Логотип Казан Утлары
Публицистика

САНДУГАЧТАЙ САРА АПАБЫЗ...

Сара Салыйкова... Жыр һәм музыка сәнгатен сөючеләр өчен бик тә якын, кадерле данлы исем бу ^ , байтак еллаР узганнан сон. иҗтимагый тормышыбызда янача үзгәрешләр башланганнан сон гына анын иҗатын бәяләүдә бөтен тулылыгы белән чаклык, гаделлек өстенлек алды Сөекле композиторы, җырчы сандугачына чапкынын кайнар мәхәббәте еллар үткән саен арта, тирәнәя баруын тоеп. Татарстан хөкүмәте Сара Салыйкова иҗатын сонарып. ягъни вафагыннан сон булса да. ин зур югарылыкка күтәрде. 1990 елнын 20 апрель карары белән ана Республикабызнын ин зур бүләге— Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде Композиторнын чишмә төсле чылтырап аккан монлы иҗаты халкыбыз күнелендә һаман яши. матурлыкка, сафлыкка, мәхәббәткә рухландыра. Әле егерме генә ел элек теге яки бу концертка. юбилей иә булмаса му зыкд-шигьрият кичәсенә аяк бассам, мин. һичшиксез, һәм һәрвакыт диярлек бик күптәнге танышым— кечерәк кенә зифа буйлы, мөлаем ачык йөзле, башына табигый-гүзәл, безгә таныш «мәңгелек* калфагын элгән Сара ханым Садыиковага юлыга торган идем... Ә чынлап торып танышуыбыз үткән гасырнын 70 нче еллар башында булды Мин ул вакытта Казан дәүләт университетының тагар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап. Казан телестудиясенең музыкаль тапшырулар редакциясенә мөхәррир булып эшкә урнашкан идем. Әлбәттә, һәр җитәкче дә. янындагы хезмәткәр дә яна редактордан яна адым. сүз. тапшыру көтә. Баш мөхәррир, өстәвенә диктор Әминә ханым Сафиуллина белән бергә без • Хатлар укыганда* исемле музыкаль тапшырулар циклын башлан җибәрдек Бераздан безнең бу тапшыруыбыз татар телевидениесенең ин популяр тапшыруына әверелеп китте. Хатлар да. үтенечләр лә йөзәрләп килә башлады' Тапшыруның оештыручы-язучы авторы һәм редакторы буларак, мин көне-төне шул хатлар белән мәшгуль идем. Алардагы кызыклы теләк тәкьлимнәрне истә тотып, без студиягә халык яраткан авторларны, жырчы-башкаручыларны да чакыра башладык Монын өчен мина, яшь егеткә, бөтен Казанны йөреп-айкап-өйрәнеп чыгарга туры килә иде. Һәр җырчының, һәр ааторнын үз аулак йорты-фатиры бар бил Башта аны эзләп табарга, хуҗасын туры китереп, очрашырга кирәк Аннан сон гына, җайлымөлаем әнгәмә корып, тапшыруга киләчәк мөхтәрәм кунакмын төп фикерен, чшһим ризалыгын алырга өмет туа Ул елларда композитор Сара Салыйкова җырлары бик популяр һәм кин таралган иде. Алармы сорап, радиога, телестудиягә Илебезнең төрле төбәкләреннән меңләгән хат-үтснсч явып юра иде Ә бу оста артистка-җырчы ханымның тәүге җырын минем әтием Әхмәт илленче еллар башында ук Казаннан кайткач, гармунда уйнап, җырлап күрсәткән иде. Әле дә исемдә: бу искиткеч аһәңле, матур яңгырашлы көй «Син кайларда йөрисең икән?» дип башланып китә иде. Милли музыкада ул чакларда танго, фокстрот ритмында яңгыраган көйләр әле бик сирәк иде шул. Фасил абыем аны шунда ук отып алды да. Лесхоз клубында баянда уйнап, яшьләрне биетергә үк кереште! Безнен әти. лесхозның баш бухгалтеры буларак, ай саен Казанга, урман хуҗалыгы министрлыгына