АКЫН, ЧИЧӘН, ШАГЫЙРЬ...
МИФТАХЕТДИН АКМУЛЛАНЫҢ ТУУЫНА 175 ЕЛ
Нәкъ чирек гасыр элек— 19К1 елда бетен Ил тугандаш терки өч халык— татар-башкорт казакъларның уртак улы—шагыйрь, акын, чичәне Мифтахетдин Акмулланың 150 еллык данлы юбилеен билгеләп үткән иде Бәйрәм тантаналары Алма-Ата. Казан. Уфа. Мәскәү калаларында булып узды XIX йоз татар шигърияте белгече буларак, мина бу юбилейның бетен чараларында катнашырга, чыгышлар ясарга насыйп булды Бу бөек шагыйрьнең тормыш юлын, мирасын өйрәнеп үземә дә аспирантурача уку елларымда (1973 елдан сон) Мәскәү. Алма-Ата. Уфа. Ленинград. Оренбург китапханәләре һәм архивларында еш һәм күп эшләргә туры килде Табышларнын бер-икессн (Хәсән Гали һәм Дусмаил Качкынбаен җыйнаган материалларны) университеттагы остазым—профессор Миркасыйм Госманонка Акмулланың шигырьләр җыентыгын төзегәндә биреп тордым (ул ксерокопмяләр әле лә үземдә сакланалар). Бу хакта ул 1981 елда дөнья күргән «Акмулла Шигырьләр* китабынын «Аңлатма һәм искәрмәләр» бүлегендә (203 биттә) искә атып үтә Шул ук елда У фата Акмулла шигырьләр җыентыгын төзеп, аңлатмалар һәм баш сүз язып, башкорт әдәбиятын өйрәнүче галим Әхмәт Вильаанов та әле яна чыккан ун табаклы китап бүләк итте Ә 1986 елда казакъ галиме, мәрхүм Борксг Йскаков Алматыда «Жаэушы» нәшриятында дөнья күргән «Акмолла -Күндер мен түндер» китабын җибәрде М Госмановнын җиде табаклы җыйнак китабы, шөкер, инде күптән таралып бетеп, сирәк библиографик әсәргә әверелде. Аннан сон әдәбият галиме Фәрит Яхин 2001 елда Акмулланың алгы басма табак күләмендәге кечкенә генә китабын (300 данәдә генә булса да) бастырып чыгаруга иреште! Белгәнебезчә. Акмулланың Казанда 1892 елда «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе». 1904 елда Габдулла әс-Сөиди (Баттал). 1907 елда • Шәрәф» типографиясендә Троинкийдагы «Хезмәт» китапханәсе нәширлегендә ике китабы дөнья күргән Совет чорында исә Акмулла шигырьләрен Сәкен Сәйфуллин 1935 елда төзеп. Алматыда бастырып чыгарды Совет чорында шагыйрьнең кушлмат-псендонимы («Акмулла») ук күпләрдә шик-шөбһә уята торган иде. Шуна күрә китаплары сирәк чыкты Мифтахетдин Акмулланың (1831 — 1895) тууына быел 175 ел тула Башкортлар арасында туып үскән яшь егет данлыклы Эстәрлебаш мәдрәсәсендә булачак боек шагыйрь Шәмсетдин Зәки белән берничә ел бергә укыганнан соң, Троицк шәһәренә килеп, мәшһүр Зәйнулла ишан (әдип Атилла Рлсихнын бабасы) мәдрәсәсенә кереп, дин гыйлеменнән тыш шәрык (төрки, гарәп, фарсы) шигърияте серләренә төшенеп, бераздан үте дә шигырьләр иҗат итә башлый. Гомере буе казакъ даласында үзенең пар атында күчмә каикъларга гыйлем мәгърифәт таратып, шигырь яэып-укып Йөргән бу кнн күмелде, казәч мөлаем, ачык йөзле, тирән белемле татар чичәненә халык үзе «Акму па» дигән исем кушамат тага Шагыйрь үзе лә бу атама-псендоннмны чуп күрә һәм Казанда дөнья күргән өч шигырь җыентыгында да үзен Мифтахетдин Акмулла дип атый... Анын Шиһабетдин Мәрҗани һәм башка бик күп затларга багышланган шигырь-касыйдә, мәдхия, мәрсияләрен XIX йөз азагы—XX йөз башында гомер сөргән замандаш-ватандашлары яттан белгән һәм һәркайда сөйләп- көйләп йөргән. Гәрчә Г. Тукай, М. Гафури. Н. Думавилар бу легендар затны сокланып телгә алсалар да, исеменнән үк кем икәнлеге күренеп торган бу шәхеснең исемен дә, иҗат мирасын да 1917 елдан сон үргә узучылар хуп күрмиләр. Дөрес, тора-бара бу бөек шагыйрь исеме һәм мирасы төрки