Логотип Казан Утлары
Повесть

ҖИДЕНЧЕ ПАЛАТА

Кайгының ни суз икәнен Белмәгән сабый баю' Ни булды сиңа гүззле.и. Йон әрең сарылана ’ Синең дә бардыр. күрәсең. Әрнүләр, жлчәүләрең Яи/мәрең юа ләбаса Күзеңнең зәңгәрләрем. X Туфан С орау: Бүген өлкәннәр балаларны ин әүвәл кем мән-нәрсәләп якларга-сакларга тиеш? Сугыш чукмарларыннанмы. террорчыларданмы, наркоманнарданмы'’ Ачлыктанмы, бәлаказаларданмы? Җавап Өлкәннәрнен үзләреннән. (Халыкара балаларны яклау көне уңае белән бер телевизион тапшыруда ннгыраган сүзләр.) —Бүген мәктәпкә барганда улыгыз Ардуанны машина таптаган Аны «скорыи» белән 12 нче бүлнискәалып киткәннәр Безгә шылтыраткан чатын тагын нәрсәдер әйтте инде. Тавышы калтырый иде, сонгы сүхтәрен аңтап булмады. Хатыныгыз эшкә килеп җитмәде әле. шуңа күрә сезгә шалтыратабыз. Иртән эшкә килүгә, менә шундый аяктан егарлык хәбәр алдым Шып итеп урындыкка утырдым Хәлем китте, күз алларым караңгыланды Башта бер генә сорау: улым исән микән? Чабарга, тизрәк бүлнискә чабарга! Безнен редакция урнашкан Язучылар берлеге йортынын ишегалды машина белән тулы була торган иде. Бүген бер «Волга* да бер «Джип» кына. Үзебезнеке зш белән киткән иде. «Волга*—бер дус мөхәррирнеке Ана керәм. Хәлне аңлатам. —Их, машинаны бик бирер идем дә. срочно барасы җир бар.—ди ул сәгатенә карап һәм йөзенә мул итеп интсгүле-газаплы теләктәшлек билгеләре чыгара. «Джип»ның хуҗасы—Семен атлы бер эшкуар Аны белмим Ш\ тай да ана әйтеп карарга җөрьәт итәм Семен минем ни йомыш белән йөрүемне ярты сүздән анлады Вакыйф НУРИЕВ (1958) - прозаик: «Бире кадәр бң/лек» * I на догасы* китатары авторы. Татар* шанның атказанган чаавният хезмәткәре Казанда яши —Киттек!—диде ул ике дә уйламыйча. Безгә анын хезмәттәше Айрат та иярде . Кызыл «Джип» Казан урамнарындагы машиналар ташкынын, вак ташлар арасыннан шуышып барган кәлтә елан кебек, ера-ера алга чаба. Әмма ул миңа барыбер акрын барган кебек тоела. —Тизрәк, Семен! Зинһар өчен тизрәк! Кызыл утка туктап калганда, мин җанымны кая куярга белмим. Шушы минутларда улым үлем белән тартышып ятадыр да, мин генә аны әжәл тырнагыннан тартып алып калырмын кебек. Башымда утлы уйлар өермәсе. Иртән телефоннан алган йөрәк өзгеч хәбәрнең һәр сүзен күнел иләгеннән үткәрәм. «Улыгызны машина таптаган». Көпчәк астында калган була ич инде бу. «Безгә шылтыраткан хатын тагын нидер әйтте инде. Тавышы калтырый иде. Сонгы сүзләрен анлап булмады» дигәне, «улыгыз үлде», дигән хәбәр түгелме сон инде. —Семен, ашыкмасагыз да була. Һай, Аллам, шул бердәнбер улымны да күпсендеңмени соң? Семен белән Айрат мина борылдылар: —Син кайгырма. Тынычлан. —Ул бүлнистә морг бит. Зур морг. Апам шунда ятканда мәетләрне китерүләрен үз күзләрем белән күреп тордым. Исән булса, аны Казанның бер башыннан икенче башына алып китмәсләр иде. Югыйсә РКБ безнең янда гына бит. Коткарып калырлык булса шунда гына алып керерләр иде. Йөрәгемнең тагын хәле китте. Күкрәгемне кайнар дулкын кысты. «Беләм мин ул моргны. Эшләми ул. Ремонтта».—Семенның шушы сүзләрен ишеткәч тынычлангандай булдым. Караңгыда адашмас өчен юлчыга бер шәм яктысы, салкында өшемәс өчен кечкенә генә бер учак жылысы да җитә, дигән әдип. Ә менә кайгы-хәсрәткә чумган кешенең өмет учагын тергезеп җибәрергә бер сүз җитә икән. Рәхмәт сиңа, Семен! Мина бүлнискә синең белән барырга Ходай үзе кушкандыр. «Морг ремонтта» дип әйтүен күнелдәге сүнеп килгән күмерләргә өреп җибәргәндәй булды. Тик бу юаныч әлләни озакка бармады. Бактын исә. шофер бүлнискә юлны белми икән бит. Юлны белмәгәч, моргның эшләмәгәнен каян белә ул'1! Соцгородка җитәрәк сулга борыласы булган. Ә без егерме икенче завод янына китеп барганбыз. Йөри торгач бүлнискә әйләнгеч ясап. Шималь, Коры Елга бистәләре ягыннан килеп төшәргә мәҗбүр булдык. Бу араны үтү мина Мәскәүгә барып кайткан кебек тоелды. Әнә бүлнис. Чү. морг эшли түгелме сон-7! Ишеге ачык. Аннан аз гына читгәрәк «скорый» да тора. Улымны алып килгән машина шушы микәнни инде? Эчем тагын «жу» иттте. Тәнем чымырдап куйды. Күкрәк эчендәге меңнәрчә кыллар чытыр-чытыр килеп өзелде. Ах. син, Семен, алдагансың ич! Йөрәгемне учыма кысып бүлнис ишегалдына уздым. Ә җирдә яз. Апрель кояшы җиһанны нурга күмә. Их. яшисе дә яшисе бит әле. Юк, аякларымның һич кенә дә моргка таба атлыйсы килми. Үземнең «приемный покой»га килеп керүемне сизми дә калдым. Стена буенда носилка. Ана ак халатлы бер егет, ике хатын-кыз иелгәннәр. Кем ятканын һич күреп булмый. Менә берсе чүт кенә читкәрәк тайпылды Шул мизгелдә дер-дер калтырап торган иреннәрне шәйләп алдым. Бу кипкән, зәңгәрсу иреннәр—минем улым бит! —Улым!—Носилка өстенә капланып, Ардуаннын үземнеке төсле каты-куе чәчләреннән сыпырам. ю Анын сул як чигәсе кара янган. Ияге сыдырылган. —Улым, син исән! Аллага шөкер! Аллага шөкер!! Аллага шөкер!!! Мин тагын анын киребеткән чәчләреннән, йомшак ку.гтарыннан сыпырам Хикмәти Хода, Ардуаннын иреннәре калтыраудан туктый. Әле генә теше- тсшкә тими иде бит. Үзе дәшми. Монсу күхтәрен бер ноктага төбәгән дә уйга калган. —Улым, әйтче, кайда, ничек булды бу хәл? Ардуан әллә ишетә мине, әллә юк. Ул арада ак халатлы егет кулы белән җилкәмә кагылып ала. Мин читкәрәк китәм. Семен белән Айрат та монда икән Китмәгәннәр Шатлыгымны уртаклашучы беренче кешеләр—атар. —Сез малайнын әтисеме?—каршымда кулына микрофон тоткан бер чибәр генә кыз тора. Ә ун яктан безгә «Эфир* дип язылган камера төбәлгән. —Әйе, әтисе булам. —Улыгыз ничәнче класста укый? -Өчтә. —Ул мәктәпкә һәрконне үзе генә чыгып китәме? —Үзе генә. Беләсезме, мәктәпкә кадәр бернинди юл чыгасы юк ана Фәкать тротуардан гына барасы Анын өчен җаныбыз тыныч иде Кайда бәргән аны машина? Башыма сыймый. Без сөйләшеп торган арада Ардуанны рентгенга алып кереп киттеләр Коридорда сумкасы белән бутыил ары гына аунап калды. Буты ил арын пакетка салдым. Сумкасын алыйм дисәм, китаплары, дәфтәрләре коелып төште, һай. улым, ничек исән калдын син. Сумкаң гөбе тетелеп беткән бит Җепләре генә калган. Аны бүлниснен чүплегенә чыгарып ташлаудан башка чара юк Кем белә, бәлки нәкъ менә аркана аскан шушы сумка саклап калгандыр әле сине. Улымнын исән калуына ышандым. Инде хатсн беләсе килә бит Башына зыян килмәгәнме ’ Аяк-куллары бик нык имгәнгән булып гарип калмасмы ’ Үпкә, боер, бәвел куыгы, ят җире ни хәлдә? Бераздан барысы ла ачыкланды —Улыгызның баш мие селкенгән, газ сөяге сынган.