айлык отчетын бирергә бара торган иде. Ә кич булдымы, әтиебез инде ин яраткан урынында—Горький урамындагы Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында! Бигрәк тә үзе табынган һәм яраткан Салих Сәйдәшев музыка язган спектакльләргә кабат-кабат йөрергә ярата торган иде ул. Өенә кайткач та. кулына ундүрт телле гармунын алып, отып калган көй-арияләрне. марш-биюләрне уйнап, шатлана-рухлана. Салих абыйның үзен дә яхшы белә, анын белән еш күрешә дә икән Сара Садыйкованы да бик күптәннән белгән. Галия Кайбинкая белән Сара апа җырлаган яна көйләрне рухланып сөенеп уйный торган иде. Ә Сара җырчы гына түгел, композитор да икән бит әле! Бераздан әти. Казан күчтәнәче итеп, әниебез Бибисара һәм калган биш баласына Казан йолдызы Сараның «Сөмбел» (М. Фәйзи сүз.) «Язгы сулар акканда». «Айлы кичтә». «Яна ел таны- кебек яңа. матур көйләрен алып кайта башлады! Фасил абый ул матур яңгырашлы көйләрне шундук отып алып, баянда уйнап, бөтен авыл-бистәне шаккаттыра башлады... Әйтергә кирәк. Сара Садыйкова үзенен җырларын соңрак, остазы һәм табынган авторы Салих ага Сәйдәшевтән сон яза башлады. (Хәер, бергә эшләгән коллегасы Шакир ага Мәҗитов та бит иҗат эшенә Салих абыйсын югалткач кына кереште) Җыр-моңга сусаган халык «Хуш. авылым». «Көтәм сине» кебек моңнарга табына, яңадан көрәеп, канат кагына торган иде. Күп тә үтмәде, бөтен җыр остазлары табынган һәм шул ук Әхмәт Ерикәй сүзләренә Сара апа «Жилфер- жилфер» җырын да язып куймасынмы! Кечкенәдән үк нәфис сүз-шигырьгә. музыка- мон-көигә гашыйк Сара, үскәч, артистка-иҗатчы булырга тели. Моңа монлы җанлы аһәнле әтисе Гариф та каршы килми, хуплый-табына гына. Яшь кыз берничә ел татар драма театрында артистка булып эшли, яраткан Сәйдәше белән таныша, анын моннарын көили. Ә бераздан аны. башка сәләтле татар артистлары белән бергә. Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы яна оешкан татар опера студиясенең җыр-вокал классына укырга, тәҗрибә тупларга җибәрәләр. Ул анда Сәйдәш-Жәлилләр белән бергә аралашып яши. Ә бит әле япь-яшь вакытында ук егерме яшен тутырып килгән Сара тәүге милли операбыз—Солтан Габәши. Газиз Әлмөхәммәтовлар иҗат иткән «Сания» операсында төп партияне башкару бәхетенә ирешә! Һәм менә Жәлилләр белән бергә, дусты-коллегасы Галия Кайбицкаяны да ияртеп. Сара 1939 елны тора-бара Муса Жәлил исемен йөртәчәк Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсенең төп солисткаларыннан берсе булып эшли башлый. Йомшак, нәфис тембрлы, үтә гүзәл, ягымлы тавышлы, үзе дә курчак кебек матур Сараны бәхетле тамашачы тәүге музыкаль спектакльләрдә күреп-ишетеп, тан калып карый-тыңлый, соклана, кул чаба! Кыска гына вакыт эчендә ул «Галиябану». «Зәңгәр шәл». «Сүнгән йолдызлар». «Кандыр буе». «Ил» кебек спектакльләрдә истә калырлык образлар тудыра. Тәүге милли «Качкын» операсында да төп партияләрнең берсен Сара Садыйкова башкара. Сәләтле җырчы-солисткага шул ук 1939 елны Татарстанның атказанган артисткасы дигән мактаулы исем бирәләр. Остазы Жәлил кебек. Сара Садыйкова да 1941 елда башланган канлы, дәһшәтле