халыкларны берләштерүче маяк-хәзинәгә әверелә. Бигрәк тә 1981 елдагы юбилей тантаналары Акмулла мирасын яна биеклеккә күтәрде. Мифтахетдин Акмулла 1831 елның декабрендә Кыргыз-Миякә ягынын Туксанбай авылында дөньяга килгән. Шагыйрьнең метрикасында анын әнисе саф татар, әтисе Камалетдин типтәр-башкорт дип язылган. Әмма Акмулла тора-бара казакълар арасында үзенең әтисен казакъ Мөхәммәдьяр дип йөри башлый. Хәтеремдә Акмулланың 150 еллык данлы юбилеен уздырган чор бик яхшы сакланган. Остазым Мөхәммәт ага Гайнуллин белән бу юбилейны уздыру үтенече белән Ирек мәйданындагы обком бинасына күп йөрергә туры килде. Югары Совет, Министрлар советына да кат-кат мөрәҗәгать итеп карадык.. Тик ул чорда обком түрәләрен шагыйрьнең исеме үк сагайта төште: Акмулла атлы бит! Ә ул чорда динчеләр, ишан-муллалар—совет хөкүмәтенең төп дошманнары санала иде... Тик шунысы хак. тугандаш башкорт, казакъ халкы бөек мәгърифәтче чичән-акын юбилеен шаккатырлык итеп, зурлап бәйрәм итте. Бу тантаналардан Гариф Ахунов, Миркасыйм Госманов кебек әдип-галимнәр белән йөреп кайткач, бергәләп Акмулланың 150 еллык юбилеен Казанда үткәрү эшенә керештек... Нәтиҗәдә, бездә дә өч тугандаш халыкның бөек мәгърифәтче шагыйренә багышланган фәнни конференцияләр һәм бәйрәм тантаналары булып узды. Ул чор вакыйгаларыннан ин нык истә калганы шул булды: Уфага барып төшүгә үк без чын бәйрәмчә бизәлгән урамнарны, йортларны күреп куандык! Акмулла акынның сурәтен күреп таң калдык Бөтен җирдә язма-тасма- плакатларда Акмулла «бөек башкорт шагыйре» дип исемләнгән иде. Фәнни конференциядә баштарак шул ук фикер хөкем сөрде Ниһаять, трибунага мәшһүр профессор, үзе дә ерактан—Кытайдагы Уйгурстаннан чыккан Миркасыйм ага күтәрелде. Сүзен ул Акмулланың 1892 елда Казанда, университет типографиясендә басылып чыккан тәүге шигырь китабы— «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе»ннән башлап җибәрде. Әйе, казакъ даласында гомер сөреп ятучы акын-шагыйрьнен беренче китабы нәкъ менә Казанда—татар башкаласында дөнья күргән бит һәм ул мәшһүр галим- мәгьрифәтче, тарихчы имам Шиһабетдин Мәржанигә багышланып, ана атап язган мәшһүр мәдхия-мәрсиядән тора! Миркасыйм ага бу әсәрнең тәүге юлларын укыл ук күрсәтте: —Казанда бер фазыйль чыкты алмас булып... ...Хәмде лиллаһ. ду диярда бездән чыкды Мәрҗани Шиһабетдин ахунд хәзрәт! «Казаннан, бездән» сүзенә аерым басым ясавы тыңлаучыларга үтә көчле йогынты ясады. Акмулла, чыннан да,—өч тугандаш төрки халык—татар, башкорт һәм казакларның уртак улы, акын-чичән-шагыйре. Нәкъ 25 ел элек миңа Башкортстанның Миякә районындагы Туксанбай авылында Акмулланың 150 еллык данлы юбилей көннәрендә катнашу бәхете тиде. Көнчыгыш Башкортстан төбәгендә урнашкан Туксанбай авылында шул чордан бирле. Акмулланың музее эшләп килә. Бу якларда борын-борыннан катнаш татар-башкортлар көн күрә, халык аларны «типтәрләр» дип йөртә. Татарлар бу төбәктә борынгы чорлардан бирле яши Явыз Иван 1552 елда Казан ханлыгын җимергәч, байтак халык тибелеп-сугылып читкә куылган Байтак татарлар шул авыр гарасатлы елларда, туган-үскән җирләрен ташлап, көнчыгышка—Себер урман-аланнарына. казакъ далаларына барып урнашкан Туксанбайның үзендә без бу хакыйкатькә мен тапкыр инандык әйе. Мифтахетдин—чын типтәр булган Хәер, анын иөз-кыяфәтендә үк бу бик ачык чагыла. Дөрес, баштарак анын әтисе Сырләрья буендагы Акмәчет (хәзерге Кызыл Урда) аймагы