—диде травматология бүлеге мөдире. Әлегә буш карават юк икән. Көтеп торырга куштылар. Көтәбез. Сулда— табиблар бүлмәсе, унда—операция залы. Ардуан яткан каталка белән рәттән тагын бер каталка тора. Анда бер абзый ята Ул менә-менә операциягә кереп китәргә тиеш. Шунда анын түшәмгә текәлеп уйга чумган нурсыз ку здәренә. кәфен төсле агарып чыккан кызгандыргмч йөзенә игътибар иттем. Юк инде, чырай юк. Мәет тә мәет, буда мәет. Абзый борчыла, курка, күрәсен. Менә аны алып кереп гә киттеләр. Ходай түземлек бирсен сина. абзый Отыры улым йоклап китте. Биш минут черем итте микән, «дерт* итеп куркып-сискәнеп уянды. —Сумка, минем сумка кайда ’ —Борчылма, улым. Монда сумкан. монда. Шөкер, улымнын гаме бар икән әлс Шушы хәлдә дә сумкасын сорап ята бит. бичара. —Улым, әйтче, зинһар. Кайсы төштә, нинди машина бәрдерде сине’ Ничек?—дип сорыйм Ардуаннын кулын учыма алын. Ул кулын жәлт кенә тартып алды Иреннәре кысылып куйды Ияк* шадраланып чыкты -Нервылар кысылган» дип уйлап алдым эчтән генә. Димәк, әлегә баланы аптыратмавын хәерле. Шулвакыт носилка янына буе белән дә. яше белән дә нәкъ улым ч&масындарак, кинчә борынлы, куе кара кашлы бер малай килеп басты. Ул чәчләрен маңгаена кыеклатып төшереп тараган. Өстендә—фасонлы кара майка. Муенында—керләнгән муенчак. Ул самими күзләрен улыма текәгән. Бу малайга ни-нәрсә булды икән, дип кызыксынып йөрүеме, әллә улымны кызганып басып торуымы? Ардуан анын шулай чекерәеп карап торуын яратмады. Карашлары очрашуга башын читкә борды. Ә мин улымнын ачуын чыгарып тормасын әле дип, бу малайга сүз катарга булдым: —Нинди муенчак асып йөрисең син? Малай минем эндәшүне генә көткән диярсен—яныма ук килеп утырды. Чит кеше белән сөйләшү ана тансык, күрәсең. —Ә минем, абый, умыртка сөяге бит. . Беренчесе, икенчесе, дүртенчесе хөрест. Чана шуганда сикертмәдән очып сальто ясаганмын. Ә бу малайга ни булган? —Машина белән сөзешкән. Муенчаклы малай әүвәл мина сәерсенеп карап куйды, аннары ихлас елмайды. —Аны безнен палатага салалар. Җиденчегә. —Шулаймыни? Димәк, бергә ятачаксыз. Ә син ни атлы буласын соң? Исемен? —Исемем икәү минем. Башта Жаншет идем. Хәзер—Нияз. Сәгать-сәгать ярымлап көткәннән сон, урын бушады. 7 нче палатанын түрдәге караваты. Ардуанны каталкадан анда күчерү шактый кыен булды. Улым сул аягына бармак белән дә кагылдырмый. Әрнидер инде. Аптырагач, җәймәсе белән күтәреп салдык. Салып сулыш алырга да өлгермәдек, шәфкать туташы—чәчләре чаларган, өлкән яшьтәге бер апа—каталка белән шалтыр- шолтыр тагын кереп җитте. —Нуриев, операциягә!—диде ул. Ардуанны караваттан янә каталкага күчердек. Анын «ой,ой» дигән әрнүле тавышы йөрәккә тиеп алды. Носилканы дөбер-шатыр алып чыгып китте әлеге апа. Аллага тапшырдык. Тик анын малайны алып чыгып китүе кая да кире әйләнеп керүе кая. Операцияне ясамаска булганнар. —Яшь организм. Таз сөяге үзе ялганачак ул,—диде табиб. Палатага тагын бер матрас алып керделәр. Аны тыгызлап төрделәр. Ардуаннын аякларын күтәртеп шул матраска куйдылар. Бер ай буена менә шулай селкенмичә ятарга тиеш икән бу бичара. 7 нче палата. Зур тәрәзәле, диварларының аскы өлеше караңгы яшел белән зәнгәрне кушып буяуга буялган бер бүлмә. Биш караватта—биш малай. Ин түрдәгесендә, тәрәзә буенда—5 яшьлек Ярослав. Ул әтисе белән уйнаганда муенын имгәткән. Ардуанга каршы яктагы стена буенда муенын чана шуганда авырттырган Азат ята. Хәер, сез аларны ята дип уйлыйсызмы? Палатаны, коридорны бер итеп чатыр чаба алар. Бүлнис халкы да, шәфкать туташлары да бу самими карашлы, сөйкемле малайларны ярата, үз итә кебек тоелды мина. Ә менә Ардуаннын баш очында яткан малайның исеме Гадел икән. Ул да улым кебек жиде-сигез яшьләр тирәсендә булыр. Машина көпчәге астында калган. Ишегалдында «Газель» өстеннән чыгып, сул аягын тез түбән чәрдәкләгән. Монда шул аякны кыйпыл чыклардан җыеп улакка салганнар да карават башына тарттырып куйганнар. Өченче атнасын инде, ни унга, ни сулга борыла алмыйча, аягы тышауланган килеш ята икән мескен бала. Бик нык тартылган, суырылган. Анын очлаеп чыккан ияге, тырпайган колаклары, борынындагы чекерәйгән сирәк-мирәк сипкелләре, эчкә баткан зәнгәр күзләре, нечкә муенында һәм агарынып калган йөзендәге тармакланып киткән зәнгәрсу-соры тамырлары кызгану хисе уята. Әнисе тун йөрәкле, каты бәгырьле хатын, ахры Шул шыр сөяккә калган малайны гел кагып-сугып тора. Юк. карап-карап торам да. күңелгә бер лә ошамый әле б\ чатын Палатадагыларнын барысын да үз кубызына биетмәкче. Төшке аштан сон «Тихий час. Барыгызга да йокларга!*—дип әмер биреп ята. субакы. Үзе улы янына түнде. Гадел исә. җилкәләрен куырып, стенага сыланды Күр әле. нишли бит. ә?! Үз өендәмени! Күрсәтергә иде сина әлченне! Палатада телевизор да бар. Азатнын әтисе өеннән алып килеп куйган. Сәгать җиделәр тирәсендә «Эфир»ны кабыздык. -Перехват» программасыннан Ардуанны да күрсәттеләр. «Малай иртән мәктәпкә барганда бик ашыккан Юлны чыкканда унга-сулга карама! ан Нәтиҗәдә машина астына эләккән», дип бирделәр. Нинди юл икән сон ул? Бернинди юл чыгасы юк иле бит ана'.' Шулай баш ватып угырганда палата ишеген шакыдылар Урта яшьләрдәге бер ханым «Бүген машина бәрдергән малайнын ни хәле бар икән дип керүем иде»,—диде —Безнен стройка янында булды бит ул хәл Инвалидлар өчен төзелә торган йорт янында Без шунда идек. Монда ирем янына килдем дә. 1ЛК1.1. МИНӨЙТ8М, кереп чьпымм әле Атна кич шушы 6| инк дежурит пм бит. Аны да монда салган булырга тиешләр, минәйтәм* — Нинди машина бәрдерде аны? —Жигули. Ак төстә. —Ничек бәрдерде сон? —Без килгәндә шофер малайны күтәргән дә нишләтергә белми әрле- бирле йөренә иде. Ай-яй курыкты инде ул үзе дә Аннары ГАИ килде, «скорый» килде. — Нишләп юлга чыкты икән сон ул. шайтан малай? —Тротуар пычрак бит. Үтеп булмый. Шуна күрә машина юлына чыгып, шуннан үтәләр. Хатын килгәч, мин өйгә кайтып киттем Кайтышлый, әлеге төзелешкә сугылдым. Төзелеш димәсән, хәтере калыр, анын коймасы да юк икән бит Шуна бөтен урамны пычраткан инде ул. Кая анда тротуар?! Аны археологлар китеп казысалар да табарлык түгел. Бөтен тирә-як тездән саз Монда машина юлына чыкмый хәлен юк. Тиздән ул юл да балчыкка күмеләчәк. Пычрак аның да уртасына кадәр жәелгән. 12 нчс бүлниснсн травматология бүлегенә китеп керсәк, бөтен кеше имгәнеп беткән икән, дип уйларсын Патагаларны әйтмим лә инде, коридорда да буш урын юк Авыруларга сәлам биреп. 7 нче палатага таба барыш Бер абзый туктатты: —Син улына әйт әле, нишләп операциядән курка ул. Әйт эте. курыкмасын Менә мин ясаттым Курыкмадым Кулбашымның бер гамыры өзелгән булган Дачада кар көрәгәндә катырак селтәнеп җибәргәнием. Әйт эте. әйт яме, операциядән курыкмасын. Теге Юан әйбәт ясый икән ул Бу абзыйны кайда күргәнем бар сон? Йозе таныш Бәй. юнәтсн без палатада урын буша!