АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Бишна
Бишна авылы Яшел Үзән районында Яшел Үзән шәһәреннән 38 чакрым ераклыкта урнашкан. Бишна үзе авыл җирле үзидарә үзәге А Артемьев җыентыгындагы (XIX йөз) мәгълүматларга караганда, авылда 40 хуҗалык булып, ислам динендәге 140 ир-ат һәм 169 хатын-кыз исәпләнгән Анда бер мәчет һәм почта станциясе булган Н Н Вечсслав хезмәтендә (1878) Бишна искә алына. Андагы 52 хуҗалыкта 253 ир-ат һәм 241 хатын-кыз яшәгән Авылда бер агач мәчет һәм шырпы ясый торган ике кярханә булган 1898 елгы чыганакта Бишна авылында татарлар яшәве әйтелә К П Бсрстсль китабында (1908) Бишна авылында 433 татар яшәгәнлеге искәртслә Бишнага И А Износков (1885) мондый сыйфатлама бирә. Чар (ЦаревококшаЙ) элемтә юлына урнашкан бу авылдагы 52 хуҗалыкта ислам динендәге элекке хөкүмәт крәстиәннәре (200 ир-ат һәм 280 хатын кыз) яши Алар Бишна авыл җәмгыятенә керәләр Тормыш-көнкүрешләре уртача Аяк киемнәре тегү һәм шырпы ясау белән шөгыльләнәләр. Бишна сүзе нәрсә аңлата сон? 1973 елда Бишна авылы аксакалларыннан язып алынган, авыл тарихы белән бәйләнешле риваятьне китерик Элек бу тирәләрне кара урманнар чолгап алган булган Анда төрле кыргын җанварлар яшәгән, җиләк-жимеш һәм башка табигать нигъмәтләре үскән Элекке авыл урынында алан җәелеп яткан, зәнгәр чишмә аккан Менә шушы урынга кешеләр килеп утырган. Биек тау башына урнашкан авыл халкы басу ачкан, ягьнн урманны төпләп, чәчүлек җирләр хәзерләгән. Шулай итеп, авыл исеме биек ышнадан—Бишна булып калган. Тартыклар арасында урнашкан сузыклар кыскару татар теленә хас күренеш. Борынгы бабаларның башта килеп утырган урыны тау итәгендә булган Авыл халкы тау башына бүреләрдәй куркып күчкән дип сөйлиләр. Тау астында I гектар мәйданлы керәшен зираты барлыгы билгеле Димәк, авыл холкы чукындырылган, ләкин алар яңадан ислам линенә кире кайтканнар Авылнын мәчетен Казан бас салдырган. Бинжа авылы халкы «Кабап» исемле җыен бәйрәме үткәргән Нугай юлы өстендәге Бишна авылы Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле Бишна авылына нисбәтле географик атамалар байтак Атамаларны» кайберләре белән танышыйк. Озын буй. Ташлы елга елдан-ел саега. Элек базын нарда билдән печән үскән, хәзер исә бер ишләре сөрелгән, икенчеләре татланган. Кәрим чокыры. Астагы болын, Сармас, Үзән. ТакырбаЙ болыннарынын элекке халәтен хәзер кире* кайтарып булмый. Иске зират дип йөртелгән зиратны авыл зурлап һәм хөрмәтләп искә ала Иске авыл урынында хәзер дә кайчандыр авыл булганлыгын күрсәтә торган »зләр бар Бу авыл кешеләре Бишнага үзәннән күчеп килгәннәр Бишна авылында ташлыктан бик матур чишмә чыга, алар шуңа кызыкканнар )лек үзәндә зур авыл булган Ойшә таны зурында кыйсса бар, Анда борыш ы каберлекләр булган Юл салганда ул урыннан кеше сөякләре чыккан һәм лларны Бикст авылы зиратына илтеп Ишиы ж\рна1ы6ьиның й санында күмгәннәр. Ослан тавын икенче төрле Алып чабата каккан җир дип йөрткәннәр Гадәттә, борынгылыкка китә торган авыллар басуында очрый торган мондый исемдәге таулар башка төбәкләрдә дә, әйтик, Башкортстанда, Пермь өлкәсендә дә бар. Бу гажәп түгел, чөнки билгеле тарихи сәбәпләр аркасында татарлар төрле урыннарга сибелгәннәр һәм. үзләре белән туган туфракларын ала алмасалар да. күңелләренә сеңгән атамаларны алып киткәннәр «Алып тавы» дигән риваятьтә болай сөйләнә: «Борын-борын заманда карт белән карчык булган. Аларнын уллары да булган. Уллары кырга чыгып киткәч, карт белән карчык өйдә сөйләшәләр икән. —Җил идем, давыл идем, җиде көндә бер ыштан тегеп бетердем,—дип карчык сөйләнә, ди. Шулай сөйләшеп торганда, уллары кырлан кайткан. Бер кесәсенә бер кеше белән атын салган, бер кесәсенә арбаларын, сукаларын тутырып кайтып кергән. —Менә, әти, бер корт таптым, жир ертып йөри иде,—дип, әтиләренә кесәсеннән теге кешене алып күрсәткән. —Улым, кайдан алдын, шунда илтеп куй, корт түгел бу, шундый вак кавемнәр чыккан, без эре нәселләр, бетәбез хәзер үлеп,—дигән әтисе. Малай, алып кайткан әйберләрен кире кесәсенә тутырып, каян тапкан шунда илтеп куйган. Безнең авылдан ерак түгел. Шалкан Көек чокыры дигән җирдә Алып тавы бар. Шул чокыр буйлатып илтеп куйган бу теге әйберләрне. Ул чокыр бик тирән, бик ямьле, әле дә бар, чатлы-чатлы, хәзер колхоз көтүе йөри анда, элек зур- зур кибәннәр салып, печән чаба торган идек, җиләкләр жыя торган идек. Егерме- утызынчы елларны жир җиләкләре күп була торган иде анда, без бәләкәй чакта...» Алып тавы Гадәттән тыш зур гәүдәле мифик пәһлеваннар—Алыплар турындагы легендалар татар халкы арасында кин таралган. Гадәттә, бу әсәрләр конкрет бер җирлеккә, күп очракта авыллар янындагы таулар, калкулыкларга бәйле рәвештә сөйләнәләр һәм ул таулар йә «Алып таулары», йә «Алып чабатасын каккан тау» дип аталалар Үз вакытында татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри болай дип язган иде «Безнең Болгар йортында кайсы гына авылга барсан да, Алып турында бер хикәят бар. Күп авылларда мәшһүрдер. Кырларында бер мәхәсрәк (күркәмрәк) тау булса, Алып чабатасын каккан дип хикәя кылалар» (К Насыйри Сайланма әсәрләр. Ике томда. I том —Казан. 1974, 81 бит). Бу авылда күренекле татар теле белгече, филология фәннәре кандидаты. Ватан сугышында катнашкан, иртә вафат булган Каюм Сабир улы Сабиров туган. Дәвамы киләсе саннарда