МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ
ТӘФТИШ г. -Тикшерү, эзләү (мәе., юриспруденциядә) Хосусый мәктәпләрне ача алмый: ... 3)Җинаятьлэр белән гаепләнеп, тәфтши һәм хөкем астында булучы кешеләр (Г.Гыйсмәти. Хосусый мәктәпләр, класслар, курслар хакында яңа законнар Петроград. 1915); ревизия, тентү; ил чиген узганда тамгаханә тикшерүе Тәфгпиш һәйәте — ревизия комиссиясе. Тәфтиш кылу. ТӘХӘЛЛҮС г. — Псевдоним (мәс., Казана, Кырымы кебек). Атаклы шәхесләрнең каберташларында еш кына Болгари. Сувари тәхәллүсләренә тап булабыз М.Эхмәтжанов татар кулъязмаларында очрый торган тэхәллүсләрнең этнонимны түгел, бәлки авторның кайсы җирле географик-администратнв төбәккә нисбәтле икәнен күрсәтә дип яза. Мәс.. Муса Бигиев Мисырда басылган әсәрләрендә үзен Муса бине Җарулла әр-Руси, эт-Татари, әр-Растуфдуни дип таныта. Шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың да әл-Башкорди тәхәллүсе милләтне түгел, бәлки “ул яшәгән урынның башкорт җирләре белән бәйле икәнлеген" белдерә. Псевдоним мәгънәсендә мөстәгар сүзе дә кулланылган. ТӘҺАРӘТ, ТАҺӘРӘТ г —Пакьлек, сафлык; чистарыну. Исламда кешенең чистарыну йоласы. Эчке тәһарәт (гөнаһлы булганнан соң яки ярамаган эш кылганнан соң җаныңны пакьләү) һәм тышкы тәһарәт (тәнеңне, кием-салымыңны, көнкүреш кирәк-яракларын, торагыңны һ.б.ны чистарту) була. Эчке тәһарәт өчен тәцбә итц, кәффарәт һәм тәкъва тормыш алып бару шарт. Акмулла әйтә: “Иң әүвәл пакьләү кирәк эчнең керен”,—ди. Тышкы тәһарәтнең түбәндәге төрләре бар: 1 .Госел—тулы тәһарәт, бөтен тәнне юу йоласы, тәһарәт кәбирә. Каты авырудан соң, кыен сәфәрдән яки ябылудан кайткач, ир белән хатынның җенси мөнәсәбәтеннән соң, мәеткә кагылудан сон, дуңгыз вә эткә орынгач, мәчеттә җомга намазына барыр алдыннан, уразага керер алдыннан, никах алдыннан һәм башка әһәмиятле эшләр алдыннан госел коеналар. Госел һәм, гомумән, тәһарәт өчен пакь су булуы зарур. Коенган вакытга уң җилкәдән башлау һәм баш очыннан коену дөрес хисаплана 2.Возуэ—тулы булмаган юыну, кече тәһарәт, тәһарәт сәгыйрь. Намаз алдыннан эшләнә: битне, терсәккә чаклы кулларны һәм аякларны юу тиеш. 3 Тәяммем (тәйәммцм, тәяммом) — якын-тирәдә пакь су булмаганда яки башка аерым очракларда (су ике чакрым чамасы ерак булса, су белән тәһарәт алып шөгыльләнү аркасында җеназа яисә гаед намазларына өлгерә алмый калырлык булса һ 6 шундый мөһим сәбәпләр булганда) ком (җир заты) белән тәһарәт алу рөхсәт ителә. 4.Очы юешләп чукланган махсус агач таякчык — мисвәк белән тешләрне чистарту (тасвик) Ь.Истинҗо кылу-олы һәм кече хаҗәтләрне үтәгәннән соң гаурәт җирләрне юу. б Мәсех—өс-баш һәм аяк киемнәрен юу һәм чистарту. Тәһарәтханәгә кергәндә сул аяк белән атлап керергә, чыкканда исә уң аяк белән атлап чыгарга кирәк дигән кагыйдә бар. Торакны җыештыру һәм җилләтү, савыт-сабаны чистарту, нәҗесләнгән урыннарны су агызып юдырту, шулай ук мәетне юу да тәһарәт гамәлләренә керә. Дәвамы. Сцзлек журналыбызның 2004 елның 1нче саныннан басылып килә. Тәһарәтнең зарурлыгы һәм аның гамәлләрен ничек кылу турында төрле мәзһәбләр арасында фикер төрлелеге (ихтиляф) яшәп килә “Ин мөэминнәр' Әгәр намазга басарга теләсәгез, башта тәһарәт алыгыз, ике кулыгызны терсәкләре белән һәм битегезне юыгыз, кулыгызны юешләп башыгызны сыйпагыз