Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЧ ПӘРДӘҢНЕ, ГАЛИҖӘНАП ТЕАТР!..

ГАЛИӘСГАР КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫ ДИРЕКТОРЫ ШАМИЛ ЗАКИРОВ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ

1906 елның 22 декабрендә Казанда татарча беренче ачык спектакль уйнала Бу кан профессиональ татар театры туу көне итеп кабу ч ителә чпнки куп сакчы үзешчәннәрнең спектакльләре инде XIXгасыр ахырыннан ук даими куела кичә. Чак кына соңрак оештыручы-педагог И чык КсдашенА шказарскин кул астында татарның беренче театр ко.пектины Сәйнр труппасы эшли башлый, соңрак п төркем Габдулла Кариен җитәкчелегенә күчә Әлеге труппада татар театрын баш чап җибәрүчеләрдән мөселман дөньясының беренче хатын-кыз артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская. артист драматург һәм педагог Кәрим Тинчурин. режиссер Вэлиуиа Мортазин-Иманский, актерлар Нури Сакаев, Гөлсем Болгарская һәм башкалар эшли Татар театрының традиңиячәрен дәвам иттерүчеләрдән драматурглар Гаяз Исхакый. Мирхәйдәр Фәйзи. Фәтхи Бурнаш Нәкый Исәнбәт артистлардан Зәйни Солтанон, Мохтәр Мутин. Фатыйма Ильская. Хәлил Әбҗәлилов. режиссер чардан Гомәр Цсвишен. Сөләйман Вәлиев-Сульва. Гомәр Исмәгыйлен һәм башкаларның исемнәрен атарга була 1926 елда театрга Татар дәу чәт академия театры дигән мактау чы исем бирелә. 1939 елдан уч драматург Галиәсгар Кама/ исемен йөртә башлый -Татар театрына 40 яшь тулу мишәрендә мин сездән. Шамил әфәнде. театрның 100 е.ыык юбилеен ничетрәк кү «аллыйсыС .щи сораган идем. Бу чор илнен батар мөнәсәбәтләренә керен баткан, һәм Россиядә күн кенә театрларның ябылган чоры ите Ул чакта сез: “Татарстан дәүләтчелеге ныгыр дим ышанам Митли мәктәпләребездә белем алган яшьләребезгә омет бат.тыйм. Театрның киләчәген дә. кыйбласын да яшьләр аша күрәм. дигән ндсгст. Иңде менә ун ел үтен тә китте. Илдәге ватгыя1ь белән бергә, әлеге фикерләрегез дә үзгәреш кичергәндер, билгеле. —Сез хаклы, күпчелек өметләрнең акланмавы, хыял гына | булып калуы кызганыч, әлбәттә. Әйтик, шар теленсн дәүләт теле дәрәжәсснә ирешеп тә. гамәлдә үз Вазыйфасын тхлысынчл үти .иманы, тагар ббйӘ шәхесләрнең дә зур юбилейлары шушы елга туры килә. Бөтен бер гасырны яктырткан бу йолдызлар үзләре генә дә әнә күпме: Мөхтәр Мутин. Габдулла Кариев, Хәлил Әбҗәлилов, Мирхәйдәр Фәйзи, Галия Нигъмәтуллина, Гөлсем Камская, Габдрахман Камал II, Галия Булатова. Гөлсем Болгарская, Мәэмүн Сутюшев, Марзия Минлебаева, Фатыйх Колбарисов, Ширияздан Сарымсаков, Шәхсәнәм Әсфэндиярова, Наил Әюпов, Дания Нуруллина, Николай Юкачев... —Белгәнебезчә. Россия җирлегендә кешегә кешечә яшәү мөмкинлеген тудыру бик авырлык белән бара. Интеллигенция һаман ин рәнҗетелгән катлам хәлендә кала бирә. Дөрес, хөкүмәт сонгы бер-ике ел эчендә укытучылар һәм врачлар турында кайгырта башлады. Ә мәдәният өлкәсенә һаман күз йомыл киленә. Мондый вазгыятьтә Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең 2006 елны Татарстанда әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан итүе, билгеле, бик күпләрне сөендерде. Киләчәккә өмет янарды. Әйбәт эш-гамәлләрнең күбесенең башта Татарстанда тууына, соңыннан аның Россиякүләм закон көченә ия булуына күнегеп киләбез инде Әдәбият һәм сәнгать елы да