МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ
ТӘРЕ ҺӘМ АҢА ТАБЫНУ Христиан линенең символы булып хезмәт им торган нарга һем аның тамгасы. "Тарс" сүзенең этимологиясен Р.Әхмәтьянон "мәҗүси алла, тәңре" сүзенә бәйли, кайбер керәшен авторлары да тәре сүзен “тәңре" сүзенә тәңгалләштерәләр Татар телендә шушы ук мәгънәдә хач" сүзе дә кулланыла, анысы исә "хаҗ" сүзенә барын ялгана диләр (кара Аджи) Керәшеннәрдә тәре" I ү и икона" мәгънәсендә йөри. "Татарча урысча сүллек "тә дә (1931) аның русчасы "икона, образ, креет" дип бирелгән. Урта гасырларда кыпчаклар тәрене хач дип атаганнар Тәре" сүзенең татар телендә тискәре мәгънә алуы кыпчакларның бер өлеше христиан бу туына бәйлән аңлатыла (Р.Әхмәтьянон) Мордва карагайлар сөйләше телендә пыр*- пшм/ч миң мәгънәсенә ия икән. Христиан буларак, алар бу сүзне уңай мәгънәдә аңларга Танылган тарихчы һәм этнограф Ч.Вәлмханон тәңречелек тарафдарларын XIX гасырда Казакъстанда да очраткан әле Әгәр, мәсәлән, сөт түгелә калса, тәңрече "торс* ясаган һәм баш игән" Морад Аджи тәңречеләрнең тәре ясап чукынуы ла христианнардагыча түгел дин яза: алар бармакларын чеметемләп түгел, бәлки баш бармакны атсыз бармак белән тоташтырып, маңгайларына якын кнтс|>әләр икән Ихтимал, монда баш һәм атсыз бармаклар ясал ан түгәрәк кояшны, ә туры килеш ка.и ан башка бармаклар һәм беләк кояш нурларын сурәтли торгандыр, чонки !әнр< сыман очына аркылы агач беркетепән баганага кадаклый торган булганнар Чиркәү әһелләреннән берсе. Тертулдиан Грекларның 'тау" хәрефе түгел, бәлки безнең латин "Г хәрефе тәрене сурәт ли дигән Дөрес, хәзерге чиркәү әһелләре һәртөрле формадагы тәрене дә чын тәре дип исәплиләр Шуны да әйтеп китик, католиклар дүрт Лавамы Сц.шк журналыбызның 2004 елның Ычс саныннан басылып ки.и җәпле тәрене, э православный христианнар алты һәм сигез җәпле тәрене таныйлар Православный христианнар тәресендә бер аркылыча кыйгач урнашкан булып, имештер, бер очы белән күкләрне, икенче очы белән җирне күрсәтә, ә иң түбәндәге ай урагы сыман деталь, кайберәүләр уйлаганча, мөселман аеның җиңелеп аста калуын күрсәтми, бәлки тәрегә кадакланган Христның каны тамган табакны сурәтли. Әлбәттә, болар барысы да соңрак уйлап чыгарылган әкият, хыял җимешләре генә. Христиан философиясендә тәренең горизонталь сызыгы хатын-кыз, җир, материя аспектын сурәтли, вертикаль сызык исә ирлек аспекты, иҗади башлангыч, күк һәм рухны белдерә дигән фикер очрый. Ике сызык кисешкән ноктада бу аспектлар бергә кушылалар һәм энергия чыганагына әйләнәләр, шуннан дөнья барлык дүрт тарафка таба үсә башлый икән Безнең эраның IV гасырында Константин I нең әнисе императрица Елена Иерусалимда Иисусны газаплап үтергән җирдә казу эшләре вакытында өч агач тәре тапкан дип хәбәр итүче чыганаклар бар. Императрица ниндидер бер үлгән кеше мәетен бу тәреләр янына китереп карагач, тәреләрнең икесенең бернинди дә тәэсире булмаган, ә өченчесе янында әлеге кеше терелгән имеш. Елена шушы тәренең бер кисәген Константинга җибәргән, ә ул, үз чиратында, аны Римга юллаган һәм тәре фрагменты, изге нәрсә сыйфатында, Ватиканда бүгенгә кадәр саклана икән. Тәренең калган кисәкләрен Елена кабат җиргә күмдергән. Шуннан соң христианлыкта тәрегә табыну кертелә. Ә Иисусның хачка кадакланган сурәте VIII гасырда гына күренә башлый IX гасырга карый торган мәшһүр "кельт тәресе"иә “Бисмилләһи-р-рахмэни-р- рахим" дип гарәпчә язылган. Кайбер галимнәр моны көнбатышка үтеп кергән суфичылык йогынтысына бәйләп аңлаталар Кайбер христиан дине тармакларында тәрегә табыну кире кагыла (баптистларда, адвентистларда, башка протестант чиркәүләрендә) Татарча чыганакларда муенга тага торган тәрене камира дип атау очрый Тәре тагуны "аркылы тагу” дип әйтү дә бар. ТӘРЕ ЯУЛАРЫ, ТӘРЕ СӘФӘРЛӘРЕ тар.