Логотип Казан Утлары
Повесть

СОҢГЫ СУГЫШ

Ходай Тәгалә әйтте Мин бер халыкның да хәлен үзгәртмәм, әгәр ул үзенең хәлен үзе үзгәртмәсә."—диде Хәдис Пролог З әкәрия карт үләргә җыенды. Шомландырса да, үлем куркытмый аны. Ул озын, бәхетле гомер яшәде. Бәхетне ничек анлыйсын бит... Аны тигез гаиләдә туу, үсү дип тә, яшьлек бүләк иткән матур мәхәббәт дип тә, бөтен гаилә яисә балалар исәнлеге дип тә, хәтәр сугыш сынавы үтеп, җинү яулау яисә шул җиңүләрдән сон туган җиреңә тугры хезмәт итү дип тә анларга мөмкин. Зәкәрия күпне күрде, күпне кичерде, кешедән калмады—партиясенә дә керде, сонгы гомерендә мәчет карты булып та йөрде. Ин мөһиме, хәләле Өммегөлсем белән ике ул, бер кыз үстереп, ил каршында да, табигать каршында да төп бурычын үтәде. Дөрес анысы, ата-баба гадәтенчә, башка чыгарып, улларын үз янында, җирдә калдыра алмады. Авылда хәзер эш юк, колхоз таралды, тирә-як басуларны шәһәр байларының икешәр, өчәр катлы йортлары тутырды. Шуна да малайлар якындагы Яр-Чынлы шәһәренә китеп урнаштылар, кызлары Наилә исә аталарын, аналарын тәрбия кылып калды. Анысының үз язмышы, үз гыйбрәте—байлар йортында җыештыручы булып йөргәндә, кияүгә чыкмыйча гына бала тапты. Кай арада үсеп җиткән диген—оныгы Камиләгә дә унҗиде яшь инде. Ул да, мәктәпне тәмамлауга, шәһәргә китәргә чамалап тора. Зәкәрия карт үләргә җыенды. Карчыгы китеп барганга да ярты ел узган икән. Әле дә хәтерендә: Өммегөлсемнән сон яшәүнең кызыгы беткән кебек булды. Кинәт кенә күктә кояш сүнде, күнелдә дәрт бетте, тәннән дәрман китте Янында кызы Наилә белән оныгы булмаса, нишләр иде икән ул; Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ (1957) — прозаик, тәнкыйтьче, шагыйрь: * * Тозлы яңгыр». *Көмеш тарак». «,Албастылар» һ. 6. китаплар авторы. Казанда яши. бу кадәр озак яшәмәс тә иле. мөгаен Зәкәрия аларны үзе дә бик ярата. Шәһәргә китеп, бизнес дигән жиргә кереп, елга бер-ике мәртәбә генә кайтып киткәләгән улларына караганда да ныграк ярата. Әллә шул ярату үлемгә бирми тора микән аны9 Мәхәббәт үлемгә караганда зуррак бит Зәкәрия карт үләргә жыенды Анын якын кордашлары күптән Аллаһ катына китеп бетте инде Элек урам тутырып, орден-медальләрен зыңгылдатып, мәктәпкә очрашуга баралар иде Авылнын бердәнбер ветераны ул хәзер. Соңгы елларда Жинү конендә кәнсәләр алдында торган гаш һәй каз янына ул япа-ялгызы чыга, чүп үләне сарган сукмакта таптанып тора-тора да тын гына кайтып китә Нишләп ялгызы булсын9 ! Бу вакытта аны бала-чагалар сырып ала. Янәшәсендә—каяндыр, кояшта унган. кыршылып беткән пилотка табып кигән Гадел булыр. Бу күрше малае белә-белгәннән бирле анын тирәсендә бөтерелә Зәкәрия карт анын анасын да. атасын да инде хәтерләп, күзаллап бетерә алмый. Ниндидер үтә дә акыллы, иманлы малай ут. Олыларча акыллы, житди. Көлми дә, хәтта елмаймый да, ахры Әллә Ходай Тәгалә ишарәсе булып яшәүче бер изге затмы ул? Гаделлек, изгелек булып яшәүче. Исеме дә “Гадел” бит анын Зәкәрия карт үләргә җыенды Юк, ул үлемнән курыкмый Үткән сугышта күп мәртәбәләр әжәл белән күзгә-күз очрашкан өчен генә түгел Ул үзенсн бик карт күнеле белән тоя. хәтта анлый һәр туу—хакыйкатьне раслау ул. һәр үлем дә шулай ук хакыйкатьне раслау гына Яшәү—үлемгә әзерләнү генә, башка берни дә түгел Аннары үлем—котылгысыз бит. Шуна күрә аннан куркырга һич ярамый Курку үзе канны киптерә, гомерне өзә Нигә куркырга9 Үлү дә—яшәүнен бер мизгеле бит! Үлем көтеп яткан Зәкәрия картнын бу дөньяга үпкәсе юк. Ничек яшәлгән— шулай яшәлгән Кыен чаклар булган икән—барысына да үзе сәбәпче, әйбәт чаклар булган икән—анын рәхәтен дә үзе күрә Үпкәләргә ярамый, кем әйтмешли, үлгәч, үпкәле кешенен җаны күчеп китә алмый җәфалана, ди Зәкәрия картнын бу дөньяга үпкәсе юк Ләкин анын бу лонья өчен бирәсе йөрәге, жаны бар Зәкәрия карт үләргә жыенды Баштарак акрын-акрын гына йөрештерсә дә. хәзер бөтенләй түшәк иясенә әверелде Көненә берәр мәртәбә ишек катына барып килә дә дога китаплары белән юанып тик ята Ара-тирә генә, ишек башына кыстырылган кайракка күзе төшеп "Быел печән дә әзерләнми калды, яланнарым котә-котә зар-интизар булып беткәннәрдер инде."—дип уфтанып куя Кайчакта күршедәге карт-карчык кереп чыга, яисә мәчет хәзрәтләре хәл белергә килеп житә Барысы да бер үк сорауны бирәләр, бер үк сүзне сөйлиләр... Аларнын һәр сүзе Зәкәрия картка Кайчан китәсең инде, кайчан үләсең?" дигән кебек ишетелә, шуна да ул кеше керүен бик өнәп бетерми Кемдер әйткән бит "Мәңгелек юлы ялгызлыкны ярата -дигән Наилә әйбәт Камиләдә "дәү әтием" дип өзелеп-өзгәләнеп тора Ләкин ул өйдә сирәк була. Яшьлек бит. күнелнен иләсләнгән чагы, анын үз юлы. үз язмышы, дигәндәй Зәкәрия үләргә жыенды Ул. мөгаен, шулай тыныч кына, үз жае белән, мәңгелек юлыма ки ген гә барган булыр иде Күптән түгел генә анын күнелена һәм тормышына яңа гамь, борчу килеп ияләште Әллә гггул борчу ана бу як1Ы дөньядан кубарылып китәргә ирек бирми торамы? Сонгы вакытларда күршедәге ялан басу тарла барлыкка килгән "Поле чудес" яшьләре Акбүре авылының тынычлыгын алдылар Әле берсен кыйнап китәләр, әле икенчесенә ябышалар Гүбән очтагы икс кызны бозганнар, дигән хәбәрләр дә чыкты та Зәкәрия картны үлем шикләндерми. Ул инде үләргә әзерләнеп бетте. Кызы Наилә, оныгы Камилә өчен, күршедәге Гадел өчен, тагын бик күпләр өчен өтәләнә ул... Милиция дә чакыртып карадылар. Якын-тирәдәге ун авылга берүзе күз- колак булып йөрүче участковый: “Нишләп тә булмый, начальник бал&тарыГ—дип, җилкә сикертүдән узмады. Сиксән йорттан торган, тузып- таралып бетә язган Акбүре авылы балаларының язмышы, көне-төне исереп, азынып-тузынып йөрүче шәһәр малайлары кулында калган бер мәлдә, Зәкәрия карт юлга жыенып бетте. Ләкин күнеле нидер сизенеп, һаман әле торып, кузгалып китәргә кыймыйча, үткәннәрен уйлап, тормышының ачысын да, татлысын да хәтереннән уздырып, җылы, йомшак түшәгендә ята бирде. Хәтәр Зәкәрия сугышның авызында булды. Разведчик-дивсрсант иде ул. Ярты сугышны дошман тылында йөреп үткәрде. Күп мәртәбәләр үлем белән күзгә- күз очрашты, әмма ниндидер тылсым аны бәла-казалардан саклап килде. Кырык өченче елда ана Герой бирә яздылар. Ике айлык “сәяхәт"тән кайтып керүләре булды, берничә разведчикны алгы сызыкка—һөҗүм оештырырга килеп чыккан Жуков янына чакыртып алдылар. Жуковнын үзен туры китерә алмаса да, фронт штабында Зәкәрияне Герой исеменә тәкъдим иттеләр. Хәтта, сорашып, әллә күпме документ тутырдылар. Ләкин барыбер бирмәделәр. Сугышчан Кызыл Байрак Ордены килде. Дөрес анысы, анын белән рейдта йөргән себер урысы Иван Соколик исә Алтын Йолдызын тагып йори башлагач, кыенсынып, хәтта кимсенеп куйгалый иде Зәкәрия. Соколик исә дустын тынычландырмакчы була: “Син, Захар, миңа караганда геройрак, просто татарларга хәзер бирмиләр икән, шул хакта яшерен күрсәтмә килгән...”