КУНАКХАНӘ МАҖАРАСЫ ЯКИ РӘШӘТКӘЛЕ КУПЕ
Шагыйрь белән шагыйрь дуслаша ашый. Дуслашса да бары тыштан гына— Түрә белән бары куштан гына.. Гамил Афзал 1 Бәлки бу тинтәклегемне дә кәгазьгә теркәп калдырырга кирәктер? Әдәбиятка атлап кереп кенә килгән чагым. Тәнемә бармак калынлыгы тоз сенгәнче диңгезләрдә йөреп кайтканнан сон татарларның тарихи һәм рухи Мәккәсе Казаныма юл тоттым. Килеп төштем, чемоданымны күтәреп ул чакта Бауман урамындагы Язучылар берлегенә юнәлдем. Коридорда дистәгә якын каләм остасы дөньяның катлаулы проблемаларын чишә иде. Мин күп өстәлле кысан бер бүлмәгә килеп эләктем. Бер почмакта мине әдәбиятка җитәкләп алып кергән кеше—Илдар Юзеев утыра. Хәл-әхвәл сорашканнан сон ул кунакханәгә урнашу мәсьәләсен Гариф Ахуновнын урынбасары—минем якташым янына кереп хәл итәргә киңәш бирде Кердем. Кабинет иркен. Өстәлдә ул чакта райком секретарьлары гына куллана торган телефон, акча кәгазенә басылган календарь, кул куярга керткән кәгазьләр, затлы папкалар. Якты йөз белән каршы алды Якташым, урын күрсәтте, гозеремне сорады. —Мина кунакханә кирәк иде. Биш-алты көнгә, аерым номер. —Эшлибез аны, яшьти. Кунакханә мәсьәләсе чиктән тыш катлаулы булса да. «Яшьти» сүзен беренче тапкыр ишетүем. Бездә гадәттә «яшьтәш» дип яисә урысчалап «годок» дип дәшәләр бер елда туган егетләргә. —Мин «Казан» кунакханәсен яратам, анда бик тә шәп люкс бар. Шуларнын берсен эләктерәсе иде. —Ярый, яшьти. Әйттем бит, кунакханә мәсьәләсе проблема, дип. Көт. оештырырбыз. Гадәттә җитәкчеләр тел озайтып утырганны яратмыйлар, чөнки аларнын һәр минутлары алтын бәрабәренә. Мин көтәргә вәгъдә биреп кабинеттан чыктым да. янә Илдар Юзеев янына кереп утырып, башланган сүзне дәвам иттем. Бераз вакыт үткәч, «яшьтием» янына тагын кердем. Ул тагын шул «көтәргә кирәк»не кабатлады. —Ярый, мәсьәлә ачыклангач чакырырсыз. Мин Илдар Юзеев янында булырмын.—Шушы сүзләрдән соң тагын чыгып киттем. Тагын бер-ике мәртәбә керергә туры килде. Урынбасар һаман шул ук сүзләрне тәкрарлады. Соңгы керүемдә мин Рәис Даутовларга барачагымны һәм шуннан туры Якташым заказ биргән «Казан» кунакханәсенә кереп урнашачагымны әйттем дә: —Кабат очрашуга кадәр,—дип. яшьтиемнен кулын кысып чыгып киттем. Рәис дустым һәм Галиәсгар Камалның нәбирәсе (оныгы) Диләре мине татарга гына хас кайнар кунакчыллык белән каршы алдылар. Татлы сый, тәмле сүз вакыт агымын тизәйттеме. әллә дуслык хисләре изрәтеп җибәрдеме, беренче тапкыр сәгатемә караганда төн уртасы якынлашып килә иде инде Мин ашыгып җыена башладым. —Төнгә каршы бимазаланып йөрмә инде, кунып кына кит,—диде Днләрә ханым. Кунакханәне иртәгә дә өлгерерсең әле. — Көнендә урнашып калмасан, сөйләшүнен юкка чыгуы бар. Якташым мина кунакханә мәсьәләсе бик катлаулы диде Таксида барганда «Казан» кунакханәсендәге люкс турында уйлыйм Йокы бүлмәсе аерым, кунак каршылый торган алгы бүлмә иркен Җиһазларның кайберләре Тукай заманыннан бирле сакланып калган «Шератон»нар. «Һилтон»нарын бер якта торсын! Администратор янына килдем Паспортымны күрсәттем Бронь юк иде «Димәк. Якташым «Татарстан* белән сөйләшкән Анда ла начар түгел бит Дөрес, бер урынлы бүлмәне эләктерү катлаулырак Ике урынлысынла да яшәргә була Монда да минем турыда беркемнен дә кайгыртмаганлыгы ачыкланды Күнелемә шундый уй килде: «Янында сөйләшеп утырмавыма хәтере калган булса кирәк Шуны белгертер өчен мине юри начаррак җиргә урнаштыра» Мин Казан каласында булган барлык кунакханәләргә сугылып чыктым Хәтта кандалага батып беткән «Колхозчылар йорты»на да кереп карадым Анда да заявка да. урын да юк иде. Ә бит беренче керүдә Якташым —Эшлибез аны. яшьти,—дип. күнелемә ышанычлы өмет салган иде. Урынбасар янына кереп йөргәндә әһәмияг бирмәгәнмен икән, әле генә бу хәлгә гаҗәпләнеп куйдым: кергән