— Урта гасырларда Европада христиан фанатикларының, бик күп гаскәр туплап, үзләре инанганча, христиан диненең бишеге булган Фәләстыйнны һәм Якын Шәрыкне мөселманнардан азат итү максаты белән оештырган яулары. Тәре яуларын хач сугышлары дип атау да очрый Озак вакытлар буена христианнар табына торган Иисуе Христос дәфен кылынган Фөлөстыйн җирләре гарәпләр кулында була һәм алар Христ табутына сәҗдә кылырга килгән христианнарны тоткарлыксыз үткәрәләр 1078 елда Үзәк Азиядән килгән төрки сәлҗүкләр. Багдадны җимереп, Иерусалимне алалар. Сәлжүкләр дә Ислам динен кабул иткән булалар. Ләкин алар христиан сәфәрчеләренә юлны биклиләр. Шуннан соң. атап әйткәндә 1095 елның 28 ноябрендә, Рим паласы Урбан II собор җыелышында христианнарны кулларына корал алырга һәм "Алла Табуты”н азат итәргә чакырып. Христның: " Үз-үзеңнән ваз кич, кулыңа тәре ал һәм минем арттан бар” дигән өндәмәсен кабатлый. Шуннан сон өч ай да үтми, 40-50 мең кешедән торган гаять зур халык төркеме "тәре сәфәре”нө чыга Аларны монах Петр Пустыиник һәм Вальтер исемле ярлы рыцарь җитәкли Анда катнашучыларны гарәпләр эһле салиб дип атаганнар Тәре йөртүчеләр юл уңаенда җирле халыкны талап барганнар һәм алар Константинополь капкасы төбендә күренгәч, Византия императоры тәре йөртүчеләрне тизрәк Азия ярына чыгару ягын караган. Ләкин башлыча кара халыктан торган бу әтрәк-әләмнәрне Анталия төрекләре кырып салганнар. Ул арада рыцарьларның тәре явы оештырыла Аны папа 1096 елның 15 августында башларга карар кыла. Юлда азык төлек белән тәэмин итү ансатрак булсын өчен тәре йөртүчеләр дүрт юл белән китәләр Аларның гаскәре, ихтимал, 1 миллионга җиткән булгандыр Күбәүләр үзләре белән хатыннарын, бала-чагаларын, хезмәтчеләрен, хәтта йорт хайваннарын да алганнар Анталия ягына чыккач, тәре йөртүчеләр сигез ай буена Антиохия кирмәнен чолганышта тоталар. Аны алу белән, үзләре дә чолганышта каталар, ләкин төрекләр һөҗүмен кире кайтаралар. Сәфәргә чыгып өч ел үткәч, 1099 елның 6 июнендә, исән калган тәре йөртүчеләр (барысы 40 000 чамасы кеше) Иерусалимгә килеп җитәләр һәм аны чолгап алалар 1099 елның 15 июлендә, җомга көнне көндезге сәгать 3 тә-Иисус Христос үлгән көнне һәм үлгән сәгатьтә алар шәһәр диварлары аша үтеп керәләр Шәһәрне саклаучы гарнизон һәм халык юк ителә, шәһәр талана Тәре йөртүчеләр Иерусалим корольлеге төзеп, хакимиятне үзләренең ин абруйлы командирлары Готфрнд Бульонскийга тапшыралар Шуннан соң тәре йөртүчеләр 100 ел буена диярлек бөтен Фәләстыйндагы вәзгыятьне үз кулларында тоталар, мәчетне чиркәүгә әйләндерәләр, ишеге янына Христос сынын, гөмбәзенә тәре бастырып куялар. Тәре яулары XI гасырның ахырыннан XIII гасырның соңгы чирегенә кадәр, ягъни ике йөз ел диярлек дәвам иткән Барысы сигез яу булган дип исәплэнела. Көнбатыш рыцарьлары "көнбатышны, христиан динен мөселманнардан саклау хакына" дигән сылтау белән Шәрыктә Кече Азиядә, Сүриядә. Фәләстыйнда. Мисырда яулап алу сәясәте үткәргәннәр. Инде XII гасырда ук һәм бигрәк тә XIII гасырда тәре яуларының идеологиясе үзгәрешләр