Логотип Казан Утлары
Роман

ҮЗЕМ ХӨКЕМ ИТӘМ

М аңгаенда яна яра эзе ярылып яткан кешенен сул аягына аксый төшеп. Яна елга бизәлгән «Лидо» ресторанынын иркен залына үтеп барганын күреп алган Миршабнын шундук тамагы кибегеп китте, анын сулышы кыса, һава җитми башлады шикелле. Ул. дулкынлануын басарга тырышып, буфетчыга эндәште: —Тиз генә берәр нәрсә салып бир әле... Ләкин сүзләре тыныч кына чыкмады, анын янаклары тартышты, шуна күрәдерме, тавышы борчулы, үтенечлерәк килеп чыкты—анын гадәттәге боеручан ныклыгы кая киткән икән, диярсен? Борчылуы шул мизгелдә үк суырылып, агарынып калган йөзенә дә бәреп чыккан иде. Юкса. Сәлим Хәсәнович үзен тота белә, буфетчы да моны яхшы шәйли иде. Теге сәер аксак кеше бер-бер артлы ике йөз граммны каплап куйгач, бокал-шешәләр белән бик оста уйнаучы буфетчыны да югалтып калдырды, буфетчы шунда ук ялгышты: гадәттәгечә әрмән коньягы саласы урында, тирләп торган шешәдән аракы салып, аны Сәлим Хәсәнович авызына китергәч кенә, үзенен ялгышлыгын сизенеп алды. Әмма ләкин иң гаҗәбе шул булды: үз теләген генә үтәтә торган бик төгәл, «Лидо» рестораны хужабикәсенен сөяркәсе булган Сәлим Хәсәнович, ишектән чыгып баручы аксак кешедән күзен алмыйча гына, аракыны каплап куйды да кулы белән ишарәләп тагын салып бирергә сорады. Хашимовнын аракы эчмәгәнен буфетчы белә иде юкса... Буфетчы, ул сузган рюмкага аракы салгач,үзе дә ирексездән ишеккә таба карап алды. Ул Кареннын кыланып иелә-бәгелә, теге аксакка ишек ачканын күрде. Карен, тегене чыгарып җибәрүгә, Миршабнын чакырулы күз карашын сизгәндәй, йөгереп диярлек буфет янына килде. Бер минут элек Миршаб кушаматлы Сәлим Хәсәнович шикелле үк, комсызланып: Рауль МИРХӘЙДӘРОВ (1941) - язучы: рус һәм татар тезләрендә чыккан оч дистәгә якын китап авторы. Мәскәудә яши. —Тизрәк берәр нәрсә салып бир әле...—диде. Буфетчынын кулындагы шешәне күргәч, өстәп куйды —Күбрәк сал. бер стаканны тутырып. Буфетчы көттереп тормады, күзе белән кабымлык эзләде. Карем аракыны берьюлы йотып җибәрде, үзенә сузылган уылдыклы бутербродка игътибар итмичә, үзе һәрвакыт «-шеф* дип йөртә торган кешегә эндәште —Ул бирегә очраклы гына сугылдымы икән, әллә Яна елыбызны тәмсехгәү өченме икән? Хашимовусал гына уйлап куйды: «Син менә кушканны үтәп, прокурорнын «Жигули»ен сытып үтсән. хәзер безнен борчылуыбызда булмас, бәйрәмебез дә матур гына үтәр иде» Әмма ул кычкырып башка сүхтәр әйгге: —Юк, очраклы түгел. Ул мина исәп-хисап ачканын белдерде, Сухроб белән икебезнен ана шактый бурычлы булганыбызны да искә төшерде Аңладыңмы? Миршаб үзенең хисләрен авызлыклап өлгергән иде. Карен атдында да үзен тыныч, ышанычлы итеп тотасы килде, тегесенен үзенә салкын канлылыгы, түземлелеге өчен гашыйк булганлыгын да белә иде ул. Кареннын абыйсы Ашот Артур Александрович Шубаринда озак кына тән сакчысы булып хезмәт итте, үзе дә «нервларсыз кеше» санатса да. шефынын искиткеч тыныч холыклы булуына һәрвакыт соклана, аны үрнәк булырлык кеше дип саный иде. Каремны куркытырга, борчуга салырга ярамый иде. һәрвакыт сак-сизгер Миршаб. буфетчы барын да онытып, сөйли башлады, буфетчы үзенә кирәкмәгән мәгълүматлардан ераграк булырга тиешлеген тоеп, сиздермичә генә кырын-кырын чыгып китәрм ашыкты Маңгаенда тирән яра эзе булган теге кеше аның да күнеленә шөбһә салган иде. Ул кеше бит -Хатыным очен. улым өчен...»—дигән сүзләр ташлады Нәрсә әйтергә теләде икән ул? Буфетчы шәһәрдәге «эшлекле* һәм «кәттә* дип йөртелгән кешеләрнен күбесен белә—«Лидо* буфеты үзенен яхшы эчемлекләре күп булуы белән андыйларны үзенә тартып тора, ә инде бик тә кыйммәтлелеге белән очраклы кешеләрне бирегә кереп йөрүдән тыелырга да мәҗбүр итә иде. Әмма буфетчы күпме генә тырышмасын, тышкы кыяфәтенә караганда шушы шәһәрнекенә охшаган бу аксакны гәки хәтерли алмады. Карен исә хужасынын һәр нәрсәгә коче җитәрлегенә күптәннән ышана. Югары суд кешесе булган Миршабнын үзенә дә. әле җитмәсә Яна ел алдыннан борчу салырлык тагын кемнеңдер булуына һич ышанасы килми иде Ләкин андый кеше бар икән шул. ул «Лидо»га үзе килеп керде—моны буфет янында сөйләшеп торучыларның йозләреннән дә укып була иде. Сәлим Хәсәнович, Кареннын күңелендәге борчылуны сизенеп, сүзне җинаятьчеләр дөньясында! ы хәлләргә күчерергә тырышты — Прокурорнын кыланышы бик ясалма, әллә нервылары түзмәдеме икән? Хәтерлисенме,Стивенсонның -Хәзинәләр атавы* романындагы бер аяклы пират үзенен корбанына кара тамга китерә. Шулай килеп чыкты бугай, бу «мәскәүледән» бүген без дә кара тамга алдык шикелле. — Ничек кенә булмасын, анын тарафыннан намуслы эшләнгән гамәл бу— ул ачыктан-ачык эш итә...—диде коры гына итеп Карен. —Намуслылык—кыйммәтле гамәл, һәркемнең дә буе җитәрлек түгел, дип сүзне гомагглы гына йомгаклап куйды Хашимов һәм. Каренга Яна елны күңелле үткәрергә теләк теләп, ресторан хужабикәсенен бүлмәсенә юнәлде Нәрпн эчке селектордан кухняга йомышларын үтәргә кушып тора иде, Сәлим Хәсәнович исә кыгыл телефон трубкасын алды да. Республика прокуроры дәваланып яткан травматология институтынын этаж дежурные номерын җыйды—ул аны яттан белә иде — Рәхим игеп әйтегезче. бер-нке сәгатьтән прокурор Клмаловка бәйрәм табыны әзерләп илтсәк, сон булмасмы?—дип сорады ул итагатьле генә итеп, шул ук вакытта дежурныйны Яңа ел бәйрәме белән котларга да онытмады. —Кем сорый әле моны?—дип шәфкать туташы кызыксынып сорады, прокуратура кешеләре аны тиешенчә кисәтеп куйганнардыр, күрәсен. — Югары судтан Сәлим Хәсәнович Хашимов,—диде, үзенен хәйләкәрлегеннән канәгать калган Миршаб. —Игътибарыгыз һәм борчылуыгыз өчен рәхмәт, Сәлим Хәсәнович, ләкин теләгегезне кире кагарга туры килә: прокурор Яна елны безнен хастаханәдә каршыламый. —Ул терелеп чыктымыни инде?—дип ясалма гажәпләнгән булды Миршаб. —Юк әле, профессорыбыздан бер тәүлеккә сорап кайтып китте. Ана әле бездә озак ятарга туры киләчәк... Шәфкать туташынын жавабыннан канәгать калган Миршаб, тынычланып, трубканы элеп куйды. Сөйләшүне ишетеп торган Нәргиз гажәпләнеп сорады: —Син әллә Камаловны Яңа ел белән тәбрикләргә теләгән иденме? —Ә нигә тәбрикләмәскә, ди? Ни әйтсәң дә, коллегалар бит, бер үк эш белән шөгыльләнәбез. Аллабыз да бер—гадел хөкем итү. Андый һәлакәткә юлыгудан Ходай үзе сакласын, мин дә бит көн-төн машинада йөрим.—Ул, сөяркәсен бу эш-гамәлләргә бутамаска тели иде. шул ук вакытта, шәфкать туташы белән сөйләшеп, үзенә гаять кыйммәтле алиби—гаепсезлеген дә тәэмин итте бит, кирәк булса, шәфкать туташы аның белән телефоннан сөйләшүен дә раслар иде, мөгаен. Урамда эңгер-менгер төшеп килә иде. ишек алдындагы фонарьлар берьюлы кабынып китте Иркен холлнын зур тәрәзәләре аша лампалардан сирпелгән яктылыкта кар бигрәк тә матур төшә, әйтерсен лә, әкренәйтелгән кинофильмдагы кебек, һәм ул бәйрәм алды кәефен тагын да күтәрә иде. Койма буенда карга күмелеп утырган ике чинар агачы да кичке алдавыч яктылыкта чыршыларга охшап тора иделәр. «Аларны юкка гына төсле утлар белән бизәп куймаганнар?»—дип уйлап алды Сәлим Хәсәнович һәм Нәргизгә бүләк алмаганын да исенә төшерде. «Каһәр суккан «мәскәүле»!—дип эченнән генә карганып куйды ул. Шунын аркасында Яна ел бүләге турында оныту ярыймы сон? Андый көндә мәгъшукаңны үпкәләтү—гафу ителмәслек хата булыр иде, андый чакта гафу үтенүләр кабул ителми. Әмма «мәскәүле» һич кенә уеннан чыкмый. «Әгәр хәзер үк Нәргизгә берәр бүләк бирмәсәм, бу турыда яңадан онытачакмын бит»,—дип уйлап алды ул. Ләкин уйлары һаман да прокурор тирәсендә бөтерелә, анда бәйрәмгә дә, үзе яраткан Нәргизгә дә урын юк иде шул. Нәргиз килде дә, йомшак кына иркәләп башыннан сыйпады. Сәлимнен инде чал керә башлаган чәчләре әз генә көдрәләнеп тора, парикмахер кулы тимәсә дә, сөй кемле-күркәм кыяфәт бирә иде. Шулай да, Хашимовнын үзен-үзе тотышында, тышкы кыяфәтендә ясалмалылык сыйфатлары сизелә, анын гел үзен генә кайгыртуы шәйләнә иде. Нәргизнен иркәләүләре Миршабны һәрвакыт тынычландыра, әмма бу юлы ул бүләген тапшырырга жай чыкканына гына куанды. Куе-зәнгәр «өчле» костюмының эчке кесәсеннән биш рәтләп тезелгән авыр ал муенсалы энже салынган тар гына тартманы тартып чыгарды. Кичә ана рәхмәтле кешеләр хезмәтләре өчен бер «дипломат» тулы матур-нәфис әйберләр китергән иде, шулар арасында гаҗәеп зиннәтле алсу замшадан эшләнгән тартмада шушы искиткеч бизәнү әйберсе дә булып чыкты. Муенса шунысы белән аерылып тора: аның биш рәт тезелгән энжеләре кыл уртадан бик тә матур зур зөбәрҗәткә тупланган иделәр. Миршаб кибеттә, дөньяларын онытып, бер сәгать буена шул гүзәл сәнгать әсәренә сокланып карап торды, төсе, күләме, формасы белән бер-берсеннән аерылып торырдаиларын эзләп табарга тырышты, әмма кытай Гонконгыннан килгән знжеләрдә бер генә хилафлык та күрмәде. «Дипломатчыңда башка бизәнү әйберләре дә бар иде. әмма прокуратураны талап чыккан көнне Бармаксызнын Нәргизгә энже муенса бүләк итәргә биргән вәгьдәсен исенә төшереп. Яна ел кичендә сөйгәненә нәкъ менә шушы матурдан-матур. күз явын алырлык бүләккә тукталды. —Күзеңне йом,—диде Миршаб. күтәрелә төшеп сөеклесенең аккоштай озын ак муенына муенсаны каптырып куйды, бер мизгелгә генә шунда Нәргизнең кап-кара чәчләренең авырлыгын да тоеп алды. Соңгы елларда Ташкентка энже-мәржәннәрне Кытайдан кире әйләнеп кайткан әрмәннәр китереп тутыра иде. бу хакта Бармаксыз кушаматлы Арсен Парсегян ла кайчандыр сөйләнгән иде. ә хәзер. Кытайга кереп-чыгып йөрү иреклегә әйләнгәч. Үзбәкстан белән Казакъстанда яшәүче уйгырлар һәм дунганнар шул кәсеп белән шөгыльләнә башладылар Биш рәт тезелгән алсу энжеле. зур зобәржәтле муенсага Нәргиз шунда ук исе китеп карап торды, юкса, үзенең бер тартма муенсалары да бар иде: борынгы мөселман гаиләләрендә энже элек-электән үк бриллиант-алмазлардан кыйммәтлерәк саналган ич. —Рәхмәт!—дип ихластан соклануын белдерде Нәргиз. сөеклесенең муенына кайнар куллары белән сарылып, ул Сәлимнең үзен чын-чыңзап яратканына һич шикләнми иде.—Бу бит тан калырлык! Бүләк аны шатландырды да. шул ук вакытта бераз күнелсезлеккә дә салды ул, ашыгып бүләк биргәч. Миршаб кайтып китәр дип уйлаган иде. юкса Миршаб алай ашыкмый да иде әле Көзге каршысына килеп, әлеге бүләкне карап туйгач. Нәргиз күрше бүлмәгә күз салды, анда ике кешелек шәп табын корылган иде инде Урамда бөтенләй карангы тоште. ә Нәрги знен үз бүлмә тәрәзәләре тоташ ишегалдына чыга, шунлыктан анда һәрвакыт карангы була иде Ләкин Нәргиз ут яндырып тормады, ә дүрт мөгезле шәмдәлләрдәге хуш исле шәмнәргә генә ут алды, алар өстәл уртасында тора иде. утлар, юка фарфор чынаякларда һәм өстәл өстендәге көмеш савыт-сабаларда биешеп, күләгәләре биек диварларда уйный башлады. Бераз уйланып торгач, ул. зур булмаса да. бик юмарт-матур бизәлеп куелган почмактагы чыршынын утларын кабызды, бары тик шуннан сон гына Миршабны залга чакырды Йомшак кына лирик музыка,—атаклы Паппеттинынсаксафоны,— бүлмә почмакларына куелган зур динамиклардан агыла, эреп килә торган шәмнәрнең, ылыснын исләре, бизәлгән чыршынын ялт-йолт балкып торган утлары, ике кешелек итеп матур корылган табынлы өстәлнен шул утлар яктылыгында биешеп горган күләгәсе—болар барысы да Миршабка югалып барган бәйрәм тойгысын кире кайтардылар. Ул. Нәргизен кочаклап алды да. дулкынланып анын колагына пышылдады: —Туып килүче Яна ел котлы булсын, сөеклем Нәргиз ана жинелчә үбү белән генә жавап кайтарды да. официантларга табынны әзерләп бетерергә кушмакчы булып, китеп барышлый ризасызлык белән әйтеп куйды: — Кызганыч, без Яна елны Ерак Көнчыгыштагыча гына каршылыйбыз Ул анын Яна ел бәйрәмнәрен гел генә гаиләсе белән үткәргәнен дә белә иде, ләкин бүген үзенең үнкәләвен тыеп кала алмалы Ләкин Хашимов анын төртмәле сүзләрен калагына да элмәде, ул аны ишетми иде инде: уйлары янадан прокурор Камаловка әйләнеп кайтты. Әгәр дә ул бүгенгә кадәр үзенә куркыныч янамавына инанып, «мәскәүленең» капкынына шефы һәм фикердәше Сухроб Әкрәмхужаев кына эләккән дип йөрсә,—ул аны уйларында да «Сенатор» дип кенә атый иде. хәзер инде иминлеге, бөтенләй үк җимерелеп төшмәсә дә, бик нык какшаган— үз тормышы да куркыныч астында калган иде. Димәк, бер генә юл кала—кичекмәстән нәрсәдер эшләргә кирәк! Качарга. Чибәр Нәргизне һәм Аксай ханы Акмалнын үзенә биргән биш миллионын алып качарга кирәк. Хан аңа акчаны әллә ислам диненең яшел байрагы тантанасы өчен дип, әллә үзен КГБ кулыннан коткарган өчен биргән иде—анысының әһәмияте юк. . Анын беренче уе шундый булды. Әмма эчке бер тавыш ана: «Аннары гомерен буе төнлә килеп ишек шакуларыннан куркып яшәргәме?»—дип пышылдый иде. Шуна күрә, Миршаб бу акыллы фикерне шундук кызганусыз-нисез өзеп ташлады—хакимлексез тормыш итүне ул инде уена да китерә алмый иде. Бер генә ышанычлы юл бар—прокурор Камаловны да, Бармаксыз кушаматлы Арсен Парсегянны да юк итәргә кирәк. Соңгысын республиканың җинаятьләр эзләү бүлегендәге хәйләкәр начальник Жураев КГБ изоляторына кертеп яшергән иде. Бармаксыз ана гына түгел, фикердәше Миршаб тормышына да куркыныч яный торган күп нәрсәләрне белә иде. Яңа ел якынлашып килүгә дә карамастан, менә хәзер шушы минутта ук нәрсәдер эшләргә, карар кылырга кирәк, сүз бит аның тормышы-язмышы хакында бара. Шулай булса да, акчалардан, хакимлектән, абруй-дәрәжәдән баш тарту бик тә кызганыч иде. «Юк, син мине, Сенаторны эләктергән шикелле, тиз генә эләктерә алмассың!»—дип күңеленнән генә прокурор Камаловка янап куйды ул. Миршаб ачуы кайнап, башын тинтерәтә, миен бораулый башлаганын сизенде һәм үз-үзенә боерык бирде: «Тукта! Үзенне кулга ал. «Мәскәүлегә» каршы бик нык уйлап, сак эш итәргә, чит куллар белән эш итәргә кирәк. Мөгаен, ул «Лидо» ресторанына да аны котырту һәм турыдан-туры һөҗүм иттерү өчен килгәндер дә әле, шулай капкынга каптырырга оста ул. Сигез пулялы «Франчи» пистолетлы снайпер Арифнын үлемен онытма. Ул да бит үзе оештырган капкынга үзе килеп капты һәм һәлак булды. Ә Камалов аркасында Мәскәү милициясендәге югары урындагы күпме түрәләр төрмәгә эләкте. Органнардагы «убырлар»ны аулаучының ул икәнен исәпләп чыгарып кына котыла алдылар бит... Мәскәүдә дә, Ташкентта да бик күп кешеләрнең тамагына кадалган сөяк ул килешмәүчән прокурор, тормыш аны тәки бер нәрсәгә дә өйрәтмәгән икән...» Ресторанның зур залындагы оркестр уен коралларын көйли башлады. Вакыт-вакыт, легендар Фаусто Паппеггинын саксафон тавышын басып, трубаның кинәт чинап җибәрүе ишетелеп куя. Көчәеп янып киткән шәмнәр якындагы почмакны яктырта, чыршынын утлары балкып тора, ылыс исеннән җылы, уңайлы, күңелдә бәйрәмчә тойгылар күтәрелә—ләкин Сәлим берсен дә күрми, берсен дә ишетми, берсен дә тоймый иде. Ул һаман да прокурорның «Лидо»га көтелмәгәндә килеп керүе турында уйланып утыра. Нәргиз аны шулай уйга батып утырганда килеп тапты Ике официант артыннан кайнар һәм салкын кабымлыклар, үлән-сәлән, җиләк-җимеш, брынза ишеләрне тезгән кечкенә өстәлне тәгәрәтеп китерделәр. Нәргизнен кулында матур-матур эре мандариннар салынган ваза иде. Ерак Абхазиядән кайтарылган мандариннарның хуш исе Миршабнын анын уятып җибәрде, ул, көчәнеп кенә булса да, прокурор турындагы уйларыннан арынып, Нәргизне басып каршы алды һәм ихластан сокланып: —Нинди гүзәл мандариннар, нинди хуш ислеләр!