саен җитәкченең вәгъдәсе сүлпәнәя барды Мин бит моны аңларга тиеш булганмын Төп башына утыртты бит бу мине' Иртәгә мин алып килгән чит ил эчемлекләрен авыз итәргә әшналәрем җыела башлаячак. Тукта әле. Якташым мондый дегустацияләргә бер генә тапкыр да катнашмады бит. Бәлки аны да чакырырга кирәк булгандыр'’ Гамьсезрәк йөрүемнең бер сәбәбе шул: диңгез буена урнашкан портлы шәһәрләрдә кунакханәдә эшләүчеләр диңгезчеләргә чиктән тыш мәрхәмәтле, әйтеп бетермәслек дәрәҗәдә кайгыртучам иде. Ничә еллар корабтан төшеп калганнан сон Одессага кайтыр алдыннан самолет яисә поезд көткәндә бер генә тапкыр да урамда кунганым булмады минем Бәлки, уңайсызлыкка кул селтәп. Рәис Даутовларга барыргадыр9 Юк. бер тапкыр баш тартканнан сон кире кайту һич тә егетлек түгел инде Ә Мөхәммәт Мәһдисвнсн ишеген шакып карасам? Юк. кысанлыктан котылыр өчен ничәмә еллар ялыктыргыч көрәш алып бара ул. Тукта алс. минем бит иркен квартирда яшәүче дустым бар Жае чыккан саен ул мине мактарга тырыша, әсәрләремә эчке рспснциянс күкләргә чөеп яза Урам автоматыннан шул дустыма шалтыраттым Башта бик озак трубканы алмый тордылар Ниһаять — Кем шалтырата? Сорау чиктән тыш рәнҗүле иде Табигый хәл. кешене төн уртасында уяту, бигрәк тә үзен кызганмыйча көне-тонс диярлек Прометей аяусыхлыгы белән эшләүче кешене Шушы турыда уйлау белән тавышым шиңде Көч-хәл белән әйттем исемемне Сүгенү буенча кораб боцманнары белән кем ярыша ала икән9 Күп ишеттем мин алар авызыннан чыккан, урыснын горурлыгы саналган данлыклы газиз аналарны гегеләй-болай итүне Минем катак пәрдәмә килеп бәрелгән мат боцман нарныкыннан күпкә аяусызрак иде Бу -кимсетелү, тапталу шартларында туган наданнар магы иде Шушы ике сүз хәл итте тәкъдиремнең алдагы беренче адымын Алып килгән чит ил эчемлекләрен йотып утырганда җырланган арзанлы мәдхиягә башым әйләнгән мин идиотның Алар бит искиткеч авыр шартларда эшләп табарга тиешләр ипекәйләрен Газета журнал редакторлары, нәшриятныкылар, баш редакторлар Шуларга өстәп. Язучылар берлегендә утыручылар Ниһаять, әдәбиятның кашка тәкәләре дәрәҗәсенә ирешкән, өлкә комитеты белән даими элемтәдә торган язучылар Шуларнын берсе генә булса да сина дошманлык күрсәтә икән, син ипекәйсез калдын дигән сүз Ә мин ипиемне башка юл белән табып яшим Казанга килгәндә жинел генә тоелган чемодан Казан урамынын салкын ташларына басып вокзалга барганда шул кадәр авыр тоела иде. Өстәвенә баш акылы минем Казаннан кайтып китүемә каршы. «Син чираттагы дуамаллыгыңны эшлисен,—ди ул мина —Ну. китәрсен Казаннан. Нәшриятларда эшлисе эшләрең эшләнмичә калыр. Дусларын рәнжер. Ә сине төп башына утырткан Якташын синен бу дуамаллыгыңны үз файдасына кулланачак. Ул бит акыллы кеше. Синен юләрлегеңне раслар өчен йөз төрле дәлил таба алачак. Китмә Казаннан. Вокзалда төннен калган өлешен үткәреп җибәр дә иртәгә кунакханәне башка кеше аша оештыр Монда энен белән Әфганстанда эшләгән житәкченен уз карамагындагы кунакханәсе бар. Туган-тумачан бар бу калада, авылдашларын бар- Йөрәк акылы бу дәлилләрне пыр туздырып ташлады: «Шушы мәсхәрәдән сон да баш иеп үзеннән көлгән бәндатәр каршына барсаң... Кая сон синен горурлыгын? Егетлеген кая?» Күпме иза чиктем мин шушы компромиссыз йөрәк акылынын аяусызлыгы аркасында... Күпме авырлыклар, күпме югалтулар кичердем. Бәлки, йөрәк акылы шул тәкъдир дигән нәрсәнең үзедер? Яисә ул язмышымны алдан белеп, шуңа таянып эш итәдер? Аның нигә жинеп чыгуларын башкача аңлатып та булмый бит... Шушы уйлар белән мин Казан вокзалына килеп кердем. 