Логотип Казан Утлары
Шаян хикәя

"БҮГЕН НИЧӘСЕ?"

Мин үзем Яна елның бишенче көнендә үк өнемә килдем: тамак ачкангамы, эчәсе килгәнгәме уянып киттем. Хәер, хатын сүзе дөрес булса, анарчы да һәр көн өнемдә булганмын Яна ел чыршысын да карап кайтканбыз. Казаннын төрле ягында яшәүче туганнарыбызда да булганбыз Тик хәтерләмим генә Өнгә килдем дә хатыннан —Бүген ничәсе? Иртәгә эшкә түгелдер?—дип сорадым Ял дип эшне дә онытырга ярамый' —һи-и. бүген бишесе генә әле! Эшкә унберендә генә бит'—диде ул һәм. мине күреп, корт чаккандай, кычкырып җибәрде —Абау. Салихҗан синме бу ” —Мин булмый, кем булсын!—дидем —Кара әле үзенә көзгедән! Торып басыйм дисәм, аяк тотмый, куллар калтырый, сатам сындырырлык та коч юк. Алай да стенага ябыша-ябыша көзге янына килеп җиттем Ана күз салсам, йөрәгем жу итеп китте: мина бөтен җирен йон баскан ниндидер җанвар карап тора' Куркудан, өнсез катып, идәнгә егылганмын Үземне хатын кырындырып-юындырып кеше рәтенә керткәч кенә таныдым Таныдым да. кеше итеп сизә башладым. Җитәр, мин әйтәм. дөньяга чыгып саф һава сулап керергә кирәк Өйдән чыксам, ишегалдында—ап-ак кар! Тездән Карале, мин әйтәм. төш җитеп килә, ә дворник әле карны да көрәмәгән' Шунда гына исемә төште Яна ел ункөнлеге бара лабаса! Ишегалды карын ничек кирәк алай ерып урамга чыктым Анда да чип- чиста кар! Шәһәр урамы димәссең! Әйтерсен. туган мкнын кышкы кыры уртасында басып торам! Рәхәт булып китте Арырак күз салсам, унлап машина кар Кортләрендә батып калган! Карале, мин әйтәм. нишләп чистартмаганнар бу юлларны?! Шунда кылт итеп исемә төште ил-җиребездә Яна ел бәйрәме ләбаса! Кем чистартсын аны?! Үзләре гаепле Яна ел ункөнлегендә ни пычагыма машина белән чыгарга?! Бәйрәм узгач та өлгерерләр иде әле' Кинәт аллымдагы кар өеме астыннан кеше башы күренде Куркып киттем. —Карале, мужик, бүген ничәсе?—дип сорады миннән баш. —Бишенче гыйнвар,—дидем мин —Чынлап әйтәсеңме'’ Чыннан да. унбере түгелме?—диде ул. -Пан или пропал»да миллион откандай балкып —Анарчы тагын биш көн ята аласын әле'—дип сөендердем мин аны — Рәхмәт сина. мужик'—Ул. авызын колагына чаклы ерып, тагын бөгәрләнеп ятты. — Катып үләсен. Өенә кайтып йокла!—мин әйтәм —Өйгә кайтып барышым бит инде,—диде ул һәм гырлап та җибәрде Берничә адым атларга өлгермәдем, чыр-чу килеп таудан шуучы базаларга юлыктым. Кызарышып беткәннәр, мәш киләләр шуып Туктале. мин әйтәм. кайдан килгән сон бу тау?! Карасам, җыелган чүп-чар тавы өстеннән шуалар икән. Өстенә кар явып киткән дә. рәхәтләнә бала-чага! Кызыгын куйдым^ Тик чүплектән тау ясау килешми, мин әйтәм. нишләп түкмиләр икән аны’ Шунда кылт итеп исемә төште Яна ел бәйрәме ләбаса' Рәхәтләнеп калсын бала-чага! Атар бәхетеннән көнләшеп ерак китмәдем, берәү машина капоты зименә бер яртыны чыгарып куйган да баш төзәтеп утыра Мине күрүе булды, йөгереп килеп тә җитте. 