Логотип Казан Утлары
Шигърият

ВАТАНЫМ ДИП ЕЛЫЙЛАРМЫ?..

Булат Тимер турында баллада Ул биеде кисәүләрдә, янган ташта. Болгар иле ыңгырашты... Иске урда, тешләк чирү! Күзегездә нинди сагыш? Хатын-кызмы сагындыра? Җирлә әнә үлән чери. Уу-уу. азгын кавем! Менә тагын көтү сезгә кысык күзләр, зур күзлеләр. Бабайлардан калган зшне онытмагыз. Сезнең кулда тайлар кебек алар кешни. Йөгәнләгез! Сызгыр, камчы! Учка кызыл кан тамганчы. Шундый була азамат ир килсен сарымсак, тир исе. Бар да -сезгә. Арканлагыз. калын толымнарын кисеп. Әллә сон кан кузгатмыймы? Тутыкканмы ятаганнар? Әллә бабагыз орльны башка аналарга тамган? Әнә тагын атлар кешни, яугнрме сез. черек тешме? Аллаһ әкбәр! Аллаһ әкбәр! болытларны кылыч кисә. ая1ъныз асларына берәм-берәм башлар төшә, башкалалар тыпырчына, чажлап тора көЙ1ән төннәр. Бездән сон да килер кемдер, безгә кадәр дә килгәннәр. Үгез башын кисеп алып күзен суырып чыгарырмын. Аллаһ әкбәр! Аллаһ әкбәр! Өзәңгеләр чыдармы соң? Әйттем- дала бүредәй улый. Әйттем таштан су еаркыла. Әйттем кяфер калтырана. Коек исле жнл аркылы уктан җитез безнсн хәбәр ыргылабыз! йә. каршы кем? Башны кистерергә бирәм. яу һавасы татлы! әйттем. Аллаһ әкбәр! Аллаһ әкбәр! Мәрәенә җитсен утым. ...Йөрәк янына яшергән туган җир туфрагын... Йзге ватан бармы сон ул? Бугазланган тимгел болан пыяла күз. Кызыл канны сөртте биттән боек огьлан. Кузлар сүнә бара инде. Җирдә тамырлар селкенә. Чыгаргамы соң телиләр? Куркын ул почмакка түнә. Биеде ул кисәүләрдә, янган ташта. Болгар җире ыңгырашты. Эңгердә тере агачлар әсирләр кебек йөренде. Еладылар. Нигә, ни дип? Сагышларына төренеп, ватаннарын сагыналар. Ха! Ватан хатын-кыз төсле, эшкәрт, еласын акырып, аңга кертә ирләр исе. Ә минем ватаным монда! Әйттем актарыла агач. Әйттем—суда череп ята, беркемгә дә ярамагач. Юкса төнлә тамырлары чыга, гүя кара елан, бугазыма ябыша да. мин ташлар кебек буылам. Полкыгыз тамыры белән! Шатырдатып. Җәлләмнчә... Кулда теле канлы яфрак, чиный-чиный җилләр исә. Ватаным, дип елыйлармы? Кайда барсам—шунда ватан. Әйттем! Ә бу йолкышларны давыл читкә селтәп ата, әзләрен янгырлар ашый. Сибелгән көл—алар иле. сүнгән күмер—алар гүре. Әйттем! Бер урысы күзгә карап: «Үзеңдә үзең янарсың...*— диде миңа. Ә аннан соң... Әйттем кулларын бәйләгез. Түгәрәк буйлап куыгыз. Сумалага чумырыгыз. Янады. Ха! Сасы дуңгыз! Яна! У, сары шакаллар, илне сагына, янәсе. Болармы соң белүчеләр ил бәясен? ...Таң белән аны таптылар, аһ-уһлар торды яңгырап. Буып үтергән, диделәр, чит җирдә кара тамырлар. Сөембикә манарасы Сары тузан, төтендә. Кызыл кирмән өстендә Ханбикә. Ай агарган, Уч төбедәй генә калган. Аста калтырый шәүлә. Казанда тагын хәйлә! Авачак, диләр, кара аумаячак манара. Монда аккош язмышы. Касыймда—кабер ташы. Эремәс боз шикелле буш төрбәдә карашы. Тән вакытлы, тик сүзнең озын-озак тарихы. Саф мәрҗәндәй сулкылдый Хатын-кыз аһы. 2 Ул җәсәд туфрак булып Касыймнан кайтса әгәр. 3 Тарих булсын бер тында, карлыгач канатында безгә