һәм дә аякларыгызны тубыклары белән юыгыз Әгәр жөнүб булсагыз, юынып пакьләнегез! Вә әгәр сырхау яки сәфәрдә булсагыз, йә берегез даладан килсә, йә хатыныгызга якынлык кылсагыз, шушы хәлләрдә юынып пакьләнергә су тапмасагыз, пакь җиргә ике кулыгызны сугыгыз, шул кулларыгыз белән битегезне сыйпагыз, икенче мәртәбә җиргә сугып ике кулыгызны сыйпагыз' Аллаһ сезгә тарлыкны теләми, бәлки сезнең пакь булуыгызны тели һәм нигъмәтләрен сезгә тутырып бирергә тели, шаять биргән нигъмәтләренә шөкер итегез!' ( Майдә" сүрәсе. 5.6. "Коръән тәфсире" буенча) Коръәннең үзендә тәһарәт кагыйдәләре бу кадәр тәфсилләп аңлатылмаган Әүвәлге мөселманнар бу мәсьәләдә Пәйгамбәрнең ничек тәһарәт алуына ияргәннәр һәм Аның гамәлләре Сөннәгә кагыйдә сыйфатында кертелгән. Тәһарәт алганда укыла торган дога: А.ллаһуммә таһһир кальби вә җәнабәти вәл кэраһэти Аллаһым! Кальбемне һәм тәнемне шакшы пычраклардан арула //Тәһарәт бозылу (сыну). Тәһарәт тозу Тәһарәт яңарту Кайчагында сөйләм телендә тәрәт дип кенә әйтелә, ләкин тәрәт сүзе татар телендә башлыча кеше тизәге, олы йомыш мәгънәсендә йөри ТӘ1ПӘББЕС г I Инициатива, бер эшкә тәвәккәлләп тотыну, башлам Шушы ук даирә. Англиянең сәцдә һәм санагать вәзарәтенә морәҗәгатъ итен, аннан Русия белән сәцдә монәсәбэтен башлауны Англия хокцмәте уз тәшәббесе белән эшлиме, әллә бу эшне хосусый кешеләр кулына бирәме? - дин сораган. Ф Әмирхан 2 Тапкырлык Мәрхум Шакир әфәнденең шаян дикъкать сыйфатларыннан берсе дә андагы фикер тәшәббесенең вәсгатедер. Р.Фәхредднн ТӘШӘББЕСАТЫ МИЛЛИЯ г Милли башлангыч, милли инициатива Соңгы елларда Русия мөселманнары мәркәзләренең һәрберендә тәшәббесаты чи иия ясалып торган вакытта. Казан боларның һичберсеме юньләп иштирәк итмәде. Ф.Әмирхан ТӘЭМИН АКЧАСЫ ят }ало1 ип и бирелә горган сума Ма “Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә кабул иткәндә шәкертләрдән "ун сум дәхцлия һәм өч сум тәэмин акчасы" алынган Мәдрәсә нәрсәсенә зыян итмәгән шәкертнең тәэмин акчасы яз көне үзенә кайтарылган ТдЯММЕМ г "Ул төзәтте мәгънәсендәге "амма" сүзеннән Чистарыну (ч.х госелләнергә су табылмаса. ком. чиста тузан белән тәһарәт алу пакь җиргә ике кул белән сугып, йөзне һәм кулларны сыйпау) Бу турыда Ниса" сүрәсенең 43 нче аятендә әйтелә. Хәдискә караганда, ком белән тәһарәт алуны рөхсәт иткән аять Пәйгамбәргә яу сәфәре вакытында назил булган Бер хәдистә Аммар бнн Йасирнен сәфәре вакытында, тулы тәһарәтне имитацияләп, комда аунавы турында ишеткәч. Мөхөммәд Пәйгамбәрнең: “Хактыр ки. сиңа шушылай эшләсен дә җиткән булыр иде дип, учларын җиргә тидерүе һәм. аларга өреп, аннары битен һәм ку .парын сыпыру ы турында әйтелә Тәяннум кылу пакь җир белән тәһарәт алу Тәһарәт алуның беренче тор- вөзуз Хәзерге матбугатта теяммцм һәм тәяммом язылышлары да очрый Ин ку лае тәйәчмцч дин язу булыр иде ТЕЛМӘРЧЕ Борынгы төрки ханның хезмәт штатында ишек агасы сакчы ярлыкчы. бетекче, казначы, боерчы белән беррәгтөн тылмарчы якн телмәрче дә б> нан Ул борынгы дастаннарны сөйләп, үгет нәсихәт биреп, сугышчыларны рухландыр) белән бергә тылмачлык итү белән да шөгыльләнгән (Р Әхмәтьянов) Татар теле диалектында “телмөр" телчән, башкорт тезендә “телмөр* нотык ИХТИМАЛ, ГЫЛМВЧ сүзе туннан кнлеп чыккандыр ТЕРНӘК •• ! внетюркскмй словарь п яи магыма кү| ................. 