2 Шундый шыксыз иде вокзал эче. Сине гаиләдән, туганнардан, дус-ишләрдән аера торган урын бит. Бәлки, шуна тимер юл вокзаллары шулай каһәрле тоела торгандыр? Гаилә җылысыннан, туган туфрагыннан аерып армиягә озата тимер юл вокзалы Һәм поездга утырырга билет бирмичә җаныңны ала. Газиз балаларын сугышка озатып калган аналарнын. хәләл җефетләрнең, сөйгән ярларның күз яше белән юылган аяусыз урын бу... Габделхәй Сабитовка тартым, әмма сонгы чиккә җитеп таушалган, чиктән тыш ябык бәндә швабра белән вокзалның пычрак идәнен юып йөри Төнге кассада йокымсырап бер карт марҗа утыра. Янына килеп. Мәскәү поездына билет сорадым Чираттагы поездга билет юк иде. Соңрак үтәселәренә билетны поезд килергә ике сәгать кала сатачаклар. Марҗаның кулын майларга әзер булуымны да сиздердем юкса—ярдәме тимәде. Идән юучы янына килдем, туган телдә хәл-әхвәл сораштым. Идән юуның авыр, санга сугылмый торган эш булуын әйтеп, хәленә кердем. Сүзләремне кабул итте Габделханга охшашлы бәндә. Шуннан сон чемоданыма күрсәтеп, әйттем: —Анда өч бик тә әйбәт шешә бар. Чит илнекеләр. Чираттагы поездга билет оештыра алсаң, шул шешәләрнең берсе синеке. Идән юучы кипкән иреннәрен ялап куйды. Аракының әжәл даруы дәрәҗәсендәге чагы бит. Бу бәндәнең кыяфәтендә шешә белән дуслык ачыктан-ачык сурәтләнгән иде. Аллага шөкер, мөрәҗәгатем җавапсыз калмады Бер сүз дә әйтмичә, швабрасын стенага илтеп сөяле дә кассир янына керде бу Алар бик кайнар сөйләштеләр. Боткалары пешмәде булса кирәк. Габделхайны хәтерләткән кеше икенче катка менеп төште, вокзалдан чыгып китеп, шактый озак югалып торды да минем кулыма билет китереп тоттырды. Билет ике сәгатьтән Казан аша узасы Омск поездына иде. Купе. Аскы урын. Түбәм күккә тиде. Юкка төшенкелеккә биреләм икән, бу дөньяда күпчелек әйбәт кешеләр! Башта бизет хакын түләдем. Идән юучы артыгыннан баш тартты. Чемоданымны ачып, дуслар белән эчәргә алып китгән. Эрнест Хемингуэй яраткан испан коньягы *Фундадор»ны сөйрәп чыгардым. Яна танышым туалетлар янындагы чиләкләр, швабралар саклана торган урыннан зур бер телем ипи һәм дәфтәр кәгазенә төргән йөз грамм чамасы хамса алып килде. Затлы коньякны Россиядә лимон белән эчәләр. Моны Наполеонны җиңгәннән сон оешкан «Изге союз» киңәшмәләреңдә эчкәндә Александр Беренче патша уйлап тапкан. Коньякнын классик закускасы—бастырма. Гурманнар аны персик («шафталы» сүзен өнәмим) белән эчәләр. Әмма шушы яшькә җитеп затлы коньяк өчен каклаган каздан да затлы, аннан да тәмлерәк закусканы очратканым юк минем Коньякны хамса 6е.ин эчмиләр лип әйтмааем инде мина игелек күрсәткән кешегә Ул мине вокзалга янәшә зрнашкан бинанын аулак бер булчәсенә алып керле Монда ремонт бара иде Стеналарга штукатурканы көндез генә сылаганнар б\ кз кирәк гГчкелтеч цемент исе. Тузан Аяк астында кантарлы кирпеч ватыклары Бүлмәчекнең уртасында түшәмне эшкәртер очен әмәлләнгән дүрт аяклы җайланма— «козлы» Жине белән цемент валчыкларын сыпырып төшереп, яна танышым закусканы шунда куйды Мин *Фунладор»ны утырттым Ипи һәм хамса белән сырлы нтеп эшләнгән калын «урыс стаканы*н да азып килгән икән. Коньякны шуна тутырып сазып. коткаручыма суздым Башта үзен эч инде.—диде ул. Эчүнен йоласы шундый бит -Мин юл кешесе. Исерек баштан килсәм, вагонга кертмәүләре бар Син. дустым, гафу ит инде,—дип. чөмереп азгач, затлы коньякны йотып җибәрмичә бер тын авызымда тоттым. Кан тамырлары буенча тәнгә талгын гына рәхәт җылылык таралды Шул җылылык испан ярларын юып шаулауны ак яллы дулкыннарны. Әндәлүс хәлифәлеге чорыннан сакланып казган кайнар ярсуны, дәртле •Фламинго» биюләрен җанландырып, хәтеремне уятып җибәрде Йоткан олешне өстәп, мөлдерәмә тулы стаканны идән юучыга суздым Ул башта тирән итеп сулыш азды, өч-дүрт йотуда стаканны бушатты да койрыгыннан тотып хамса капты —Ошыймы испан коньягы0 Яна танышым шактый гына уйга калып, шешәгә карап торды —Дару тәме килә. Мин балачактан даруны өнәмим Эрнест Хемингуэй инде кабердә иде Шуна карамастан, бу сүзләрне ишетсә, ул барыбер