—ди. Соколик ана тагын бер серне ачты. Ул элгәрерәк тә: "Диверсантлар кеше күзенә күренергә тиеш түгел. Бер адәм затына гына күренсә дә, алар инде диверсанттан разведчикка әверелә,”—ди торган иде. Кайсыдыр рейдтан сон ул бик борчылып йөрде. Зәкәрия сораша башлагач, барысын сөйләп бирде. “Беләсеңме,—диде ул, утлы күзләрен Зәкәриянен җанына кадәр батырып.—без ничә кешенең җанын кыйдык бу юлы?” Зәкәриядә исәп-хисап төгәл иде. Ничә фашист дөмеккәнлеге, ничә эшелон сафтан чыкканлыгы, күпме күпер җимерелгәнлеге хакында ул шундук әйтеп бирде. “Ә-ә, юк шул,—диде Иван... бармагын өскә күтәреп,—корбаннар монын белән генә бетми әле. Безне күреп, белеп, танып калган, хәтта безне каршы алган кешеләрнен дә юк ителгәнен беләсеңме сон син?” Зәкәрия анламыйчарак торда. “Ничек инде? Безне кундырып чыгарган Степан дәдәй белән Марфа апаны да, озатып җибәреп, каршы алган сержант Самойловны да. башкаларны да үзебезнекеләр үк юк иткәнме?" “Әйе. Законы шундый.” Зәкәрия нишләргә дә белмәде. Ары бәрелде, бире сугылды, ниһаять, үзен-үзе күрәлмәс хәлгә килде. Сугышнын никадәр хәтәр икәнен белә иде ул. Әмма бу чаклы канэчкеч һәм кешелексез булыр дип башына да китерә алмаган иде. Зәкәриянең фронт капчыгында һәрвакыт көмеш көпшәле трофей револьвер йөрде. Иван Соколик белән сөйләшкәннән сон, шул револьверын алып, ничә мәртәбәләр генә, анын салкын көпшәсе белән чигәсен капшап карамагандыр Барыбер курокка баса ачмады. Авызын ыржайтып торган сугышка тагын бер корбан бүләк итәргә теләмәде ул. Хәзер дә шул револьвер, киндер чүпрәккә торелгән килеш, чормадагы яшерен шүрлектә ята. . Күрше малае килеп кергәндә Зәкәрия картнын күз карашларыннан сугыш шәүләсе китеп гә өлгермәгән иде әле — БабакаИ. беләсеңме, бүген сугыш булачак. Әнә. җыелалар инде. Авыл малайлары “Поле чудес” бандасы белән бәрелешәчәк. . Вот кызык, ә1 Зәкәрия карт берни дә аңламады. Әмма авылнын ниндидер бәлагә, хәтәргә юлыкканын күнеленен ин нечкә, нәзберек кыллары белән шундук сизенеп алды. Терсәкләренә таянып, торып утырмакчы булды Хәле җитмәде. Тыны кысылып, тау кебек ястык өстенә шуып төште Гадел килеп булыша башлагач, тагын бер мәртәбә көчәнеп карады, барыбер сөялеп утырудан ары уза алмады. — Нинди сугыш? Кайда? Кем белән? Гадел һәр сүзгә басым ясап, һич иренмичә кабат сөйләп бирде —Һай-ай-ай.. Нинди нәмәрсә бу? Нинди кыямәт? Туктатырга кирәк моны! Кая. бир әле мина чойләге сырманы, тизрәк чыгып, акылларына күндерик үзләрен! Яле. бир. әнә. әнә.. Шулсын' Зәкәрия картның сырмасын китергәндә Гадел ялваргандай әйтеп куйды —Сина ярамый, бабакай, син авырыйсын Ярамый —Ярамаса ярамый, ярамыига карамый, ди идек без бәләкәй чакларда Чыкмый булмый, балам. Башкалар да чыгарга тиеш Чик куелырга тиеш бу хәтәргә... —БабакаИ. “Поле чудес ларнын кораллары да бар. ди Атып үтерсәләр’ Алар уйлап тормый, ата да куя. Бер көнне Илдарларның мунча бурасына атып уйнаганнар. Бозауларының аягына тигән Суярга туры килгән Зәкәрия карт тагын да ныграк сагайды, хәтта, башын артка ташлап, берара тынсыз калып торды. Аннары кискен генә башын калкытты —Алайса. . бигрәк тә чыгарга кирәк! Ләкин ул урамга чыга алмады. Бүген тән көче, ана ияреп жан егәрлеге дә. үч иткәндәй, әллә кая гына китеп югалган иде. Кичке якта Гадел тагын ишек катында пәйда булды. Бу юлы ул шатлыгын кая куярга белмичә, аны тын колагына кадәр ерып килеп керде — Бабакай, безнекеләр жиндс! Тегеләр чак качып котылдылар Мылтыклары да бар иде Барыбер курыктылар Зәкәрия карт Гадел алып килгән шатлыклы хәбәргә куанмады Хәтта ждвап та бирмәде. Бөтен жан-йөрәге белән ынгырашып кына куйды Чөнки ул белә иде: җиңелгән явызлык тагын да хәтәррәк Чын сугыш, хәтәр сугыш әле алла Ул башлана 1ына Сугыш... Һаман сугыш.. Кайчан бетә инде бу сугышлар . Мылтыклары да бар диме? Юк. бу сугыш тегесенә караганда күп мәртәбә хәтәррәк. Ь\ сугышны синнән сон яшәргә тиешле яна буын үзе башлый Димәк, киләчәк белән сугышырга туры киләчәк Мондый сугышнын мәгънәсе юк. мәгънәсе генә түгел, чиге юк. фронты юк Әмма анын кануны шул ук явызлык белән акыл көрәшен бары тик рух кына хәл итә ала. Әйе. явызлыкны акыл гына каплап куя алмый. Әмма сугышта р>\ жннә Шуна күрә дә сугышта рух—я змышка тин. Ходай Тәгалә дисезме? Ру х ул—Ходай Тәгаләнең ихтыяры, әмма Үзе гүгел! Чөнки Ходай Тәгалә жәза бирми, бары тик искәртә генә, кисәтә, куркыта гына Зәкәрия карт тыштан сөтле чиләк күтәреп килеп кергән Наиләне үз янына чакырып алды. — Кызым, якынрак кил әле. Камилә кайда'.’ — Кайда булсын, урамдадыр... Үз ишләре беләндер... Айрат янындадыр... —Нинди Айрат? Кем ул? —Кем булсын, классташы. Икенче ел инде дус булып йөриләр. Әйбәт егет. Сүзгә шунда мыштым гына утырган Гадел кушылды: —Беләсеңме, бабакай, Айрат абый булмаса, безнекеләр җинә дә алмас иде. Ул берүзе өч малайны чүмәләгә өеп куйды... Зәкәрия карт сүзен бетермәгән икән әле: —Камиләгә әйт, еракка чыгып йөрмәсен. Айрат та сак йөрсен. Хәтәр көннәр килә, сак булсыннар... Сакланганны гына саклармын, дигән бит... —Ярый, әткәй, әйтермен. Сонгы вакытта бигрәк сонга калып кайта әле ул. Үзем дә нык кына тиргәрмен дип тора идем, син дә әйткәч, үзәгенә үткәзеп сөйләшермен. Бер-бер хәл кылып куймасыннар тагы. Әллә нинди хәтәр хәлләр башланды бит авылда. Тиле чаклары, һич кенә дә алларын- артларын карап йөри белмиләр... Зәкәрия картның сизгер йөрәге ялгышмаган булып чыкты. Ике-өч көн яра-җәрәхәтләрен ялап, йөрәкләрен ярсытып ятканнан сон, “Поле чудес”нын бандит егетләре кабат Акбүре авылына ябырылдылар. Ин элек авыл читендәге ташландык өй янды. Аннары авыл кешеләренен абзар-куралары, мунча-келәтләре төтен булып күккә оча башлады. Ниһаять, беренче кан да коелды—сагалап торып. Айратны имгәткәнче кыйнадылар, кешелектән чыгарып ташладылар. Анын хәлсез, буынсыз тәнен машинага салып, шәһәр хастаханәсенә алып киттеләр. Ул көнне Камилә елап-шешенеп кайтып керде. Керде дә тоташ бер тәүлек түшәгендә капланып ятты. Зәкәрия карт бу юлы оныгын юатмады, хәтта керфеген дә күтәреп карамады. Камиләнең үзе сүз башлаячагын белә иде ул. Шулай булды да. Бераз тынычланган, күңел ярсуларын жинеп, гамьле дөньяга кайткан кыз килеп эндәшкәндә карт оебрак ята иде. —Дәү әтием, ә, дәү әтием!.. Син йокламыйсыңмы? Юкмы? —Юк, йокламыйм. —Күзләрен йомык бит... —Күзләрем йомык булса да, күнелем ачык минем... Барыгызны да күреп, тоеп торам... —Дәү әтием... —Кызым мин барысын да беләм. Сина бу араларда өйдә генә утырырга туры киләчәк... —Нигә алай дисен, дәү әтием? Ә Айратнын үчен кем кайтара? Без малайлар белән уйлаштык инде... — Кызым, бүтән болай сөйләшмә, ташла бу ниятенне. Үчнен күзләре юк. Ул—дөм-сукыр. Шуна күрә, ялгыш кына кагылса да, ул шундук харап итәчәк. — Нишләргә сон миңа? Безгә нишләргә? Ә, дәү әтием?