Логотип Казан Утлары
Публицистика

"ИНДЕ ҮЛСӘМ ДӘ БУЛА..."

МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ. КӨНДӘЛЕК СӘХИФӘЛӘРЕ

Мөхәммәт Мәһдиев көндәлеген тарих өчен язмаган һәм куптомлыкның фәләненче томына керер " дип тә исәп тотмаган. Ләкин язучының шәхси тормышына кагылышлы фактлар, аның уй-фикерләре, эчке кичерешләре иҗатын һәм язмышын тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Шул максаттан укучыларга көндәлекнең иң кызыклы сәхифәләрен тәкъдим итәргә булдык. Гомумән алганда, бу язмалар бик чуар, алар көндәлек кысасына сыеп та бетми. Монда тормышта күргән вак детальләрдән туган образлар, хикмәтле сүзләр, кызыклы яки аянычлы хәлләр, халык авыз иҗаты әсәрләре (җырлар, такмаклар, әйтемнәр), әдәби әсәрләрдән (проза, поэзия), шул рәттән рус һәм чит ил язучылары иҗатыннан цитаталар, күңел халәтенә шул мизгелдә тәңгәл килгән шигырьләр, җырлар, бөек затларның әйткән сүзләре, үзенең кешеләр һәм яшәү хакындагы фикерләре, уйланулары, тормышында булган вакыйгалар һ б. Язмаларның бер өлеше киләчәк иҗаты өчен материалдыр. Көндәлек язмалары хронологик тәртиптә урнашмаган. Авторның, күрәсең, үзенең ниндидер бер эчке тәртибе булган... Соңгы язмасының датасы—1995 елның 18 марты. Гәүһәр ХӘСӘНОВА 1974. Бүген соңгы экзаменнарны алып тиз генә поездга утырып авылга киттек, балалар янына. Курса станциясеннән басуга чыккач гажәпкә калдым: андый биек куе арыш басуын күргәнем юк иде. Арыш серкәләнгән, биеклеге ике метрга якын Бал исе, салат исе килә... Бу минутта миннән дә бәхетле кеше юк иде Язмыш миннән андый минутларны күпсенмәсен иде. Алла да. 1974. Бүген мин авылга кайтып килмәкче булдым. Быел көз коры, бик җылы килде. Хәзергә кадәр көндез 20-25, төнлә 10-15 градус җылы, бөркү, коры һава. Тәннен тыны бетә, бөтен дөньяны төтенсыман сөрем баскан, тузан болыты йөри. Ниндидер афәт, ил өстенә килгән бәхетсезлекне хәтерләтә. Кәефләр начар, тән борчыла. Безнен урманның бер почмагы мине гел борчып тора. Сугыш вакытында җиләккә баргач мин гел шунда чыгу ягын каера идем. Анда җиләк тә булмый иде Телефонлы олы юл кырыендагы бер квартал почмагы ул. Анда башлары корган карт юкәләр, биек-биек юкәләр. Аларнын башында күке, тилгән кебек кошлар утыра. Телефонлы юл сузылып иңкүлекләр аша еракка китә Анын ике очы ике дөньяга алып бара: берсе—Мөрәле ягына, анда ачлык, сазлык, фәкыйрьлек, карангы урман, еланнар, мунчала күле, бүре оялары—карангы! Икенче ягы олы таш юлга таба сузыла. Кояшлы көннәрдә ул як еракларга чакырып зәнгәр-аяз булып күренеп тора. Шул юкә төпләренә сөялеп, ятып мин күккә карый, еракка, таш юлга карый идем, ерак-еракларга китәсе килә иде. Мин бик ерак илләрдә, ерак җирләрдә булдым. Менә хәзер йөрәкне телеп-телеп сагыш кайный, шул юкә төпләренә барып утырасы килә, һиндстанга барып кайтып була, әмма әнә шул—авылдан 3 чакрым ераклыктагы юкә төбен күрмәгәнгә ничә еллар. Шунда барсам бер жан тынычланыр иде кебек. 1977, IX. В. Солоухинның “Капля росы" дигән романын укыйм Әгәр безнен авыл турында язсан, болай булыр иде. 1. Бик ерактан кайтканда кышкы бураннарда Сафыиларнын уты күренә иде. Сафый хатыны белән апасы юлда очрамый калмыйлар иде. Багана умарталар, комган белән жиләккә бару, савыт-саба юк. чишмә белән яши—рухи дөньясы Иске мунчаларында жен бар. таллар утырта, кара чыршы, карга оясы, зирекләр. Югары су буенда ул утырткан таллар. 2. Гатият абзый, затлы рәвеш. Уральск тормышын сөйли, суыкта скерт салганда үрдәк кыздырып ашау турында тәмләп сөйли, авызга егып салалар ди. Тәкә сөзгәнне шәпләп сөйли.. 