Логотип Казан Утлары
Публицистика

Алхәбәр

Альберт Фәтхи турында истәлекләр Фәнебезгә тугрылыклы хезмәт иткән китапчы галим, археограф, милләтебезнен сирәк шәхесләреннән булган Альберт Фәтхинен (1937-1992) тууына 70 ел Акын тормышы, гыйльми эшчөнлеге һәм фәнни мирасы тиешле дәрәжәдә объектив итеп хәзергәчә өйрәнелмәгән һәм серлерәк булып кала бирә Альберт Фәтхинен шәхес буларак бөеклеге дә. фаҗигасе дә хакыйкатьне сөюдә, гадел һәм туры сүзле, фидаи җанлы, үтә таләпчән галим булуында, милли фәнгә эчкерсез хезмәт итүдә, халкыбыз өчен янып-көеп яшәүдә Ул стандарт галим түгел, калып-кысалар, катыргы исем-дәрәҗәләргә исе китмәгән, хәгга кемнәрдер өчен «җайсыз» шәхес тә иде Менә шул сыйфат зары очен хөкүмәт органнары да дөмбәсләде, хезмәттәшләре дә читләшергә тырышты чордаш фән әһелләренең кайберләре аны түбәнсетеп маташты, кемнәрдер күрмәмешкә салышты Тик анын җаны да. рухы ла дөньямын мондый ваклыкларыннан өстенрәк, олуграк иде Альберт Фәтхиләрне кысрыклаган әшәке заманнарда да ихластан хөрмәт итүчеләр, искиткеч белемен олылаган кешеләр (өлкәннәр дә. яшьләр дә) ана тартылдылар, киңәштеләр һәм аралаштылар Ана иярделәр һәм ана ошарга тырыштылар, сокландылар Альберт Фәтхи дигән исемнең хикмәте нәрсәдә, ул кем булган сон’ Анын белән аралашкан галимнәр, хезмәттәшләре һәм шәкертләре нәрсә лиләр, аны ничек бәялиләр? Журнал сәхифәләрендә замандашларының истәлекләре тэкыим ителәчәк