—Кыз тынычланырга уйламады да. Анын әрнүле, рәнҗүле карашларында чарасызлык чаткылары беленә башлаган иде инде. —Түзәргә. Сабыр итәргә. Көтәргә. Бу хәл барыбер бер бетәргә тиеш. Дөнья тынычланырга тиеш... —Дәү әтием! Син кайсы гасырда яшисен? Нинди дөньяда яшисен? Нинди сабырлык хакында сөйлисен син?! Авылда йортлар яна. малайлар имгәнә, кызлар урамга чыгарга курка... Ә син. түзәргә кирәк, дисен... Болай тик утырсак, бу жирдә берни дә калмаячак. Нидер эшләргә кирәк, нидер кылырга кирәк, беләсенме, болай ярамый! Бу юлы да оныгының йөрәк ярсулары картның күнелен кузгата алмады. — Милииия берни эшли ачмаганны, без нишли ачабыз сон. кызым° Мин нишли ачам? Менә бит—кыймылдарга да хәлем юк —Авыл малайлары барыбер сугышачак, дәү әтием. Айратнын булмавы гына тотып тора. Ул булмагач, көчебез нык кимеде хәзер —Бераз тын качып, монсуланып торганнан сон Камилә тагын башын күтәрде Анын күгчәрендә ике бөртек яшь һәм. . көчле рух чаткысы бар иде —Менә син. дәү әтием, илебезне яклап сугышып йоргәнсен Бер дә. түзәргә кирәк, дип уйламагансың. Бу шундый ук сугыш Шундый ук хәтәр сугыш Акбүре— безнен ил. Шуна да без аны сакларга, якларга тиеш Бу бит бик борынгы авыл, беренче татарлар шушыннан чыккан. Мәктәптә шулай сөйләделәр —Әйе. без бүре нәселеннән. Ләкин барыбер дөрес түгел бу. Сугышу дөрес түгел Өйләр яндырып, мылтыктан атып, кеше имгәтеп йөрү дөрес түгел Монда фронт юк бит Фашистлар да юк Кем өчен, нәрсә өчен сон бу сугыш0 Менә син. ил өчен, авыл өчен, дисен Кайда ул—син әйткән ил? Колхозны бетереп, басуларны ташландык хатгә китергән ил—илме инде0 Ярты халкы—читтә, калган яртысы эчеп ята. Мәктәбен бетерделәр, балалар бакчасын кибеткә әйләндерделәр Нинди ил бу. нинди ватан0 Нәрсә өчен сугышырга? Әйт. нәрсә өчен0 Кем өчен0 — Нәрсә өчен булсын0 Аңлашыла бит инде —Нәрсә анлашыла? —Нәрсә дип. Белмим Мин белмим, дәү әтием' Бу сугышнын нинди сугыш булуын белмим' Бу юлы авыл малайлары жинелдс. “Поле чудес"тан төшкән утызлап малай Акбүре авылында бер кич. бер төн буе ' пәри туе" ясап йөрделәр Күп өйләрнен капкалары каерылды, тәрәзәләре ватылды, качып котыча алмаган унлап малай түшәк иясе булды, түбән очта торучы кызны, төне буе мәсхәрәләп, иртән генә кайтарып җибәргәннәр Аннары, болытларын куертып, хәтәр янгыр килде Авыл өстен генә түгел, акбүрелсләрнен күнеч күген дә кара хәсрәт басты Бала-чагасыннан башлап карт-корысына кадәр кайсы кая качып беттеләр— кем. капкасына аркылы такта кагып, шәһәргә улларына китеп барды кем күрше авылларга—туган-тумачасына сыенды Болай ла сирәкләнеп калган көтү бөтенләй чыгудан туктады, ярым җимерек ферма абзарлары бикләп куелды, ике-өч скотник. эчкә ябылып, арык малларын карап, начар көмешкәдән миңгерәүләнеп, көне-төне шунда яттылар Теге каһәрле тон белән генә чикләнмичә. Акбүре нәселеннән булган халыкны эзәрлекләүче әтрәк-әләмнәр һәр кичтә, авылга төшеп, әвәрә килеп йөри башладылар, меннәрчә ел буе табигый дөнья белән дә. илаһи дөнья белән дә тату яшәгән татар авылына бер атна эчендә хужа булып өлгерделәр. Зәкәрия картта бүтән кайгы—үлем кайгысы иде Ул бу көннәрдә әжач белән якалашып ятты Әжал ана үткән сугыштагы фашист-мәлгуньнәр булып га. полицайлар, сатлык жаннар яисә үз солдатларын күрәләтә үлемгә жибәрүчс генераллар булып та төшенә керә иде. Ә бер төшендә әжач ана авыл читендәге "Поле чудес" ягыннан үрмәләп килде Елгыр, житез хәрәкәт тәр белән, кача-поса килүче бу хәшәрәт аеруча нык гайрәтен чигәрле Зәкәриянен Кем генә килсә лә. барыбер картны чит-ят дөньяга китәргә күндерә алмады Бер кулына печәнгә йөртә торган кайрагын, икенчесенә трофей револьверын тоткан килеш, ишек янагына терсәген терәп, карышты да карышты ул Шулай да. бу дөньядан бөтенләй аерылып җитмәгән аче аны күнслс Зиһене ачылыбрак киткән мәлләрдә шундук Наиләне яисә Камиләне чакырып ала, сораша башлый, ишеткән борчулы хәлләрне эченнән кичереп, йөзен чытып куя, ләкин, ләм-мим сүз дәшмичә, башын артка ташлап, көннән-көн тоныклана барган күзләрен йома... Дөнья карты булса да, үлемгә, димәк хакыйкатькә бүтәннәргә караганда якынрак торса да, Зәкәрия карт әлегә нишләргә, ни кылырга икәнен белми. Шулай да, ниндидер рухи ныклык һәм тәвәккәллек анын авыру тәнендә изаланып, үрсәләнеп яшәгән жанына көннән-көн күбрәк инә бара иде. Мондый көч-егәрлек һәм тәвәккәлек, хәтта үжәтлек, мона кадәр булса да, бары тик сонгы Ватан сугышында, немец илбасарларына каршы сугышып йөргәндә генә шулай аермачык һәм максатлы булгандыр. Дөресен генә әйткәндә, Зәкәрия карт үткән сугыштан ераклашкан саен ана ныграк якыная бара иде... Көчләү “Поле чудес” малайларының һөҗүме һаман ешайды, алай гына да түгел, көннән-көн миһербансызрак, хәтәррәк була барды. Яклаучысыз калган йортларны эзәрлекләү, талау белән генә чикләнмичә, алар ялгызак хатын- кызларга. хәтта үсмер балаларга ябыша башладылар. Бердән-бер көнне Наилә ачы күз яшьләре белән елап, шешенеп кайтып керде. Башта берни дәшми-нитми, мунча ягарга чыгып китте, аннары ниндидер үлән суы кайнатып эчте. Кичкә табан, бераз тынычлангач, барысын да сөйләп бирде. Ул өй караучы булып эшләгән йорттагы бай малае, тагын ике дустын да котыртып, аны көчләп, мәсхәрәләп җибәргән. Наилә бу хәшәрәтләр астына ятмаган да булыр иде, тегеләр анын колагына: “Югыйсә кызыңны чиратка салабыз,”—дип тукып торганнар. Зәкәрия карт Наиләнең хәбәрен авыр кабул итте. Ләкин, барыбер, ике дөнья чигендә яшәгән килеш калды. Үлмәде дә, терелмәде дә. Ходайдан сабырлык, түземлек һәм шәфкатьлелек сорап, догаларын укып ятты. Кызына: —Аллаһы Тәгалә барысын да күреп тора, кызым. Ничек тә түзәргә, түзәргә тырыш. Камилә хакына булса да түзәргә туры килә... Наилә Ходай Тәгалә хакында ишетергә дә теләмәде: —Күргәч, ни өчен бу хәтәр хәлләргә тыныч кына карап тора, алайса? Чынлап та бармы сон ул? Әллә юкмы? Булса, хет аз гына булса да мәрхәмәтен күрсәтер иде!.. —Алай димә, кызым. Гөнаһысына кермә. Боларнын барысын да сынау итеп кенә кабул ит. Илаһи Ходаебыз үзе