—диде. Нәргизнен гаҗәпләнүенә каршы, ул шактый озак утырды, моның үз сәбәпләре бар иде—ул уйлаган ниятен озын-озакка сузмаска карар кылды. Чибәр Нәргиз белән тәмләп ашап утырганда, Камалов турындагы уйлары бөтенләй онытылды дигәндә генә, кинәт Коста исенә төште.. Миршаб бу юлы анын ярдәменнән башка эш барып чыкмасына төшенде. Егетнең Яңа ю елны «Лидода каршылавын белгәнгә күрә, ул биредә тоткарланган да иде. шунын белән Нәргизне дә чиксез шатландырды. Коега ресторанга килеп керүгә, ана Хашимовнын «Лидо»да икәнен Ә1ггтеләр. ул үзенен шефы Шубариннын компаньонын Яна ел белән котларга керде Бер-берсе белән итагатьле генә фикер алышкач. Миршаб аны Яна елдан сон ук үзенә кунакка килергә чакырды Югары суд кешесенен бәйрәм көннәрендә үз оенә чакыруыннан Коста анлап алды: димәк, нәрсәдер булган Костанын ризалыгын алгач, Сәлим Хәсәнович гаиләсе янына каИтырга ашыкты, анын өчен бәйрәм беткән иде инде—бурычлары өчен исәп-хисапны ана бик житди кеше ачкан иде шул. есторанда көтмәгәндә генә Хашимов белән очрашканнан сон. машинасы янына чыгып барган Камалов үзенен тыелып кала алмавына үкенә иле инде Уен көртләрен ачмаска—гаиләсен кем үтерткәнен, үзенә Коканд-Лснинабал юлында кем һөжүм оештырганын белгәнлеген сиздермәскә кирәк иде бит. Хәзер Хашимовнын нинди гамәл кылачагын белеп булмаячак ул Акмалханнын элекке биләмәләренә качып китәргә яки анын кешеләре ярдәмендә жинсл генә Әфганстанга ук чыгып сызарга да мөмкин. Әфганстандагы сугыш вакытында контрабандистлар ышанычлы ксрсп-чыгып йөрү юллары булдырдылар, ә Югары суд кешесенен элемтәләре дә житәрлек. акчалары да аздан түгел. Әгәр лә Сенатор Акмалханнын ышаньшлысына әйләнгән икән, бүген Сәлим Хәсәнович анын миллионнарын рәхәтләнеп туздыра алыр иле Ләкин нәтижәлс булырлык тагын бер юл бар. анысы ике мәртәбә өзелде инде—тегене тәки юк итә атмадылар ул чакта, тагын тырышып карарга кирәктер инде Монысы Миршабнын күне генә ятышлырак иде: унышлы барып чыкса, очын югалтасын да. Сенатор иреккә чыгу юлын күрәчәк Бармаксыз саф-намуслы кешегә, демократия һәм гаделлек өчен көрәшүчегә прокурор Камалов коткысы белән яла яккан, диичәкләр «Ничек кенә әйтсән дә. ялгыштым шикелле»,—дип үзен шелтәләде прокурор, машиналар туктала торган иркен мәйданнан Нортухта машинасын эзләштереп. Алар бит Фирганә вакыйгаларыннан сон Арифнын капкынына бергә эләккән иделәр. Әмма күнеле бу вакыйгаларга катгый бер генә бәя бирергә карыша иде: «Әйе. мантыйк буенча ялгыштым да шикелле Ләкин бит тормышта һәммәсе дә. математикадагы шикелле, «плюс» яки «минус» белән генә бәяләнми».—дип үзен ышандырырга тырышты ул. кинәт кенә анлап та алды: бу бәя белән салкын канлы прокурор түгел, ә яраткан хатынын һәм улын үтергәннән сон кайгыга баткан ир кеше килешә алмый иде 111\ т якган караганда, ул уй-ниитләрен ачып дөрес эшләде, тегеләргә рәхимшәфкать булмаячак, көтмәсеннәр дә. жәзасы ин югары дәрәжәлә булачак үлемгә—үлем, канга—кан. Ул үзен ирләрчә тотты, күзләренә карап туп-туры әйтте, бу гамәле белән горурланырга да мөмкин булыр иле. ә инде бәйрәм хисен бозган икән—анысы очраклы гына килеп чыкты, ул һич тә андый максат куймаган иле. Бүген, мөгаен. Ягы ел Миршабка да куаныч китермәстер, анын куркуы йөзенә үк чыккан иде бит Бу уе прокурорны тынычланлырып кына калмады, ә көтелмәгән нәтиҗәгә китерде: әгәр ул. «Лидо»га килеп кереп, ачыктан-ачык үзенә һөжүм итүчеләрне кем котыртканлыгын белгәнен әйткән икән. Хашимов үзе өстеннән житәрлек дәлилләр җыелганын һәм аны кулга алырга ордер да әзер икәнлеге турында да уйларга мөмкин ич Прокурор кадәр прокурор нигезсез генә янамас иле Югары суд кешесенен башына шундый уй килмәс идеме? «Бик килер иде».—дип үэ-үзенә жавап II бирде прокурор һәм елмаеп та куйды Монардан бер генә нәтижә ясарга була—Миршаб хәзер үк нәрсәләрдер эшләргә тотыныр, анын икеле-микеле уйланыр вакыты калмады... Нортухтанын аксыл-көрән казна «Волга»сы Ташкент номерлары булган зиннәтле ике «Мерседес» арасына куелган икән, ә ул үзе каршыда торган чия төсендәге «Вольво»ны күзәтеп тора иде. Затлы «Вольво»га күз төшереп алуга, Камалов Совминдагы эре кап-йотнын киявен—ОБХСС майорын исенә төшерде. Кодрәтовны ниндидер Варлам исемле рэкетер белән бергәләп Бармаксыз талаган иде түгелме сон? Алар ОБХСС майорының ике йөз егерме биш меңгә нәкь менә чия төсендәге «Вольво» сатып алырга җыенганын белгәннәр бугай. «Кодрәтов машинасы түгелме сон бу»—дип уйлап алды прокурор һәм машина номерын, кирәге чыга-нитә калса, дип язып та алды. «Яна елны «Лидо»да каршы алырга бик кәттә кешеләр җыела шикелле»,— диде ул үз-үзенә. бу тантаналы мәҗлесне видеотасмага төшереп алсаң— кызыклы гына кино килеп чыгар иде. Нортухта прокурорны күрүгә, машинасы янына ашыкты. Чыгып барышлый, ул хәйләкәр генә сорап куйды: —Мина сез «Вольво» хуҗасын беләсездер кебек тоелды, юкса, бу машинаның әле шәһәрдә күренә башлавына ике-өч ай гынадыр, сез ул вакытта хастаханәдә идегез ич... —Әйе, син хаклы. Машинанын хуҗасы, минемчә, милиция хезмәткәре Кодрәтов. Шулай да, минем гөманымны тикшереп кара әле, мин бит ярты ел инде эштән аерылган, барысын да белеп бетермәвем дә мөмкин. —Әле базарга барып та кермәдек, ә Ташкентта күпме шәп чит ил машиналары үрчеде, ә алар янында безнең «Волга»быз бер калтырча шикелле генә,—дип тавышына рәнҗү-үпкә чыгарып әйтеп куйды шофер. —Әйе. Республикада беренче «Мазерати» кайчан күренер икән дә. анын хуҗасы кем булыр икән?—дип прокурор аның сүзләренә куәт өстәде. Анын тизрәк «Лидо»да булган вакыйгалар турындагы уйларыннан котыласы килә иде. —Ә минем аны ишеткәнем дә юк,—диде шоферы.—Бик шәп машинамыни? —Әйе. Экстра-класс, супер-люкс! Италиядә аерым кешеләр соравы буенча гына эшләнә, хуҗаның бөтен теләкләрен үтәргә тырышалар икән. Мин Парижда да аларнын бер өч-дүртен генә күреп калдым. . Дархандагы йорт янына тиз килеп җиттеләр, Камалов, сәгатенә карап алгач: —Димәк, мин сине иртәгә сәгать дүртләрдә көтәм,—диде —Мин хастаханәгә кичке карауга кадәр кайтып җитәргә вәгъдә биргән идем. Сине һәм барлык туганнарын-якыннарынны Яна ел белән котлыйм!—Аннары ишек тоткасына тотынгач кына, дулкынланып өстәде.—Дөресен әйткәндә, теге һөҗүмнән сон син миннән башка машинага күчерүне сорарсың, дип уйлаган идем. Миндә эшләү куркынычлыктан башка бернәрсә дә вәгьдә итми бит. Менә хәзер мин сиңа бәхет, имин-тыныч тормыш теләр идем дә, әмма без асты- өскә килгән дөньяда яшибез, биредәге уенда тигезлек була алмый. Гадәттәге шома сүз-теләкләргә телем әйләнмәсә дә. барыбер сина ак бәхетләр, иминлек- тынычлык телим! Яхшы кеше син!—Ул сулышын кыса төшеп туп-туры әйтеп бетерергә карар кылды.—Ярты сәгать элек кенә мин Фирганә вакыйгалары вакытында безгә капкын коручыларның берсен күрдем. Мин сиңа тагын бер тапкыр уйларга кинәш итәм—минем белән эшләргә кирәкме икән сиңа? Әгәр башкача уйласан, сиңа үпкәләмәм... Озак кына уйланып утыргач. Нортухта телгә килде: —Юк, Хөршид Азизович. Ресторанда сезгә нәрсәдер булганын тойдым. Мин алар артыннан барырга бик теләгән илем дә... Сез ярты еллап дәваланып ятканда бу жылы урын бик күпләрнен телендә булды. Бу елан оясына бик зур кешеләр игътибар итә. диләр Сезнен килеп чыгуыгыз күпләрнен тамагына кадалган сөяктән булгандыр —Ул муенына сызып күрсәтте —Ә минем эшемә килгәндә Гадәти ирләр эше бит. үзем сайлап алган эш. Беләсезме. Әфганда йөргәндә безнен бер әйтем бар иде «Су кичкәндә атларны алыштырмыйлар»... Шулай булгач. Яна елны каршы алгач, күрешкәнгә кадәр... Димәк, иртәгәгә кадәр . Инде ярты ел булмаган өенә кайтып кергәч, прокурор сәер хисләр кичерде, ул монын күп вакыт үтүдән түгеллеген дә анлый иде. Ул үзенен Мәскәүдәге фатирына Парижда унөч ай торып кайтып кергән иде. ә Вашингтоннан бервакыт хәтта ике елдан сон гына кайтты, әмма алар башка шартларда булган иде. Бүген исә ул. әитерсен лә. яшәү белән үлеммен теге ягыннан кайтып керде, хәзер ул үзенен. егерме сигез кон үлем белән тартышканнан сон гына, могжиза белән генә исән калганлыгын анлый— аны. гадәттәгечә, хатыны белән улы да каршы алмады Әле өйдә аларнын куллары тоткан әйберләр аларнын җылысын-исен саклыйлардыр кебек иде. Тәрәзә төбендә онытылып калган китап, ванна бүлмәсендәге крем, карават янындагы башмаклар, тартма төбендәге теннис ракеткасы, язу өстәлендәге музыка тынлыи торган колакчын —болар һәммәсе дә хуҗаларын көтеп тора шикелле. Әмма алар юк. юк шул инде Әле ике генә сәгать элек аларнын каберләре янында булып каигса да. Камалов күңеленнән якыннарынын һәлак булуларына ышана алмын, кешедә һәрвакыт ниндидер могҗизага ышану яши бит Анын кочсезлектән. нәрсәнедер үзгәртә алмавыннан кычкырып елап җибәрәсе килде, и-их. кадерле кешеләрен кайтарасы иде дә бит Әле кичә генә улы һәм хагыны белән утырган кебек, диванга ынгырашып авып төште ул. Каралып беткән борынгы кызыл агачтан эшләнгән зур идән сәгате Яна елга бары тик алты гына сәгать калганын искәртеп, чынлый-чынлый сугып куйды. Бу сәгатьне лә хатыны очраклы гына комиссия кибетеннән сатып алып кайткан иле. Ул шунда кинәт кенә үз тормышында да Яна вакыт башланганын тойды. Шушы тойгыдан сон. ул тирә-юнендәге әйберләргә дә башкача карый башлады—күнегелгән, якын әйберләр аларны тәрбииләп-карап торган хуҗабикәнен ягымлы кулларыннан башка аптырашын калганнар шикелле тоелды. Шунда улы һәм хатыны белән бергә һәлак булган булса, бу өйдә бөтенләй ят кеше хуҗа булып йөрер, аларнын әйберләрен тотар-файдаланыр. сәгатьнең сугу тавышларын тыңлар шикелле тоелды Әле мона кадәр анын яшәү шул кадәрле кыска, бары тик бер җептә генә эләгеп торганын тойганы юк иде. Ә бит юкса яшьлегеннән үк. кем әйтмешли, гомере кыл өстендә булгалады. Ул үзе дә сизмәстән —Өлгерергә кирәк бит!—дип ынгырашып куйды. Юкса бу сүзләрне Миршаб белән ресторанда очрашуга һич тә бәйләми иде шикелле •Өлгерү»—анын өчен уй-ният.тәренен бер өлешен булса да тормышка» ашыру иде Ул гомеренең, уйланган ниятләренең комга сеңгән с\ кебек юкка чыкканнарын тойгандай булды Ә бит анын ул эшләре «Үтә яшерен» тамгасы белән ате һаман да. җәмәгатьчелек таләп итмәгәч, сейфларда ята. һәм безгә ничә елга сонга калтаклыгыбызны искәртә кебек... Ул Юрий Владимирович Андроповның искәрмәстән бик иртә үлеп китүен кызганды, түрә кеше аны кайчандыр үлемнән йолып калган иде бит Озак кына вакытлар хатынының булмавына карамастан, ои ташландык хәлдә түгел, ул туган-тумачаның биредә гел генә булып торуларын белә иде. шуңа күрә йә телефон шылтырар, йә ишек кыңгыравы ганыш бирмәсме дип тә көтте. Ул якыннарының берсен дә: «Яңа елда өйдә булам»—дип кисәтмәде. Бик матур кар ява иде, бу нияте дә шуның тәэсирендә килеп чыккан иде бит. Туган-тумачалары, аның кайтуын белүгә үк. үзләренә кунакка чакыра башлаячаклар. Әмма анын Яна ел төнен ялгыз гына каршы аласы килә, хәтерендә гаиләсе белән үткәргән бәхетле көннәрен яңартмакчы, үзенең эше- тормышы, бу заман турында ялгызы гына уйланып утырасы килә иде. Ә бит туганнары, анын кайтканын белеп алгач, бер минутка да тыныч калдырмаячаклар. Аларнын үзе турында ихластан кайгыртуларын белсә дә, бу бәйрәм кичендә кәефләрен бозасы килми иде. Камалов өчен, ничәмә-ничә еллардан бирле туган иленнән еракта, чит-ят җирләрдә яшәгәнлеге, әлбәттә, эзсез үтмәгән иде, ул хәзер, шәрекь гореф-гадәтләреннән битәр, күбесенчә европача яши, әмма тегесенә яки монысына да өстенлек бирми иде. Шулай килеп чыкты инде, анын хезмәте һәрвакыт тулы иркенлек һәм бәйсезлек сорый, ә туган-тумача арасында кеше эреп бетә, меңләгән шартлылыклар белән бәйләнгән була. Шуңа күрә ул үзен күпсанлы туган-тумачалары арасында ничектер уңайсызрак сизә, туганнары да моны беләләр һәм аны бик аптыратмаска тырышалар, әмма шулай да... Бүген анын бигрәк тә ялгыз каласы килә, үзенең мөмкинлекләренә һәм югалтуларына бәя бирергә кирәк иде, ул бит Миршабка турыдан-туры әйтте: сезгә һөжүмгә күчәм, диде. Караңгы төште, борынгы сәгать моңлы гына итеп ике тапкыр сугып куйды, ул Яна елнын якынлашып килүен белдерә иде, ә Камалов әле һаман өскә күтәрелеп ут яндыра алмый азаплана, квартирын бер әйләнеп, йокы бүлмәсенә дә сугылырга, улы бүлмәсенә, кухняга да күз салырга тели иде ул. Янә аягы биленнән үк авырта башлады. Ул үзенең бүген дә йоклый алмаячагын төшенде. Кинәт телефон шылтырады. Камалов. аягынын авыртуын басарга теләп урыныннан күтәрелде, кулын телефон трубкасына суза да башлаган иде, әмма тукталып калды: ул бит Яңа елны ялгызы гына каршы алырга җыенган иде—шулай итсә, барысына да яхшырак булыр төсле Почмактагы сәгать янә сугып. Яна елга бер генә сәгать калганлыгын белдерде, Камалов, стеналарга тотына-тотына, утны кабызырга барды. Аягы тагын да ныграк сызларга тотынды, ул ишек яңагына сөялеп шактый озак басып торды, вакыт инде уникегә якынлашып килә иде. Яна елны каршы алырга әзерләнәсе бар бит. һич югы символик рәвештә генә булса да. дип, Камалов янә әле өстәлгә, әле урындыкка тотынып буфет-бар ишеге төбенә килеп җитте. Ул барда, әлбәттә, нәрсәдер булганлыгын белә, Вашингтоннан кайтыр алдыннан хатыны, бер бизәк булыр дип, зиннәтле виски белән джин сатып алган иде. сонгы чиктә шуларнын берәрсен ачарга була ич! Ләкин барда аракы да, коньяк та табылды, дөрес, «Столичная» ярты гына шешә калган булып чыкты, ул аны бер читкәрәк этеп куйды да жирле «Үзбәкстан» коньягын алды, ни әйтсәң дә, бәйрәм бит, ә бу коньяк дөньядагы башка коньяклардан да калышмаслык иде. Ул инде барнын эчке көзгеләрен каплап торган ишеген ябарга җыенган гына иде, күз карашы ялтыр-йолтыр килгән күпсанлы болтларның берсенә төште: әйе, барнын яшерен серле бүлеме дә бар иде. Камаловнын аны ачып карамаганына да күптән инде, юкса эчендә нәрсә сакланганын белә бит. Ул теге болтка бармагы белән басты, көзгеле бүлем тавышсыз гына, әкрен генә эчкә батып китте. Бүлемнән тынчу һава бәреп чыкты. Камалов караңгыдан кулы белән кармалап бер төргәк тартып чыгарды да, көзгеле бүлемне ябып куйды. Аннары коньяк шешәсе белән серванттан бер чәркә алды, теге төргәге дә кулында иде. шуннан ул өстәле янына килде. Төргәкне сүгеп, прокурор коралның әле үзенә Мәскәүдә яшь чагында ук яхшы таныш булган рәхәт авырлыгын тойды, пистолет, әлбәттә, әйбәт иде. Ул Мәскәүнен университет аспирантурасында укыганда ук, Ташкентка китеп, андагы прокуратурада эшләп алды, үзенен фәнни хезмәтенә ул елларда сирәк булган теманы—«Гадел хөкемгә каршы җинаятьчеләр* дигәнен сайлап алды. Бу тема хокук саклау органнарынын үз эчендәге җинаятьләре турында иде Үзен кызыксындырган бер сорау белән ул КГБга мөрәҗәгать итте, ул алган мәгълүмат анын киләчәк бөтен тормышы өчен ачкыч булды. Ана. әлбәттә, барысын да чыгарып салмадылар, шулай да Камалов шактый нәрсатәр белән танышты, инде өченче тапкыр да әрсезләнеп һәм үҗәтләнебрәк барып кергәч. КГБ хезмәткәре, шаярткандай итеп, төрттереп әйтеп куйды: «һе. бик елгыр икәнсен. әзергә бәзерне генә алмакчы буласын, үзен безгә килеп эшләсен, тәмлерәк булыр иде*.