кешеләр күңелендә, тарих битләрендә матур эз калдырыр дип ышанасы килә. Сәнгатьнең бер төре булган Татар театрының 100 еллык юбилееның әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителгән елга—бик күп. бик зур юбилейлар елына туры килүе, җитмәсә аның туган көненең ел ахырында, ягъни 22 декабрьдә булуы, билгеле, юбилейлардан кешеләр арымады микән дигән шик тудырып, мине бераз борчып тора, һәрвакыттагыча, бу юлы да безнең халыкның театрны яратуына, юбилейны үз бәйрәме итүенә өмет тотабыз. Милли театрлар күпләп ябылган бермәлдә, безнең исән-сау яшәвебез, алай гына да түгел, татар театрларының һаман арта баруын—аларның саны бүген унга җитте!— мин халкыбызның театрга булган олы мәхәббәте белән генә аңлата алам Мәхәббәтнең шундые да була. Чөнки бүгенге көндә мондый күренеш башка бер милләттә дә юк. —Театрны халык яшәтә дигән гыйбарә бар. Мона өстәп, театрны талантлар һәм шәхесләр яшәтә, ди белгечләр. Чыннан да, талантлы артистлар белән эшләү өчен режиссернын да талантлы булуы зарур. Бу очракта директор Вазыйфасында да театрга меломаннарча гашыйк, һәр ике якнын мәнфәгатен тигез кайгырта алучы шәхес булуы мөһим. Моны мин конкрет Баш театрны, сезнен эш ысулыгызны истә тотып әйтәм. Хезмәтегезнең без белмәгән якларын да бераз ачсагыз иде. Әйтик, галиҗәнап Марсель Сәлимҗанов белән эшләү дәвере эпизодларын. Тамашачы Театр дигән дәүләтнен эчке тормышын бөтенләй белми диярлек. —Ходайга шөкер. Камал исемен йөрткән Академия театры һәрвакыт талантлар белән гөжләп һәм гөрләп торды. Мин үземнең бөек Сәлимҗанов белән эшләү дәверемне ин бәхетле чор дип исәплим. Марсель Хәкимовичка хөрмәтем, ихтирамым чиксез булды: ана—димәк театрга!—хезмәт итүемне зур бәхеткә санадым Без һәрвакыт бер-беребез белән килешеп эшләдек. —“Килешеп’' диюегез белән ... менә бигүк килешәсе килми бит әле. Даһи Сәлимҗанов холкына үзсүзлелек, кырыс булу, кызып китү—кыскасы, диктатор гадәтләре дә ят булмавы сер түгел. Кайбер артистларга карата Марсель әфәнденең кискен алымнар кулланган чакларын, һәм андый очракларда сезнен әлеге артистны яклап, театрда саклап калуыгызны ишеткәнем бар. “Инсаният" труппасы төзеп, өлкән яшьтәге артистларны театрда саклавыгызны, алай гына да түгел, талантлы яшьләрне "Балачак" студиясенә туплап, театр гаиләсен ишәйтүегезне дә беләм. —Бәлки "килешеп дию урынына, бер-беребезгә "юл куеп" эшләдек дию дөресрәк булыр. Эштә, бигрәк тә иҗат эшеңдә төрле хәлләр була, әмма гаиләнең әхлак кануннарында югары тәрбия алган Марсель Хәкимович һәрчак, һәр очракта үз дәрәҗәсен саклый белде Хәтерлисездер. Чыңгыз Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Ахырзаман" спектакле үзенең куелышы белән үк театрда гына түгел, бөтен шәһәрдә вакыйга тудырган иде. Аны Сәлимҗановнын үз укучысы, үз шәкерте, бик талантлы режиссер Дамир Сиражиев куйды. Спектакльнең язмышы театрның иҗат советында кыл өстенә эләкте, әсәрне дә. режиссерны да гел бетереп ташладылар. Репетицияләр вакытында шаккатып, берат көнләшеп тә утырган Марсель Хәкимович—эндәшми Көтәм. һаман эндәшми утыра Түзмәдем "Мин мондый театрда эшли алмыйм. Китәм”.