яраткан, сөйгән адәмнәрне генә сыный ул... Наиләнсн хәлләрен Камиләгә сиздермәделәр. Элеккечә тыныч кына, кеше күзенә бәрелмичә, кеше теленә кермичә яшәүләрендә булдылар. Наилә, башын тотып, өч көн, өч төн түшәктә ятты да, “Поле чудес”тагы эшеннән чыгып, шәһәргә китә торган юл буена сөт, бәрәңге, алма сатарга чыгып утырды. Кеше тәнен җәрәхәтләү, мәсхәрәләү белән генә чикләнмичә, “Поле чудес” бандитлары утлы корал белән шаяра башладылар. Баштарак каз. үрдәк ише йорт кош-кортлары күпләп кырылды, аннары көтүдәге ике мәхлук сыер кан коеп егылды, ниһаять, бердән-бер көнне Чатан Шәмсиләр йортына “адашкан пуля” килеп керде, өй хужасынын янбашын яралады. Жәйге кыска төннәрдә авыл артындагы имәнлектә мылтыктан атышкан тавышлар гадәти хәлгә әверелде, бу тавышлардан аптырап, авыл тавыклары күкәй салудан туктадылар, сыерлар кысыр калдылар... Зәкәрия картнын өйдә кадере бетте. Кызы да, оныгы да үлем көтеп яткан карт янында сирәк булалар, булганда да. эшләрен тиз-тиз генә бетереп, үз борчуларына төелеп китеп баралар. Бигрәк тә Наиләсе үз эченә йомылды, ул көннәр буе урамнан кайтып кермәде Бәрәнге сата алмаган көннәрендә дә борчылмады, бер уч акча тотып кергән чакларда да әллә ни ах итмәде "Яшәсәм дә яшим, яшәмәсәм дә яшим ", дигән кебек, тормышнын ямен югалтып, дулкын өстендәге йомычкадай, салмак һәм хәсрәтле язмыш белән яшәвендә булды Зәкәрия карт кызы белән берничә мәртәбә сөйләшергә тырышып карады. Ләкин Наиләнен күнелен дә. тәнен дә. телен дә жан сызланулары ныклап ябып-томалап куйган иде. Кызы белән берни дә барып чыкмагач. Зәкәрия карт оныгына күчте, дога сүзе белән дә. әфсен-төфсен белән дә аны бәла- казадан. бәхетссзлектән аралап, саклап калырга теләде —Куль агузү бираббиль-фәләкъ. Мин шәрри мәә халәкъ. Уә мин шарри гаасикын изәә уәкаб. Уә мин шаррин-нәәффәәсәәти филь-гукад. Уә мин шәрри хәәсидин изәә хәсәд.. Камилә көлә генә: —Дәү әтием, бу догада нәрсә хакында сүз барганын беләсеңме сон° Дәү әти булган кеше бу догада нәрсә хакында сүз барганын төгәл генә белми иде. Алай ук укымышлы түгел шул ул. Бу дога сүзенен яман күз тиюдән укыла торган дога икәнен генә белә Зәкәрия карт — Куль агузү бираббин-нәәс. Мәликин-нәәс. Иләәһин-нәәс Мин шәрриль-уәсуәәсиль-ханнәәс. Әль-ләзии йувәсвисү фи судурин-нәәс. Минәль-жиннәти уән-нәәс. Камиләгә тутырып карарга да курка Зәкәрия карт. Күздә ниләр булмас Нәрсә генә күрмәгән бит алар шушы аккан су кебек гомердә Бигрәк чибәр шул кызый Өммегөлсемгә—дәү әнисенә тартымрак Ул да авылда бер кыз иде. Барыбер каратты аны Зәкәрия Болынга печән чабарга төшкәч каратты. Авылнын беренче чалгычы егете бул да каратма, имеш... Үзе еландай елышып килде, минсинайтим Ходай Тәгалә бар ул. бар. Әнә бит—оныгы Камилә сурәтендә булса да күз алдында йортә хәдатен Бәхете генә булсын инде. Айратны кыйнап ташлагач, бераз басынкыланып калды, ямансулап йөри башлады ул. Әллә. . Әллә берәр юньсехтекне. бәла- казаны алдан сизеп борчыламы? Зәкәрия карт авыр уйларын тизрәк төйнәп куярга ашыкты Менә ул, йоласына туры китереп, "яман күз” догасыннан сон өч тапкыр укылырга тиешле “Фәлөкъ” һәм “Ән—Нәс” сурәләрен күнеленнән үткәрде дә көзге каршында боргаланып торган Камиләгә эндәште — Балакай, берәр кая җыендыңмы әллә? Сон бит инде, кара аны —Әле без бу вакытта яши генә башлыйбыз, дәү әтием Борчылма, яме Синен укыган догаларын мине бөтен-ботен әшәкелекләрдән саклар, менә күрерсен дәторырсын —Чыгып китәм дигәндә генә, ишек катына житкән Камилә тагын бер мәртәбә дәү әтисен ирештереп алды —Бүген иске клуб каршында дискотека була, әйдә минем белән, чыгасынмы ’ Камилә, гомердә булмаганча, колә-шаяра чыгып китте, анын артында ишек ябылырга олгермәде. Гадел килеп керде Керде дә. исәнләшеп тә тормыйча. Зәкәрия картнын аяк очына килеп утырды — Нәрсә, бию буламыни бүген? Малайнын жавабы баш кагудан у змады — Ы һы —“Дискәтик” дигәне нинди нәрсә сон анын? —ӘЙ Селкенеп торалар шунда —Сиңа ошамыймыни? —Юк. ошамый —Алай икән... Авылда ниләр бар сон? —һаман шул инде, “Поле чудес”лардан куркып яталар. —Һаман атышалармы? —Атышалар Кичә үр буеннан мәчет аена атып уйнаганнар. Пуля тиеп, манара башындагы ай кыйбла яктап читкә борылган, ди. Бер дә әйбәт нәрсә түгел, ди, бу... Хаммас абый менеп төзәтмәкче булган, егылып төшеп билен кузгаткан,. Бүтән менүче булмаган.. Хәзер картлар мәчеткә барырга да куркалар икән. Кичә жомга намазы да булмый калган. Ае кыйблага карамагач, дөрес булмый, ди., — Мәхшәр көн шушы була микәнни? —Минем әби дә шулай ди. Бабакай, нәрсә сон ул—“мәхшәр”? Ә "кыямәт”, “ахырзаман” нәрсә? Шул вакытта бөтен кеше җирдән кубарыла, ди, дөресме шул? Әби әйтә, гөнаһлар күп булганга шулай була, ди.. Барыбыз да кубарылып китсәк, жир нишләр? Ә, бабакай? Зәкәрия карт күрше малаена жавап кайтарганчы, ин элек эченнән ихлас сөенеп куйды. Анын кебек борчылып яшәүче тагын бер жан иясе бар икән әле. Юк-юк, гади малай-шалай гына түгел, бәлки, ниндидер акыл иясенә, пәйгамбәри затка тиң адәм баласыдыр бу.. Ходай Тәгалә сабыйлар теле белән сөйләшә, диләр иде, шушылай була икән., —Һи, мәхшәрне күрергә язмасын, балам. Изге китап сүзе булса да, тормыш мантыйгына бер дә сыешып бетми ул. Күнел теләгән нәрсә түгел, диюем. Ходаебызның куркытып куюы кебек кенә... Ә бит Ул бик акыллы; мин сезгә кысылмыйм, үз хәлегезне үзегез күрегез, ди. Мин бары тик сезнен күңелләрегезне иман нуры белән яктыртам, сез шул иман яктысында үз язмышыгызны үзегез хәл итегез, ди.. Белмим шул, мәчет аена мылтыктан ата башлагач, адәм баласын иман нуры гына коткара алыр микән? Ходай Үзе төшсә дә авырга туры киләчәк әле монда,. Төшмәс шул, Анын үзенен дә гайрәте чигеп барадыр инде бу адәм балаларыннан., Гаделгә Зәкәрия картны аңлау кыенрак иде бугай. Шулай да ул, бөтен дөньяны сискәндереп, дөрес сорау бирде: —Алла әйбәт булгач, нигә сон Ул «Поле чудес» малайларын тыймый? Нигә күрми ул аларның нәрсә эшләгәнен? —Шулай сыный ул үзенен адәми затларын. Җирдә үк сират күпере аша үткәреп карый... —Кемне? Безнеме? Әллә «Поле чудес» тагыларнымы? Бу юлы Зәкәрия карт аптырабрак калды. Шулай шул. кемне күбрәк сыный сон Ходай Тәгалә? Акбүрелеләрнеме, атләтеге килмешәк әтрәк-әләмнеме? Бу сорауны жавапсыз калдыруын хәерлерәктер. Зәкәрия карт бик яхшы андый,—илаһи сынау кешенең канын кою. жанын кыю аша эшләнергә тиеш түгел, һәр кыелган жан—ул инде үзе үк жәза, йә гыйбрәт, йә, искәртү! Зәкәрия картның хәле авыраеп китте. Ул борчулы уйлардан, борчулы тормыштан тәмам арган иде. Шулай да, хәлсез сулышын жыеп, соңгы сорауны бирә алды: —Нинди йомышын бар иде сон, балам? —Камилә апа хакында әйтергә кергән идем. — Нәрсә булган Камилә апаңа?