Логотип Казан Утлары
Роман

ОЛЫ ЮЛ ДА СИКӘЛТӘЛЕ

Артык зур булмаган авылнын клубы да уртача иде. Бүген кино икән. Габделнур билетка акча сузды. —Солдатны бушка да кертәбез,—диде клуб мөдире.—Уз әйдә, рәхим ит. Клубта яшьләр шактый, ләкин берсе дә Габделнурга таныш түгел. Чөнки ул үскән чорда бу авыл балалары үзләрендә җидееллык мәктәптә укыдылар. Аннары күбесе күрше район үзәгендәге урта мәктәпкә йөреп унынчыны тәмамлады. Чөнки ул районга олы юл бар, арасы да якынрак. Хәер, үз район үзәгендә укысалар да егет аларны белмәс иде. Яшьләр борыла-борыла кунакны күзәттеләр, ул да караштырып утырды. Ут сүнде, кино башланды Ләкин, ун минут чамасы вакыт узгач солдат бу фильмның эчтәлеген исенә төшерде. Армияда чакта караган икән. Ул шыпырт кына, кешеләрне борчымаска тырышып, клубтан чыгып китте. Урамда чагыштырмача тыныч. Клуб тирәсендә җан иясе юк. Ун якта, бераз арырак, капка төбендә ике-өч ир-ат сөйләшеп тора. Сулда кемнеңдер кайтмый калган сарыгы кая барып сугылырга белмичә каңгырып йөри. Күк йөзе аяз, көнбатышта, алар авылы ягында шәфәкъ алсулыгы әле сүрелмәгән Агач клубның бүрәнә диварына ике велосипед сөяп куелган. Авыл яшьләренекедер инде. Габделнур уйга калды: апаларына кайтса—жизнәсе өйдә түгел, кодаларына сугылса—алар әле капка белән мәшгульдер. Эшләгән кеше янында торганчы, тәмәке тарткан кеше янында тор. диләрме әле. «Аптыраган-йөдәгән, артын мичкә терәгән»,—дип куйды егет көлемсерәп. Ул баскычтан төште дә стена буендагы велосипедлар янына килде. Өр-яна булмасалар да. таза күренәләр. Тәгәрмәчләренә күз төшерде. Көпчәкләре дә яхшы кабартылган сыман. «Ни булса, шул булыр»,—дип тәвәккәлләде дә, солдат жәлт кенә берсен эләктерде, менеп атланды һәм, урам аркылы чыгып, тау түбән төшеп тә китте. Елга аша салынган такта күпердән узып, каршы як тауга күтәрелә башлады. Яртысын менгәч, велосипедтан төшеп, аны җитәкләп барды. Аннары, тау башындагы юл тигезләнгәч, кабат «бахбаена» утырды. Өч ел берөзлексез спорт, хәрби күнегүләр белән шөгыльләнгән аяклары педальне җитез әйләндерде: вак-төяк калкулыкны, яр-үрләрне менгәндә велосипедтан төшеп тә тормады, ә юл түбән таба булганда коштай очты гына. Ярты сәгать узды микән, юк микән, ул инде үз авылының клубы янында иде. Баскычта ике егет тәмәке пыскытып тора. —Исәнмесез, егетләр,—дип дәште Габделнур аларга һәм велосипедны стенага сөяп куйды.—Вечер барамы? Икәве беравыздан исәнләшкәч: Ахыры. Башы алдагы саннарда. —Бүген кино,—диде егетләрнен берсе «Иртә уңмаган—кич уңмас, кич уймаган—һич уңмас».—дип энисенен гел вИтә торган сүзләрен кабатлады егет. Шулай да эчкә узды. Егетләр дә анын артыннан керделәр. Габделнур ишектә пәида булуга, арткы рәтләрнең берсендә утырган дусты Касыйм аны күреп алды Йөргән кызынын колагына, мин хәзер керәм, дип. урыныннан торып, солдат янына килде Исәнләшкәч, урамга чыктылар —Син кая югалдын?—диде дусты тәмәке кабызып —Тартасынмы'’ Белем Тәки өйрәнмәден. —Җизнәй алып киткән иде. Менә качып кайттым. Һәм Габделнур кыскача гына сөйләп-анлатып бирде, клуб диварына сөяп куелган велосипедка тортеп күрсәтте — Күрмәделәрме сон ’ —Кем белгән аны?! Мин артка карарга да онытканмын. —Ну башсыз!—диде Касыйм шелтәләгәндәй итеп көлеп,—Михаил Девятаев булгансың икән... Элек андый гадәтен юк иде сыман —Жәяү кайтып булмый бит инде,—диде солдат авыз ерып —Тегеләр юкмы? —Күренмәделәр. —Значит, киткәннәр. Ә кунак кызлары да юкмы ’ —Берәү бар. Түлке ул авыл кызы. Алабугадан кайткан —Бушмы сон? Дусты тиз-тиз генә бер-икс суырды ла. тәмәке төпчеген җиргә ташлап, туфли табаны белән өстенә басып изде Аннары клубка кереп китте Бераздан ул чыкты. Үзе генә түгел, бер кызны да иярткән иде. Ул аны Габделнурга якынрак китерде. —Бу абыенны таныйсынмы'* -Юк —Алайса, танышырсыз. Шулчак клубтан ике егет чыкты. Касыйм, артына борылып — Нәрсә чыктыгыз'.’—дип җикерде —Барыгыз, керегез! Әйттем бит! Болар инде унжиде-унсигез яшьтә, гәүдәле, мыек чыгып килгән егетләр булсалар да. әле олылар сүзен тыңлаудан «жәяү качкан» түгелләр иле Аннары, кунак солдатның беләкләр дә таза күренә Туганнан бирле механизатор булып эшләүче Касыйм абыйларының бала башы хәтле йодрыгы нинди каты икәнен яшьләр ишетеп тә беләләр, үзләре дә «татып» караганнар иде инде Шуна күрә, тел озайтып, теш ыржайтып тормыйча, кире кереп киттеләр — Каты сөйләшәсен,—диде Габделнур дустына һәм янында басып горган кызга да елмаеп карап куйды —һы. шулай итмәсен, алар сыртына менеп атланырга да күп сорамас Хәзер1с яшьләр—без түгел, олы абый, дип сәвис саклап тормыйлар Әле беркөн өчәү чүт тотын дөмбәсләмәделәр. Көчкә качып котылдым Ул шаркылдап көлде. Күрәсең, бер-икссен. үзе әйтмешли, тотып •ишкәндер» Юрамалый гына мескенгә сабышадыр Тел төбеннән, сүзләренә шаян мәгънә салып әйтүеннән шул аңлашыла. Хәер, егетләрнен дәшми генә кереп китүе дә шул хакта сөйли иде. Клубтан Касыймның үзеннән оч яшькә кечерәк энесе чыкты Ул Габделнур белән кул биреп исәнләште Анысының да маймылныкы кебек тез тинентсн тошеп горган озын куллары, кем әйтмешли, ташка үлчим—көрәктәй иле -Нәрсә анда теге малайлар тыз-быз килә?—дип сорады ул абыйсыннан — Берни лә юк. Бар. кер. Егег таза гәүдәсен әле бер, әле икенче якка ташлап, клубка кереп китте Касыйм да. дустына күз кысып, баш какты да ишектә юк булды Егетләр сөйләшкәндә кыз читкәрәк китеп баскан иле Солдат ана күз ташлады. Ул уртача буйлы, уттай яный горган алсу яңаклы, тулы битле, эскәк- мазар яки лезвие тимәгән кипчә кара кашлы, чем кара чәчле Чәчен бер толым итеп үргән. Габделнур анысын кыз баскычтан төшкәндә абайлаган иде Әллә тагы толымы тез астына ук төшкән. —Ачуланма инде, кино каратмадык,—диде солдат анын янына килеп, тулышып торган алсу иреннәреннән күзен алалмыйча. —Шәһәрдә карарбыз әле,—диде кыз батыр гына.—Сезне хәзер таныдым. Сез—Габделнур абый?! —Әйе. Ә син? — Мин—Зөнәйдә. Сөйләшкәндә аның энжедәй тезелгән ап-ак тешләре күренеп китә иде. —Үпкәләмә инде, кем кызы икәнеңне белмим. Зонәйдәгә әти-әнисенен исемнәрен әйтеп бирергә туры килде. —Апаң белән бергә укыган идек. —Беләм. Ул кияүдә инде, күптән, ике баласы бар. —Сәлам әйт. —Ярар. —Әгәр бик настаивать итсән, кино карарбыз. Мәжбүри булмаса, киттек. —Кая? —Кая телисен. Желание дамы—закон для джентельмена, диләр бугай. Урам әйләнербез. Син дә авылны сагынгансыңдыр. —Әйе. Мин Алабугада педта укыйм. Жәй көне, тик ятканчы дип, үзебезнең районда пионерлагерьда эшлим. Бер генә көнгә сорап кайттым. Әле клубка да чыгасы түгел идем. Аннан кире уйладым. Кино башланыр алдыннан гына килдем. Габделнур, велосипедны бер кулы белән генә тотып, кызнын ун ягыннан атлады. Кыз чая булып чыкты. —Егетләр кызларның сул ягыннан барырга тиеш. —Оһо. этикетны беләсен,—диде солдат киң елмаеп,—педагогическийда укуын күренеп тора. Ә мин ун яктан атларга тиеш. Әйт, ни өчен? —Белмим,—диде кыз солдатка эчкерсез мөлаем карашын төбәп. — Мин—солдат. Димәк, каршыга килгән хәрбиләргә честь биреп китәргә тиеш. —Сул кул белән ярамыймыни? —Юк. Һәрнәрсәнең үз тәртибе бар Шулай юк-бар сөйләшеп, бер-беренең хәтерен калдырмаска тырышып (бу күбрәк Габделнурга кагыла иде), киң урамнан жай гына атладылар. Урам инде тынган, кайбер өйләрдә утлар да сүнгән, арган-талчыккан авыл халкының берише ял итәргә йокыга талган. Ләкин күпчелек өйләрнен тәрәзәләрендә әле ут балкый. Ут яктысы урамга да төшә. Хәер, жәйге кич болай да караңгы булмый. Яшьләрнен икесенә лә Алабуга таныш булгач, уртак сүзне тиз таптылар. Сөйләшә-сөйләшә Урта урамның югары очына килеп чыктылар. Авыл артта калды. Ике якта да иген басулары: кайсы инде урылган-сугылган, кайсына бүген- иртәгә комбайн керәсе. Ә алда, еракта, тау битенә үрмәләгән сыек урман. Тагын да арырак күз ташласаң, күк йөзен һәм сирәк ак болытларны алсу төскә манган ут яктысын күрәсен. Бу—Әлмәт шәһәре остендәге ялкыннар шәүләсе Ул ялкыннар—газ факеллары. Алар монда да бар инде хәзер. Нефть вышкалары, аксыл-сары утлары белән балкып, караеп утыра. Габделнур: —Хәзер нефтьчеләрнең жир тишүе ишетелми дә,—диде.—Ә элек бер буровой борауласа да тавышы әллә кайларга тарала иде. — Нигә алай?—дип сорады кыз. —Элек аларда көчле дизельләр дөп-дөп эшләп утыралар иде. Хәзер—электр моторлары. —Ә сез аны каян беләсез? —Мин армияга киткәнче подстанциядә дежур тордым. Моторлары өстәлдән дә зуррак... —Ә безнен авылга кайчан килделәр соң алар?—дип сорады Зөнәйдә. —Син туганчы,— диде егет шаяртып —Илле дүртенче елдамы, илле биштәме Буровойда өйләнмәгән егетләр дә күп иде. Кайсылары, башлы-күзле булып киггеләр, ә берсен начальство бүтән бригадага күчерергә мәҗбүр булды —Нигә? —Ул бер кызны көчләгән. Моны кызнын ир туганнары кара канга батырып кыйнадылар. Алар сугышканда без урамда идек. «Вы эа каждый мой волос ответите!» дип янаганы әле дә хәтердә. Үзен беләсен. безнен авыл кешеләре андый килмешәкләрдән генә оркә торганнардан түгел. Так что. башы исән чакта үзенә табан ялтыратырга туры килде Мастерлары безнен әбиләрдә торды, гаиләсе белән Мастер янына иптәшләре—бораулаучылар килә, кинәшәләр, бәхәсләшәләр. Мина кызык, тынлап утырам Мин шунда беренче мәртәбә полиспат дигән сүзне ишеттем дә отып калдым, гомергә истә катлы Әнә. Ачыдан остәрәк сыртта бер вышка да ауган иде ате Без малайлар белән барып карадык. Ә беренче буровой килүе әле дә хәтердә атгы-жнде трактор җир тетрәтеп тегене сөйриләр Кыз көлеп җибәрде. —Ә безнен казлар нефть базына төшкән иде, ул елны мәхрүм катлык. —Бер елны әти белән машинада барабыз, бүген-иртәгә урасы иген өстеннән буровой вышкасы күчерәләр Әти түзмәде, туктап, кабинадан чыкты да. берәүне сүгә башлады: «Ник әз генә сабыр итмисез? Ипи таптыйсыз?* Теге, флажок тотып тракторлардан читгәрәк баручы кеше, кулларын ик-иккл җәйле -Абын, без бәләкәй кешеләр, кушканны үтәүче генә,—ди — Мин үзем лә авыл малае, минем дә йөрәк сыза» Күрәсен. үзенә дә кызганыч булгандыр ипи әрәм итүе, ашлык таптавы. Ул нишләсен инде Буровойлар турында сүз чыккач, кыз: —Әле шушы арада гына күрше авылныи бер егете үлгән.-диде —Нишләп? — Башына нәрсәдер төшкәнме, бәрелгәнме, төгәл әйтә алмыйм Әлмэткә барып, ике генә аИ эшләгән булган —Андый хәлләр була инде ул Габделнур да үзе белгән бер-ике хәвефле очракны сөйләде. Алар урамында туып үскән бер егетнен моннан ничәдер ел элек шахтада басылып үлүен дә әйтте. Рудник дип Йөртелгән урынга хәтле баргач, кыз әкрен генә әйтеп куйды —Габделнур абый, борылабызмы? Егет каршы килмәде —Яхшы. Ардыңмы? Ойдә. велосипедка утыртып алып кайтам —Юк. кирәкми — Ихтыярын —Мин авыр бит.-диде Зонәидә оялый кына. Егет анын гәүдәсенә карап сокланды —Синме?! Алар борылдылар Егет, бу такылдавык үзенен күп белүе белән мактана, дип уйлатмас өчен, күбрәк Зонәйдәне тынларга теләде Ләкин тормыш тәҗрибәсе һәм дөньяны шактый күрүе, танып белүе аркасында барыбер анын үзенә күбрәк сөйләргә туры килә иде Мәскәү. Ленинград. Ярос таазь. Казан турында әйткән дә юк. хәтта кыз үзе бер ел укыган Алабута каласына кагылышлы вакыйгалар да Зонәйдә очен янал ык иде -Музейда булдынмы ате ’- дип сорады егет. —Юк.