ыңгырашып алыр иде. —Бу—Хемингуэйның яраткан коньягы. Аны әз-әэ генә кабып, тәмләп эчәргә кирәк. Аннан сон бу эчемлеккә хамса да килешеп бетми Шулай да бу—чын ир- егетләр эчемлеге Габделхәйга охшашлы кеше авызындагы кара икмәк белән хамсаны чәйнәп йотты да бер гын мина карап торды —Хумингэй дигәне обком тирәсендә чуала торган кешедер инде Алар төрле ят эчемлекләр белән масаерга яраталар Менә мин чит илләрдә чыга торган журнал гыйшыкларындагы «теге» урыннарын гына каплап төшкән шәрә кәнтәйләргә карап йөрим. Әй мактыйлар шуларны. имеш, хур кызларың бер якта торсын Мин үзем азар белән бер түшәккә ятмас идем Кай җирләреннән тотарга, ничек күнелдәрен күрергә белмичә интегеп бстәрсен Хатыным маржа минем Кочарга ла рәхәт, каныңа тоз салганда рәхәтләнеп кыйнап ташларга да була. Ул әле тукмаганнан сон тагын да якынрак тоела башлый. Бу коньяк та теге кәнтәйләр кебек Юк ияле, барыбер аракыга житми Күнегелгән. Шешәне бушатып бетергәнче коткаручым яныннан китмәдем Жиле йөз илле граммлы шешәнсн сонгы тамчысы идән юучынын клрнына кереп яткач, арткарак чигенеп карадым Юк. егылмый Аякларын киңәйтебрәк баскан Тора. «Менә бит безнен татар.. Испанның ир-егетләрсн горурландыра торган коньягы жинә азмады Кан көчле бездә, токым...» Габделханны хәтерләткән танышым иелеп чемоданымны күгәрде —Кизтек. Синен поездыннын тавышы да ишетелә шикелле Без перронга чыгуга чыннан да поезд килеп туктады Уникенче вагонны эзләп таптык Танышым чемоданымны үрелеп эчкә тыкты, проводниианын колагына пышылдап кына нәрсәдер әйтте Кочаклашып саубуллаштык Аумаска тырышып вокзазга таба атлап баручының коньяк парлары белән баһадирларча көрәшүе күнелдә соклану катыш горурлык уята иде 3 Поезд кузгалып китте Көпчәкләрнең рельс җөйләре белән чәкеддәп бәхәсләшеп баруы күңелне дәвалый иде Бу тавыш дулкын гөрселдәвеннән котылып коры җиргә эләккән саен инде менә күп еллар туктаусыз кабатланып тора Баш.зы-күале булганнан соң диңгез ярында, кайчандыр минем ерак бабаларым яшәгән Хачби авылы урынында яшәү жилгә очты. Һәр ялым нәкъ менә шушылай идән астыннан ишетелгән тәгәрмәчләр тавышы белән башланып китә. Жаным тынычлана башлады. Дөрес, нәшрияттагы эшләремне эшләп, ялыктыргыч озын айлар буе көткән дусларым белән серләшеп ялгызлык тойгысының һөжүменнән котылу насыйп булмады. Иншалла, теге мине кочак жәеп каршы алган бәндәгә барып тез чүгүдән котылдым... Чемоданымны ятак астындагы тартмага тыктым. Юлдашларыма күз салып алдым. Аста хатын-кыз, өстә ир кеше, минеке өстендәге ятакта яшь кенә егет. Изрәп йоклыйлар. Проводница янына барып чиста жәймә, мендәр тышы, сөлге атып килдем. Поезд бригадасы Омскиныкы булса да проводница татар хатынына охшаган. Төсмерләүдән тыш кан тануы да бар бит әле. Рәхәт булып китте. Мәскәүгә барып җиткәнче мин милләттәшем җылысын тоеп торачакмын... Урын жәйдем. Чишенеп яттым. Күзләр йомыла башлаганда борыныма аракы белән сыекланган тозлы кәбестә исе килеп бәрелде. Бер исерек, капшанып, стенага беркетелгән урын номерларын эзләп азаплана иде. Ниһаять, туктап, мин яткан җиргә күрсәтте: —Это мое место. —Гафу итегез, урын минеке,—дидем мин тыныч кына —Билет проводницада. Ышанмасагыз барып карагыз. —Нет, место мне принадлежит,—диде сәрхуш акырып —Убирайся, гад! Купедашлар уянды. Өске ятактагы ир шелтәле тавыш белән әйтте: —Нельзя ли потише? Совсем обнаглели! Тавышка проводница үзе килде. —Бер урынга ике билет сатылу була торган хәл. Сез, иптәш пассажир, бригадирга мөрәҗәгать итегез. Ул алтынчы вагонда. Бәлки проводница татар хатыны да түгелдер. Анын милләттәшемә охшаш булуы гына да аркамнан сыйпап назлап куйды. Эчемнән генә ана рәхмәт әйттем. Әледән- әле ялгышсан да язмышыңны татар хәл иткәндә син анын сина карата мәрхәмәтле булуына алдан ышанып, өметләнеп торасын. Ә андый куанычлы ышанулар елдан- ел сүлпәнәя, сирәгәя бара. Ышаныч кими барганлыкны да беләсен, барыбер ниндидер сукыр үҗәтлек белән Аллаһы Тәгаләдән язмышыңны хәл итәргә милләттәшеңне җибәрүен һаман ялварып сорый бирәсең. . Алар кергәндә мин инде йокыга китеп беткән идем. Тагын теге сасы ис борыныма, хәтта бәгыремә килеп бәрелде. Бригадирны ияртеп теге минем урыныма дәгъва кылучы килгән икән. Дәгъвачы лаякыл. Бригадир кызмача. «Бергә колкынганнар булса кирәк?