—Карт дөньяның үзе кебек авыр керфекләрен күтәрде. —Ана “кара кәрт” чыккан, дип сөйләнделәр. “Поле чудес” тагылар авылга хәбәр жибәргәннәр. Шуны әйтергә кергән идем, “Кара кәрт”нен нәрсә икәнлеген аңлап бетермәсә дә, Зәкәрия карт үзенен догалы. Аллаһлы күңеленә ниндидер билгесез, үтә дә шомлы, хәтәр бер шаукымның ургылып керә баруын тойды. Ул. тагын нидер сорамакчы булып. чыгып киткән Гадел артыннан кузгалып, торып угырмакчы булган иде дә, буынсыз, тынсыз калып, тагын түшәгенә авып төште Үзенен уйларында булса да нидер кылырга, каядыр барырга, кемгәдер зарланырга, кемнәндер ярдәм сорарга теләде Авылына, гаиләсенә төшкән афәт. гүя. анын кадакланган кебек үлем түшәгендә ятуыннан тора кебек иде Зәкәрия карт бу юлы да төне буе саташып чыкты Ләкин ул бүген, чын разведчик кебек, тавыш-тын чыгармыйча, эчтән генә кичереп, борчылып, үрсәләнеп ятты, шуна күрә дә анын күнел ярсуларын чоланда урын әмәлләгән Наилә дә. мәчет бакчасында исерек байбәтчәләрнең җирәнгеч тәннәре астында бәргәләнгән Камиләдә ишетми калды Зәкәрия төне буе үзенен фронтташ дусты Иван Соколик белән бергә, бөтен ялан-кырны тутырып килүче немеп-фашистларга каршы атышып чыкты. Ябырылып килүче дошманнын иге-чиге юк. шуна да карамастан. Зәкәрия белән Иван үз траншсяларыннан чигенмиләр, окоп каршында калыккан һәр фашистны берәмләп чүпли торалар Шулвакыт Зәкәрияләр янына каяндыр Камилә килеп чыкмасынмы ’! Өс-башы, йөз-битләре канга, пычракка буялып беткән Үзе хәлсез тавыш белән: “Әйдә инде, дәү әтием, кайтыйк, мин шундый ардым, авырлым, кайтыйк инде! "—ди. Зәкәрия әйтә, имеш “Әнә бит. әле күпме дошманны дөмектерәсе бар. ничек кайтыйм инде?”—ди. Камилә берни дә әйтми, окоп читенә чүгәләп, яшьле керфекләрен йома ...Кызнын мәсхәрәләнгән, көчләнгән гәүдәсен иртә белән мәчет артыннан табып алдылар Жаны чыгам-чыгам дип торган сылу тәнне шундук машинага урнаштырып. Яр-Чынлыга озаттылар, ана ияреп. Наиләдә хастаханәгә китеп барды. Зәкәрия карт, мәңгелек белән күзгә-күз карашып, япа-ялгызы торды да калды. Анын үлемгә бу кадәр якын килгәне юк иде әле Сонгы сәгате сугар алдыннан адәм баласына илаһи көч кереп ала. диләр, дөрес икән. Зәкәрия карт та. оныгы хакында ишетү белән, шундук сикереп торып утырды, бушап, котсы зланып калган өй эчен бер мәртәбә карашлары белән сөзеп, күздән кичереп чыкты да. жәһәт кенә кузгалып, киенә башлады Фронт Зәкәрия карт, яшьрәк чагында. Жинү көне житү белән, сугыштан киеп кайткан, күп юудан агарып-унып беткән гимнастеркасын киеп чыга иде. Күптән киIэне юк иде инде, бүген ул шул гимнастеркасын эзләп тапты Гүрдә эленеп торган яна костюмыннан орден-медальләрен салдырып, шул гимнастеркасына күчереп гакгы. Биленә солдат каешын буып, чал башына тараебрак калган пилоткасын киеп куйгач, чып-чын фронтовикка охшады да куйды Зәкәрия карт. Ул бу минутта көчләнеп ташланган оныгы хакында да. жәберләнгән. бәхетссзлеккә дучар ителгән кызы, мәсхәрәләнгән, түбәнлеккә төшерелгән авылы, бүре нәселеннән килеп тә, эт типкесендә яшәүче татары, шул татарның ин борынгы бишеге булган туган җире хакында да уйларга тырышмады. Зәкәрия картның нәфрәт тулы йөрәгендә уч гаме генә калган иде Ин мөһиме, ул бу минутта нәрсә эшләргә кирәген төгәл белә иде Дошманының кем икәнен белә Чын сугыштагы кебек! Менә ул түшәк читенә утырып бераз хәл алды, сулышын тигезләгәндәй итте, аннары, гиз-тиз генә чоланга чытып, чормага менеп китте, сугыштан алып кайткан револьверын эзләп тапты, аны сөрткази-сөрткәли тагын өйгә керде. Стенада эленеп тортан сурәтләр каршына килеп басты Үрелеп, кытыршы, авыр эштән чапанын, гарипләнеп беткән бармаклары белән Өммегөлсемнең фотосын сыйпап куйды, аннары дүртесе бергә төшкән бәхетле фотога озаклап карап торды. Буыннары йомшап, тагын түшәгенә чүкте, тәне белән түгел, күбрәк җаны, күңеле белән хәл җыйды... Зәкәрия карт бу минутта дога укырга кирәклеген белә иде, ләкин ул бүген Аллаһы белән аралашырга теләмәде, дөресен генә әйткәндә, ул Ана үпкәле, хәтта ачулы иде. Аныңча, шулкадәр догада утыруына. Ходай Тәгалә ана һәм аның гаиләсенә мәрхәмәтлерәк, шәфкатьлерәк булырга тиеш иде, бәхетле үк итмәсә дә, аларны бөтенлектә һәм иминлектә яшәтергә тиеш иде... Картның сугыш гаме томалаган күңелендә илаһи хисләргә урын юк иде. ләкин бу әле аның күңелен иман ташлап киткән дигән сүз түгел; ул илаһи тойгы бары тик авыр үч, бетмәс-төкәнмәс нәфрәт хисе белән томаланып, бастырып куелган хәлдә иде. Бил каешына револьверын кыстырып, аркасына юл капчыгы асып, урамга чыгып баручы Зәкәрия картка әлеге дә баягы Гадел очрады. Ул үлем түшәгендә ятучы картны хәрби киемнәрдә күреп, тәмам каушап калды, хәтта, бер як читкә тайпылып, аны үткәреп җибәрде, шуннан сон гына ис- акылына килеп: —Бабакай, син кая?—дип сорый алды. Картның тавышы көр, карары нык иде: —Фронтка, балам, фронтка! Гадел инде иркенәеп сөйләшерлек хәлгә килгән. —Сугыш күптән беткән бит инде, бабакай, шуны да белмисенмени? Фашистлар юк хәзер... —Фашистлар беткән, менә сугыш бетмәгән... —Бабакай, шундый кызык! Мине дә иярт әле.ә? —Сина ярамый. Син яшь әле. Бар, өенә кайт, сөйләндереп вакытымны алма... Һәркемнең үз юлы шул, үз язмышы. Аны адәми зат кына билгели азмый Зәкәрия карт нык адымнар белән фронтка чыгып китте, бераз арткарак калып, аңа Гадел иярде. Алар, бер-берсенә бәйләнгән кебек. Акбүре авылының үрге ягына чыктылар, язгы су төшкәндә убылып, яргаланып калган ерганак-ярлар янына килеп чыктылар. Авылнын чиге нәкъ шушыннан үтә. Окоп-траншеяларны хәтерләткән бу кара чокырлар үзләре үк сугышка чакырып торган кебек, гүя алар сугышнын нәрсә икәнен беләләр, ул гына да түгел, аны сагынып көтәләр... Бер елны Казаннан археологлар килеп, җәй буе казынып ятканнар иде Нәкъ шушы чокырларда әллә күпме чүлмәк ватыклары, ук очлары, пычак, хәнҗәр ише әйберләр таптылар. Бүре башы, анын артыннан ук бүре тешләреннән тезелгән дисбе килеп чыккач, үзләренчә нәтиҗә ясадылар. “Акбүре нәселе шушында сугышкан, димәк, бу авыл—татарның иң борынгы иле,"—диделәр. Зәкәрия карт үзе артыннан ияреп килүче малайга күзләрен кысып, болай да сырланып беткән йөзен тагын да ныграк җыерып, карап-карап алса да, аны кире борып җибәрергә кыймады. Аннары ул белә иде: сугышта иптәш кирәк, дөресрәге, япьтәш кирәк. Үткән сугышта Зәкәриянең Ваня дусты— Иван Соколигы бар иде. Гадел анын белән тиңләшә алмый, әлбәттә. Әмма