—диде кыз бераз кыенсынып -Оят булса да Лекциядән кайтабыз да тагын укырга югынабыз. Бик күп бирәләр .Анда тәртип каты С типенднялән да колак кагасы килми. Төрле кичәләр лә оештырабыз Габделнур ана Алабуга, боек рәссам Шишкин хакында, шәһәрлә күренекле шәхес булган агасынын кабере хәзер дә исән икәнен, анын шәһәр бакчасында саклануы турында сойлөл бирде. Анда кавалерист кыз Надежда Дурова да күмелгән икән -Әйс Ә Шишкинның -Утро в сосновом бору* исемле картинасы бар —Аны беләм. —Шишкин—пейзажлар остасы: кырларны, иген басуларын, урманнарны бик тә оста ясый. Анын картиналарын карагач, гүя каршында жанлы урманны күрәсен. нарат урманында була торган тәмле ис сизәсен. агач шавын ишеткәндәй буласын. Икенче бер бөек художник Стасов әйткән: «Урман— Шишкинның патшалыгы һәм монда анын көндәше юк». Ләкин, беләсеңме, ул кешене һәм хайван сурәтен ясый белмәгән. Ясавын ясый, тик пейзажлары кебек әйбәт түгел. —Ә теге картинадагы аюлар? Габделнур көлеп жибәрде. —Алар Шишкинныкы түгел. Хәтта томаны да... —Ничек? —Әйе, аныкы түгел. Аларны икенче бер художник ясый. Исеме хәтердән чыккан. Туктале, Константин Савиикий бугай ул. Башта, беренче тапкыр, картина күргәзмәгә ике имза белән куела. Аннары алар арасында низаг килеп чыга, судлашып та йөриләр. Ахырда теге художник үзенен имзасын сызып ташлый. Сүз иярә сүз чыгып, алар сәнгатьтән әдәбиятка, аннары авыл хәлләренә күчеп, сөйләшеп янә авыл башына кайтып җиттеләр. Габделнур кызны Урта урамга алып кермичә, сулга таба борылды. Бераз вакыт болыннан, бәрәнге бакчалары буйлап бардылар. Аннары сөйләшә-сөйләшә ике як ярны тоташтыручы борынгы таш күпер аша чыктылар. Аксакаллар сөйләвенә караганда, булачак Казан—Чаллы— Бөгелмә юлы өчен унтугызынчы гасыр ахырында ук бу тирәдә бетоннан коеп өч күпер салганнар: берсе—Иске авылда, икенчесе—шушы, өченчесе—Батлы дигән урында. Андый таза күперләр күрше авылларда да бар. Габделнурлар урамына керделәр. Кыз Урта урамда, анын түбән очында яши иде Шуна күрә егет, велосипедка ымлап әйтте. —Бу жәфаны ойдә калдырыйк та, сине озатып куярмын Зөнәйдә ризалашты. Ләкин Габделнур, өйләре турына җиткәч, кызны да ишек алдына алып керде. Велосипедны агач келәт янына илтеп сөяде дә олы капка янында торган Зөнәйдәне кочагына алды. Кыз дәшмәде. Габделнур, кыюланып, анын кайнар иреннәреннән үбеп алды. —Габделнур абый, алай итмә инде,—диде кыз көч-хәл белән башын читкә алып. -Нигә'’ —Оялам. Кызнын сүзләрендә бернинди дә ясалмалык булмыйча, моны ихлас күңелдән әйткәне сизелә иде. Егет, ничек кенә теләсә дә, аны яңадан үпмәде, ләкин шулай да куеныннан чыгармады. Унсигез яшьлек кызның ут кебек янган таза тәнен ул бик озак кочагында тотты. Үзе берөзлексез сөйләнде армия хәлләре, андагы кызыклы вакыйгалар, спорт ярышлары исенә төште. Кыскасы, теле тегермән тартудан туктамады. Хәтта Зөнәйдәнен апасын да искә алды. —Синен апан бик матур җырлый иде. —Ә ул хәзер дә жырлый,—диде кыз егетнен аны телгә алуына күнеле булып, апасы өчен горурлык хисләре дә кичереп —Тавышы көчле түгел, әмма бик монлы. Ә сез нәфис сүз сөйләргә бик оста булгансыз. —Кем әйтте? —Апам. «Томаулы гыйшык»ны —Әйе шул. Мин анын кайбер юлларын әле дә хәтерлим «Утыра торгач, ахры, мин дәртләнеп, тотып кызнын ике кулыннан, бер кызык сүз әйтеп көлгән идем, чыкты куйды куык борыннан...» Икесе дә көлештеләр. Елмайганда Зөнәйдәнен бит очлары чокыраеп китте алсу иреннәре ачылганда әнжедәй тезелгән ап-ак тешләре күренеп калды Аннары егет верандага таба башын борып: —Мин әнә шунда гына йоклыйм,—диде.—Керәсеңме? Кыз куркып кадды. Биек маңгаенда бер сызык хасил булды, кара кашлары җыерылды. —Юк, Габделнур абый1—диде ул баш селкеп —Син ни сөйлисен?! —Нигә, без яшь чагында аулак өйдә гел кыхтар белән куна илек. —Ул бит аулак өйдә. Без дә малайлар белән кунгаладык. Анда берничә пар була, идәнгә тезелешеп, уен-көлке сөйләшеп ятасын төне буе Анын гаебе дә юк. —Ә минем белән гаепмени? —Икәүдән-икәү генәме? Гаеп, билгеле —Куркасынмыни'' —Юк та Мин сезне әле юньләп белмим дә Әмма кызнын тавышында курку гына бар. ә катгый рәвештә каршы килү яки баш тарту галәмәте чагылмаган шикелле тоелды Габделнурга Әлбәттә, япь-яшь кыз, җитмәсә студентка, шунын өстенә үз авылы кызы Болар егет хыялынын тормышка ашмасын раслый торган сәбәпләр, мона юл куелмаска тиешлегенә дәлилләр иде Шулай да борын-борыннан килгән йола—егетләр һәм кызларнын аулак өйләрдә куну гадәте, анда чишенмичә генә йоклау, кызларны мәсхәрә итүгә, алдауга юл куелмавы—әлеге дәлилләргә каршы үзенә күрә кочле аргументлар Зөнәйдә «башсыз* кыз түгел иде Өендә әти-әнисеннән ярыйсы гына әхлак тәрбиясе алган, акны карадан аера, үзенен дә кадерен һәм бәһасен белүче зирәк кыз иле Анын артыннан үсмерләр дә. сгет-жилән дә йөрмәде түгел, хәзер дә кайткан саен озатучы табыла Ул аларнын берсен лә артык якын җибәрми торган иде. Ә бүген әллә нишләде, әдәп кагыилазәреннән читкә тайпылды шикелле. Киноны ташлап, солдат абыйсына ияреп үк китте Анын кочагында, әйткән бер сүзенә мокиббән китеп, бер теләгенә лә каршы килергә базмыйча оеп тора Нинди тылсымлы халәт, беренче күрүдә үк якынайта торган сихри коч бар монда?! Нилектән шулай бу? Анын күнеле ниндидер серле, әйтеп бетергесез шатлыклы яшерен хис кичерә түгелме’ Нәрсә бу? Кыз моны бәлки тәгаен гына әйтеп тә бирә алмас иде Габделнур аны белмәсә дә. Зөнәйдә. апасы сөйләве буенча, егетне бик яхшы белә икән Кыз анын. тәртибе бигүк шәптән булмаса да (хәер, малайларнын кайсынын гына тәртибе үрнәк бу »а икән?!), мәктәптә яхшы укуын, чангыда шәп шууын, әдәби кичәләр оештырып йөрүен белә. Әйе, белә. Хәзер әкренләп апасынын сөйләгәннәре исенә төшә Гармун уйнавы өстенә. ул әле күн итек белән дөп-дөп басыл, сәхнәдә ярыйсы гына биегән дә икән, спектакльләр куюда да катнашкан. Ләкин, ин мөһиме, апасы аны бик яраткан Балалык-үсмерлек самимилеге белән гыйшык тоткан.- тик ул җавапсыз мәхәббәт булган Габделнур Зөнәйдәнен апасынын дус кызын, күршесен, сары чәчле, зәнгәр күзле бер кызны әдәби кичәләрдән сон озаткалаган. Ләкин апасы үзенен ялкынлы, сагышлы мәхәббәте хакында Габделнурга да. дус кызына да сиздермәгән Жиденчедә укыганда, районнан фотограф килгәч, апалары класс белән карточкага төшкәннәр. Ләкин апасынын альбомында үз классы түгел, ә параллель сыйныф (ул чорда бала-чага күн була бит) укучылары Зөнәйдәнен соравына апасы, бер кыз белән алмаштык, диде Чөнки \г яратып йөргән малай күрше сыйныфта укыган Менә хәзер шул унөч-ундүрт яшьлек апасы хыялындагы буй җитмәслек бер малай, техникум бетерен. Өлмәт якларында лиләп, оч ел армия сафларында хезмәт иткән солдат сыйфатында авылга кунакка кайткан Бәлки әле вузга ла керер Зөнәйдәгә ул беренче күрү тән үк ошады: буй-сыны ла. төс-кыяфәтс дә. мескенләнмичә, тәкин шул ук вакыпа артык һаваланмыйча үз-үзен иркен тотуы да Аны озаткалаган унжидс унсигез яшьлек авыл егетләреннән аермалы буларак. Габделнур яшькә дә олырак доньнны да күбрәк күргән, сөйләген һәр сүзе кыз өчен яналык. тиктомалга өзлексез кул озайтып борчып, сагызланып та тормый Зонәйдә апасыннан бик еш ишеткән бер җырны хәтеренә төшерде Апасы. әлс1е фотога карап, уйланып утыра-утыра да. әйләнә-тирәсендә кешеләр барын да абайламыйча, йорәк бәгырьләреннән савылып чыккан монлы танышы белән җыр суза иле Сандугачлар булалмадым, Талларга куналмадым; Булды дусларым бәхетле. Бәхетле булалмадым. Билгеле, хәзер, күпме сулар акканнан сон, үз гаиләсе барлыкка килгәч, балалары тугач, апасы ул малайны бәлки исенә дә алып карамыйдыр—күптән булып узган хәлләр бит инде. Яшәвен дә апасы чит авылда яши. Ләкин, ни гажәп, апасы соя алмаган, үкенечтә калган яшьлек хыялы булган өчен дә Зөнәйдәгә бу егет ничектер якын иде сыман. Ахырда, егет баягы тәкъдимен янә бер кабатлап, бик кыстагач, һәм. бүген ойдә барыбер үзе генә кунасы булгач (әти-әнисе апаларына, бәби туена киттеләр), кыз кыенсынып кына: —Тимисеңме соң?—дип, тәшвишләнеп, озын керфекле күзләрен зур ачып, егеткә текәлеп карады. Анын кара кашлары өскә чөелде, тулы бит очлары кызарып чыкты, озынча муенына хәтле алсулык йөгерде шикелле. Шулхәтле ышаныч, аны якын итү, олылау бар иде бу карашта. Ялваруга тартым бу аваздан Габделнур. бизгәк тоткандай, калтыранып куйгандай итте һәм ирексездән баягы уеннан кайтты. —Алай ышанмагач, озатып куям. Ләкин үзе кызны назлап кочып алды, аркасыннан сөйде, чәчләрен сыйпады, колагына ягымлы сүзләр пышылдады, кайнар иреннәренә үрелде. Күнеле купшыган кыз да тарсынып кына аны кочаклады: тере жан иясе, яшь. таза тәнле, сау-сәламәт... Нишләсен инде ул бу мизгелдә?! Алар бик озак берберенең назлы, кайнар, мәхәббәт тулы иреннәреннән аерыла алмыйча тордылар. Егет кызны суырып-суырып үпте. Ниһаять, ул: —Әйдә керик, курыкма, өйдә әтиләр бар бит,—диде һәм кызны кайнар, йомшак, беленер-беленмәс кенә дерелдәгән кулыннан тотып, болдырга таба алып китте. Кыз карышмады, бер сүз дә әйтмәде. Габделнур кесәсеннән пәке чыгарып, анын очын ишек белән борыс арасына тыкты, келәне өскә күтәрде. Пәкесен җыеп кесәсенә салды. Бавы эчке якта булган тышкы бикләвечне күтәреп, әкрен генә ишекне ачты. Шыпырт кына кызга дәште. —Кил. Туфлиеңне сал. Зөнәйдә баскычка менде. Аяк киемен салып кулына тотты. Егет ишекне эчтән бикләде, аяк очларына гына басып, веранда янына килделәр, ишеген ачып, эчкә керделәр. Габделнур итеген салды, кызны ишек катында калдырып, верандадагы караватны тиз генә җайлады—урын җәйде. Зөнәйдә янына килде дә. бармагын анын иреннәренә куйды. —Күлмәгеңне сал. Веранда тәрәзәсеннән тасраеп ай карап тора иде. Кыз тарсынды, ләкин салмыйча да булмый, бөгәрләнеп бетәчәк. Ул эчке күлмәктән генә калды. Әрсез ай эре челтәрле пәрдә эленгән зур тәрәзәләр аша анын зифа буй-сынына күзен чекрәйтеп карап торуында булды. Әллә инде кызнын калын, озын чәч толымын тотып карыйсы, шәрә калган йомры инбашларыннан сыйпыйсы, ефәк эчке күлмәк аша беленеп торган нечкә биленнән кочасы килдеме? Тәгаен гына әйтүе кыен иде. Булгандыр, бу сылуга, алиһәгә тин бер гүзәлгә ай да сокланмыйча калмагандыр! Габделнур да чишенде—майка-трусиктан гына калды. Ул, куркудан бөрешкән кызны җитәкләп, карават янына алып килде, юрганны күтәрде һәм эчкә, стена ягына, ятарга кушты. Кыз артыннан үзе дә анын янына кереп чумды. Аһ, ул яшьлекнең гамьсез, шул ук вакытта оялчан, бер үк вакытта куркуны да куып жибәрергә сәләтле дәрт ташып торган чоры' Зөнәйдә гәүдәгә Габделнурдан кайтыш иде. Хәзер ул егет кочагында бөтенләй эреп юкка чыккандай булды. Ләкин—ул бар' Анын кайнар тәне, тартынып, кыяр-кыймас кына егетне кочкан куллары Габделнур абыисынын таза муенына килеп бәрелгән кайнар сулышы бар! Анын сүз белән анлатып-әйтеп бирә азмаган һәм бу минутта сүзләрнең кирәге лә булмаган сөю-сәгадәте бар! Ничек яратмасын ул кочагында эретә торган, бернидән дә курыкмас, теләсә нинди хәлләрдән дә жинел чыга, югалып калмаучы бу асыл егетне' Габдслнурнын иорәге доп-дөп тибүен ишетә кыз. Ләкин бу тибү куркудан түгел, аны сөюдән бит! Ул—батыр йөрәк! Өч ел солдат хезмәте үтәгәндә нинди генә хәлләргә тарымагандыр дисен аны?! Солдат әле бер-ике генә вакыйга сөйләде. Анда да кызның йөрәге «жу!