*—дигән шомлы тоемлау күңелемә китереп тондырды. Ут яндырдылар. Бригадир билетымны борыныма тигезә язып болгап алды: —Вы. гражданин, фальшивобилетчик! Немедленно освободите место! Купедашлар, уянып, шаулаша башладылар. Минем җыенганны да көтеп тормыйча, дәгъвачы өстемдәге жәймә белән одеалны йолкып идәнгә ыргытты. Икенче мизгелдә чемоданым коридорга очты. Утыз җиденче еллардагы репрессияләр вакытында гавамнын «халык дошманнарына үлем!»—дип ерткычларча үкергән чакларында мина ун гына яшь иде. Шулай да хәтерлим. Муллаларны, зыялыларны, кулак тамгасы сугып авылның ин тырыш, ин эшчән игенчеләрен сөргенгә озатканда халык нәкъ мине купедан куганда карап торган күршеләремдәй карап торды. — Мин билетнын кайсы көннеке икәнен тикшермәгәнмен. Зинһар, гафу итегез. Үзегез сатмасагыз. яна билетны беренче тукталышта ук алып керәм. Төшермәгез поезддан, зинһар өчен! Алга таба барырга ымлап күрсәткәч кенә анладым, янда торган милиционер мине кулга алырга килгән икән. Үзара бәрелешеп аякны өзәргә торган тамбур идәненә баса-баса, бер вагоннан икенчесенә атлыйбыз. Мин чемоданымны сөйрәп—алдан, милиционер арттан, һәр поездда милиционер йөргәнлеге мина мәгълүм иде. Милиционер утырып йөрүче кетәккә янәшә зимагурлар телендә «каталажка» дип аталган хибес булуын шунын эченә кертеп бикләгәннән сон гына анладым < Кунакханә»гә урнаштык, ниһаять!.. Милииионсрлар кулындагы ачкыч йозак тишегенә керер алдыннан минем бәгъремне айкап узды Чемоданымны идәнгә куеп, поезд төрмәсенең эчен тикшерә башладым Түшәмдәге тычкан уты кадәр генә яктылык сирпүче лампочканы тимер челтәр эченә яшергәннәр. Тәрәзә рәшәткәдәнгән. Бәлки бу проводниклар өчен әмахзәнгән ике урынлы кысан купе булгандыр? Өстәлне, өске ятакны алып ташлаганнар Шыксыз кысанлык—без инде андый нәрсәләргә күнеккән. Безне совет чорынын казарма тәртипләре, чәнечкеле тимерчыбык белән уратылып алынган ил шартлары тәрбияләде. Йөрәкне әрнетеп, сине тоткын дәрәҗәсенә төшереп мәсхәрәләве— ишекне тышкы яктан шартлатып бикләп куюлары иде. Бу ил чынбарлыгы тудырган, гасырдан гасырга күчеп тә янау көчен җуймаган мәкаль искә килеп төште «Ог сумы и тюрьмы не эарекаися» Нинди генә гадел, даими законга буйсынып яшәвенә карамастан, бу илдә синен бер сәбәпсез, җинел генә хәерчегә әверелеп китүен лә. бер гөнаһсыз төрмәгә юлыгуын да бар Минем монда килеп эләгүем шуна гап-гади бер мисал... Армия хезмәтендә гауптвахталарла утыргалаганым булды анысы Анда да кагыйдәләр аяусыз һәм каһәрле. Әмма гауптвахтада утырганда син Рәсәй армиясенең кешене колга гына түгел, бөжәккә әверелдерә торган кагыйдәләренә каршы баш күгәрүен белән горурлана аласын. Ә монда? Җинаятьче түгеллегеңне белгертер өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә?.. Закон яклар дип ышанырга мин бөтенләй үк томана түгел идем. Россиядә «закон что дышло».—Закон тәртәсен теләсә кайсы якка каерып була. Мәскәүдән кузгалып киткәндә нинди матур уйлар, татлы хыяллар эчендә йөзә идем Шулай да. печтик кенә булса да бер куаныч калган икән әле Ашыкканга күрәме, паспортымны алырга оныттылар. Чыннан да. алар ашыга иделәр, чөнки мине урынымнан кудырткан пассажир бригадир белән бергә китте Димәк, мәҗлесләре дәвам итә. Бәлки. Мәскәүгә барып җиткәнче һаман чөмерә торырлар да минем турыда бөтенләй онытырлар? 