батырлыкта, зирәклектә анардан ким дә түгел... Фронтовик, чын окопны хәтерләткән, чирәмлекне кеше буе чокып кергән бер уйсу ярны сайлап алды да урнашу ягын кайгырта башлады: үрелеп күзәтү өчен аяк астына кәсләр түшәде, "окоп” алдына да берничә кәс куйды Анысы бруствер була инде Күзәтү пунктларында шулай иде бит— шушы ике кәс арасындагы ачыклыктан көннәр буе дошман позицияләрен күзәтеп ятасын, минсинайтим, күзләр чәчрәп чыгардай була, билләһи! Позиция мәсьәләсен хәл итеп бетергәч кенә Зәкәрия карт билендәге каешын салды, көмеш көпшале трофей револьверын яр читендәге чирәмлеккә куйды, кулъяулыкка төрелгән бер уч патронын да шунда ук урнаштырды Янәшәдәге яр читендә утырган Гадел барысын да анлап-төшенеп аттан, күрәсен, бераз мыштым гына карап-күзәтеп торгач, Зәкәрия картнын каршына ук килеп, олыларча әйтеп куйды: —Әле алар йоклыйлар. Кичке якта гына торып чыгалар Карт гүя ишетмәде дә. Ул үзенен сугышчан позициясен камилләштерү белән мәшгуль иде Матай анын дәшмәвен аңлашу билгесе итеп кабул итте, ахры, тәмам үз булып, Зәкәрия картка фронтташ, көрәштәш булып сөйләп китте: — Бездә ау мылтыгы бар. Әткәйдән калган. Анын унике патроны да бар "Финка” да бар. анысын үзем таптым, көтү көткәндә "Поле чудес” малайларыннан төшеп калган. Апкилимме?—Инде сүзе беткәч, тагын җанланып, картнын револьверына ишарәләп әйтеп куйды — Монын белән генә каршы торып булмаячак. Аларда корал—менә моннан!—Гадел нәни учларын баш түбәсенә кадәр күтәрде —Кирәк икән, үзем дә ата беләм мин... Карг бу юлы да дәшмәде. Ул үз тирәсендә бөтерелеп йөргән бу күрше малаен ишетми дә кебек Анын ботсн күнеле. күз карашлары авыл читеннән үк башланып киткән “Поле чудес” бистәсендә Биек коймалар артыннан берсен-берсе узып калыккан бу икс-өч катлы йортларда ниндидер котсыз, яман затлар яши кебек Алар кинәт кенә килеп чыгарлар да бистә белән авыл арасындагы барлы-юклы бер чакрымны чабып үтеп, мен ел торган Акбүре иленә ябырылырлар сыман Юк. бу юлы тиз генә ала алмаслар Наиләне дә, Камиләне дә. башкаларны да бүтән бирмәячәк аларга Зәкәрия' Ул бүгеннән явызлыкка, вәхшилеккә, ксшслексезлеккә каршы сугыш ачты Явызлык белән иминлек арасында, үлем белән яшәү арасында фронт бар хәзер. Утлы позиция бар... Бу фронт белән гвардия сержанты, биш сугышчан орден, җиде медаль кавалеры, разведчик, «смертник» Зәкәрия Вәлиәхмәтов командалык итә. Анын командасында кеше күп түгел Дөресрәге, ул үзе генә. Аннары Гадел исемле малай бар. Ул фронт командующиена әйбәт ярдәмче була ала. Их. Иван Соколик булса! Ыһ та итмәс иде Зәкәрия, дошманына гуры карап яуга күтәрелер иде Исән микән ул? Бер күрешеп, сойләшсп тә булмады, ичмасам. Сугыштан сон бергә кайтканнар иде. югыйсә Казанда юллары аерылды. Вани Төмән ягына китеп барды. Зәкәрия—үз авылына. Адреслар да алмашканнар иде. язмыштыр инде.—ул яэулы кәгазьне Казан вокзалында очраган ин беренче патруль алып калды Шикле адрес, янәсе. Төмәнгә барыл, нинди диверсия корырга йөрисен, янәсе -Дустымның адресы ул,»—дип тә карады. Ышанмадылар Бер кон каталажкада тоттылар да. частеннан уңай хәбәр алгач, чыгарып җибәрделәр Тик барыбер адреслы кәгазьне бирмәделәр. Хәтта укытмадылар да. Бер күз төшерү белән исендә калдырыр иде. югыйсә Зәкәрия карт уйларын уйлап бетерә алмый калды, каяндыр Гадслнсн йомшак, әмма олыларча җитди тавышы ишетелде: —Бабакай, мин авылга кайтып килдем. Синсн хакта Ибраһим абзый белән Исмәгыйль абыйга да әйттем. Аларнын малайларына да «кара кәрт» чыккан —Син бал арны каян бсләсен сон, малай актыгы.’!—Гадел нен белдекле булып кылануы, ниндидер сәер мавыгу белән «үлем уен ы «на керә баруы Зәкәрия картны шактый ук үрти башлаган иде — Каян булсын, бөтен кеше сөйли. Менә, әткәйнен мылтыгын да алып килдем, -финка-ны да Кирәге чыгар АЛС Бу юлы «фронт командующие* малайны ачуланмады, авыр мылтыкны алып, затворын тартып карады, көпшәләрен тикшерде, курокка басып алды, аннары бруствер өстенә—револьверы белән янәшә куйды, Гадел сузыл торган патроннар янчыгын да, дәшми-нитми генә алып, мылтык белән револьвер арасына урнаштырды. «Финка»ны алмады, кире малайнын үзенә бирде. Эшнен ана кадәр үк барып җитмәячәген белә иде ул. Тагын бер мәртәбә үзенен сугышчан позициясен күзаллап, өйрәнеп чыкканнан сон, Зәкәрия карт, окоп читенә чүгеп, аркасын үлем салкынлыгы бөркеп торган кызыл балчыкка терәде... Соңгы ун-унбиш елда беренче мәртәбә анын үтереп ашыйсы килде. Ул кесәсенә тыгылды, юл капчыгын капшап чыкты, әмма ирен читенә куярлык та ризык таба алмады .. —Гадел балам, ашарга юнәтәсе иде безгә. —Ә мин юнәттем инде —Гадел шунда ук аркасындагы мәктәп сумкасын салып чирәм өстенә куйды, тезләнеп, актарынырга кереште, сөт тутырылган шешә, берничә пешкән йомырка, кабыклы бәрәнге һәм кыяр-помидорлар чыгарып куйды. Ин ахырдан кып-кызыл ике алма алды. Окоп эченә тәмле, хәтта татлы табигать исе, яшәү исе таралды. Зәкәрия карт бәхетле иде. Анын иреннәренә ризык тәме кайтты. Ул бу минутта яланга җил алып килгән бөтен хуш исләрне дә сизә, яшәүнен ямен, дөньянын гамен тоя башлаган иде... Көч-егәрлеге, дәрт-дәрманы, яшьлеге шулай кабат кайттымы әллә? Әллә рәнҗетелгән якыннары арасындагы жан һәм кан багланышлары шулай анын гомерен озайттымы? Әллә.. Әллә күнелен томалап алган чиксез, чамасыз нәфрәт, дошманнарыннан үч алу тойгысы аны көчле, бәхетле итәме? Зәкәрия картнын күнел ярларында бу тойгыларның барысы да бар, ә менә илаһи догалар аша инә торган изгелек әлеге давыллы, шаукымлы күнел дәрьясының ин ерак чоңгылларына төшеп яткан иде... Кеше тормышында шундый минутлар була: бервакыт ул төштәге кебек кенә яши башлый. Зәкәрия карт белән дә шулай булды, ахры. Корал тотып “фронтка” чыкканнан бирле ул. гүя. үз тормышы белән яшәми, икенче бер адәм баласының язмыш юлына төшеп, бөтенләй чит-ят гомер яшәп ята... Шуна күрәдерме. Наилә белән Камилә дә бик борчымый кебек аны, бары тик авылга каныккан бандитлар өере белән канлы, хәлиткеч сугыш гаме, көрәшкә генә түгел, жинүгә ымсыну хисе яшәтә, ахры. Гадел фронтта сакта торган арада Зәкәрия карт окоп читенә чүгәләп, черем итеп алды. Ләкин фронт командующиена озак юанырга туры килмәде, часовой аны сак кына төрткәли башлады: — Бабакай... Киләләр... Зәкәрия шушы хәбәрне көтеп кенә торган диярсең, яшьләрчә җәһәт кенә сикереп торып, гимнастерка чабуларын тарткалый башлады, изү төймәләрен эләктерде, пилоткасын рәтләде. Аннары окоп алдында яткан коралларын сыйпаштырып алды, шуннан сон гына карашларын “Поле чудес” ягына