* итеп киткән иде Каршына өй хәтле танк ажгырып килгәндә дә. кирәк чакта утка кергәндә дә курку белмәс йөрәкле бу солдатка ничек ышанмыйсын?! һәрхәлдә, әлеге минутларда кызнын зиһене ачык, фикерләве анык иде Әлбәттә, Габделнур Зөнәйдәгә кагылмаска вәгъдә бирүен, йөгәнсез уйлар белән вәсвәсәләнмәскә тиешлеген, анын үз авыллары кызы, азе саф кыз. беренче кичтә үк буен куя торганнардан түгел икәнен акылы белән анлый иде Юрган астыңда ул анын иреннәреннән аерылмады, тын алыр өчен пауза ясаганда ана бик күтт назлы сүзләр пышылдады, кайнар сулышы белән колак яфракларын көйдерде Ун кулы кызнын баш астында калган иде. ә сулы белән ул анын бәләкәй ион туптай (азар кечкенә чакта күрше кызлары шундый туплар белән уйный иде) тыгыз имиләрен тотты, иркәләде, назлады. Әллә авыртудан, әллә ләззәттән Зөнәйдә ынгырашып- ыңгырашып куя иде. Ләкин егетнен яшьлек дәрте шулхәтле көчле, бөтен тәне ут яна. каны котырынып ага. ул. үзе дә сизмәстән, кулын кызнын күкрәгеннән азып, эчке күлмәк өстеннән әкрен генә аска—кендек турына хәтле төшерде. Ул аны. аңлы рәвештә, менә шуны эшлим әле. шушы хәрәкәтне ясыйм әле. дип уйламады Чонки анын зиһене юмаланган иде инде. Акылына буйсынмаган ул әрсез кул инде вәсвәсәгә бирелгән һәм анын туктыйсы килми иде Чынында, аны туктатырлык коч тә юк иде бугай. Бәләкәй сәләф зурлыгындагы уемтыкны у зып, ул тагын да түбәнгәрәк төшә башлады Шул мәлдә Зөнәйдә айнып киткәндәй булды —Габделнур абый, нишлисен?! Тимим диден бит! Хәзер кычкырам! Егетнең вәсвәсәгә бирелгән әрсез кулын туктатырлык көч бар икән, ул— яшь кызнын әрнеп-озгаләнеп әйткән, бәгыреннән чыккан сүхләре будаы башта ялварулы, аннан—тәвәккәл-катгый итеп әйтелгән сүхзәр Һәм егет үзе дә кисәк кенә акылына килде Беркавым хәрәкәтсез яткач, тыелып торудан башына саварга ургылган кан чыгарга юл эзли башлады һәм шул минутта ук анын борыныннан кан китте Ул борынын чак кына кулы белән тотып өлгерде Торып, галифе кесәсеннән кулъяулык алды, танавына каплады Башын артка ташлап, бераз басып торгач, ул. кулъяулыгын учында тоткан хәлдә, карават янына килде. Утырды Кыз куркып калган иде -Габделнур абый, мин китим, озат мине,—диде ул мондый очракта ни кылырга кирәген белмичә гаҗизләнеп Тәҗрибәсехзеге аркасында ул аны юатырга да. сак кына кагылып берәр жызы сүз әйтергә дә кыймады. —Үтте инде.—диде дә, Габделнур. кулъяулыгын идәнгә ташлап, юрган астына кереп ятты һәм көлеп әйтте — Синен янда йөз яшыек бабай да тик ятмас иде Тәнен бик нахзы. үзен кайнар Кыз тынып калды, дәшмәде Бераздан, үзалдына уйланып чалкан яткан Зонәйдәнсн күзе ои стенасына, тәрәзә белән почмак арасына аслы-өсле эленгән ике картинага төште Картиналар гадәттә ой эчендә була, болар нигәдер верандада һәм. яки ашык пошык кына яки кайдадыр аунап ятмасыннар өчен генә эленгән сыман иде Чонки өстәгесе гүшәмгә үк терәлеп гора Бер картинада башларына очлымнар, тимер челтәр күлмәк-коба кигән, кулларына кылыч, сөңге, жәя тоткан борынгы сугышчылар сурәтләнгән. Уртадагысы сөңгесен, муенын борып кырын караучы атынын сыртына аркылы салган, чөнки үзе чукмар аскан ун кулын каш өстенә куеп еракка караган. Атлары да өч төрле: сул яктагысы—башын күтәргәне—ак төстә, уртадагысы—кара, ә өченчесе, сакалсыз яшь сугышчы атланганы—жирән кашка. Өчесе дә озын яллы, дәү атлар, каеш йөгәннәре, тезгеннәре бизәкле... Ә икенче картинада ясалма буа яки күл, як-ягында агачлык, бер агач суда ук үсә. артта—ике катлы озын йорт. —Габделнур абый, болар нинди картиналар?—дип сорады кыз. —Өстәгесе—«Өч баһадир»—Васнецов картинасы, ә астагысын хәтерләмим кемнеке икәнен. Картиналар магигы буяу белән киндергә төшерелгән. Ләкин гадәттәгечә бизәкле, сары рамнар белән әйләндереп алынмаганнар иде. —Аларны кем ясаган соң? Кибеттән алынган дисән, рамнары юк. —Вакыт булмады. Рамлый алмадым. —Бу рәсемнәрне сез ясадыгызмыни? —Әйе. Техникумда безгә махсус фән керде, клуб бизәргә, лозунглар язарга өйрәндек. Анда безне бик яхшы художник укытты. Ә репродукцияләрне Әлмәттә ясаган идем. Ахырынача җиткереп булмады. Армияга китәр алдыннан апкайтып калдырдым. Кызнын егеткә булган соклануы тагын да арта төште. Баягы гамәле онытылмаса да, ул аны гафу итте һәм хәзер аңардан курыкмый иде инде. Ул Габделнурга елышыбрак ятты. Егет аны кочагына алды. ...Габделнур ишек шытырдаганга уянып китте. Ишектә әнисе басып тора иде. —Улым, син кайттыңмыни? —Әйе,—диде Габделнур юрган астыннан башын калкытып. —Улым, әллә борынын канадымы? Һай бу ана кешене! Сизмиме сон, күрмиме сон?! Гөлзифа түти караватка таба килә башлады. —Юк, юк, әни, канамады,—диде Габделнур тиз-тиз, чөнки кыз да уянган иде инде.—Бар, кер. Егет юрганны өскәрәк тартты. Зөнәйдә шым булды—караватына сеңде. Гөлзифа түти верандадан чыгып китте. Габделнур үзен битәрләп алды. «Менә сиңа мә, веранда ишеген бикләмәгәнмен бит». Дөрес, ул эчтән бикләнми— келә куелмаган. Ә бит бик тырышса, Габделнур пәке очы белән өйалды ягыннан ишек тактасына аркылы беркетелгән шпингалетны да шудырып куя алган булыр иде. Аны кайтмаган дип уйларлар иде. Гел исенә килмәгән. Тан беленгәндә, егет белән кыз. шыпырт кына киенеп, чыгып сыздылар. Тыкрыкка борылгач, кыз: —Габделнур абый, үзем генә кайтам,— диде һәм, жылы гына саубуллашып, китеп барды. Солдат ишегалдына керде, велосипедны, әтисе күзенә чалынмасын өчен, бакчага кертеп, агач келәт белән кар базы арасындагы ышыкка яшереп куйды. Верандага кереп, әле Зөнәйдәнен кайнар тәне жылысын, хуш исен саклаган юрган астына чумды. Иртән, җизнәсе килгәч (ә ул анын бабасына сиздермичә генә киләсен чамалаган иде), велосипедны машинасына салып җибәрде. Үзенен дә яшь чагы булган Насиф кайнишен орышмады. —Апан бик борчылды, төне буе йокламады,—дип кенә әйтте. XXVI Габделнур Әлмәт якларын урап кайтты. Абыйларында кунак булды. Рәйсәне дә күрү нияте бар иде. Ләкин аны, бәби үстерә, әле эшкә чыкмады, диделәр. Габделнур Казанга китеп барды. Урак өсте булса да Галләм абзый улын район үзәгенә илтеп куйды. Юл буе сөйләшеп бардылар. Ата кеше жай белән генә уртанчы малаеның «колагына киртләп кую»ны кирәк санады. —Улым, юк-барга кызыкма. Эшләп алырга тырыш. Эшләмәсен, беркем лә китереп бирми. Аз булсын—үзеннеке булсын. Безнен нәсел гомер-гомергә үз көнен үзе күргән: иген иккән, мал-туар асраган. Бабаннар берсе дә кешелән ким-хур яшәмәгән... Аннары әти кеше, әллә онытып, әллә тагын исенә төшерү өчен, улын армияга озатканда әйткән сүзләрне кабатлады —Моңарчы йөзгә кызыллык китермәден. анысына рәхмәт. Моннан сон да шулай булсын. Син олы юлга чыктын. Мин юлларны күп күрдем Кайчак тар гына грунтовой юл да тип-тигез була, кайсы төштә— кин шоссейка. асфальт та сикәлтәле. Тормыш та шулай. Алдын-артын карап йөр. сак йөр. Курыкма, әмма чит-ят җирдә икәненне онытма. Кемнәр белән бәиләнәсен—аны ла кары. Кем чанасына утырсан. шунын жырын җырлыйсын. Әйбәт йөр. Кеше көлдерерлек булмасын Аэропортта Габделнур: —Әти, рәхмәт!—диде —Самолетны көтеп торма инле. Эшнен тыгыз вакыты —Ярар. улым, исән иөре. Үз жаенны үзен карарсын инле Түлке. кая барсан да бер кояш—чыга да бата. улым, эшләргә кирәк Әйбәт йөр Мәһрүсә аланнарга сәлам әйт Анын күзләре дымланды. Машинасына кереп утыргач, солдат улына янә бер карап аллы ла, әкрен генә кузгалып кзгтеп барды ...Казанда Габделнурны күнелсез хәбәр көтә иде: югары уку йортмнын биек, авыр имән ишеген каерып ачарга анын коче җитмәгән, дөресрәге, солдатның борын төбендә генә ишек шапылдап ябылган икән Күрше район егете Ирек белән коридорда, белдерүләр тактасы янында очраштылар. Ул Габделнурны колач жәеп. кин елмаеп каршылады Алар имтихан биргәндә танышканнар иде. — Сәлам. Старый,—диде ул.—Фамилиян юкмы? Ирек ана үз итеп, старый (ягъни, «картлач», карт солдат дип эндәшә иде). —Күренми. —Мин дә таба алмадым. Әллә берәрсеннән күзлек сорап торырга микән. Бәлки бик кечкенә хәрефләр белән и»ыл1андыр —Лупа белән карасак гына инде Юк әйберне алай да габып булмас. Караңгы бүлмәдә кара песине таба атмаган кебек. Алар елмаерга һәм шаяртырга тырышып (үз-үзләрен алдап), сер бирмичә кыланып сөйләшсәләр дә. эчләрен корг кимерә—кемгәдер, ниндидер үпкә сизелә иде. Өмет баглап кайттылар бит. тырышып-тырмашып имтиханнар бирделәр һәм нәтиҗәсе. Ә бит кемнәрдер кергән' Кемнәр икән ул бәхетле студентлар? Кем балалары икән? —Мат якасына, әткәй әйтмешли, керербез әле'—диде Ирек кул селтәп Авылда ничек? Әти-әниеңнөр исән-саумы ’ —Әйбәт. — Минем әнкәй чирләп тора атс — Шулаймыни? Урын өстендә ятамы? —Больницадан кайткан, йөри инде Бераздан кабат уку турында суз куерттылар -Карале, Ирек, безнен егетләр арасыннан керүче бар микән » — Бер сержант үткән, диделәр —Не густо. Әйе. керү бәхетенә ирешкәннәр башка уку йортларында ла бармак белән генә санарлык булып чыккан. Балл җитмичә конкурстан узмаган ике йөзләп солдат-матросны кире үз частьларына озатмадылар (күп булса, ике-оч ай хезмэт итәселәре калган иде) Кремльдәге дивизиягә беркеттеләр Бу дивизия кадрированный санала: офицерлар—күп. солдатлар — л). Алай-болай мобилизация башланса, офицерлар ике дивизиягә җитәрлек, ә солдатлар, сержантлар запастан чакырыласы икән Өч ел эчендә берничә тапкыр урын күчеп йөргән Габделнур бу частьтагы тәртипләргә дә ти» ияләште Язга чыккач, алар частенә вербовщиклар сукмак саллы. Берсе Мәскәүдән булса, икенчесе Ленинградтан, калганнары Ярославль. Горький ише кечерәк шәһәрләрдән... Штабнын бер бүлмәсенә быел хезмәтен бетерәсе солдат- матросларны җыялар да сөйли-кызыктыра башлыйлар. —Безнең завод фәлән төрле әйбер чыгара... Безгә токарьлар, фрезерчылар һәм башка һөнәр ияләре кирәк. Әгәр һөнәрегез булмаса. без сезне ике-өч айда өйрәтәбез: уртача эш хакы түлибез Укырга теләсәгез, безнен заводның үзендә үк институтнын кичке филиалы эшли. Бик әйбәт тулай торагыбыз бар. Йөргән кызларыгызны да чакырта аласыз, аларга да эш табарбыз. Яңа ойләнешкәннәргә аерым бүлмә бирәбез, фатир чиратына куябыз. Балалар бакчасы, ял базасы, санаторий һәм ял йортлары, спорт комплексы... Кыскасы, риза гына бул: беренче коннән үк оҗмахта яшисен! Әле, подъемный дип аталган акча да биреләчәк икән. Кайберәүләр, бигрәк тә авылдан хезмәткә алынганнар, ризалашып, килешүгә кул куйсалар да, Габделнурнын кайдадыр еракта яшисе килмәде. Икенче көнне Болак буендагы мунчага барып юындылар, эчке киемнәрен, ә казармага кайткач, урын-җир алыштырдылар. Төштән сон шәһәр стадионында футбол уены бара иде, монда хезмәт иткән бер солдат каяндыр юнәткән бинокльдән, тәрәзә аша чиратлашып футбол карадылар. Стадионның яшел чирәмле кыры да, анда бер туп артыннан йөгерешкән егерме уенчы да, корбанына сикерергә әзер торган леопард кебек җитез, кулларына күн перчатка кигән капкачылар да. эскәмияләрдә очынып-очынып утырган жанатарлар да—барысы да моннан аермачык күренә икән. Бераз карап торгач. Габделнур бинокльне янәшәсендә түземсезлек белән чират көтүче солдатка бирде. Сул кул яктагы вокзал тирәләрен, ун яктагы Казансу аша салынган күперне һәм анын артындагы эреле-ваклы йортларны ул гади күз белән генә күзәтте Шәһәрдә яшеллек күп булуына игътибар итте. Ә каршыла, еракта-еракта кин Идел җәйрап ята, анын ун яры Ослан тавына терәлеп ага. Янәшәдә, Кремль диварлары артында, йортлар тезелешкән, фабрика корпуслары моңсуланып утыра. Шимбә кон. «иреккә» чыккач Кремльне сәйрән кылып йөрделәр. Чөнки әле аны карарга вакыт тимәгән иде. Ике ягында да тәбәнәк кенә яшел чыршылар үсеп утырган юлдан киттеләр. Сул якта казарманын өч катлы озын бинасы сузылып бара, ә каршыла—чиркәү казлыгы, анын артында Сөембикә манарасы күренә. — Бәттәч, бу ава бит!