Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ТУРЫНДА...

Күптән түгел татар милләте һәм башка халыклар Габдулла Тукайнын тууына 120 ел тулуны тантаналы шартларда билгеләп үптеләр. Табигый, бу датага әзерлек күп юнәлешләрдә барды. Шуларнын берсе татар матбугатының эшчәнлеге: күпләрнең тырышлыгы белән альбомнар, китаплар, буклетлар һ. б. басылды. Ә бу очракта сүз шуларның берсе—шагыйрь Рөстәм Акъегет тарафыннан төзелгән «Тукай Дөнья халыклары- дигән җыентык турында барачак. Бераз алга китеп булса да, шуны әйтү урынлы булыр кебек: Акъегет бөтен бер фәнни-тикшеренү институты башкара торган эшне берүзе үтәп чыккан, һәм бу һич тә күпертеп әйтү түгел Казакъстанда, мәсәлән, бары тик Абай иҗатын өйрәнү белән генә шөгыльләнүче махсус фәнни оешма бар... Жыентык Президентыбыз Минтимер Шәймиевнен кереш сүзе белән ачыла. Ул болай ди: «Без егерменче гасырда Тукай белән яшәдек, егерме беренче гасырга да анын белән атлап кердек Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр, татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр» Ә менә монысы җыентыкны төзүче сүзләре: •> Тукай, нинди генә сәяси җилләр исмәсен, нинди генә буталышчуалышлар булмасын, пьедестальдә горур басып торуын дәвам итә... Шагыйрь Равил Фәйзуллин язганча, «халык анын алдында баш ия, пәйгамбәр урынына күреп табына, илаһи күкләренә күтәреп, киләчәге өчен өлге итә». Монын сере нәрсәдә? Хикмәт пидә? Төрле телләрдә сөйләшүче, төрле кыйтгаларда яшәүче халыклар ни өчен Тукайны үзләренеке дип кабул итәләр, уйлыйлар икән? Болар җинел сораулар түгел. Әмма җыентыкта, ниндидер күләмдә булса да, аларга җавап бар кебек: илнен. дөньяның төрле почмакларында. төрле заманнарда яшәүче галимнәр, язучылар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре—үзара сөйләшеп куйгандай—Тукайнын бөеклек серен ачалар, анын иҗатына ин югары бәя бирәләр. (Сүз унаенда—бу җыентык төзелмәгән булса, мөгаен, анда тупланган материалларның ин зур күпчелеген белми калыр идек. Чөнки алар төрле урыннарда сакланганнар. Радиодагыларнын исә якын елларда бөтенләй юкка чыгуы да ихтимал.) Тукай шуны яхшы белгән халык буларак милләт саклансын өчен анын теле гамәлдә булырга тиеш. Бу— Америка ачу түгел Бөек рус галиме К Д Ушинский (1824—1870) үзенен бер хезмәтендә «теле бетү белән ул халык үзе дә юкка чыга» ди һәм шул фикерен раслау өчен бик күп мисаллар китерә. Без бүген дә анын шулай икәнен белеп-күреп торабыз. Парламентыбыз татар телен дәүләт теле дип игълан итте. Әмма ана карап кына телебезнең хәле һич тә уңай якка үзгәрми Үкенечле хәл—безне дөнья белә, хәтта—БМО ЮНЕСКОсы, дөньядагы 6500 телнен 14- ен халыкара аралашу телләре дип, игълан итте. Алар түбәндәгеләр: инглиз, француз, немец, итальян, испан, португал, гарәп, рус, татар, япон, кытай, һинд, урду (Пакистан), бенгал (Бангладеш) телләре... Әй, син татар теле!.. Дөрес, башка төрле теория дә бар: дәүләте булмаган халыкның (димәк, теленең дә) киләчәге юк. Әмма чынбарлык теорияләрдән дә көчле икән. Мәсәлән, безнең эрага кадәр үк Рим легионерлары тарафыннан басып алынган Израиль дәүләте икенче бөтендөнья сугышыннан сон аякка басты. Онытылып бетә язган иврит теле дәүләт теле дип игълан ителде. Монда төп фактор булып яһүдиләрнең югары милли анга ия булуы торды. Хәзер бу ил—Якын Көнчыгыштагы ин алга киткән Тукай Дөнья халыклары Тукай турында Төзүчесе Р. Акъегет — Казан Татарстан китап нәшрияты. 