—диде. Бу сүзләр Каматовнын бәгыренә барып кадатды. бер атнадан сон, ул аспирантурада укуын калдырып, җинаятьләрне ачу бүлегенә эшкә килде— анын яшерен максаты милициядәге «убырлар* һәм хыянәтчеләрне аулау иде Аның эше алмаш-тилмәш кизү тору белән генә чикләнми, эш сәгате беткәч, ул да. башка офицерлар шикелле үк. коралын тапшырып китә, анын яшерен миссиясе бик куркыныч булганлыктан, ана бер елдан сон шушы пистолетны бирергә мәҗбүр булдылар үзе өчен үлем куркынычы яный торган эштә иде шул капитан Жиде елдан сон. Камалов инде подполковник дәрәҗәсе алгач, бер кораллы банданы юк итү операциясе үткәргәндә, ана хезмәттәше терәп үк диярлек атты. Хыянәтчеләр үзләрен кем аулаганын инде белеп атган иделәр Менә шунда Камалов. үзендәге пистолеты белән атып, тете бәдбәхетне юк итте КГБнын бер ябык уку йортында диссертация яклагач, ана исемле пистолет бүләк иттеләр, пистолетны ана Андропов үзе тапшырган иде ... Төн уртасы җитәргә чирек сәгатьтән дә азрак вакыт калган иде. ул. җинаятьләрне ачу бүлегендә хезмәт иткән еллары турындагы истәлекләреннән арынып, каршында торган зур көзгегә күтәрелеп карады Көзгедән Сальвадор Дали пумаласына лаек булырлык сурәт күренә иде Яна ел якынлашып килә, өстәл янында утыручы авыру кыяфәтле кешенен маңгаенда тирән яра эзе. алдында—бер шешә яхшы коньяк белән юан корсаклы тәбәнәк кенә чәркә һәм тагын авыр, әмма һәрвакыт ышанычлы Макаров пистолеты, аны чит илләрдә сш кына «рус пистолеты» дип йөртәләр Шул вакыт телефон янадан шылтырады, хәзер инде анын ялгызлыгын бозарлык ара калмаган иле. ул трубканы күтәрде —Хәерле кич. Хөршид Азизович,—дигән ягымлы хатын-кыз тавышы ишетелде —Яна елыгыз котлы булсын, саулык-саламәтлек. бәхет-шатлык. иминлек телим сезгә!—ганыш түгел хатын-кызнын теләге ихластан иле. Камалов аның кем икәнлеген хәтерләргә тырышты Телефондагы кеше моны сизенде булса кирәк —Сез, мөгаен, мине танымыйсыздыр, мин бит сезгә беренче тапкыр шылтыратам Ике атна элек мин сезнен янга хастаханәгә кереп чыккан идем. Татьяна Георгиевна, Таня булам мин. хәтерләдегезме ’ — Хәтерлим. Танечка. әлбәттә, хәтерлим Сезнен дә Яна елыгыз котлы булсын. Елкы елы унышлар, бәхет китерсен үзегезгә —Рәхмәт! Сезне ишетүемә бик шатмын Котларга дип. хастаханәгә сугылган идем дә. сез инде чыгып киткәнсез икән Әмма бер ярты сәгать элек мин кинәт кенә сезнен өегездә ялгыз гына утырганыгызны сизендем, юкса Ташкентта туган-тумачаларыгыз күплеген ләбеләм. сизенүем алдамаган икән, үзегез белән сөйләшә алуымнан икеләтә канәгатьмен Шунда сәгать уникене суга башлады. Камалов исенә килеп —Таня. Яна ел котлы булсын! Ишетәсезме, сәгать суга? Сез хәзер бокал күгәрә аласызмы? -Әйе. өстәлемдә— шәраб, борынгы сәгатегезнең сукканын да ишетәм —Хәзер, бер генә секунд.—прокурор кабалана-кабалана бокалына гадәттәгедән артыграк итеп коньяк салды —Менә хәзер минем лә кулымда бокал. Инде шулай килеп чыккан икән, әйдәгез, бер-беребезгә уныш телик тә, эчеп куйыйк, без бит бер Аллага—Гаделлеккә генә хезмәт итәбез. Алар. Ташкентның төрле почмакларында торсалар да, бокалларын берьюлы бушатып куйдылар. Камалов үзе дә көтмәстән: —Сез хәзер кайда эшлисез?—дип сорады. —Мирзо-Олугбәк районы прокуратурасында.. Камаловнын уе өлгереп җиткән иде, ул шуны әйтеп калырга ашыкты: —Элек сөйләшкәндә сез минем белән бергә эшләргә теләк белдергән идегез. Кире уйламадыгызмы? —Юк. Сез чын эш белән шөгыльләнәсез, минем сезгә файдалы буласым килә. —Бәйрәмнәр үткәч, прокуратураның яңа бүлегенә—оешкан җинаятьләр белән көрәшү бүлегенә керегез әле. Анда күп кенә яшерен документлар бар. мин аларнын ышанычлы кулларда булуын телим. Курыкмыйсызмы? Шәрекътә шундый әйтем бар: чит кеше серләре гомерне кыскарта. —Курыкмыйм. Мин сезнең белән очрашканчы да курыкмый идем, тәкъдимегезне Яна ел бүләге итеп кабул итәм...—Таня кызларча бер шаянлык белән өстәп тә куйды.—Сезнен Яна ел теләкләрегез инде тормышка да аша башлады, мин хәзер үк бәхетле... Бер-берсенә Яна ел төнен күңелле үткәрүне теләп, алар саубуллаштылар «Хастаханәдән чыгу белән күпме әһәмиятле вакыйгалар булып узды»,— дип уйлады прокурор, иске елнын соңгы сәгатьләрен исенә төшереп, ә шулай да «Лидо» ресторанында ана гаҗизлектән кызып китмәскә кирәк иде, ул моны хәзер бөтен тирәнлеге белән аңлады. Ул үзен яхшы оештырылган мафия алдында бер ялгызы калган кебек тойган иде, кая карама, аларнын кешеләре шикелле булды. Ялгышкан икән, ул ялгызы түгел, шофер Нортухта да ташлап китмәде, юкса Фирганә вакыйгалары вакытында кеше үтерүчеләрнең үзләрен ауларга ничек тырышып йөргәннәрен дә күргән иде бит; Татьяна Георгиевна. республика прокуратурасындагы хыянәтчене ачып салган Таня да, үз тормышын куркыныч астына куйса да, анын белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Ә республиканың җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы полковник Жураев, ә үзенен оешкан җинаятьчеләр белән көрәшү бүлегендәге егетләр— һәммәсе дә Аксай ханы Акмалны кулга алганда үзләрен күрсәтеп өлгерделәр бит. Озын көн буена уйчан-житди йөргән Камаловнын йөзенә беренче мәртәбә елмаю кунды, ул әле исенә төшергән иптәшләренең һәрберсен күңеленнән генә Яна ел белән котлады, аларга уңышлар теләде—алар өчен дә гади булмаган Яңа ел килеп җиткән иде инде. «Менә минем өчен бәйрәм дә бетте...»—дип уйлап алды ул, өстәл яныннан кузгалып. Карашы пистолетка төште . . «Аны янадан яшереп куярга кирәк,— дигән карарга килгәч, Камалов сервантка таба атлады, ләкин аны коралдан аерылудан ниндидер эчке хис тыеп тора иде «Нәрсә инде бу? Хастаханәгә пистолет белән бар, имеш»,—ул үз-үзе белән бәхәсләшә иде шикелле. Кинәт ул үзенен милициядә эшләгән вакытын исенә төшерде, аны эчке сизенүе бер вакытта да алдамый иде, шуна күрә коралны үзе белән алырга булды. III А ртур Александрович Шубарин инде сигезенче аен Германиянең Мюнхен шәһәрендә заманча банк хезмәтен өйрәнә иде. Анын Германияне сайлап алуы очраклы түгел. Мәктәптә ул немец телен, ә институтта инглиз телен өйрәнгән, һәр ике телдә дә әйбәт кенә сөйләшә, ләкин болар төп сәбәп түгел иде. Кайчандыр ул, прокурор һәлак булганга кадәр. Азларханов белән икътисади халләр турында свиләшеп утыргач, алар безнен илгә теләсә нинди финанс һәм кредит системасы ярамас, хәтта алга киткән илләрдәге алым-ысуллар да нәтиҗә бирмәскә мөмкин. Россия белән элек- электән географик, тарихи, икьтисади. сәяси, мәдәни багланышлары, үзара аралашып үрелгән гореф-гадәтләре булган илләрнен тәҗрибәләрен атырга кирәк, дигән фикергә килгәннәр иде Шубарин карашынча. бу җәһәттән ин уттан илләр Европада, шул ук вакытта ул Америка, гаҗәеп Японияле Азия илләрен дә исәптән бөтенләй сызып ташламый, ләкин банк хезмәте, валюта эшләре нигезенә бары тик Европага хас система гына салынырга тиеш дип саный. Европада Россиянен күп кенә илләр белән меңләгән багланышлары бар. әйтик, ин әүвәл Франиия белән. Әмма Шубарин Германиягә барырга карар кылды, чөнки ул анлыи: немецләрнен ике ягы бергә кушылгач. Европада гаять зур мөмкинлекләре булган яна дәүләт барлыкка килде Якын елларда әнә шул яна Германиянең икътисади көч-куәте Япониясен дә. Америкасын да дөнья батарыннан кысрыклап чыгаруы бик мөмкин Европада моны ин беренче булып ингли зләр үз җилкәләрендә татый башлады, анысы инде исәпкә алынырга тиешле тарихи чынбарлык Америка! а һәм бөтен Европа илләренә шулкадәр озак каршы тора алган безнен дәүләтебезнен дә. күпләрнен гаҗәпләнүенә каршы, кояшы бик тиз баеды бит. Тевтон рыцарьлары заманыннан бирле Россия белән Германия күп тапкырлар сугышкан булсалар да. аларны шактый нәрсә берләштерә, хәтта хакимиятне үз кулларында тоткан Габсбурглар һәм Романо&лар династияләре дә берничә гасыр буена үзара туганлашып яшәгәннәр, ә Екатерина II (әби патша) заманыннан башлап нсмецләрне Россиягә төпләнеп яшәргә чакыра торган булганнар, хәзер дә әле илдә алар ике миллионнан артык. Сонгы елларда үзләренен тарихи ватаннарына кайтып китү бик көчәйсә дә. алар әле Россиядә күз!ә күренерлек милләт. Германиягә банк хезмәтен өйрәнергә киткәндә Шубарин монысын да искә алган иде «Туганлыкны белмәгән Иван» әйтеме бары гик русларда гына, башка телләрдә ана охшаш әигемне һич эзләп табып булмастыр Ә Германиядә исә Россиядә яшәүче милләттәшләрен беркайчан да онытмаганнар һәм онытмыйлар Үзенең шәхси банкын ачарга ниятләгән Шубарин башта ук онын Германия белән ныклы элемтәдә булуына йөз тотты. Казакьстан. Кыргызстан. Үзбәкстан җирләрендә укмашып яшәгән немецлар арасында да үз банкынын бүлекчәләре- филиаллары булыр дип өметләнә иде ул Аннары алар аша немец эшмәкәрләрен һәм банкирларын турыдан-туры жәлеп итеп, үз ватандашларына шушында ук төрле предприятиеләр, зур бу лмаган, әмма бик файдалы заводлар төзергә ярдәм итсәләр. Россиядән Германиягә күчеп китү дә тукталыр иде. Бу мәсьәлә бит һәр ике ил өчен дә четерекле булып кала бирә әле Шубарин Германиядә бу җәһәттән үзенә фикердәшләр тапты Әле теге «торгынлык* дип яманаты чыккан елларда ук Шубарин Көнбатышта еш була иде. анын дус-ишләреннән кемнеңдер бер сүз әйтүе дә җитә—барлык ишекләр дә ачыла иле Шуна курә дә ул һәрвакыт кайтып - китеп йөри алды. Ул заманда бит бер генә нәрсәдән куркалар—теге кемсә. чыгып китеп, кайтмый калмагае тагын, янәсе Ә Артур Александрович Шубарин өчен курыкмаска була, аны Көнбатышта бернәрсә белән дә кызыктырып калдыра алмыйсын. Барып, күреп, өйрәнеп кайту—монысы ярын юрган эш. ә шунда калып яшәү—урыс жаңты Шубарин өчен берничек тә була торган гамәл түгел иде. Үзгәртеп корунын беренче, буталчык елларында ул. теләсә, башкалардан куп алда үзенен байлыгын чит илгә күчереп атгергән булыр иде. әмма ул моны да эшләмәде. Анын компаньоннарыннан күпләр әле җитмешенче елларда ук Көнбатышка китеп бардылар, әмма, бассалар да. үзләре янында финанс даһие Шубарин булмауны юксына иделәр. Аларга анын эчке сиземе, тимердәй ныклы кулы, искитәрлек инженерлык белеме җитмәде. Алар ана уртак эшләр тәкъдим итеп карадылар, янәсе. Японец (аны үзара шулай атап йөртә иделәр), байлыгын саклап һәм ишәйтеп алар ягына чыга алыр иде. Хәзер Көнбатышта гөрләшеп яшәп ятучыларнын байтагы Шубаринга бурычлы иделәр: кемнәрдер аның тирәсендә «ипигә май ягып» яшәде, икенчеләренә ул йә акча белән, йә киңәшләре белән, ешрак һәр икесе белән дә ярдәм итеп килде. Ә кемнәрнедер, үзенең дус-ишләре ярдәмендә, үлемнән дә йолып калды—шуны онытырга момкинме сон? Аның Германиядә икәнлеген ишетеп-белеп алгач, әле үзләренең рус гореф-гадәтләрен югалтып бетермәгән бу кемсәләр анын янына Мюнхенга да еш килеп йөри башладылар. Ял көннәренең бик сирәген генә Мюнхенда үткәрә башлады ул: дуслары киләләр, йә Германиягә, йә Швейцариягә, йә Австриягә утыртып алып та китәләр. Ана банк курсларында укуны оештырган фирма Шубаринга укырга йөри торган жиреннән ерак та түгел бер әйбәт районнан җиһазландырыпган квартир да алып бирде, ул шуннан чиста-пөхтә бакча-парк аша гына укырга йөри иде. Ләкин бүген ул дәрәҗәле Кайзерштрассе урамындагы биш йолдызлы «Рица» отеленә өч кенә көнгә күченеп торды. Мюнхеннын «Бавария» футбол командасы уенын карарга һәм анын белән күрешергә дип. күптәнге дусты, инде унөч ел АКШта яшәүче Мәскәү грузины Гвидо Лежава (хәзер-мистер Лежава) киләсе иде. Дөрес. Лежава Америкадан түгел, ә Португалиядән килә, анда анын үз шөгыле бар. Лиссабон тирәсендә диңгез буендагы атаклы Эшториаль комлыгына якын гына, бер шәп йорт сатып алган. Лиссабонны да ул сәер генә итеп Лизбон дип атый. Көнбатышта да Гвидонын күптәнге мавыгуы үлмәгән—ул һаман футбол ярата, үзе Тбилиси «Динамосы белән Мюнхен «Бавария»се өчен яна-көя икән. Бу юлы да ул «Бавария» белән Португалиянең «Бенфика» клублары арасында Европа чемпионнары кубогына финал уенын карарга килгән, ә яраткан клубы уенчылары янына үз өенә кайтып кергән кебек кереп йөри икән. Гвидо «Рица» отелендәге шәп ике номер өчен дә. футбол уенын карау өчен ин шәп урыннар кулдан меңәр доллар торса да. аларын да үзе түләп алган. Мюнхенда элекке танышлары булгач. Артур Александрович акчага аптырамый, курсташлары һәм банк җитәкчеләре карашынча. бик иркен-мул яши иде. Ул. өстәмә түләп, ике бүлмәле квартирын өч бүлмәлегә алмаштыручы бердәнбер кеше булды—иркенлекне ярата торган күптәнге гадәте җиңде. Килеп бер атна үтүгә, актан-ак. «Мерседес» сатып алды, еш кына Франкфуртка опералар. Штутгартка балетлар карарга йори башлады. Аны инде Мюнхен эшмәкәрләре ябык клубларга да бер генә чакырмадылар, үзләре атаклы Бавария банкына тәҗрибә тупларга килгән бу урыс баен игътибар белән күзәтә- өйрәнә иделәр. Көнбатыш эшмәкәрләре гадәтле бу рус бае. чит илдә дә бик тиз үзләшеп, ышаныч һәм хөрмәт казана башлады. Аңа соңгы вакытларда киңәш сорап бик дәрәҗәле кешеләр килә, андый кешеләр белән танышу җаен башкалар еллар буе көтә, ә болар аны үзләре кунактан-кунакка дәшеп кенә тора— бирегә сәяхәтнең ин зур уңышы да шунда, ә бит ул үзе бирегә килергә кыенсынып кына җыенган иде Кайвакытларда Шубарин: «Көнбатыш эшмәкәрләре очен Россия базары буенча кинәшләр бирүче генә булсам да. күптән баеп беткән булыр идем инде».—дип уйлый. Әмма Россия өчен дә кояшлы көннәр килер әле, анда да үзенең тәҗрибәсе һәм белеме кирәк булыр, дип ышана. Ул «Рица» отеленә. Гвидо килеп җитәргә берничә сәгать калганда ук. үз «Мерседесе»нда җилдереп килеп туктаган иде инде. Биредә менә дигән бассейн һәм массаж бүлмәләре барын белә, инде икенче атна теннис кортына да бара алмый, рәхәтләнеп йөзәргә дә жай юк—көннәре бик тыгыз булды шул. Үз исемен әйтеп, сигезенче каттагы бүлмә ачкычларын алгач, хезмәтче ана тагын бер жетон калай тоттырды да: —Сезнең өчен отельдә һәр җиргә юл ачык, моны мистер Лежава эшләде, шушыны гына күрсәтегез «Рииа»да ял өчен һәммәсе дә бар. вакытыгызны күңелле үткәрегез.—диде. Йөзеп гуйгач. бераз саунада да утырып чыгып, массажчыда һәм чәчтарашта булганнан сон, ул үз бүлмәләренә кайтты Ташкент һәм Мәскәү белән сөйләшеп алмакчы булган иде дә. өлгермәде—телефон шылтырады, трубкада Гвидо Лежава тавышы иде. —Исәнме, Артур Мин Германиядә инде, аэропорттан шылтыратам. Биредән «Рица»га кадәр бер сәгатьлек юл. әмма бүген барлык юллар да дынгычланган. мин моны һавадан ук күреп килдем. Немеиләр стадионга, мөселманнар кәгъбәгә ашыккандай, ашыгалар. Әйе. «Бенфика»га бүген авырга киләчәк. —Ярар, егетләр сынатмаслар дип ышанам —диде Шубарин —Аска төшеп, итальян ресторанын эзләп тап. ул ун канатта булыр. Русча итеп яхшы кабымлыклар, туклыклы ашлар белән өстәл әзерләт, ә андагы эчемлекләр безнен грузиннарныкы кебек, син аларны аера беләсен. хәтерлим әле Сине бик сагындым, төнге сөйләшеп утыруларны, мәҗлесләрне... Биредә бөтенләй башкача яшиләр, оч мәртәбә миллионер булсан да. аларга күнегә алмыйсын, —дип сүзен сүрән генә бетерде ул. Атаклы «Бавария» футбол клубы стадионына алар гадәттәгедән озаграк бардылар, юкса Шубарин шәһәрне дә яхшы белә иде Мюнхен урамнарында тоташ машиналар агымы, монда каилардан гына, нинди генә машиналар юк итальян, француз, грек, төрек Бары тик безнен ил машиналары гына күренми, бе здә хәзер футбол кайгысы түгел шул. Болар, машиналарын шактый еракта калдырып, халык ташкыны арасында жәяү генә әле тагын ярты сәгатьләп бардылар һәм уен башлануга гына килеп өлгерделәр Уен бик киеренке, каты булды, беренче унбиш минутта ук арбитр һәр ике якган да берәр уенчыны куып чыгарды, ләкин уеннын кызуы сүрелмәде, мәйдан хуҗаларының өстенлеге сизелсә дә, беренче таймнын исәбе тигез— 1:1 булды. Сызгырып утыру белән кайнарланган Гвидо тәнәфестә сикереп торды —Аргур, утырып тор, мин «Бснфика» егетләре янына төшеп менәм. вәгъдә биргән идем. Алар бүген төнлә кайтып китәләр, ике көннән Лиэбонда мөһим календарь уены —Ул малайларча йөгереп кенә, аска төшеп китте, аларнын урыннары ике команданың да чишенү-киенү бүлмәләре өстендә генә иде Шул чагында Шубаринны борчуга салган сәер бер очрашу булды «Рииа«да шәпләп ашап-эчкәннән сон, аның тамагы кипкән иде. ул чыгу ютында йөрүче сатучыдан бер шешә минераль су алып бирүләрен сорады Француз суы «Г1сррье»не ана таба килгән бер ир кеше китереп бирде. Суны биргәч, ул рөхсәтсез-нисез генә, аның янәшәсенә. Гвидо урынына утырды һәм кинәт кенә саф үзбәкчә: -Хәерле көн. Артур Александрович! Мюнхенда ничек яшатәсон ’ Андый- мондый борчуларыгыз юкмы?