—дидем Шуннан сон гына Марсель Хәкимович сүз алды, спектакльнсн сәхнәгә чыгуы хәл ителде Әйе. Салимжановны яратырга мөмкин, яратмаска мөмкин, әмма анын бөеклеген күрмәү, олпатлыгына сокланмау, эшен, ижятын хөрмәт итмәү мөмкин түгел Мин анын театрга килеп керүен үк күзәтергә ярата идем. Ул иҗади планнар белән ашкынып, очарга теләгән кош кебек колач җәеп җиргә тияр-тимәс адымнар белән килеп керә иде, һәм театр аның чиксез энергиясенә буйсынып, яшәп китә иле Шул ук вакытта бик нечкә хисле, гаҗәеп нечкә күнелле шәхес иде ул Салих Сәйләшнен “Кандыр буе". “Хуш анылым"нарын Наил Әюпов җырлаганда мин Марсель Хәкимовичнын бу җырларны күз яшьләре аша тыңлавына шаһит. Анын гарьләнүдән, рәнҗүдән саркыган күз яшьләрен күреп, тетрәнү кичерергә лә туры килде мина —Аңламадым: гарьләнүдән, рәнҗүдән дисезме?! Академия театрының баш режиссеры, СССРиыц халык артисты, тагын әллә күпме титул-дәрәж эләрл» гөреш ж Марсель Сәлимжановмы?! —Әйе. яргы гасыр дәвамында Татарстанның рухи ягын кайгырткан, милләтнең рухи җанын, телен саклаган Кешенен пенсия кенәгәсе алган кон иде ул Кенәгәне ачып, әллә 1600. аггә 1800 санына төртеп күрсәтте дә: “Мин бит гамеремне театрга багышлаган, театр өчен үземне аямаган кеше. Әйе. Кеше'—диде һәм күзләре яшьләнде Ә сонгы елларда, бигрәк тә авырый башлагач, сш кына Хатынымны жәллим Мин бит Толпарны бер тиенсез калдырам—ничеклар яшәр .—ди иде —Гомерне театрга багышлау... Марсель әфәнденең әги-әнисе дә гамер-тәрен театрга багышлаган олпат шәхесләр. Татарстанның халык артистлары. Димәк тулы бер династия!.. Телевидениедә ЭШЛӘГӘН чанамда, җитмешенче еллар башында Хәким аганы күргәнем, анын әдәбият, сәнгать, тарихны гирәнтсн белүенә сокланганым хәтерлә. Ул әле бер килүендә беыән, ягьни телевидениенең редакторлары, режиссерларыннан улы Марсельгә затлы, укымышлы тагар кытлары арасыннан кәләш табуда булышуыбы инә ла үтенгтн иде. О менә I алия ана Ннгьмәтуллинаны якыннан белергә, сөйләшергә туры килмәде. —О-о. Гатия апа! Гатия апа... Тсатрнын мәнгелек мәхәббәте инде ул Әйтелмәгән мәхәббәте Мин Марсельнең кунакчыллыгына, табында кунакларга үзе яраткан ри шкларнын әле берсен, әле икенчесен тәкъдим итә-итә сыйлый белү осталыгына шакката идем. Боларнын барысы да ана әнисе Галия ападан күчкән икән. Улының таянырдай ышанычлы хезмәттәше булгангамы, Галия апа мине үз күрә, бик якын итә, ин яшерен серләрен дә сөйли иде. Мина да ул үз әнием кебек якын булды. Жор сүзле, гел яхшы, кызыклы хәлләр турында гына сөйләргә яратучы якты күңелле, олы җанлы, искиткеч сабыр булуы өстенә, гажәеп дәрәҗәдә юмарт та ханым иде әле ул. Анын бу сыйфаты ярлы-ябагай артист халкы өчен бәяләп бетергесез бер хәзинә иле. Гастрольләр вакытында Галия ападан акча алып тормаган артист, ай- һай, булды микән?! Театрның жаны иде ул... Марсель беренче тапкыр Америкага апасы Әдилә янына киткәч, туган өй, туган ил өчен кызын югалткан, аны өзелепләр сагынган ана буларак, бу илгә улынын баруында Галия апанын фаҗига күрүе, аны кире кайтмас дип борчылулары, мондый хәсрәт газабыннан авырый башлавы, һәм минем: “Сезсез, театрсыз, туган илсез яши алмый Марсель Хәкимович. Кайта ул, менә күрерсез!”