анын көтеп утырганда аны операциягә алып кереп киттеләр бит. Кан качкан иде анын йөзеннән Ә бүген, күрәсезме. Берлинны алган кебек йөри. Операциягә алып кергәндә улымны ярты юлда боруларын үзенчә аидаган инде бу. Мин дә ана табибларның кире уйлауларын әйтеп тормадым әле Төш вакыты җитте. Ардуанга утырырга ярамый Ягклн килеш ашатасы Ике кашык шулпаны матур гына шудырдым Тик өченче кашыкмын яртысы авызына эләкмәде, иягеннән агып төшеп муенына китте. Улымның йөзе сытылды, иреннәре кысылды, күзләре дымланды. Башын стенага таба борды. Дүртенче кашыкны, күпме генә кыстасаң да. капмаячак иде инде. Нервыланып яткан улыма күз көеге булмыйм әле дип, читкәрәк китеп утырдым. Азат белән Ярослав вак-вак шакмаклардан нәрсәдер төзеп әвәрә киләләр. Гаделнең әнисе кроссворд чишә. Улы аңа баядан бирле нидер әйтмәкче: —Әни, әни, дим... —Комачаулама!.. —Әни, тынлап тор инде. Бүген мин төштә әтине күрдем. —Йә шуннан... —Бүген әти килмәс микән?.. —Каян белим мин. Башымны катырма. Ниязнын исә эшләр хутга. Муенчагына гер асып, шуны башы-ияге белән күтәреп ятарга тиеш булган бу малай аркасын стенага терәгән, аякларын бөкләп куйган да рәхәтләнеп китап укый. Ана карап-карап торам да уйлап куям: «Йа Хода, Нияз кебек тә укып була икән бу дөньяда китапны. Малайнын күзен очландырып. йотылырдай булып утыруы—бер хәл. Әле сез анын авызыннан чыккан авазларны ишетсәгез: ах, уф, һай, хи-хи-хи-хи, ха-ха-ха, ой, ба-а-а, во. . Ул әсәрнен геройлары белән утка керә, суга сикерә, карурманнар чыга, чүлләр кичә, борчыла, сөенә, яна, көя, сугыша, жинелә, кабат сугыша, жинә, үлә, терелә, тагын үлә, тагын терелә... Күр әле, малайнын маңгаеннан тир бәреп чыкты, аркасыннан пар күтәрелгән кебек булды. Нияз китапны ябып күкрәгенә кысты да моңсу күзләрен бер ноктага төбәп уйга калды. Байтак шулай йомылып утыргач, ул торып үзенә ашарга хәзерләү хәстәренә кереште. Малай бүлнис ашларын ашамый икән. Ул аларны теге усал хатынга биреп бара. Ана остенә кайнар су салгач өч минутта пешеп чыга торган вермишель булсын. Малай су кайнатып, ыгы-зыгы килеп йөргән арада сорап куйдым —Китап укырга яратасын, ахры? —Бик яратам, үлеп яратам. —Нәрсә яратасын сон? Юмормы, фантастикамы? —Барысын да. —Шигырьнедәме? —Обожаю. Туктале, минәйтәм, әдәбиятка мөкиббән бу малай үзе дә кулына каләм алып кәгазь тырнаштыргаламый микән?.. —Бәлки әле үзен дә шигырь язасындыр, шагыйрь Зөлфәт әйтмешли, «Такташ калыбына дыңгычлап». Нияз беравык мина гаҗәпләнеп карап торды, аның бит алмалары кынгыр эш өстендә тотылган малайныкыдай кызарып чыкты. Аннары яныма килеп, колакка пышылдады: —Абый, сез минем шигырь язганны каян белдегез? Әйе, язгалаштыргалыйм мин. Кешегә генә күрсәтмим. Бер классташ кызга күрсәтеп караган идем, көлде генә. Шулвакыт палатага буе уртачадан бераз калкурак булган, сызылып кзңкән кара кашлы, почык борынлы чибәр генә хатын килеп керде. —О-о-о!.. Әни килде. Әнием!..—Нияз йөгереп килеп аны кочаклап алды.— Әнием! Әйдә әле, мин сине күтәрим әле. —Кит әле моннан, кит! Кеше көлдермә. Так. син нишләп караватында түгел? Нишләп ятмыйсың? Нияз тиз генә караватына сузылып ятты һәм керләнгән муенчагына гер асып үзен арканлап та куйды. Макарон онытылды. Әнисе киткәнче селкенәсе түгел, менә шулай кымшанмыйча, сабыр гына ятасы икән аңа. Күренеп тора: малай әнисе белән бер күрешеп сөйләшүне тансыклаган Ул аннан әтисен, өй хәлләрен сораштыра Тик әнисенен ачылырга әлләнн исәбе юк. Әнгәмә ялганып китә алмый Чибәр ханымнын җаваплары бер- икс сүз белән чикләнә. Нияз укыган китаплары турында сөйли башлагач жаи табып әйтеп куйдым —Сезнен улыгыз да шигырьләр яза икән —Хи, шигырь тагын ана. Ул хәчтерүшкә. Анын сүзләре Ниязнын күнеленә төртеп атлы, күрәсен. —Алай димә, әни, язгалыйм мин.—диде ул һәм әнисенең сүзләренә аз гына хәтере калды булса кирәк, башын диварга таба борды —И хәчтерүш. Кайчан язганын бар° Хәер, бер күрсәткән иден шул Тик рәте-чираты юк иде ул шигыреннен. Ул арада «кунагыбыз» китәргә дә жыена башлады Нияз: «Китмә инде, әни. Аз гына утыр инде»,—дип ялваргач, тагын бераз юанырга булды. Малай гер асып көн буена ятарга да риза, тик әнисе генә янында булсын. — Юк, улым, китим әле мин Барасы җирләрем бар. Ә син торма, ят Менә вермишельләрен —Ханым барыбыз белән дә елмаеп хушлашты да җәт кенә чыгып та китге. Ә бср-ике минуттан Нияз арканнан ычкынган бозау кебек коридорнын бер башыннан икенче башына чаба иде инде Бүген тонлә бүлнистә Ардуанны саклаган хатыныма эшкә иртүк китәргә кирәк булып, мин улым янына иртәнге ашка ук барып җитәргә тиеш идем ГИБДДга кереп-йореп сонга калдым Улымнын мине көтә-котә ку зе күгәреп беткәндер инде. Ашыйсы-эчәсе килми микән? Кысталып ятмый микән? Шушы сораулар юл буена баш миен игәүләп барды Йомышын кешегә әйтергә ояласын, читснсенәсен беләм бит инде Килсәм, Ардуан: «Мин ашадым инде. әти. чәй дә эчтем*,—дип ята. Күнеле дә үсә башлаганга охшаган —Кем ашатты сон сине? —Гаҗилә апа. Адәм баласына күп кирәкмени, теге усал хатын дигәнемнен улы Гаделне ашатканда Ардуанга да өлеш чыгаруына күнслем булды. Ә мин. юләр, ана сырт кабартмакчы булып йөрим тагын Бүген Ардуанны апасы карый. Төнгә дә ул калачак Мина килеп тормасам да була иде инде Бала бит. эштән сон хәлен белеп кайтыйм, дидем Көнлез бүлнискә ГИБДДдан килгәннәр. Сорау алганнар Ардуан «Юлга чыкканда унга борылып карадым, сулга карамадым»,—дигән Анын бу сүзләрен язып алганнарда апасыннан кул куйдырганнар. Шулай итеп, бөтен гаепне малайга чәпегәннәр Югыйсә, мине капитан: «Сездән башка беркемнән берни дә сорамаячакбыз*,—дип ышандырган иде Ярар инде, хәерлегә булсын Улым исәнме? Исән! Ә кичен өйгә кайткач телевизорны кабызсам экранда—Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең ГИБДД бүлеге башлыгы Ш Юмаен. Турылан-гуры элемы Бирем дигән колына чыгарып куяр юлына, ди Тиз генә телефон трубкасын алып «Эфир*ны җыям «Имәнлек урамында инвалидлар өчен йорт төзе м Төзелешнең коймасы да юк Шуна күрә тирә-юне тездән пычрак Янәшәдә ике мәктәп Укырга баручы балалар машина юлына чыгып үтәргә мәҗбүр Шушы көннәрдә монда 9 яшьлек бер малайны машина бәрдерде инде Мондый фаҗига тагын кабатланмас дип кем ышандыр;! ала'"* Хәлбуки, минем сорау эфирда яңгырамады. Бүлнискә килеп керүгә улыма операциядән курыкмаска кушкан абзый каршы алды: —Сине көтәләр анда. «Эфир»дан килделәр, «Эфир»дан! Улына әйт әле, операциядән курыкмасын! Төнәген Юмаевка биргән сорау галәмәтедер инде бу. М атайны гына гаепле итеп кандырган телевидение дә үзенең хатасын төзәтергә җыена. Ардуан интервью бирергә әзер. Урын-җире тәртиптә. Хатын иртүк эшкә киткән. Тагын Гаҗиләгә рәхмәт инде. Мендәрне кабартып, уңайлап куйган. Хәтта тышлыгын да алмаштырган. Малайга өр-яна футболкасын табып алып киерткән. —Ничек булды бу хәл? Сөйлә, Ардуан!