сугышта күп кенә хыялларын, якын кешеләрен җуя. Спектакльләрдә уйный-катнаша алмаса да. тырыш, үзсүзле Сара Казанда эшче яшьләр арасында гаять әһәмиятле һәм кирәкле эш атып бара. Яшь һәвәскәрләр белән бергә үзе дә Казанда, республикада, бөтен илдә йөзләгән концерт-тамашалар биреп, халыкның Жинү рухын күтәреп йөри. Нәкъ менә үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә күрсәткән тырыш хезмәте өчен ул Мәскәүдә үткән татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы уңае белән «Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен» медале белән дә бүләкләнә. Сара апа гомере буе эшче яшьләр белән башлап җибәргән изге, күркәм эшен өзлексез рәвештә һәм гаять унышлы алып бара. Әле мин телестудиядә эшләгән елларда да. аннан сонрак та ул «Спартак» аяк киемнәре берләшмәсенен ул чакта нәкъ Казан катасы үзәге—Бауман урамында урнашкан М Горький исемендәге клубта хор җитәкчесе булып эшли иде Шулай да инде бу елларда бик еш радиодан да. сәхнәдән дә бер-бер артлы Сара апанын гүзәл жырлары ингырап тора башлый Хатык шагыйре Сибгат Хәким сүзләренә генә дә Сара апа унга якын җыр язарга өлгерә Арада - Муса», «Артеллериет Гыйлфан» кебек сугыш батырларына багышланганнары. -Әи язмыш, язмыш». - Мин беренче чәчәкләрне эзлим» сыман фәлсәфи янгырашлы. «Син йөрәктә минем. Арча». «Уразай» кебек төбәкләргә багышланган һәм гаять популярлашып киткән шедеврлар да байтак Гөлшат Зәйнашева шигырьләрен лә бик ярата, үз итеп карый торган иде Сара апа. «Үз илемдә». «Идел суы ага торыр». «Ак пароход» һәм -Без— Казан кызлары». "Яшь күңел». «Һәйкәл жыры*—бу унышлы иҗат дуэтынын кайсыберләре генә. Хәер, «жыр остасы» булып киткән Гөлшаттан «жыр комганы» Мостафа Ногман да калышмый Төз. озын буйлы, кара бөдрә чәчле Мостафанын рәвеше Сара апаны анын сүзләренә «Солдатым». «Институт баскычлары» кебек махсус ижат җимешләрен тудырырга илһам-дәрт бирә Ә инде туган җиренә, татар авылына ихлас гашыйк остабикә бер-бер артлы «Туган авылыма». «Актаныш таннары». «Арча кичләре». «Балкый Шәйморза утлары» кебек гүзәл әсәрләрне дә тудыргач. Сара апа халык күнелен ихлас кочып-сарып ала кебек' Хәер, шигърияткә гашыйк, үзе дә жаны белән шагыйрә булган Сара ханым ерак дусты, мөлаем Мостай ага Кәримне дә. Ссбсрлән. сөргеннән исән-сау кайткан жан лусты Хәсән Туфанны ла онытып бетерми Урал якларына ут «Өченче кон тоташ кар ява» кебек монлы хатирәләрен җибәрә, ә якташына «Туган туфрак- «Казан кичләре» кебек шигырьләрен җыр итеп, җырлап-көйләп тапшыра Күпне күргән Нәби Дәүлине дә («Татарстан—минем Республикам». «Уфа ни өчен матур»), гариб. әмма хөр җанлы Гамил Афзалны да («Дөнья матур, лонья кин». «Әлли-бәлли. былбылым») онытып бетерми ул Бу җырлары белән аксакалларны да. халыкны да сөендерә, күнелен күтәрә, рухын сафландыра Әлбәттә. Сара апанын күнеленә хуш килгән каләм ияләре байтак Әмма арада. Илсөяр Ганиева кебек, үз исеме ук җырлап торганнары да бар бнг' Жан дустына Сара апа бер-бер артлы «Кайтыгыз, торналар!». «Йөрәк сере». «Ник сонлалын» кебек ихлас мон чишмәләрен ачып җибәрә Жан