—дип юатуларым бүген дә исемдә. Ходайга шөкер. Марселенең кайтуын көтеп ала алды Галия апа. Гаҗәп хәл: анын җеназасы да, үзе кебек, якты үтте. Җирләп кайткач. Актерлар йортына, искә алу йоласына җыелдык. Мондый чакта гадәттә күз яшьләре аша кызгану, үкенү, кайгы сүзләре сөйләнелә бит инде. Ә бу юлы Галия апа белән бәйле гел кызыклы хәлләрне генә сөйләп, ышанасызмы, гел көлешеп утырдык. Минем бүтән мондый искә алу кичәсен күргәнем булмады. Галия апа театрда гаилә җылысын, олы бер туганлык рухын, туганлыкка охшаш дуслык рухын калдырып китте. Безнең бөтен бәйрәмнәребез бергә үтә. Шатлык- хәсрәтләребез дә уртак. —Режиссер Сәлимҗановнын яраткан артистлары булуын белэм. Минем үземә, мәсәлән, бер сөйләшүебездә анын Шәүкәт Биктимеров, Ринат Тажетдинов, Алсу Гайнуллина, Люция Хәмитова, Искәндәр Хәйруллиннарнын талантына соклануын һәм бу артистларга чиксез ышануын әйткәне бар. Марсель әфәнде вафатыннан соң Алсу Гайнуллина сәхнәдә күренми башлады. Бу хәл Остазын югалту белән бәйлеме? —Марсель Хәкимовичның мәңгелеккә күчүе барыбыз өчен дә зур югалту булды. Бу югалтуны бигрәк тә аның шәкертләре авыр кичерде. Бермәлгә театр гел ятим калгандай тоелды. Әмма 100 яше якынлашкан театрга яшәргә кирәк иде. Һәм без әкренләп яшәп киттек. Баш режиссерыбыз да, Ходайга шөкер, Сәлимҗановнын үзенен бик тә талантлы шәкерте, театрның үз улы—Фәрит Бикчәнтәев булды. Аны Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев үзе билгеләп куйды. Ә Алсу.. Алсу ханым, минем уемча, әле бүген дә Остазы Марсель Хәкимовичнын юклыгы белән килешә алмый. Марсель һәр елны Алсу Гайнуллина өчен махсус бер спектакль куйды, гел героиняларны гына уйнатты. Һәм хәтта актрисаның капризларына да күз йомып, юл куеп килде. Билгеле, артык игътибардан адәм баласы бозыла бит ул. Алсу да мондый игътибарга күнекте булса кирәк. Бүген дә бик чибәр, һаман да япь-яшь актрисаның хәзерге халәте, остазы вафатында үзенең дә фаҗигасен күрүе аңлашыла да. Әмма мин ышанам: бик акыллы, талантлы, горур Атсуыбыз, зур шөһрәт казанган атаклы актриса Фатыйма Ил ы кая хатасын кабатламас. Ул әле сәхнәдә янадан-яна образлары белән янәдән балкыячак! Чөнки ул үзен яратучы тамашачылар барлыгын белә. Театр дигән иҗат храмында анын әле шул ук Остаз Сәлимжанов тәрбияләгән ике терәге, ике талантлы артист—ире Илдар һәм улы Искәндәр Хәйруллиннар эшли. Сез әйткәнчә, театр белән сихерләнгән династия инде бу! —Бу династия, ошбу гаилә тууның башында да шул ук Остаз торуын белмисездер әле, мөгаен. Бу турыла миңа Илдар әфәнде үзе болайрак сөйләде: .Җитмеш өченче ел иде ул. Яшь артист буларак танылып кына килгән чор әле. Җилбәзәгрәк чак... Көннәрдән бер көнне Остазым Марсель Хәкимович Сәлимжанов. бик чибәр, талантлы яна студентка кыз барлыгын әйтеп, мине үзем тәмамлаган театр училищесына, имтихан вакытына чакырды. Бардым һәм ...Һәм пешкән алма кебек кып-кызыл битле, бик тә чибәр ул кызны күрдем... Исеме дә Алсу икән җитмәсә!..” Аларнын өйләнешү тарихы менә шулай башлана... Хәер, театр дигән олы гаиләмен нигезен династияләр белән ныгытуда Сезнен дә катнашуыгызны ишеткәнем бар. Ә күренекле артист, талантлы режиссер Рәфкать Бикчәнтәев һәм танылган артистка Наил-» Гәрәеваларнын улы Фәрит Бикчәнтәен белән Люция Хәчитовалар туенда баш кода булхыгызны да беләч. Инде менә династияне дәвам итүче унөч яшьтәге уллары Йосыфны да алты яшеннән бирле “Әлдермеипән Әлмәндәр” спектаклендә-Илсур, “Әни килде” спектаклендә Рушан рольләрендә татарлар гына түгел, төркн дөнья тамашачылары .