—хәбәрче кыз улыма юан микрофонын сузды. —Юлга чыкканда унга карадым, сулга карамадым. Һәм мине машина бәрдерде. И шайтан малай. Тагын шулай сөйләп тора бит. Юк, бу юлы «Эфир»га мондый җавап кирәкми. Ниһаять, тырыша торгач Ардуаннан «Анда бик пычрак. Үтеп булмый» дигән сүзләрне әйттерә алдылар. Ә кичен чибәр Айгөл Мирзаянова «Город» программасын бодай башлады: «9 яшьлек матай Казаннын Имәнлек урамында инвалидлар өчен төзелә торган йорт яныннан үткәндә, шушы төзелеш аркасында үзе чүттән генә инвалид булмый калды...» Вакыт дигәнен бүлнистә дә үтә тора. Аллага шөкер, улымның әрнү- сызланулары басыла төште. Альбом, карандашлар соратып алды. Яткан килеш рәсем ясый. Малай кеше нәрсә ясасын инде—солдатлар да корабльләр. Нияз- Жаншет анын иҗатын читтән генә күзәтеп йөри. Үзе дә кулына каләм алып, нидер сызгаларга тотына. Шигырь яза икән. Берсен мина да күрсәтте. Әй, солдат, солдат, Алып бир мина бер ат! —Йә, ничек?..—малай күзләрен миңа төбәде. —Рифмасы бар. Тик мәгънәсе юк. Сина каян, нинди ат алып бирсен сон ул солдат? Акчасы юк анын. Үзе дә ачлы-туклы. Нияз китеште. Баш какты. Менә тагын Ардуаннын альбомына күз салды. —О-о-о. Титаник,—диде ул һәм, тумбочкасы янына утырып, тагын кәгазькаләмгә ябышты. Борыны очына тир бәреп чыкканда шигырь әзер иде инде: Әй, «Титаник», «Титаник», Ерак бармыйк, тукталыйк... —Монысында рифма да, мәгънә дә бар,—дидем мин малайнын башыннан сыйпап.—Гүя, «Титаник»нын һәлакәткә дучар булачагын алдан сизәсен. Шуна күрә кешеләрне кисәтәсең, уяу булырга чакырасын. Шушы сүзләремнән сон малайнын башы күккә тиде. Ул шигырен күтәреп коридорга очты. Аны тагын кемнәргәдер укытып кайтты бугай. Тик менә кире бүлмәгә кергәндә кәефе төшкән иде. Бактын исә, «операциядән курыкмый» торган абзый: «Иртә әле сина шигырь язарга. Шагыйрь булу очсн башта йә университетта, йә академиягә укырга кирәк*.—дип малайнын бетен уй-хыялларын челпәрәмә китергән Кешегә шигырь язу сәләтен Ходай гына бирә, мин әитәм. Нияз тагын яныма килә, күнелен үстерерлек, өметле сүзләр көтеп, күзләрен мина бага. Без анын белән коридорга, ишек катындагы буш кушеткага чыгып утырабыз —Нияз,—минәитәм,—бәлки әле. Аллаһы Тәгалә үзе сина шагыйрь булырга кушкандыр. Хәтта псевдонимын бар. Жаншет. Бәлки эте киләчәктә зур сәхнәләрдә мондый сүзләр янгырар: «Сейчас прозвучат стихи великого татарского поэта Жаншета». Шаяртып әйтәм, билгеле. Бернинди Жаншет. Манжетлар кирәкми. Нияз Нинди матур исем бит инде! Шагыйрь, зур сәхнәләр, дигәч Нияз үзе лә «О-о-о! дип куйды —Беләсезме, абый,—малай күхтәрен тутырып карады һәм сөйләргәме- сөйләмәскәме дигәндәй, пауза ясап торды,—без Горкида ундүртенче катта яшибез. Бсзнен тәрәзәдән Идел күренә Ә Иделнен теге ягында биек тау Мин жәйге эссе коннәрдә лоджийга чыгам да тауга карап торам. Шунда бер чишмә бар. Әйе, әйе. мин аны ой тәрәзәсеннән үк күрәм Ышанасызмы? Их. шул чишмәнен суын бер эчәсе иде. Менә шулай, кеше күрми торган нәрсатәрне күрәм мин. Беләсезме, тагын нәрсә күргәнем бар минем? Минем әби -Кеше ышанмаслыкны, чын булса да сөйләмә*.—ди. Сезгә генә сөйлим, абын —Нияз тагын миңа сынаулы караш ташлап беравык карап торды —Безнен ишегалдында бер эт яшәде. Аягы гарип иде анын. Үзе шундый матур. Борыны кара, үзе дә кара, тәпиләре генә ак. Ак итек кигән кебек Без ана оя ясадык. Өйдән ашарына ташып тордык. Мин әни бүлеп биргән ашны ашыйм, ә итен сиздерми генә кәгазьгә төрәм дә эткә алып чыгып бирәм. Э беркөнне чыксам, ни күрим, этебез юлда кан эчендә яга. Машина таптап киткән Үзе шабыр тир булган. Көч-хәл белән сулый. Күзләре ачык. Мин аны нишләтергә лә бел мим Бер-ике тапкыр тирән итеп сулады да кулымда үлде мескен. И жадтәдем дә инде. Мин шул вакыг анын гәүдәсе өстендә ниндидер томан кисәге эленеп юрганын күрдем Шушы этмен жаны булган бит ул. абый, име?! — Булмас димә.. Кеше жанын үлчәп тә карадылар түгелме сон инде. —Кешснсн жаны да күренәдер шул. име. абый Шоферны әитәм Шул аксак этне нигә таптатырга инде. Машинасының тормозлары бардыр бит Юк.таптатыш да качкан. Жүнсез! Әле кичә генә бер китап укыдым Бер утрау турында. Кечкенә генә бик матур утрау Һәм менә шунда кешеләр дә бик матур яшиләр Бер-берссннән көлмиләр, бер-берсен обижать итмиләр, бер-берсенә матур сүзләр генә әйтәләр. Этләр, мәчеләр анда рәхәтләнеп йөри, кошлар да рәхәтләнеп оча. Утрауда закон бер генә: һәркөнне һәркем яхшылык лиләргә тиеш. Бездә дә шулай булсын иде. Их. минем дә шул утрауда яшисем килә. «Ты, не дури!»—колак төбендә яңгыраган һушыңны алырлык, таш ярырлык тавыштан икебез дә сискәнеп киттек Бактын исә. Ниязнын әтисе килгән икән. Ул да улы башына гер асып караватта яга дип уйлый бит инде Ә Нияз бүген хәтта муенчагын да салып аткан Тиз тапты аны гагын үзе Жәһәт кенә киле дә герләрне асып та ку йды Әтисенен акыру-бакыру тарын ул инде ятып тынлый иде. Дөрес, озак ятарга туры килмәде үзенә Әтисен ай күрде, кояш алды. Ул арада төшке аш вакыты җитте. Аштан сон Гаҗиләнең кырыс танышы янгырцды —ТИхий час. Барыгызга да йокларга! Минем сәгать дүрткә кадәр вакыт бар Эшкә барып килергә кирәк Баскычтан төшкәндә бер агай игътибарымны жәлеп итте Дөресрәге. үэс түгел, кулындагы таягы. Күпме таяк күргән бар. Мондыйны курын юк иде әлс Чәчәклс-чуклы таяк бу Агай аны үзе ясаган. Һәр бизәген иренмичә юнып-чокып, күпме куз нурын тмкл утырган Тик сабы гына юанрак булган булуын. Бераз юкарткан тәкъдирдә кулга тагын да жайлырак булыр иде. —Андый-мондый һөжүм итә капсалар, саклану чарасы да бу. энем,—ди агай. —Сина кем тисен инде, абзый. —Алай димә—дөнья бу!. И энекәш, 45 нче елны фронтка китеп бер фашистны да кыйный алмыйча кайттым мин. Үзем—десантник. Псков дивизиясендә хезмәт иттем. Йөз җитмеш прыжок минем чутта. Өйрәнүләрдән баш чыкмады. Кая гына ыргытмадылар безне. Урманга төшү бик хәтәр иде. Төнлә бит. Очлы чыршыга эләксән шампурга киертелгән ит инде син. Күпмесе шулай харап булды. Фашист өстенә төш иден ул. Төш тә тукма иден үзләрен. Юк. без сугышка сон алынгач, өлгерә алмый калдык шул. Кул кычытып калды. Анын каравы, күрде безнен дә башлар. Сугыш беткәч тә, җиде ел хезмәт иттем әле. Бүген кич өйгә кайтканда әлеге дә баягы инвалидлар өчен төзелә торган йорт яныннан үттем. Бәй, төзелешнең коймасы пәйда булган. Тротуарны да, юлны да чистартканнар. Балчыгын кырганнар. Кулдан килерлек эш икән, югыйсә. Шунын өчен бер гөнаһсыз малайны машина бәрдереп китүен көтеп ятарга кирәк булды микәнни! Шундый шул инде без: башка бәла килгәч кенә селкенә башлыйбыз. Өйгә кайтып почта әржәсе ачсам, хат ята. Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең ГИБДД бүлеге начальнигы Юмаевтан. Хатны укыйм. «Жир казу эшләре кагыйдәләрен бозган өчен «Казанхимстрой»нын 2 нче төзү-монтаж идарәсе начальнигы И.Локмановка һәм «Гидроспеистрой» житәкчесе А.