дусты, ихлас күнелле Илларына да (Юзесв инде') Сара ханым «Кайтам инде», «Боркст турында җыр» кебек шедеврлар бүләк итеп калдырырга өлгерә Ачык йөзле, ачык җанлы Сара апа үзенә үтенеч белән килгән һич бер ижат кешесен дә кире борып җибәрми Нәтижәлә. көтеп алынган «Комсомол җыры» Яшьлек эзләре» (Мансур Шиһапон шигырьләре) кебек кон калагына сугып язылган, йәисә «Горурлыгым». «Исә җилләр» (Нурмөхәммәт Хисамов шигырьләре) шикелле чын күңелдән бәреп чыккан монлы ядкарьләр туа Боларга өстәп. Әхмәт Рәшитов сүзләренә язылган, чын халык җырлары булып хәтер җанга сснеп калган «Беренче мәхәббәт». «Язгы гөлем* кебек һәм гүзәл һәм популяр көйләрне лә искә төшерик Әлбәттә. Сара Садыйкованын жыр ижаты гаять бай һәм күпкырлы Арада Г Рәхим («Ветераннар*). ? Вәли («Иртәнге нур*). М Галиев («Безмен буын*). I* Юнысов («Туй жыры»), Р Фазлыен («Ешрак яз. әнкәм, хатларынмы») III Маннапов («Керфегеңә тамармын мин. »). С Шәрипов («Алпар таннары»). С Шакир («Балтачым—туган ягым») кебек заказ буенчарак язылганнары да байтак Әмма чын ижатчы. саф күнелле. аек акыллы ханым буларак. Сара апа бу көйләрне ижат итәргә дә жанын-гакылын кызганмый, рухланып-илһамланып яза Арада үзе кебек чал чәчле, мәшһүр әдипләр дә очрап куйгалый кайчак Күптәнге танышы, иждггаш дусты, театрга гашыйк драматург Риза ага Ишморат белән дә чт монлы хатирә итеп «Әй. ямьле син. Мин илә ягы» кебек ихлас монлы җыр гч шра Роберт Ммннуллинмын «Әнкәй» җыры да үзенсн янама янгырпшы. аһәңе белән күшән таныш, ждша сснгән «Әниемә хат». «Әниемнең жылы кочагы «м кабатламый бит. июкер Ә бит Сара апанын гел бер үзе генә язган «Мөслим тугайлары» кебек шедевры да бар әле! Күрәсем, серле, момлы Мөслим яклары Сара ханымнын җанын да сарып алырга өлгергән! Сара Садыйкова язучыларыбыз арасында. 1980 ел. Хәер, монда шаккатырлык бер нәрсә дә юк. Моның өчен, Сара Садыйкованын үзе кебек саф жанлы, олы, эчкерсез күңелле ихлас зат, шәхес булырга гына кирәк! Мин кечкенәдән үк белгән Сара апам кайсыдыр ягы белән мәрхүм әнием Сара (Бибисарага) охшаган кебек иде. Әниебез дә яшь чакта нәкъ шундый ук нечкә тавышлы җырчы булган. Моңга, шигърияткә гашыйк, халкыбызның бөтен жыркөйләрен. Тукай-Такташ шигырен яттан белгән моңлы-тыйнак мөлаем зат иде ул. Иң яраткан әдибе—Гомәр Бәширов иде. Хәер, Сара апа да бу олуг әдип, күркәм затка битараф түгел—моны ул үз иҗаты белән дә раслады. Нәкъ менә Сара апаны эзләп, халык кушуы буенча мин берзаманны юлга чыктым Мәшһүр җырчы, композиторның өй-фатирын бик озак эзләдем. Ниһаять, елга портына барганда уң кул якта, тимер юл күперенә җиткәндәрәк, эчтә, Кәрим Тинчурин урамы башындарак биш катлы «хрущевка •> да урнашкан, беренче каттагы кечкенә, караңгы гына бер фатирны эзләп таптым һәм, дулкынланып, звонокка бастым... Ишекне башына шул ук калфагын элгән, кечкенә генә, ачык йөзле бер әби ачты! Нәкъ афиша-фотолардагы мөлаем, ачык, елмаючан Сара апа! Ә ул мине исемемне әйткәч кенә танып алды: —Ә-ә-ә, теге аксак-туксак, гаҗәп затлы моңлы Фасил энесе икән... бераз ана да, әтиең Әхмәтгалигә дә охшагансың, тик