та алкышлап килә. Театрны яшәтәчәк мондый күренешләргә сөенеп, Афәрин(!) дими, ни дисен!.. —Хәтеремдә, 1999 елда Торкиядә "Әлдермеипән Әлмәндәр" спектакле зур уныш казангач. Марсель ХӘКИМОВИЧ -Әнә Йосыфтан интервью алыгыз»,—дидем ате андагы журналистларга дип. бик озак горурланып йөрде Ә династия дигәннән Әле янарак кына яшь артистларыбыз Гүзәл Шакирова белән Рустан Низамовлар гаилә корды Бу матур туйда да безгә, театрга диюем, кодалар да, яучылар да булырга туры килде. Әмма, ни кызганыч, театр гаиләләренен әхлакый нигезләре ныклы булса да. матди яктан ныгытылмаган хезмәт хаклары бик аз. —Бая сез, “Фатыйма Ильская” хатасы, дидегез. Моны да ачыклап үгнк эле. Сәхнәдә чагында улының сугыш кырында һәлак булуы турында хәбәр алып га спектакльне өзмәгән, ул кичтәге уены белән гамашачыларззы гына түгел, пәрдә артындагы артистларны ла тетрәндергән бу легсндар ханым турында төрледән-төрле риваятьләр йөри. Берәүләр, шаккатчалы чибәр, артык горур, искиткеч талантлы, дисәләр, икенчеләр исә гел баш рольләрдә генә уйнап узынды, көйсез, үзсүзле, кире, усал иде, диләр. Үзе дә героиняларны уйнаучы Марзия апа Минлсбаеванын, мәсәлән, елыИ-колә сөйләгәннәре хәтердә: “Ромео һәм Джульетта" спектаклендә Джульетта ролен без Фатыйма Ильская белән алмашлап уйнадык. Шушы роль белән Мәскэүлә иҗади яшьләр фестмвалоиә катнашу һәм мактаулы урын яулау бәхетенә ирештем. Ромео ролен ирем Фу ат Халитов башкарды. Ул каран туймаслык чибәр иде. кара бәрхет костюмнан... Мин исә алсу крепдешин күлмәктән. Спектакльне кара1ан Гадел Кутуй: "Марзия Минлебаева белән Фуат Халитов лиигезгә чумдылар, чумдылар ла йөзеп чыкзылар" дин. безнен уенны лингез кичү белән тинләп. мактап зур мәкалә язды. Минем бу укышымны Фатыйма Ильская гомере буе кичер.) алмады, (ыяны күп мәртәбәләр тиде... Менә сәхнәдә "Зәңгәр шәл” спектакле бара. Без—абыстайлар—ашка барырга әзерләнәбез. С әхнәдән чыгар вакыт житәрәк кенә абысгаидарнын берсе булып уйнауны Фатыйма Ильская минем күлмәк итәгемә баса, һәм мин тамашачым алдында бик әздән генә егылмыйча, адәм хурына калмыйча калам. Тагын бер эпизод: "Сәхнәдә "Кыю кызлар" спектакленең премьерасы. Без—Фатыйма Ильская, Галия Булатова һәм мин өч кыз ролендә "ишек катында” бер егетне сагалыйбыз Фатыйма Ильская кулык ы сулы стакан. Кгст килен керү белән ул анын битенә су сибәргә тиеш. Мен.» егетебез күренә, һәм шул мизгелдә, теге стакандагы су йө>емне каплый, күзләремә тула. Тушь белән сормәләнгән керфекләремнән битемдә буй-буй л калдырып, буяулы су ага... Шушы х.зддә дә роль.).» кала алуыча хәйраннар калач. Ильскаянын каһкаһәле иөкн шәйләү генә коч биргәндер дип уйлыйм...” Сез әйткән “хата" Марзия ханымнын әлеге эпизодларында да ча1ылыш табамы? —Чыннан да. Марзия ханым сүзләре аша да Фатыйма И лье кая га күпмедер дәрәжәлә бәя биреп булыр иде Режиссерларны»* аны гел баш ролыәрдә. гел яшь кызларны гына уйнатуы анын холкына да нык тәэсир иткән булса кирәк. Хатасымы, бәхетсезлегеме дигәндәй, өлкән яшьтәгеләр рольләрендә уйнарга теләми ул. 70 яше якынлашканда ана зур бүләк—мәшһүр драматург Шәриф Хөсәеновнын "Әни килде” драмасындагы Ана ролен тәкъдим итәләр. Әмма Ильская: "Мин авыру карчыкларны уйнамыйм!”