"ИНДЕ ҮЛСӘМ ДӘ БУЛА..."
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ КӨНДӘЛЕК СӘХИФӘЛӘРЕ 1943 ел. Ач вакытта гадәт буенча озын тәнәфестә өйгә йөгереп кайттым. 2 класста укыйм, әти төрмәдә, әни 4-5 баланы туйдырырга тиеш Беркем эшләми. Фашистик алым белән безне изәләр. Әни әжәткә он эзләп чыгып киткән икән дә, кайтып керде. Мин ишек янында сөялеп торам. Әни берни дә тапмаган. Шунда әни мине кочаклап жылады: и бала, сиңа нәрсә ашатыйм инде мин, дип. Мин дә жыладым да. мәктәпкә кереп киттем. Башка көнне озын тәнәфестә өйгә кайтмадым. Проклятие Сталину! Кабахәт, иблис. И күңелле көннәр бар иде! Матур кыш, мин яшь—24тә. флоттан кайткан, кыш көне лыжада йөрим, ял көне, беләм—әни мичкә яккан, нәрсәдер пешерә. Кызарыппешеп өйгә кайтам, барысы да матур, барысы да әйбәт, минем бу дөньяда бер дошманым юк, мин дә бик әйбәт, кешеләр дә бик әйбәт. Ул кышкы матур көннәр, ул моржадан чыккан тәмле исләр, ул авылнын кышкы тын көннәре! Чеховның “Белолобый” хикәясен авыл малае укый: Билал абый... Шуннан ары анын фантазиясе юк. теге сүзнен мәгънәсен аңламый. Әдәби деталь: 70 еллар егетләре-кызлары карточка артына язалар: Ялгыз каен ялгыз җирдә үскән. Ә мин ялгыз җирдә үсмәдем Ямьсез икән диеп карамагыз— Матурлыкка диеп төшмәдем. Көймә комга терәлде дигән әйтем татар халкында бар. Димәк, борынгы бабалар балыкчы, елгачы булганнар: Иделдә, Камада һ. б Мине бүген патша итсәләр ин беренче нәрсә эшләр идем? Без яшь вакыттагы вальслар, танголар, фокстротлар, жырларны, музыканы җыйдырыр идем дә көн саен кич шуларны тыңлар идем. Тальян гармуннар, русский гармуннарда уйнаучыларны радиокомитетка чакыртып яздыртыр идем Авыл турында язганда искә алырга: ...Зөлфия—как тип. Анын бөтен тормышын, булганлыгын, әдип-фольклорчы, табигать баласы икәнлеген, чыршы башыннан карга күкәе, җиләк җыю, кыр үрдәге тоту, әрекмән белән киенү... һ. б., һ. б. Трагический финал. 9. II. 79 1970 елда ел башыннан мине бик каты кыйный башладылар. Бер мәкаләм өчен Шуннан мин неблагонадежныйлар исемлегенә кердем (Хәзер ул мәкаләне рәхәтләнеп иитировать итәләр) Шул елны әни бик каты авырый башлады. Саташа башлады. Шул чорда мин "Фронтовиклар" дигән роман яздым. Хәзер шуның икенче изданиесен әзерләп утырам—шаккатырлык! Ничек яздым икән? Әгәр мине тормыш шулай кыйнамаган булса мин аны яза алыр идемме икән?. Дәвамы. Башы журналыбызның II санында. Әгәр дә кешеләр мина күпме әдәби материал биргәннәрен белсәләр иде. минем белән елмаеп кына, чәл-әхвәл сөйләшеп кенә яшәрләр иде “Ах. кызганыч бәнлаләр. кызганыч бәндәләр" (Г. Коләхметов). "Ахмак (начар) кешеләрне исән чагында таяк белән шунын өчен кыннарга кирәк, чөнки үлгәчтен янә тагы бер кат хурлап, мыскыл белән тамгалап, җәзатап булмый Алар үлгәннән сон үхтәре турында һичбер исем калдырмыйлар" Г Гейне Сонгы заман җырларында конкрет фикер әйтергә куркалар “Башны башка терәп синя әйтер сүзем барсыман.Нишләп барсыман’ Бу— алиментлы карт бер бабник сүзе Конкрет әйтүдән курка Тагын: “Сине уйлап йөрәкләрем әллә нишләде ' Ә нишләде сон? Йөрәк усаллана, бозыла, рәхәт чигә һ. б . һ. б. Ә моныкы нишләгән? Автор өстенә алмый. Тагын: "Тик берәү, тик берәү аңлар күк миндәге ярсулы хәлләрне.. " Нинди ярсу? Кеше үтерергәме7 Ут тортергәме'’ Тик “кем" генә >.л “берәү"? Автор әйтергә курка. 