Муравьевка дәгъва белдерелде». Тагын укыйм. «Татарстан Республикасы Президентының «Шәһәрләрдә һәм башка торак пунктларында төзекләндерү, чисталык һәм тәртип саклау кагыйдәләрен бозган өчен административ жаваплылыкны көчәйтү турындагы У казыны н 11 маддәсен бозган өчен «Гидроспеистрой»нын участок начальнигы А.Соловьевка административ материал җибәрелде, шулай ук «Гидроспецстрой»ның баш инженеры В. Кругляк «наказать» (ничек «наказать» иткәннәр икән сон? Шелтә белдерелгәнме, штраф чәпегәннәрме, әллә бу—күзгә төтен җибәрү генәме?) ителде. Бу төзелешнең нигә коймасы булмаганын анладым хәзер. Нәчәлникләр күп. Түрәләр күп. Ә чын хуҗа кем сон монда? Син дә—мулла, мин дә— мулла, атка печән кем сала? Эзләп кара хәзер гаепле кешене. Эт—эткә, эт— койрыкка. Бездә шулай инде: чиновниклар күп, эшләүче юк. Ике хуҗага— бер ишәк. Туктале, бу хат белән мавыгып китеп, онытып торам икән. Мин Гаделнең әтисенә шалтыратырга тиеш бит. «Әти, әти», дип өзгәләнә бит инде бичара малай, әнисен дә ачжытып бетерә. Кон туды исә. башында бер генә сорау: «Бүген әти килмәс микән?» Ай ярым вакыт узып киткән, әтисе ник бер күренсен. Малайны таптаткан шофер ла бер күренгән дә юкка чыккан. Башка әтиләрнең уллары янына килеп йөрүен Гадел күрми дисезмени?! Анын да йөрәге өзгатәнми дисезмени?! Аптырагач Гаҗилә ханым менә шушы номерны бирде: «Бүлнистә телефон юк. Өйгә кайткач шалтырата алмассың микән. Әтисен әйтәм, бер килеп китсен иде инде». Каударлана-каударлана Гаҗилә язып биргән саннарны җыям. Трубканы, тавышына караганда өлкән яшьтә булса кирәк, бер карчык алды. ' —Исәнмесез! Сезгә шалтыратуымның сәбәбе шул. минем улым белән оныгыгыз Гадел 12 нче бүлнистә бер палатада яталар. Жиденчедә. —Сезгә нәрсә кирәк"' —Мин дөрес эләкмәдем, ахры,—үзем җыйган саннарны кабатладым — Сезнен номерыгыз шушымы сон° —Әйе. —Сез Гадслнен дәү әнисе буласыздыр ич —Шуннан... —Сезнен оныгыгыз бүлнистә ята. Анын әтисен күрәсе килә. —Әнисе котыртып ятамы"'! Бездә әнисенен бер әиберсе лә юк. — Юк, ул сездән әйбер сорамый. Ул Гаделне әтисе белән күрештерергә генә тели. —Молодой человек! Тагын бер тапкыр әитәм. анын монда бер әйбере дә юк. — Юк, ана бер әИбер дә кирәкми Ул фәкать Сойләшү шушы урынла озелде Әнгәмәдәшсм трубканы куйды Кәефем китте. Мин дә Гадслнен үзәге өзелгәнен күрмиммени?! Мин дә анын гаҗизләнеп авыр сулауларын, уфылдауларын ишетмиммени?! Минем дә анын әтисен бүлнискә. улы янына китертәсем килмимени?! Аягым тартмый бүген бүлнискә. Килүгә Гаҗилә на, ләззәт ала бугай ул. Әйдә йорсеисәнә. Ана карап мөкиббән киткән ир-ат халкына ла сүз әйтмәгез. Матурлыкка карап сокланунын ни гаебе бар " Кайбер авыруларга әрнү-сызлануларын оныттырып тору өчен бүлнисләрдә махсус Чибәркәйләр штаты булдырсам да ярар иле әле ул Үлем-китем дә кимер и 1с Әнә Казаннан фронтовик, журналист Нәгыйм Мохибулдиннын сөйләгәне бар Госпитальдә үлем түшәгснлә ята икән Беркөнне ул бөтенләй начарлана Ә монла тәртип шундый өзелер алдыннан шәфкать туташлары авыруны ваннага алып кереп юалар Нәгыйм агага ла чират житә Аны алып чыгып киткәндә палатадашлары: < Тагарнну пора к Мухаммеду*.— дип калалар *Бер мәлне күземне ачсам.—ли фронтовик.—каршымда күкрәкләре ачык, чибәр кыз тирләп-пешеп мине юа Анын ялтырап торган туп-тулы икс *алма-сынл. җилкәсенә агып тошкән сары чәчләренә, зәшәр күтләренә карыйм Үләсе килми генә бит. Юк. үлмәдем. Менә ярты гасырдан артык вакыт узды инде Әле һаман яшим * Сонгы бер-ике кондә коридорда тыз-быз йөрүчеләр күбәеп кигге Барысы да—типсә--гимерөзәрдәй егетләр һәркайсы бүлнис киеменнән Нинди җилләр ташлаган сон аларны монда? Монда база-ка зага дучар булып имгәнгән өтек согск кешеләрне генә салалар түгелме сон" Көчен кая куярга белмәгән бу егетләрнең монда ятуы һәрхәлдә, сәер, бик сәер. Теге «операцияне ошаткан» аб зый азарга «диагнозны» бик ти«ку Илы Армиядән качып, чирлегә сабышып керәләр азар монла. лиле ул икс дә уйламыйча I өнаһысынп кермим, кемдә нинди чир бу лмас Тик менә азарнын монарчы тыныч кына, ипле генә барган бүлнис тормышында бер кирәкмәгәнгә ыгы- зыгы тудырып, үз хәлен үзе генә белгән, әрнү-газапларга тешен кысып, сабыр булырга тырышып яткан авыруларның саруын кайнатып йөрүләре генә ошамый. Коридор буйлап урык-сурык йөрүләренә дә түзәр иден әле. Аш өләшкәндә чиратсыз керәләр бит. Кулсыз, аяксызлар алдына керәләр. Әстәгьфирулла. Сары ыштанлы, камыл кебек каты чәчлесе бигрәк оятсыз. Шунысы беркөнне теге десантник абзыйга болай дип әйтеп тора: —Синен урынын, старый, зиратта инде. Хет үзенә кабер урыны алып куйдынмы сон әле? —Зираттан урынны күптән алып куйган идем инде мин, энем. Тик менә синен кебек япь-яшь егетләр мина анда да «мишайт итәләр». Урынны алып куюым гына була, алар минем урынга керәләр дә яталар, керәләр дә яталар. Бүлнистә режим шундый: кичке уннан сон коридорда да. палаталарда да ут сүндерелә. Йокларга! Ай ошамый да инде мондый тәртип теге әзмәверләргә. Яшь кан. Жегәр бар. Эш юк. Энергияне кая куярга белмиләр. Хәер, режим сина ошыймы-ошамыймы, килешергә мәжбүрсен. Бүлнис бу. Шәфкать туташларының бср-ике тапкыр кырыс кисәтүеннән сон тегеләр ятарга мәжбүр. Бүген дә «отбой»дан сон тынлык урнашты. Тынлык дип инде монда авыруларның ыңгырашулары, әрнүле-газаплы авазлары. «ай-вай»лар, «ах- ух»лар беркайчан да тынып тормый. Минем ятар урын юк. Коридорга, палата ишеге төбендәге кушеткага, чыгып утырдым. Кушетка бүген буш. Кайбер төннәрне анысы да эләкми. Аякларны бөкләп чүмәштем. Өстемә пәлтәмне япкан сыман иттем. Йомышы төшсә, Ардуан үзе дәшә. Мин көн буена эштә бит. Арылган, күрәсен. Чүт кенә авышып, башны төрткән идем—йоклап киткәнмен. Күпме черем иткәнмендер. Уяндым. Мин генә түгел, бөтенесе уянды. Кемдер бүлнисне янгыратып укшый-коса. Күрше палатада ятучы бер абзый икән. Интегеп, газапланып укшый. Нинди генә тавышлар чыкмый үзеннән. Кизү торучы табиб, шәфкать туташлары чатыр чаба. Аларнын ашыгу- кабалануларына, бер-берсенә өзек-өтек жөмләләр белән, кызу-кызу дәшүләренә караганда, авырунын хәле шәптән түгел. Коридорның теге башында торган каталканы да жәһәт кенә алып килделәр. Абзыйны шуңа салып жәһәт кенә алып чыгып та киттеләр. Кая'.’ Нәрсәгә? Абзыйга ни булган? Бераздан, колактан-колакка күчеп, бөтен палаталарны, коридорны бер сүз кисеп үтте: йөрәк!.. Йокы качты. Барыбызның да уенда әлеге абзый. Үз палатасына исән- имин әйләнеп кайта алырмы ул? Ни дисән дә йөрәк уен-муен түгел. Теге сөрхәнтәйләргә генә йөрәк ни дә, өрәк ни. Әлеге ыгы-зыгы аларга ошады гына. Көндез йокларга, төнлә йөрергә күнеккәннәр, күрәсен. Тартырга гына ничә тапкыр чыгып керделәр. Ат азгыны тайга ияргән, ди. Утлыкүз дә ал ардан калмый. Ярты сәгать чамасы узгач күпне күргән каталка коридорда тагын пәйда булды. Шөкер Ходайга, абзый исән. Үзен палатасына алып кереп салдылар. Шәфкать туташының ана әйткән: «Борчылмагыз. Тыныч кына ятыгыз. Йокларга тырышып карагыз»,—дигән сүзләре ишетелде. Утлар тагын сүндерелде. Медсестраның «Марш караватларыгызга!»