кичерә Мәс . папа Иннокентий III көньяк Франция альбигойларына каршы яу оештыра. Григорий IX чакыруы буенча төньяк немец феодаллары баш күтәргән үз крәстиәннәренә каршы "сәфәр чыгалар Немец рыцарьларының "Дранг нах остсн" (“Көнчыгышка басым ясау") сәясәте тормышка ашырыла, алар грек җирләрендә. Көнчыгыш һәм Көньяк Балтыйк буенда. Төньяк Көнбатыш Русьта яулап алу сугышлары алып баралар 1421-31 елларда папа Мартии V Төньяк Италия крәстиәннәренә каршы тәре явы игълан итә Ләкин шуның белән бергә. XVI гасырга тикле Европала халык тәре яулары традициясе сакланып килә әле. Тарихка самими балалардан, көтүчеләрдән, игенчеләрдән һәм ярлы һөнәрчеләрдән торган яулар" да билгеле Өченче тәре яны гаскәрен Мисыр солтаны Сәлахетдин Йосыф Әюбы тар-мар китереп. 1187 елда Иерусалимны азат иткән һәм тәре йөртүчеләр диңгез буендагы Жан д Арк кальгасына (Акра) чигенергә мәҗбүр булганнар Солтан мәчетне әүвәлге хәленә кайтара. Христосның алтын сыны чыгарып ташлана, ә гөмбәздәге тәре урынына ай куела 1270 елда Тунискә каршы юнәлдерелгән сигезенче яу вакытында тәре йөртүчеләрне җитәкләгән король Изге Дюдовик шәһәр диварлары янында ваба авыруыннан үлә Яу җиңелү белән тәмамлана. XIV XVI гасырларда тәре яулары Балкай ярымутравына басып кергән госманлыларга каршы оештырыла 1396 елда госманлылар төрле илләрнең берләштерелгән рыцарь гаскәрен җиңәләр 1444 елда госманлыларга каршы яуны ләх короле Владислав III җитәкли Варна янындагы сугышта тәре йөртүчеләр тар- мар ителә. 1453 елның 23 маенда солтан Мәхмүд II Константинонольнс ала 1517 елда госманлылар мамлүкләрнең Сүрия Мисыр дәүләтен буйсындыралар Тәре яулары идеологиясе тиз генә тынычланмый әле Мос . мәшһүр философ Ф.Бэкон “Изге сугыш турында әңгәмә" дигән хезмәтендә колониаль һәм төрекләргә каршы сугышларны аклый һәм лларны канунлаштыру зарур дип язып чыга Ләкин Ж Ж. Руссо. Ф Вольтер. Э.Гиббон. У Робертсон кебек күренекле затлар тәре яуларын "диннән акыл чуалу", "кешенең ахмаклыгына әкәмәт бер һәйкәл" "канлы шашыну" дип атыйлар, аларның тарихыннан ачы иген көләләр Шуны әйтергә кирәк, тәре яулары идеологиясе соңрак та кара көчләргә, колонизаторларга турылыклы хезмәт итте Тагы шунысы хак. гәре яулары күпме генә зыян китермәсен. Наполсонның Мисырны яулап алуы Исламга күб|кж зарар салган Бу яктан караганда. "Налолеон мөселман булганмы?" дигән сорау кую гомумән урынсыз һәм мантыйкка сынмый Тагын кара: САРЫ ТӘРЕ ЯВЫ. ТӘРҖЕМАН / - Тәрҗемәче, тылмач Сәгыйть Хәлфнннсң 1778 елда Мәскаү университеты типографиясендә басылган "Әлифба китабының титул битенә түбәндәгеләр язылган "Әлифба Татар дилинеи алифбиснсң тәхкыйк язылган хәрефләре на иҗекләре бителмош Казан гимназияләренең остазы вә Адмирал юниорының горжемаиы Сәгыйд Хәлфөн углы илә вә Казан кальгасындагы меллалар илә шул ук гимназияләрдә каралмыш иә макталмыш Сүз м/ңелнең яирҗеманы ТӘСБИХ/ Шул ук собха. Гарәпчә “мактау’ мәгънәсендәге сүз "Сибхаи \лшһ диген гыйбарәне кабатлау Рлвайәтлорго караганда. Идрис галәйһиссәлам һәр көн 12 мең тәсбих әйтә торган булган. Зикерне санау өчен кулланыла торган “тәсбих мәрҗәнен" лә тәсбих (дисбе ) дип йөртәләр (гарәпчә тулы исеме әл-мисбат әл-внрдийят'). Тәсбих Аллаһының мактаулы исемнәре санымча 99 төймәдән гыйбарәт, алар өч тигез өлешкә бүленеп бер жепкә тезелгәннәр. Йөзенче зуррак төймә - шаһданэ яки нишан» халыкта тәсбихнең чумасы яки Мәрйәм анасы (“мәрйәмәнөсе") дин