Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘЙДАНГА ИЛТКӘН ЮЛ

«Язмыш һәм узмыш» дигән истәлек авторы—50 ел гомерен театр белән бәйләгән кеше. Шуның 5 елы—Щепкин исемендәге театр училищесының татар студиясендә уку, 45 елы—Камал театрында эшләү. Ул—Татарстанның һәм Россиянен халык артисты, Тукай бүләге лауреаты. Сабакташларына эпиграммалар язган Равил Шәрәфиев Әзһәр Шакиров турында болай ди: Щепкинчылар арасында Иң яшебез син идең. Иң акылчы, иң хәйләкәр, Иң картыбыз син бүген. Аксакал, ягъни! һөнәри осталыгы олы исемнәр һәм халык мәхәббәте белән расланган актерны башка хезмәттәшләреннән ин нык аерып торган сыйфат турында сөйләүдән алда сигез ел элек «Казан утлары»нда чыккан бер әңгәмәне искә төшерик әле. Драматург, актер һәм режиссер гәпләшә. Сүз жебе милли хәрәкәткә килеп ялгангач, режиссер болай ди: «Хәзерге актив милләтчеләр «милләт» сүзен әйтергә курыккан вакытта да театр татарча сөйләшә иде... Без урамга чыгып кычкырып йөрмәдек, әмма һәрвакыт татар теленен чисталыгы өчен көрәштек, татар моңын, гореф-гадәтен күрсәттек...» Татар сәхнәсендә татарча сөйләшкән өчен рәхмәт анысы. Ләкин.. Габдулла ага Шамуков искә төште. «Казан утлары»ның иске төпләмәләрендә анын язган ике әйберсе саклана. Икесе дә шәпләп өйрәнеп, күп вакыт сарыф итеп язылган. Берсе—1969 елда КПСС Үзәк комитетына, СССРның һәм РСФСРның мәгариф министрларына җибәрелгән хат тексты. Анда ул Россиядә күпчелек милли мәктәпләр тоташтан рус теленә күчерелүнең бөтен зарарлы нәтиҗәләрен ачып сала. Сөембикә манарасы турындагы мәкаләсе дә татар гамен гамьләп язылган. Мондый да четерекле, хәтәр өстәмә мәшәкать данлыклы актерга нигә кирәк булган сон? 1991 елнын Татарстан өчен хәлиткеч көннәрендә Илдус Әхмәтҗанов шагыйрь абыйсы белән Ирек мәйданындагы сәяси ачлыкка ни дип кушылган әле? Татар моны җитмәгәнгә яки сәхнәдә татарча чиста сөйләшмәгәнгә түгелдер ич? «Урамга чыгып кычкырып йөрү» дигәннән. Ирек мәйданында үткән бер митинг истән чыкмый. Митинг инде сүнеп-сүрелеп бара иде. Чөнки 3-4 әйбәт кенә чыгыштан сон халык бик белмәгән, сөйләү осталыклары да, фикерләре дә чамалы булган милләтпәрвәрләр нотык тотты Шулвакытны микрофон каршына Әзһәр Шакиров чыгып басты. Шигырь-мазар укырга дип дәшкәннәрдер инде. —Газиз милләттәшләр! Таныш һәм тансык көчле, куе тавыш кин мәйданны яңгыратты. Юк, үз сүзләрен әйтә. Ихластан—бәгырь түреннән чыкканны сөйли. Бәгырь түренә үтеп керерлек итеп. Гәүдәдә, кул селтәп җибәрүләрендә, тавышында олпатлык, мәгьрүрлек бар. Гайрәтле хак сүзне сәхнәдә Пугачев һәм Туктамыш хан булып та яшәгән кеше авызыннан ишетү гел бүтән икән бит ул. 1990-92 елларда мәйдан ораннарыннан хакими тәрәзәләр зынлап тормаса, татар мәңге горурланып искә алырлык закон-карарлар кабул ителер идеме икән? һәм дә танылган шәхесләребез, Балтыйк буе республикаларындагы кебек күпләп чыгып, мәйданның куәтен унлата-йөзләтә арттырган булса, аларнын барын да җуяр идек микән? Кемнәрнеңдер гомум ирекне шәхси милеккә алмаштыруына юл куяр идек микән? Кызганыч ки, күп, бик күп зыялыларыбыз, шул җөмләдән, татар теле, татар мәдәнияте исәбенә тамак туйдырганнары да, туксанынчы еллар ДУЛКЫНЫН ӨСТӘН шома гына үткәреп җибәрделәр Сөттән ак, судан пакь күренгән бер иш кешеләр бар Татарнын кайгы-гачьнәре турында сөйли башладыңмы, алар, чирканган сыман, сүзне башка нәрсәгә күперә Ләкин бит Туган халкын, милләтенә карата намуслы түгел икәнсен. син гомумән дә намуслы кеше түгел инде Әзһәр Шакировны исә мәйданда тагын күп тапкырлар очратырга һәм тыңларга насыйп булды әле Кемнәрдер татар мәйданына теге дулкын белән килеп, шунын белән китеп тә барсалар, Әзһәрнен килүе күп элегрәк башланып, ихлас һәм ныклы булды. Бу ул язган истәлектән, дә күренә Театр елъязмасына керерлек, укучылары - бызны елмаитмрлмк та, уйландырырлык та вакыйгалар бар анда