—дип сорады Гадәттәге үз-үзен тота белүе ярады. Шубарин. сүзсез-нисез генә суын эчеп бетерде дә. үзбәкчә сөйләшә торган сәер кешегә борылып карады Тегесе кырык яшьләрдәге ир. модалы булса да. капчыксыманрак эленеп торган костюмнан, кыйммәтле һәм бик тә кычкырып торган галстук га таккан, күрәсен. анысы Кайзенштрасссдагы берәр француз кибетеннән алынгандыр, сөйләшүе һәм гышкы төс-кыяфөте белән Ташкент кешесенә бик гә охшаган үзе Мәскәу яки Ленинградта ышанып шулай дип әйтеп булыр нае. әмма Мюнхенда, жзггмәсә әле стадионнын ин кыйммәтле урыннарында якташыңны очрату Артур Александровичның күзе кинәт кенә әңгәмәдәшенең кулына төште: тегенең бармакларындагы эре бриллиантлары,—аларны бездә гади генә «болванкалар» дип тә йөртәләр,—үзен башы-аягы белән «безнен кеше» икәнен, беләзегеннән, бетерергә тырышып та бетерә алмаган татуировкасы утырып чыкканлыгын дәлилли иделәр. Шубариннын үзе каршысында утыручы бу кеше безнең илчелек яки консуллыктан, йә булмаса башка оешмадан, яки футбол буенча кубок уены финалы турында язучы берәр журналисттыр дигән уйлары шундук юкка чыкты. Шубарин бу ябык йөзле, нечкә генә итеп калдырылган мыеклы, йөгерек күзле кешене, күпме генә тырышса да, исенә төшерә алмады. Ә бит теге, никадәр затлы-шәп киенсә дә, үзенен күптәнге җинаятьче, берничә кат утырып чыкканлыгын яшерә алмый иде. Шубарин җинаятьчеләр дөньясын яхшы белә-таный һәм беркайчан да ялгышмый иде. Шуңа күрә: —Рәхмәт. Минем бер мәшәкатьләрем дә юк. Дөрес, Ташкентымны сагынам,—дип. сүзне тәмамларга ашыкты ул. Чөнки хәзер Гвидо килеп чыкса, бу көтелмәгән якташнын кем икәнлеген абайларга мөмкин иде бит. Ә банк эшләре белән танышырга теләгән кеше мондый җинаятьчеләр белән аралашырга тиеш түгеллеге көн кебек ачык—үзенә ниндидер тап төшергән банк ул инде—нонсенс, ягьни булмастай хәл. —Әйе. без сезнең Германиядә эшләрегез әйбәт барганын белеп торабыз, сезнен белән бик абруй-дәрәҗәле кешеләр кызыксына, сез, немецләрдән башкада, шактый атаклы эшмәкәрләрнең ышанычын казангансыз. Мистер Лежава да сезнең банкка акча салырга әзер шикелле. —Без әле ул хакта сөйләшеп өлгермәдек,—дип сүзне кисәргә ашыкты Шубарин. Аның бу кешедән тизрәк котыласы килә иде. Тегесе, вакыт икесе өчен дә бик кысан икәнен чамалап, дәвам итте: —Сез мөстәкыйль рәвештә һәм уңышлы гына итеп Европа банк системасына тамыр җәеп киләсез, сезнең немеиләргә һәр ике яктан йөз тотуыгыз, гади һәм шул ук вакытта бөек тә. Сезнең шикелле бу очракта кем дә булыр микән, ай-һай!. Беренчелек сезнеке! Шунын өстәвенә, сезнен, Лежава кебек, көнбатыш бизнесында шактый дәрәҗә тоткан дус-танышларыгыз да юк түгел. Боларнын һәммәсе дә биредә уныш казанган очракта искә алынмый калмастыр. Артур Александрович, теге адәмнен алдан өйрәтелгән сүзләр сөйләвен анлап алгач, бүлдермәскә булды—вакыйгаларны аңлап бетерергә кирәк иде. Тегесенең артык тырышуданмы, мангай-муеннары тирләп чыкты, әйтәсе сүзләре онытылып бетмәгәе дип, ул аларны тезәргә ашыкты. —Сез аңлыйсыздыр, хәзерге интеграция вакытында Европада зур акчаларны «юу-чистарту» һаман да кыенлаша бара, моның өчен шактый зур бәяләр дә түләргә туры килә. Шунын өстенә, Англия һәм Американын эре банкларында булып узган скандал-шау-шулардан сон. сезне минем немец дусларым белән хезмәттәшлек итәргә үзе үк этәрә шикелле. Банк эшләре безнен өчен яна әле, шуңа күрә, тикшереп-нитеп тормастан, але кем тикшерсен, диген, акчасы килә икән—хуш! Үзебез дә һәр тикшерүчене танып беләбез, дөресрәге, кайсысына күпме түләргә кирәклеген белә идек, ә инде килешергә теләмәгәннәрне хәл итү безнен кайгы-хәсрәт... Безгә абруй-дәрәжәле банк кирәк, немец дусларым ана сез сөйләшкән кешеләрнең барысыннан да күп мәртәбәләр артык капитал салырга әзерләр. Сез мине аңлыйсыздыр дип уйлыйм?—дип сорады таныш түгел кеше, озак дәшми торган Артур Александровичның сынаулы карашыннан югала төшеп —Бик аңлыйм,—дип кыска гына җавап бирде Шубарин. Безнен илдә фахишәлек белән җинаятьчелек кенә халыкара дәрәҗәдә, дигән раславына тагын бер мәртәбә исбатлау алды ул. Менә алар халыкара мәйданда да беренчеләрдән пәйда булдылар: башкалар суверенитет дип. анын чыны да. ялганы турында да лаф органда, болар инде үзләренен «агач» акчаларын шунда ук валютага әйләндереп куячак, үзләренен чит илдәге коллегаларыннан аны «юып» биргән өчен башка жирләрдәгедән бер дә ким сыдырмаслар, юкка гына алар Россиядәге аз процентларга исәп тотмыйлар —Немец коллегаларым сезгә һәркайсы йөз мен маркатык биш чек язды, аларны үзегезнен эшегез өчен файдатаныгыз —Мин сезне тулысынча аңладым.— дип теге адәмне бүлдерде Шубарин — Мина акча кирәкми, мин аны дусларымнан да атып тора атам, әитик. мистер Лежавадан. Ә инде банкка килгәндә, без атылмаган аю тиресен бүлеп маташабыз шикелле Бу хакта сонрак. Ташкентка кайткач сөйләшербез Эчендәге нәфрәте кайнап торса да. ул тыныч сөйли. Бу көтелмәгән кешене бик тә модалы галстугыннан тотып алып, гырылдый башлаганчы, умырткатары шыгырдаганчы буасы килә иде Ләкин мондый әләмчекне атай гына эләктерә алмассың—артында кемнәр тора икән, шуны тәгаен генә белергә кирәк Кунак, күрәсен, мондый сөйләшүгә дә әзер иде. анын икенче запас варианты да бар икән —Юкка гына сез чеклардан баш тартасыз, алар ихластан ите. ярты миллион марка—акча ул. Ә Ташкентта, сезне хафага салып булса да. әйтим инде, анда зур үзгәрешләр Үзәк Комитеттагы дустыгыз Сухроб Ходжаев хәзер «Матросская тишина» төрмәсендә Прокурор Камалов сезнен Югары судтагы икенче таянычыгыз Хашимовнын да койрыгына баскан шикелле. Сезгә дустанә булган Аксай ханы Акмал гөрмәдә; Заркент өлкә комитеты секретаре сезнен беренче ышанычлы кешегез Әнвәр Абидович Тилләхолжаев унбиш елга хөкем ителгән Ә без үзгәртеп кору дип йөртә торган хәзерге заманда. Артур Александрович, сез яна дуслар таба алмадыгыз. Сез тирә-якка жирәнеп каралыгыз, сезгә һәммәсе дә нувориш байлар, бер сәгатьлек кенә хәлифләр булып тоелды, ә юкка гына Хәзер сез Ташкентта беркемгә дә таяна алмыйсыз Без. бары тик без генә сезнен талантыгызны тиешенчә бәяли алабыз. Сез банкир булырга хыялланган идегез, булыгыз сон. ярдәм итәрбез, булышырбыз, якларбыз Кунак кинәт кенә урыныннан күтәрелде, ашыгып саубуллашты ла. жир астына төшеп киткәндәй, юкка чыкты. Баскычтан, үз урынын эзли эзли, мистер Лежава менеп килә иде ... Хан Акмалны кулга алганнан сон Аксай тынып, катып калды, үз кабыгына бикләнде Акмал Ариповган тыш. төбәктә котырынган анын якыннарыннан тагын берничә кешене дә алдылар Аксай халкы, ниһаять, бу үзгәртеп кору белән безгә дә көн килер дип. шатланып бетә алмады. Әмма ай арты айлар үтә торды, ә яхшырак мул-имин тормыш Аксашы күренмәде Киресенчә, начарланган нан-начарлана гына барды Әгәр баштарак халык урамнарда, чәйханәләрдә, ту и мәҗлесләрендә Акмал хан кул астында озак еллар яшәгәндә күңелләрендә җыелган ри ысы шыкны чы1 арып түксәләр, хәзер хәт бөтенләй үзгәрде Гади халык янадан жиргә генә карап йөри башлады: Акмалнын хан кайтып төшүе чынбарлыкка әйләнде, бу бигрәк тә ана тәлинкә тотучыларның кыяфәтендә үк чагыла иле Атар башларын горур чөеп, янадан яный башладылар: туктагыз әле. менә Хужа кайтыр, ул сезгә хәбәрдарлыкны да үзгәртеп коруны да. фикерләр төрлелеген дә. демократияне дә күрсәтер, диделәр.. Аксай халкы Фирганә вакыйгаларында мәсхәт төрекләренә каршы оештырылган һөҗүмнәрдән сон бигрәк тә пошаманга төшеп калды Гел актан киенеп, тын гына йөри торган намаз карты. Акмал Ариповнын остазы Сабир-бобонын янадан күнеле күтәрелеп китте. Россиядә христиан диненең мен еллыгын бәйрәм итү уңаеннан хөкүмәт дингә башта христианнарга, аннары мөселманнарга да түземлерәк карый башлады. Күп еллардан сон Мәккәгә хаж кылырга баручыларны мөселман диния нәзарәте сайлап алды. Кәгьбәдәге изге ташка табыньш кайтыр өчен Сабир-бобо да хажга җыенды. Ул хәтта күңеленнән генә уйлап та куйды: әгәр дә аны изге Мәккә белән Мәдинә калаларына кертсәләр, анда берәр кара бәрәнне корбан чалырга рөхсәт итсәләр, димәк Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән Сабир-бобо үзе үтергән бертуганының улы—хыянәтче Мәхмүт өчен Ходай аны ярлыкаган дигән сүз булачак. Сабир-бобо Сөгуд Гарәбстанына хаж кылырга хәтта ике тапкыр барып кайтты, хәзер инде ул бертуганының улы оҗмахка керәчәк дип чын күңеленнән ышана. Хаҗдан беренче кайтуга ук ул якташларына Аксайда мәчет салдыру өчен зур сумма акча бирәчәген дә белдерде. Надан дехканнарны ин гаҗәпләндергәне Сабир-бобонын мәчет салырга сайлаган урыны булды. Мәчетне Аксайнын Кызыл мәйданында Ленинга куелган мәһабәт һәйкәл каршында ук сала башладылар, Даһи юлбашчының алга сузган кулы беркая да күрсәтми икән. Сабир-бобо, күрәсен. алдан күрә белгән: зур мөселман бәйрәмнәрендә бер генә мәчет тә бу кадәр диндарларны сыйдырып бетерә алмас иде, ә бу мәчет алдындагы Зур мәйданда барысына да урын җитәчәк. Ә инде намазга җыелган халыкны Ленин карап тора икән— зур бәла түгел, заманында ана да җитмеш елдан артык табынганнар бит, нәтиҗәсе һәркемгә билгеле. Ахыр чиктә, Аллаһы Тәгалә дә һәр кешегә бәхет һәм тигезлек вәгъдә итмәгән. Аннары Ленин биредә бик озак тора да алмас: Россиядә, Украинада, Молдавиядә көн саен диярлек пеләш юлбашчыга куелган һәйкәлләрне җимереп торалар бит. Мәкальдәгечә: «Ни чәчсән— шуны урырсын». Үз вакытында юлбашчы фәрманы белән чиркәү-мәчетләрне җимереп бетергәннәр, руханиларны атып үтереп, чиркәү чаннарыннан унитазлар һәм юлбашчыларга һәйкәлләр койганнар, ә хәзер менә анын меңләгән бронза скульптураларын янадан чаннар коярга тотарлар—чиркәү- мәчетләр дә хәзер көн саен үсеп чыгып кына торалар, ә илдә бакырга кытлык... Мөселманнарның изге җирләргә хаҗга барып кайтулары безнең өчен әле гадәти булмаган күренеш, шуңа күрә хаҗиларны пәйгамбәрләргә тиңлиләр диярлек. Ә Сабир-бобо ике барып кайтты бит, әле тагын Аксайда үз акчасына мәчет тә салдырмакчы була, шуна күрә анын абруй-дәрәжәсе бик нык үсте. Ил-дәүләтгә вакыйгаларның тиз алышынып торуы Сабир-бобоны әле куандыра, әле куркыта да иде. Зур илнен таралып төшүе, республиканың бик күптәннән көтелгән бәйсезлекне алуы, бер караганда, яхшылыклар гына вәгъдә итә. Чит ил прокуратурасының гаепләүләре Үзбәкстанда үз көчен югалтыр, Акмал Арипов үзеннән-үзе иреккә чыгар иде. Ә инде өенә кайткач, Аксай хуҗасы нишләргә кирәген белер, КГБ подвалларында утырганлыктан, сәяси абруе да артыр иде. Икенче бер нәрсә куркыта... Бәйсез республикада хакимияткә кем килер9 Элек һәммәсе дә ачык иде: хөкүмәт, андагы түрәләр Аксайда хәл ителә, хан Акмал хуплавыннан башка беркем дә министр була алмый, алар барысы да танылган, яхшы гаиләдән чыккан, хөрмәткә лаек, җитәкчелек тәҗрибәсе туплаган партия әгъзалары, ниндидер урын биләмәгәннәре турында сөйләшеп тә тормый иделәр. Әмма хәзер әлегә кадәр тын яткан Үзбәкстанда да халык кайный башлады, кайдандыр яна әйдәп баручылар пәйда булды—шагыйрьләр һәм әдипләр, галимнәр һәм журналистлар, инженерлар һәм агрономнар... Халык шуларнын сайрауларын тынлый. шуларга ышана, яңа партия һәм төрле агымнарга дәррәү кушыла. Алар республиканы кая алып чыгарлар, алып чыга алырлармы, яки. сүз боткасы пешереп, буш куык кына булып калырлармы? Шәхес хокукларының, милләт-дәүләт мәнфәгатьләре алдында гражданнарнын беренчеллеге—монысы нәрсә икән0 Совет кешесе бит кечкенәдән үк дәүләт мәнфәгатьләре—ин мөһиме, дигән уи-фикер белән тәрбияләнеп үсә иде Димәк, барысы да киресенчә булып чыгамы'* Ташкенттагы яна демократлар белән аларнын өлкәләрдәге дуслары республиканы кая илтеп кертерләр? Ә дин. ислам дине нишләп бетәр? Ул дәүләткә йогынты ясый алырмы, яки үзбашка яшәргә хөкем ителерме * «Юк. бер дингә генә ышанып яшәргә иртә әле,—дип уйлый Сабир-бобо — Анысы төбәктәге карт-корылар өчен генә, азар дәүләт тормышында төп көч тә түгел, һәммәсен дә элеккечә партия номенклатурасы, урыннардагы җитәкчеләр хәл итә» Урта Азия республикаларында, бөтен илдәге кебек үк. үзгәртеп кору елларында бер нәрсә дә үзгәрмәде диярлек Килеп туган вәзгыятьтән файдаланып, бер ыругныкылар икенчеләрен куып тарата, биредә бер-берссн батыру һәрчак дәүләт исеменнән башкарыла, халык моны законлылыкнын тантана итүе дип уйлый, үзәк тә шул ук фикердә—коммунистлар, җитмеш ел ил белән идарә итеп. Шәрекьне. анын асылын анлауда бер адым да алга китә алмадылар. Юк, дәү, п белән идарә итәрлек, анык программасы булган- кешеләрне эзләргә кирәк Сабир-бобо 1әрәкәт итәргә. Ташкент белән элемтәләр урнаштырырга кирәклегенә коннән-көн ышана төшә иле Шәхсән үзе барып очрашырга тиешле беренче кеше итеп ул Югары суд хезмәткәре Сухроб Экрәмходҗасвнын иске дусты һәм күптәнге хезмәттәше Сәлим Хашимовиы сайлады IV П рокурор Камалов алдан чамалаганча. Миршаб Яна елны куркып каршы аллы, әмма гаиләсенә һәм якыннарына сиздермәде, бер дә булмаганча күнел атты. «Лидо»дан оенә кайтып кергәндә, аларда энесе белән сснелссе утыра иде инде Һәр икесе гаиләләре белән килгән икән. Бераздан хатынының туганнары да килеп җитте Сәлим хезмәтендә бик тиз югарыга үрмәләгәннән сон. зур бәйрәмнәрне гел азарла гына үткәрә башладылар Урга Азиядә шул рәвешле ырудан ин зур уңыш казанган туганга хөрмәт күрсәтәләр. һәркемнең язмышында гуган-тумачанын нинди урын тотканын белү очен Шәрекьтә яшәргә кирәк. Ырусыз, туган-тумачасыз кеше, җирле күзлектән караганда—беркем түгел. Биредә кем турында булса да белешергә кирәк булса, ин әүвәл аның кайдан, чыгышы белән кайсы җирләрдән икәнлеген, кемггәр белән туганлашканлыгын сорашалар—теге яки бу кеигенсн ни өчен хормәтле булганлыгы, ниндидер урын биләгәнлеге шунда ук ачыклана Хашимов үз ыруы арасыннан беренче булып югары үрләгән, танылган кеше иде. Мөмкинлек туу белән ул гырышып-тырышып күпсанлы туганнарына булыша башлады, күрәсен. үзенен нинди кыенлыклар аша күтәрелгәнен хәтерләгәндер. Кунакларга булган мөнәсәбәтләрне аңлау очен дә Шәрекьтә яшәү кирәк Биредә аларны чыклап та ихластан шатланып каршы алалар—кунак килмәгән йорг. мул тормышлы, бай йорт булса ла. агы хөрмәт юк Бу гореф-гадәтләр күп гасырлык тарихка ия. европалы кешегә, мәсәлән, аклавы бик кыен әйтик, ни өчен ярлы-ябагай ла автомобиль алырга хыялланмый, ә үз тормышында бер генә мәртәбә булса да бай табын янында ой гу на кунаклар кабул итеп утырырга тели Бу милли сыйфат рәхзгхгсез өткән кояш астыкы мамык кырларында бил бөккән лехканнын ла. Сәлим кебек яхшы тәрбия һәм белем алган кешенең дә канына сеңгән Котмәгәндә-уйламаганда гына «Лидо* ресторанында прокурор Качаловны очраткач, ул гүзәле Нәргизгә Яңа ел бүләге алырга да, бүген үз өендә гадәттәгечә күпсанлы туган-тумача җыелачагын да онытты. Ләкин йорт хуҗасы булу аны үзенә янаган куркынычны вакыт-вакыт онытып торырга мәҗбүр итә иде. Хәтта андый мизгелләрдә дә кунак кунак инде ул. Үзенең туган-тумачаларына алган бүләкләрен дә хәтерли—ал арны н һәрберсен Миршабның өендә куандырырлык бүләк