җиткән ул язмыш— кагылмаска тиешле каннарда аккан сагыш. һәм тагын манарадан күңелебезгә табан Ташлана Сөембикә, төшүе озак микән? Тарих кабергә сыймый. Чәчрәп китә биек, төпсез гөмбәзгә тиеп. Ирек. озын сулыштай. Егылган нур да түгел, онтылган җыр да түгел. Яши һаман мәңгелек сергә әверелеп. Көлгән чакта елаган, елаган чакта көлгән. Башы күкләргә тигән ташланганда түбән. чәчәк таҗлары төсле тузмасмы хәрабәләр?.. Авазы, һава ерта-ерта-ерта, авырта. Ркаил Зәйдулла тәрҗемәләре. Казан ятиме турында баллада (Өзек) Казамда бит булды шундый хлп.зр - Явыз патша—исерек, кеине жәлләр '' 1. Арба күчәреннән биегрәкме? - һәммәсен дә Алла хозурына! Аһ итмәсен! Бүрәнәгә ягылып кала җылы Янәшәдә сакал белән сакал. Колак белән колак Нинди гонаһ! Эшли эшен балта Өелә тау. Алтын Урдагамы бу җиһанда Фәкать хуҗа булу! Сүнгән көлгә Очкын булып куну! Явыз мөселманның Тынсын тыны. Аһ итмәсен! Йөз елларга җитсен Курку хисе. Төшендә дә татар Вәхшәт күрсен! (Нишләп әле Кыска минем муен?! Нишләп әле... Нишләп миңа кыен!) Әй, күчән баш! Нык итеп бас! Грозный, әйт. нәрсә булды сиңа Зыян килдеме әллә акылына?! Алу мәллә синең бөтен аңың Мөселманнар җанын? Үзен әле шактый Яшь булсаң да. Теш араннан саркып Су сагайсын канга. Кем хөкемдар монда Мин түгелме?! Мәңгелек Русь били Бу күңелне. Җитәр, патша, җитәр. Ачу сакламыйк без Җепләр өзелмәсен. Аралар ул кадәр Хәтәр бозылмасын. Югыйсә бит алар Кылыч алса кулга. Безне дә бит мөмкин Әйләндерү колга. Аларга аз әле Мондый гына җәза: Күн күрде Русь иле Татарлардан каза. Җирләре гел канга Кара канга тулсын... Ат бирегез миңа Кара кучкыл булсын. Карачы. Грозный. Таланган мал азмы?! Йөзек-муенсалар Синеке ич алар. Бар. югал күземнән... Бар. әйттер мәзиннән Христиан диненә өндәсен. Исламга чакырып йөрмәсен. Кремль капкасын Чит кавем какмасын!.. Агылды бар халык. Вәхшәткә таң калып. Тьиыгыз авызына Тыгылсын бугазы. Яшен дә. картын да Кызганма, тартынма. Чуалыш башланса. Нишләрбез, н патша?! Түмәрләр, чү прэкләр Бездә сон. йә, азмы? Күкләрнең чит-чите Каргалар көтүе Патшаның вәхшәтнең Дәвамын көтүе. Бер яктан бер якка Ишетелә колакка Бер курай тавышы— Киселер бит башы, һәй! Ник җырлый, хәзер үк Үләсен белмиме?! 3. Җырчыны өстерәп Килделәр каршына; Патшадан рәхмәтләр Алмакчы барысы да. Язмышы һәркемнең Тик минем хөкемдә. Чәркәгә шәрабне Салыгыз тиз көндә. Нигәдер сагыштан Зиһенем чуалган... Тураклап ташлагыз— Аһ итсен бар мәйдан. Шаулады киң мәйдан Рәнҗүле ай-һайдан. —Үтермә, күктә бит Кояшның яктысы... Бәланең хәзер үк Киләсен белмиме?! Кош елый күкләрдә— Сагышы, һәй, таныш; Үләннәр арасын Тибрәтә саф тавыш. Бар җирне балкытып Яктырта ак төсе. Яшереп кенә дә Үтереп була ич. Шөһрәтле падишаһ, Гөнаһка кермә һич. Эзендә кан гына, Тик татар башы сау; Нишләрбез, бу хәлдән Үчләре ташыса?! -Кит, югал!... Бик шәпләп Майлагыз кимендә, Аунасын иң башта Ул пычкы чүбендә. Аннан ут төртегез— Тоймасын салкынны. Бар дөнья аһ итсен— Күкләргә күренсен ялкыны.

ӘхмәтРәшит тәрҗемәсе