син күбрәк аның карчыгы Сарага тартымырак бугай... Алайсам, Сара малае ич син, димәк, минем үз улым шикелле, фронтовик Әхмәтгали улы! Гармунда уйныйсыңмы? Җәл, уйнамыйсың икән. Ә җырлыйсынмы? Миңа кайчандыр артистларның кайсыдыр сөйләгән иде: анда. Саба урманында, клубта концерт башлаганчы 4-5 яшьлек «Рафис-бәләкәй артист»ны җырлаталар дип, димәк, син икәнсең ул, юкка гына музыкаль редакциядә эшләмисендер алайсам. Абыең Фасил-гарип, моң-зар, сагыш иясе, композитор шуңа күрә. Ә син кем? Шагыйрь? Менә сиңа «м-ә-ә!» Әйдә, бер шигыреңне сөйләп күрсәт алайсам, абыең да сүзләреңә берәр җыр язгандыр әле... Юк! дисеңме? Ничек инде бу? Очраганда әйтәм әле Фасилгә, язсын! Ә менә мин сиңа үземнең иң яңа, иң матур җырымны җырлап күрсәтәм, әйдә, уз, утыр түргәрәк! Бу җыр «Җидегән чишмә» дип атала. Аны бик танылган зат язган. Менә сиңа сынау: кем язган бу гүзәл текстны? Сара апа. пианино артына утырып, яна көен уйнап, җырларга кереште... Гаҗәп, нинди матур, халыкчан көй. сүзләре дә бик матур! Ә кем шигыре сон? Озак баш ваттым: Мәхмүт Хөсәен дә. Мостафа Ногман да. Әхмәт Ерикәй дә түгел' Аптырагач. Сара апага —Моны, минемчә, атаклы «Тукай» романы авторы, үзе әйбәт, көчле дә булган Әхмәт Фәйзи исемле шагыйрь язган булса кирәк! —Фикер орлыгын бар. энем!—дип. күхтәрен кысып, якты елмаеп куйды Сара апа.—Чыннан да. бу автор да көчле прозаик, тик шагыйрьлеген генә гомере буе яшереп йөргән кебек —Кем сон инде ул, яшерен егет? — Кем булсын9 Гомәр Бәширов. укытучы-остазын Мөхәммәт Мәһдиевнен бабасы, ягъни хатынынын әтисе! Сара апанын бу хикмәтле бүләге мине тан калдырды! Чыннан да. нинди гүзәл жыр—«Җидегән чишмә» кебек шедевр туган бит Менә сина карт Гомәр Бәшир' Яшьләрне дә уздырып җибәргән бит «Намус» иясе’ Сара апа мине тиз генә кайтарып җибәрмәде, мин дә ана үтенечемне сөйләп бирдем. «Хатлар укыганда» тапшыруына чакырдым. Мөлаем Сара «әнием» мине ашатып-эчертеп, тукталышка кадәр озатып та куйды Тапшыруга килеп, бик истәлекле, кызыклы, гыйбрәтле интервью бирде Анын яна җырын—«Җидегән чишмә»не бик матур итеп җырчы Рабига Сибгатуллина җырлап бирде Тиздән бу жыр бик кин таралды, гаҗәеп популярлык казанды. Сара апа белән атга таба еш күрешә-сойләшә-аралаша башладык. Бераздан ана да Татарстан урамындагы өч биек йортларның берсеннән менә дигән шәп фатир бирделәр Композиторлар берлегенең рәисе итеп Нәжип Жиһанов урынына Мирсәет Яруллин. анын урынбасары итеп Фасил Әхмәтов сайлануга, йөзләгән гү зәл жыр авторы Сара Садыйкованы да композиторлар Союзы әгъзасы итеп алдылар, ниһаять Кызганыч, ул чорда инде мәңге «һәвәскәр» булып калган Шакир Мәжитов. Арслан Батыршин. Фәтхерахман Охмәдисвләр кебек гүзәл җыр осталары якты дөньядан киткәннәр иде. Ә безнсн тинсез Сара апа көйләре дә. анын нурлы йөзе дә һаман сәхнә түрендә, һаман безнсн күңелләрдә елмаеп тора' Карышч да имм моңсу-матур йвзгз. Сагыш саргай шомырт күзләргә. Күңетмне сагыну-сагыш сара. Чыгып китәм аны эзязрга' һәр балконнан, ачык тәрәзәдән Ишешәм күк халкым Сарасын Күңелен рухландырып, яшәртергә Тапкан татар кирәк чарасын