—дип бер-ике тапкыр кистереп әйтүеннән соң, тегеләр дә барып яттылар Тагын тыктык. М.Мәһдиев әйтмешли, йоклагыз, адәм балалары! Авырулар, сезгә йокы бик кирәк. Табиблар, шәфкать туташлары! Кешене үлем тырнагыннан алып калдыгыз. Афәрин! Инде сезгә дә ял итеп алырга ярыйдыр. Иртәгә дә көн буена эшлисегез бар. Бүлнис тынды. «Мес-мес», «пуф-пуф», «гыр-гыр»лар гына ишетелә. Чү! 03геч ^ыш. Шул ук палатада- Теге абзый жан ачысы белән кычкыра. Шәфкать туташлары бүлмәләреннән торпедо кебек атылып чыктылар Чыктылар да теге абзый янына чаптылар Чапкан шәпкә бер очтан теге каталканы да эләктерделәр. Тагын ыгы-зыгы. Тагын мәхшәр... Тагын теге егетләргә лафа. Тычканга үлем, мәчегә көлке кебегрәк инде. Үле-мәле палатага килеп керсәләр... бая гына әжат белән якалашкан абзыебыз гырлап йоклап ята Кычкыручы бөтенләй икенче кеше! Яше утыхтар тирәсендә булган бер ир. Торып утырган. Күзләре—манганда Мангае—шабыр тир —Ни булды?—дип сорыйлар аннан. Дәшми. —Ник кычкырдыгыз? —Ай... Уф-ф-ф... Төш күрдем Куркыныч төш И Аллам' Ходай сабырлык бирсен сезгә, табиблар, табибәләр, шәфкать туташлары! Бүген бүлнискә кереп барганда бер егет эндәште: —Сез травмотология бүлегенә түгелме? —Әйе. нәкъ үзенә. —Җиденче палатадан Минлебаева Гаҗиләне чакыра алмассыз микән? Мине халатсыз кертмиләр. —Тек, мин шул палатага керәм! Гаҗиләне? Әйтермен, әйтермен. «Бәй, Гаделнең әтисе килгән түгелме сон?—дип уйлыйм баскычтан менгәндә,—Гаҗиләнен энесе түгелдер инде. Аны пеләш диде бит апасы Тәгаен, Гаделнен әтисе бу. Кичә Гаҗилә: «Тагын бер шалтыратып кара инде».— дигәч, ойгә кайтуга чыктым. Трупканы тагын кайнана алды Бу юлы да сойләшү ялан кул белән билчән йолыккан кебегрәк булды. Каинананын үз туксаны туксан, һаман бер сүзне тукын: «Анын монда бер әйбере дә юк* Шулай да сойләшү юкка булмаган. Менә малаен җибәргән бит. Алай ук имансыз түгел икән әле. —Гаҗилә, синсн ирен килгән, ахрысы. Аста көтә.—дидем палатага керә- ксрсшкә. Гаҗилә минем халатны эләктерде дә чыгып чапты. Ах бу Гаделне Әрекмән колак. Минем сүзләрне ул да ишетеп алган. Анын «Ур-р-р-а! Әти килде Әги!» дигән сүзләре палатаны гына түгел, бөтен бүлнисне яңгыраткандыр Малай сөенеченнән нишләргә дә белмәде. Ул шулкадәр шатланды ки, айлар буена хәрәкәтсез яткан, карават башына тарттырып куелган аягы тышауларны ыч кы нды ры п -жимерсп атты «Сөен әйдә. сөен, сабый. Мондый бәхет тансык сина*.— дип уйлыйм эчтән генә. Гаделнен сөенгәнен күргәч, үзебезнең дә күнелләр эреде Баланы кызганудан гына түгел, анын шатланганын күрүдән дә күзгә яшьләр килә икән. Кеп-кечкенәдән ми.хнәт-сынауларга дучар ителгән бер гөнаһсы з бала биз ул. Ул арада Гаҗилә дә менеп җитте Чү Анын сытылган чыраен, уйга баткан күзләрен күрен, аптырашта калдык Халатның ла кирәге чыкмаган —Ни булган, Гаҗилә? — Мина срочно китәргә кирәк Авылга Энекәш авыр хәлдә Гаделгә күззз колак булып торыгыз инде. —Гадел өчен борчылма. Карарбыз! Әнисе китүгә, монарчы сабыр-тыныч яткан Гадел безне утлы табага бастырды. Анын: «Аягым, аягым. Авырта. Үләм».—дип кычкырулары йөрәккә кадалды. Табибларны чакырдык. Алар нишләтеп кенә карамадылар ул аякны. Бушаттылар, тарттырдылар. Тагын бушатып, тагын тарттырдылар. Аптырагач, укол кадамакчы булдылар. Гадел кадаттырмады, теше-тырнагы белән каршы торды. Ак халатлы абыйлар, апалар! Юкка мәшәкатьләнәсез бит сез. Авыртмый анын аягы. Чәрдәкләнгән булса да. сынык булса да авыртмый. Күнеле сынык анын. Күнеле әрнегәнгә түзә алмыйча елый ул. Күнелен сындырганнарга нәфрәтен белдерә. Мине дә гафу ит. Гадел. Әтиең килгән дип ышандым бит. Чын күңелемнән ышандым. Ышанасым килде. Гаҗилә дүртенче көнне кичкә генә килеп җитте. Арган, алҗыган, тартылган. Күз кабаклары кызарган, шешенгән. —Энекәшне җирләп килдем. Күңелебез алдан сизенсә дә, таштай катып калдык. Бүлнис һавасыннан, бүлнис мохитеннән тәмам туеп, эч пошып йөргән көннәребезнен берсендә Нияз палатага тычкан артыннан чапкан мәче кебек атылып килеп керде: —Чыгыгыз әле. чыгыгыз тизрәк, бер нәрсә күрсәтәм,—малай һөмәй кошы тотканмыни, борын тишекләре киңәйгән, зур. якты күзләре акайган. Бүлниснен дүрт яктагы дүрт сат кын диварыннан гайре әйбер күрмәгән халкын Ниязның тәкъдиме ымсындырып, алгысытып куйды. Дәррәү кузгалдык. Бу бәхеттән мәхрүм булган Гадел белән Ардуан артыбыздан каерыла-каерыла. тилмереп карап калдылар. Күңеле ярсулы ашкыну, җилкенү белән тулган Нияз күрше палатадагыларны да куптарды. Барыбыз да Жаншетка иярдек. Теге әзмәверләр дә иярде. Малай вәгъдә иткән кызыктан алар каламыни. Десантник абзый гына калды, чөнки таягын икенче каттан кемгәдер күрсәтергә альт торганнар. Белмим инде, бүлнис бит бу, шулай шаккатырлык нинди хикмәт булырга мөмкин икән монда? Нияз безне коридорның теге башына ук алып китте. Син. шайтан малай, туп-туры операция залына альт барасын түгелме сон?! Шөкер, анда кермәдек. Малай барыбызны да баскычка алып чыкты. Монда урам як дивар тоташ пыяладан гына тора. Бөтен җирдә—кояш. Нияз безне әнә шул урамга караган пыяла дивар каршына тезеп куйды. —Карагыз әле урамга. Урамга карагыз! —Карыйбыз. Йә шуннан?.. —Күрмисезмени?! Бик матур көн. Күк чат аяз... Өйләр, бакчалар, агачлар, коймалар, койма баганасы башындагы җирән мәче апрельнең юмарт кояшы җылысына талып, яз җырын, җир җырын тыңлыйлар. Кемдер Нияздан сорап куйды: —Багана башындагы теге мәчене күрсәтмәкче буласын мәллә? Өт-мәчене күргән бар ла. —Әйбәтләп карагыз! Бер әби мәтәлә-кадала каядыр чаба. Аны күрсәтергә алып чыкмады бит инде безне Нияз, чөнки ул кортка әле генә пәйда булды. Әнисе янәшәсендә бер сабый бара. Әле яна тәпи йөри башлаган, күрәсен. тырышып, хасиятләнеп атлый. Өстендә—алагаем калын комбинезон. Нәкъ космонавт инде Чү. күз тидердек бугай үзенә—егылды. Егылгач, кулларын як-якка шундый матур итеп жәеп ятты ки. гүя. Жир шарын кочаклап ятамыни И сабын Тик Ниязнын нәни «космонавтка» да исе китмәде. —Нүжәли күрмисез? — Юк. күрмибез. —Үлән чыккан бит Үлән! Күрмисезмени ” —Ниткән үлән күрәсен син анда. Койма буйларында әле кар эреп бетмәгән. Кызык-тамаша карарга дип өметләнеп чыккан халык Ниязны эттән атып эткә салды. Теге хөрәсәннәр аеруча тузынды Зур күзләрен тутырып урамга баккан Нияз баскычта берүзе басып калды Бүген Гаделне чыгаралар Кичә анын аяган «чылбырдан ычкындырдылар» Ычкындырдылар да «таш капчыкка ябып куйдылар» Г ипсладылар Ай—ай ярымнан г ипсын алдырырга тагын киләчәк. Их, менә ул—бәхет Хәзер унга-сулга борылып ятарга була. Утырып торырга, бер аякта басып торырга була. Хәер, басып торырга иртәрәктер әле—башы әйләнә. Бәхетнен ин зурысы исә—Гадел бүген өенә кайтачак Пропискасы булмаса да. Киров урамындагы тугыз квадрат метрлы бүлмә анын өчен барыбер он бит инде. Табиб белешмәләре, кирәкле кәгазь-мәгазьләр әзер Урын-жнр тапшырылган. Нияз коридорның теге башында торган колясканы палатага ук алып кереп куйды. Гаделне шуңа утыртып алып чыгачакбыз Тик менә машина гына никтер килеп житә алмый. Шофер уникегә килеп җитәргә вәгъдә биргән иде. Сәгать икенче китте бит инде Төенчек өстендә көтеп утырабыз Безнен көтеп утыру нәрсә ул? Гадел нишләргә белми Ике айга якын сабыр гына яткан малайнын бу минутларда тәкате тәмам төкәнде Безгә минут саен урамга карарга куша. И Гадел, Гадел, язмыш бүлнистән чыкканда да сыный бит сине. Хәерлеге булсын! Машинаны урамга чыгып тотудан башка чара юк. —Утыз сумга алып кайтырлар биг инде, име.