10. .К V • М II I Союз, жәмәгать. өммәт. 2.Җыелыш, шура (совет) " "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә исә түбәндәге мәгънәләре теркәлгән: I Таган аягы. 2.Ярдәмче, дус. иптәш. Бу мәгънәләрне "таяныч" сүзе берләштерә шикелле. Ә “тернәкләнү" фигыленә килгәндә, аның туры мәгънәсе "өммәт-җәмәгать арасына керү. үзләшү”гә тарта. "Аякка басу", "рәткә килү” мәгънәләре икенчел булса кирәк. ТЕШ КАР АЛТУ Электә өлкән яшьтәге татар хатын-кызлары махсус хәзерләнгән онта белән тешләрен каралта торган булганнар. Бу онта фисташка (пестә) агачында була торган “шешек" яки гөмбәне төеп һәм тимер яныгы белән катнаштырып ясалган. Н.И.Воробьев аны "таш калы" дип атый һәм бу гадәтнең безнең якларга ислам белән Төркестаннан кергәнлеген искәртә. Ярлырак хатыннар тешләрен чикләвек төнәтмәсе белән каралта торган булганнар. Кыз-кыркын тешен каралтмаган. ТИГЕН бор. — Келәймә. Электә арзанлы металлардай ялган акча ясауны булдырмас өчен, көмеш акча кисәкләренә тиген сукканнар. Тагын кара ТИЕН; ТӘҢКӘ; АКЧА. ТИЕН Вак акча берәмлеге, бер сумның йөздән бер өлеше. Тарихи күзлектән караганда, бу термин электә товар алмашу берәмлеге булып "тиен” тиресе йөргәнлегенә ишарәли. Безгә күрше халыкларда да "тиен" сүзе бер үк вакытта җәнлекне һәм акча берәмлеген белдерә (мәс.. марича "тур", мордвача "ур" сүзләре). Русларда да тиен (белка) тиресе акча берәмлеге хезмәтен үтәгән. Татарда “Эшләгәнгә койрыклы тиен, эшләмәгәнгә койрыксыз тиен” дигән мәкаль дә йөргән Гарәп сәяхәтчесе Ибн Рустә X гасыр башларына нисбәтле хәбәрендә аларның [болгарларның] иң төп байлыгы — сусар тиресе. Аларның суккан акчалары юк. Чылтыр акчаны аларда шул сусар тиресе алмаштыра, һәр тире ике ярым дирһәмгә бәрабәр. Ак эре дирһәмнәр аларга товар алмашу хисабына мөселман илләреннән килә." Билгеле булганча, русларда да кун (куница-сусар) акча берәмлеге булып йөргән. Чыганаклардан болгарларның кара төлке тиресен Төньяк Африкада 100 динарга сатулары билгеле. Кызыл динар арзанрак булган, ихтимал, ул кызыл бакырдан коелгандыр. Тарихчы Әзһәр Мөхәммәдиев икенче бер гипотеза тәкъдим итә. "Затлы металларга арзанлы металлар кушып ялган акча ясауга комачау итү өчен, дәүләт власте металл акчаларга келәймә суга башлый. Борынгы төрки телдә келәймә тиген дип аталган Без хәзерге тиен сүзе җәнлек тиресеннән түгел, ә шул тиген сүзеннән килеп чыккан дигән фикердә торабыз." -дип яза ул. Бу гипотеза җитәрлек ныгытылмый. Тагын кара АКЧ А; ТИГЕН; ТӘҢКӘ. ТИМЕРКАР А Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"идә бу сүз "Легендар ат. төн символы” дип аңлатыла һәм иллюстрация итеп “Тимеркараны акбүзат куа. акбүзатны күкбүзат куа" һәм "Тимерказыкка тимеркара бәйләнгән" дигән ике табышмак китерелә. (Җаваплары -төн. көн. кич һәм төн.) Билгеле булганча, Акбцзат белән Кщбцзат, шулай ук Тимерказык — реаль йолдызлар (барысы да Кече Җидегән "чүмеченең" сабында урнашканнар). Чыннан да. Тимеркараны реаль йолдыз белән тәңгәлләштереп булмый, ул тулаем төше күкне сурәтли шикелле. ТИМЕРКӘН бор.төр. Ук очы. ук башагы, еемәк "Древнетюркский словарь"га “темүркән" рәвешендә теркәлгән. ТИРӘН КАЗЫП ТҮБӘ КҮМҮ тар Төрки-монгол эпосында еш очрый торган гыйбарә. Гүрне тирән казып, курганны биек өеп. хөрмәтләп күмү йоласы.