көтә. Андый яхшылыклар онытылмый, бу юлы ул аеруча юмарт кыланды, чөнки белә—үзе белән ул-бу була калса, туганнары аның хатынын да, балаларын да кайгы-хәсрәттә ялгыз калдырмаячаклар. Гадәттә, Мәскәү вакыты белән Яңа елны каршылагач, кунаклар таралыша башлый торган иде, әмма бу юлы, көлкеле төрле уеннар уйлап чыгарып, йорт хуҗасы аларны таңга кадәр җибәрмәде. Ул бу зур йорт эчендә ялгызы гына калудан курыкты, аның уйлары әле һаман да прокурор Камаловнын янаулы сүзләренә әйләнеп кайткалый иде. Бу кадәр озак мул табын янында һәм чыршы тирәсендә утырырга күнекмәгән кунаклар иртәнге якта аяктан егылыр дәрәҗәдә иделәр инде, бераз тын алырга дип, тирән күн кәнәфигә бер генә минутка утырган Сәлим шунда залда ук йоклап та китте. Бары тик шуннан соң гына туган-тумачалары, якыннары хуҗабикәгә искиткеч күңелле бәйрәм өчен рәхмәтләр әйтеп, кунакчыл йорттан китә башладылар. Миршаб көн уртасында гына уянды, әйтерсен лә, кичәге борчулы көн дә, шау-шулы Яна ел төне дә булмаган—аның башы саф, гәүдәсе ял иткән иде инде. Салкын суда коенып-юынып чыккач, ул, өйдә икәнлегенә бик ышанып бетмәсә дә, Костага шылтыратып алырга булды. Ләкин Джиоев шунда ук телефон трубкасын күтәрде, Хашимов моны яхшыга юрады. «Лидо»да Яна елның ничек үтүен, андый-мондый хәлләр булу-булмавын сораштыргач, ул Костаның үзенә кереп чыгуын үтенде. Коста берәр сәгатьтән килергә вәгъдә бирде. Коста инде Кареннан ресторанда прокурор Камаловнын булганлыгын, бөтенесен куркуга салып чыгып киткәнлеген белә иде, ләкин ул Мирша янына бу сәбәп аркасында гына ашыкмады. Кичә, ул инде кәеф-сафа корырга чыгып китәм дигәндә генә. Мюнхеннан Шубарин шылтыратты. Артур Александрович аны Яна ел белән котлады, эшләренең ничек барышы белән кызыксынды, бары тик Джиоев кына анлый торган читләтеп сөйләү алымы белән әйтте: биредә аның койрыгына басып өлгергәннәр икән. Ул Мюнхеннын «Бавария» стадионында үзе белән үзбәкчә сөйләшкән кешенен төс-кыяфәтен сурәтләп бирде. Ана «кунакның» кем икәнлеген, ин мөһиме—анын артында кемнәр торганлыгын белергә кирәк иде. Костанын уйлавынча. Югары суд хезмәткәре Сәлим Хашимов йортында сүз нәкъ шул хакта барачак та. Миршабнын чакыруы ни өчен булуына карамастан, Коста аннан баш тарта алмас иде: ул Сәлим белән аның дусты сенаторның, үзен травматология институтыннан урлап алып китеп, төрмәдән коткарып калганлыкларын һәрвакыт исендә тота, ул аларга гомере буе бурычлы. Костаның хуҗасы Шубарин да алар булышлыгы белән генә сакланып кала алды: үтерелгән прокурор Азлархановнын республикадагы һәм Мәскәүдәге, хәтта Кремльдәге бик зур түрәләр өстеннән җыелган үтә яшерен гаепләү материаллары- компромаг салынган кейсын да Миршаб белән сенатор урлаган иде бит. Коста Миршаб янына Шубариннын тыйнак кына ак «Волга»сы белән килде, әмма машинада «Вольво»нын дизель двигателе, Рәшидовнын элекке машинасыннан алынган караңгы яшькелт, пуля тишә алмаслык пыялалары, ә дүрт ишеге автоматтан атуга да түзәрлек икәнлеген бик азлар гына беләдер! Шефынын машинасы белән Джиоев күптән түгел генә файдалана башлады, хуҗасы Германиягә китәр алдыннан нинди дә булса шәп автомобиль алып кайтачагын әйткән иде—Ташкентта, көнләп түгел, дигәндәй, зиннәтле кәттә машиналар арта тора, ә сәүдә банкы хуҗасына башкалардан калышу һич килешми. Коста машиналарны яхшы белә иде. шуна күрә ул берничә шарт куйды: пуля тишмәслек пыялалары, бер булса ла броня ишек.—илдә хәзер әнә ниләр генә булмый!—Һәм. әлбәттә, кондиционер, аннан башка машина жәй көннәрендә Урта Азиядә әжәл тагарагына әйләнә Бүгенгә кадәр Костанын әле Миршаб өендә булганы юк иде Ул көмеш төсенә буялган авыр капка янында машинасын кычкыртуга, өйдә автоматика төймәсенә бастылар, авыр капка йомшак кына ике якка ачылып китте, бу ишегалдына шактый еш килеп йөргән машина эчкә үтте Сатим ишек төбендә көтеп тора иде инде. Коста җитди сөйләшү генә түгел, кичектергесез эшләр дә булачагына тагын бер кат ышанды Хужа аны бизәлгән чыршылы зур зал аша туп-туры үз кабинетына алып кереп китте, анда ике кәнәфи арасындагы кечкенә өстәлдә кайнар чәй утыра, янәшәсендәге вазаларда—бераз карала- шинә тошкәнрәк йөзем, кипкән жиләк-жимешләр. чикләвек, печенье—бик тыйнак һәм зәвыклы күренеш иде б> Кабинетка килеп кергәч, Коста күңеленнән генә Сенатор белән Миршабка да үзенен хужасы Щубариннын нинди унай йогынты ясаганлыгын уйлап алды Бик һәибәтләп янартылган узган гасырнын зиннәтле жиһазы: дивар буена тезелгән биек китап шкафларынын пыялалары аша борынгы фолиантлар янәшәсендә Кытай һәм Бениннын борынгы бронзалары, аларнын бик рәтен белеп жыелганлыклары күренеп тора; төрле уенчыклар һәм немец фарфорына ясалган рәсем-күренешләр. Кузнецов һәм Гарднер заводларында эшләнгән, ватылырга гына торган рус фарфоры сыннары 0 каршы яктагы яшел биллиард поставы белән тышланган диварга гажәеп матур алтынсу рамнарда биш-атты рәсем-картина эленгән—болар һәммәсе ирсксездән Шубариннын эш кабинетын хәтерләтә иле. Күрәсен. жирле таможня хезмәткәрләре Миршаб очен чит илләргә китүчеләрне җитәрлек җилгәргәндер, мондый малларны комиссион сатудан да габа алмыйсын Костанын хәл-әхвәлен, сәламәтлеген, кәефен сораштыргач,—ә шәрекьтә. нинди генә ашыгыч һәм мөһим сөйләшү булса да. шунсыз сүз башламыйлар.— Миршаб аңа «Лидо» ресторанында прокурор Камалов белән очрашканын, •матур-матур» сүзләр алышканнарын тәсилләп сөйләп бирде Коста үзе өчен көтелмәгән нәтижә ясады; Хашимов Мюнхен стадионында Артур Александровичның ниндидер бер якташ кеше белән сәер очрашуы турында бер нәрсә дә белми икән. Хашимов кинәт туп-туры бәрдереп сорады бер атна эчендә прокурор Камалоины житди генә пычратып буламы? Коега уйлап та тормастан жавал бирде—юк. Коста фикеремчә, бер генә юл кала—тегене, җәмәгатьчелекне кузгатмаслык итеп, тавыш-тынсыз гына юк итәргә кирәк Камалов республикада танылган шәхес Сәлимгә ризалашырга гына калды, чынлап та прокурорны пычратып- буяп торырлык вакыт юк. бары шул бер чара гына Ул. сүз уңаеннан гына. К ГБ п ю ниорында утыручы Бармаксы з турында телгә алды. Прокурор Камалов кулындагы бу мөһим шаһиттан Сәлимгә дә. Артур Александровичка да. Костанын үзенә дә җеп су зылырга мөмкин Джиоев анын сүзләренә күнеленнәм генә көлемсерәде Ул Парсегянны яхшы белә: алар икесе дә законлы караклар, димәк, тегесе моны беркайчан да сатмаячак Коста ни өчен Арсеннын Сенаторны гына тоттыруын ла айлап алды: угыртып куйгач. Сенатор туганнары һәм дуслары аша Миршабны өркетүне оештырачак, тегенә исә ирексездән ярдәм итәргә туры киләчәк— Югары судта эшләгәндә моны башкару катлаулы түгел. Бармаксыз дөрес юл сайлаган шикелле, әмма... Үзенен башында кайнаган уйларын ул чыгарып түкмәде. Джиоев тагын шунысын да төшенде: Парсегяннын язмышы хәл ителгән, үзенен дә сайланып торыр чагы түгел—җавап тотар сәгать суккан. Кичә анын үзен коткарып калган булсалар, бүген Сенатор белән Миршабны ул коткарырга тиеш. Коста дөрес уйлаган булып чыкты: Миршаб чынлап та Парсегянны юк итсрг' кирәклеге турында сөйли башлады. Ләкин эш КГБга барып терәлә— аннан Бармаксызны эләктерү мөмкин түгел шикелле. Алар өч сәгатьтән артык төрле юллар эзләп утырдылар, әмма берсе дә барып чыкмас төсле иде Инде китәргә генә җыенганда, Костанын башына кинәт бер фикер килде: —Без башта ук дөрес уйланмаганбыз,—диде ул.—Юкка гына КГБдан сөйләшер-кинәшер кеше эзлибез. Хәтта шундый кешене тапсак та, ә бу бик катлаулы эш, ул, никадәр тырышса да, Парсегян янына үтеп керә алмаска мөмкин... Димәк, безгә Бармаксыз янына керердәй кешене КГБдан түгел, башка жирдән эзләргә кирәк... Әйтик, табиб яки мунчачы. . Үзенен әйбәт фикергә юлыкканын аңлагач. Джиоев яңадан кәнәфигә килеп утырды һәм бер өч минут дәшми торды. Миршаб бу тынлыкны бозарга берничек тә базмады. Коста кинәт кенә сүрән тавыш белән. «Амин»—дип мыгырдап куйды, кулы белән мәгънәле генә хәрәкәт ясап алды: мөселманнар мәетне сонгы юлына шулай озаталар. —Бетте. Парсегян килеп терәлде. Мин аннан ничек котылу юлын хәзер беләм инде, ләкин бер-ике атна бик яхшылап әзерләнәсе булыр... —Яле, яле, аңлатып бир...—дип җанланды Миршаб. — КГБнын үз хезмәткәрләре өчен бик шәп медсанчасте бар, ул шәһәр үзәгендә, үзләренең төп биналарына терәлеп тора, тимер Феликс һәйкәле каршысында. Минем белүемчә, бөерләр авыруын тикшерү өчен кирәкле бердәнбер япон аппаратурасы бары тик шунда гына, шәһәрдә башка юк. Анда күпләр танышлык белән генә керәләр. Сездән шул таләп ителә: иртәгә үк медсанчастьнен баш табибына шылтыратасыз да бөерләрегезне тикшерүләрен үтенәсез. Башка авыру-фәлән дисәгез—ышанмаслар. Сез бит шул аппараттан башка һәммәсе дә булган хөкүмәт поликлиникасында исәптә торасыз. Башымны кисәргә бирәм—нәкъ шулай. Сез медсанчастькә ике барып кайтырга тырышыгыз. Башта барып сөйләшкәч, анализларсыз гына барасыз, өйдә онытып калдырганмын, дисез—кыскасы, анда никадәр озаграк торсагыз, шулкадәр яхшы булыр. Баруыгызның максаты—күбрәк табибларның фамилияләрен белешү, әйтик, ун-унике кешенекен. Бу мина алар арасыннан кайсысының изоляторга керү мөмкинлеге барлыгын исәпләп чыгару өчен кирәк. Мин беләм, Парсегяннын кышларын аяклары бик сызлый, радикулиты да көчле, төрмәдә ул төннәрен акырыпмы-акыра иде, аны камерадан конвойсыз гына чыгаралар. Ә калганын мин сез биргән исемлектән берәрсен сайлап алгач кына сөйләрмен.—Сүзе беткәнгә санап. Коста урыныннан кузгалды. Миршабнын күзләреннән анарга ла өмет уты үрләгән иде. Хужа аны озата чыкты. Машинасын кабызганда, Джиоев әйтеп куйды: —Ә «мәскәүле» белән эш жинел булачак—ул бит һаман да өченче катта ята, тәрәзәсе дә карангы ишегалды ягына карый. Яңа елнын беренче эш көнендә үк Сәлим, иртән республика КГБсынын медсанчасте баш табибына шылтыратып, үзен тикшерү турында сөйләшеп килеште. Сөйләшүдән ул шуны анлап алды. Костанын мәгълүматлары дөрес икән, поликлиникага барып кайтуы шик тудырмаска тиеш, хәтта сау-таза булсалар да. ул бөерләрен тикшертеп карарга хаклыдыр ич. Мелсанчастька барырга җыенгач, Хашимов пинжәгенен эчке кесәсен капшап карады, анда һәрвакыт йөртә торган, шырпы кабы кадәр генә диктофоны бар анын. еш кына файдасы ла тиеп куя. Бу юлы да көтмәгәндә генә диктофонның файдасы чыкты. Медсанчасть ишек төбендә ана инде әзерләп куелган пропуск тоттырдылар, вахтер баш табибнын кабинеты дүртенче катта икәнен әйтте Хашимов. үзен беркем дә озатып тормаячагын белүгә, нишләргә кирәклеген төшенеп алды. Бу очракта ана икенче кабат килеп иөрисе лә булмаячак, башка әгъзалары шикелле үк. анын бөерләре дә сәламәт иде. Ул лифтка утырып өченче катка менде дә. кирәкле ишекне эзләгәндәй кыланып, озын коридор буйлап китте Кабинетларның ишекләрендә табибларнын нинди белгеч булуы, исем-фамилиясе, атасынын исеме язылган иде Хашимов пышылдап кына диктофонына. Коста сораганча, ун гына түгел, ә унсигез фамилия язып алды, дүртенче катта атарга тагын унике өстәлде. Хәзер инде баш табиб янына кереп йөрисе дә калмаган иде. әмма күнеле күтәрелеп киткән Миршаб. бераз уйлагач, шулай да кереп чыгарга булды. Соныннан ул үзенә көтмәгәндә килеп туган уңышы турында кат-кат уйланды. Кабул итү бүлмәсендә озын чират тезелгәнен күргәч, ул борылып китәргәлә уйлаган иде. әмма аны нәрсәдер тыеп калды, түземлеге уңыш та китерде Кыска гына әнгаматәшеп. гадәттәге шәрекьчә бер-берсенә матур-матур сүзләр әйтешкәннән сон. баш табиб бу дәрәҗәле кунакны экспресс-анализга үзе озатып куярга булды. Миршаб бер ун минут кына элек буеннан-бусна Иоргән озын коридорга килеп кенә чыкканнар иде. аларны. гафу үтенеп, чик сакчысы формасындагы бер итагатьле офицер туктатты һәм ике генә минут котеп торырга кушты Сәлим кайсыдыр габибнын кабинетыннан ике ир кешенең бергәләп чыкканнарын күреп алды, аларнын берсе хәрби киемнән иле. алар коридормын аргы башындагы лифтка таба ги з-тиз атлап киттеләр, анда да погонлы бер кеше көтеп гора иде Миршабнын тәҗрибәле күзе бу ике кешенсн берсе офицерга богауланганын абайлады— бик куркыныч җинаятьчеләрне шулай озатып йөриләр. Һәрвакыт салкын канлы булган Сәлим телдән калды: лифтка шундый сак белән алып барылган җинаятьче ул Бармаксыз, ягъни Арсен Парсегян иде. Бу хәл бер генә минут булгандыр, әлеге күренешкә игътибар итүче дә юк иде шикелле, әмма Сәлим аптырашта иле. анын үзен чеметәсе килен китте— юк, ул ялгышмады: мал бодрә чәчле арестант, һичшиксез, ул аулап иоргән кеше иде Парсегянны алып чыккан кабинет яныннан узганда Миршаб хәтта үзе фамилиясен язып алган теш табибын да күреп алды. Бәлки, дәшми генә калырга кирәк булгандыр, ләкин Сәлим түзмәде, телчән баш табибтан: —Сездә кулда булган кешеләрне дә дәвалыйлармыни '—дип сорады —Юк. монысы очраклы гына, пациент, дөресен әйткәндә, безнеке түгел Республика прокуроры аны безгә яшергән, диләр, ниндидер бик мөһим шаһит икән, күз карасы кебек саклыйлар. Бүген беренче алып килүләре бугай Шул көнне кич белән теш табибы эңгер-менгердә эштән кайтып барганда. ана арттан, юл читендә торган машинадан эндәштеләр - Ильяс Әхмәтович. утырыгыз, илтеп куям Хезмәткәрләрнең шәхси машиналарын куя торган урын КГБ ишегалдында булып, анда бары тик зур түрәләр генә керә ала, калганнар автомобильләрен, ни булса ла булыр дип. урамда калдыра иделәр. Теш табибын еш кына шулай үз авырулары илткән», бу һәрвакыт очраклы килеп чыга Бүгенге чакыру да анын өчен көтелмәгән һәм күнелле хәл иде: хәзер дыңгычлап тутырылган метрода кайту, аннары салкын урамда автобус котеп тору бер дә шатлыклы эш түгел, әлбәттә. Шуна ул салкыннан өстенә сыкылар кунган машинага ашыкты, ана итәгатьле генә итеп арткы ишекне ачтылар. Ул «Волга»нын карашы һәм жылы салонына рәхәтләнеп кереп чумды. Машина, бозлавыкта йөрү өчен арткы көпчәкләренә кигезелгән чылбырларын шылтыратып, жинел һәм тиз генә кузгалып та китте. Ильяс Әхмәтович гаҗәпләнмәде, чекистларның күп машиналарында көчле двигательләр яки куәтле иномаркалы машина моторлары торганын белә иде. «Волга» эчендә, шофердан тыш, тагын ике кеше бар икән, берсе алгы утыргычта, икенчесе табиб янәшәсендә булып чыкты. Алар аны дәррәү сәламләп каршы алдылар. Көчле музыка уйный, әмма теге икәве, табиб килеп кергәч тә, Горбачевның телевидениедән ясаган соңгы чыгышы турындагы кайнар бәхәсләрен туктатмадылар, бер-ике минуттан теш табибы үзе лә кайнарланып сүзгә кушылып китте. Шулай бәхәсләшә-бәхәсләшә бара торгач, Ильяс Әхмәтович күпме юл үткәннәрен дә сизмәде, кинәт: «Килеп җиттек»—дигән тавыштан гына айнып китте. Машинадан дәррәү коелып төштеләр, теш табибы да төште. Машина утлары балкып торган зур йортнын биек коймалы ишегалдына кереп туктаган икән, тимерләрен шалтыр-шолтыр китереп капканы бикләделәр. Ильяс Әхмәтович, ни өчен бирегә килеп кергәнлекләрен аңышмыйча, беразга югалып калды. Машина хуҗасы анын беләгеннән сак кына тотып алды да елмаеп әйтеп куйды: —Борчылмагыз, доктор, өегезгә гадәттәгедән соңламыйча кайтып җитәрсез, хатыннарыбызнын көнчел икәнлеген беләбез. Менә егетләр берәр касә яхшы коньяк салып куймакчылар, Яна елда үз запасларыбызны эчеп бетердек, диләр. Үзегез беләсез, хәзер бит эчемлекләр табуы кыенрак чак. Ә миндә бер шешә әрмән коньягы калган иде... Өйгә рәхим итегез! Хужанын ягымлы гына елмаеп сөйләшүе табибны тынычландырды, анын борчылуы шундук юкка чыкты. Соңрак, булып үткән хәлләрне исенә төшергәч, табиб үзенең бу ягымлы, әмма боеручан кешенең йогынтысында булганлыгын чамалады. Жыелышып өйгә керделәр. Чынлап та, өстәл тирәсенә утырышып, машинада башланган сүзне дәвам иткән арада, хуҗа яхшы маркалы «Двин» коньягы белән кабымлыклар куелган поднос күтәреп керде. Машина эчендә караңгыда табиб әңгәмәчеләрнең йөзләрен күрә алмаган иде. хәзер якты бүлмәдә алар ана таныш та, түгел дә шикелле күренделәр. Хәер, барысын да хәтерләп тә бетерә алмассың, ул бит кайсыбер көннәрдә егермешәр кешене кабул итә. Йорг хуҗасы да тимер Феликсның кыршылып беткән һәйкәле каршындагы йортның алтынчы катындагы энергияле яшь җитәкчеләрнең берсенә охшаган, бик әдәпле, шәп-пөхтә киемнән. Берәр касә коньяк уртлап куйгач, хужа сәгатенә карап алды да табибка сүз катты: — Безнең сезгә, Ильяс Әхмәтович. бик зур гозеребез бар, төгәлрәге, без сезнең ярдәмгә мохтаҗ...