—диде Ирек ана таба якынлашкач. —Дәүләте җимерелгәч, манарасы гына исән капмас инде,—дип көлемсерәде Габделнур.—Әле ничек тора диген. Озакламый бу Пиза башнясына әйләнәчәк. —Менә, туристларга тагын бер экспонат. Габделнурга икенче төнне тынычлап йокларга ирек бирмәделәр. Кем диген? Өченче елын тутыручы солдат, мондагы коптерщик. Кичке аштан сон Габделнур йомыш белән коптеркага керде. Чөнки чемоданнар шунда саклана. Ул конверт белән кәгазь алып, чыгып барганда, коптершик дәште. —Утыр әзрәк. —Нәрсә0 Калын иренле, түм-түгәрәк симез битле, сары мыеклы, кыска муенлы Ильяшенков үзе дә соңгы елын хезмәт итә иде. Ул буйга Габделнурдан бераз кайтышрак. ләкин ана караганда ярты гәүдәгә тазарак. Бигрәк тә анын ботлары һәм арты, егетләргә хас булмаганча, симез иде. Әле монарчы аралашкан солдат түгел. Шулай да. санга сугып эндәшкәч, Габделнур туктап калды. Ул күрсәткән урынга утырды. —Миндә шешә бар. Саласынмы? —Әйдә,—диде Габделнур бик исе китмичә генә. Коптершик ишекне бикләде, тумбочка өстенә ризык чыгарып куйды: сыр, колбаса, ипи. Алар янына ачылмаган ярты да кунаклады. — Мин хәрби училищеда укыган идем, Ульяновскида,—диде ул өстәл хәстәрләгәндә. —Анда нинди училище9 —Элемтә. Ләкин китәргә туры килде Германиядә хезмәт иттем, монда төгәллим. Әйдә, якынрак утыр Яратам укымышлы егетләрне Анын сонгы сүгзәренә Габделнур игътибар итмәде Ильяшенков. шешәне ачып, ике кружкага аракы салды. Нәрсә өчен эчәбез?—дип сорады Габделнур —Синен исәнлеккә,—дип елмайды коптершик һәм. калын иренле олы авызын зур ачып, кружкасын бушатып та куйды —Дембель өчен!—дип Габделнур да кыстатып тормады Гәп хезмәт, ой хәлләре, уку тирәсендәрәк барды. —Син армияга хәтле кайда эшләдсн?—дип сорады коптершик һәм. жавап алгач, дәвам итте —Мин ресторанда официант булып эшләдем Анда бөтенләй икенче тормыш... Ул тагын кружкаларга аракы койды Ләкин аларны бушатуга, коптерка ишеген шакыдылар Ильяшенков. тумбочка өстенә гәзит каплап, барып ишекне ачты. Рота старшинасының озын буе күренде. Ул керде, тумбочкага күз ташлады, тукмак борынын җыерып, иснәде —Сез нәрсә'.’ —Юк, иптәш старшина.—диде коптершик үз урынына утырып —Болай гына сөйләшеп утырабыз. —Ә-ә.—диде старшина, ләкин үзенен чыгып китәргә исәбе юк иле Габделнур торып басты. —Утырыгыз, иптәш старшина.—диде дә. бер киштәгә куелган конверт белән кәгазен алып, чыгып китте Кич белән, гадәттәгечә, отбой алдыннан кичке прогулкага чыктылар Бөтен Кремльне кор тавышлы солдагларнын җырлары яңгыратты. Не плачь. девчонка. Пройдут дожли; Солдат вернется, Ты только жди. Анысы бетүгә, мәнге популяр булып калачак «Катюша» авазы ишетелде Аннары бәләкәй генә юантык гәүдәле бер әзәрбайжан егете, жир буе сузып үз телендә ниндидер жыр башкарды. Габделнур. үзалдына елмаеп, теге солдатны жәлләп тә куйды. Частька берүзе килеп эләккән бу егетне ул әзе яклап та маташты. Беркөнне казармада моны солдатлар төркеме уратып азган да үртәпме үртиләр —Ашур. синен алан бармы? — Бар. — Мин синен аланны ниттем. —Кирәкми' Алай әйтмә! —Ә синен йорт кенәгән бармы? — Бар. -Мин ШУНЫ фазән иттем —Нигә алай әйтәсен? Әйтмә андый яман сүз! —Ә синен хатынын бармы? Калын кашлары кушылып үскән тулы битле коньяк баласы—беркатлы бәндә һаман бозарга ышана, мәрхәмәт яки теләктәшлек көтеп, сорауларына дөрес жавап биреп тора. — Бар Шунда кемдер такмаклый: «Спаснбо Сулейману. помогал мне беда. покл я и армии елужил. целовал моя жена» Шу з чакта каратут йөзе кызарып-бүртенеп чыккан, еларга җитешкән мескен егетне яклап бер-ике сүз әйткән иле Габделнур «) кичке прогулкада аны һәрчак җырлаталар, кызык өчен. Чөнки ул озын җырнын сүзләрен аңламыйлар, аяк атлаган көйгә ритмы да туры килми. Егет исә карышмый, иренмичә җырлый. Бүген дә анын үз илендә тау-таш арасында еш янгыраган моңлы, яңгыравык авазы калын диварларга сыеша алмыйча ерак-еракларга—Казансу буйларына тарала. Кремль астындагы туку фабрикасы цехлары түбәсенә инә иде. Бу карусыз тырыш егет бүген урысча да җырлап җибәрде. Анын җыры, әлбәттә, үзенең газиз туган ягы, күңеленә хуш шәһәр—Баку турында иде. ...Я полюбил тебя, родина огней, Гордятся все друзья доблестью твоей. Над вышками горит счастье твоих дней. Ты—город красоты, Ты—елавы и мечты, Мое богатство—ты, Баку родной. Казармага керделәр. Кичке барлау үттеләр. Солдат халкы өчен ин кадерле, ягымлы команда бирелде. —Отбой! Хәер, тагын берничә колакка ятышлы сүз бар икән әле: иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш. Старшина чыгып киткәч, кемдер кычкырды: —Теш! Икенче тавыш аны куәтләде: —Тарт! Һәм, мылтыктан аткан кебек үк булмаса да, йөзтүбән яткан берничә солдатның салют биргәне ишетелде. Фейерверк кына күккә чөелмәде. Кемдер сөенеч белән әйтеп куйды. —Көн үтте! Икенчесе шатланып җавап кайтарды: —Хрен с ним! Берәү стенадагы, ә калганнар тумбочка өстендәге бәләкәй календарьлардан бүгенге көнне аеруча зур тырышлык белән матур итеп сызып ташладылар. Юка одеал ябынып яткан таза тәнле, сәламәт егетләр күршеләре белән тегене-моны сөйләшкәләделәр дә бераздан тонык ут яктысында тирән йокыга талдылар. ...Габделнур кисәк уянып китте. Өстенә нидер килеп төшкән кебек булды. Ул күзләрен ачты. Бернәрсә дә аумаган, ә янына кемдер килеп яткан икән. Юньләбрәк караса—коптершик. —Тебе чего?—диде Габделнур ачу белән. —Не шуми. Хочу молока. -Чего'’ Ильященков итләч кулы белән анын бот арасына үрелде. Берни аңламаган Габделнур, ике аягын да берьюлы тездән бөгеп, арткарак авышты да. аркасын стенага терәп, тегенә тибеп җибәрде. —Иди на...! Симез гәүдә лапылдап идәнгә барып төште. —Ладно. ладно, не шуми!—диде моны көтмәгән коптершик һәм көчкә санын җыеп идәннән торды да, ары китеп барды. Габделнур бик авырлык белән йокыга китте. Иртән ул. юынгыч янында төнге хат турында Иреккә әйтте. Дустының бер дә исе китмәде, тешен чистарта торган җиреннән пырхылдап көлеп җибәрде: авызыннан сыек ак порошок белән бергә щеткасы да атылып чыкты. —Син белми иленмени? —Нәрсәне? —Ильяшенковнын нинди икәнен. —Каян белим. Алайса мин сина әйтергә онытканмын. Аны мина беренче көнне үк җиткезделәр. Аны училищедан да шунын өчен куганнар бит. —Ни өчен? —Да, син күрәм, бөтенләй профан Ул егетләр ярата, артын бирә — Менә, —дип сүгенеп алды Габделнур—Ә мин анын белән коптеркада аракы эчеп утырам тагы. —Ахыры ни белән бетте сон?—дип сорады Ирек кара төкле битен кырыну өчен сабынлап. —Старшина керде дә, чыгып киттем —Синен—бәхетен, анын—бәхетсехтеге,—дип авыз ерды Ирек. Салкын суга манчылган юеш сөлге белән тәнен ышкып торучы Габделнур җирәнеп идәнгә төкерде —Кичә үлгән булсам, белмичә үләсе икәнмен. Зараза Өч елга беренче күрәм андый шакшыны. XXVII Тагын ике атнадан аларны өсте ябык машиналарга утыртып. Казан тирәсендәге бер хәрби лагерьнын берсенә илттеләр Каен урманы эченә урнашкан бу лагерьда тактадан гына әчәлләнгән злек офицер дачалары булган җыйнак өйләр, зур-зур казармалар, озын барак рәвешендәге ашханә, чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп атынган складлар һәм тыл хезмәте өчен кирәкле бүлән биналар бар иде Монда сасы, тынчу шәһәр түгел инде, күкрәк тутырып саф һава сулыйсын, табигатьнең гүзәл бер почмагына карап хозурланасын Каеннар әле яшеллеген җуймаган, шулай да арада сары яфраклары да бар Алар, башкалардан аерылып, виноград тәлгәшләре кебек ботагы-ботагы белән асылынып тора Лагерьда хезмәт бүтәнчәрәк икән Иртәгесен, монда карантин узып, чит илгә озатыласы, яна гына хезмәткә алынган «такыр башларны» китереп тутырдылар. Габделнурлар аларны. корал сүтеп, майлап, янадан җыеп, озак саклау өчен консервациягә салырга өйрәттеләр Яшь сугышчы курсын алар шушы лагерьда үтәләр, ант кабул итәргә әзерләнәләр иде булса кирәк Әмма бу «салага»ларкы «карталарга беркетү—соңгылары очен мач килде Чөнки яшьләрнең әле өйлән ата-аналары биреп җибәргән *сәмән*нәре бар. ә үзләренен каядыр чыгып йөрү мөмкинлеге юк диярлек Үзләре өстеннән командалык итүче Машкин фамилияле капитан белән лә бик тиз уртак тел таптылар «картлар*, чөнки ул тамак чылатырга ярата икән — Иптәш капитан, увольнительный кирәк иде.—дип үтенде оч елын да Казанда хезмәт итеп үткәргән солдат Гена — Нинди сүз булуы мөмкин "—диде офицер гамьсез генә -Кемгә’ —Ковалевка. Ни очен икәне аңлашыла иде. Капитан артыгын төпченеп тормады, өстәл янына килеп, артсыз урындыкка утырды да. аркылы-торкылы каешлар белән чолганган куе яшел гимнастеркасының түш кесәсеннән кәгазь-каләм алып, язарга да кереште. Колгадай озын буйлы, ябык йөзле, кылыч борынлы Ковалев, анын янәшәсенә утырды. Капитан ана ярты бит зурлыктагы кәгазь тоттырды Патрульгә очрамаска тырыш, киемен тәртиптә булсын — Есть. иптәш капитан!—дип Ковалев урыныннан кузгалды, егетләргә күз кысты, сөйләшкәндә анын тамак алкасы уйнаклый иде: әле югары күтәрелә, әле аска төшә. Бөтен йөзен кара төк баскан Гена тагын Машкинга сүз катты -Иптәш капитан, кичке аштан сон безгә керерсез. Яхшы,—диде тәбәнәк юантык гәүдәле, кып-кызыл йөзле офицер —Яшьләр дә буламы'> —Әйе, акча аларныкы бит,—дип сүзгә кысылды тәбәнәк гәүдәле, йөргәндә, җир үлчәгән кебек, олы атлап йөрүче Вася исемле солдат. —Булса соң,—диде капитан илтифатсыз гына.—Әйдә без болай итик... Һәм ул үзенең планын сөйләп бирде. Карт солдатлар берсүзсез ризалаштылар. Кич белән, билгеләнгән вакытка, яшьләрне чакырдылар. Алар бишәү булып чыкты. Кайсы өстәл тирәли урындыкларга, кайсы тимер челтәрле койкаларга утырышты. Монда хуҗа кеше—Гена—калай кружкаларга көндез Ковалев Казаннан биштәр капчыгы белән алып кайткан аракының ике шешәсен бушатты. Ул. як-ягына каранып: —Ковалев кайда сон?