12. .к V. >* —Карале, брат, бүген ничәсе? —Гыйнварның бншесе,—дидем. —Димәк, әле иртәгә эшкә түгел? —Ниткән эш?! Эшкә хәтле күзен күгәрер әле! —Рәхмәт сина, брат!—диде ул, сөенеченнән мине кочаклап.—Белмисенме, Челябинская Тракторная урамы кайда икән? Береннән бирле эзлим, берсе дә әйтә алмый шуны... —Гафу итәсең, Казанда күпме яшәп, андый урам турында ишеткәнем юк,—дидем. —Ничек Казанда?!—дип күзләрен түгәрәкләндерде ул. —Шулай, хәзерге вакытта син Казанның Ершов урамында басып торасын. —Туктале, брат, тукта!—диде ул, мангаен уып —Ни сөйләвең’1 Ниткән Казан булсын бу?! —Гафу итәсең, дускай, дөресен әйтәм: син Казан урамында басып торасын. —Ә ничек килеп эләктем сон мин монда?! —Анысын син белергә тиеш. Үзен кайдан сон? —Чиләбедән. —Чиләбедә-ә-н?! —Әйе, Чиләбедән,—диде ул. —Ә монда ничек килеп эләктен?! — Кем белгән аны!? Яна елны каршылаганнан сон бер дустымнан өйгә кайтып барышым... Танышу хөрмәтенә берәрне күтәрдек тә шәһәрдән ничек чыгасын аңлатып бирдем Икәүләшеп этә-төртә торгач, машинасын да чыгардык. Китеп барды Бөтенләй кире якка... И, мескен адәм баласы, салмыш баштан ничә кон кангырап йөри, ник бер гаишник туктатып кешенен хәлен белешсен' Шунда исемә төште: Яна ел ункөнлеге бара лабаса! Кеше ялгыш Чиләбедән Казанга тикле килеп чыккан икән, монда гаишникларның ни гаебе бар?! Үзе гаепле: мөгаен, өендә сирәк була торгандыр... Карале, монысы нинди карачкы тагын?! Як-ягы на куллары белән селтәнә- селтәнә бер ир заты килә. Әйе, адәми зат бугай Кимендә ярты ай кырынмагандыр! Бер аягында галош, икенчесендә күнитек. Әллә кайдандыр качкан, әллә качып барышы... —Бүген ничәсе?—диде ул, килеп җитмәс борын. —Бишенче гыйнвар,—мин әйтәм. —Чынлапмы? Димәк, иртәгә эшкә түгел? —Тагын биш көн ял бар әле!—дип шатландырдым мин аны. —Рәхмәт сина, изге кеше!—диде ул, мине үпмәкче булып —Карале, алар сине дә үтермәкчеме? —Кемнәр9 — Менә болар, мөгезлеләр,—дип ул тагын куллары белән селтәнергә тотынды.—Артымнан пычак белән куып йөриләр... Китегез, кит! —Тынычлан, тынычлан!—дидем мин. Синен тирәдә бернинди мөгезлеләр дә юк. —Син дә минем хатын шикелле берни күрмисен икән!—Ул да. беркем дә кумый синен арттан, ди... Ә мин аларны күрәм ич! Әнә бит алар, әнә! Бөтенесенен кулында пычак! Барысы да шыксыз мөгезле! —Артыграк жибәрденме әллә соң?—мин әйтәм. —Артык дип.. Яңа ел алдыннан гына башладым әле. Китегез моннан, китегез!—Ул як-ягына селтәнә-селтәнә йөгереп китеп барды. «Ни булган соң бу адәми затка?—дип карап калдым мин аның артыннан. Нишләп күзенә женнәр күренә башлаганчы эчте икән?» Шунда кылт итеп исемә төште: Яна ел бәйрәме ләбаса! Килде-китге генә түгел, халкыбызга Дума бүләк иткән бәйрәм! Юкка- барга түгел, Рәсәй бердәмлеге өчен эчәбез!