—диде. Әле һаман да шик-шөбһәгә төшмәгән табиб: —Тыңлыйм сезне, ярдәм итә алсам, итәрмен,—диде. —Сездә Арсен Парсегян дигән кеше дәваланып йөри, без шуның белән бик тә кызыксынабыз... Шунда гына кунак үзенен күңелсез хәлгә тарганын анлап алды: органнар аны ниндидер Парсегяннын эшенә катыштырмакчы булалар. Башыннан яшен тизлегендә уй йөгереп үтте: аны тикшерәләр, ул бит үзенең кайда һәм кем белән эшләгәнен белә. КГБ сүзеннән һәр совет кешесе шүрләгән шикелле, Ильяс Әхмәтович та шүрли иде. Бу курку үзе шуларның медсанчастендә эшли башлагач тагын да көчәйде. Юк, ул үзен куркыттылар, янадылар дип тә, шәһәрнең тулы бер кварталын биләп торган бинадагы ниндидер анык кына куркыныч хәлләрне белдем дип тә әйтә алмый. Юк, бары тик әйләнә- тирәдәге анлаешсызрак хәлләр генә күнелгә шом сала. Ана көн саен дистәләп килеп иорүче бу кешеләр үзләрен ничектер табигый булмаганча тотулары белән аерылып торалар. Шуна күрә табиб башта бу яна танышларын да шул «зур йорттан» үзенә килеп йөрүче пациентлары дип уйлаган иде. Әмма хужа шундук ачыклык кертте. —Доктор,—диде ул,—без сезнен пациентларыгыз түгел, безнен мәнфәгатьләребез КГБга кагылмый, алар очраклы гына кисештеләр Сездә Парсегян дигән кешене яшереп тоталар.. — Мин бернинди Парсегянны да белмим!—дип куркынып кычкырып җибәрде теш табибы Курку анын акылын алган, анын хәзер ниндидер Парсегянга да. КГБсына да, үз мәнфәгатьләрен күптән буйсындырган дәүләт мәнфәгатьләренә дә төкерәсе килә иде. Ул үзенен үлемгә тин хәлгә тарганын аалады. эшкә алганда ана шундыйрак хәлләр булырга мөмкинлеге турында сөйләгән иделәр. Үзе кызганыч, балалары кызганыч. Ләкин ул. дөрестән дә. Парсегян фамилияле беркемне дә белми. КГБда әрмәннәр эшли эшләвен. бу оешманын хужасы да әле күптән түгел генә Рәшиловнын якыннарыннан саналган әрмән иде Йорт хужасы. әйтерсең, каядыр сонга калган кебек, тагын бер тапкыр үзенен «Картье» сәгатенә күз салып алды, аннары, шашыну хәленә житкән Ильяс Әхмөтовичка игътибар белән карагач, аңлады: Парсегянны мөгаен табибка бернинди документларсыз-нисез генә, ә бәлки бөтенләй башка фамилия белән алып керәләрдер Шуна ул табибка Бармаксызнын төс- кыяфәтен җентекләп сөйли башлады, аны бүген иртән сак астында сезнен кабинетка алып та килделәр, диде. —Әйе. шундый кеше миндә булды, ләкин анын фамилиясен сездән беренче ишетүем,—дип җиңел сулап җавап бирде табиб, ул кемнен дә булса авыру тешләре турында яшереп калдырырга җыенмый иде —Исегезгә төшерүегез яхшы,—диде йорт хужасы. анын гавышынла боз салкынлыгы бар иде —Сезне озаклап үгетләп торырга вакытыбыз юк. чөнки безнен тормышыбыз куркыныч астында,—ул инде күптән тынып калган юлдашларын күздән кичереп алды —Югарыда утыручы күп кенә түрәләрнең дә тормышы куркыныч астында! Һәммәсе дә шул Парсегянга барып тортелә: анын теле бик озын булып чыкты, шуна күрә аны үлемгә хөкем иттеләр— анысы тиз үтәлер. Анын яшәү-яшәмәве сездән тора Йорт-хужасы касәләргә янә коньяк салды да. үзенекен мәгънәле генә итеп күтәреп алды . Ильяс Әхмәтович барысы белән бергазәп коньякны эчеп куйды, үзенә төбәлгән соры акай күзләрнең тәэсирен тоеп, үпказәбрәк әйтте — Ни өчен миннән тора әле ул ’ Мина комачауламый ул. яшәсен Ул хәтта үзенчә кыю һәм үткен җавап биргәненә үзе дә гаҗәпләнде Ләкин йорт хуҗасы шундук анлатып бирде: —Әгәр сезгә болай әйтү ошамаса. башкача әйтәм сезнен тормышыгыз Парсегяннын үлү-үлмәвенә бәйле. Мин аны үгерергәтиешлеме?—дип пышылдады агарынган теш табибы, анын куллары калтырый иде —Әллә нинди куркыныч сүхзәр сөйлисез, доктор Ул табигый үз үлеме белән үләчәк, бер экспертиза да анын башкача булганлыгын исбатлый алмаячак, монысы бер генә тикшерелмәгән инде Шунысы бар бит. аны сез генә үзегездә күрә аласыз, юкса без сездән башка да хәл итәр идек аны Әгәр сез фаталист булсагыз, моны үзегезнең язмышыгыз дип уйлагыз, аны әйләнеп узып булмый Хужа жилет кесәсеннән иснәп карарга хушбуй салына торган кечкенә генә пробиркага охшаш савыт чыгарды Савытның гобендә борчакның өчтән бере кадәрле генә кара шарчык тәгәрәп йөри иде. —Менә шушы шарчыкны иртәгә сез анын теш пломбасы астына салып калдырырга тиешсез. Ул нәкь биш көннән бу якты дөнья белән хушлашыр, безнен борчулы мәсьәләләребез үзеннән-үзе хәл ителер. Алай гына көтә алабыз... Әлбәттә, мондый хезмәтләргә мулдан түләнә, без дә вакланып тормабыз... Өстәл янында утырган яшь егетләрнен Кавказ халыкларына охшаганы ана кара пластик пакет сузды, йорт хуҗасы Ильяс Әхмәтович алдына биш төргәк йөз сумлыклар чыгарып салды. —Биредә илле мен. инфляция заманында да әз акча түгел,—диде. Доктор мона берничек тә игътибар итмәде, ул әйтерсен катып калган иде Озакка сузыла башлаган тынлыкны хуҗа бозды, усал гына итеп: —Әгәр дә КГБ сезгә халык дошманы Парсегянга карата шушыны эшләргә кушса, сез аны берсүзсез һәм бер тиенсез үтәр идегез,—диде. —Мин аны эшли алмыйм. «Сез бит ул үләчәк, дидегез...—Табибнын бармаклары өстәл өстендә биешә иде. ул, әңгәмәдәшенә күтәрелеп карарга да куркып, күзләрен идәнгә текәгән. —Әлбәттә, үләчәк, анысы ышанычлы,—дип кырыс-катгый раслады йорт хуҗасы.—Ләкин сез анларга тиеш: чигенергә юл юк. Әгәр ризалашмасагыз. биредән исән-сау чыкмаячаксыз. Уйланырга сәгать ярым гына вакытыгыз бар, юкса хатыныгыз эшегезгә шылтыратыр да сезне эзли башларлар. Анда сезнен югалуыгыз нык саклап йөртелгән Парсегяннын бүген килеп-китүенә бәйле икәнен төшенергә мөмкиннәр. Ләкин без андый фаразларга юл куймаячакбыз. Сез. исерек килеш кайтып барганда, кемдер урлап киткән самосвал машинасы астында калып һәлак булырсыз, ул инде сезнен юлыгыз өстендә автобус тукталышыннан йортыгызга кадәр булган арада көтеп тора. Без бер чылбырга бәйләнгәнбез, шулай булгач, уйлагыз, доктор... —Юк, юк, мин кеше үтерә алмыйм!—дип кычкырып җибәрде табиб, ишеккә ташланырга теләде. Әмма аны оста гына итеп аяк чалып ектылар, торгызып, кулларына богау салдылар, авызына дыңгычлап чүпрәк тыктылар да тәрәзәсез-нисез бер бүлмәгә кертеп бикләделәр. —Гафу итегез, доктор, бер генә сәгать вакытыгыз калды, анлагыз безне,— диде ана хәзер инде бер дә ягымлы булмаган хуҗа. Үзенен коточкыч хәлдә калуын, кемнәрнеңдер һич аңлашылмас мәнфәгатьләре аркасында һәлак булачагын аңлап алгач, бер кырык минутлардан теш табибы аягы белән ишеккә тибәргә тотынды. Өстәлдәге кәртләр һәм акчаларга караганда, болар бик эредән уйный иделәр, ләкин Ильяс Әхмәтович моңа гаҗәпләнмәде. Өстәлдә будильник сәгать тә бар. анын телләре билгеләнгән вакытка җитеп килә иде инде. Шул гадәти кызыл будильник табибны хуҗанын барлык кырыс сүзләреннән дә артыграк шүрләтте, ул ихтыярсыз гаҗизлек белән: —Мин риза, бирегез савытыгызны...— диде. Ярты сәгатьтән ул өендә иде инде. Ишек янында пәлтәсен элгәндә эчке кесәсеннән бүлтәеп чыгып торган йөз сумлыкларны күреп алды. . V Х астаханә палатасына янадан килеп яткан прокурор Камалов. үзе ачыктан-ачык өркеткәннән сон, Миршабнын нәрсәләрдер эшләгәнен көтә башлады. Яңа елнын өченче атнасы бетеп килә, ә бернинди хәлләр дә булмады әле. Дөрес, Камалов, үзе «Лидо» ресторанында күренеп киткәч Миршабнын травматология бүлегенә, янәсе, аны Яна ел белән котларга бәйрәм ашы алып килергә телим, дип шылтыратуын, шулай итеп Камаловнын терелеп чыкканмы-юкмы икәнлеген ачыклаганын белә иде инде. Әлбәттә. Камалов биредә ятканда. Миршабнын куллары чишүле. мөмкинлеге зур, хәзер ул ашыга-ашыга нәрсәдер корадыр-оештырадыр—әмма нәрсәләр майтарырга уйлый икән сон ул? Анын турында мәгълүматлар бөтенләй кермәде диярлек, хәер, шулай буласын көтәргә мөмкин иле Салим Хәсәнович. һичшиксез, үзенең дусты Сенаторның хаталарын кабатламас, прокурор кулына алай тик торганда гына килеп капмас. Ул утлы күмерне башкалар кулы белән актара-көри торган кеше бит Караватында озын-озак сәгатьләр буе ятканда прокурор үзенә Коканд- Ленинабад юлында ясалган һөж.үм. хатыны һәм улынын үлеме, үз кабинетында үткәрелгән яшерен киңәшмәне сөйләүчеләрнең иреннәреннән укып, магнитофонга яздырып торган Айдыннын һәлак булуы ту рында кабат-кабат уйлангач, бер нәтиҗәгә килде, һәм әкренләп анык өчпочмак төзеде: Сенатор. Акмал хан һәм Миршаб. Әлбәттә, болар янына Артур Александрович Шубаринны да кертергә булыр иде. ләкин ул. Фирганә вакыйгаларыннан күп элек Германиягә китеп барганлыктан, тегеләрдән аерылыбрак тора иде. Прокурор полковник Жураевнын әйткән сүзләрен хәтерли ■ Шубаринга сезгә үлем теләүдән мәгънә юк. Ул аңлый: ни Сенаторга, ни Миршабка базарда, ирекле-иркен кәсәбәчелек тә кирәкми, ә ул үзе банкир буларак күрергә теләгән хокукый дәүләткә юл сезнен аша «—дигән иде ул. Палатада җентекле мәгълүматлар үзенен кул астында тупланган Шубарин турында уйланганда Камалов анын прокурор Азлархановны бик югары бәяләгәнен, ана игътибар биргәнен, анын белән бергә кешеләргә күренеп йөрергә яратканнарын исенә төшерде. Полковник Жураев та Азларханов белән дус, аның кешелек сыйфатлары турында мактап гелгә ала иде Хәзер анын булмавы кызганыч, дип уйлады Камалов. Акыллы кеше белән аралашу-сөйләшү теләге көчле иде. Азлархановны күп белүе өчен генә түгел, ә һәр икесенең бер каннан булганнары өчен, аларнын Алласы бер генә иде бит—Закон. «Кабере янына барып килергә кирәк әле*.- дип уйлап куйды Камалов Ахзархановны җирләшкән полковник Жураев анын үлеменә бер ел тулгач, кабере янына барган икән, шунда оеп куелган кабер өстендә кызыл тамырлы яшькелт мәрмәрдән утыртылган бик матур истәлек ташы күргән, таштагы «прокурор* дигән язу астына «чын. асыл* дигән сүзләр дә чокып язылган икән Полковник Жураев моны үзе сөйләгән иде «Бу кабер ташын кем куйды икән?»—дип кызыксынды полковник Аны да ачыкларга кирәк иде. хәер, гәптән уйлаганда, аны Шубариннан башка кеше куйдырмас та иде Азларханов, Шубарин. Жураев—бер-берләреннән бик нык аерылып горган бу шәхесләр дә ни өчендер бер чылбырга тезелә һәм Камаловнын уеннан һич чыкмый, ул үзен газаплый торган бик күп серләрнең ачкычы аларда икәнлеген эчке сизенү белән сизенә Әмма Азларханов исән түгел, угрозыск начальнигы Жураев белгәннәрен сөйләп бетерде инде, бер Шубарин гына кала, ә ул еракта—Германиядә. Кинәт кенә Камаловнын башында бер юләр уй балкып китте, уй да түгел, хыял—Шубаринны теләктәш-фикердәш итеп булса икән! Ул инде кем артында кемнәр торганын белә дә белә булыр—ана барлык көчләр дә билгеле, таныш. Кайчандыр үзе дә шул административ командалык системасын оештыру -туплауда катнашкан кеше бит Ә хәзер ул системага һәртөрле үзгәрешләр кертү һәлакәт дигән сүз. Ә нигә әле бу хыял тормышка ашмаска тиеш, ди? Жураев дөрес исәпләгән бит. Шубариннын бүгенге омтылышлары-теләкләре өчен кичәге ялагай дуслары аякка салган тышау, муендагы камыт кебек ич. Уй-исәптә шу лай килеп чыга, ә тормышта Ә шулай да бу уй-исәп мантыйкка гуры килә. Камалов үз исеменә ниндидер бер кәсәбәчедән килгән исемсез, аноним хатны исенә төшерде. Кәсәбәче, дәүләтне (ул «державаны» дип зурдан кубып яза) ачыктан-ачык талаучылар турында бәяләп бетергесез дәлилләр китерә, халыкка зыян салучы аерым фамилияләрне, оешмаларны атап күрсәтә. Ил һәм республика прокуратуралары кичекмәстән күргән чаралар искиткеч нәтижәләр бирде, миллионнарча байлыкларны урлаучы дистәләгән каналлар ябылды. Ә бит хатны каршы як лагерь кешесе, Шубаринга якын торган кемдер язган булырга тиеш . Камаловка прокурор Ахлархановнын күптәнге сәер үлеме дә тынгы бирми, юкса бүгенге вакыйгаларга аның катнашы да юк шикелле. Бу табышмакны чишү өчен тотыныр җирлек тә юк: үтерүчене шул төнне үк хастаханәдән урлап алып киткәннәр, прокуратурага прокурорның үлеме бәрабәренә китерелгән, бик кыйммәтле мәгълүматлар тупланган дипломат та югалган. Кинәт кенә Азлархановнын үтерелүе белән анлаешсыз бәйләнештә Камалов хәтер янчыгыннан бер фамилия тартып чыгарды—Әкрәмходжаев. Полковник Жураев. республика прокуратурасы холлында булып үткән фаҗига турында сөйләгәндә, Сухраб Әхмәтовичны да күргәнен әйткән иде. Камалов Сенаторга кул селтәргә дә уйлаган иде—Сенаторның Азлархановка бернинди мөнәсәбәте дә юк—аларнын элек беркайчан да очратмаганнары төгәл билгеле, араларында каршылыкларда булмаган.Торгынлык елларында алар җәмгыятьтә икесе ике баскычта торган кешеләр, Мәскәүдә аспирантура тәмамлаган, республика юристлары «реформатор» дип йөрткән белемле өлкә прокуроры белән үзенә таба кулы кәкрерәк, дан сөючән кечкенә район прокуроры арасында бернинди уртаклык та булырга мөмкин түгел. Шулаен шулай шикелле дә... Әмма бер елдан сон Әкрәмходжаевның йолдызы кабынды, анын закон һәм хокук, хакимият башындагыларнын хокукны белмәве турындагы мәкаләләре үзен республикада ин популяр юрист итеп танытты. Ә бит хезмәте буенча анын белән аралашкан чакларында Камалов анардан бер генә яңа фикер дә ишетмәде, бары тик табигать биргән акылын һәм тотканын ычкындырмас кеше икәнлеген генә чамалады. Бу сәер үзгәреш ничек, нәрсәдән килеп чыкты сон әле? Камалов Сенаторның докторлык диссертациясен җентекләп өйрәнеп чыкты—гаҗәп заманча, тирән эчтәлекле, дәлилле эш иде ул. Сенаторның матбугаттагы чыгышлары да халык күңеленә хуш килде, ул, әлбәттә, үзгәртеп кору елларындагы беренче халыкчан дулкында өскә үрләде Ләкин Сенаторның кылган эш-гамәлләре белән фәнни трактаты арасында бернинди уртаклык та юклыгын Камалов һәрвакыт күреп торды шикелле. Шулай килеп чыкты да: Әкрәмходжаев бөтенләй андый кеше булмаган икән. Җинаятьче Арсен Парсегянны очраклы рәвештә кулга алганнан сон ачыкланды бу. Алар күптәннән дус булганнар икән, Республика прокурорына Бармаксыз шундый хикмәтләр сөйләде ки. Әкрәмходжаевны кичекмәстән кулга алырга туры килде. Ләкин Парсегян, үзен канаты астында тоткан Сенатор турында күп нәрсә белсә дә. анын фәнни эзләнүләре, шул өлкәдәге эшчәнлеге турында юньле-башлы бер сүз дә әйтә алмады. Ничек эш итәргә кирәклек турында уйланулар, төрле юлларны капшап караулар тупикка килеп төртелә иде. Әмма Камалов сизенә: Шубаринга юл бары тик Азларханов аша гына бара—Ахтарханов анын өчен бик кирәкле булган, шуна күрә дә кабере өстенә мәрмәр таш куелган, таштагы язуга гадәти булмаган «чын, асыл» дигән сүзләр өстәлгән... Камалов Парсегяннан сорау алып шуны белде: Азларханов үтерелгән көнне Әкрәмходжаевның прокуратураны талауда катнашы булган. Әгәр дә Сухроб Әхмәтович Азлархановнын дипломатын кулга төшерергә йөргән икән, аны үтерүгә дә катнашы булмадымы икән? Прокуратура ишегалдында тонлә булган вакыйгадан сон ике мәет калган: каравылчы белән сейфлар вату остасы, Ростовтан