзе бөкре Менә шулай дәвам иткән әңгәмәдән сон, бер егет —Йәгез. малайлар, шушы нимес көчеген сала аласызмы, көрәшеп карагыз әле.—дип команда бирә Шуны гына көтеп торган. Кадимнән хәйран гына олы малайлар моны дөмбәсләргә тотыналар Канга батып кайта өенә канатсыз кош баласы «Үзен сугышкансындыр әле*.— дип каршы ала аны әбисе һәм чоланына бикләп куя Тере була Кадим. Әмма «токмачлар* гел куерып тора Кызамык авыруыннан да. колхоз фермасыннан качкан үгезнен мөгезенә элә-элә. котыра-котыра «туп итеп* уйнавыннан да исән кала... Үзен-үзе белә башлаганнан бирле күнеле сурәткә тартыла баланын Лөрләп янган учакка карап торырга ярата ул. Анын ялкынында әллә нинди сихри көч. тере сурәтләр күрә. Баскыч төпләренә әбисенен бабасы чорыннан ук калган зур-зур ташлар салынган була аларның Шунын чәрдәкләнгән бер кисәген алып, баскычка сызгалый Кадим Тора-бара әллә нинди сурәтләр килеп чыга, баскычны тутыргач, капка белән койманы бизәкләргә тотына Мич башында ятканда түшәмдәге ботакларны, алар тирәсендәге сызык-эзләрне дә могжизалы "шайтаннар*, «жанварлар» итеп күрә булачак сынчы Аннары әбисе ипи йә көлчә пешергәндә камырдан вак-төяк фигуралар ясап, шуларны кызган кирпечкә терәп пешереп, ашарга ярата «Рәсем жене* бик иртә кагыла шул Кадимгә Әнисе мәктәптә жыештыручы булып эшли башлагач, ярдәмгә малаен да алып бара Бер класста парталар арасыннан карандаш кыйпылчыгы таба ул. Өйләренә кайткач шуны бармак арасына кыстырып, ак моржага сызгаларга керешә Алар рәсем кыяфәте ала Кадимнең күңелендә уелып калган тагын бер хатирә бар Төсле карандашлар белән бәйле вакыйга монысы. Ул заманда мунча һәр хужалыкта булмый Беркөнне аның әбисен юынырга дәшәләр. Кадимне дә ияртә ул Мунчага бара торган кешеләргә юл авылдагы бердәнбер кибет аша уза Андый чакта бала шунда сугылмый түзәме сон?1 Керәләр, әбисе, озак тормыйча куып житәрсен. дип китеп бара Ә Кадим пыяла астындагы нэни-жыйнак кына, яртылаш ачылган кечкенә генә тартмадан ялтырап күренеп торган алты төрле төстәге түгәрәк таякчыкларны күреп, тораташтай катып кала Кибетчедән сорап алып, тотып карый, аннары сихерләнгән кебек була, авырлык белән булса да кечкенә тартманы кире кайтарып, әби белән мунчасын берьюлы онытып, өенә йөгерә һәм матчага кыстырылган кәгазь төргәктә икегә бөкләнгән өч кәгазь акча барлыгын исенә төшерә. Шуларны эләктереп, кибеткә мышнап килеп керә ул. Сатучы Хуржиһан апасы сабыйның рәсемгә хирыслыгын белә, шулай да «Йә. әйт әле. кайдан алдын бу акчаларны?»—дип сорый. «Әби бирде*.