—диде Гаҗилә —Акчасы очен борчылма. Җайларбыз.—Өстемә куртканы элдем дә урамга чаптым. Машинаны бүлнис тирәсеннән эзләү—файдасыз Монда барысының да үз кайгысы. Соигородтан шәһәр үзәгенә бара торган аты юлга чыктым Коньяк кешесенә охшаган кара-чутыр бер адәм туктады — Рубь,—ди Безнеңчә 100 сум була инде Күп сорый, билгеле Гаҗилә кебекләр бу акчаны алыр очен иртәдән кичкә кадәр базарда оч көн басып торырга мәҗбүр Йөз сумына да риза булыр иден анын. бүлнистән аяга имгәнгән бер малайны алып чыгарга кирәклеген белгәч, шофер бәяне таган да күгәрде —Сабыйнын бәлагә дучар булуыннан акча эшләмиләр Хәерле ю.Г Икенче машинаны туктатам. Шоферы гади генә егеткә охшаган. Аныллан- ма зардан түгел микән Хәлне анлатам —Күпме сорыйсын? Күпме, дип инде. абый... Бер тиен дә алмыйм. Барыбер шул якка барам ич инде мин. Күптән түзел генәүэсмнен малай кулын сындырып шул бүлнистә ятып чыкты. Урамда бер малай белән басып торалар икән, күрше йорттан мужик чыккан да. боларны сугышырга котырткан. Олы тиле. Ә теге малай минекеннән ике яшькә зуррак Бүлннскә килсәк, машинаны урамга ук чыгып көтеп торалар нде инде Гаделне озатырга бөтен палата чыккан (Ардуан гына чыгалмый). Әнә бер төркем булып киләләр. Ин алда, Гадел утырган колясканы этеп. Нияз бара. Машинага Гаҗилә сөенде. Ин сөенгәне, әлбәттә, Гадел иде. Алар машина чаттан борылып күздән югалганчы безгә кул болгап бардылар. Хуш, Гадел! Хуш, Гажилә! Язмыш!.. Гажиләне дә әнә гел сынап кына тора. Улынын аягы белән ниләр булып бетәсен дә Алла гына беләдер. Гарип кала күрмәсен иде инде, бичаракай. Түз, Гаҗилә. Сиңа тормышның карасын-пычрагын байтак күрергә туры килгән. Пычрак дигәннән, минем әти колхозда инженер-механик иде. Эштән кайтканда кулы еш кына мазутка-майга баткан була. Ул нишли, кулын ишегалдындагы балчык белән ышкый. Бүген безнен дә тормышның шул карасында, дөньянын шул пычрагында күңелләребезне юасы, җаннарыбызны чайкыйсы бар! Нишләп әле бу Нияз коридор буйлап чатыр чабып йөрүләрен туктатты, нишләп әле әбиләр яткан ун яктагы палата ишеге төбендә генә чуала башлады, дисәм, әһә, хикмәте бар икән. Без бүлнис—эш, бүлнис—өй арасында матавыкланып йөргәндә бер әбине чыгарганнар да анын урынына жиде- сигез яшьләр тирәсендәге бер кызны салганнар. Гипсланган кулын муенына аскан, түп-түгәрәк йөзле, бөдрәләнеп торган көрәнсу-саргылт чәчле бу кыз баштарак әлләни күзгә-башка чалынмады. Әллә инде палатадагы эчпошыргыч бертөрлелек туйдыра башлады, әллә инде Ниязнын алар ишеге төбендә еш пәйда булуы ымсындырып куйды үзен, сонгы вакытта Бөдрәчәч коридорга чыккалый башлады. Үткән-сүткәндә безнен палатага күз салып үтә. Нияз хәзер вермишель пешергәндә ишекне ябып тора. Шулай читтән генә күзәтепөйрәнеп йөри торгач, көннәрдән беркөнне бу Бөдрәчәч малайлар палатасына якынрак килеп карап торды. Иртәгесен йөрәксенеп ишек янагына ук терәлеп баскан иде. Күзе күбрәк Ниязда. Күренеп тора, үзе ояла, ятсына-читенсенә. Нияз да сер бирми, кызга игътибар итмәгән була. Йә китап укый шунда, йә нишли. Үзе. безгә бик сиздермәскә тырышып, ара-тирә ишек ягына күз салып ала. Карашлары очрашканда икесе дә кызарып чыгалар. Бер-ике көн кызарып йөри торгач, Нияз миннән читенсенеп кенә сорап куйды: «Кудрявый татарча ничек була ул?» Минем җавапны ишеткәч, малай уйга калды. «Әһә, дип уйлап куям эчтән генә, өр-яна шигырь туарга тора түгелме сон?» Малайлар үзләре генә калгач, ниһаять, Бөдрәчәч кунакка кергән. Мине күргәч, Нияз караваты янындагы урындыктан җәлт кенә сикереп торды ул. «Утыр, утыр,—минәйтәм,—хәзер чыгып китәм, врачлар бүлмәсенә барып киләсем бар»,—дигән булам. Кыз кыяр-кыймас кына утырды. Икесенендә кулында—китаплар. Нияз укыган әсәрләреннән алган тәэсирләре белән уртаклашкан күрәсен. Минем алда алар песиләр турында сөйләшә башладылар. Пакеттагы әйберләрне бушаткан арада колакка чалынып киткән саран җөмләләреннән шуны искәрдем, малай да, кызда песиләрне үлеп яраталар. Тик икесенең дә өйләрендә песи тотарга рөхсәт юк. Бөдрәчәч—анын исеме Элина икән—әбисенен өендәге мәче турында сөйли. Бу песи шулкадәр матур, йомшак, акыллы икән ки, анын турында сөйләгәндә Элина, үзе дә сизмәстән, кабынып, хисләнеп-дәртләнеп китте. Мин дә палатадан чыгып югалып торырга өлгерә алмадым, мәче турындагы әнгәмә дә кырт өзелде. Палатага атылып-бәрелеп Элинанын әнисе килеп керде: —Кем кушты сина монда керергә?! Әллә ниткән хулиган малайлар янына кереп йөрисен. Марш бүлмәнә!—ачуыннан шартлардай булган хатын күзен чайпалдырып Ниязга карап куйды һәм Элинаны җилтерәтеп азып чыгып га китте. Палатаны авыр тынлык басты. Шигырь тумас борын үлде Палатада Ардуан белән Нияз икесе генә калдылар. Азат белән Алеша да сөякләрне урынына урнаштырып-тазартып өйләренә кайтып киттеләр Улым аягына баса башлады Тик менә ара-тирә башы чатнап, күз аллары карангыланып китә анын Хәзер үзен көне-төне саклап ятмыйбыз Көнгә шул бер тапкыр хәлен белеп китәбез инде Рәхмәт Ниязга, без югында Ардуанга тегене-моны алып килеп бирәсе булса, булышкалап тора. Мәшһүр артист Равил Шәрәфиев гә монда дәваланып ятучы апасы янына килгәндә, бу палатага сугылып, малайларның хәлләрен белешеп чыкказый И. ул көннәрдә малайларның сөенешкәнен күрсәгез! Ике малай бер пазатала матур гына яшәп яталар. Ардуан рәсем ясый Нияз йотылып китап укый, әз-мәз кәгазь тырмаштыргалый, бөтен шартын китереп, хасиятләп вермишель пешерә. Мин килсәм, янымнан китми. Сөйләшеп утырырга ярата —Нияз,—минәйтәм,—«умыртка соягсннен беренчесе, икенчесе, дүртенчесе хорест», дисен, өченчесе ничек «хөрест* булмаган сон анын-* — Белмим,—Нияз җилкәләрен куырып, башын чайкап аза Башын чайкаганда чырае сытылып китүен искәрдем. Чана шуганда ясаган «сальто» үзен һаман сиздерә әле. күрәссн. Шагыйрь әйтмешли, әрни әле. әрни ул яра. — Бу муенчагымны юарга кирәк инде —Юган идем мин аны Кичә тагын пычранды Елаганда күзне сөрттем мин анын белән —Елаганда?! Нигә еладың сон әле син9 —Юк, еламадым —Елагансың, яшермә. Кем дә булса кыерсытты мәллә үзеңне? —Юк, үземнең елыйсы килде —Нияз, әйт дөресен!. — Нәрсә, мина бер генә тапкыр еларга ярамый мәллә. Мин дә кеше бит Тик торганда тоттым да еладым ...