—диеп, бөек Ана роленнән баш тарта. Татар театры тарихында рольдән баш тарту кебек хәлнен бүтән булганы юк. Дөрес, гел героиняларны, яшь кызларны гына уйнаган бик чибәр актрисаларның өлкән ханымнар рольләренә күчә алмау, уйный алмау очраклары бар. Мәсәлән, Галия Булатова шундый фаҗига кичерде. —Шушындый ук язмышка безнен замаидашларыбыздан Наилә ханым Гәрәева да дучар була язды түгелме? “Беренче мәхәббәт” спектаклендә—Рәхилә, “Зөбәйдә— адәм баласы” спектаклендә—Зөбәйдә, “Гүзәлем Әсәл” спектаклендә Әсәл образларын ижат итеп, тамашачыларны хәйран калдырды да, берара сирәк күренә башлады, ничектер аның рольләре дә тоныклангандай булды. Шөкер, “Шәжәрә”дә —Сәлимә, “Гаугалы гаилә”дә Меме образлары белән ул янәдән ачылды. Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлап кайтучылар арасыннан да шушыңа охшашлы язмыш кичергән актрисалар бар... —Щепкинчыларга кагылышлы сүзләрегез белән бигүк килешмәс идем. Бу буын артистлары сәхнәдән төшеп тормалы. Нәҗибә Ихсанова. Гөлсем Исәнгулова, Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиевләр әле бүген дә сәхнә тота. —Бу очракта мин сәхнәдә «Миркәй белән Айсылу» спектаклендә -Айсылу, «Хуш, Назлыгөл»дә Назлыгөл, «Кол Гали»дэ Энҗе образларында йолдыз булып балкыган Гөлсем Исәнгулова талантының театр тарафыннан тулысынча файдаланылмавын күздә тотып әйтәм. —Театр ел дәвамында күп дигәндә дә 3-4 кенә премьера чыгара ала. һәр яна спектакль зур чыгымнар сорый. Ә театрның мөмкинлеге чикләнгән. Труппа зур, талантлы артистларыбыз да, шөкер, җитәрлек, һәм аларнын һәрберсе роль көтеп яши Билгеле ки, һәр талантны тулысынча файдалану җирлеге юк, һәм бу мөмкин дә түгел. Сезнең сүзгә өстәп, мин әле тагын берничә исемне атый алыр идем. Шуларнын берсе—Ходай үзенә тавыш та. кыяфәт тә биргән, чиксез зур талантка ия—Зөлфирә Зарипова «Отелло»да Дездемонаны, «Мәкер вә мәхәббәт» тә Луизаны, «Кол»да Клеяны, «Гүзәлем Әсәл■>дә Хәдичә образларын иҗат итүче, хәзер инде мәрхүмә Шәхсәнәм Әсфәндиярова таланты да театр тарафыннан тулысынча файдаланылмады, һай, аңардагы нәфислек, гүзәллек, мөлаемлылык, йомшаклык! Сәхнәбезнең кояшы иде инде ул... Минем беренче күргән һәм үземә театр дигән авыру йоктырган спектаклем дә Шәхсәнәм ханым Хәдичәне уйнаган «Гүзәлем Әсәл» булды. Чыңгыз Айтматовның бу әсәрен үзбәк режиссеры Ташхуҗа Ходжаев сәхнәләштергән иде. Ул спектакльдәге составны гына күзаллагыз әле: Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Ринат Таҗетдинов, Наилә Гәрәева, Шәүкәт Биктимеров, Галимә Ибраһимовалар! Талантлар букеты! Театр дигән гомерлек авыру белән икенче тапкыр мин 1972-1976 елларда Ленинградта мәдәният институты каршындагы аспирантурада укыганда авырдым. Яхшы мәгънәдә, билгеле. Йокыдан уянганда көн саен башымда бер генә уй: бүген театрга барам!.. Анда яшәгән дүрт ел дәвамында дөнья театрлары арасында ин алдынгы саналган, иң абруйлы Товстоногов театры (БДТ) спектакльләренең берсен дә калдырмый карап бардым. Бөтендөнья театр сәнгате белән ныклап таныша башлавым да—шул елларга туры килә. Сахаров, Солженицыннарның тыелган язма әсәрләрен уку илдәге вазгыятьне тирәнтен аңлауга китерде. Мин Камал театрына 1985 елда, демократия җилләре белән бергә килдем, зур өметләр баглап килдем, һәм мин Ходай тарафыннан бирелгән бу миссиямне—директор вазыйфасын үти башладым. Шөкер, бүгенгәчә үтәп киләм. —Хуш, театрның сезнең бу өметләрне аклардай көче бүген ни хәлдә? Труппа турында әйтүем. —Марсель Салимжанов зур галантка ия артистлардан торган бай мирас калдырды Анын шәкертләре: Наилә Гәрәева, Наил Әюпов. Ирек Баһманов, Рузия Мотыйгуллина. Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова. Әсхәт Хисмәтовлар Алар ижатына Люиия Хәмитова. Илсөя һәм Рамил Төхвәтуллнннар. Илдус Габдрахманов. Ләйсән Рәхимова. Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Радик Бариев. Искәндәр Хәируллиннар кушылды. Болар да Сәлимжанов шәкертләре Бу талантлар белән Фәрит Бикчәнтәев әле әллә ниләр эшләр, әллә нинди спектакльләр чыгарыр, менә күрерсез!. Бүген инде сәхнә түренә Фәрит Бикчәнтәевнен үзенекеләр—үз шәкертләре үрмәли Арабыздан бик иртә киткән актриса. Россиянен атказанган. Татарстаннын халык артисткасы Фирдәвес Хәйруллинанын кызы. Казан мәдәният һәм сәнгать университетының III курс студенткасы Нәфисә, мәсәлән. Назыйм Хикмәтиен «Сыер» исемле шәп пьесасында героиняны уйный Шушы көннәрдә премьера чыгачак. Әйткәнемчә. Фәрит—театр өчен—күктән төшкән яна планета кебек Фәритнен булуы—театрнын бәхете инде ул. Бик зәвыклы, үтә тырыш, үтә жаваплы да... Казан мәдәният һәм сәнгать университетында театр факультетында актерлык осталыгы буенча дәресләр бирә, режиссерлар хәзерли Анын бер кыз. биш егеттән торган режиссерлар группасы быел өченче курста укый Репетицияләр, спектакльләр эчендә кайнап. Фәритнен төнге унберләрсез театрдан киткәне юк Әле менә Театр юбилеена Нәкый Исәнбәтнен татарнын беренче артистлары тормышына багышланган "Гөлжамал" әсәре нигезендә, философик мәгънәгә ия. бөтенләй яңача янгырашта спектакль әзерли. Болар өстенә. күпме фестивальләр, гастрольләр... Быел гына да Мәскәүдә. Алматыда. Уфада. Лондонда. Бакуда булдык —Лондон дигәннән... Сез Марсель Сәлимжанов турында, ярты гасыр дәвамында милләтнен рухи жанын, телен саклаган бөек кеше, дидегез. Чыннан ла. Туфан Миннуллин пьесалары һәм Марсель Сәлимжанов куйган спектакльләр инде менә ярт ы гасыр дәвамында сәхнә тота, сез әйткән ва шифаны үти. Шекспир иленә бу ике титаник шәхеснең бер спектаклен да алын чыкмавыгыз гаҗәпкә калдыра. —Спектальләр бу гастрольләрне оештыручы Лондон продюссры тарафыннан сайлап алынды. Ул Казанга килгәч, бег ана сигез спектакль күрсәткән идек Алар арасында “Әлдермсштән Әлмәндәр" дә, "Зәнгәр шәл дә бар иде Лондонга кассеталарда спектакльләрнең язмаларын да җибәрдек Алар "Беренче театр "Телсез күке". “Тимер борчак” спектакльләрен сайлаганнар Туфан Миннуллиннын “Әлдермсштән Әлмәндәр“е дә барса, бу—театр өчен бик абруйлы булыр иде. —Хәтерлим, ул көннәрдә Фәрит Бикчәнтәев: “Бөек Британия иленә бнт бу! Җитмәсә, Рамазан аендаГ-дин сөенгән иде. Спектакльләр Лондон тамашачысы тарафыннан ничегрәк кабул ителде сон? -Зур сәнгать очен тел белмәү—киртә була алмый икән Бсзнсн гастрольләребез бер пәрдәлек “Беренче театр" белән башланып китте Икенче бүлектә исә бик зәвыклы кониерт күрсәттек. Зөлфәт Хәким “Изге жир Газиз халкым дигән үз әсәрләрен җырлаганда, күзәтәм. татарча берни алламаучы инглиз тамашачылары елап утыра, зал шартлый. Үткен проблема, кайнар проблема күтәрелгән ' Телсез