РОБАГЫЙЛАР
Намусыңны калдырма һнч малга карап. Шөкереңне ташлый күрмә, барга карап. Тәүбэ-тәүфыйкның билгесе канәгатьлек. Гамәлеңне җуя күрмә малга карап! Ир алмас, яманга иярмәс булса. Гайбәт йөртеп, кеше гаебен тнрмәс булса. Сүз кадерен белер фәкать шундый ир-ат. Үз акылы акылына тиңдәш булса! Шыбырдап яуган яңгыр һнч ташка кунмас. Акылсызга сүз әйтсәң дә, башка кунмас. Бәндәгә ниләр язган, шуны татыр. Бер адәм дә тәкъдиреннән башка булмас. Ак шоңкар, бәхете тайса, карга булыр. Тугрыга күпме әйләнеп, зурга куныр. Җанын-тәнен тәрбия кылган адәмнең дә Үлеменнән хәбәр килсә, йөзе сулыр. Кемнең зәвыгы юк. гыйрфаны да юктыр. Кемнең гыйрфаны юк. вөҗданы да юктыр. Кемнең вөҗданы юк, сөйгән яры юктыр. Кемнең сөйгән яры юк. җаны да юктыр! Бай булмас билен япак буган белән. Тазармас асылы харамның юган белән. Күпме надан күзен йомып, битен сыйпый. Суфыйлык табылмый шул күз йомган белән. Яхшының сүзе татлы балдан-майдан. Сүзнең китерер мәгънәсен әллә кайдан. Ут башында киерелүне кнңәш итмим. Төп билгесе ир-егетнең булсын мәйдан! һәр җәүһәрнең асыллыгы асыл ташы, г) берәүнең миллион сумлык кара башы! Сөягегез сөягемнән кнм димимен, Затыгыз тик затыбызның сәдәкасы. Егетләр! Надан дустан дошман артык, Үлгәннән соң арысланнан тычкан артык. Кулына бер шыр наданның гәүһәр төшсә, Бәһасен кыла алмыйдыр мыстан артык. Канады бер яхшы сүздән колак очы, Татлы йокы, җылы түшәк—җан тынычы. Йөгерек ат, яхшы хатын, төзек мылтык— Чын егетнең шулар булыр юанычы! Ат кызыкмас арпаның саламына, Булма юлдаш адәмнең буш-яманына. Юлдаш була калсаң адәм яманына, Ташлап китәр дошманыңның табанына! һнч ялынма яманга снн «малы бар!»—дип, Әйткәннәр бит: яманнарның күңеле тар, дип. Борынгыдан заты нәҗес булганнан соң, Чучканы, әйт, кем сыйпый соң «җанвар» диеп?! Яз яратып, кышны аңа игез кылды. Үлемне дә барча җанга тигез кылды, Ни кылса да, Ходаемның кодрәте киң, Әмер кылса, коры җирдә диңгез кылды! Дөнья бит ул—бер кысык юл боргаланган, Багы тайса җиргә, дәүләт күрәлмаган. «Юл авыр, авармын»— диеп туктап калма, Өмет өзмә, яхшылык көт бер Алладан! Җанга рәхәт, дус-яраннар бер хат язса, Җан җәрәхәт, көпә-көндез ир-ат азса. Яманнар гел үз башына үзе җитәр. Нахактан әгәр берәүгә баз казыса. Кемнең зәвыгы булмаса, әлеме юк, Кемнең белеме булмаса, гыйлеме юк. Кемнең вөҗданы булмаса—сөйгәне юк. Кемнең сөйгәне булмаса—иманы юк! Ага агасын сагына, алыш булса, Ят та бик якын буладыр, таныш булса. Дустын түгел, дошманың да көенәдер, Гаебеңнән Тәңре биргән таҗың булса! Адәм булыр адәмиәрнен нәкышыдыр. Адәм булыр хайван да аннан яхшыдыр. Ташлар булыр өстендә гел хайван йөрер. Ташлар булыр кыйммәтен бер .Алла белер! Җиһанда гел тугрылык белән хаклык һаман шулай изелерме, тапалырмы? Ватылгач бер таш йөрәклек, аксөяклек. Фәкыйрь халык та бер көлеп шатланырмы?! Хәләлең хуш, яхшы булса, юк арманын. Килгән чакта көтеп алса бер мәһанең. Шәм каршында әйләнүче күбәләктәй. Барган юлда корбан итсә татлы жанын. Татлы телнең төбе ширбәт мөлаем. Тибрәлсен шул ширбәт телем һәр даим. Бирдең телне. Тәңрем, безгә сөйлә дип. Туры юлга телне шуңа әйдәем! Уяну Булмаек дүрт аяклы мал шикелле. Куырыл!