тә атала Ихтимал, соңгысы тәсбих төймәләрен еш кына мәрҗәмана агачыннан (байбай. мәрҗән агачы, карга миләше) кисеп ясауга бәйледер. Баштарак зикерне санар өчен вак чакматашлар (чуерташлар) һәм хөрмә төшләре дә кулланганнар һәм бу Мохәммад галөйһиесөламга мәгълүм булган. Шулай булгач, зикер кәлимәләренең санын исәпкә алу өчен мәрҗән итен тезелгән тәсбихне дә. чәчмә ташларны да кулланырга ярый дигән сүз. Суфилар тәсбихы йөз илле төймәле, унбиш нишанәле (зур төймәле). Мөселманнарда утыз өч яки илле төймәле, өч яки биш нишанәле тәсбихләр таралган була. Югары катлау кулланган тәсбихлар асыл ташлардан ясалган була. Мәе.. Иван Калитаның биографиясен язган Николай Борисов Алтын Урда ханы Үзбәк турында "ляҗүрд (лазурит) дисбесен тартып, кымыз капкалап утыра иде”, —дип тасвирлый. Гомумән, тәсбих тарту гадәте һнндстанда килеп чыккан дип уйлыйлар. Мөселманнарда беренче тапкыр тәсбих Әбү Нувайсның шигырендә телгә алына (миляди 808 813 еллар) Ләкин баштарак тәсбихны хатын-кызлар (суфиялар) гына кулланганнар. Тәсбих тарту Будда динен тотучыларда һәм католикларда да бар. XV гасырга тәсбих мөселман илләрендә киң таралыш алган. Суфилар телендә тәсбих мәрҗәне шайтанны суктыра торган камчы дип аталган. Мисырда һәм Согуд Гарәбстанында намаздан соң тәсбих тартмыйлар икән, чөнки ул дингә соңрак кергән һәм анда бидгать гамәл булып санала. Тәсбих (дисбе) асылда функциональ яктан борынгы "санар такта"та (рустагы "счетьГ-чут) тәңгәл. Язучы Нурихан Фәттах Крит утравында табылган мәшһүр Фест дискысын "дисбе" дип атый. Моның өчен аңа ышанычсыз арифметик гамәлләр башкарырга туры килә: дисктагы "сүзләр" санын 100 гә тутыру өчен аңа бер яктагыларын икегә тапкырлап (33x2=66). шуңа икенче яктагы “сүзләр" санын (34) кушарга кирәк була. Мондый ысул белән барганда. 66 санының ахырына янә бер 6 лык өстәп, шайтани 666 санын хасил итәргә дә мөмкин, әлбәттә. Әмма иң әүвәле 3 мең яшьлек дискны дисбе дип атау хронология белән сыешмый. Шәрәфәтле иманыңны зикер-тәсбих белән сакла Мөнәҗәтгән. Ваһһабиларнын тәсбихтан файдалануны тыюын да әйтеп китәргә кирәк. Тәсбих эйтпу. Тәсбих санау. ТӘҮБӘ / Ярамаган гамәлне эшләмәскә сүз бирү, кылган гөнаһларың өчен үкенү һәм Аллаһыдаи ярлыкавын сорау. Тәүбә итү. асылда, безнең Аллаһ белән очрашуыбыз дигән сүз. Тәүбә дога кылу кебек үк. безне Аллаһыга якынайта. Тәүбә итү безнең күңелебезне, кальбебезне пакьләидерә һәм безне чын мәгънәсендә үзгәртә. Мөхәммәд Пәйгамбәр: “Әй. кешеләр. Аллаһка тәүбә итегез, мин бер көндә йөз мәртәбә тәүбә итәм," дигән. (Мөслим.) Тәүбә кылырга хакы булмаган адәм баласы юк. Шартлары булган тәүбә белән югалмый торган гөнаһ юк. Гөнаһтан тәүбә итүче кеше гөнаһсыз кеше мисалында булыр. "Картаеп көч беткәч кенә тәүбә итү ул- тәүбә түгел, андый тәүбәне Аллаһ кабул итми, андый тәүбә үлемнән куркып кына тәүбә итү була Кяфир хәлендә үлгән кешеләрне дә. тәүбә итми үлгән кешеләрне дә Аллаһ гафу итми, алар үлем галәмәтләре күренә башлагач кына иман китереп вә тәүбә итеп маташырлар, һич файдасы булмас, аларга каты газап булыр" (“Ниса": 18). Үлгәннән соң тәүбә юк. ди халык та. Христианлыкта рухани каршына килеп тәүбә итү һәм гөнаһлардан пакьләиү йоласы яшәп килә Дөрес, протестантлар бу мәрасимне кире кагалар, алар мондый ярлыкауны акча бәрабәренә сатып алынган индульгеицияга тиңлиләр һәм чынлыкта психотерапия сеансы булган тәүбәнең шифалы тәэсиреннән мәхрүм калалар