—дип сорады. Ирек ана: —Ул монда гына,—диде елмаеп.—Әллә Казанда ярамаган нәрсә ашаган, понос ахры, эчен тотып чыгып кште. Хәзер керер. Гена, бил каешын ычкындырып, үзенен караватына ташлады, гимнастерка изүен чишеп җибәрде, йонлы күкрәген юан бармаклары белән кашып алгач, кружкасын кулына тотты. —Ну, күгәрдек!—диде ул көр тавыш белән һәм берәм-берәм калганнар белән чәкеште.—Безгә—исән-имин өйләргә кайтып җитәргә язсын, сезгә—хезмәт итәргә... Генанын кружканы авызына китерүе булды, шулчак кинәт ишек ачылды һәм анда капитан Машкиннын кызгылт йөзе күренде. Ул алга таба кискен хәрәкәт ясап килеп тә керде, кычкырып та җибәрде. —Нәрсә бу? Эчү мәҗлесе оештырдыгызмы? «Картлар» урыннарыннан сикереп тордылар, төзәтенә башладылар: кем каеш буа, икенче берәве пилотка кия, өченчесе гимнастерка төймәләрен эләктерә. Аларга охшарга тырышып бераз тугарылып утырган яшь солдатлар да, офицерны күрү белән, аракысын чөмерергә өлгерми калган кружкаларын өстәлгә куеп, сикереп тордылар, гимнастеркаларының болай да озын итәкләрен тарткаларга тотындылар, муен турысындагы сәдәфләренә үрелделәр. Машкин җикеренүендә булды: —Кем сезгә рөхсәт итте? Безобразие... —Гаеплебез, иптәш капитан,—диде хуҗа «картлач» аклана-аклана. —Яшьләрдә монда?—дип акырды яшелле-зәнгәрле тавыш белән офицер.— Бер атна хезмәт итәсез, инде тәртип бозарга керештегезме? А-ну-ка марш! Ул шулай дип, броневикка басып нотык сөйләгән Ленин бабай кебек кулы белә ишеккә күрсәтүгә, дер калтырап торган яшь солдатлар, бер-беренә һәм ишек борысына бәрелә-сугыла, калын табанлы өр-яна олы кирза итекләре белән лап-лоп басып, чыгып йөгерделәр. Алар юк булгач, баядан бирле көчкә чыдап, тыелып торган карт солдатлар, эчләрен тотып, сыгылып төштеләр, бүлмә янгыратып көлә башладылар. Машкиннын да авызы ерылды. —Ну, ничек сон, әйбәт уйнадыммы? —Шәп!—диде Ирек. —Чын артист икәнсез, иптәш капитан,—дип мактады аны Вася. —Талант әрәм булып ята,—дип капитанның салпы ягына салам кыстырды Габделнур. —Монда ул «манка»ларга әрәм итә торган аракы юк,—диде офицер күңеле булып һәм бер кружканы кулына алды.—Тутырып сал. Хуҗа ул кушканны үтәде. Шулчак ишектән, башын ия төшеп, Ковалев керде. Ул да чыдый алмыйча көлә иде. —Мин чак кына бәдрәф чокырына егылып төшмәдем,—диде ул.—Чыдап кына булмый тегеләрнең элдерүенә. Анда берсе, мәтәлеп, аягын сындырды бугай. —Нәрсә?—диде кружкасын әле генә авызына каплаган капитан. Аракы ялгыш юлга китте булса кирәк, ул чәчәде. —Юк, юк, иптәш капитан, шаярып кына әйттем,—диде тиз генә Ковалев, арттырыбрак җибәрүен сизеп, һәм үзе дә кружкага үрелде —Ул «салага» нәрсәгәдер абынып егылды да тагын торып йөгерде. Мин ярыктан карап тордым. —Ну и у тебя шутки... пол-хрена в желудке. Гена капитанга су бирде, олы татинкә тулы итне ана табарак этәрде Өстатдә алма, тозлы кыяр, колбаса белән ипи дә бар иде Тагын берәрне тоттылар Ковалев үзенен калын тавышы белән жыр сузып җибәрде Що ты меня пидманула. Що ты меня пилвила. Що ты меня молодого С ума. разума свела. Ул Киевта, украин егетләре белән хезмәт иткән һәм кирәксә-кирәкмәсә дә алардан отып алган сүзләрне кушып җибәрергә ярата иде Өйрәнгән бер жыры да бар икән. Жырны белгәне дә, белмәгәне дә күтәреп алды. Бәләкәй генә дача йорты кинәеп, зураеп киткән сыман булды. Җырлау дәвам итте Бу юлы Гена башлады Анын тавышы. Ковалевныкы шикелле үк калын булмаса да. ярыйсы гына яңгырады. Поишь меня. поишь меня Горячим чаем. За что тебя. за что тебя Я уважаю. Эх подружка. моя большая кружка. Полулитровая моя! Ана да бердәм кушылдылар Чөнки хәрбиләр арасында кин таралган, оч ел буена солдаттан аерылмаган кружкага мәдхия укыган жыр иде бу Әлбәттә, гармун булса, Габделнур аны тартып җибәрер иле Ләкин мондагы хезмәт урыны вакытлыча, җәйлеккә генә көйләнгәнлектән, андый нәрсә юк Шуна күрә ул да җырга кушылды, анысы беткәч, үзе үк икенчене башлап жибәрде. В нашем батальоне все равны Русские. татары и хохлы Есть бойцы любого сорта, Есть бойцы смелее черта. Есть бойиы упрямы. как ослы. Габдслнурдан сон Ирек татарчага күчте Оныт мәшәкатьләреңне Оныт, оныт беразга; Сыйпап-сыйпап чәчләремне Бер иркәлә, бер назла. Кушымтасын Габделнур белән икәү урысча җырладылар Садись рядом. ко мие. милый. Сердцу будет всселей Икенче тапкыр кабатлаганда барысы да күтәреп атлы Әлеге жыр беткәч. Гена -Мин дә татарча бер жыр белә идем,—диде.—Хәзер искә тошерәм Ирек 4. .к у.м49 —Ә син каян беләсен аны?—дип сорады. —Бездә татарлар күп бит, тоташ татар авыллары бар. Мин техникумда укыганда тулай торакта ике татар егете белән бер бүлмәдә яшәдем. Җырны шулардан отып алган идем. —Нинди җыр соң ул?—дип төпченде Ирек. Гена серле генә: —Җырлагач белерсен инде.—диде.—Хәзер... искә төште. Агы идел каты ага. Рәхмәт яусын Гатага: Иртән торсам, сиеп куйган Минем киез катага Габделнур, капитанга карап, җырын сүзгә-сүз тәрҗемә итеп биргәч, барысы да көлештеләр. — Молодец, Гата!—дип кычкырды капитан Машкин стаканга үрелеп. Габделнур: —Ә мин мордвача җырлый беләм,—диде.—Тынлагыз. Мәтик. мәкри, мәтик, мәкри, Мәтик. мәкри, нысалак. Ним мәтик, мәкри нысалак. Пынгас әгмек нысрарак. Гена. җилкәләрен җыерып, башын кынгыр салып, ни дияргә белмичә аптырашта калды. — Юк, мин андый җырны белмим.—диде ул ахырда.—Бер сүзен дә аңламадым. Хәер, мордва ике халыктан тора: эрзя һәм мукшы. Мин—эрзя. Бәлки бу мукшылар җырыдыр? Без бер-беребезне аңламыйбыз. Габделнурга эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп бирергә, серен ачарга туры килде. —Без мәктәптә укыганда еш кына концерт куя идек. Анда таләп шундый: төрле милләт җырлары булырга тиеш. Гап-гади татар авылы. Урысчадан башка бер халыкның да җырын белмибез. Анысын да белмәс идек, урыс теле укытучыбыз марҗа иде. Менә шул: бүтән милләт җыры дип. без. татар җырын, сүзләрен киредән укып җырлый идек. Мин җырлаган татарча болай: Китәм. иркәм, китәм, иркәм Китәм, иркәм, каласын. Мин китәм. иркәм, каласын. Сагынып кемгә карарсың' —Ну хәйләкәр дә бу татарлар!—диде капитан Машкин көлеп —Ә шулай да батыр халык! Юкка гына, один татарин в две шеренги становись, димиләр. Гена, ә син беләсенме, армияда мордва егетләренә ничек әйтәләр? — Беләм,—диде Гена теләр-теләмәс кенә.—Эй, мордва, стой по-два, я— чуваш, командир ваш —Дөрес. Гена. булган—булсын инде, диде бугай, такмаклап та күрсәтте: —У мордовки—поперек, у татарки—бритая. —Ә безгә барыбер: аркылы булса ни. буйлай булса ни,—диде Ковалев. Монысы бөтенесенә ошады, көлештеләр. Офицер Габделнурга карап: —Бүлдердек,—диде —Дәвам ит. — Бетте инде. Шулай итеп без бик күп милләт вәкилләре булып җырлый идек. Шәп ятлатканнар. Күрәсез, әле һаман онытмаганмын. Бераздан офицер, сәгатенә карап, торып басты. —Ну, егетләр, яраттым мин сезне!—диде ул күтәренке пафос белән.— Гомумән, хезмәтне яратам! Күңелле сезнен белән' Капитан, хезмәтне яратам, дип дөрес әйткәндер. Чөнки ул кечкенәдән Суворов училищесында тәрбияләнгән, хәрби училище тәмамлаган, кыскасы, гомеренен күп өлешен биленә каеш буып үткәргән чын гаскәри иле —Да, кстати, сез похмельдән нишлисез'’—дип сорады капитан һәм җавап көтеп тормастан түш кесәсеннән бер кәгазь кисәге тартып чыгарды.—Безнен йортта бер спортчы егет тора Кичә мина СССР һәм Чехословакия футболчылары белән хоккейчыларының ничек баш төзәткәнен язып бирде Тыңлагыз. «Проснулсы Рагулин в Понедельник с Хмельницкого в животе Колотов. в глазах Черни. во рту Сухи Взял Копеикина и Поспешил в гастроном, а там братья Холики и Третьяк. Взяли Сухи. Хорошевски. но Мальцев. Тогда взяли Краснецкого и пошли к БабичевоИ. Он ее за Кохту. она—Недомански. Гогда он ей на Пузач и Горбатько Мотовилова промеж Белоножкина и появился Малофеев. Она: «Плати Альметьев*. А он: «Хусаинов». Тогда она звонит в милицию и приезжают братья Майоровы со Старшиновым, а на поводке—Репс». Солдатлар бүлмә яңгыраттылар Вася гына тыныч утырды —Ә син нигә бик житди? —Иптәш капитан, мин кайчан көләргә икәнен белмәдем. —Жирафка ла шулай сон барып житә,—диде колгасар Ковалев кәтәнә Васянын җилкәсеннән кагып — Башын яшь, бераз үскәч анларсын. Офицер төзәтенде: портупея каешларын тарткалады, гимнастерка төймәләрен каптырды, фуражкасын киеп атлы —Рәхмәт, иптәш капитан,—диде Габделнур ихлас белән, чөнки хезмәт дәверендә ана офицерларның төрлесен күрергә туры килгән иде —Гена,—диде капитан Машкин хуҗага мөрәҗәгать итеп һәм ун кулынын имән бармагын өскә күтәрде,—Тәртип булсын! Комендант ротасыннан патруль килгәнче җыештырыгыз. — Есть, иптәш капитан!—диде Гена честь бирмичә генә. Офицер, берни булмагандай төп -төз басып, туп-туры атлап, чыгып та китте Аны аягүрә озатып калдылар Беркавым хезмәттәге мәзәк хәлләрне, кызык вакыйгаларны искә төшереп, сөйләшеп утырдылар да өстәлне җыештыра башладылар Шулчак урамда, тәрәзә каршында, кемнеңдер йомшак кына сызгырып, тавыш биргәне ишетелде Гена елмаеп әйтте. —Әһә. кызлар килде. Габделнур: — Нинди кызлар?—дип сорады. —Алар монда килгәли,—диде Гена Васяга карап, расла, дигәндәй —Кем чыга? Дәргегел булса, барыгыз. Ирек белән Ковалев бер-беренә караштылар Габделнур дәшмәде —Үзем,—диде Ковалев —Алар ничәү сон* Бәлки бөтенебезгә дә җитәрлектер? Гена колде. тавыш килгән якка ымлады -Каян белим. Бар. санап кер Ковалев каешын буып, пилоткасын киеп, иелә төшеп чьпып та китте Бераздан ул әйләнеп керде Авызы ерылган иде -Дүртәү. Беребезгә җитми. Гена баш тартты. Башкалар, киенеп, «бәхет эзләргә* чыгып киттеләр . Габделнурга эләккәне—өлешенә тигәне—бик дәртле нәрсә булып чыкты Ул солдатны, авыл хатыннары әйтмешли, алтынчы бүрәнәгә хәтле чөя идс Егет астында ятканда ул. буш дачаны яңгыратып, аһылдый-уһылдый башлады -Ай' Ой! Уһ! Войди в меня!.. Аһ!.. Войди! Аһ' Войди в мени' Аһ. нинди рәхәт! Рәхәт' Эшен бетереп, үзләре йортыннан алып килгән матраска чалкан яткач, солдат бераз хәл җыйды Анын чәчләрен сыйпап, янәшәсендә яткан кызга Габделнур —Нигә син ай буена ир күрмәгән хатын кебек кыланасын?—диде. —Чыны да шулай. Мин монда сирәк киләм бит! —Нишләп? —Эшлим. Баламны карыйсым бар. —Синен балан да бармыни инде? —Әйе. Ә син мине саф кыз дип уйлаган иленме әллә? —Юк. Карт күренмисен. —Рәхмәт. Иртә бала таптым мин. —Иреңнән аерылдыңмыни? —Анын булганы да юк. —Ә бала кемнән? —Әллә тагы... Әллә солдаттан, әллә сержанттан—белми дә калдым,—диде хатын авыз чите белән генә ачы елмаеп.—Яшь чак, җүләр чак.. Менә хәзер йөрим тилмереп... теләсә кем астына ятып... —Нишләп, сиңа кем булса да барыбермени? —Билгеле.—диде хатын ничектер ямьсез итеп авыз ерып.