кешесе—казакъ Мөхәммәдьяр булган дигән версия кин таралган булган. Бар гомерен нигездә дала гизеп, күчмә казакълар белән үткәргән шагыйрьгә дә бу фараз бик отышлы булган, күрәсен Ул да бит—казакъ, акын! Ә менә әнисе Сәлим кызы Биби(өмме)гөлсем чыннан да саф татар кызы булган. Мөхәммәдьяр-казакъ турында бик аз хәбәр сакланган Шуларнын берсе буенча Эстәрлебаш егете Нигъмәтулла Биктимеров Бохарада укыганда Сырдәрья буеннан килгән Мөхәммәдьяр исемле бер шәкерт белән дуслашып китә, ә укуын тәмамлагач, ярлы, мохтаҗ казакъ дустын үзе белән Эсгәрлебашка алып килә Алар икесе дә тирә-якка даны таралган Эстәрлебаш мәдрәсәсендә укый башлыйлар Нигъмәтулла ун елдан сон хәлфә булып китә, бераздан ул Мөхәммәдьяр дустын үзендә асрау хезмәтендә эшләгән Бибигөлсемгә өйләндерә. Мөхәммәдьяр да инде Дүсән авылында мулла хезмәтен башкара. Дусты тәкъдименә колак салып, өйләнә, әмма озак та үтми, авырып китә һәм вафат була. Япа-ялгызы калган Бибигөлсемнен бераздан улы туа. ана Мифтахетдин исеме кушалар. Нигъмәтулла ишан тол Бибигөлсемне Бәләбәй өязе Туксанбай авылыннан килгән яшь мулла Ишмөхәммәт улы Камалетдингә кияүгә бирә. Әтисе үги улын метрика дәфтәренә үз улы «Мифтахетдин Камалетдин улы» дип теркәп куя. Сәләтле, тырыш малай башта Елдәр волосте Мәнәвезтамак мәдрәсәсендә укый башлый, аннан Карамалы волостенен Әнәс авылы мәдрәсәсенә күчә Бераздан Эстәрлебаш мәдрәсәсенә килеп, мәшһүр шагыйрь Шәмсетдин Зәкидән дәресләр ала. Тора-бара Оренбург яклары. Жаек буе авылларында йөреп көн күрә һәм. ниһаять, күптән хыялында йөрткән Троицк каласындагы Зәйнулла ишанның абруйлы, дан тоткан мәдрәсәсенә урнаша. Укуын төгәлләгәч, казакъ далаларына китеп, балалар укытып йөрү эшенә керешә Мифтахетдин бик акыллы гыйлем иясе, тапкыр телле оста чичән генә түгел, алтын куллы балта остасы да була. Яшь. оста, аз гер-булган яшь егет унөч ел буена далада балалар укытып йөргәннән сон үги әтисе Камалетдин янына кайтып төшә. Күрәсен, үги егет әтисе күңеленә хуш килми, ул аны үз өенә сыендырмый Егет янә Троицк якларына китеп. Карагыз казакълары арасында көн күрә, Батуч исемле казакъ баена ялланып, мулла булып йөри, әмма 1867 елда аймак башлыгы Исәнгилде белән сүзгә килеп, анын ачуын чыгара. Үчле, мәкерле түрә Мифтахетдин өстеннән «ул солдаттан качып йөрүче нугай (татар)» дип, донос язып бирә. Акмулланы шунда ук кулга алып. Тропик төрмәсенә ябып куялар. Суд, тикшерү эшләре дүрт елга сузыла, ахырда аны ике ел ярымга арестантлар ротасына җибәрергә дип хөкем чыгаралар Ярын әле күптәнге танышы Әхмәтбай Бакиров акча җыеп. 2000 сумлык залог белән 1831 елда аны порукага ала Мифтахетдин, дүрт ел төрмәдә утырып чыккач, янә Карагыз аймагына кайта, ә көзгә таба Оренбург якларына китә. Самарага кәгәр үзенен арбалы атында килә Казанга пароходка утырып юл тота. Үзе табынган, остазы дип санаган Шиһабетдин Мәрҗанине күрергә бик теләсә дә. аны яшәп яткан йортында туры китерә алмый, поездга утырып Петербургка юл тога Башкалада ул татар хәрбиләре ахунд-мулласы Гатаулла Баязитов белән казакъ бае Гобәйдә иа Жкһвнт иров (Чынгы аш) бе юн ара гаша Ниһаять, Александр II исеменә гариза язып. Мифтахетдин үзенә янаган суд хөкеменнән котылуга ирешә! Кабат казакъ даласына кайтып. Кустанай. Акмулла. Петропавел якларында йөри. Себер татарлары арасында да булып ала. 1891 елда янә үзенә якын Троицк каласына килә. Таукарагайда Моктаган исемле бер