—ди бала. Кибетче ышанып бетмәсә дә. кызганыптыр инде карандашларны балага тоттыра һәм «Калган акчаны әниенә бирермен*, ди югалтуыннан куркып Үзләре төсле уттай янып торган, исләре үк тәмле булган карандашларны эләктерү белән куанып-шатланып өенә кайтып керә һәм. кеше юклыктан файдаланып, аларны очларга керешә Шул мизгелдә әбисе кайтып керә дә: ■Ленсез! Тукта, шайтан малае' Калганнарын очлама—эниен кайтыр да илтеп бирер'»—дип кычкыра Аннары акча төргәген барлап килә һәм елый башлый Сабый бу хәлгә аптырап кала, чөнки анын әбисен беркайчан елатканы бул мый —Әби, жаным. мин ул акчаларны эшләп түләрмен, менә күрерсең' Лөрестән дә. алты елдан соң, авылдашларының резин итекләрен ямап ябыштырып кайтара ул әлеге акчаны. Әнисе кайткач, давыл янәдән бер «котырып» ала. һәрбер тиен хисапта була шул ул заманда. Әни белән әби тагын бер тапкыр «дуэт» ясап елашып алалар Кире илтеп кенә бирерләр иде, очланганнар бит. Шулай итеп, карандашлар үзенә кала гөнаһсыз сабыйның. Ә инде очраклы килеп чыккан кәгазь кисәгенә тәүге төсле сызыклар төшергәндә ниләр кичергәнен бүген дә онытмый Кадим Чөнки бу анын күптөсле дөньяга беренче адымы, Бөек Матурлык патшалыгына керүе була... Хөрмәтле укучым! Мин К. Җәмитовнын «Истә калганнары»ннан берничә генә мисал китердем. Әнә шундый күңелләрне тетрәндерә, йөрәкләрне телгәли торган эпизодлар бик күп була сынчының тормыш юлында. Алары турында инде чыгачак китабыннан укырсыз. Авторның үз дөньясы гына түгел, авыл халкының авыр тормышы да сурәтләнә ул хәтер-хатирәләрдә. —Исемсез кеше булмый,—дип искә ала Кадим.—Ул адәм баласына тугач та бирелә. Лүрт яшьләр тирәсендә генә барлыкка килде ул минем. Ягъни тышкы дөнья белән аралаша башлагач. Таныклык алганда булгандыр инде ул. Җитмеш жиде көнгә сонрак туган итеп теркәгәннәр мине. Шулай итеп, минем туган җирем дә, туган көнем дә икәү.. Миңа исемем белән юньле-башлы эндәшүче булмады Укый башлагач кына яңгырый башлады ул. Таныклыгымда фамилиям Җәмитов булса да, җиденчене бетергәнчегә кадәр әбием фамилиясе белән—Миннеханов булып йөрдем. Ә «әтием» Җәлил Җәмит улы дип теркәлгән иде. Анамның кыз вакытта Лонбасста танышкан егетенең исеме булырга тиеш ул. Нәкъ җитмеш җиде көн алдан котладым мин Кадимне 60 яшьлек юбилее белән. Телеграмманы алгач, аптырап калган ул. Чираттагы шаярту, дип уйлаган Телефоннан анлаштык аннары. —Ул көнне үз гомеремдә бер кешенең дә котлаганы булмагач, башыма да килмәде.—диде. Ярар, бу язманы табигатемә хас шаярту тонында төгәлләп куйыйк инде. Икенче туган көне белән дә котладым аны райондашлар исеменнән. Шуннан соң сүзебез иҗат мәсьәләләренә барып тоташты һәм анын сирәк кешедә була торган сынчылык талантының кан аша бирелүенә ишарә ясадым. —Монысын әле расларга кирәктер. Менә син каләм тибрәтүеңне каннан килә дип уйлыйсыңмы? —Әлбәттә,—дидем мин катгый итеп.—Минем бабай ягыннан туганнар арасында классик язучылар, шагыйрьләр бар бит... —Кемнәр алар?—дип сорады Кадим Җәмит. —Берсе—Кави Нәҗми, икенчесе—Наҗар Нәҗми,—дидем.—һәм.. Тәлгат Нәҗми... Ул ихлас күңелдән, эчкерсез итеп көлде. Менә шулай гел елмаеп, озак яшә. Кадим! Арыма, талчыкма, алҗыма, вак- төяк хөсетлелекләргә, каршылыкларга бирешмә! Үзебез, кайчан да булса, барыбер бу фани дөньядан бакыйлыкка күчәрбез, дустым. Әмма иҗатын үлемсез һәм мәңгелек Синең!