килгән Кашей кушаматлы җинаятьче мәетләре Парсегян Кашейны милииионер атып үтерде, ә Сенатор дипломатны коткару ниятеннән каравылчыга атты, дип бара. Ләкин Камалов Кашейны да Сенатор дөмектергәндер дигән фикердә Кашей тикшеренүләрне бутар өчен генә кирәк булгандыр: ул көннәрдә прокуратурада нәкъ менә Ростовтан килгән кансыз- шәфкатьсез берничә рэкитерлар бандасынын тикшеренү эшләре бара иде Әкрәмходжаевнын мәкерле планына башыннан аягына кадәр татуировкалар белән чуарланган Кашей бигрәк тә яраклы булгандыр. Әмма әгәр дә Сенатор Японецка якын кешене үтерүгә катнашкан икән, ни өчен Шубарин анын белән дус булган, ана ярдәм иткәләп торган? Бу сорау ате яна калкып чыкты. Камалов аны кесә дәфтәренә теркәп тә куйды Сорау очраклы түгел, бик тә законлы—ни өчен? Әлегә ана жавап та юк Әгәр Әкрәмходжаевнын. дөрестән дә, Азлархановны үтерүгә катнашы булса? Бәлки, ниһаять. Миршаб. Сенатор һәм Шубариннарнын араларын бозарга бердәнбер мөмкинлек туадыр'' Бу фикер Камаловны үсендереп җибәрде. Юк. әле барысы да алай ук өметсез түгел. Һич түгел. Жомга кон. атна азагы, ул мафия белән көрәш бүлеге башлыгын көтеп утыра—алар бергәләп бер операция әзерлиләр, шуны күзгә-күз генә сөйләшеп алырга җыена иделәр Прокурор үзе эшкә чакырган Татьяна Георгиевнанын үз хезмәтенә керешкәнме-юкмы икәнен дә тизрәк белергә тели иде. Камалов сәгатенә күз төшереп алды: элекке чекистнын килеренә бер сәгать вакыт калган икән, ул чиста кәгазьгә үзен борчыган өчпочмакны янадан сызып куйды, аны шундук квадратка әйләндерде, һәммәсе өстеннән күләгә булып Сенатор калыкты Камаловнын ярты сәгатьтән икенче каттагы процедура кабинетына төшәсе бар, шуңа күрә ул прокуратурага шалтыратырга булды. Ул әле диварның аргы башындагы телефон-автоматка аксый-туксый барып та җитмәде, ишектә мафия белән көрәшү бүлеге начальнигы күренде Анын йөзенә карагач, прокурор нәрсәдер булганын анлап алды. Палатага кергәч гә бүлек начальнигы мөһим хәбәр җиткерде —Бүген төнлә КГБнын тикшерү изоляторында Арсен Парсегян үлгән,— 1и |в \ I Вакыйганың начарлыгын анлап алган прокурор катгый гына сорап куйды: —Сез мәетне үзегез күрдегезме? —Әйе Шуңа күрә соңладым да. экспертиза нәтиҗәләрен көтеп тордым —Нәрсәдән үлгән Бармаксыз’ —Табиблар бернинди дә коч куллану һәм агулау билгеләрен тапмаганнар Табигый үлем—инфаркт —Сорау алуны төшергән видеотасмалар сакланамы? —Мин дә шул хакта борчылган идем, барысы да үз урынында иде Мин аларим үземә алдым —Ул-бу булмасын өчен күчерелмәләрен ясатып атыгызда, минем сейфка салыгыз. Әйе. күңелсез вакыйга —диде Камалов тонык кына гавыш белән Сынган боты янаган сызларга тотынды, авырту энәләр кадагандай аягына күчте, бөтен тәнен биләп атлы. КГБда күп еллар эшләгән полковник табибларның тикшерү нәтиҗәләре дөреслегенә тамчы да шикләнми, моны шундук абайлап алган Камалов Парссгяннын үлемендә башка фаразлар да булуы турында сүл озайтып тормлгы Кичә сөйләшеп куйган операция турында фикер атышканнан сон. атар саубуллаштылар Каматов полковникка яна бурыч та йөкләп өлгерде кайчандыр үтерелгән Аалархановнын, мөмкин булганча, барлык теоретик чезмәтләрен дә табып алырга кирәк иде Полковник чыгып китүгә, прокурор ирексездән ынгырашып кунды — Менә нинди этлек эшләгәнсең икән син мина, Миршаб. . Бернинди абруйлы тикшеренү нәтиҗәләре дә Камаловны Бармаксыз үз үлеме белән үлгәндер дип ышандырмый иде Ул нокаутка тин бу көчле сугуның Югары судтагы кеше кулы белән эшләнгәнлегенә дә шикләнми иде. Ул юкка гына ун ел гомерен әлеге убырларның чын йөзен ачуга багышламады. Аның «Үтә яшерен» дип билге салынган хезмәтләре Политбюро һәм КГБ җитәкчеләре өстәлендә ятып калды. Ул әлеге хезмәтләрендә оештырылган җинаятьчелекнең кешеләре хакимиятнең дә һәм хәтта КГБнын да ин югары түрәләре арасында да булганлыгын раслаган иде. Ул хезмәтләр, бәлки, шунын өчен дә ят калганнардыр? Әлбәттә, ул, иртәгә үк үзенен элекке укучысы КГБ генералы Саматовка шылтыратып, аның тавышсыз гына ин яхшы белгечләрне җәлеп итеп, Парсегяннын үлемен янадан тикшертүне үтенер. Үзен өч надзиратель көчкә тыеп торган үгез кебек таза Бармаксыз бары тик вакыт-вакыт радикулит белән генә җәфалана иде, ә бу юлы кинәт инфаркт... Үтерергә кирәк булганга үлгән ул... Аягы янә сызлый башлады, прокурор, бүген даруларсыз йоклап булмастыр дип, борчылып уйланды. Әмма Камалов, аягы авыртудан битәр, үзенен хәзер үк Миршаб белән көрәшкә тотына алмау гаҗизлегеннән җәфаланды. Палатаның унып беткән обойлы шәрә диварларын, ишегалдына караган биек тәрәзәсен күздән кичереп, ул үзенен биредә әле озак ятачагын анлап алды, ә Хашимов, күрәсен. вакытның кадерен белүче бәндә иде... Төнгә Камаловнын температурасы күтәрелде, көчле авыртынулар башланды, ул бер ягыннан икенче ягына әйләнгәләп. үзен кая куярга белми башлады, аңа көчле тәэсир итә торган реланиум уколы ясадылар. Әмма авырту шулкадәр көчәеп китә ки, ул, вакыт-вакыт уянып, бозланган пәрдәсез тәрәзәгә карап ала. Төн якты, айлы иде. Ул бәс сарган чикләвек агачының хастаханә түбәсенә кадәр күтәрелгән куәтле ботакларын күзәтеп ятты. Камалов, кинәт кенә авыртынып уянган шикелле үк, кыска гына борчылулы йокыга тала иде Өзек-төтек йокы аралаш Камалов урам яктан үз палатасына кемнеңдер керергә маташканын тоеп алды да, ирексездән күзләрен ачты. Әйе, биек тәрәзәсе төбендә билен монтаж каешы белән буган бер кеше басып тора, каешыннан бармак юанлыгы нейлон бау уннан да, сулдан да тышка сузыла иде. Теге адәмне, күрәсен, урам яктан да саклыйлар булса кирәк. Камалов төне буе саташып чыккан төшләре дәвам итә дип уйлады, ул елмаеп күзләрен яңадан йомды, әмма күңеленә үтеп кергән борчу анын янә күзләрен ачтырды. Теге бәндә, тәрәзәнең тышкы ягындагы төбенә ак йон оекчан гына баскан да. рамның сул ягындагы тоткасы тирәсенә алдан ук ябышкак тасма ябыштырып, пыяла кискеч белән пыяланы кисеп маташа иде—шулай иткәндә пыяла шартлап ватылмый... Төн якты, якында гына фонарь да яна, бәндәнен күкрәгендәге рация янында тавышсыз ата торган пистолеты да ачык күренә, анысы каешка тагылган иде. «Юраган юш килә»,—дип уйлап алды прокурор, артык хәрәкәтләр ясамаска тырышып, мендәре астыннан сак кына «Макаров» пистолетын капшап алды. Теге бәндә, пыяланы кискәч, аны ун як тәрәзә рамына сөяп куйды да, тәрәзәне ачмыйча гына келәсен күтәрде. Ул, күрәсен. салкын һаваның йоклаучыны кирәгеннән алда уятуыннан саклана иде. Келәне ачкач, ул рациясе аша пышылдап кына нәрсәдер әйтте дә, пистолетын ун кулына алды... «Мин аткач, ул палатага егылып төшәрлек булсын»,—дип уйлап алырга өлгерде Камалов һәм тәрәзә ачылуга ике тапкыр атып та җибәрде. Үтерергә теләүченең пистолеты идәнгә тәгәрәде, шунын артыннан үзе дә палатага чумган кебек булды, әмма шул мизгелдә үк, күренмәс кран белән эләктереп күтәргәндәй, өскә чөелде. Аны саклап торучылар прокурорның үзләрен бу юлы да алдаганнарын сизенделәр... Иртән вакыйга булган урыннан куллан язылган картон плакат кына табып алдылар, анда төрекчә генә: «Канга-кан» дип язылган иде. Әмма Камалов үтерүчене дә шул ук Миршаб җибәргәнен яхшы анлады VI М юнхен стадионында якташы белән сәер очрашудан сон ике генә атна үткән иде. Артур Александрович белән тагын ла кызыграк вакыйга булып алды. Әгәр дә хат ы кара мафия вәкиле нен килеп чыгуы, бераз уйлангач. Шубаринга ул кадәр үк сәер тоелмаса,—чөнки ул бездәге җинаятьчел лөньянын торгынлык елларыннан ук. инде күптән чит илләрдә үзенә мәйдан әзерләвен белә иде,—икенче очрашу исә бары тик саташулы төштә генә күренерлек булды Ул көнне Шубарин. гадәтенчә, зат түрендәге колонна артындагы «үз» өстәле янына барып утырды, биредән керү ишеге яхшы күренә иде. Хәер, гел килеп йөри торгач, ул ресторанга кухня аша да. хезмәтчеләр ишегеннән дә кереп-чыгып йөрергә мөмкин булганлыгын белә, сонгы ишек исә нык саклана иде. Ул алдында яткан зиннәтле шәраб һәм башка эчемлекләр язылган меню белән танышырга да өлгермәде, артында бик тә таныш тавыш ишетте, кемдер гел дә үзебезчә. русча сорап куйды: —У вас здесь не занято? Артур Александрович менюны бер читкә куйды да күтәрелеп карады һәм катып калды. Анын остәле янында Әнвәр Абидович Тилләхужасв. «мамык Наполеоны». партиянен Заркент өлкә комитеты беренче секретаре, хәзер Уралда унбиш ел төрмәдә утырырга тиешле кеше басып тора иде Әле бер атна гына элек Коста белән сөйләшкәндә, ул Тилләхужаевнын хәл-әхвәлен сорашкан һәм ана: «Анын эшләре тәртиптә»—дип жавап биргәннәр иде. Әнвәр Абидовичны утырткан беренче көннәрдән үк хезмәт лагерына Ашот белән Коста. җинаятьчел дөньяда «абруйлы кешеләр* барган иле. Алар әле тагын бер «хөрмәтле кеше»не дә иярткән, анысы Урал төрмәләрен күзәтеп торучы икән Азармын максаты өлкә комитетының элекке беренче секретаре. Шубариннын шәхси дусты һәм яклаучысына тоткынлыкта да юньле гормыш булдырудан гыйбарәт булган. Беренчедән, җинаятьчеләр тарафыннан да. администрация тарафыннан да ана бернинди мәсхәрә- кимсетүләр булырга тиеш түгел—Әнвәр Абидович андый мөгамәләләргә күнекмәгән. Икенчедән, ана унайлы эш һәм яшәү шартлары булдырылырга, аңа даими азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар килеп торырга тиеш Әнвәр Абидович нык тоткынлыкта утырган елларында.—ө ул ү згәртеп кору заманында беренчел әрдән булып эләккән иде,—ике егет «мамык Наполсонына* даими рәвештә алмаш-тилмәш Ташкенттан Уралга «күчтәнәчләр» илтеп торган һәм менә ул хәзер балкып Артур Александрович каршысында басып тора Ирсксе шән катып га катырсын Азар, кочаклашып, шәрекьтәгечә аркаларына суккалап күрештеләр, зиннәтле залдагы халык моны күрми калмады, әлбәттә Әмма бу минутларда тирә-юньдәгсләрнен үзләрен ничек кү иткәннәренә игътибар итеп торырга буламы сон? Аларны бик күп нәрсәләр бәйләгән иле бит. Әнвәр Абидович үз гаиләсенең Шубаринга тормышлары белән бурычлы икәнлеген дә белә, анын йортына өч мәртәбә ут төртергә җыендылар, өчесендә дә ут төртүчеләрне снайпер Арифнын тавышсыз төз атуы каршы ала иде Болар онытыламы сон? Шунысы сәер, төрмә Әнвәр Абидовичка файдага булган шикелле: артык симезлеге юкка чыккан элек чал керә генә башлаган бөдрә чәчләре бүген инде бөтенләй чаларып беткән, бу ана күркәм бер мәһабәтлек биреп тор*» Йөз чалымнары да ачыграк, кырысрак төс алган, күзләре яктырып киткән, дәрвишләрчә бер кырыслык, ирләрчә матурлык хасил булган. Аны юлга ашыгыбрак киендергәннәр, күрәсең, юкса киемнәре дә шәп кенә, әмма ул инде галстук-костюмнардан бизгән, төрмәдә бит сырмадан йөрергә дә, гадәти тормыштан ваз кичәргә дә өйрәнәсен. Шубарин белә: тотлыклыкта берничә ел утырып чыкканнарга урындык-кәнәфиләргә янадан күнегү өчен күп еллар кирәк, алар гадәтләре буенча дивар буена чүмәшәләр. Кайнар аш китергәннәрен ярты сәгатьләр көтеп торганда, Артур Александрович түземсезләнеп сорады: —Шулай да әйт әле, ничек син бирегә килеп чыктын да, мине шунда ук эзләп таптың? —Мин партия солдаты бит, шуңа күрә дә биредә, анын фәрманын үтәп йөрим,—дип күпертебрәк жавап бирде Әнвәр Абидович. Ләкин Шубарин анлап алды, кунагы шаяртмый, ин өстәге түрәләрнең хәер-фатихасыннан тыш ул иреккә дә чыга алмас. Көнбатышка да килә алмас иде. Төрмәдән шулай котылган бу кешене, һичшиксез, ниндидер югары көчләр, хәтта мәнфәгатьләре йөртә икән. Моны Шубарин сиземләде. Кайнар аш китергәч, алар тагын берәр чәркә немецлар ясаган «Горбачев» аракысын эчеп куйдылар. Әнвәр Абидович кыска гына итеп әйтте: —Әшәке нәрсә икән, безнен өлкәләрдәге «Русская» яки «Столичная»га җитә торган түгел бу,—диде. «Барин барин булып кала инде,—дип уйлады Артур Александрович.—Алты ел төрмәдә утырып, аракынын тәмен дә оныткандыр юкса, ә менә «Горбачевка»ны санга сукмый»... Тилләхужаев үзен иркенрәк тота башлады, хәтердә Заркентга үткән матуркүнелле көннәр яңарды. —Мин бик шат,—диде Әнвәр Абидович.—Синен эшмәкәр, бизнесмен булырынны дөрес чамалаганмын. Безнен идеологиягә туры килеп бетмәсә дә, диюем. Чынлап та, искәрмә-чыгармаларсыз кагыйдәләр юк. Мин хәтта уйлап та куям: партия алдындагы бөтен гөнаһларым өчен хаклы жәза алсам да, бер гамәлем барысын да юып төшерәдер. Мин бит сине ачтым, хокук- хаклыкларга каршы булуына карамастан, өлкәдә сиңа үз эшләреңне майтарырга юл куйдым. Ә бүген син рәсми рәвештә миллионер! Хәзер синен хезмәтенә ил-халык та мохтаж...—Шунда Әнвәр Абидович тавышын баса төшеп, тирә-ягына каранып алгач, әкрен генә, әмма тантаналы итеп, ижекләп әйтте:—Пар-ти-я дә!—диде. Шубарин-Японец кунагын исергән дип уйлаган иде, ләкин Әнвәр Абидовичка игътибар беләнрәк карагач, үзенең ялгышканын аңлады. Тегесе эш турында сөйләшергә җыена икән: аңа куелган бурыч уңышлы үтәлсә, үзенә ирек вәгьдә иткәннәрдер дә, шуна күрә ул күпертеп, купшы сүзләр сиптерә, ахрысы. Артур Александрович, ресторан залын да игътибар белән күзәтеп, Тилләхужаевны озата килгән булырга тиешле берничә кешене дә чамалап алды. Тагын, үзе уйлаганча, бер-ике шикле кеше дә бар иде бугай. Ул үзләрен тынлап-язып алучылар булмагае дип, артык сүз озайтмаска булды. Әнвәр Абидовичнын исә тизрәк эш турында сөйләшәсе килә иде. Кунагы төп сүзгә күчә башлагач, ул аны кырт кына бүлдерде дә: —Әйдә, кофе эчик әле, эш турында мина кайткач сөйләшербез,—диде. Аннары бик тә кызыксынган кыяфәт белән үзләренең бүген кич белән шәһәр янындагы атаклы бер клубта бик матур итеп утырачакларын сөйләп китте. Ул анда чакырулы икән, имеш. Мюнхенның төнге тормышы турында сөйләгәндә, Артур Александрович теге кешеләрнең тын гына бер-бер артлы чыгып киткәннәрен күрде. Күрәсең, ул ялгышмаган, аларнын сөйләшкәннәрен язып барганнар икән. Хәзер инле, кызыгы калмагач, чыгып китү ягын караганнардыр Машинасын кузгатып җибәрүгә. анын ак «Мерседес»ы артыннан бер саргылт «Порше» да иярде. Артур Александрович ашыкмый гына бара, үзе кунагына Кайзерштрасседагы кибетләр, салоннар, театрлар турында сөйләнә иде. Ул, теге эзәрлекләп килүчеләрне буташтыру өчен, яшәгән йорты ягына юл тотты. Кайсыдыр светофор янында жаен туры китереп. «Порше»нын яшел утка өлгермәгәнен күргәч, тизлеген арттырды да. бер тыкрыкка кереп чумды. Тагын бер мәргәбә борылгач, алар янә кире яктан Каизерштрассега килеп чыктылар. Бер биш минуттан Шубарин машинасын «Рица* отеле янындагы үзенә таныш урынга кертеп туктатты. Җиденче каттагы унайлы номерга килеп кергәч. Артур Александрович телефоннан гына үзләренә яшел кытай чәе «лунь-цзинь» китерергә кушты Кәнәфигә утырып, кунагына сүз катты: —Менә хәзер, кадерле Әнвәр Абидович, без инде эш турында да тыныч кына сөйләшә алабыз. Тынлыим сезне —диде Кунак турыдан-туры сөйли башлады: —Кичә иртән минем өчен тыгыз көн булды Дүртенче-бишенче баракларлагыларнын киемнәрен алыштырдылар Синен тырышлыгын белән мин андый көннәрдә складта гына йоклап калам. Беләсеңме, шундый җирдә эшләү нинди бәхет! Анда мине ин «абруйлылар» якласа да. ул кыргыйланып беткән җинаятьчеләрдән барысын да көтәргә мөмкин Мин андагы ин «кәттә» егетләргә яхшы киемнәрне сайлап кына өлгергән идем, администрация кешеләреннән башка гына ике кеше килеп керде. Үзләрен тотышларына, сөйләшүләренә, киемнәренә караганда болар журналистлар да. прокуратура. МВД. юстиция-мазардан да түгел иделәр. Алар, исәнләшкәч, шәрекъкә хас булганча, сәламәтлек, тормыш-көнкүреш турында сораштылар да. үзләре белән әбәт ашарга чакырдылар, анда танышларын да булыр, диделәр. Төрмәдә артыгын сораштырып тормыйсын, аларга ияреп чыгып та киттем. Ишек гәбендәге машиналары безне тиз генә шәһәргә таба алып чапты. Без ниндидер түрәләрнең дачаларына барып кердек булса кирәк. Залда бик бай табын әзерләнгән икән, шул тирәдә йөрүчеләр арасында мин. чынлап та. үземә электән таныш булган ике ир-атны күреп алдым. Хәер, исем-фам ил ияләре дә, эшләгән урыннары да исемә төшмәде Ничек хәтерләп бетермәк кирәк. Заркентга меңләгән халыкны кабул итә идем бит. Политбюро әп.