—Мине бер солдат биш тапкыр канәгатьләндерсә ни дә, биш солдат берәр тапкыр басса ни... Хәтта Габделнур да, егет кеше булса да, хатыннын бу сүзләрен килештермәде һәм уйлап куйды: «Авылда ветврач абзый, ата каз бер генә баса, дип әйтергә ярата иде. Дөрес әйткән икән. Күп ир-ат белән чуалса, хатын-кыз баласының кемнән икәнен дә белми кала шул”. Хатын сөйләвен дәвам итте. — Ишеткәнен бар микән бу жырны: «Эх раз, еше раз, еше много, много раз, лучше сорок раз по разу, чем по разу сорок раз!» Их син, ефрейтор! Берегез дә безнен хәлне аңламый... Габделнур шаярткан булды. —Син солдатлар яратасын ахры. —Әйе. Мин үзем дә солдат кызы,—диде хатын җитди төстә. Габделнур аптырап калды. Кызыксынуы артты. «Кыек атып, туры тидергәнмен икән»,—дип уйлады. —Ничек? —Без моннан ерак түгел бер авылда торабыз, өч кенә чакрым. Сугыш вакытында әни шушы лагерьда кухняда эшләгән, посудомойкада. Аны бер повар солдат үзенеке иткән дә мин туганмын. —Әтиең исәнме соң? — Юктыр. Сугышка алып китәләр аны. Шунда хәбәрсез югала. Мин солдатларны яратам, ә сугышны—күралмыйм. —Сез әниең белән икегез генәме? —Әйе. Хәзер. Элек әбием бар иде. Үлде инде. —Әйе-е, язмыш... Гафу ит. —Бер кешегә дә әйтмәсән, мин сиңа бер әйбер сөйлим. —Бик яшерен сермени? —Түгел дә... Сөйләргә дә ярамый. Аны үләр алдыннан әбием әнигә сөйләгән, ә ул—миңа. —Тыңлыйм. —Вәгъдә бирәсеңме? —Эчемдә саклармын. Тешем сирәк булса да мин сер саклый беләм. — Мин сина. сугышны күралмыйм, дидем. Әтисез калган өчен генә түгел.. Минем әби... кеше ашаган... — Нәрсә? —Әйе. Ул сугышка хәтле Ленинградта яшәгән.. бабай белән. Бабай инвалид булган, шуна күрә сугышта катнаша алмаган, шәһәрдән дә китмәгән. Әби үзе киткән дә булыр иде. бабайны ташлап калдырмаган. Ә әнине сугыш чыккач та авылга озаткан, менә шушы хәзер без яши торган авылга. Әбинең туган авылы бу. Ә Ленинградта блокада башланган. Халык кырыла, ачлык... Бабай кырык өчнен кышында үлә. Үләр алдыннан әбигә үзе әйткән. —Нәрсәне? —Мине ашарсын лип. Габделнур—дары иснәгән, күпмедер ләрәжәлә утны-суны кичкән солдат, шулай да бу сүзләрне ишеткәч, анын чәчләре кымырҗып кунды салкын суга кереп чирканчык алгандай булды—тәне чымырдап китте Хатын дәвам итте. —Әби ул чорны сораштырганны һич яратмый иде. «Куй. куй. сөйләмим»,— ди дә утырып елый торган иде. Анын сәбәбе булган икән. Әби үләр алдыннан (ә ул. блокада беткәч, кырык лүртнен җәендә монда кайта) гына серен әнигә тишкән. Гомер буе үз-үзен гафу итә атмаган Бераз тын торгач. Габделнур — Нигә син моны мина сөйләден?—дип сорады —Үзем дә белмим Син бүтәннәргә охшамаган иркәлисен, матур сүлләр әйтәсен. Әллә ничек рәхәт булып китте. Абыем шикелле итеп тойдым сине Мин абыйлы кызларга кызыга идем. Әтием дә булмагач Хатын, солдатнын күкрәгенә капланып, беравык аны кочаклап ятты Күз яшьләре гимнастеркасына тамды. Егет анын йомшак чәчләрен сыйпады, тирләгән аркасына кулын куйды Хатын кисәк кенә торып утырды. —Әйдә, эчеп бетерик. Тәрәзәдән төшкән тонык яктыда ул үзе алып килгән очсызлы кызыл аракыны стаканнарга салды, чәкештерде Эчеп куйдылар Габделнур ризык капты. Хатын буш стаканнарны һәм гәзит өстендә калган ипи телемнәрен сумкасына салды. Сәгатенә карады — Мине кызлар көтәдер Йә, хуш. мин киттем Рәхмәт Күңелемне күрден Ул чыгып киткәч, матрасны каккалап, ботереп култык астына кыстырды ла Габделнур да үз йортларына юл алды Урман эче карангы. ачулы җил агач башларын чайкалдыра, карасу болытлар түгәрәк айны каплаганнар һәм әкрен генә, гамьле кешеләрнен уйлары сыман, каядыр еракка-еракка агылалар иле XXVIII Икенче конне. бүтән яшьләрдән акча җыеп, тагын шул ук рәвешле бәйрәм иттеләр. Әмма бүген кич тәрәзә каршында сызгырып йорүчс «сандугачлар» булмады Габделнур. урынга яткач, тиз генә йокыга китә алмады, нигәдер мондагы тормыш (моны хәрби хезмәт дип әйгергә тел әйләнми иде) турында уйланды Әйе. дөресен әй гергә кирәк, солдат өчен бу мохит—бик кулай, унай күренеш Ләкин... -Армия нинди булырга тиеш?—днп фикер йөртте солдат караватында әле бодай, әле тегеләй боргаланып ятып —Менә шушындыймы тәртипсезлек, эчү. хатын-кызлар белән типтерү Әллә мин элекке частьларда хезмәт иткәнчәме? " Габделнур одсалын башына бөркәнде дә. ник чукынып китми дөньясы, дип саный башлады «Бер. ике. оч. дисциплина Менә сина авыртмаган башка тимер тарак.—дип. ул. тагын уйлана башлавына аптырап, одеалын ачып ташлады —Мина дисә Әнә. егетләр инде гырлап йокыга киткәннәр Нәрсәгә мина юк белән баш катырырга? Оборона министры мәадә мин'"* Ләкин, юк икән шул. оч ел буена политзанятиеләрлә анын башына огтексез тукылган уй фикерләр эзсез генә югалмаган икән. Пионерда, комсомолда тәрбияләнеп, армияла партиягә кергән егерме ике яшьлек егстнен башы уйламыйча гына тора алмый иде инде Партиягә керүе лә фәкать үз теләге белән һәм изге лип саналган эшкә хәер-хаһ булудан, шул боек идеалларга чын күнелдән хезмәт итәргә омтылудан иде бит Армияда (яки флотта, анысы барыбер) ана бернинди дә ташлама яисә өстенлек кирәкми, карьерага үрмәләү дә максат тү гел Бу гамәле тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен \әт итүгә лә корылмаган Шуна күрә, үз казанчасы югарылыгыннан торып, ул хәзер фикер иоргте коч-куәтен арттырып, лары иснәп, дөнья күреп, кайберәүләре гражданкада кирәге чыгардай һөнәр үзләштереп, һәм, ин мөһиме, ир-егет булып кайтучы солдат-матрос ана якынрак. Солдат хезмәтенең дә төрлесе бар: берәүләр хуҗалык взводында дуңгыз карап вакыт үткәрергә дә риза, икенчеләр пешекче булуны хуп күрә, кемнәрнеңдер күңеленә стройбат якын, кайберәүләр кочегарка миченә көрәк белән ташкүмер ыргытып жылыда ятуны бәхеткә саныйлар, штабта писарь булып утыру—монысы инде оҗмахның җиденче күгенә ашу белән бер. Ләкин Габделнур андый урыннарда хезмәт итәргә атлыгып торучыларны өнәмәде, үзе—омтылмады. Алар турында ул: «ничек бөкре килгән, шул бөкре килеш кайтып китә», дип кенә җибәрә иде. Чөнки Габделнурларга беренче көннән үк, хезмәт авыр булган саен мактаулырак, дип тәкрарладылар, миләренә сеңдерделәр. Хәер, ул моны алдан ук белеп килде. Хәрби хезмәт шулай булырга тиеш икәнен кечкенәдән үк укып-ишетеп үсте алар буыны. Габделнур өчен армия—олы максат куеп, кулына корал тотып, мактаулы хезмәт итү. Моңа бәлки ул караган киноларның да тәэсире көчле булгандыр Чөнки кинода һөҗүмгә баручы, юлында очраган дошманны куркусыз тар-мар итүче батыр солдат, берүзе өч-дүрт истребительгә каршы торучы яисә яна башлаган самолетын дошман колоннасы өстенә ташлаучы очучы, чокыр- чакырларны бар дип белмәүче һәм окопларны сытып-изеп алга ыргылучы танкист, соңгы патронына хәтле немецләргә ут яудыручы ялгыз пулеметчы, дошман позициясенә бәреп кереп үзеннән ике тапкыр авыррак симез офицерны—«тел»не аркасына салып алып кайтучы разведчик, буй-буй тельняшка киеп, тасмалы бескозыркасын кынгыр салган кин күкрәкле, гайрәтле һәм кыю матрос гәүдәләнә иде. Сугыш чорында туган малайлар өчен алар үрнәк булды, ә кайдадыр артта сөйрәлүче обозларны, солдат-офицерларны ризык һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин итүче интендантлык хезмәтен башкаручы солдатларны алар күрмәделәр һәм хәтта андый хезмәт барын башларына да китермәделәр. Габделнурга төз буй-сын белән, чыныгып, тиешле срокны тутырып әти- әнисе янына, туган авылына, карчыклар әйтмешли, чын ясау булып кайтучылар якынрак иде. Әлбәттә, вакытында кайтучылар. Кисәк кенә исенә төште: Кронштадтта, Флот экипажыңда, күчмә рота дип аталган подразделение бар иде. Анда Хәрби-Дингез флотының төрле частьларыннан җыелган, кайсы кая озатылуны көтеп ятучы солдат-матрослар вакытлыча хезмәт итә, дөресрәге, җыелып ята иде. Шундагы бер матросны хәтерли. Ул яшьләр белән ярышып гер дә күтәргән иде әле Ана ике ел дисбат бирәләр. Шуннан күчмә ротага кайтып төшкән чагы иде. Димәк, барысы алты ел хезмәт иткән ул... Дөрес, сугыштан сон җидешәр ел солдат шулпасы эчкәннәр дә булды. Аңда барысы да тигез. Ләкин моның яшьтәшләре инде ике ел гражданкада бит. Кемгә кирәк булды икән ана—дүрт ел авыр хезмәтне намуслы башкарган егеткә—шушы хәтле каты җәза бирү? Үзен тәртипкә чакыру өченме? Ә ул бит хезмәттән баш тартмаган. Башкаларга сабак булсын өченме? Ә бит аны өендә газиз ата-анасы зарыгып көткәндер, бәлки вәгъдәләшкән сөйгән кызы да, ана тугры катып, дүрт елдан каптырына өмет баглап, кияүгә сорап килүчеләрне кире боргандыр.. Ә җәза бирүче теге мичман берәр төрле вөҗдан газабы кичерде микән? Үзен шушы матрос хәленә куеп карадымы икән? Әллә озак еллар тимер корабта яшәп, бәгыре дә тимергә әйләнде, бүтәннәр хәленә керә алмаслык, кешеләрне гафу итмәслек хәлгә килде микән анын? Бу вакыйганы күреп торган матрослар ничек хезмәт итте икән: курка-өркәме, әллә намус эше, гражданлык бурычы дип санапмы? Габделнурнын ишеткәне бар: солдат-матросларны каты җәберләгән, берөзлексез чокчып торган сержантстаршиналарны, дембельгә бергә эләксәләр, поезддан тотып ыргытулар да булгалаган. Шуңа күрә андый кансызларның күбесе үз кул астында хезмәт иткәннәрдән аерым рәвештә иә алданрак, йә ин ахырдан частьтан китәләр икән. Ә икенче төрле фикер йөрткәндә, армияда каты дисциплина урнаштыру— 54 мәҗбүрият Шунсыз көчле армия була алмый, ул—анархиягә әйләнә. Армия яшьләрне тәртипкә, төгәллеккә, өлкәннәргә буйсынуга өйрәтергә, аларга җебегәнлек. йөгәнсезлек, курку, икеләнү, таркаулык кебек тискәре сыйфатлардан арынырга булышырга тиеш. Ир балалар мәктәп елларыннан ук ил терәге—аны саклаучы булырга үхтәрен әзерләргә тиеш. Кыз баланы бизәгән сыйфатлар сафлык-инсафлык, гүзәллек-нәфислек булса, егет асылы—ул батыр, кыю. көчле, натанпәрвәр Ә командирлары нинди булырга тиеш'.’ Әлбәттә, тәртип—алардан башлана. Үзе буйсына белмәгән кеше башкалардан буйсынуны таләп итә алмый. «Мин болаи артык күп уйласам, иртәнгә тикле йокыга китә алмам*.—диде Габделнур үз-үзенә һәм ипләп кенә урамга чыгып кергәч, егетләрнен гамьсез тигез сулышына кушылып, тирән йокыга талды XXIX Лагерьга тагын яшьләр килде. Атарны. мунча кертеп, өр-яна солдат киеменә киендерделәр: гимнастерка белән галифе, пилотка, кирза итек бирделәр, кин каеш будырдылар Гена. дусларын ияртеп, мунча тирәсе щә кайнашты һәм арурак чалбар, күлмәк, костюм ише нәрсәләрне яшьләрне киендерүче старшинадан сорап алды. Старшина үзе дә күзе төшкән киемле егетләрне алдан ук чамалап-күзләп тора Монда кисм-салымнын иге-чиге юк—барысына да җитәрлек Атарны соныннан—сүсәргәнме, кияргә ярарлыкмы—аралап тормыйча барыбер оеп яндыралар. Гена белән килгәннәрнең барысы да. култык астына шактый «товар* кыстырып, дача йортына кайтты — Минем белән кайсыгыз бара?—дип сорады Гена алып кайткан чүпрәк чапракны идәнгә ташлап -Кая? —«Сорочка*га. базарга, боларын сатарга,—диде Гена һәм иләнлә яткан искемоскыны аралый башлады —Үзегезгә ошаганнарын сайлап атьиы». гражданкада беренче мәллә ярап куяр Ул шулай дигәч, һәрберсе гомуми өемнән кулга тотардай ни дә булса алып, читкә куя башлады. — Ишәкләрегезне алыгыз, үземнекен агам —дип шаяртты Ирек һәм әлеге мәгълүм мәзәкне сөйләп бирле Генанын тәкъдиме җавапсыз калган иде — Мин барам,—диде Габделнур ярыйсы гына күренгән бер кара костюм һәм шакмаклы күлмәк алып. — Мә. кепка да сина булсын.