Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары

Хәйруллин Илдар Шәмсулла улы 1958 елнын 5 сентябрендә Кукмара бистәсендә туа. 1975 елны Кукмаранын 1 нче татар мәктәбендә урга мәктәпне тәмамлап. Казан Дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә 1977 елны көндезге бүлектән читтән торып укуга күчкәч, аны армиягә алалар Ул ике ел һава-десанты гаскәрләрендә хезмәт итә Демобилизациядән сон Түбән (Саманын «Шин* берләшмәсендә эшли башлый. Әмма... язмыш еш кына мәрхәмәтсез: аяусыз чир аны аяктан ега (арка миенек зарарлануын, табиблар, парашюттан унышсыз сикерү нәтижәсеннән дип баралар Күңелсез анология шагыйрьләр Ф Яруллин. Р Шәрипоиларнын да гомерлек гариплеге армия белән бәйле) Илдар Хәйруллин ижат эше белән мәктәптә укыган елларда ук шөгыльләнә Беренче хикәяләре 70 нче елларда матбугатта күренә башлый. 1973 елны «Яшь ленинчы» газетасы оештырган конкурста жинеп чыгучыларның берсе була, ана махсус бүләк тә бирелә. Сонрак анын юмористик хикәяләре, юморескалары Кукмара. Түбән Кама төбәкләрендә чыгучы басмаларда. •Сабантуй». «Татарстан яшьләре* газеталарында. «Чаян*. «Мәйдан» журнагзарындл чыга. 1999 елда «Бүген —Беренче апрель!* дигән китабы -Матбугат йорты* нәшриятында дөнья күрә, ә 2004 елда «Юмористик хикәяләр* исемле икенче китабы («Сүз» нәшрияты) басылып чыга Илдар Хәйруллин. әйтелгәнчә, укучыларга юморист язучы буларак таныш Ул әкренләп бу жанрнын остасына әверелеп килә Анын хикәяләрендә бүгенге тормышның кызык һәм гыйбрәтле хәлләре үзебезнең арада яшәгән төрле холыклы кешеләрнең кылган гамәлләре аша шактый ук тулы чагыла «Язмаларым хәзерге авыр заманда бераз күнел күтәренкелеге яисә елмаю тудырса, мин чиксез шатмын*. ди ул үзенен китабына язган кереш сүзендә Бүгенге кондә яшь язучы Түбән Кама шәһәрендә яши һәм ижат итә 2006 елнын 22 июнендә. Кабул итү коллегиясе карары нигезендә. Язучылар берлеге идарәсе Илдар Шәмсулла улы Хәйруллинны Язучылар берлегенә әгъза итеп алды.