2006 дәүләтләрнең берсе Яки тагын мисал— Скандинавия ярым утравында саам-лопарь дигән аз санлы халык бар. Шуны саклау, үстерү теләге белән Швеция. Норвегия. Финляндия дәүләтләре атлә никадәр эшлекле чаралар күрәләр Заманында. Америка кыйтгасын басып алганда, европалылар. каршылыкларын сындырабыз дип. бихисап кызыл тәнле - ләрне—индеецларны юк итәләр, резервуарларга куалар. Ә бүген АКШтагы ин абруйлы хат ык дип кызыл тәнлеләр санала һәм атарга интеллектуать үсеш, гомумән тормыш дәрәҗәсен югары дәрәҗәдә тоту өчен бихисап практик чаралар күрелә. Инде Россия шартларына, анын төп халкының мен еллар буе формалашкан менталитетына («бу илнен хуҗасы мин генә» дип горурлануы беркемгә лә сер түгел. ) килгәндә, һәм. объектив фикер Йөрткәндә, хәлләр шактый катлаулы һәм перспективада бу нәрсә Россиянен таркатуына китерергә мөмкин Әмма шунысы хак: татарлар бернакыгга да Россиянен таркалуын теләмәделәр һәм дөнья тәҗрибәсенә гаянып. Россияне бары тик Чын Федератив төзелеш кенә саклап калачак, дигән позициядә тордылар һәм әле дә торалар (дәүләт төзелсшенен конфедерация варианты да бар. Әмма урыс халкы моны анлау дәрәҗәсендә түгел әле. ). Дөрес юл федерация шартларында гына татар халкы милләт булып сакланачак Тукай, читләтебрәк булса да «Хөррият хакында». «Дустларга бер сүз». «Иттифак хакында». «Китмибез!» «Туган тел*. «Олугь юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре» кебек әсәрләрендә югарыла әйтелгән идеяне күз алдында тота. Тукайның шигъриятенә күчкәнче тагын бер бик мөһим темага әһәмият бирүебез күп нәрсәләрне ачыкларга ярдәм итәр кебек I* Акъегет төзегән җыентыкта чыгыш ясаучылар Тукайны боек шагыйрь дип кенә күз алдына китерәләр Монын бер сәбәбе шулдыр— классигыбызның публицистикасы, прозасы сонгы елларга кадәр үз телебездә генә кала бирде Әмма —«Тукай —шагыйрь генә түгел, ул—публицист һәм журналист, тәнкыйтьче, фольклорчы, сәясәтче, педагог га Тукай Россия киңлекләренә. лонья кыйтгаларына сибелгән татарны туплап, берботен игеп тотучы көч тә Шуңа күрә анын әсәрләрен уку. белү, күнел хәзинәсе итү—һәр татарнын вөҗдани бурычы* (профессор, академик Хатыйп Миннегулов сүзләре атеге җыентыкнын 93 битендә). Тукайнын публицистика, прозага багышланган махсус томнары белән танышкач (анда тупланган хезмәтләрнең саны ЗООгә җитә...), күнел ышанмый тора: бер югары уку йорты да тәмамламаган. диссертацияләр якламаган яшь кешенен искиткеч тирән белемгә ия булуына гаҗәпләнми мөмкин түгел' Анын публицистик чыгышларында философиягә, сәясәткә, дипломатиягә, тарихка. политэкономиягә, юриспруденциягә. педагогикага, психологиягә, журналистикага. лингвистикага, филологиягә. махсус хәрби белемнәргә мөрәҗәгать итүе ярылып ята Бу унайдан уннарча мисаллар китереп булыр иде Әмма мона язманын күләме мөмкинлек бирми Шуна күрә аерым мисаллар китерү белән генә чикләнергә туры килә Аларнын да сәясәткә багышланганнарына 1904 елда Япониягә каршы Россия сугыш башлый «Партриот-шовннист- лар» «кысык күзле япошкаларны» «бүрек белән бәреп тә жинәргә» хыялланалар Армия командующие генерал Куропат- кин ин элек үзен кайгырта, махсус тимер юл вагонында сыерлар тота, чөнки ул әле генә савылган сөтне ярата Японнар Порт-Артурны лингездән утка тоталар Балтыйк диңгезеннән бөтен дөньяны әйләнеп Ерак Көнчыгышка килеп җиткән «бөек» армада. Цусима бугазында японнар тарафыннан су төбенә җибәрелә Тукай шул фактларны истә тотып фельетон яза Шагыйрьнсн ялкынлы «укларыннан» Төркия солтаны Әбдслх- әмит тә. Монако бөек князе дә читтә калмыйлар. Үтә шовинистик позициядә торучы урыс дәүләте эшлеклсләрс Тучков. Победоносцев. Столыпин. Дурнов кебекләргә дә Тукай сатирик ут ача 1910 елда шагыйрьнсн «Халык әдәбияты» дигән китабы дөнья күттә Бу китапка материаллар булып Тукайнын халык аллынла укыган лекцияләре хезмәт итә. Шул ук елла анын «Халык дошманы» дигән кигабы да басыла Шагыйрьнсн кредосы бодай «Белергә кирәк ки. халык җырлары халкычыз күнсленен һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшан көзгеседер Бу—бертөрле сихерле көзгеседер Чөнки халыкның бер генә жыруын тотып нечкәләсәк. шөбһәсез, анын халәте рухиясен. нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр».—ди ул....— Дөрестән әйткәндә, халык зур ул. көчле ул, дәртле ул, монлы ул, әдип ул, шагыйрь ул»—дип тә өсти. Табигый. Р. Акъегет төзегән бу җыентыкка Тукай публицистикасы, прозасы кермәгән. Чөнки бурыч бөтенләй башкада: Тукай феномены, анын бөеклегенә багышланган күпсанлы шәхесләрнең— язучыларның, журналистларның, галимнәрнең, җәмәгать эшлеклеләренең чыгышларын бер урынга туплау. Әйтергә кирәк. Акъегет бу миссияне әйбәт үтәп чыга алган. Тукайга карата булган «конъюнктур бәяләрне» «фильтр аша үткәргән*. Китапка 171 кешенең фикере тупланган. Алар—төрле кыйтгаларда яшәүче, төрле телләрдә сөйләшүче күренекле шәхесләр. Беренче сүзне Башкортстаннын халык шагыйре Мостай Кәримгә бирик. Ул болай ди: «Тукай дигән могҗизаның төп сере нәрсәдә сон? Тукай дигән могҗизаның төп сере шунда: ул үзенең бөек талантын дөнья мәдәниятенең казанышлары белән баета алды. Шул талантка, байлыкка баш булып, аны халык тормышының, заманының ин төп, ин олы юлы белән алып китте, алсыз-ялсыз хезмәт иттерде. Аны үзенә соклану, яки кызык өчен генә сүзләр уйнату кебек буш, мәгънәсез нәрсәләргә исраф кылмады... Башкорт халкына килгәндә, башкорт халкы Тукай алдында муеннан бурычлы. Ул башкорт халкы мөгаллимнәренең берсе һәм ин күренеклесе булды. Башкорт әдәбиятына остазлык итүчеләрнең атаклысы һәм якыны булды». Күпмилләтле Кавказ вәкиле. Кабардино-Балкариянең халык шагыйре Кайсын Кулисв сүзләре. -Төрки телләрдә язган язучыларның татар әдәбиятын оирәнмәгәннәре юктыр дип беләм мин Тукай—иң олуг уртак шагыйрьләребезнен берсе Ул безнен сөекле шагыйребез генә түгел, халыкларны берләштерүче күнел күпере дә». Күпсанлы Дәүләт премияләре лауреаты. озак еллар буе Россия Язучылар берлеге җитәкчесе булган Сергей Михалков үзенең бер чыгышында түбәндәгеләргә басым ясады: «Габдулла Тукай был страстным публицистом и лириком. журналистом и ученым. он был основоположником татарскои профессиональнои детской литературы и создателем нового всенародного литературного языка Вместе с тем, Тукай был беспошадным и страстным сатири- ком. Сатире Тукая я хочу уделять осо- бое внимание. В его произведениях. созданных в этом жанре. хорошо прсдставлены и тонкий юмор, и иносказания. и беспощадная эпиграмма, бичеваниебесчинства эксплуататоров всех мастей». Әзәрбайҗан шагыйре Бәхтияр Ваһабзадә болай дип нәтиҗә ясый: Инглиз халкын—бөек Шекспирсыз, рус халкын— Пушкинсыз, ал ман нарны—Гетесыз, әзәрбайжаннарны Сабирсыз күз алдына китереп булмаган кебек, татар халкын да Тукайдан башка аңлавы мөмкин түгел. Чөнки апарнын һәркайсы—үз халкының рухына, символ-эмблемасына әверелгән алыплар». Татар язучылары, шагыйрьләре арасында «Тукай белән ин нык авыручы» Сибгат Хәкимгә сүз бирмәсәк. һич тә дөрес булмас иде. Ул болай ди: «Тукай— бөтен рухы белән милли шагыйрь. Тукай кебек татар халкына якын бер генә шагыйрь дә юк. Минем күңелдә тагын тирән эз калдырган бер нәрсә—Тукайның гражданлыгы. Хакыйкать, халыкчанлык бергә кушылган. Тукай шомартмый. ярашмый, яраштырмый, фикеренә хилафлык итми, юлыннан чигенми. үз сүзләре белән әйтсәк, үзенен мәсләгенә тугры, иҗатында да, шәхси тормышында да шушы принципларга ахырынача тугры». Бу язма президентыбыз Минтимер Шәймиевнен җыентык өчен тәкъдим ителгән кереш сүзе белән башланган иде. Әйдә, без анын икенче өлешен дә китерик: -Тукайның кыска гына иҗат гомерендә язган шигырьләре бүген дә актуаль һәм бүгенге көнгә аваздаш. Бөтен рухы һәм аһәне белән халыкчан Тукай шигърияте үз заманында ук милли чикләрне үтеп чыкты, безнен татар халкы бүген дә Тукай белән билгеле халык»,— ди Минтимер Шәрипович. Мона тулысынча кушылып, сүзне шагыйрьнең үзенә бирик: И туган тел. и матур тел. әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә бечдем син туган тел аркылы