күчерде. Баштарак ул беркемне дә күрмәде. “Поле чудес”нын мәһабәт йортлары бөтен офыкны шыплап тутырып, томалап куйганнар иде. Шул мәлдә Зәкәрия картнын зиһенен бер сукбай уй сызып үтте. “Бүгенге байлар йортларын ни өчен тау кадәр итеп салалар икән дисәм. Әйе шул, күп бүлмәле, иркен, якты булсын өчен түгелдер, бүтәннәр алар янында үзләрен кечкенә итеп, мескен итеп, түбәнсетеп тойсыннар өчендер. " Әнә алар. Унлап егет, кулларындагы шешәләрдән сыра чөмерә-чөмерә, йөз кешелек шау-шу, ыгы-зыгы куптарып, авылга алып керә торган бердәнбер юл буенча киләләр иде. Бу гайре табигый күренештән Зәкәрия карт йөзен чьггып куйды. Аннары яр читенә таянып калкынды да фронт сызыгын күзәтә башлады. ^ Карап торышка шундый ук адәм балалары—авыл малайларыннан берни белән дә аерылмыйлар. Ә кыланмышлары... Кыланмышларында адәми затларнын әсәре дә юк. Барыбер алар да инсан нәселеннән, аларнын да өйләрендә өзелеп көтеп торучы аналары бардыр, зур. җаваплы эшләрдә эшләүче аталары бардыр, сөйгән ярлары, дус-ишләре. яраткан шөгыльләре, укый торган китаплары, җырлый торган җырлары, хыяллары бардыр Ә бәлки., болар өчен бер генә изге әйбер дә калмагандыр0 . Шулвакыт каяндыр җир төпкеленнән, әллә күк катыннанмы, оныгы Камиләнен кайтаваз кебек кенә тавышы ишетелгәндәй булды. “Кызганма син аларны.—ди иде бу тавыш —Алар мине төне буе интектереп, газаплап чыктылар, сафтин-саф тәнемне, ихластин-ихлас җанымны мәсхәрәләделәр Алар яшәргә тиеш түгел, дәү әтием... Ходай эшли алмаганны үзен эшлә— дөмектер шуларны. Минем хакка дөмектер. Ялварып, ялынып сорыйм..." Зәкәрия, үзен-үзе белештермичә, жәһәт кенә револьверын алып, дошман ягына төбәп тә куйды Ләкин шундук, кулы пешкәндәй, кире тартып алды, углы коралын чирәмгә ташлады. Аннары, окоп төбенә тезләнеп, якында гына яткан чыбык сыныгын алды да очына ак кулъяулыгын бәйли башлады Менә ул бәйләп бетерде, торып басты, кабат револьверын алды, аны баш очына күтәреп, һавага атып җибәрде Шуннан сон гына, ак кулъяулык бәйләнгән чыбыкны болгап, окоп читенә менәргә талпына башлады Бу кадәрссенә түзеп торган Гадел анын янына йөгереп килеп тә житге — Китер, бабакай, үзем сөйләшергә барам Сина ярамый —Нишләп ярамасын?! Менә сина ярамый. Син бала гына але. Бәласеннән баш-аяк... —Сина ярамый!—Малай олыларча үҗәт иде —Син китсән. фронт буш кала. Аннары командирлар парламентер була алмый. Кинода күргәнем бар—дошман белән сөйләшергә гел аларнын ярдәмчеләре йөри —Анысы шулай. Курыкмыйсынмы сон? —Ник куркыйм ди. Мин аларны болай да көн саен күреп торам Нәрсә дип әйтергә сон? —Нәрсәме?—Зәкәрия карт кешелекләрен югалткан бу яшьләр өеренә ни-нәрсә әйтерге икәнен әлегә белеп бетерми иде Мылтык аткан тавышка сискәнеп, юл очында туктап калган дошманга төбәлгән килеш, ниһаять, нәрсә әйтергә кирәклеген уйлап тапты — Акбүрене фронтовик Зәкәрия Вәлиәхмәтов саклый, әйбәтлек белән кире үзләренен “Чудес "ларына кайтып китсеннәр И бүтән монда күренмәсеннәр Шулай дип әйт. Зәкәрия Вәлиәхмәтов тора, диген Гвардия сержанты, диген Анладынмы? Нәрсә сөйләргә онытмассыңмы? Яле. әигеп кара! —Аңладым инде, бабакай, нәрсәсен кабатлап торырга анын Вакыт та юк. әнә тегеләр бу таба килә башладылар Тизрәк бир ак флагны, киттем —Гадел балам, сак кылан, яме Синен белән минем җаным да китә — Жиры тезләнеп. Зәкәрия карт малайның күзләренә тутырып карады — Теге сугышта булса, мин сине үз отрядыма алыр идем, еи-богу. боен Гадел... —Рядовой Гадел Исламов! —Рядовой Гадел Исламов —Разрешите идти? —Разрешаю... —Есть! “Поле чудес" егетләре очына ак чүпрәк бәйләнгән таяк күтәрен килүче малайны сәерсенеп каршы алдылар Шулай да килгән унайгл куып га җибәрмәделәр Күренеп гора Гадел сүзне сойләшә белә иде Ләкин килмешәк егетләрнен түземлеге чиксез-чамасыз түгел иде, ахры, алар берәм- берәм дә, парлап та малайга уктала башладылар. Кайсыдыр, кесәсеннән пистолет чыгарып, янап та куйды. Ниһаять, сүз алып барганы, атаманнарыдыр инде, Гаделне төрткәли башлады, бер-ике мәртәбә суккалап та алды. Гадел аңа игътибар да итмәгән кебек, авылга төбәп күрсәтә-күрсәтә, үз сүзен сөйләвендә булды. Ниһаять, ул кайту ягына борылды. Анын артыннан кемдер шаркылдап көлеп, кемдер сүгенеп, янап калды. Ә берсе, Гадел бераз китү белән, пистолетын алып, малай артыннан ата башлады. Гадел Зәкәрия фронтына таба йөгерергә тотынды. Бу хәлгә фронт битараф кала алмый иде инде. Зәкәрия карт револьверын төбәп атып җибәрде. Гадел артыннан атып калган егет, сул кулы белән ун янбашын тотып, сыгылып төште. Анын янына башкалар йөгереп килде. Яралы дусларын килгән юллары буенча "Поле чудес”ка таба алып та киттеләр. Үзләре авыл ягына карап, йодрык күрсәтә-күрсәтә, кычкырырга, янарга да онытмадылар... Бераздан авыл белән бистә арасында үлем тынлыгы урнашты. —Кайтып киттеләр...—Шунда Гадел үзенең исән икәнлеген сиздереп куйды. Карт, сискәнеп, малайга табан борылды, җәһәт кенә кузгалып, анын сипкелле йөзен күкрәгенә кысты, аркасыннан сөеп тәкърарлый башлады: —Сугыш әле башлана гына... Башлана гына... Башлана гына... Зәкәрия карт белә: яралы ерткыч хәтәррәк. Сугышның башы гына әле бу, фаҗигаләрнең башы гына... Чынлап та, ярты сәгатьләп вакыт үтәр-үтмәс, әллә кайлардан гына, берәмтекләп тә, төркем-төркем дә «Поле чудес» капкасы янына ир-егетләр җыела башлады. Күбесенең кулында мылтык, обрез ише кораллар, тимер кисәкләре, күсәк тотканнар да бар... Менә алар, өч төркемгә бүленеп, иелә-бәгелә Зәкәрия белән Гадел тоткан фронт сызыгына табан килә башладылар. Егермеләп булыр... —Егерме өч.—Гадел санап та өлгергән икән. Зәкәрия хәлнен мөшкел булуын анлап алган иде инде. Анын ул кадәр патроны да юк. Ул чаклы патронны атасы да килми анын. Әнә, берсен яралады да инде Исән калса гына ярар иде. Акылга утырса, шул җитә. Юк, болар акылга утырырга охшамаганнар. Әнә бит ничек киләләр. Сугышта “СС” дивизиясе солдатлары гына шулай акырып-бакырып киләләр иде. Урталыктагы төркемне башы кырып алынган, киң җилкәле бер егет алып килә. Анын кычкырып команда бирүе аерым-ачык ишетелеп тора. —Уратып алыгыз, уратып!.. Исән калдырмагыз, үзе казыган окобына тереләй күмегез! Зәкәрия карт, озаклап төбәп торды да курокка басты Теге атаманга охшаганы, чалгы белән чапкандай, җиргә кыелып төште... Чәчрәп барып төшкән башлыкларын күреп, калганнар бермәлгә каушап, тукталып калдылар, әмма шундук, кем ятып, кем тезләнеп, тәртипсез рәвештә атарга керештеләр. Берничә пуля Зәкәрия картнын колак очыннан гына сызгырып үтте. Ул мона әлләни игътибар