Логотип Казан Утлары
Шигърият

Биеккә чакыру

 Биектә кыя очында Боркетләр канат какты. Үз итте җаным, боркеттәй, Тау-ташлы кырыс якны!.. Болытлар акты биектә - Куышып, таралышып... Үкенечләр басты җанны. Яра1а яра кушып! Урал боркстс шикелле Җәй иде канатларны! Күр иде җилләр яшенле Данылны таратканны!.. Кун иде яшен утынын Якты сәнәк очына... ...Җаным биеккә, боеккә. Горурлыкка чакыра!.. Нинди боек бу җир Нинди боек, нинди иркен бу Җнр! Һәр ягында җилләр исәләр. Су буенда, тауда, ташлыкларда Пелен-сыгылып голләр үсәләр... Зәңгәр күлләр күккә күзен тобн. Елгаларныц йөгерек тасмасы! Дркылыга-буйга нндн җирне. Кайсы якка юлын сапмасын!.. Сплиса ГОРӘЕВА шч/ыир-ч ■У/нпыч Таң , укмаш". Офык шр" һ. (> кипши ит авторы. Казанда яши Тау очлары күксел болытларны Ничә тапкыр тишкән үтәли. Вулкан булып ишетелә безгә Янар тауның утлы ютәле!.. Гейзерларын ата Җир күкрәге. Кайнарланып магма утында; Мәгънә биреп бөтен тормышыма. Үз йөрәгем тибә, сулкылдап. Үз баласын җирем сынау аша Алып чыга язмыш утыннан,— Ишеттереп чишмә сулкылдавын Күкрәгемнән—йөрәк турыннан!.. Ырымнарга ышану юк инде ул. Кеше Айда йөргән заманда! Тик ниндидер сихри, боек Көчнең Сулышы бар кебек һаман да!.. Табигатьнең законнары камил: Кешегә дә гадел, утка да! Ник соң кеше, сихерләнгән кебек. Матурлыкны күреп туктала?! Яманлыктан килә котыласы. Ырым яки тылсым кулланып. Сизә күңел каргыш яшьләренең Аңлашылмас көче булганын!.. Ырымнарга ышану—көлке кебек, Кеше Айда йөргән заманда. ...Тик ниндидер сихри бөек көчнең Сулышы бар кебек һаман да!.. Вертуаль тормыш Галиҗәнаб Вакыт ирексездән Алып керде япь-яшь гасырга. Белми торам кемгә эндәшергә. Кайсы кнопкага басырга? Чөнки миңа яңа туган гасыр Таныш түгел—серле кодлары: Чордашларым бакый йортка киткән. Күзгә күренгәннәр—ят бары!.. Болар үзгә: тыйнак, сабыр түгел - Күпкә чая, күпкә һавалы! Куеннары тулы—утлы корал. Күзләр—усал, шәфкать—чамалы... Яшәү дөньялары—интернетта. Тормыш итүләре—виртуаль! Йөрәкләре сайт та. файл гына: Ачкыч ярат, «тычкан» кертеп ал!.. Маузерлары лазер көчәнешле. Ялангачлык, секс гадәттә! ХИТлар. Рсклар, мобиль телефоны - Бары да сайрый шул үк сәгатьтә!.. Галиҗәнаб Вакыт нрексездән Алып керде яна дөньяга. Гажәпләнеп. хәтта бераз шүрләп Карап торам бүген мин ана!.. Ай өстендә канатлы ат АЙЛЫ төннәр мннем иҗат чорым: Илһам уты инә Галәмнән! Тылсым тулы йолдыз тулы күкләр Илһам чишмәсенә эйлантән! Яна утым. Каләм шнгьрн дәртен. Ак кәгазьгә ку нгач, арттыра. Төнге Күккә карыйм: Ай өстендә Канатларын җәйгән ат тора!.. Очып төшәр кебек, болытлардан Болытларга кунып, җилдереп; Каршылыклы, хәтәр заманымның Золым киртәләрен җимереп!.. һәм мин көтәм аны! Серле тоннсн Йолдызлары жиргә атыла. ...Айга карыйм. Анда Ай өстендә Канатларын жәйгән ат тора!.. Казакъ даласында Казакъ даласында атлар утлый. Ялларында уйный тан җиле. Исе китеп мондый иркенлеккә. Туктап калган Урал-тау иле!.. Казакъ даласында көмеш кылган — Көмеш чыннар чыга таңнарда. Дала җилләренең җиләслеген Тик далада мөмкин аңларга... Казакь даласында елкы нрке Көмеш кылган, көмеш ай нуры... Ялларында эссе җил уйнатып. Дулый монда дала айгыры!.. Муеннарын салып муеннар1а. Тук бияләр бергә серләшә. Тояк сынап дала такырында. Колыннары уйный янәшә... Ә үткәннәр... миңа эндәшә!.. Каеннардан җиңел моң тарала Ялкынлы, ак. дәртле, дулкынлы... Ә ерактан килә чыршыларның Чәер исе сеңгән хөр тыны... Ераклардан, торна тавышыдай. Наратларның килә сагышы. Самими һәм рәхәт, сокландыргыч Шул көйләрнең бергә агышы. Тукран аңа куша барабанын. Кошлар исә—чут-чут сайравын. Җил югында әле белеп булмый Күлнең нинди тембр сайлавын... Төсле музыкадай, тау өстеннән Ай урагы калка снзәмсең? ...Галәм тыңлый гүя Табигатьнең Җан тетрәткеч симфониясен!.. Гомер чиге якынайган саен Ялт-йолт итә хәтер яшене: Ниндидер сүз кинәт яктыра да. Хәтерләтә якын кешеңне. Рәшә кебек, ачылып янып куя Яшьлегеңнең татлы чаклары. Балкып куя хәтер рәшәләре. Ишетелә яшен чатнавы!.. Тормыш үзе тулы тустаганын Төбенәчә сиңа эчертә. Мәхәббәте, дәрте, янулары Утлы шәраб кебек исертә!.. Күк чәчәк Буынчәчәк. күкчәчәк Зәңгәрләгән яланны! Арыш кыры серкәдә. Урман буе - чәчәктә! Насыйп итсен авылга Кайтырга киләчәктә!.. Шул яланда илһам килде Яңа хисләр яралды!.. Таулар . сулар . болыннар Миңа холык уйган як!.. Сәрмәт буе туган як. Суга казлар куган як. Буынчәчәк - күкчәчәк. Сокланырга ярады. ...Шул зәңгәрлек эченнән Гүя әнкәй карады. Әткәй бармак янады!..