2. III. 79 "В рабочий поддень". кониерт Костры горяг далекие" — Нечаев “Сормовская лирическая"—Отс Георг. (Мин шуларны тыңлаганда яшьлегемә кайттым да еладым. “Сорч лир " җырын 1952 елда отпускка кайтканда матрослар, солдатлар белән Волга күперен чыкканда җырлаган идек). Безнең Казаклар тегермәне янында тугайда бер карт каен бар 1939 елнын җәендә (ул көннәрдә матбугатта яна алфавит турында шаулыйлар иде. шуңа күрә елы хәтердә калган) без абый белән шунда тегермән чиратына төшкәч шул каен янына чыккан идек. Печән вакыты идеме икән? Мин. арала ин артык кеше, бер читкә барып утырдым, каен күләгәсенә ике-өч авылның кызлары, егетләре җыелган иде Кара янган битле, кара-чутыр беләкле, юан-таза бәдәнле кызлар чирәмгә капланып ятканнар да. сабыр гына егетләр белән сөйләшәләр, сабыр гына уен- көлке әйтешәләр иде. Мин алардагы тазалыкка шаккатып карап утырдым Ана гына түгел: һәрберсе үзенчә горур, үзенчә шәп. “шәхес" иде Бичаралар Анда алар белән сөйләшеп яткан егетләрнен барысы да диярлек сугышта беттеләр. Ул кызлар сугыш вакытында кадерсезгә калдылар Аларнын бәяләре төште Аларны сугыштан сон тегеләй иттеләр, болай иттеләр Целая психологическая революция. Хатын-кызнын ин кадерле әйберсенен бәясе сукыр бер гиен булып калды Ул каен әле дә торамы? Карарга кирәк. 79 ел, 3 IV. Яза-яза ун кулыма паралич була ахры инде Каләм сабы тотуы коннән-кон авырая Ике бармагым бик сызлый. Яз. яз килә. Урамда әтәч кычкыра Шәһәрдә! Молодец! Искә төште: ике-өч ел элек май аенда янгырлы бер коннс Бөгелмә аэропортында утырган идек. Безне—М. Хәбибуллин. М Әгъләмов. мине Мнргаэиян Юнысов апасы Кәшифә белән бергә озата килгән иде Миргазиян зур дөньяга ашыкты Мәекәү -телефон, театры, вегречи. ЦДП. дуслар Бер ачыш: Тукай Уфага баргач. М Гафурины сорашмаган, бармаган, бер китипханә1ә кереп яшик өстендә ял итеп яткан. Тукайны кунакка чакырырга Гафури үзе йогереп килгән, әмма Тукай ана бармаган. 1979 ел. 3 августта Пицундага КНТДСМ Юлга чьпарга ике кон кала нервларга әллә нәрсә булып бик авыр сәгатьләр кичердем Эле дә рәтләнеп бетми, нәрсәгәдер бик каты зч поша Диңгездә, коньяк һавасы ла шатландырмый Менә оч көн инде үземә монда да урын габа атмыйм Авыр "Гроэна, страшна грялушая впереди старость. и ничего нс отдает назад и обретно! Могила милосерднее ее, на могиле напишется: ”здесь погребен человек", но ничсго не прочитаешь в хладных, бесчувственных чертах бесчеловечной старости’’. Н. В Гоголь (где?) Пицунда 1979, 11. VIII 22 август. Иртәгә өйгә кайтасы. Әллә нигә эч поша. Хәерле булсын. Самолетка авария булыр кебек. Мин кайтышка өйдә бер бәхетсезлек булыр кебек. Аллага тапшырдык. 4 сентябрь, 79 ел. Искәндәрне укыткан ике укытучы авиакатастрофада һәлак булганнар. Мәктәптә бүген уку юк. траур. Әмма бөтен бала шат: укучылар өчен разведчиклар турында фильм (бушлай) күрсәтелә. Ишек алдында иртәдән бирле шатлыклы авазлар яңгырап торды. Бу дөнья—шулай... Пушкин—Н. А. Дуровой “Издать книгу нельзя в одну неделю; на то требуется по крайней мере месяца два”. Ха-ха! Бүген искиткеч матур кояшлы көн (6. IX. 79). Пионерскаяга бардым да, кибетләрдә йөрдем. Кайтып китәр алдыннан гына борынга аш исе килеп керде, башым әйләнде, кире борылып эшчеләр ашханәсенә кердем. Мин анда 55-56 елларны кергәли идем. 23 елдан соң шунда кереп, талон алмыйча, чиратсыз бер тәлинкә ши алдым. 