казакъта яши. 1892 елда Акмулланың Казанда тәүге китабы—«Дамелла Шиһабетдин хәзрәт мәрсиясе» басылып чыга. 1895 елнын 15 (27) октябрендә Акмулла Миасс белән Сарыслан авылы арасындагы бер тегермән янындагы буа буена килеп туктый. Атын тугарып, учак ягып, төн каршыларга җыена, йокыга түнә. Бераздан аны Исәнгилде байнын дусты, башкорт старшинасы Бурангуловка ялланган Гафиятулла Байморат улы белән Дәүләтшаһ Нәдершаһ улы йоклаган җирендә пычак белән кадап үтерәләр дә. гәүдәсен суга ташлап, ат-арбасын урлап китәләр. Данлы Акмулланың фаҗигале үлеме бөтен кешеләрне тетрәндерә. Аның исеме дә. җисеме дә. шигырь-тезмәләре дә халык теленнән төшми. Үзенә багышлап, берничә бәет чыгарыла. Акмулла шигырьләре әле байтак еллар телдән-телгә күчеп йөри. Халык, яраткан шагыйре әсәрләренә ияреп, әле хәзер дә шигырьләр чыгаруны дәвам итә. Бу хакта бер генә мисал китереп китәм. 2001 елда Котдус Хөснуллин -Мөнәҗәтләр һәм бәетләр» исемле 20 мен данә тиражлы, калын һәм затлы китабын чыгарды. Аны төзү, әзерләү эшенә безнен өлеш тә керде (автор турындагы белешмәне дә мин яздым). Бу китапның 210-213 битләрендә 22 строфалы -Бу дөньяда ин хөрмәтле—адәм, дигән» исемле мөнәҗәт урын алган. Баксан. ул Акмулланың атаклы -Ин әүвәл кирәк нәрсә—иман дигән» шигыренә өстәп, ияреп язылган халык мөнәҗәте икән бит! 1981 нче елда М. Госманов төзеп чыгарган китапта бу әсәр (мөнәҗәт булып анын тәүге 6 куплеты гына йөри!) 162-170 битләрдә дөнья күргән Шагыйрь мөселманга кирәкле, адәм баласына хас алты сыйфатка туктала: иман, күнел, гакыл, шөкер, әдәп, сабыр. Ә халык тарафыннан аларга гыйлем, холык, фикер, инсаф, хәя. тәүфыйк, шөкер, кәнәгатьлек. гадәләт, тәһарәт, нәзафәт, сәхавәт. биш вакыт намаз, руза. хаҗ сәфәре, итагать кебек төшенчәләр өстәлә. К. Хөснуллин атаклы шагыйрь Һибәтулла Салиховнын -Тәндә җаным» (214 б.) шигыренә көйләнә торган мөнәҗәт белән янәшә (215 б.) “Синен биш асылын» дигән, янә Акмулла шигыренә ияреп язылган мөнәҗәт китерә. Монда биш төп сыйфат—намус, гакыл, әдәп, күнел. сабыр гына аталган. Бу мисаллар бер нәрсәне раслый: Акмулла иҗаты һаман да халык күнелендә яши бирә! Тукай шигырьләре кебек, алар гел халыкнын анында-жанында көн күрә, безгә илһам, изгелек, савап бирә. Инде үзе дә артта калып, тарих битләренә кереп калган XX гасыр күпләрнен хәтеренә бөек казанышлар—тинсез югалтулар, данлы җинүләр. канлы яуфажигалар чоры булып, кешелек дөньясы хәтерендә мәңге сакланачак. Иске тормышны, дин һәм муллаларны адым саен сүгеп, тарихны бозып күрсәтүләр—үткән гасырның ин характерлы бер сыйфаты. Диннен үзен дә. анын әһелләрен дә тәнкыйтьләп, күпме китап язылмаган да. күпме спектакль куелмаган?! Мулла-мәзин. ишан, мөфти, хәтта рәсулулла үзе дә йөз елга якын тәнкыйть утында көйрәделәр бит! Ә югыйсә, тәрәкъкый мәгърифәт, әдәбият-мәдәниятне үстерүгә шул ук муллалар ин мөһим өлеш керткәннәр! Бездә Интибаһ-Янарыш дәверен дә Курсави. Мәрҗани. Насыйри. Фәхретдин кебек бөек затлар башлап җибәргән һәм гомерләре буе нәтиҗәле дәвам иткәннәр бит. Мине бер нәрсә тан калдыра: зыялы затларның күбесе ата-бабалары. яки төбәк-авыл исемен йөрткәннәр: Курсави—Курсадан. Кормаши—Кормаштан. Кандалый—Кандатдан. Ә менә арада ин данлы, мәгърифәтле зат—мәгърифәтчеостаз, шагыйрьгә исемне халык үзе биргән: Акмулла. Димәк. Мифтахетдин мулла үзе дә. кылган изге эшләре дә, ул язган тинсез әсәрләр дә халык биргән исемгә бик лаек.