күке"не дә бик жылы кабул иттеләр. Кара-каршы сугыш фронтларында катнашучы ике татарнын кышкы урманда очрашу, аларнын кочаклашып "Әсирләр җырын жырлау эпизоды—тетрәндерде тамашачыны Кыскасы. Лондонга бару — бсзнсн театр өчен зур сынау иде Без аны 100 еллыкка зур бүләк тә. аеруча зур хөрмә: ы итеп кабул иттек. Безмен Камал театры дөнья театрлары арасында да алдынгы икәненә инанып кайттык Россия театрлары арасында да без ин кочледәрдән Фестивальләрдә гел югары урыннар гына яулавыбыз шуны күрсәтә -Диннәребез уртак, телләребез, гореф-гадәтләребез охшаш Басудан ы бик сөенеп. Татарстан белән Эзербәйжан арасына рухи күпер салып кайтуыгызны ишеттем. -Татарнын беренче театр коллективы —Сәйяр» труппасы Бакуда 1409 сдда үзенсн спектакльләрен күрми без бу баруыбыз балан егерменче .акыр башында ук башланган рухи багланышларны егерме беренче гасырда п яңартып халыклар арасында илче, аралашчы булу миссиясен утал кайттык Опера геатрыиын мен урынлы залы тамашачылар белән тулып торды. Спектакльләребездән сон да бертөркем тамашачы безне кунакханәбезгә хәтле озатып йөрде. Үзебез дә Театрның тәэсир итү көчен тоеп, аралашулардан хушланып, зур канәгатьләнү хисе кичердек. Театр бит ул фанатлар гына эшли ала торган, бик түзем, әхлакый чиста кешеләрнең олы бер гаиләсе. Ул сүз, рәсем, жыр, музыка, бию кебек затлы сәнгатьләрнең синтезы. Сезнен бер очеркыгызда әйтелгәнчә, театр ул тормыш кайтавазы: төнге аһәң, тавышсыз гына үксү һәм жан көлүе дә. Театр ул үзе бер могҗиза, бер тылсым, җибәрми-ычкындырмый гына, магнит кебек гел үзенә тартып тора. Тамашачыларны да, безне дә! —Туксанынчы еллар уртасында Марсель Сэлимҗановка мин: «Сезне нәрсә дулкынландыра һәм нәрсә куркыта?»—дигәч, беләсезме, ул нәрсә дип җавап бирде: •Театр дулкынландыра. Директорымнан аерылудан куркам», диде. Маэстро шулай бәяләгән директорның үзенә дә шундыйрак сорау бирәсем килә: Сезне бүген нәрсәләр борчый? —Сөйләшү башында әйткәннәремне кабатлыйм: татар теленен бетүгә юл тотуы, татар мәктәпләренең ябыла торуы бик рәнҗетә, театрнын тамашачысыз калу ихтималы нык куркыта. Тел—әхлакның нигезе. Телне саклау—милләтне саклау ул. Президент белән диалогында шагыйрь Равил Фәйзуллин: "Татарча укытуга астыртын саботаж ясаучы мәгариф әһелләре дә юк түгел дип беләм".—дигән иде. ("Казан утлары- ', быелгы 3 нче сан.) Уйланырлык нәрсәләр бар. Дәүләт театрын тоту. Академия театрын яшәтү—бик авыр. Шулай да мине өмет яшәтә. Халык яшәсә—театрыбыз да яшәр. Иншалла! —Сез искә алган Президент һәм Шагыйрь диалогында Минтимер Шәймиев сүзен Тукай, Җәлил һәм Татар театры исемнәре белән башлый һәм Татар театры белән тәмамлый да. “...Буыннар сәхнә тота. Менә шуна күрә 100 ел яшн дә ул безнен театр, иманым камил, әле 200 ел да, алга таба да яшәр. Аларнын киләчәге ышанычлы,"—ди Президентыбыз. Сөйләшүне шушы рухта тәмамлап, журнал һәм анык меңләгән укучылары исеменнән сезне котлыйм: Юбилей бәйрәмнәре мөбарәк булсын! —Театрга һәрчак игътибарлы булуыгызга рәхмәт. Рәйсә ханым! Гомумән, Татар театрының 100 еллык юбилей уңае белән барлык газета-журналлар да, радио- телевидение дә безгә ел дәвамында бик зур реклама ясады. Театрга, тамашачыларыбызга булышуыгыз өчен барыгызга да олы рәхмәт! Киләчәктә дә бергә-бергә булыйк!