—диде Гена һәм ана ак фуражка сузды Габделнур. дөресен генә әйткәндә, Казанны әле юньләп белми, ә «Сорочка* дигән базар хакында беренче ишетүе иде. «Сорочинская ярмарка» дип кайдадыр укыганы бар иде. Шул микәнни? Ләкин сорарга кыенсынды Ә менә янага омтылыш, беләсе килү теләге көчле булганлыктан, ул Гена белән барырга ризалашты Алаларына да сугылып чыгу иде нияте Якшәмбе көнне, капитан Машкиннан увольнительный кәгазе алып. Габделнур белән Гена базарга юл тоттылар Сатасы әйбер-караны кичтән үтүкләп, «адәм рәтенә керткәннәр* иде Сары яфраклар коелган сукмактан турыдай гына олы юлга чыктылар Монс\ каеннар, аларга чәерле юл теләп, тымызык җилдә тирбәлгән озын чукларын чайкалдырып, озатып калдылар Кон матур. Кәефе күтәренке Габделнур җырлап җибәрде Әйдә, жаныем. базарларга. Одеколон алабыз: Тор. җаныем, таннар ата. Үбешә алмый калабыз. —Аңламадым,—диде Гена бик бирелеп, дикъкать белән тынласа да. Дусты тәржемә итте. Көлештеләр. Ходайның рәхмәте—озак көтмәделәр. Бер миһербанлы шофер, машинасын туктатып, аларны кабинага утыртты. Сентябрь ахыры җиткән. Кояш саранлана башласа да әле ана зарланырлык түгел: лагерь белән шәһәр арасындагы басу-кырлар яп-якты. урылган игеннең камыллары сап-сары булып ялтырап ята, сөрелгән җирләр Габделнурлар авылындагы кебек чем-кара түгел түгелен, шулай да киләсе елга муллык вәгъдә итеп, күпергәннәр. Урман читендәге вак куаклар да, күккә ашып, биек-биек булып үскән һәм эчкәрәк утырган агачлар да инде саргайган. Миләш яфраклары, тәлгәш-тәлгәш булып салынып төшкән җимешләре төсенә— кызгылтка маныла башлаган. .. Шәһәр эчендә әллә ни үзгәреш юк: шул ук трамвай-троллейбуслар, автобуслар, биек таш йортлар, каядыр ашыгучы яки ялкау гына гомер сөрүче кешеләр... Хәер, агачлар монда да саргайган. Компрессор заводы яныннан үттеләр. —Бервакыт, мин үзебезнең частьта биредә эшләнгән компрессор күрдем,— диде Габделнур —Иллә рәхәт тә булып китте инде. Якташымны очраткандай сөендем. Корпусына кулымны куеп, сыйпап тордым. Күзләр яшьләнде. Егетләр көлделәр дә әле үземнән. —Син бераз сентиментальрәк,—диде Гена гәптәшенә сокланып.—Хәер, мин үзем дә, бая басу-кырлар күргәч, әллә нишләп киттем, телдән яздым. Тизрәк кайтасы да эшкә керешәсе иде. Өч ел буе мондый тормыш туйдырды. Бигрәк тә минеке шикелле һөнәр иясенә бу тормыш—мәгънәсез. —Илне сакларга кирәк бит кемгә булса да. —Анысын мин аңлыйм,—диде Гена авыр сулап.—Барыбер., гаделсезлек күрәм. Мина иген игәргә булсын... Ә синен уйлаганын бармы: безнен белән кемнәр хезмәт итә? —Таза, сәламәт егетләр. —Ә кем балалары? Берәр завод директорының, обком дип әйтмим дә, райком секретареның кадерле батасын күрдеңме? —Анысы дөрес—юк. Ә бит аталары чат саен вәгазь укый: яшьләрнең ватанпәрвәр булуын тели, патриотизм хакында лаф ора. идеалларга тугрылык таләп итә... Бәлки алар бракоделдыр, малай ясый алмый торганнардыр. —Ясамас. Әле ничек кенә... Монда берәү ялгыш килеп эләккән иде, КДН эчә башлады да, комиссовать иттеләр. Үзем күрдем дару эчкәнен,—диде Гена ачу белән. —Бездә дә берәү астына җибәрә башлады, ә икенчесе постта торганда үзенә атты. —Үлдеме? —Үләр сина... Колагына әз генә эләккән. Юри эләктергән, билгеле. Кабат күрмәдек без аны. Кем баласы икәнен дә белә алмадык... Габделнур, автобуста кысылып барса да, Гена әйткәннәрне уйламыйча булдыра алмады. Дөрес, анын белән хезмәт иткәннәрнең бөтенесе дә авыл малайлары түгел, Мәскәү, Ленинград кебек мәшһүр кала егетләре дә бар иде. Ул аларнын фамилияләрен, күбесенен исемнәрен дә хәтерендә саклый. Ләкин нигәдер олы түрә баласы дип әйтерлекләре истә калмаган, күрәсен. булмагандыр. Мәскәүдән алынган Лавров Володя шофер иде, әти-әнисе— төзүчеләр. Постнов Вячеславның әнисе... ул да заводта мастер гына иде шул. Тресков— Горький шәһәреннән, үзе—шофер, җиңел машина чыгаручы завод эшчеләре династиясеннән Литвадан килгән егетләрнең байтагы хуторлардан, икесе Каунастан, берсе Шауляйдан—гади халык балалары. Егетләр хәзер кайда, нишли икән бу минутларда1’ Юк, әле берсе дә китмәгәндер, дембель—сонрак... ...Габделнур, кабыргасына Гена төртүгә, уйларыннан аерылды. Төшәргә кирәк икән. Ун якта авыл тибындагы поселок, анын артында, еракта, тау хәтле балчык өемнәре. Алар әле сонгы елларда гына актарылып өелгән булса кирәк. Габделнурга алар Чупай тавында эшләгән елларны, андагы тау-таш өемнәрен хәтерләтте. Анда да карьер иде: таш катламы инде унике метр тирәнлектә җир астында ята һәм өсте менә шушы рәвешле көчле экскаваторлар, бульдозерлар белән актарылып, кыш көне шартлатылып. читкә этәрелә иде Базар эчтәрәк. сул кул якта икән Ана азе шактый барасы Юл аркылы чыктылар һәм авыл йортлары кебек өйләр арасыннан, кечкенә сай елга аша салынган тар басмадан үтеп, тигехте-тигезсез бер урынга килеп җиттеләр Биредә халык мыжгып тора: өхтексез алга таба агыла, тулгана, кайберәүләр каршыга килә, койма янында өелешеп тора, читтәрәк бер-ике машина, мотоцикл күренә. Капкадан базар эченә керделәр, монда да мәхшәр: койма тирәли әйбер сатучылар тора, ни-нәрсәләрен койма башына да элгәннәр, кулларында тоталар, катыргы кәгазьләр өстенә тезеп җиргә салганнар. Сүзләре аңлашылмаган сөйләшү тавышлары кәстрүлдә быгыр-быгыр аш кайнавын хәтерләтә, һәр тарафтан колакка кычкыру, сатулашу авазлары чатына, кайдадыр бер чиггә гармун тарталар Габдел нур түзмәде: —Әллә гармун да сагалармы?—дип сорады. —Монда атан белән анан гына юк. Әйбер дә күп. кеше дә. Халык чуар: картлар-карчыклар. абый-апалар, яшьләр... Сирәк-мирәк милиция фуражкалары да базар эчендә бутала, капка янында гына түгел Кыскасы, бөтен Казан халкы монда жыелган диярсен. Гена Габделнурнын. телдән әйтмәсә дә. кая барасы килүен чамалады Әйберләрен чыгарырга ашыкмады, ары китте Гармун тавышлары отыры якынайды. Алар монда берничә икән: ике-өч тальян, хромка. баян, кынгыраулы саратски ла бар. Кемнсн нинди кой уйнаганын аерырлык түгел, бөтенесе берьюлы тарта, товарын күрсәтә Габделнур ин кырыйдагы тальян янында туктады. Олы яшьтәге абзый, кыска юантык бармакларын җитез генә йөгертеп, бер озын көй уйный иде Күренеп тора кайчандыр оста гына гармунчы булган яки үзе гармун ясаучы-төзәтүче Ул. каршында ике солдат торуын абайлап, коен тәмамлады, күрекләрен кысып, гармунын ике куллап тотып тора башлады —Солдатларга гармун кирәкме әллә? — Юк. абый. Әйбәт уйныйсын, тынларга гына килдек. — Шаяртма, солдат!—лиле абзый һәм. сул кулы белән тар мыегын сыпырып, хәйләкәр елмайды —Синсн кебек егетләр гармун янында болаИ гына тормыйлар. Уйныйсын киләме'.’ Мә Абзый, сул кулы белән ун як иңбашыннан каешын алып, гармунны Габдел нурга сузды Бик матур иде тальян: буялган-бизәлгән, похтә эшләнгән, җизләре ялтырап тора, телләре перламутр яшел төстә, бакалары калай, биш планкалы Габделнур кыстатып-ялындырып тормалы, каешын жаилап киде лә. уйнап га җибәрде Тагар халкынын дәртле, һәркемгә таныш, бөтен кеше дә ярага торган «Баламишкин» көен сузды Бу арада бик тупас физик эшләр башкармаганга бармаклары җитез йөгерә, өлгер һәм көйне дә дөрес тота иде Тирә-яктагы гармун сатучылар да солдатка ихтирам йөзеннән уйнаудан туктадылар. Кой агылды да агылды, аны биек такта койма да тотып кала алмый, стенадай тыгын кеше ташкыны да туктатырлык хәлдә түгел. Ә өскә таба—сирәк болытлар йөзгән зәнгәрсу күк йөзенә ул язгы сабан вакытында яңгыраган тургай моны кебек бернинди киртәгә тап булмыйча өзлексез күтәрелә Габделнурнын үзенә дә рәхәт иде Ләкин артык мавыкмады, кеше әйбсрсс белән озак файдалана алмыйсын. Тагын бер көй уйнагач, ул туктады Гармунны хуҗасына бирде. — Рәхмәт, абый. —Үзенә рәхмәт.—диештеләр аны сырып алган яше-карты, чөнки кеше шактый күн җыелган иде инде Габделнур белән Гена кузгалып киткәндә абзыйиын гармунын сатулаша да башладылар. Күрәсен. Генанын монда беренче тапкыр гына килүе түгел. Ул капкадан ун-унбиш адым гына читтәрәк торган бер юан апа янына килеп исәнләште, колагына нидер пышылдады, алып килгән әйберләрен берәм-берәм аның беләгенә салды һәм, тиешле әжерен алып, китеп тә барды. —Булды,—диде ул Габделнурга. Алар капкадан чыктылар, кайту ягына борылдылар. Басмага житәрәк, бер читтә озын итәкле күлмәк, катын йон кофта, ачык изүле куртка кигән ике чегән хатыны бер кызны кысрыклап, ай-ваена карамыйча тарткалап- йолыккалап азапланалар иде. Моны ике солдат берьюлы күреп алды. Габделнур дустына дәште. —Анда теге кызны кыерсыталар ахры. —Әйдә барыйк әле,—диде Гена анын тел төбен анлап. —Киттек. Гена, тавышын юри калынайтып: —Нәрсә бар монда?—дип сорады. Авызына папирос капкан, чуар яулыгын чөеп бәйләгән чегән хатыны кул селтәде. —Узып кит, чибәр егет, берни дә юк. —Барыгыз, бар, служивые,—диде икенчесе дә. Габделнур карашын кызга төбәде, яшьле күзләреннән, төс-битеннән чамалап, татарча дәшәргә булды. —Нигә елыйсын? —Ун сум акчамны алдылар,—диде кыз яклаучы булуга сөенеп, әмма елавыннан туктый алмыйча.—Хәзер алкамны сорыйлар. Бирмәсәм, бозым белән куркыталар. Зәһәр хатыннарның тиз генә бирешергә, кулга керергә торган табышны ычкындырырга исәпләре юк иде, билгеле, алар кызга ябырылдылар: берсеннәнберсе уздырып такылдарга, көчек кебек чәңгелдәргә тотындылар —Мы тебе гадали... Баккан өчен алкамны да бирәм диден .. Акчаңны үзен чыгарып бирдең.. Мәрхәмәтле кешеләр, нәрсә инде бу? Без—намуслы чегәннәр!.. Ә сезгә ни кирәк? Үзебез аңлашырбыз... Алар бичара кызга алтын йөзек кигән карасу нәзек бармаклары белән чытырдатып ябышканнар. Ләкин солдатларның каты торуларын һәм китү исәпләре югын күргәч, кулларын бушаттылар Шуны гына көткән кыз, кисәк тартылып алардан ычкынды һәм солдатларга таба омтылды. Аннары, икесенен уртасына ук кереп, беләкләренә чат ябышты. —Зинһар коткарыгыз!—дип ялварды ул әле һаман сулкылдап.—Булышыгыз, абыйлар, ташлап китмәгез! —Курыкма!—диде Габделнур кызга һәм Генага баш какты.—Киттекме? Солдатларның берсенен калын кара кашлары җыерылган, йөзе усал, рәхимшәфкать көтә торган түгел, икенчесе аннан бер башка калку, киң җилкәле— анысының да чыраенда иман нуры юк шикелле тоелды чегәннәргә. Күпне күргән, байтак мәтәвекләрдән исән-имин чыга торган булсалар да, солдатларга каршы кабат сүз әйтергә базмадылар. Аянычка (алар өчен), халык агымына ияреп, нәкъ шул минутта тагын бер хәрби узып бара иде. Бер хатын-кыз белән янәшә атлаучы бу офицер, солдатларны күреп, туктады, кеше ташкыныннан аерылып, алар янына килде. —Солдатлар, нәрсә бар? Тавышка борылып караган Габделнур белән Гена (алар халык йөргән сукмакка арт белән торалар иде, офицерның килгәнен күрмәделәр) башта бер мизгелгә югалып калдылар, аннан, тураеп, үрә катып, честь бирделәр. —Иптәш майор, менә бу кызны талыйлар,—диде Гена йомшак тавыш белән —Ярдәм итәргә булдык. —Ул сезнен танышыгызмы? —Юк,—диде Гена. Габделнур да сүз кыстыруны кирәк тапты. —Иптәш майор, барыбер кызганыч Офицерга хәлне сөйләп бирделәр Ул. чегән хатыннарына карап атлы да. солдатларга: —Яхшы иткәнсез.