Малайлар янында озак утырдым Кичкырын гына киттем бүлнистән. Ардуан белән Ниязның мине һич кенә дә җибәрәселәре килмәде Кайтканда уйлап куйдым нигә җибәрәселәре килмәде икән сон9 Нигә алар бүген боек, кәефсез иде9 Нияз нигә елады икән9 Нигә? Самолет төзүчеләр шәһәрчеген узып, бүлнискә кереп барам Кук тулы, кала тулы, җир тулы кояш Кояш бер бинадан икенчесенә тыз-быз чабын йөрүче бүлнис персоналының ак халатларында, кулларында, эмаль чәйнек, чиләк, кәстрүлләрендә. Абау Хәтта морг тәрәзәсендә, морг диварларында да кояш Мондый көндә аягына басарлык хәле булган кеше тынчу палатада ятамы?! Күбесе—ишегалдында. Станокка кулын кыстырган теге хатын ла чыккан Ул кулын нишләтергә белми, селкеп карый, күкрәгенә куеп торып карый Тукта әле. мина таба килә, мина дәшә түгелме у з: - Сез җиленче палатада яткан малаймын әтисе бит —Әйе. үзем хатынның яралы кулына карыйм, ул бинт белән чорный- чорный утын пүләне хәтле булса да, кан барыбер тибеп чыккан,—әйе, Ардуан атлысынын әтисе булам. —Беләсезме, нәрсә? Аларны кичә кыйнадылар. —Кыйнадылар?! Ничек инде кыйнадылар?.. —Әйе, кыйнадылар. Мин берни аңламыйм. Кайда диген—бүлнистә, кемне диген—бәлагә дучар булып имгәнгән ярты-йорты балаларны кыйнап буламы? —Кемнәр кыйнады? —Күрше палатада яшь егетләр ята. Шулар. Әһә, аңладым. Теге шакаллар. Бөтен гәүдәм травмотология бүлегенә атылды. Аяклар баскычка әллә тия, әллә юк. Туп-туры тегеләр палатасына бәреп кердем. Керсәм, палатада өлкән яшьтәге ике абзый гына ята. Калган караватлар буш. —Кайда бу кабахәтләр? —Аларны бүген иртән «выписывать» иттеләр. Гадәттә бүлнистән чыгасы кешене «обход»тан сон төш турыларында гына чыгаралар. Табиблар кара тавыш чыгасын сизгән, тегеләрне иртән иртүк олактырганнар. Нияз белән Ардуан коридордагы һәм күрше палатадагы авыруларның сөйләгәннәреннән кичәге хәлләрне күзалларга була. Ардуан белән Нияз икесе генә калгач, кичләрен теге бәдбәхетләр җиденче палатага ияләшеп китә. Ишекне ябып куялар да, малайларның канын катырып, кәрт сугалар. Өстәлнен түрендә—Утлыкүз. Икенче көнне дә кереп кәрт сугалар һәм... Ниязга «үлән» күрсәтәләр. Син безгә күрсәттең, хәзер без сиңа күрсәтәбез ул үләнне, бәйрәм ашы— кара-каршы. имеш. Малайны, ике кул белән башыннан кысып, өскә күтәрәләр. Болай да муенын көч-хәл белән борган Нияз, авыртуга түзә алмыйча, елый. Шыпырт кына елый. Тегеләр дә шыпырт кына чыгып тая. Кичә алар монда үзләрен хуҗа кебек тоталар. «Отбой»дан сон шәфкать туташы куып чыгаргач та, әле йокларга ятмыйлар. Утлар сүндерелгәч, коридор тәмам тынып калгач, ач күселәр кебек, шыпан-шыпан тагын кереп тулалар. Шалт та шолт. Өстәл өстенә тагын карталар куна башлый. Тамак кипсә, малайларның тумбочкасы өстендә—тәмле су. Аны эчәләр. «Мина да калдырыгыз»,—ди Ардуан. «Калдырабыз, калдырабыз, әле өстәп тә куябыз»,— ди сары ыштанлы Арышбаш һәм малайның төнгә дигән суына лач итеп төкерә. Баштарак коридорны һәм күрше палатадагы авыруларга комачауламый, зыян салмый гына утырсалар, тора-бара бу явызлар үзләрен бәйдән ычкынган этләр кебек хис итә башлыйлар. Ниязның: «Суга төкерергә ярамый»,—дигән сүзләренә үч итеп, тагын үлән күрсәтмәкче булалар «Тимәгез аңа!»—дип кычкыра Ардуан. «Ә сиңа хәзер йолдыз күрсәтәбез»,—ди бая суга төкергәне һәм бүлниснең киезләнеп беткән каты мендәре белән бар көченә Ардуаннын башына суга. Кая сугасын беләләр—авырткан җиргә. Өстәл янында дәшми- нитми, тын гына утырган Утлыкүз ошбу «тамаша»дан татлы ләззәт кичерә. Тегеләр исә Чибәркәйнең күңелен күрә алуларына шатланып туялмыйлар, нишләргә белмиләр. Балаларның әче тавышына палатага беренче булып «станокчы» хатын атылып керә. Керә дә Ардуанга тагын сугарга дип мендәрен өскә күтәргән «йолдыз күрсәтүче»нен сыңар кул белән бугазына ябыша. Көтелмәгән һөҗүмнән теге каушап кала. Утлыкүз мыштым гына юкка чыга. Ул арада кизү торучы шәфкать туташлары йөгереп килеп җитә. Коридордагылар куба. Равил Шәрәфиевнен апасы күтәрелә. Тегеләр аңа, башына каплыйбыз, дип, өстәл өстендә торган кайнар чәйнек белән киләләр. Апабыз курыккандыр, дисезме? Куркытырсын. бар. Бергәләп явыпарнын иманнарын кияләр «Десант» та. таягын тотып, нәкъ вакытында, нәкъ үрынында пәйда була. Таяк эшкә җигелә. Өченче кон Ниязнын нигә елавын да. кичә малайларнын мине ни өчен җибәрәсе килмәүләрен дә аңладым хәзер Их, элек без югында да Гаҗилә була торган иде бит бу палатада. Анын «Тихий час'. Барыгызга да йокларга!» дигән сүзләрен сагынып куйдым. Сәгатькә карыйм, бәй, эшкә кайтырга вакыт Бирәсе әйберләрне биреп, аласын алып, малайларны тынычландырып кузгалдым. Коридордан үткәндә күрәм: яна йөзләр, яна авырулар. И Ходаем, бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йори шул. Диварга сөялеп торган егетнен үз кайгысы. Хатыны аягын сындырып ята икән. Шунын хәлен белергә килгән. Кеп-кечкенә ике баласын да иярткән. Үзе ләх исерек, аягында чүт басып тора, үзе сукрана. Табиблар балаларын алып калганнар. Десантнигыбыз да. таягы белән тук- тук килем, тартырга чыгып бара. —Дөрес әйткәнсез сез. Таягыгызнын кирәге чыккан бит Тик кундыргачкундыргач. нишләп башларына кундырмадыгыз ул кансызларның —Зираттагы урын жалкы. энекәш. Коридорны үтеп ишекне ачам дигәндә, колакка таныш сүхтәр чалынып китгс: «'Операциядән курыкмагьп Курыкмагыз сез операциядән!» Абзыебыз авыруларга кинәш бирүен дәвам иттерә. Ул арада мине күреп алды: —Карале, сина бер сирьюзный сүзем бар Улыннын хале ничек? —Әйбәт. —Их. тәки ясаттырмады шул операцияне Курыкты Әйт але. курыкмасын әле. Тышка чыгуга кояш нурларыннан күзләрем чагылды Башны аска иеп барам Үләм-бетәм. ни күрим—үлән' Юк. кичә-бүген генә борын төрткән үлән түгел бу. Урамда әле апрель генә булуга карамастан, хәйран калкып өлгергән. Ялтырап торган яшел, нәфис кыяклар, бер-берсснә чат ябышып, җил искәндә җиргә елышып, язнын тыгыз, җылы һавасын мес-мсс сулап, үсәргә, шәһәр эчендә яшәргә тырышалар. Яшәүләре исә үләнгә дә җинсл түгел Апрель җылы, хәтта эссе килде. Әйтүләренә караганда, май салкын булмагае. Алда—сабан суыклары. шомырт салкыннары Адарына түзәргә була Тик менә юл кырыендагы бу үләннәрне дә машиналар таптап китмәсен иде инде. Яшә, яшел ямь! Ә син. Нияз, безне гафу ит. Без бит берни күрмибез. Сукырлар без. Дөресрәге, күзле бүкәннәр без. Карашымны үләннәрдән алым, бүлнис бинасына төбим Тәрәзәдән Нияз карап тора. Башы иелгән, йөзе сагышлы 2000п