Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЪРИЯТ


Басыйр Рәфиков

Эзләп тап Яр буйларын айкыйм, таллыкларны, Тыңлыйм камышларның сагышын. Ишеткәндәй булам бабамнарның Гасырлардан килгән тавышын. Нигә алар шулай якын икән, Килеп сыенырдай йөрәккә? Нәселемнең башы булгангамы, Торгангамы шул ук төбәктә? Ярый әле хәтер яши җирдә. Ишарәсе аның—тирә-як. Көндәлек сүз белән чикләнмичә Халкын батырларын эзлә, тап! Кайда гына барма, кайда китмә— Очратасың татар егетен. Ник илендә түгел, нәрсә эзли. Күңеленә кочып өметен? Нигә туган җире кыерсыткан Җитеш тормыш бирми яшь чактан? ...Бу Донбаска киткән чордан килгән, Шуны уйлап һаман баш ватам. Җәй белән аралаш ҖЫЛЫ ҖИЛ чәчәкләрнең Әйләндерә башын. Борылып селкә алар Таҗ яфрагын кашын. Төрле якны күргәнгә Чәчәкләр дә шатлар. Күрше кырдан баш ия Аларга башаклар. Без гел ыгы-зыгыда. Җәй!. Җәй үтеп бара. Бу асыл мизгел белән Аралашмый калма! Тетрәтә җаным кылларын Авыл урамында моң. Нигә бабамнар һөнәре Миндә саклаямады сон? Нигә мин дә киң кырларда Тирләп иген икмәдем? Нигә тормышның асылы Җир икәнен сизмәдем? Инде авыл әйди мине. Зарлы моңнар чакыра. Күрәсең, ул онытмаган. Тели саубуллашырга. Үткәннең ялкынын ал Борынгы хакыйкать раслый: Үткәннең ялкынын ал! Янып сүнгән учакларның Колләрсн җирләргә сал. Ялкын янса, кешеләрнең Тормышлары сакланыр. Үрнәк алып үткәннәрдән. Тормыш-яшәү сафланыр. Батырлыкларның ялкыны Алмашка юллар салыр. Халыклар шат булсыннар дип Кояш га якты яныр. Чилабе олкасе. Троицк шәһәре Р а в и л Ш ә ф и г у л л и н Чыңлы тынлык Донья тынды. Гүя өнсез калды. Калтыранып чыкты аксыл ай. Мәгьрибләрдә эреде болытлар. Йоклый кырлар... Йоклаган тугай. Әйтерсең лә, сихри әкиятем... Чыңлы тынлык. Йоклый Җнр-Ана Төпсез күктә ак йолдызлар гына. Сызгырышып, атылып яна. Ыгы—зыгы сүнде жнр өстендә, Сарып алды зәп-зәнгәр тынлык. Күңел ялы, Күңел бәйрәме бу, Ләззәтләнәм, тынлыкны тыңлап. ...Офыкларда яшьни сүлпән яшен. Эңгер-меңгер коча кул җәеп; Соңгы ялдай, соңгы бәйрәм кебек, Кичке тынлык җәелә җәен. Бөтенесе—үземнеке Бөтенесе монда үземнеке— Кайгы-шатлыкларның төрлесе; Монда, хәтта, карак бүреге дә— Мнн үстергән сарык тиресе. Монда, күптән арып-талган җирдә. Үсә иген, чайкап башагын; Төрле мәшәкатьтән якташларның Әйләнгәннәр монда башлары. Монда тудым, монда—үз кеше мин, Бөтен нәрсә—минем уемда; Җиргә ятып, кинәт үлсәм дә мин, Үләм ләса монда—өемдә. Үләрмен күк тыныч җаным белән, Тавышымны саклар, дип, кырлар, Искә төшерерләр, диеп, мине Сөйгәннәр һәм сөймәгән кызлар. Үлсәм дә мнн ышанып үләрмен, Холкым калыр диеп улымда; Каберемә карарлар дип дуслар, Тукталышып зират юлында. Хәйрани Ил Яшьлек илем кайчан артта калган, Бәлки үзем йөгергәнмен алдан? Ашкынганмын, яшьлегемне ташлап, Упкыннарга атылырга ярдан. Еракларда, һаман нурын сибеп, Гөрли сыман яшьлек дөньясы; һаман әле, юлдан кире борылып, Килә аңа кайтып торасы. Белмисеңдер инде, яшьлек иле, Оныткансың ерак балаңны. Сиңа йозак элеп чыгып китеп, Инде картайган бер бабаңны? Күпме атласам да озын юлдан. Бүтән яшьлек иле юк алда. Арттагысы күптән ияләнгән. Миңа кабат урын юк анда. Яшьлек илем хәйрани ил иде. Тирә-ягы шыгрым гол иде. Кабат аны искә төшердем дә. Күңелемә нуры сибелде. Ульяновск өлкәсе. Димитровград (.Мэләкәс) шәһәре Р ә и с С а ф и н Шагыйрьгә Утлы дәрьяларны гиздем. Чайкалдым дулкынында. Булдым җиде күк катында Мәхәббәт упкынында. Кайттым бала чакларыма. Күкләргә каран яттым. Таптым яшьлек ярларымны Югалтканымны таптым. Әткәм-әнкэм өр-яңадан Бирде үгет-нәсыйхәт. Әрнүләр алдым җаныма. Алдым җаныма сихәт. Ләззәтләндем шш-ъри моңның Тылсымын, тәмен тоеп; Гүя зәмзәм суын зчтем. Чык тамчыларын җыеп. Синең сүздән ру хландым мин. Гади һәм дә гали зат. Рәхмәт сиңа, рәхмәт, шагыйрь! Рәхмәт сиңа, шигърият! Йолдыз атыла... Кара төннең күк пәрдәсен ертып. Көтмәгәндә йолдыз агылды. Әйтерсең, ул безнең баш очында Бер мизгелгә таган атынды. Әйтерсең лә, күкләр сәхнәсенең Пәрдәләре кинәт ачылды. Атынмады йолдыз, ул чынлап та Галәм киплегенә атылды. Чәчрәп калды аның очкыннары. Күрдегезме дуслар, сез аны? Ни өчен соң шундый мизгелләрдә Ныграк сизелә гомер узганы? Кара төннең пәрдәләрен ертып. Көтмәгәндә йолдыз атыла. Көтмәгәндә никтер күңел тула. Күзгә кайчак кинәт яшь тула. Күп яшәгән йолдыз атылдымы. Атылдымы япь-яшь бер йолдыз?— Күктән гүя аваз ишетелде: «Яндым, янам!... Бәхил булыгыз!» Казан шәһәре Р и м и р С ә л и м г ә р ә е в Йолдыз атылганда теләк Әгәр күрсәм йолдыз атылганын, Юрыйм аны исән-саулыкка; Берүземә генә теләп калмыйм, Бәхет телим илгә, халыкка. Әгәр күрсәм йолдыз агылганын. Куркаклыктан мине сакла дим... Куркак җаннар гына дустын сата, Ә син һәрчак кыю атла дим... Әгәр күрсәм йолдыз атылганын, Иман нуры сорыйм Ходайдан, Чөнки беләм: һәр атылган йолдыз Шәфкать нуры белән уралган. Кем түзем? Чишмә янына килгән дә Кеше сөйләшә, имеш: —Авырлыкка йөрәк түгел, Акыл түзәргә тиеш. Салкын чишмә телгә килеп, Төзәткән аның сүзен: —Йөрәгең дә аңлар сине Түзем булганда үзең. Башкортстан, Чакмагыш