3. Мәрфугатти. Җиләккә йөри Аерым күлмәге бар. 4. Зөлфия—талант. Газиз хатыны ничек кычыткан белән чакты Юмартлыгы Кыр үрдәге дип кеше үрдәген. Сугыш вакытында авырый башлады 5. Хәдичәтги. Артистка. Мәгъсүмне мәче алырга чыгара Мине яна күлмәк кигәч Мансур белән без көнбагыш башын урлагач әни янына кереп Ике малайсыз калды 6. Нотфи. Бездә кунак, әйдәгез. 7. Әскьги. Безнен ат ссзнсн келәттә юкмы'* Әллә нинди көннәр булыр әле Шәвәли, дип бригадирны тынычландырып сүндерә ут булып килеп кергәч 8. Хәлил абзый Кибеттә кыяр тота, илле генә грамм кабып куя Тегүче—военком РИК председателе һ. б. Бәрәңге чергәч—көне туры килмәде Кайтып кергәндә балалар койма өстендә бәрәнге боламыгы ашап утыралар. Малае алдынгы тракторист 9. Насый — Биби. Берсе историк. икенчесе врач Чсрсмховода су кызыл Бибинур аяк бозылса, сыер бозауламаса һ. б. 10. Безнен әни бөтен кешенен серен үзенә сеңдереп дөньядан китте И. Әптел абзый Каланчада герман пленын сөйли 12.Гәптрәкыйп. Баланы мичкә тыгу. Сәгыйдуллалар өендә җылавы. Сугыш вакытында мина ипи ашатуы. 13. Ат куу. Көлтә кертү Болында беренче тапкыр печән чабу. 14. Клуб җимерелү. 15. 1943 елда колхоз бәйрәме. Ногман, Нигаж бииләр. 16. Тупы урманы, юкәлек. ...төплек арты, таллык юлы. чырагач, визир юлы. казган юл. Төп чыгару. авылга бүре килүне язарга. Аннан ничек итеп мин бүре күрдем: 1. Борчак урлаганда—утлар 2. Кәнүшни янында. 3. 9 бүре. Кызлар ничек су коеналар иде—төнлә, буада, чишенеп. Шунда нинди серлелек бар иде Ничек итеп ..н. нс кыйнадылар (Набордан калган өчен) Калган егетне ипросто кыйныйлар иде Бер янгын Ничек итеп мин бәрәнге бакчасында утырдым Әти алып чыгып утыртты. Минем 2 нчс тапкыр отпускага кайту. Ишек алды. әни. ул әчеткән бал. Ул мине ничек көткән. "Мин ни эшлим аларнын киләчәкләре белән! Минем һәр минутым бөтен дөнья бәһасы тора. Мина хәзерге вакыт кадерле Хәзерем шулай мәгънәле булганда, мина киләчәкне-миләчәкне уйлау хәрам иде". Тукай, 4. 217. Да! Нишлим мин аларнын вак-төяге белән! "Яшь егет белән карт кеше һичбер вакытта килешә алмаслар. Аларнын табигатьләре бөтенләй бер-берсенә башка була. Бер үк эшкә алар икесе ике төрле карыйлар." Гоголь. "Яшьлекнең бөтен матурлыгы анын һәр теләгәнен эшли алуында түгел, бәлки яшь чакта һәрнәрсәне эшли алыр төсле күренүдәдер. ” Тургенев. (Әти архивыннан. 1923 елгы татар календаре. 13 сентябрь) Беда стране. где раб м льстец Одни приближены к престояу. А небом избранный певец Молчит, потупя очи долу. Пушкин "Друзьям" Александр Вампилов говорил: "Писать надо о том, от чего не спится по ночам ”. "Бәхет вак-төяк шатлыклардан җыела. Вак-төяк шатлыкларның күплеге бәхетне тәшкил итә" Ницше. "Кто берется за частное вопросы без предварительного решения обших. тот неминуемо будет на каждом шагу бессознательно для себя "натыкаться” на эти обшие вопросы ” В И. Ленин. Язучынын иҗат кичәсе була. Ахырдан банкеты да була. Әнә шунда калучылар хатыннары белән башкаларга, кал м аучыларга, киенеп кайтырга җыенучыларга мыскыллы елмаю белән карап басып торалар. Язучы үзе дә кыенсына. Аһ. тегене чакырасы калган икән Аһ, моны. Ә кайберләренә шатланып карый: әһә. менә мин сиңа үземнең мөнәсәбәтемне белдердем, ди. '■Кешенен уз гомере буена тапкан иң зур табышы—турылыклы дуслар"1884 ел. К. Насыйри. Хатын-кыз психологиясе. Ял йортында синең бүлмәңне җыештырган санитарка ял көнне мен мәшәкать белән шул ук пляжга килә. Менә, ди, күрегез, мин тегеләй генә эшләп йөрим, ә мин болай да була беләм. Су коенуның ана кирәге юк. Хатын- кыз лыжада да шулай. Теге төп максат анын өчен һәрвакыт ин ахыргы