ан яфраксыз тал шикелле. Бак сана бер: егет-адәм күркәмләнә, Гыйлем белән сүз сөйләсә, бал шикелле! Яз чыкты бакчаларга былбыл сайрап. Атылып, чәчкәләрне гөл-гол җайкай'. Салыекчы шул бакчага күзебезне. Куйган юк бит караңгыга безне бәйләп! Кар китте, сулар агып, бозлар эреп. Бар дөньяны хозурлыкка китте төреп. Киемсез, өйдә утырган ятим бала Таралды үрманнарга чәчкә төерен1 ! Йөгерде яшь балалар яланаяк. Кушылдылар чыркырдашып тай-тулак. Җан бармы хәрәкәтсез, карагызчы. Бызырдап чыкканда язын яшел кыяк?! Күз салын карагызчы һәр тарафка Дөньяда ачылгандай тимер капка! Син дә инде һөнәргә омтыл, хәрәкәт кыл. Талпынып һөнәр өчен мондый чакта! Гол-гвл жаНнап (казакча) ч«*чка атып Чочка терем чачак җыел 7. .к. у . м 12 •7 Егетлек хасияте—мәгърифәттә Адәмгә авыр дәүләт буен бакмак. Сүзләрнең дә мәгънәсе юк телең саклап. Егетлек хасияте—мәгърифәттә. Илдә үскән һөнәр түгел гафил1 ятмак! Күчмәле казакбыз бит күрке2 астында, һөнәр юктыр, йоклагандай көрпә2 астында. Гамьсез булып ята бирсәң, хур булырсың. Яу юк диеп уйламагыз бүрке астында! Башка илне күрәбез: ул тауга чыккан, һичкайчак ил уңа алмас түбән баккан. Мәгърифәт дәрьясы ул күпкә уртак. Омтылып, хур калмыйдыр кулын тыккан! Барыбыз да бертөрлебез табигатьтә. Ялгыз аерма гына бар бер сыйфатта: Гыйлем чәчкән адәмнәрне сыйламыйсыз. Байкагыз1 , шушы холыкмы мәгърифәттә? Тормышы башка илләрнең көн шикелле. Тормышы да надан илнең төн шикелле. Үзегез уйлап карагыз мигә салып: Күренә бит шушы җире миң шикелле! Булмыйдыр атлы белән җәяү бердәй. Буламы алыс белән таяу* бердәй? Байкасак’. арасында аерма күп: Буламы йокылы белән уяу бердәй?! Булмайдыр сабан бердәй елгән6 белән. Буламы надан бердәй белгән белән? Киң култык көпе: киеп, юан итек. Файда юк күренгәнгә көлгән белән. Файдасы юк буш сүзгә һәркем җетек*. Бу сүзгә талаш кылмас күңеле китек. Таш. җебеп, балкымайдыр майлау белән. Күнмәс ялгыз туң муен, юган итек. Кымыз эчеп, һөнәр түгел ит астырган. Берәрсе җәһаләткә тоташтырган. Замана калай булса, бару шулай, Чыгаекчы шул тарихтан адаштырган! Гафил ваемсыз 2 күрке куыш 2 Керпе юрган, ябылдык ' Байкау карау, күз ташлау, күзәтү Алыс белән таяу - ерак белән якын '' Байкасак карасак ’ Елгән гади эш коралы 8 Көпе - аяк киеме Җетек олгер, җитез 1 Жэһаләт наданлык Йөрисегез киң далада уйнап-көлеп. Кызыктырган һөнәр түгел атка менеп. Кукыраен. муен сузып, түш киереп Йөрүче уйламагыз һөнәр белеп. Мактанмагыз кием белән атыгызга. Шуны уйлагыз ни лязем1 бар затыгызга? Як-якка карау кирәк баш күтәреп, Әйләнә-алыстагы ятыгы.н а. Ни лязем шуны белмәк инсаният-, һәр нәрсә үзгәрүдән б\ тминдыр ят. Адәмгә лаеклы бер эшне белсәк. Аерылыр шунда бездән хайваннят! Үтте гомер, ут өчен талашкан белән. Булмыйдыр төзү бер адашкан белән. Эзләсәң, табыладыр эзләгәнең. Белем ал син белемгә дуслашкан белән! Мал түгү һөнәр түгел ул нолостнойга. Золымлык шуннан килеп кушылмаймы? Сарыф кылып золымлыкка мал аямый. Калырсыгыз ахырда сез тирән сайга. Бәй, волостной! Һөнәр түгел пара3 җыйган. Начарга хөкем кылып, тикә4 җыйган. Эшеңне юньләрбез, дин, ияк кагын... Хайнан да моннан артык суын сйгэн! Карасаң байдан бнрс а уыл найга. Карынын тутыра ит белән майга. Халыктан җыен алып, файдаланып. Барадыр сәлам белән волостнойга. Илереп талашадыр ауылнайлар. Чыгымны бердәй салып ярлы-байга. Ил сынашкан талаштан табыш табып. Башка өлеш чыгара ул волостнойга! Байлар йөри һөнәр күреп волостнойны. Кы н.