заларын .ы. хәтта Брежневның кияве чибәр Юра Чурбановны да. Күрше лагерьда мин аны вакыт-вакыт очрата да идем, ул анда безгә урын-җир өчен җәймәләр тегеп тора Әмма ләкин бу килгән кешеләрнен КПСС Үзәк Комитетыннан икәнлекләренә шикләнмәдем. Бары тик әллә аларны үзем кабул иткән идемме, әллә эш белән аларда булдыммы икән, дип шикләндем Сонрак мин берсенен КПСС Үзәк Комитеты Управляющие Кручининанын ярдәмчесе икәнен исемә төшердем, мин ана кереп, өлкә комитеты хезмәткәрләренә яхшы йорт төзеп бирү мәсьәләсен хәл итәргә йөргән идем. Алар мине бик әйбәт кабул иттеләр. Заркентга булган чакларын искә төшереп алдылар Әйе. без аларны бик кунакчыл каршылап, үзләре әйтмешли, ханнарча бүләкләр биреп озаткан идек. Минем биредә утырганымны командировкага килгәч ишеткәннәр, имеш тә, күрергә теләгәннәр, бер унаидан мине бик тә кирәк булган кешеләр белән дә очраштырырга ниятләгәннәр Мина таныш булмаган бу оч ир-ат, мөгаен, үзләрен башка исемнәр белән таныштырып, кул биреп күрештеләр дә табынга чакырдылар. Әбәт озакка сузылды, элекке заманнарны, хәзер инде хакимияттән сөрелгән элекке хуҗаларны искә төшереп утырдык Мин. партия буенча элекке көрәштәшләремә нәрсә кирәклеген аңламыйча, әнгәмәгә катнашкан сыман кыланып кына утырдым. Аларның «дусларын» мина чыгарылган үлем карары бик яхшы хәтерләтә иде, мин аңардан могҗиза белән генә исән калдым бит. Әбәттән сон чәйдер-фәләндер китергәч, телефон шылтырады, теге икәү, ашыгыч эшебез бар. дигән булып, тиз генә чыгып шылды, мин исә яна танышларым белән күзгә-күз генә калдым. Аларның да эшләре тыгыз булды бугай, без, шундагы кунакханәгә күтәрелдек тә, әнгәмәбез башланып та китте. Хәер, сөйләшүебезнең беренче өлеше ыкы-мыкысыз гына сорау алуга охшаган иде. Мине биек аркалы күн кәнәфигә утырттылар да. үзләреннән озын гына тәбәнәк журнал өстәле белән бүлеп куйдылар, ә үзләренен берсе генә мина күренә, күбрәк сорау бирүче яннары белән утырган иде. Бу хәйлә мина таныш—ике яклап сорау алучылар, гадәттә, шулай эшли дә... Тилләхуҗаев, бераз сулыш алырга дип, тынып калды. Шубарин, аны бүлдермичә, тик тынлап кына утыра бирде. —Ин беренче сораулары, Артур, сина кагылышлы булды. Аннары икенчеөченче һәм әле бик күп сораулар да синен хакта иде. Алар мина уйланып торырга да бирмиләр, җавапларым төгәл һәм тиз булсын, мин анда үземне ялганны тота торган теге детектор алдындагы кебек хис иттем. Ул хәзер бездә дә бар икән бит. Мин аларга үземнән нәрсәләр кирәк икәнлеген һич аңламадым, бары тик шунысы гына ачыкланды: алар синен хакта бик тә җентекле күп мәгълүмат җыйган икән. Ара-тирә мин синен дәүләт эшенә кагылышлы берәр кыек эшең юк микән, дип тә уйлана башладым. Син бит вак-төяк эш йөртмисен, юкса шундый югары дәрәҗәдә кызыксынмаслар да иде. Ләкин мин бит синнән даими хәбәрләр алып тордым: син әле һаман да «ат өстендә», «чәчәк атасың», анда «эшлекле» кешеләр дә юк түгел, атардан да мәгълүматлар килә иде. Әмма, сорауларын ничек кенә буташтырырга тырышсалар да, мин, ниһаять, анладым: алар сине батырырга тырышмый, син аларга кирәк икән бит! Мин тиздән төшендем аларнын хәйләсенә—син немецләр белән бергәлектә Ташкентта банк ачарга җыенасын икән. «Банк» сүзе бер генә мәртәбә дә телдән әйтелмәсә дә, шуннан сон мин сөйләшүне үзем теләгәнчә атып бардым. Шунын дәлиле—минем бирегә килүем. — Банкмы? Әле юк килешме?—дип гаҗәпкә калды Шубарин.—Син ялгышмыйсынмы? —Әйе, әйе, Артур. банк. Аларга шунын өчен арадашчы кирәк булган да. Беләләр: андый тайгак сөйләшүне син теләсә кем белән атып бармаячаксың. Шунын өстенә аларга ныклы ышаныч та кирәк, анысы—минем яшәү- яшәмәвем. Алар һәммәсен дә яхшы үлчәп, синен йомшак якларыңны да искә алганнар. — Кабахәтләр икән!—дип, үзе дә сизмәстән ачу белән кычкырып куйды Шубарин. —Илнен мондый хәлиткеч буталчык көннәрендә бер генә төрле бәя була алмый. Кайнарланма әле, Артур. Әгәр дә бу хәлемдә минем гомерем дә уенга салынган икән, мин һич тә үкенмим, димәк, мин партиямә кирәк икән әле. Мин шат кына мона,—кунак янә күпертеп сөйләүгә күчкән иде —Партиягә?—дип гаҗәпләнеп сорады Шубарин. —Әйе, Артур, партиягә. Сүз партия акчалары, партия кассасы турында бара. Шунда гына бу сәер әнгәмәнен төп асыл фикере Шубаринга анлашыла башлады. —Бүген, ил өчен генә түгел, партия өчен дә авыр көннәр килгәч, ул алдагы киләчәге турында да уйларга тиеш,—дип дәвам итте Тилләхуҗаев.— Хәзер, демократия чикмәне киеп, чит илләрдән юмарт акчалар алып реакция котырынган заманда, партия вакытлыча үзен-үзе таратыр, «идән астына» да кереп яшеренер. Әмма монысы соңгы чик булыр. Социализм, коммунизм идеяләре, пшеллеккә-тигезлеккә омтылу жәмгыятьтә бетмәгәндә. ышан мина, коммунистларның сәяси мәйданга күтәрелүләре бик тә ихтимал, халык аларны үче үк чакырып алыр әле Жәмгыятьнен байлар һәм ярлыларга бүленүе хәзер көнләп түгел, сәгатьләп үсә бара Әмма оешмасыз, финанс мөмкинлекләрсез кайту һәлакәткә тин. Партия үзенен җитмеш ел буе туплаган байлыгын саклап калырга тиеш Ә ул байлык, ышан мина, һич тә аз түгел —Партиягә шулкадәр акчалар каян килсен, ди?! Гади коммунистларның әгъзалык взнослары партком түрәләренә һәм чит илдәге компартияләргә ярдәм и геп торырга да җитмәгәндер, мөгаен. Ә илдәге гаять зур милекләре ин яхшы торак йортлар, райком, гарком. обкомнарның мәһабәт биналары, поликлиникалары, нәшриятлары, хастаханачәре. санатории-курортлары—болар бит гаять зур күпмиллиардлы чыгымнар сорый —Шубарнннын тавышы гаҗәпләнеп чыкты. —Менә ичмасам чын банкир сүзләре'—диде канәгать калган кунак Үзе ишеккә якынрак утырганлыктан, шакуга ишекне ачарга китте. Официант өстәленә зур чәйнек һәм чәшкә-тәлинкәләр тезелгән арбачыкны тәгәрәтеп кертте. Барысы да ал-ак тастымал белән каплап куелган иде. Әнвәр Абидович чәйне үзе ясый башлады. Шубарин анын тормәдән сон тормышның шушы вак-төякләрен дә яратып башкарганын карап торды матур савыт- сабалар. күзгә рәхәт җиһазлар, яхшы чәйнен хуш исләре —Артур. партиягә шулкадәр акчалар каян килсен? Мин сина күп нәрсәләр турында сөйли алам, әмма боларын белмим Әйтергә кирәк, хәзер партия акчаларын дәүләтнекеннән аерып алуы ла кыен Партия бит һәрнәрсәне җир асты байлыкларын, урман-кырларны. дингез-тауларны. халык һәм акчаларны һәрвакыт үзенеке дип кенә исәпли иде Әмма бу банкирга бирә горган җавап түгел. Торле рәсми һәм рәсми булмаган чыганаклар булып, аларны бары тик азлар гына—партиянең бик ышанычлы кешеләре генә белә иде. Шулар арасында... мин дә бар идем Шубарнннын гаҗәпләнүенең чиге юк иле —Әйе. әйе,—диде Әнвәр Абидович —Партия мина бик тә ышана иде. Шул ышанычны акламаган өчен җәза да алдым. Исендәме, син мине кулга алачакларын әйткәч, мин гиз генә дәүләткә—димәк, партиягә илле килограммнан артык алтын, алты миллионнан аргык акча кайтарып бирдем Ләкин ал гы ел элек мин үз серемне ачып бетермәгән идем, хәзер исә вакыты җитте, мин аны сиңа ачам Тилләхужаев. тәмләп йота-йота, хуш исле чәен эчеп куйды: —Әйе. бу инде төрмә суы түгел,—дип гел шартлатты —Менә шул. туган, әле өлкә комитеты секретаре чагымда ук мин ел саен партия кассасына зур- зур акчалар күчереп тордым Кабатлап әйтәм, аны һәр кешедән сорамыйлар, бары тик ышаныччылардан гына алалар иде Бервакыт өлкәдә алтын акчалар тутырылган ике чүлмәк табып алалар, җитмеш килограммга якын икән алар Мине шунда ук чакырып алдылар: белгеч, янәсе Бер көннән сон мин СССР Юг ары Советы сессиясенә чьп ып киттем һәм съезд алдыннан партиягә бүләк бирергә булдым. Беркайда да теркәлмәгән әлеге хәзинәне Мәскәүгә илтеп. КПСС Үзәк Комитетының Эшләр идарәсенә тапшырдым, тиздән үземнен беренче Ленин орденымны да алдым, монысы сүз уңаеннан гына әйтелде Партиянең ышанычлы кешеләре ил эчендә генә түгел, алар чит илләрдә дә бар. разведкадан тыш икътисад өлкәсендә эшләүче «штнрлицлар» да җитәрлек Аларнын төи эшчәнлеге—алга киткән илләрдәге аноним фирмаларда, дөньяда! ы ин эре банкларда сакланучы һәртөрле байлыклар белән эш йөртү. Сүз.тәремне раслап шуны әйтә алам, бервлкыг мин. Грециягә делегация җитәкчесе булып барганда. Афинага матур гына кейста алты миллион доллар илттем Икенче юлы шуна охшаш үтенеч белән Германиягә очтым, анда бер эшмәкәргә яшерен генә миллион ярым доллар тапшырдым—анын фирмасы катлаулы финанс шартларына төшкән иде. Үзәк Комитетның Эшләр идарәсе базар әлифбасын яхшы үзләштергән һәм күптәннән инде буржуаз илләрдә зур процент исәбеннән бурычка күп миллиардлаган акча биреп тора, ягъни рибачылык итә. ул моны үзебездә дә, чит илләрдә дә эшли. Партиянең финанс эшчәнлеге үзгәртеп кору чорында бигрәк тә көчәйде. Ул акчаларын кече һәм арадашчы оешмаларга, ассоциацияләргә һәм концерннарга салды. Менә хәзер без Мюнхенда искиткеч кытай чәе эчеп утырган мәлдә йөзләрчә совет һәм чит ил фирмалары, дистәләрчә совет һәм чит ил банклары партия милкен кадерләп ишәйтә- арггыра торалар. Кече һәм арадашчы предприятиеләрнең ил эчендәгеләренә, кагыйдә буларак, КГБ, МВД. МИДнын һәм партаппаратнын элекке хезмәткәрләре хуҗа, хатыннары, кайнаналары һәм балалары хужа. Алар оештыручылар, теге яки бу эшне башлап җибәрүче булалар да. Үзәк Комитетнын Эшләр идарәсенә мөрәҗәгать итеп, кредитка йөзләрчә миллион акча алалар. Коммерция банкларына да зур өметләр баглана, аларга миллиардларча сумнар салынган инде. СССР Профсоюхзар банкы. Токобанкларның устав фондларында да дистәләгән миллионнар ята. Синнән, Артур Александрович, яшерен серләр сакламабыз, син, әлбәттә, партия акчалары салынган банкларның исемлеген алырсын. Аларнын ин эресе «Автобанк», ул. процентлар түләү шарты белән, партиядән бер миллиард сум алды. Анын оешу тарихы бик гади: банк идарәсе рәисе Наталья Раевская—СССР финанс министрының беренче урынбасары Владимир Раевскийнын хатыны. Бәлки, СССР тиздән таркалыр да, ә Раевскийлар банкы чәчәк атуын дәвам итәр. Көнбатыш илләрендә тулысы белән КПСС акчасына төзелгән фирмалар да бар, алар гадәттә салымы түбән булган үсеп килүче илләрдә ачылды, ә совет базарында аларга башка чит ил фирмаларына караганда күп өстенлек бирелде. Мәсәлән, сәүдәгә билгеле бер күләмдә нефть яки корал, мех яки урман, алмаз яки алтын чыгарып салына. Алар Көнбатыштагы «үзебезнең» фирмаларга яки тугандаш партияләр фирмаларына арзан гына бәягә сатыла. Аннары ул фирма товарын гадәти дөнья бәяләре белән янадан сатып җибәрә дә өстәмә табышны банкка салып куя. Бу очракта партия турыдан-туры дәүләт «җилкәсен кимерә», шунын өчен дә мин партия акчаларын халыкныкыннан аерып алу кыен, дип сөйлим. —Әле минем ачылмаган банкым нигә кирәк булды сон? Анлавымча, партия кулы астында дистәләрчә коммерция банклары бар хәзер,—Тилләхужаевны бик кызыксынып һәм гаҗәпләнеп тынлап утырган Шубарин шундый сорау бирмичә булдыра алмады. Иркенләп киткән Әнвәр Абидович, ефәк галстугының төенен бушатып җибәреп, елмайды гына: —Мин шундый сорау бирәсенне белдем. Сүзне ерактанрак башлыйм. Син үзенә кайчандыр юрисконсульт итеп алырга теләгән мәрхүм прокурор Азларханов та сиңа: «Ни өчен нәкъ мин? Юристлар тулып ята бит»,—дигән иде. Ә син: «Миңа теләсә нинди юрист кирәкми, миңа син кирәк»,—дип җавап бирден. Хәтерлисенме? Шубарин ризалык белдереп баш какты: ул, әлбәттә, хәтерли иде. —Әйе.—дип сүзен дәвам итте Тилләхужаев,—партиянең банклары бар. әмма алар ясалма оештырылган һәм дөнья мәйданына җитди аяк басулары да икеле. Ә синен банк әле ачылып житмәс борын ук дөнья эшмәкәрләренең игътибарын жәлеп итте. Синен банкка, безгә билгеле булганча, бүген үк инде куәтле корпорацияләр акча салырга әзерләр, ә инде бездәге ике миллион ватандашлары-милләттәшләренә Германиянең дә ярдәм итү фикере даһи фикер. Партиянең ышанычлы кешеләренен башына бу фикер килмәгән иде Әмма төп мәсьәлә анда тугел. Конверсияләнгән валюталарның көчле агым белән үзенә керүе булган банк кирәк, андый банкнын үз илебездә булуы да шарт. Партия акчалары нигездә чит ил банкларында саклана Алар башка кешеләр кулында бит. Илнен. бөтен дөньянын хәзерге үзгәреше чорында, хакимиятләр җимерелеп, кем нәрсәгә хужа икәнен дә анламаган шартларда, партия нәкъ менә шуннан курка да инде. Синен банкка аккан долларлар ташкынында, бер-ике ел эчендә, без дә тавышсыз-нисез генә үз миллиардларыбызны күчерер идек. Безнен ул миллиардлар илгә кайтарылырга, партия кулы астында булырга тиеш, хәзер конверсияләнгән валютасыз аяк та атлый атмыйсын. Менә шунын өчен дә сина туктатырга булдык, шунын өчен дә мин биредә хәзер —Әгәр дә мин банкымнын партия кассасына эшләвенә риза булмасам ’— Артур Александрович әңгәмәдәшенә сынаулы караш ташлады Әнвәр Абидович шундук кечерәеп, җыерылып катган шикелле булды. Шубарин аны сырма кигән, үкчәләре таптатып беткән күнитектән итеп күз алдына китерде. Әмма кунак үзен җинәрлек көч тапты һәм тиз генә җавап та бирде. —Ә ни өчен риза булмассын икән'' Беренчедән, монда бер җинаятьтә юк Ул акчалар каян алынган, аларны банкларга кем салган0 Нигә сина аны белеп торырга? Алар бит һәрхәлдә наркобизнестан да кермәгән, мафия акчалары да түгел. Банк хуҗасы буларак, син ул акчатарнын кемнеке икәнлеген дә белмәскә мөмкин Икенчедән, бүген партиянен абруе-дәрәҗәсе төшеп барса да. ана яхшылык эшләү игелекле һәм оттырышсыз эш Аңлатам: сине белгәнгә күрә мин бер җитди шарт куйдым—беркайчан да. беркайда да. бер кәгазьдә дә синен фамилияң күрсәтелмәскә тиеш. Сина бер генә вәгъдә кәгазьләренә дә кул куярга туры килмәс, сүз беаән әйтүен дә җитәчәк. Ә коммунистлар гомерлеккә сәхнәдән төште дип уйлау ялгыш булыр, дөрес, атар аптыраштарак әле. әмма тиздән аңнарына килеп, үз аратарындагы һәртөрле юлаучылар, карьеристлар һәм мөртәтләрдән арынырлар. Банкир буларак, миллиард сумнар белән эш йөртү зур уныш ул. Тиздән ул акчатар үзебезнен илгә әйләнеп кайтачак, син моңа ышана аласын Өченчедән, кем безнен белән түгел, ул безгә каршы, дигән гыйбарә бар Аны мин уйлап чыгармадым. Минем белән мәсьәлә ачык, мин сина ышаныч белдердем Ә син Син. партия серләренә кереп, үзенне куркыныч астына куйдың.. Зур уен зур уен инде ул—анда беркемне дә кызганып тормыйлар Син моны яхшы беләсең Һәркайсы үз уйларына чумып, алар сүзсез генә бик озак утырдылар Шубарин Әнвәр Абидовичнын яңадан бөрешеп калганын күрде, күптәнге дусты кызганыч булып китте ана. ул анын янына кәнәфигә килеп утырды да иңнәреннән кочып алды. Күптән инде, ул әле эшмәкәр булып күтәрелеп кенә килгәндә, партия дә, җинаятьчел дөнья да анын һәр адымын күзәтеп торды—адарын да, боларын да «ашатырга» кирәк иде... Хәзер һәммәсе янадан кабатлана кебек Ләкин хәзер Шубариннын зур тормыш тәҗрибәсе бар, ул хәзер, нинди генә хәлләрдә калса да. һич югалмый Ул кинәт кенә, бервакыт көндатегенә язып куйган сүзләрен исенә төшереп, елмаеп жибәрде: -Минем язмышым—һәрвакыт тәвәккәл булу Мин уз тормышымны һәр көнне диярлек куркыныч астына куям, дөресрәге, ул һәрвакыт шунда...»