әһәмиятсез максат булып кала. Кара манып язудан беренче башлап америкалылар баш тартты. Янәсе, вакыт күп китә. Толстой, Шекспир, Шоу, Ибсен—карага манып язганнар. Ашыгып язган аркасында бүгенге америка язучыларының нинди әсәрен рәхәтләнеп укыган бар соң? Карага манып алу баш миенен эшчәнлегенә бер ритм бирә, һава бирә. Бер иләс-миләс кеше апасынын туенда жизнәсенә болай җырлаган: Борын чоеп йөргән идең, Әллә кемне алмадың. Бер хатын-кыз—бары тик хатын-кыз гына. Икәү булсалар—дуслар яки дошманнар. Өчәү булса—дуслар Өчтән артып китсә—хатын-кызлыктан чыгып коллективка әйләнәләр. Бу коллектив эчендә вак-төяк группачыклар, ярым-иорты. ике якка да карый торган группачыклар була. Әмма инде батар—көч Хатын-кыз гына түгел. 1947 елнын августында Яна Чуриледә карточкага дип ипи алырга чират тордым. Трофейный велосипед белән идем. Шул көнге кадәр (кайтканда) зәнгәр күкне, шул көнге кадәр сары башаклы иркен басуны бүтән күрмәдем. Багажникта бер бөтен түгәрәк ипи иде. иген басуы шулкадәр матур иле. я алла, шул басулар әле дә исәнме, күк һаман шулай зәңгәрме? Бу турыда бер хикәя язарга иле Лирик. Барып чыгармы икән7 1978 ел. 31 декабрьдә температура 46" салкынлык булды Иң түбән температура Оймяконда (53). аннан—Татарстанда Татарстанда ин түбәне—Арчада. Казаннын Совет районында—46° иртән, көндез 43 Биектауда—52. Йа Хода, кош-кортларга, начар абзардагы терлек-туарга шәфкатьле бул! Ялгыз хатыннарга, суык өйдәге үгиләргә, ятимнәргә мәрхәмәтле бул' Борынгы кешеләрдә тавыш, бугаз бик көчле булгандыр. Чөнки алар кырда, урманда яшәгәннәр. Тавыш белән аралашканнар Хәзерге кешенен микрофоннан кычкырырга яратуы—борынгы кешеләргә кайтырга теләүләре Зов предков. Аракы эчкән, тәмәке тарткан кешеләрнең фәлсәфәсе кешегә табигать тарафыннан күпме программировать ителгән—шунын кадәр яши. Әнә фәлән кеше дип эчкән-тарткан кешеләрдән берәр мисал Эчеп үлгән кешене гадәттә мисалга алмыйлар. Эчмәгән, тартмаган кешене дә (сәламәт булса) телгә алмыйлар. Ссже мәктәбендә 45-48 елларда классический урга белем бирәләр иде Бер егет — военрук—турында сөйлиләр иде: тәртипсез классны (9 кл) урамга чыгарып тезгән дә (малайларны) бигне өшетә торган буранда йөзләре белән жилгә каршы тоткан Тегеләрнең битләре өши икән, ә бу “смирно" командасының нәрсә икәнен күрсәткән Шул группадан бик күп егетләр ахырдан офицер булырга укырга киттеләр Борынгы заманда йола хәрәкәт, эш белән башкарылган Мәсәтән. яңгыр чакыру Бераздан моңа сүз. тел катышкан, һәм эш-хәрәкәтне сүз этеп, кысрыклап чыгарган Бсзнен заманда кайбер мәсьәләләр нәкъ шуна кайтып калды эш. гамәл урынына җыелышларда матур сүз генә сөйлибез—шул житә 1944 елмы7 1945 ме? Көлтә скертләгәнлә мин үз гомеремдә беренче тапкыр басу түрендә торналар белән очрашкан идем Шул вакыттагы хисләр-бер хикәялек Мин. әни. өйдә ашау—яна бәрәңге—хочетея выжить!— Шундый көннәр, өметле көннәр Бөтен кайгы—тамак туйдыру Әмма яшәү өчен өметләр зур—басу ту зы ашлык, бәрәңге Торналар биек, зәңгәре ы ман каурыйлы икән. Мин алар янында борчак чүмәләләрен йөккә төяп йөрим икән, .нарны күрмим икән Кемдер әйпе Мин сәнәк тоткан кое алар янына йөгереп килдем—алар салмак кына күтәрелеп очып киттеләр. Бу картина гомергә хәтеремдә калды Бу—беренче тапкыр "кук белән очрашу иле. 1943 елгы Арча—Күпсрбаш юлын язарга Телефон баганалары ничек сы ныралар Без әни белән печән сатарга килдек, чана тартын Зәйнәпбикә апаларда ничек кундык, базарда чүмеч ала яздык. Кайтышлый Күпсрбашка кереп чәй эчтек Юл буе телефон чыбыклары сызгырды, андый җил әле дә бармы? Шуны ишегкәнем