—диде.—Барыгыз. Мин хәзер милиция җибәрермен Майор, хатынын култыклап, китеп барды. Анын артыннан ике солдат белән кыз да кузгалдылар. Чегән хатыннары. «мал»нын кулдан ычкынуына жен ачулары чыгып, аты- юлы белән сүгенеп, каргап калдылар. Кыз су аркылы салынган тар басмадан чыкканда да Габделнурнын кулын ычкындырмады Юл кинәйгәч. тагын икесен дә култыклап атлы Автобус тукталышына барып җиткәч кенә алардан аерылды —Рәхмәт инде сезгә. —Ачык авыз булма,—диде Гена төксе генә —Алар янында бөтенләй туктыйсы юк. Туктадыкмы—беттен, атар сөлек кебек ябыша. —Хәзер аңладым инде, сабак булыр. Кыз. кат-кат рәхмәтләр укып, килеп туктаган автобуснын атгы ишегеннән керде, солдатлар—арткы ишектән. . «Вузовец» кинотеатры каршында автобустан төшкәч. Габделнур Генага — Минем монда апалар бар.—диде.—Берәр нәрсә алып, кереп чыгасы иде — Була ул.—диде Гена һәм. дустына күз кысып, тамак астына чиертте — Безгә барыбер кибеткә керергә кирәк. Алар, «Кольцо»дагы кибетләрнең берсенә сугылып. Габделнурнын апаларына күчтәнәч, ә үзләренә берничә шешә алдылар. Соңгыларын яхшылап төреп, сумка эченә яшерделәр Шушы арада Гена янына батасы белән хатыны киләсе икән, аларга тәм-том дә булды — Минем себерке җыеп саткан акча да бар әле,—диде ул сере белән уртаклашып —Иренмәсән. «котелогыңны» эшләтсәң, ничек тә жай чыгарырга була. Габделнурга дустына карап сокланудан башка чара калмады, ана булган хормәте бермә-бер артты. Кызганычка. Габделнур апаларын өйдә туры китерә алмады, күчтәнәчләрен күршеләренә биреп калдырды. Юл читеннән терек-терек җәяү атлаганда Гена бераз дәшми барды да әйтеп куйды. —Август аенда Жәлил турында күп сөйләделәр. Сезнен халыкнын горурлыгы. —Әйе. —Ә син беләсенме. безнең дә дөньяга билгеле атаклы бер кешебез бар Дөрес, ул каһарман да. шагыйрь дә түгел, ә сынчы — Кем ул? —Эрьзя. Үз фамилиясе Нефедов, ә бу—псевдоним Мордва халкынын бер тармагын эрьзя дип йөртәләр бит. шуны алган Әле революциягә хәтле үк Италиядә һәм Франциядә үз әсәрләрен күргәзмәгә куйган Аны «Мордва Родены» дип атаганнар. 1926 елны Латин Америкасына китә Аргентинада таштан да каты, әмма бик матур альгарро дигән агачны файдалана. «Лев Толстой». «Бетховен». «Әнием гюргреты» һәм башка әсәрләре белән дан казана Гаҗәеп шәп итеп тегендәге чибәр кызларның сыннарын ясый. -Шәп дигәнен нәрсәне аялата?—дип елмайды Габделнур. —Аңлыйсын инде, шәрә килеш,—диде Гена күз кысып.—Эш анда түгел «Моисей» скульптурасына бер бай ун миллион доллар бирә Ләкин Степан Дмитриевич сатмый. 1956 елны, байтак сыннары белән бергә, пароходка төяп, иленә ачып кайта. —Димәк, ул да патриот. —Саранскида булырга туры килсә, музеена кереп чык Атаклы совет скульпторы Коненков аны үзеннән өстен санаган Һәм Гена бик озак үзенең мәшһүр якташы турыңда сөйләп кайтты Лагерьга житөрәк Габделнур: — Гена, син нишләп кызлар янына чыкмыйсын?—дип сорады. —Ә нигә кирәк алар мина? Хатын ике айга бер килеп китә,—диде Гена һәм үзе дә сорау бирде.—Бүген бәлки алар тагын килер. Чыгасыңмы? — Нигә алай төпченәсең?—диде Габделнур эчкерсез елмаеп. —Саграк бул, бозыгы эләкмәсен. —Нинди мәгънәдә? —Чирлесе. —Андыйлар да бар микәнни? —Донья бу... Узган ел бер сержант эләктергән иде. Чыннан да, кичен йорт тирәсендә «сандугач» тавышлары ишетелде. Габделнур Ковалевны кисәтеп куйды. —Әгәр мине сораучы булса, авырый, диярсен. Генанын көндез әйткән сүзләрен Габделнур Иреккә дә җиткергән иде. Ул да Ковалевка: —Мин дә авырыйм,—диде. —Мин чыгам,—диде озын торык Ковалев батыраеп —Не ссите кипятком, держите хвост пистолетиком. Ә өч-дүрт көннән анын сөмсере коелды, чыраен сытып йөри башлады Аны нәрсәдер борчый иде. Үзе әйтмәсә дә, фәһемле Генанын үткер күзеннән берни дә яшерә алмыйсың икән. —Эләктенме? Мин бит сине кисәттем. Тынламадын. Хәзер үзеңә үпкәлә. —Нәрсә булды?—дип сорады Габделнур төшенеп җитмичә. Ирек көлде дә ана татарча такмак әйтте. —“Тамчы, там, там, тамуыңны яратам". Менә нәрсә булган. Эшнен нидә икәнен белгәч, Ковалевка кинәшләр бирә башладылар. Ләкин Гена аларны тиз туктатты. —Башка чарасы юк, капитан Машкинга әйтергә кирәк. Булышса, ул гына булышыр. Жаен табар. Һәм шулай иттеләр дә. Ковалев көн саен Казанга, дәваланырга йөри башлады. XXX ...Габделнурлар кабат Кремльгә кайттылар. Тагын элеккеге солдат тормышы башланды: вакытында йокыдан тору, физзарядка, юыну-чистарыну, иртәнге аш, дәресләр, кухняга яки каядыр башка урынга нарядка бару, часть байрагы янында сакта тору... кичке барлау... Ротага яна командир билгеләгәннәр икән. Белокуров фамилияле, кечкенә гәүдәле, карангы чырайлы ябык капитан бик зәһәр бәндә булып чыкты. Беренче көнне үк казармада «картлар»ны сафка тезеп бастырды. —Үрә кат! Отставить! Тигезлән! Үр-рә кат! Шәлперәй! Һәрберсен күздән кичереп, киемнәрен тикшереп чыкты. —Якаларыгызны ычкындырыгыз! Моңарчы эленке-салынкы йөргән «карт» солдатлар теләр-теләмәс кенә гимнастерка төймәләренә үрелделәр. Капитан шеренганың башында беренче булып басып торган Ковалевка ябырылды. Ул анын гимнастерка изүеннән күренеп торган җылы йон пуловерын нәзек бармаклары белән чеметеп кенә эләктерде. —Бу нәрсә? —Пуловер, иптәш капитан. —Салып ташла! —Иптәш капитан, салкын. —Сөйләшүләрне туктатырга! Рядовой Ковалев, чираттан тыш нәрәт аласын киләме? —Һич юк, иптәш капитан! —Шул-шул... Лагерьда бөтенләй тугарылгансыз... Һәм ротный шеренга буйлап китте Һәр соллат каршында туктап, гимнастерка эченнән кигән жинсез жилет, жылы күлмәк, якасыз свитер ише нәрсәләрне салырга кушты Хәтта гимнастерка якасына тегелгән ак ситсы каралган булса, кырынмаган яки итеген юньләп чистартмаган өчен дә кайберәүләргә кисәтү ясады. —Рядовой Крылов, сез бүген кырындыгызмы? —Так точно, иптәш капитан! —Икенче юлы бритвага якынрак торыгыз. Ул кабат «картлач»ларны үзенчә мыскыл итеп, команда бирде —Тигезлән' Үр-рә кат! Шәлперәй Барыгызга да үз-үзегезне тәртипкә китерергә! Унбиш минут вакыт бирәм Тарал' Капитан очлы күзләрен карават һәм тумбочка тирәләренә дә йөртеп чыкты. —Иптәш матрос, бу нинди язу?—дип сорады ул бер конка башына эленгән кәгазь кисәген кулына алып һәм кычкырып укыды — Адмиралдан түбән якын килмәскә!" Мина ярамый инде алайса'’ —Иптәш капитан, бу—шаяру. Бирегез, ертып атам. —Истәлеккә миндә калсын Белокуров ары киггс. Берәүнен тумбочка остендәге язуны алып укыды — "Янгын вакытында ин беренче чыгарырга'" Рядовой, башта җиңелрәкләрне чыгарырбыз. Сез ин ахырга калырсыз'— диде ул таза гәүдәле солдатны кызартып Ротный тикшерүен дәвам итте —Ә монысы нәрсә? “Тревога булса—уятмаска!" Батки сезне иртәнге ашка дәшмәскәдер'’ Солдатлар, нишләсеннәр, сукрана-сукрана җылы киемнәрен сатып аттылар, тозәтснә-«бизәнә» башладылар —Менә бу солдафон!—диде Ковалев рота командиры чыгып киткәч Кемдер әйтте. —Әле күрәселәр алда икән. Аны башкалар күтәреп алды. —Түзәргә туры килә —Бу мәрхәмәтсез белән бәйләнеп, кайсыбызның артыгын хезмәт итәсе килсен. —Бу эт җан утыз беренче декабрьгә хәтле дә тоткарларга мөмкин. —Сак булыйк, егетләр, сүзгә килмик Шулай бер-беренә үгет-нәсыйхәт бирделәр Караватларны кабат рәтләп, җыештырып куйдылар, тумбочка эчләренә күз салдылар. Чөнки демобилизация көткән солдат очен ин хәтәре—утыз беренче декабрьдә китү иле Тәртипсезрәк солдатларны командирлары шуның белән генә куркыта. Солдатны беренче айларда, мин сине Макар бозау көтмәгән җиргә җибәрермен, дип куркытсалар, соңгы көннәрне исә. утыз беренче декабрьдә өенә китәрсен, дигәне ин үтемле сүз була. Ә ул—ин авыр җәза. Чөнки яшьтәшләрен-хезмәггәшләрен инде берәм- берәм китеп беткән, син—судагы йомычка кебек кая барып сугылырга белмичә тулганасын, оендә әти-әниен, кияүгә чыкмаган булса сөйгән кызын зарыгып көтә. Күңелсез, ямансу коннәрнен берсе лә айга торырлык була Соңгы көннәр ничектер бик җанлы үтә башлады Бер көнне егетләрне клубка җыйдылар Эшкә чакыручы—вербоншик килгән икән. Озын буйлы, күзлекле, яхшы костюм-чалбар кигән, култык астына папка кыстырып кергән бу ир-ат, үзенә сүз бирелгәч, кәгазьгә карамыйча гына сөйләп китте —Татарстан—нефть төбәге Үзегезгә мәгълүм, нефтьтән бик күп нәрсә эшләнә. Менә шу на күрә дә Казанда органик синтез заводы тозелә башлады Бу эшкә 1958 елда ук тотынган идек. Хәзер исә беренче комплекслар сафка баегы. Узган ел фенол, ацетон цехлары продукция бирә башлады Ул кеше заводта нинди продукцияләр эшләп чыгарылуы, алариын к\ тәме, сыйфаты, ил өчен әһәмияте һәм башка якларын тәфсилләп сөйләде —Ләкин,—дип дәвам итте эшкә яллаучы,—бу әле башы гына—төзелеш яна жәелеп килә. Шуна күрә безгә эшче көчләр бик кирәк, менә сезнең кебек батыр, таза беләкле, өч-дүрт ел буена ил сагында торган кыю солдат-матрослар, иртәгәсе көннән яна тормыш башлап җибәрәчәк егетләр кирәк.. —Салпы якка салам кыстыра белә бу,—диде Ирек Габделнурнын колагына.— Ә үзе нинди эш икәнен әйтми. Кара эштер инде. Теге әле һаман сөйли иде. —Заводта тагын берничә комплекс булачак—завод эчендә завод... Ләкин шулчак аны бер матрос бүлдерде. —Эшчеләр заводка кирәкме, әллә төзелешкәме? —Төзелешкә,—диде сөйләүче, сүзен бүлдерүләренә бераз хәтере калса да. йөзенә чыгармады, кызыксыну уятуына сөенде генә.—Мин—трест вәкиле. Ә безнен трест—генподрядчы. Аны тагын бүлдерделәр. —Сезгә нинди һөнәр ияләре кирәк? —Балта осталары, бетончылар, арматурачылар... —Тапкан юләрләрне!—диде Ирекнең сул ягында утыручы. Казанда туып- үскән бер солдат күршеләре ишетерлек итеп кенә.—Саз ерырга үзен бар. —Ә электриклар?—дип кычкырды Габделнур. чөнки залдагылар нык кына шаулаша башлаганнар иде. —Рәхим итегез! Шул сүз житге: Габделнур Казанда калырга ризалык белдерде. Ирекнен. авылдан киткән егетнен. төзелештә ярардай һөнәре юк иде. Ул балта остасы булып язылды. —Бәлки моннан иртәрәк җибәрерләр,—диде ул Габделнурга. Гадәттә солдат, -дембель* дигән татлы сүзне сонгы елынын гыйнвар аеннан ук теленә кертә. Ләкин дембель үзе кемгә ничек елмая бит: укырга кергәннәр августта ук андый бәхеткә ирешә, ә калганнарга ул сентябрьдән башлап, утыз беренче декабрьгә хәтле сузыла. Тәртибен -бишле» булса, алмаш килсә—иртәрәк китәсең, ә инде «гөнаһлар»ын күп икән, бәхетен юк икән—сонгы көнне көтәсен. Клубтан чыккач Ирек көлеп җибәрде. Ләкин аның елмаюында шатлык сизелми, ачы сагыш күбрәк иде. —Безнен бәхет шуннандыр инде: әтиләр шахтага барып акча эшләгән, абыйларны мәҗбүри фызыуга алганнар, апалар вербоваться ителеп читкә киткән Их дөнжа—буялган җонга. буялса иде мамыкка—рәхәт булыр иде халыкка! Казармада Габделнурны Мораттан килгән хат көтә иде. Дусты үзенен өйләнүен һәм киләсе елда хезмәтен бетергәч тә Кронштадта каначагын язган иде. «Тәки каптырганнар икән егетне»,—дип уйлады Габделнур