4 Поезд баруын әкренәйтә башлады Тормозлар ынгырашып алдылар Көпчәкләрнең шакылдавы тынды. Шушы мизгелдә йозак тишегенә ачкыч тыккан тавыш ишетелде Төрмә тоткыннарына таныш хистер бу Ачкыч, нәкъ бикләгәндәге шикелле, ишеккә кергәндә минем бәгъремне айкап узды Ишекнсн як-ягында ике милиционер минем чыкканны көтеп тора идс Муенына автомат асканы—җәлпәк борынлы бәләкәй генә сержант Писгелетлысы-тазл буйлы, төскә шактый матур өлкән лейтенант Поезд милиционеры, лаякыл ук булмаса да шактый исереп өлгергән карсак кына җирән старшина, өлкән лейтенантка минем билетны сузды —Җинаятен раслый торган купюралары кайда’’—лиле старлей —Кулына тоттырдым бит Әллә син сукырмы? —Бу бит поезд билеты гына. —Ә сиңа тагын нәрсә кирәк’’ —Җинаятьче ясаган ялган акча купюралары Кая сон алар’ —Билет—кулында. Җинаятьче каршыңда басып тора Шул җитмимени ’ —Сез бит. иптәш старшина, радиотелефоннан фалыиивомонетчик тоттык дип хәбәр илтегез Без шуны көттек —Каян алыйм мин сина ялган акча ясаучыны’—урыныннан кузгалган поезд ишегеннән башын тыгып торучы милиционер әшәке сүзләр белән сүгенеп, кабат кычкырды.—Фалыпивомонетчикны мин сезгә «шу лай итеп* ясап бириммени Мине каршылаган милиционерларның кәефләре кырылуы күнә күренеп тора иде Чыннан да. аларнын хагләрс юлбарыска куйган капкынга куян хләктерүгә тин идс. . Перронга төшү белән вокзал гүбәсенсн читендәге язуга күз салдым Анда эре Ч.11Ч-Фыр «акт -Ки.............. ..... дип язып куелган .ис .Шатлан. Мирпими дус Жир шарын әйдансп йори торгач, ниһаять, син Канашка да китеп жкгки • - .чаннан генә үз үземнән мыскыллап көлеп куйдым —Ә бит бу гражданинның билеты да фальшивый түгел.—диде өлкән лейтенант сержантка. Эчемә жылы йөгерде. Өлкән лейтенант мөстәкыйль фикер йөртүчеләр токымыннан иде. Вокзал бинасын сул яктан урап, бер төркем пионерлар сафка тезелеп каядыр баралар. Озын торыклы пионервожатый. бармагы белән мина таба төртеп күрсәтеп, үсмерләргә нәрсәдер аңлатып алды. «Әнә. җинаятьчене төрмәгә алып баралар. Сез. Ленин васыятьләрен тормышка ашыручылар, менә бу адәм актыгы кебек җинаятьчеләр белән тәмам тамырларын корытканчы көрәшергә тиешсез*,— шулайрак дип әйтте булса кирәк. Вокзалга янәшә урнашкан милиция идарәсенә кердек. —Сержант Андриянов,—диде өлкән лейтенант, минем җинаятьчел кикрикне шиңдерер өчен автомат тотып килгән милиционерга.—Бу эшне мин инде берүзем дә ерып чыга алам. Син теге саклау камерасында эшләүчене, кыйнап хатынын имгәткән адәмне алып кил Кисәтеп куям, сак бул. бик тә холыксыз, дуамал кеше диләр. Сержант чыгып киткәч, өлкән лейтенант тәмәке кабызды. Тарткан арада ашыкмыйча гына мине баштан-аяк күзе белән капшап чыкты. —Паспортыгызны бирегез,—диде ул һәм кулын сузарга курыктымы, әллә инструкция шулай куша идеме—паспортыма өстәлдән урын күрсәтте. Загранпаспортымны кесәмнән чыгарып милиционер каршысына өстәлгә салдым. Милиционерның бүгенге көндә юкка чыгып барган тагын бер күркәм сыйфаты ачыкланды шакката, хәйран кала белү —Гафу итегез, мондый паспортны минем беренче тапкыр күрүем. Шуна күрә шикләнебрәк карыйм,—диде мина беркетмә төзергә җыенучы. —Аны чит илләргә йөрүче корабларда эшләгән диңгезчеләргә бирәләр. Арттагырак битләрендә минем нинди портларда булуым теркәлгән. —Дускай,—диде милиционер, уңайсызлана төшеп —Чит илләрдә йөргән кешедә билетка гына түләрлек акча булырга тиештердер бит инде? Сез соң срогы чыккан билет белән поездга утырып нигә ваклаштыгыз? Мондый милиционерны гомеремдә беренче тапкыр очратуым иде. Мин нишләптер маңгайлары ике илледән артмаган «дядя Степа»ларга юлыгам. Аларның күпчелеге шундыйлармы, әллә миендә ике генә сыр булган милиционерга юлыгу минем тәкъдиремә язылганмы? Менә бит, Апланын рәхмәте, бөтенләй төрмәгә утырып