м ын. табыш күреп ит белән майны. Байлыкта камиллек дип, карынын сыйпап. «Ученый дәрәҗә» дип а уыл найны! һәркайда хәлен харап, булсаң надан. Покыдан баш күтәрер зирәк адәм. Башка йорт-гыйлем эзләп талпынуда, һич юктыр җир йөзендә бездән яман! * * Л и н е м *Твкв бер кабым, еыиык Гыйлемлек дәрьясыннан каз алмаган, Мәгърифәт тарихына күз салмаган, Вәгазебез безнең кемгә тәэсир итәр. Торган буш савытыбызга бал салмаган?! Егетләр, хәбәрдар булыгыз заманадан, Сыердан артык түгел бит надан адәм. Нигә соң без хур булабыз башка йорттан, Без дә бит туып үстек ата-анадан?! Колак салырга торабыз юк киңәшкә, Файдасыз, бушка олаккан ирегешкә1 . —Улымын фәләннең! дип, күкрәк кагып, Кушабыз ата-ананы түбәләшкә1 2 . Юнь күрер, якыныннан ише булса, Буталган ул чама уйның «башы» булса. Талпынып хәл кадәренчә карар идем, Карарга хатын, бала, ашы булса! Дәртем бар, дәрманым юк, мин—бүз бала3 , Күргәнем дә гаептән юктыр данә4 5 . Бер-бере бән; яулашалар ут башында— Шушындый бахыр6 казакъ кайгыларда. Үз гаебеңне тикшерүне оят димәс. Сыймыйдыр ак кәгазьгә хилаф киңәш. Волость бәйнең юлын куй, һонәр өйрән, Дигәнемне тере җан нахак димәс! Үземне тезек мин дип акламаем, Күңелемдә булса уем, сакламаем. Әйтегез, йә, бу сүземдә хата булса, Үземне «хатам юк» диеп мактанмаймын! Дәртем бар, телем сакау сөйләшүгә. Мәйданда кулым чулак көрәшергә. Юрткан белән көйсез ишәк узалмыйдыр. Күчелер бераздан эш адымлауга! Мин дә бит озак йоклап, гафил калдым, Уйланып, инде менә исемә алдым. «Юмартлык кулда барга» дигән сымак, Бар-булганны хәл кадәре акка салдым. Сукыр куй, надан адәм нурны күрмәс, Күзе югын башына да ул китермәс, һәркемгә үз кирәген эзләү кирәк Еламаган балага да имчәк тимәс! 1 Ирегеш —йорттан йортка йөрүче. сорашучы 1 Түбәләшкә бәхәскә 1 Бүз бала үсмер егет ‘ Данә өлеш 5 Бән белән ь Бахыр мескен Карендәшлек Яз яратып, кышны ана игез кылды. Үлемне бар-барлык жанга тигез кыллы, һәр ни кылса. Ходаның кодрәте киң— Әмер кылса, шул жнрдә Ул диңгез кылды! Егетләр! Дөнья үтәр башыгыздан. Күңел куең әдәплеккә яшегездән. Карендәшкә ихтирамлап карамасаң. Каерылмый үтеп китәр каршыгыздан. Хак зикерен1 күбрәк әйтсәң, ак булырсың. Сабырлык ахырында шат булырсың. Хәзинә таптым, дип. кавемеңне1 искә алмасаң, Карендэш белән кавемгә ят булырсың. Иртә намаз вакытында ята бирмә, Харам нәмэ алуга бата* бирмә. Каршы ботак оулмасац. карендэш күп, Карендэш белән татуның күңеле тук! Карендәшкә сыймасаң. яман булып, Кайда барсаң, төялер күзеңә чүп. Якыныңны кимсетмә алаш* өчен. Хәрам эшкә керешмә талаш өчен! Ялгызың ятып җиреңне уеңа ал. У гка төшмә берәүнең бәласе өчен. Җибәрмә әҗәл давын, чамаң килсә- Кош канатын җәядер баласы өчен!