Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

Шәһидә Максудовага 80 яшь

Язучы һәм тәржемәче Максудова Шәһидә Габдрахман кызы 1926 елның 29 ноябрендә Әгерже районының Уразай авылында мулла гаиләсендә туа. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң. Минзәлә шәһәрендә укытучылар әзерләү курсларында укый һәм үзенен хезмәт юлын Әгерже районының Салагыш мәктәбендә укытучы буларак башлый. Ләкин яшьтән үк әдәбият-сәнгатькә гашыйк кызнын күнеле ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнми. Ул башкалабызга китеп урта белем ата, 1947 елны Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында Гариф Ахунов белән таныша һәм 1951 елны ана кияүгә чыга. Университетны унышлы тәмамлаганнан сон. 1952 елдан «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналында хатлар бүлеге мөдире. 1954-57 елларда Татарстан китап палатасында библиограф. 1960-68 елларда Әлмәт шәһәр китапханәсендә, 1969дан алып озак еллар дәвамында Татарстан Язучылар берлегендә китапханәче булып эшли. Шәһидә Максудова үзенен әдәби эшчәнлеген тәржемәдән башлый Л. Толстойнын балалар өчен язган хикәяләре тупланган беренче китабы 1953 елны Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Аннары дистә еллар дәвамында язучы тәржемәсендә рус, башкорт, казакъ, каракалпак язучыларынын әсәрләре дөнья күрә. Алар арасында Л. Антоновның «Аленка» исемле повесте һәм хикәяләре, В Чивилихинның «Урман-чытырман», казакъ әдипләреннән С. Санбаевнын «Аруана»сы һәм А. Кекильбаеннын «Хатынгол балладасы», шулай ук И Ракша, А. Емельянов, И. Друце хикәяләре һ. б. бар. Шәһидә ханым лирик шигырьләр авторы да. Аның әдәбиятка кагылышлы мәкаләләре республика газеталарында, «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел» журналларында басыла килә. Язучы буларак, «Минем кала алуым» дигән беренче повесте—1970, ә «Асылбикәне җирләгәндә* исемлесе 1997 елда «Казан утлары»нда дөнья күрделәр. 1974 елны «Минем кала алуым» («Я и город белокаменный») улы Рәшит Ахунов тәржемәсендә «Волга» журналында рус телендә дә басылып чыкты. Күптән түгел Татарстан китап нәшриятында язучының әлеге повестьлары аерым китап булып та укучыларга барып иреште. Шәһидә Максудова 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, псевдоним- тәхәлл үсе— Гөл шәһ идә. Шәһидә ханымның гаиләсе дә—ире күренекле әдип Гариф Ахунов (2000 елны вафат), улы Рәшит, кызы Наилә—язмышларын әдәби иҗат белән бәйләгән затлар. 2005 елны Татарстан китап нәшриятында язучының тууына 80 ел тулу унаеннан, замандашларының хатирәләре, фоторәсемнәр тупланган «Гариф Ахунов: истәлекләр» дигән китап-альбом басылып чыккан иде. Аны төзүчеләр— Ш Максудова һәм кызы Н. Ахунова. Бүгенге көндә Шәһидә Максудова гаилә архивын туплау, аларны укучылар игътибарына житкерү белән мәшгуль. «Казан утлары» журналы коллективы әдибәне олы юбилее белән ихлас котлый, аңа саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар тели.