беткән чакта минем дуамаллыкларымны күзәтеп торучы фәрештә ярдәмгә нинди кешене җибәргән!.. Язмыш җиле уңай якка борылудан файдаланып, үземнен шушы идиотлыкка юлыгуымны түкми-чәчми өлкән лейтенантка сөйләп бирдем. Казанга чыннан да нәшрият эшләре белән килүемне дәлилләр өчен өстәлгә үземнен Язучылар берлеге билетын чыгарып салдым Минем бәхетемә каршыдыр инде, билет Казанда түгел. Мәскәүнен үзендә бирелгән иде. Чөнки үз республикасында яшәмәгән кешене Казан кабул итә алмый иде. Сибгат абый Хәким. Гомәр абый Бәширов дәфтәр калынлыгы икс китап авторын, көчләрен, вакытларын кызганмыйча артыннан йөреп. Мәскәү оешмасыннан кабул иттерделәр. Билетны күргәч, милиционерның шаккатуы тагын да көчәйде. Кызыл чын күн тышлыкның өске ягында Ленин ордены сурәте. Аскарак алтын хәрефләр белән «Союз писателей СССР» дип язылган. Өлкән лейтенант билетны ачты. Сул якта минем фоторәсемем- Фотога төшәргә, билгеле, төнне өтермәндә үткәреп бармаган идем мин. Билеттан милиционерга карап торган кеше шактый зыялы, ышанычлы күренә. Өлкән лейтенант билет номерын, союзга кайчан керүемне дикъкать белән укыды, минем ялган акча ясаучы буларак кулга алынуымны истә тотып, һәр билгене, язуны, сурәтне җентекләп тикшереп чыкты. Ниһаять, шиге калмаганын белгертепме, әллә язучы белән кара-каршы утыруга шатланыпмы, дустанә елмайды. —БУ имза Георгий Марковның үзенекеме? -Сон?.. —Тере Евтушенконы да үз күзегез белән күргәнегез бармы? Татар телендә -Тере Евтушенконы күргәнегез бармы?»—дип әйтеп булмый. Туган телебез шул дәрәҗәдә камил ки. үлгән кешене кабергә күмәләр бит. күргәч, тере булмый нинли булсын, дип. ул ана болай сөйләргә юл куймый, карыша Урысча исә «Перел вами живой писатель». «живои классик., .живой фәлән.-лип ателән- әле тамашачыларга мөрәжәгать итәләр Бу инле Россия тарихында репрессия үтереш-опричниналарнын тукталып тормаганлыгын раслый Әле иртән генә исән танылган шәхесмен төштән сон Лубянка базында маңгаена тугыз грамм кургаш алуы мөмкин Шунлыктан, аны «тере!, дип сөенеп (гаҗәпләнеп?) кешеләргә күрсәтүне аңлап була, әлбәттә. — Евтушенко белән әшнәләрбез дисәм, ялган булыр иде,—дип аңлаттым алкән лейтенантка —Берничә мәртәбә анын башка язучылар белән сөйләшеп утырганын күргәнем булды Бер тапкыр—Белла Ахмадуллина. Булат Окуджава Андрей Вознесенский белән. Аннан сон—Юрий Казаков белән. Чынгыз Айтматов белән һәм тагын берничә язучы белән Бер тапкыр чит илдән кайтып төшкән чагы иде булса кирәк. Өстендә шәмәхә бәрхет пинжәк. күлмәгендә аллы-гөлле чәчкаләр сурәте. Андый күлмәкне хатын-кызнын ла күбесе кияргә оялыр иде Утырган җиреннән аягын алга таба сузып җибәргән, үзенен Парижда сатып алган оекбашы турында сөйли. Кырык минут тирәсе сөйләгәндер Ярты сәгатьтән Язучыларның Үзәк йортына килгән барлык каләм осталары ул оекбашнын аяк тирен сеңдерә торган махсус катламы булуын, бәясе уртача бер костюм хакы торуын беләләр иле инде. Өлкән лейтенант беркетмә язарга әзерләп куйган кәгазьне мыштым гына шуыштырып, өстәл тартмасына яшереп куйды —Безнең Геннадий Айгины ла күргәнегез бардыр алайса? —Хәтта айнык чагын да күргәнем булды'.—дидем лә. мөмкинлектән файдаланып мактанып та алдым —Дөньякүләм танылган, зтнопедагогика белгече академик Геннадий Никанлрович Волков белән кунакка «өрешәбез Моннан ике ел элек чуаш хатыны вафат булгач, аны Чабаксарга кайтарып җирләде Яшь хатыныннан малае бар. Чуашлар үзләрснсн күренекле милләттәшләре белән горурлана беләләр Минем академик Волков белән таныш булуым абруемны тагын бер ниргәгә күгәреп куйды шикелле. Һәм—туктарга вакыт иде Якаларын өсти башласам, чама белмәү, хлсстаковлану булачак. Өлкән лейтенант телефон номерын җыйды —Чираттагы Мәскәү поезды кайчан килеп җитә? Ничә минутка туктый?