итмәде. Ләкин, кызыксынуын баса алмыйча, үрелеп ялан ягына карарга маташкан Гаделне ярнын төбенә үк төртеп төшерде. Атыш кызганнан кыза барды. Зәкәрия карт, бөтен шартын китереп, позициясен алыштырды. Ике атып, тагын бер дошманны җиргә чүгәргә мәҗбүр итте. «Их, бер патрон әрәм китте,»—дип баш чайкап куйды. Сугышта һәрвакыт шулай: рух җиңә, кеше җиңелә. Егермеләп дошманга берүзе каршы тора алмаячагын белә Зәкәрия карт. Бу сугышның сонгы сугыш булуын аклый Шуна да ул үзен тыныч тотты—түшәктә ынгыраша- ынгыраша ждн биргәнче, дошман белән көрәшеп башны салу—мен мәртәбә әйбәтрәк!.. Кинәт кайдадыр якында гына—авылнын ун як очында—мылтык аткан гавыш ишетелде Зәкәрия карт шундук чамалап алды—авыл ягыннан аталар. Димәк. Акбүрене якларга тагын кемдер чыккан —Ибраһим абзый бу. әйттем бит. ул да кушылачак, дип Хәзер барып киләм. Гадел, тирән ярга ышыкланып, ун як күршедәге фронтка китеп барды. Зәкәрия исә. атып, тагын бер әзмәверне җиргә кадалдырды. Ул арада сул якта да кемдер ата башлады «Монысы Исмәгыйль булырга тиеш,—дип уйлап алды карт.—Аларнын иорт-жире шул якта... Молодеи Гадел! Тынлата алган бит, ышандыра алган1 " Шулвакыт Зәкәрия картның култык астын нидер чәнчеп азды Карт “ыһ!" итеп куйды да тагын фронт гаменә бирелде, инде шактый якынаеп өлгергән дошманга сонгы патроннарын атты Аннары кулына Гадел күтәреп килгән ау мылтыгын азды. Әмма берничә мәртәбә атуга, аяк астында җир убыла башлады; менә ул хәлссхзәнеп окоп читенә чүгазәдс. карашларын кызыл кабер балчыгына төбәп тынып казлы Юкка чыгып торган Гадел килеп җитмәсә, нишләр иде икән ул? Шулай япа-ялгызы чокыр тобендә жан очырган булыр иде. мөгаен Янында Гаделнсн кабат пәйда булуы Зәкәрия картка хаз кертеп җибәрде Ул тырыша-тырмаша кабат торып басты, мылтыгына үрелде Сулышын тигезли азмый торган Газе.з рапорт бирергә ашыкты — Бабакай. Иптәш сержант Рохсәт итегез — Ниләр бар анда, балам'.’ Фронт нишли, нык торамы ’—Зәкәрия картнын тавышы хәлсез иде. -Фронт үз урынында иптәш сержант Ибраһим абзый белән Исмәгыйль абыйлар үз окопларында геройларча сугышалар Бөтен авыл белә бу хакта. Озакламый халык сугышка ку згалачак Хәзер ду килеп корал җыялар.. — Менә монысы кирәкмәс иде Күрәләтә ут эченә керү кирәкмәс Безгә ярый—без фронтовиклар Бар. кайтым әйт үзләренә, бу якта ялгыш та күренмәсеннәр — Бабакай, ни сөйлисен син?! Патронсыз-нисез сугышып бу за димени? Менә. Исмәгыйль абый икс патрон бирде, бүтән бирә алмыйм, диде Гадел тагын каядыр китеп барды Зәкәрия карт кабат үз урынына басты, ун-унбиш адым читтәрәк кенә мылтыгын тозәп булашкан глза гәүдәле, тулы битле, кысык күзле егеткә атып җибәрде. Атуын атты, әмма үзе дә. буынсыз булып, окоп төбенә шуып төшеп китте Шулай һәр аткан саен анын хәләл каны, каны белән бергә яшәү көче дә кабат кайтмаслык булып чыгып бара иде Гомердә булмаганча. Зәкәрия картнын бик тә, бик тә яшисе килде. Бу сонгы сугыш анын карт, авыру тәнендә, арган, талчыккан, гаҗизләнгән күңелендә шулкадәр көчле яшәү дәртле уяткан иде. дымлы.салкын чокыр тобендә канга батып утырган килеш, кызы Наизә, оныгы Камилә, шәһәрдәге уллары белән у зачак бәхетле гомерен күз алдына кигерергә тырышты Шул мәлдә вакыт тукталып казлы һәм серле, сихри мәңгелек башланды Ә мәңгелектә кеше гел бәхетле Үлеп барган фронтовик карт бу минутта үзенен никадәр бәхетле булуын белми дә. тоймый да иде Ул көрәштәшләре Ибраһим белән Исмәгыйльнең “Поле чудес" бандитлары тарафыннан атылып үтерелүләре хакында белмәве белән бәхетле иле. Авыл тыкрыкларының берсендә күзенә пуля кереп, канга батып яткан, соңрак дом сукыр калачак Гадел хакында белмәве белән дә бәхетле иде ул. Шулай ук оныгы Камиләнең анына килә алмыйча җан тәслим кылуын, кызы Наиләнен, акылыннан язып, тилеләр йортына җибәрелүен, анда санитарлар тарафыннан көчләнеп, өченче каттан ыргытылуын белмәве белән дә бик бәхетле иде. Мен еллык Акбүренен, перспективасыз авыл дип, җир йөзеннән мәңгелеккә юк ителүен, халкының көчләп Яр-Чынлыдагы иске тулай торакларга күчерелүен, авыл урынына затлы коттеджлар төзелүен дә күрми, белми калды Зәкәрия карт. Ул шуның белән дә бәхетле иде... Эпилог Кайчандыр Акбүре авылы торган үр куенында бүген дә ике истәлекле урын бар. Икесе дә авылнын чит-ят куллар кагыла алмый торган бердәнбер җирендә—иске зират эченә урнашкан. Аларнын берсе—каберстандагы мәһабәт мәрмәр таш. Анын төн кебек кара йөзлегенә, чокып: "Татарнын ин борынгы авылы", дип язылган. Шунда ук тагын язу: “Татар яугирләренен Явыз Иванга каршы соңгы сугышлары булган урын.” Икенче истәлек ташы фронтовик, гвардия сержанты Зәкәрия Вәлиәхмәтов истәлегенә, анын кабере очына куелган. Жыйнак кына ак таш. Язуы да бар: “Дошман белән алышта һәлак булган сонгы ветеран Вәлиәхмәтов Зәкәрия Мөхәммәтгали улы”, диелгән. Бу кабергә еш кына өч ир кеше кайта. Аларнын икесе—гүр иясенен үзенә бик охшаганнары—аңлашыладыр, мәрхүмнең үз уллары. Өченчесе— кара күзлек киеп, кулына озын таяк тотканы—кайчандыр шушы авылны яклап фронтка чыккан Гадел исемле малай булыр. Хәзер кем ул? Кайда0 Ничек? Янына барып сорашасы килә. Әмма үтә дә җитди ул, хәтта усал да кебек... Бу начар түгел. Түгел! Әле усал булырга туры киләчәк. Әле күпме сугышлар булачак, күпме соңгы сугышлар!.. Батырлык, тәвәккәллек, үҗәтлек бик тә кирәк булачак татарга. Күзләр дисезме? Татарнын маңгай күзе күптән сукыр инде. Ләкин анын күнсл күзе мангай күзләреннән дә әйбәтрәк күрә, әйбәтрәк тоя... Анын моңлы, гамьле булуы да шуннан килә, күрәсең... Бердәнбер көнне бу өч кешегә дүртенче берәү—ап-ак чәчле, шундый ук ак, куе мыеклы, зирәк, әмма моңсу карашлы карт килеп кушылды. Фронтовик. Ветеран. Герой. Түшендәге орден-медальләрнен исәбе-хисабы юк. Инде аңлашылгандыр, Зәкәрия Вәлиәхмәтовнын фронтташ дусты Иван Соколик бу. Сонгы юлга чыгып китәр алдыннан, җан дусты белән саубуллашу өчен, кайчандыр күңел дәфтәренә язып куйган адресын табып, мең чакрым ара үтеп килгән. Килгән дә монда булган хәлләрне ишетеп таң калган. Анын күхләреннән туктаусыз яшь ага. Бу яшьтә яшь буламыни, дисезме? Яшь түгел ул, җан ул, жан! Күз яше булып җаны суырылып ага анын, гомере ага... Менә ул, тирә-яктагыларны сискәндереп, кызу-кызу чишенә башлады. Плащын салды, шарфын чишеп элде... Ботак-чатаклы бармаклары белән нәкъ күкрәк өстендә балкып торган Алтын Йолдызны эзләп тапты, аны җәһәт кенә ычкындырып, Зәкәрия Вәлиәхмәтовны үз куенына алган чирәм җир йөзлегенә куйды. Һәм җан тавышы белән иң кирәкле сүзләрне әйтте —Прости меня, друг! Я хочу к тебе!