20 тиен биреп. Мин бик бәхетле идем. Исәпләдем 1947 елда, реформага кадәр. Арча ресторанында шуннан начаррак ши 17 сум тора иде. 1947—17 сум = 1 с. 70 тиен калды. 1960 елгы реформа—1 с 70 =17 тиен. Эшчеләр арасында, студентлар узучылар арасында ашадым. Рәхәт ләззәтле булды... Авыл егете шәһәргә килгәч үзенен заводка киткән кызы белән очраша да, икесе дә сөйләшеп йөри торгач, колхоз базарына баралар. Тегесен-монысын Авылда. 1974 ел. июнь сатып алалар, көзге байлык, рәхәтләнеп йөриләр. Кино да, музей да кирәк түгел, кан тарта—базарда ни әйтсәң дә үз халкың. Авыл рухы. Авыл егете шәһәрдәге кызы белән кинодан чыккач тәмәке кабыза да «Ну. ошадымы сон?»—ди. Гел шулай гына була ала. Пычрак, юеш октябрь көне, шыксыз шәһәр, шыксыз, туңган кешеләр. И шул көнне авылдан культпоходка килиен дә, колхоз базарына кереп тозлы кыяр ашап, иптәшләр белән шәпләп эчиен дә пригородный вагонга кереп карангы кырлар буйлап авыз киереп жырлап кайтыен. 1979 ел. 39 ел узгач октябрьнең 25е. Кемдер “Бьется в тесной печурке огонь 4 дигәнне уйный. Безнен йортта. Елыйсы килә. Шул изге көйне хәтерләүчеләр бар әле. Житъ... жить. Гажәп... 1950 ел. Октябрь. Юк. сентябрь ахыры. Коры, жылы җилле төн Яфраклар оча. бик жылы. Ай—сап-сары. бик зур Агачлар шаулый Жил. җил Мин повестка көтеп йөрим Барысын да ташлап, бөтен бурычларны, йөкләмәләрне ташлап, барысын өзеп китәм. Барысын да өзеп, бер лә кайтмаска китәсе килә Шунда мин 3 дигән бер кыз белән урамда торам Төн. сары ай. агачлар иңри, сыгыла. Ул кыз—финансист, район үзәгенә (Яна Чуриле) эшкә килгән Бик нәфис, матур күзле Мине үбә дә үбә. Бер сүз әйтми. Минем китәсен белә. Туйганчы үпте дә. муенга асылынып яңаклардан сыйпады да. квартирасына кереп китте. Ә мин җилле сары төндә ялгыз басып калдым. Ахырдан ул кыз мина бик акыллы, ләкин авыр хат язды: миңа больше язма, язышуны дәвам итүне кирәк дип тапмыйм, диде Ә мин аны гел сагынып яши идем. Шуннан онытылды. Тик күк йөзендә сары ай күренгән көзге кичләрдә генә шул кыз, анын бантиклы суконный эшләпәсе, чәчләреннән килгән ислемай исе гел хәтергә төшә икән. Мин аны әле нәрсәгә хәтергә төшкәнен белеп яшәми идем, ә бүген көзге айны күрдем дә (инде кыш) шул матур, борчулы әлләнинди бер кичне искә алдым. Картайдым—факт Нәкъ 1979. 7. XII 42 ел элек—19 XII 1937—минем әтине алып чыгып китгеләр Мин моңа Лев Толстойча гына сорау бирә алам. Аның шундый әсәре бар “За что?" Хөкемдарларга каршы килү—үз каныңны үзен агызу кебек Мин авылда ике малайның егетлеккә күчкәнен күрдем кесәләреннән тиккә генә түгәрәк көзге чыгарыл үзләрен карап аздылар 1936 елда Хөрмәт (сугышта үлде). 1939 елда—Мансур. 9 яшьтә кесәсендә көзге бар иде Миндә ул чажәт 1945 елның язында “Үрнәк”тә укыганда туды. Бүген төш күрдем: дүрт топольнең берсен кистем, аудардым. Урамнан әни кайтып килә. Каршына чыктым, ул үлгән иде, шуннан кайта Кочакладым да елыйм Тезләнеп еладым Урамдагы бөтен күршеләр карап тора Рәхәтләнеп елап уяндым, иртәнге сәгать 4 иде Аннан йоклый алмадым Авыр булды. 1980. август. Нукус—Каракалпакстанда йөрибез Шамуков Габдулла белен бер машинада. Шамуков тәгәри-тәгәри көлә. "Әйдә барыйк, кызлар карыйк" дигән язмада "Бетховен һәм Казиле Зариф" дигән бүлек бар Шамуков тәгәри -Разницв бик зур бит, каһәр,—ди