—Ана нәрсәдер әйттеләр. Ул дәвам итте —Шул кырык минуттан китәчәк Новосибирск поездына «СВ»дан бер билет әзерләп торыгыз. Хөкүмәт заказы бу Заказны линеИиыЙ УВД начальнигы өлкән лейтенант Митряшкин бирде. Бу сүзләр йөрәгемнән йокысыз, тоткынлыкта үткән төннен агулы юшкынын юып төшерде Сулыш алуларым ук җиңеләеп КИТКӘНДӘЙ бутлы Бер тын мина сокланып карап, елмаеп торганнан сон алкән лейтенант остал тартмасыннан кызыл тышлы папка тартып чыгарды Ачты Папкадан берничә бит машинкада суктырылган язма алды —Тыңлагыз әле. «Б» авазын әйтүеннән өлкән лейтенантнын чуаш халкы улы икәнлеген сиземләп алган идем. Шигырьләре урысча язылган булып чыкты Ксшенен иҗатын бәйләгәндә Париждагы саклана торган эталоннар төгәллеген кем генә саклый ала икән? Бигрәк тә, җанымны пычракка таптап, кешелегемне изәрлек тикшеренүләрдән аралап калган затнын әсәрләренә бәя биргәндә Анын шигырьләре. Шарль Бодлерныкы биеклегенә күтәрелә алмасалар да. Никатай Рубцов. Александр Кушнср һәм тагын шул дәрәҗәдәге шагыйрьләрнекеннән бер чеметемгә дә ким түгел шикелле тоелды мина. Шагыйрь сәгатенә карап алды да укудан туктады —Сез. язучы әфәнде, нәрсә эчәргә телисез: коньякмы, виномы. аракымы? Әллә Чуашстан ясый башлаган, кырык үлән тамыры төнәтмәсеннән торган бәлзәмне ачыйммы? 1 1 Улан сд Айгтгаыи эчүен ташлаганын ишеткәч «абыйларча куандым Милиционермын «(ммнлиясс үэгортелеп бирелә —Без, шагыйрь дустым, менә нәрсә эчәбез,—дидем дә, чемоданымны ачып, өстәлгә итальяннарның горурлыгын, этикеткасына тузган чәчле Бахус сурәте төшкән «Веккья романья бутон»ны утырттым. Поезд килгәнче без никадәр тырышсак та шешәнен яртысын гына үзләштерә алдык, чөнки әңгәмәбез коньяктан да татлырак иде безнең. — Мин инде бу шешәне ин кадерле истәлек итеп сервантымда гына тотармын,— диде өлкән лейтенант. Чуаш милиционеры Максим Егорович Митряшкин алып биргән «СВ» вагонында барганда аңа Чуаш Язучылар берлегенә керергә рекомендация бирергә онытуыма эчем ачытып куйды... —Син, диңгез бүресе, нигә Якташыңны рәнжеттен?—минем мажараларымнан сон шактый вакыт үтеп Мәскәүгә килгәч, Мөхәммәт Мәһдиев сүзен әнә шулай дип башлады.—Татар язучылары йөз процентка аны яклыйлар. Ярамый яхшы кешегә начарлык эшләргә. Бизәми тәкәбберлек ир-егетне. «Тәкәббер» сүзен Мөхәммәт дини тәгълиматта ин зур гөнаһ саналган «гордыня»га тәнгәл итеп әйтте. —Ул кунакханәгә урнаштырырга вәгъдә бирде Мин. ахмак, ана ышандым. Ул биргән сүзендә тормады. Бу очракта мин рәнжергә тиеш түгелме икән? —Әйттем бит. татар язучылары йөз процентка анын ягында, дип. Якташын каршына кунакханә сорарга килгәнсен, ә үзен гел Илдар Юзеев янында утыргансың Сүз дә юк. Илдар чын шагыйрь. Әмма ул ипи алырга чыгып кибет таба алмыйча кайта торган кеше. Якташын исә. әгәр син ана якты йөз, бары тик якты йөз генә күрсәтсәң дә. ул сиңа кирәгеңне җиде кат җир астыннан табып бирә. —Әйе, табып бирә. Әнә. кунакханә бронен кулыма китереп тоттырды. Люкска. Әмма ул люкс нигәдер поезд каталажкасында булып чыкты. —Син бит аны санга сукмагансың, кимсеткәнсең. Үзен анын янына кунакханә сорап килгәнсең, үзен гел Илдар Юзеев янында мәлҗерәп утыргансың —Мөхәммәт минем нинди җинаять эшләвемне кабатлады —Аннан соң Рәис Даутовларга киткәнсең Заявка бирер өчен синен паспортың кирәк булган. Ул сине төн урталарына кадәр диярлек эшендә көтеп утырган. —Аның сүзен кабатлап, күземә төтен җибәрмә әле. Кунакханәгә заявка бирер өчен бернинди паспорт та кирәкми. Тем более кирәгеңне җиде кат җир астыннан табып бирә ала торган кешегә. —Син, мариман дустым, фәлсәфә куертма. Бу чиктән тыш җитди мәсьәлә. Син үзеңне генә түгел, сине җитәкләп әдәбиятка алып кергән Бәшировларны, Сибгат абыйларны, Хәсән Туфанны да уңайсыз хәлгә куйгансың Менә шулай төгәлләнде минем «Кунакханә маҗарасы». 2003, декабрь